Бармакларга массаж кирәк
Бармакларда актив нокталар бик күп.
Аларның һәркайсы аерым орган белән бәйләнгән. Әлеге нокталарга массаж ясап, авыртуны басарга мөмкин.
* Ашкайнату белән тайпылышлар булганда, имән бармакны уалар. Теш авыртканда, бу бармакның тырнак астындагы ноктаны массажлыйлар.
* Урта бармакка массаж ясау кан тамырлары системасы эшчәнлеген җайга сала. Болай эшләү кан басымы уйнамасын өчен дә кирәк.
* Үпкәдә тайпылышлар башланганда, баш бармакны уалар. Баш бармак тырнагының айга охшаган ак өлешенә басу ютәлне дәвалый.
* Стресс кичергәндә, нервланганда атсыз бармакка массаж ясыйлар.
* Чәнти бармак йөрәк һәм нечкә эчәк белән бәйләнгән. Бу бармакка массаж ясап, эч катудан арынырга, йөрәк эшчәнлеген җайга салырга мөмкин.
Фото һәм чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-05-10/barmaklarga-massazh-kir-k-649353
Комментарийлар