Логотип «Мәйдан» журналы

Бакча җиләге көл ярата...

Бакчада кар эрү белән иң беренчеләрдән булып бакча җиләгенең яшел яфраклары күренә башлый. Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.Иң башта җиләкләрне корыган яфр...




Бакчада кар эрү белән иң беренчеләрдән булып бакча җиләгенең яшел яфраклары күренә башлый. Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.








Иң башта җиләкләрне корыган яфраклардан чистартырга кирәк. Төпләрен йомшартыр алдыннан җиләк куаклары арасына көл сибеп чыгу файдалы. Көз җиләкләрдә ниндидер авыру күренгән, яки корткыч бөҗәкләр ияләшкән булса, кар эреп бетү белән түтәлгә марганцовкалы су сибү файдалы булачак. Кайбер бакчачылар кайнатып чыгарган бер чиләк суга марганцовка (сыек алсу төстә), 15 тамчы йод кушып, яхшылап болгата һәм җиләк түтәленә сибә.
Кайнар суны бакчага алып чыгып, түтәлгә сипкәнче 80-95 градус чамасы була. Беренче тапкыр тукландыру эшләрен апрельдә, корыган җиләк яфракларыннан чистартканнан соң башкаралар. Җир коры булса, ашлама белән тукландыру алдыннан су сибәргә кирәк.

 Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-04-03/bakcha-il-ge-k-l-yarata-3202686 







Комментарийлар