Логотип «Мәйдан» журналы

Аяклар тирләмәсен өчен

Ниндидер катлаулы авырулар булмаса да, кайберләр аяк тирләүдән интегә. Моннан җиңел генә котылу чарасы бар. Даруханәдә сатылган "Фурацилин" ярдәмгә килә. 2 литр суда 2 төймә "Фурацилин"ны эретергә кир...




Ниндидер катлаулы авырулар булмаса да, кайберләр аяк тирләүдән интегә.







 Моннан җиңел генә котылу чарасы бар. Даруханәдә сатылган "Фурацилин" ярдәмгә килә. 2 литр суда 2 төймә "Фурацилин"ны эретергә кирәк. Шул суга 10 минут аякларны тыгып утырырга киңәш итә белгечләр.
Аякларны судан алгач, сөртмәскә кирәк, алар үзләре кибәргә тиеш. Һәр кичне шушы процедураны кабатлагыз. Файдасы тими калмас.
Аякларга салкын тисә дә алар тирли. Кышкы аяк киемен сайлаганда да игътибарлы булыгыз. Сәламәт булуга ни җитә!
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова


Фото: gribkam.net


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-12-27/ayaklar-tirl-m-sen-chen-2636217








Комментарийлар