Логотип «Мәйдан» журналы

Арпа суы нәрсәдән фадалы?

Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәклекне дәвалый һәм шикәр чиреннән файдалы.

Арпа 65 процентка углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр.

Арпада вирус һәм бактерияләргә каршы көрәшүче табигый матдәләр бар. Шуңа да бөртекне бүрттергән су белән аякны юып, гөмбәчекләрдән котылырга мөмкин.

Пневмония, бронхит, көчле ютәл булганда, көнгә берничә тапкыр арпа төнәтмәсе эчәргә кирәк. Аны болай әзерлиләр: 2 аш кашыгы арпа яки солыга шул ук күләмдә йөзем кушып болгаталар һәм 1,5 литр суга салалар. Савытның өстен каплап сүлпән утта сыеклыкның яртысы парга әйләнгәнче кайнаталар. Эчәр алдыннан бер аш кашыгы бал өстиләр.

Ашказаны, эчәк, үт куыгы, бавыр, бөер, бәвел чыгару юллары, артрит, ревматизм, диабет авырулары вакытында 20 грамм арпаны 1 стакан суга салып 4-5 сәгать тоталар. Аннары 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Көнгә 4-5 мәртәбә ашар алдыннан 2-3 аш кашыгы эчәләр.

Геморрой, цистит, пиелонефрит борчыганда, арпаны җылы дымлы шартларда шыттыралар. Яшел үсентеләрне киптереп уалар. 2 аш кашыгы чималны 1 литр кайнар суга салып 4 сәгать төнәтәләр. Сөзгәч көнгә 4-6 тапкыр ярты стакан эчәләр.

Эч киткәндә, колит күзәтелгәндә 50 грамм арпаны ярты литр кайнаган суга салып 6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3-4 мәртәбә 1/3 стакан эчәләр.

Арпа төнәтмәсе белән дәваланганда тавык йомыркасының агын ашарга ярамый.

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: kiziltan.ru/

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-06-24/arpa-suy-n-rs-d-n-fadaly-3820371

 

 

 

Комментарийлар