Халык җырларыннан иңгән хаклык
- Рубис абый, сез, сәнгатьтән ерак өлкәдә хезмәт куюыгызга карамастан, гомер буе җырны, әдәби сүзне юлдаш иткәнсез. Гомумән, сезнең буын, «кырык беренче ел балалары», өчен...
- Рубис абый, сез, сәнгатьтән ерак өлкәдә хезмәт куюыгызга карамастан, гомер буе җырны, әдәби сүзне юлдаш иткәнсез. Гомумән, сезнең буын, «кырык беренче ел балалары», өчен уртак сыйфат бу – җыр-моңга, сәнгатькә мөккиббәнлек, тугърылык. Нилектән шулай икән?
– Әйе, мин – сугыш чоры баласы. Әтием 1941 елның ноябрендә ук фронтта үлеп калган, әнием мине ялгызы тәрбияләп үстерде. Ул чагында, безнең татар җирлеген караганда гына да, сәнгатькә омтылу көчле иде. Авылда хатын-кыз да бала-чага, алар көн-төн эштә. Бүгенгедәй аралашу җайланмалары, телефоннар юк. Ә бездә әткәем ничектер сугышка кадәр үк кертеп калдырган «табак» радио бар. Кичләрен күрше-тирә апалар, хатын-кызлар, безгә җыелып, радио тыңлыйлар, сөйләшәләр. Телләрендә шул бер гамь: фронттан нинди яңалыклар бар, кемгә нинди хат-хәбәр килгән… Аннан соң да тиз генә таралышу юк, җырлашып утыралар иде. Шулай күңелләрендәге сагышны җыр-моңга салганнар, шулай юанганнардыр инде бичаралар. Алар халык җырлары җырлыйлар иде. Мин, 4-5 яшьлек малай, шул җырларны тыңлап, күңелемә сеңдереп утырам. Кызык та, сагышлы да, кызганыч та... Шулай берәр сәгать чамасы җырлашып утыргач, күз яшьләрен сөртә-сөртә таралышалар иде.
Әнием Хәдичә, үз-үземне хәтерләгәннән бирле, гел җырлады. Мичкә ягамы, тегәме, чигәме, бәрәңге әрчиме – һаман үзалдына берәр халык җыры көйли-көйли эшли торган иде. Алай гына да түгел, ул халык әйтемнәрен бик күп белә, сөйләмендә аларны еш куллана – әнкәемнең сөйләгән сүзе дә җырлап тора иде. Әниемнең әткәемә булган мәхәббәте бик көчле булгандыр – гел аңа багышлап җырлый иде. Шул сагышлы җырлардан берсе күңелемә аеруча кереп калган:
Таңнар атканда, сулар акканда
Бигрәк ямансу ялгыз чакларда…
Үсә төшкәч, мин шуңа инандым: безнең буынны халык җырлары тәрбияләгән. Алар безнең сабый күңелләрдә илгә, гаиләгә, дуслыкка, хезмәткә, белемгә хөрмәт һәм олылау хисе салганнар. Чит илләр музыкасы безгә керми иде бит, фәкать үз халкыбызның, илебезнең моңнарын тыңлап үстек.
Бүген күп сөйлиләр, бәхәсләшәләр: янәсе, Советлар Союзы ни өчен җиңгән? Минем бу хакта үз фикерем бар: әгәр совет халкы патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр тыңлап тәрбияләнмәгән булса, без бу сугышта фашизмны җиңә алмаган булыр идек. Менә мин, 5 яшьлек сабый булуыма карамастан, бу җиңүгә үз өлешемне керттем дип саныйм. Фронтка бит ризык, кием-салым җибәрергә кирәк. Авылда исә кемнәрнең тегү машинасы бар – исәпкә алынган. Андый гаиләләргә көн саен сырган чалбар, телогрейка, бияләй, бүрек һ.б. тегәргә задание бирәләр. Һәм аны иртәнгә үк тегеп тапшырасы. Әни бит кичке тугызга-унга кадәр көне буе эшләп кайткан инде! Мәрхүмә, куллары тегү машинасын тарта алмый башлагач, мине чакыра торган иде. Мин тегү машинасын ике куллап тырыша-тырмаша әйләндерәм, әни тукыманы этеп, инә асына кертеп тора. Куллар арый, күзләр йомыла, йоклап китәм. «Улым, әз генә түз инде. Хәзер бетә, менә бер генә буй әйләндерәбез дә, йокларсың», – дип, әни мине көйли-көйли, икәү задание үтибез. Аны иртәнге 5 тә үк килеп алалар. Тапшырып өлгерми кара, син – халык дошманы… Менә шул рәвешле, мин дә бу сугышка үз өлешемне керттем. Мин генә түгел, бөтен бала-чага эшләде. Менә шулай гаиләгә, илгә, хезмәткә тугры булырга, тырышлыкка өйрәнеп үскән буын без.
Хәзер исә армиягә бармаска җан-фәрман тырышалар. Чөнки патриотик рух юк. Ул рухны тәрбияли торган җырлар, сәнгать әсәрләре юк. Ә патриотиз дигән хисне балачактан тәрбияләү кирәк. Балачактан ук эшләп, хезмәт тәмен тоеп үсү кирәк. Мин бишенче сыйныфны бетергәч, күрше бригадир Таһир абый кереп, атлы эшкә кушты. Менә сиңа йөгән, менә сбруй – урман ташыйсың!.. Иртән әнкәй савыт белән сөт, бер бәләкәй ипи-кәлҗемә биреп, эшкә озата. Кичке унга кадәр шул ризык белән җан асрарга кирәк. 12 чакрым ераклыктагы Яңа Бүләк авылыннан, ат җигеп, агач ташыдым. Юлда нинди үлән очрый – бөтенесен җыеп ашый идем. Ничек түзгәнбез дә, ничек исән калганбыз – хәзер дә аптырыйм…
– Тамак тук, өс-баш бөтен, әмма рухыбыз фәкыйрь заманада яшибез бүген. Өлкән кеше буларак, бу ярлылыктан котылу юлын нидә күрәсез?
Безнең буын – булганына шөкер итә, кадерли белә торган буын. Хәзерге замана кешеләренә һаман нидер җитми: киеме, машинасы, фатиры… Мин әле дә булса өстәлдәге ипи валчыгын да учыма җыеп, шөкер итеп авызыма алам. Ә хәзерге яшьләр арасында ипикәйне тибеп уйнаучылар да бар бит. Тәрбия булмаудан килә мондый әдәпсезлек, имансызлык. Ә тәрбия – ул кечкенәдән җанга сеңгән, канга сеңгән халык моң-җырлары. Үз җырларыбыз. Балаларыбызны җыр-моңсыз тәрбияләгәнгә, яңа буында татар теленә карата да ихтирам кими. Телебезне, миллилекне саклыйк дисәк, сабыйларның теле татарча ачылырга тиеш. Балага, дөньяга килгән көннән алып. татарча тәрбия бирү кирәк. Сабый чагында канына сеңгән тел беркайчан да онытылмый ул. Менә минем оныгым Әзһәрнең теле татарча ачылды, ләкин үсә төшеп, балалар бакчасына йөри башлагач, русча сөйләшә башлады. Бүген икәүләп минем шигырьләрне өйрәнәбез. Дөрес әйтмәгән сүзләрне үзе үк төзәтә хәзер: «Бабакай, бу урынын дөрес әйтмим бугай?», – ди. Телне тоя, туган теленең матурлыгын аңлый – хәтеренә сеңеп калган чөнки.
– Сез үзегез дә, шактый гомер читтә яшәгәннән соң, туган җирегезгә кабат әйләнеп кайткан кеше бит…
– Әйе, байтак гомерем читтә үтте. Армия хезмәтеннән соң, кайтып, консерваториягә керергә җыенган идем. Ләкин язмыш башкача хәл иткән булып чыкты. Дөньяда халыкара хәлләр катлауланып киткәнлектән, бер төркем солдатларны хәрби училищега җибәрделәр һәм миңа 30 ел хәрби хезмәттә булырга туры килде…
Нинди генә вазыйфалар тәкъдим итсәләр дә, татарча җырлап, татарча сөйләшеп, ата-бабам җирендә татар булып яшәр өчен, әллә кайлардан әйләнеп кайттым мин. Татар телендә 41 китап чыгардым. Язган әйберләрем – барысы да үз тормышымнан, үз тәҗрибәмнән.
– Кулыгызга каләм алырга, дистәләгән китаплар язарга, көйләр иҗат итәргә нәрсә этәргеч булды соң?
Мин бу «сәнгать җенен» каннан килә дип саныйм. Әткәем дә, әнкәем дә бик иҗади кешеләр булганнар. Әткәй мәрхүмнән башка бер бәйрәм дә үтмәгән. Баянда да өзереп уйнаган, телгә-сүзгә дә оста булган. Чордашлары шулай дип искә ала иде. Кызганыч, сугышта ятып калды. Әткәйнең бертуган энесе Гыйльмулла абый, шөкер, сугыштан әйләнеп кайтты. Кайтканда, кулында затлы немец аккордеоны бар иде. Мин, кызыгып, шуның телләрендә баскалый башладым. Сәләтемне күрептер, соңрак абый миңа Казаннан тальян гармун алып кайтып бирде. Ул чактагы сөенүләр! Сүз белән әйтеп-аңлатып бетермәле түгел. Төннәр бу йокламыйча, тальянда уйный идем. Тальян – гомерлек юлдашым, җан дустым. Хәзер дә кая барсам, шунда үзем белән йөртәм мин аны.
1896 елда бердәнбер мәхәббәтем – тормыш юлдашым Рафияне югалттым. Кайгымны җыр-моң белән басарга тырыштым. Шул вакытлардан көйләр яза башладым. Шигырьләр яза башлавыма да Рафия апагыз сәбәпче. Ул мине армия хезмәтеннән, аннары хәрби училищедан көтеп алды. Сөйгәнемә хатларны шигырь белән генә яза идем.
Мин күп еллар хезмәт-төзәтү учереждениләрендә хезмәт иттем. Колониядә эшләү, әлбәттә, бик куркыныч иде. Нинди генә башкисәрләр белән эш итәргә, нинди генә авыр хәлләрдә калырга туры килмәде. Миңа, хәтта, берничә тапкыр хөҗүм дә иттеләр. Бу – үзенә аерым бер дөнья, гыйбрәтле тәҗрибә һәм язар өчен менә дигән материал. Төрмә дигәч, халыкта тискәре генә фикер туа. Югыйсә, совет чорында, программа нигезендә, бик ныклы тәрбия эше барды анда. Мин менә шуларны халыкка аңлату, төрмәләргә булган чиркангыч карашны аз булса да бетерү өчен, бу хакта яза башладым. Колония тормышы мисалында тәрбия турында 6-7 повесть яздым. Әле дөнья күрмәгән бик күп әсәрләрем компьютерымда ята. Аларның язмышы ничек булыр…
– Рубис абый, сабакташыгыз, якташыгыз Илһам Шакиров турында да искә алып үтик әле. Рухына дога булып барсын…
Илһаметдин 1951-1954 елларда безнең Теләнче Тамак урта мәктәбендә укыды. Безнең күршедә – әнисенең сеңлесе Шәрәфелниса апаларның дүртпочмаклы кечкенә генә өендә фатирда торды. Ул вакытта электр лампалары юк, керосин лампасы да бик кирәк чакта гына яндырыла. Еш кына кичләрен Илһамның салам ягылган мич яктысында дәрес карап, иелә-бөгелә китап укып утырган чагына туры килә идем. Озынча гәүдәле, чандыр, бик оялчан, тыйнак, сагышлы һәм азсүзле үсмер иде ул. Аның җырлау сәләтен мәктәптә тиз күреп алдылар. Авылда узган концертларда, бәйрәмнәрдә катнаштыра башладылар. Мин дә ул чараларда Илһам белән бергә җырлап йөрдем.
Һәр шимбә, дәресләрдән соң, Илһам буш биштәрен аркасына асып, 12 чакрым ераклыктагы авылы Яңа Бүләккә җәяүләп кайтып китә. Дүшәмбе иртүк, атналык кирәк-ярак тутырып, кабат килеп җитә иде.
Еш кына безгә кереп, радиодан Казан тапшыруларын тыңлый иде. Татар концертларын, бигрәк тә Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова башкаруындагы җырларны йотлыгып, радиога бераз иелә төшеп, күзләрен ярымйомып, ләззәтләнеп тыңлый иде. Хәтеремдә, дәресләрен караганда да гел акрын гына җыр сузып утыра иде Илһам.
Мәктәптән соң безнең юллар аерылды. Миңа күп еллар Ижау шәһәрендә яшәргә туры килде. Илһам һәр елны гастрольләре вакытында безгә кунакка килә, гел күрешеп, хәл белешеп тора идек. Олы җанлы, укымышлы һәм зирәк кеше иде ул. Бер күрешүебездә: «Рубис, без үз мәдәниятебезне, бигрәк тә халык җырларын бик аз беләбез икән. Шуңа күрә үзлегемнән гарәп язуын өйрәндем һәм архивлардан борынгы җырларны табып, халыкка чыгарам», – дигәне истә. Безгә дә киләчәккә барыр өчен, үткәнебезгә йөз белән борылу, җыр-моңнарыбызны барлау һәм өйрәнү кирәк.

Комментарийлар