Логотип «Мәйдан» журналы

Шигырь хакы

«Мин әткәйгә охшаганмын» Сугыштан соң туган биш бала без,Туплар тынгач туган биш бала.Әйтәсең син, әткәй: «Сезнең чоргаКабат килмәс сугыш, иншалла!..»

«Мин әткәйгә охшаганмын»

Сугыштан соң туган биш бала без,
Туплар тынгач туган биш бала.
Әйтәсең син, әткәй: «Сезнең чорга
Кабат килмәс сугыш, иншалла!..»

Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан Мөслим егете Мөхәммәтулла кызы ул. Ык буенда, Ык суында чыныгып үскән, шуның рәхмәте белән яуда Днепрны йөзеп чыгып исән калган Мөхәммәтулла абзый белән Актаныш кызы Закирәнең алмадай биш сабыеннан берсе. «Мин әткәйгә охшаганмын», – дип горурланып сөйли Эльмира ханым. Мөхәммәтулла абзый сугышка кадәр, төгәлрәге мең тугыз йөз утыз дүртенче елны, рабфакка укырга керә. Яхшы оратор була ул, Комсомолның беренче съездында чыгыш ясавы да билгеле. Эшкә тә, сүзгә дә оста егетне Актаныш районы Зөбәер авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр.

Яңа директорны, авылга килеп төшкән мәлдә ачык йөзле, кунакчыл Мөхәммәтсабир абзыйларга йортка урнаштыралар. Йортлары да кунак кертмәслек түгел шул, Шәмсениса апа – авылның танылган тегүчесе. Тун тектерергә якын-тирә авыллардан ук киләләр үзенә. Чиккән сөлгеләрен, ястык-мендәр тышларын, пәрдә-чаршауларын күрсәңме! Кулыннан килмәгәне юк, сугыш чорында авылның балта остасы да булган әле ул хәтта. Олы Җыен көнне Иске Сәфәрдән килен булып төшкән уңаена ук авыл халкы бик яраткан аны. Яратмаслык та түгел, ул көнне Зөбәергә килен булып килгән унике кыз арасында иң сылуы да, иң ару киенгәне дә Шәмсениса булган, диләр. Шәмсениса киленнең алъяпкычы чигү өлгесен авыл хатыннары кулдан-кулга йөртеп күчергән, дип сөйлиләр.

Олы Җыен дигәннән, Сабан туйлары алдыннан олы авылларда була торган зур бәйрәм ул. Бу җыенда ил картлары, аксакаллар җыелып, ил-көн мәсьәләләрен хәл иткәннәр, планнар корганнар. Сабан туйларның да кайчан үткәреләсе дә нәкь менә Олы Җыенда килешенгән. Кардәш-ыру күрешә, бәйрәм итә торган көн булган бу. Олы Җыенда никах укыту, килен төшерү игелекле гамәл һәм олы мәртәбә саналган. Шәмсениса белән бергә Олы Җыенда Зөбәергә тагын унбер кыз килен булып төшкән.

Мөхәммәтсабир белән Шәмсениса кавышып, матур гаилә коралар. Шулкадәр дә пар килгән бу икәүгә язмыш олы сынау әзерләгән икән: балалары булмый аларның. Көннәрнең берсендә Пучы базарына барган җирдән Мөхәммәтсабир кош тоткандай кайтып керә. Базарда чыбык очы бер туганын очраткан. Кардәшенең кайгылы көннәре икән: яңа туган күкрәк баласын калдырып, хатыны үлеп киткән. Баланы карар кеше юк. «Кызымны сезгә бирер идем», – дип сүз башлавы икән бахырның. Ир белән хатын, Аллаһ насыйп иткән сабыебыз шулдыр, дип, баланы алырга булалар. Мөхәммәтсабир шул көнне үк нарасыйны толыпка төреп, чанага салып алып та кайта. Юл буе өне дә ишетелмәгән бала, ат капка төбенә кайтып туктауга, толып эченнән нәзек кенә аваз сала. Бу хәлне, сабый өебезне үз итте дип, хәерлегә юрыйлар.

Бәләкәч Закирәне сөеп-иркәләп, бик кадерләп тәрбия итәләр. Шәмсениса аны кул эшенә өйрәтеп, үзе кебек үк оста куллы итеп тәрбияли. Закирә үзе дә бик фәһемле, сәләтле бала була. Әткә-әнкәсенә күз өстендә каш булып, күркәм тәрбия алган матур кыз үсеп буйга җитә. Минзәлә педагогика училищесында белем ала. Башта Әнәк башлангыч мәктәбендә, аннан Качкын авылында укытучы булып эшли. Балалар белән йомшак мөгамәлә кора белгән, илтифатлы укытучы апаларын укучылары яратып «Алтын апа» дип кенә йөрткәннәр.

Менә шундый уңган-булган, чибәр кызлы Мөхәммәтсабир абзый йортына яңа директор Мөхәммәтулла килеп урнаша. Сюжет — кинофильнардагыча. Матур гаилә булып өлгерәчәк, алмадай биш балага гомер бирәчәк гомерлек мәхәббәт тарихы әнә шулай башлана.

«Җыр сорап типкән йөрәк бар»

Җыр сорап типкән йөрәк бар –
Ягез, мәйдан бирегез.
Күктән төшмәгән бу бәхет –
Кадерләрен белегез!

Актаныш районы Зөбәер авылы мәктәбенә яңа мөгаллим килде – рус теле укытучысы. Нур Шәрифуллин атлы абый. Гәүдәгә җыйнак кына, әмма такта алдына чыгып, дәрес бирә башладымы, калкынып, биегәеп киткәндәй тоела үзе. Дүртенче сыныф укучысы Шәрифуллина Эльмира рус теле, рус әдәбияты дәресләрен, дөньясын онытып, бөтен дикъкате белән тыңлый. Бу абыйның сөйләгәннәрен, ул өйрәткән әсәрләрне тыңлап туярлык түгел. Ә язуы! Тактага тип-тигез итеп, матур итеп язып куя – күчермәс җиреңнән күчерерсең.

Шушы абый беркөнне мәкалә язып килергә кушты. Бик тырышып язды Эльмира. Ә беркөнне үз мәкаләсен «Колхоз ударнигы» район гәҗитендә күреп шаккатты. «Зөбәер мәктәбе укучылары яза» дигән баш исем астында аның һәм берничә укучының язмасын куйганнар. Менә шатлык! «Яшь язучылар» ул көнне кош тоткандай йөрделәр, бөтен мәктәп алар турында гына сөйләде.

Кызганыч, Нур абый озак укытмады, никтер авылдан бик тиз китеп барды. Китүен китте, мәгәр Эльмирага каләм тоттырып, «язу чирен йоктырып» калдырды. Ничектер әткәсе белән район үзәгенә баргач, редакциягә дә кергәннәр иде беркөн. Анда да кызны «яшь хәбәрчебез» дип мактап, киңәшләрен биреп, үсендереп кайтардылар. Эльмира район гәҗитенә бер-бер арты мәкаләләр яудырырга кереште. Күршедә яшәүче тол апа һәм аның колхозда эшләүче, гел алдынгылар рәтендәге өч баласы турында, аннан ат караучы абзый хакында язды. Мәктәп тормышын язарга да онытмады, билгеле. Ә мәктәптә тормыш кайнап тора: укыйлар да, тимурчылар булып, әби-бабайларга да шефлык итәләр, ул арада күмер җыярга, макулатура тапшырырга да өлгерәләр. Смотр концертларында чыгыш ясауларны, төрле спорт ярышларында катнашуларны әйткән дә юк. Тагын бер бик яратып эшли торган эше бар икән әле – куяннар да карыйлар бит алар. Менә монысы турында Эльмира шигырь итеп язып куйды. Аеруча кадерле, бик яраткан нәрсә турында шигырь белән язасы килә икән никтер.

«Куян карыйм бик кадерләп, иркәләп.
Сөйләшәбез куян белән икәүләп...»

Әби тәрбиясе күргән сабый инсафлы була, диләр. Эльмира ничек нечкә күңелле, назлы бала булмасын ди – ике әбекәй белән үскән кыз ич ул. Аларның өйләре икеләтә җылы, икеләтә моң-җырлы, чөнки йортларында ак яулыклы ике әби яши: әткәләре Мөслимнән үзенең әнкәсен дә алып килә. Өч улын сугышка озатып, берсе генә туган йортка кайткан карт ананың бердәнбер таянычы – уртанчысы –Мөхәммәтулласы була. Закирә әби белән Бәгъделбанат әби чөкердәшеп кенә, үзара дус-тату булып, оныкларын икәү сөеп гомер итәләр. Ике әбекәенең ипләп-җайлап кына бер-берсенә чәч үргәннәрен карап тору Эльмирага бигрәк кызык. Аңа үрдертмәгән булалар ич әнә, кулы каты янәсе. Кыз һич үпкәләми, әбекәйләренең икесен дә бик ярата.

Яхшы билгеләргә генә укыган кыз, сигезне бетергәч, Минзәлә педагогика көллиятенә юл тота. Монда да ул ифрат җаваплы, бала җанлы мөгаллимнәр хозурына килеп эләгә. Күз карашлары ук җылы. Җылы да, сагышлы да – барысы да сугыш хәсрәтен кичкән, яшәүнең, киләчәкнең кадерен белүче кешеләр бит алар. Эльмираның шигъри омтылышларына канат куючы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәт абый Гарифуллин булгандыр. Сүз сәнгатенә таләпчән, нечкә тоемлы мөгаллим шәкертләренә дәресләрендә дә, үзе җитәкчелек иткән «Шигърият» түгәрәгендә дә әдәби иҗат серләрен, нечкәлекләрен ачарга омтыла. Ул түгәрәккә Эльмира белән бергә сабакташы Рәшит Рәхимов, Вәсимә Хәйруллина да йөри. Ә инде Минзәләнең «Коммунизм таңы» редакциясендә Рәшит Гәрәй, Фәнзаман Баттал, Хәниф Хөснуллиннар белән очрашалар.

Минзәлә ике йөз еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә Мөхәммәт абыйлары студентларга җыр тексты язарга кушты. Минзәләгә багышлап язылган андый әсәрләр бик күп иде. Шул бихисап текстлар арасыннан җыр язар өчен нибары берсен – Эльмира Шәрифуллинаның шигырен сайлап алганнар. Студент кызның шигыренә танылган көй остасы, ул чорда Минзәлә педагогика көллиятенең музыка укытучысы композитор Әнвәр Бакиров иҗат иткән бу җырны – Минзәләгә мәдхияне мең кешелек хор белән зурлап башкардылар. Эльмираның күңелен алга – шигьрият дөньясына алгысыткан матур бер вакыйга булды ул.

Аннан соң шигьри күңелле кызны әдәбият дөньясына әйдәгән, язмышын билгеләгән тагын бер хәл – Казанда яшь язучылар семинарында катнашу. Хәсән Туфан, Марс Шабаев, Нәби Дәүли, Гариф Ахунов кебек әдипләр белән танышу, аларның киңәш-сабакларын тыңлау. Китап белән тәрбияләнгән, туган йортында каләм әһелләренә карата олы хөрмәт күреп үскән кыз бу язучыларның һәр сүзен, дөньясын онытып, йотлыгып-йотлыгып тыңлый. Һәм кинәт тавыштан сискәнеп куя:

– Эльмира, нишләп язмый утырасыз?!

Борылып карый да, зәңгәр күзләр упкынына чума. Беркетмә язу эше кушылган кызны әллә үчекләп, әллә шаяртып эндәшүче Фаил икән – яшь, өметле прозаик Фаил Шәфигуллин. Гомер буе дөрләп янасы мәхәббәт учагың тәүге очкыны шулай кабына...

Мәхәббәтле шигьри Казанга!

Күтәреп күңелем пәрдәсен
Җил түгел, син кердең, сөюем.
Бу минем мәңгегә булсын дип,
Чын итеп, зур итеп сөюем.

Училищеда яхшы укыган Эльмира, кулына диплом алгач, юлламаны Мамадышка сайлый. Килү белән үк, кызны Пионерлар йортына директор итеп куялар. Анда да җигелеп эшли, мәктәптә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Ә теге, семинардан, очрашулардан сихерләнеп, канатланып кайткан күңел Казанга талпына. Бер елдан соң ук китсә дә булыр иде дә, һаман шул әдәп, балачактан ишетеп, колакка сеңдерелгән «ярамый» итәктән тартып тора. Әткәенең: «Укыганыңны акларга кирәк, болай иртә ташлап китү ярамый», – дигән сүзен дә аяк астына салып таптыйсы килми. Эльмира башкаларга 1968 елда кузгала.

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына имтиханнарны уңышлы тапшыра ул. Әдәбиятны «җырлап кына» биреп чыга, дәреслекләрдән тыш, вакытлы матбугатны да даими укып барган кыз сорауларга шартлатып җавап бирә. Ә иншаны шигырь белән язып, олпат мөгаллимнәрне таң калдыра. «Моңа хәтле Клара Булатова гына шигырь итеп язган иде. Университет тарихында син икенче кеше», – дип атаклы галим Флера Сафиуллина аркасыннан сөя аны. Эльмира университетка читтән торып укырга керә һәм Бауман урамындагы китап кибетендә эшли башлый. Казанга сәфәре бик уңышлы булып, Ходай үзе кулыннан җитәкләп йөрткән шикелле: торыр җир дә тиз табыла, Казан пропискасы юклыкка карамастан, кызны эшкә алучы игелекле кешеләр дә очрый. Китап кибете – язучылар, мөгалимнәр еш була торган урын. Көн аралаш диярлек коштай балкып, матбугат йортын яңгыратып шаяра-көлә Нәби Дәүли дә килеп җитә. Бер керүендә Эльмира белән бергә эшләүче Роза апа Нәби абыйга җайлап кына сүз ката: «Менә безнең Эльмирабыз да шигырьләр яза бит». Кызыксынучан, игьтибарлы язучы бу сүзне колак артыннан үткәрми, кызның шигырьләрен сорап ала. Һәм икенче көнне үк кош тоткандай килеп җитә дә Эльмираны «Ялкын» журналы редакциясенә, мөхәррир Роза Хафизова янына алып менә. Нәби Дәүлинең: «Бу баланы югалтырга ярамый», – дигән сүзе – фатиха. Эльмира «Ялкын» журналында эшли башлый.

Фаил Шәфигуллинның китап кибетенә иң еш йөрүчегә әйләнгән вакытлары инде бу. Шомырт кара күзле Актаныш чибәренең монда эшләвен Идрис Туктардан белеп ала егет. Алар икесе дә Яшел Үзән шәһәрендә яшиләр, үзара тыгыз аралашалар. Идрис Туктар – «китап җене» кагылган зат, китап кибендә еш була ул. Фаилнең дә юлы китап кибетенә еш төшә башлый. Бераздан Эльмираны төшке ашларга, киноларга чакырырга да базнат итә. Ике яшь йөрәктә мәхәббәт ялкыны кабына. Кабына да, сүнмәс кайнар учак булып, киләчәккә – парлап атлыйсы юлларга үрелә. Озак та тормый, өйләнешәләр. Бу вакытта Фаилгә – егерме тугыз, Эльмирага егерме яшь була. Өйләнү яше күптән җиткән егет, ашыктыра-кабаландыра, чигүле пар мендәрләре, бирнә сандыклары белән бергә яшь кәләшне Яшел Үзәнгә, әнисе янына алып китә.

«Бәби кайткан йортка җыр кайта»

Җир яңара –
Гөлләрдән гөл ярала,
Уй кагыла,
Кагыла, моң тарала.

Алар Казанга күченгәндә, Эльмираның кочагында нәни кызлары Раушания, Фаилдә – кочак-кочак кулъязмалар һәм СССР Язучылар берлегенең әгъза билеты була. Фатирдан-фатирга йөрүләр, Эльмирага даими хезмәт урыны табылмыйча, заводларда, мәктәпләрдә эшләүләр. Фаил Шәфигуллинның «Казан утлары» журналында эшләгән, каләменнән бер-бер арты йөгерек телле, җор сүзле хикәяләре коелып кына торган чаклары. Шәфигуллиннар гаиләсенең, югына-барына шөкер итеп, бәхетле булып, сөеп-сөенеп яшәгәннәр кадерле еллары...

Эльмира икенчегә дә кыз бала алып кайта. Сигез яше тулган Раушания «апа»ның шатлыгы эченә сыймый, сеңлесен кулыннан да төшерми, үбеп-кочып, яратып кына тора. Эльмира шигырьләрендә язганча, бәби белән бергә йортка яңа нур, яңа җыр кайта. Нурлы кызчыкка Резеда исеме кушалар.

«Син дә мулла, мин дә мулла – атка печән кем сала?» дигәндәй, икең дә язу өстәле артында утырып булмыйдыр ул. Гаиләнең, балалар тәрбияләүнең мең мәшәкатьле көндәшлек тормышын берәү үз иңнәренә алырга тиештер. Ирен вак-төяк мәшәкатьләр белән борчымаска, язу өчен шартлар тудырырга тырыша Эльмира. Фаил үз бүлмәсендә, язу өстәле артында утырган сәгатьләр – изге вакытлар, өйдә тынлык урнаша. Кызчыклар да моны белеп үсә, тавышланмаска тырышалар. Төннәрен, сабыйларын йоклатып, юасы юылып, җыясы җыелып беткәч язылган шигырьләрен җитди иҗатка санамый Эльмира. Алар – сагыш-моңнарыңны бушату, юаныч, күңелнең тибрәнеп алуы гына.

Менә бер елны бик күп әдәбият, сәнгать әһелләре белән бергә аларга да Татарстан урамыннан, Казан үзәгеннән зур, иркен фатир бирәләр. Куана-сөенә күченәләр. Күрше-тирә – гел танышлар, татар мәдәнияте дөньясында бергә кайнаган аркадашлар. Шагыйрь Зөлфәт гаиләсенә дә фатир Шәфигуллиннар белән бер подъезддан бирелеп, ике дус ут күршеләр булып яши башлыйлар. Ишекләргә бик салынмый, язсалар-язмасалар да гел бергә. Язганнарын бер-берсенә укыйлар. Шундый мәҗлесләрдә Эльмира да, кыюсыз гына, үз шигырьләрен укып күрсәтә. Ул тыйнак шигырьләрдә Зөлфәт күкрәп үсәчәк шигьри гөлләр түтәленә шытымнар күрә. Галәми шагыйрьнең игьтибары, сизгер киңәшләре шул нәзберек шытымнарга кояш нуры койгандай, тере суы сипкәндәй тәэсир итә. Эльмираның 1984 елны дөнья күрәчәк «Яңгыр җиле» исемле китабына фатиха биреп, сүз башы язучы да Зөлфәт була.

Дөнья минутлап-сәгатьләп, айлап-еллап кеше күңеленә гамьнәр тутырмакта. Шатлыкларын да, хәсрәт-сагышларын да кайчак тамчылап, ә кайвакыт диңгез кадәр итеп сала ул... Шигьриятле, мәхәббәтле якты йортта янә бәби тавышы яңгырый. Тик озакка түгел, фанилык күгендә атылган йолдыз сыман гына күренеп кала ул нарасый. Баланың гөнаһсыз тәненә, күкрәгенә сарылган үпкә авыруына дәва табылмый. Фани дөньяда нибары йөз көн яшәп, нәни Фирүзә мәңгелеккә күзләрен йома. Бу кайгыны, йөрәкләренә кан савып, алар бергә күтәрәләр. Баласын югалткан ана кочагындагы ике кызын сөеп юана, ир-канаты астына сыена. Сыеныр канатлары гына гомерлек булмый шул.

«Кайгыларны мин берүзем кичәм...»

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән?
Кушылырга сайрар кош кирәк.
Җаннан җанга йөри моңнар күчеп,
Тик дөньясы гына әллә ничек –
Сабырлыклар бирсен...
Түз, йөрәк!..

Эльмира бу юлларны 1982 елның каһәрле бишенче октябрь төнендә, ирен көтеп тәрәздән-тәрәзгә йөреп тилмергәндә яза. Шигьри сизгү көче бәргәләнгән күңеленнән ак кәгазьгә тама. Тиккә генә түгел шул. Моннан соң үзенә тау кадәр сабырлык һәм көч кирәк булачагын йөрәге белән сизенгәндер: тормыш арбасын ялгыз тартыр өчен, ятим калган сабыйларын юатыр көч табар өчен, яшәүнең яшенле давылларына каршы япа-ялгыз барыр өчен... Нәкъ шул төндә аның Фаилен билгесез адәм актыклары үтергәнче кыйныйлар. Талантлы татар язучысы Фаил Шәфигуллин авыр тән җәрәхәтләреннән савыга алмый, дөнья белән хушлаша.

...Менә алар – өч ятим җан, кисәк шыксызланып, салкынаеп калган өй идәненә тәгәрәшеп, стена газетасы ясыйлар. Зур итеп, матур итеп, диварларны тутырып торырлык итеп. Ул газетадан әткәләренең елмайган сурәтләре карап тора, шигырьләре, кыска хикәяләре тезелә, рәсемнәр төшерелә. Шулай бергә әвәрә килгәч, әтисез караңгы кичләр тизрәк үтә кебек.

...Менә алар Кабан күле буеннан печән әзерлиләр, үлән йолкалар. Балкон тулып үрчегән куяннарга күчтәнәч бу. Кызларының аталарын юксынып елауларын күреп үзәге өзелгән көннәрнең берсендә Эльмира базардан куян алып кайтты: сабыйлар аз булса да онытылып тормаслармы. Балалар, чынлап та, шул йомшак, матур җан иясе белән мәш килделәр. Аннан ул куянның йомры, йомшак бәбиләре туды, бераздан алары да бәбиләр алып кайтты. Үрчеделәр, арттылар, балконга сыймый башладылар. Гаилә дуслары булып аралашып яшәгән Нурихан Фәттахның күршесендә куян асраучы бер кеше бар икән, кәрҗин-кәрҗин куяннарны шунда илтеп бирделәр ахыр чиктә.

...Менә алар кисәк төянәләр, җыеналар да төрле шәһәрләргә сәяхәткә чыгып китәләр. Йөрәген учына йомарлап, яшәргә көч тапкан Эльмира балаларының хәсрәт тойгысын бераз булса да киметер өчен ниләр генә эшләми. Ә ул хәсрәт гомер буе кимерлек тә, онытылырлык та түгел икән шул. Фаилнең кулъязмалары, фотосурәтләре, блокнотлары, китаплары булып – мәхәббәтнең һәм кайгының, гомерлек сагынуның үзе булып гел янәшә бара. Тол хатын шул кулъязмаларны укый-укый төннәр буе елап чыга. Таң атуга, яңа көн туа. Көнгә куанып керергә, елаудан кызарган күзләреңне күрсәтмичә, балаларны елмаеп уятырга кирәк. Яшәргә кирәк!..

Фаил Шәфигуллинның архивын туплап, барлап, гәҗит-журналларда чыккан әсәрләрен берәмтекләп җыеп, китап әзерли Эльмира. Бөтен язганнары кереп бетмәсә дә, хәләленең «Кешелек тавы», «Бер атуда ике куян» исемле китапларын дөньяга чыгаруга ирешә. Гомумән алганда, Фаил Шәфигуллинның вафатыннан соң 11 китабын чыгара Эльмира апа. Ә «Өй салуның ние бар», повесте каралама хәлендә калган була. Аны «Чаян» җурналының машинисткасы – Фаилнең почеркын яхшы белгән Фәния Хафизова белән кат-кат басып, кулъязма белән кат-кат чагыштырып эшләп бастыралар.
Табигате белән әрсез түгел, кечкенәдән әдәп-инсаф белән тәрбияләнгән ханым ире вафатыннан соң бөтенләй үз дөньясына йомыла. Парлылар уртада торганда, ул кыенсынып кына кырыйга баса. Мәҗлес-мазарларга йөрмәс була – парлылар янында канатсыз кош кебек утырулар читен лә. Кемгә генә сүз катсаң да, елмаеп карасаң да гаеп итәрләр кебек. Эш урынын да үзгәртеп торырга туры килә аңа. «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Мәгариф» газет-журналларында эшли, аннан редакциядән китеп, Казан педагогика көллиятендә белем бирә.

Сагышларын бушатыр, сыеныр кочагы – Шигьрият бар, шөкер. Тормыш авырлыкларыннан, гаделсезлекләрдән сынмас-сыгылмас өчен ялгыз ханым бар күңел ярсуларын, күз яшьләрен, әрнүләрен әсәрләренә бушатып юана. Әдәби иҗат аның бәгырен, рухын якты, ихлас итеп саклый, күңеле катудан саклап кала. Дөнья йөген ялгызы җигелеп тарткан җайга Эльмира Шәрифуллинаның бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. 1986 елда Фаил Шәфигуллинга багышланган «Мизгел» дип исемләнгән проза китабы басыла. Аннан шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары:  «Гөлләр елы» (1988), «Зәңгәр эңгер» (1991), «Таң чыгы» (1998), «Уйлы еллар» (2003), «Сөюемнән мин бер чибәр идем...» (2005), «Тамды яшем...» (2012), «Каюм коесы» (2018). «Мәхәббәтнең җиде төсе» исемле повесть һәм хикәяләр китабы, «Асрамага бала бирәм», «Казаныңа ни салсаң...», «Бала күңеле – ак кәгазь» дип аталган педагог язмалары белән укучыны куандыра.

Ана булган, дөньяга яңа кеше тудырган хатын-кыз күңелендә гомере буе бала гаме яши. Бу хис – мәхәббәт кенә түгел дияргә җөрьәт итәр идем. Бу хис – чиксез илаһи ярату белән бергә, җирнең, илнең, туган кавемеңнең киләчәге өчен хафалану да, якты өмет тә, яңа көн күзенә Аналарча кадерләп һәм өзгәләнеп багу да. Мөгаллимнәр гаиләсендә туып-үскән, үзе дә укытучы булып хезмәт иткән ике бала анасының әдәбиятта да сабыйлар өчен тырышуы гаҗәп түгел. Эльмира Шәрифуллина иҗатының бер канаты – балалар өчен язылган әсәрләр. 1976 елда ук «Безнең зоопарк» исемле беренче китабы басыла, бу китапчык 1990, 1995, 1999 елларда кабат нәшер ителеп, гомуми тиражы 550 000 данәгә җитә!  «Җитәкләшеп җил белән», «Иң матур әни», «Алтын балык», «Нәниләргә әлифба», «Ничек, нинди, ни төсле?», «Кемнең уе кемдә?», «Мәкәрҗә кунаклары», «Җырлы бәйрәм», «Игезәк йолдыз», «Баллы балачак», һ.б. китаплары сабыйларга шатлык тарата.

Ак кәгазьгә төшкән шигьри юллар кебек сызылып, гомер дә уза тора. Бүгенге көндә Эльмира Шәрифуллина исемле татар шагыйрәсе гомеренең олы бәйрәмен – җитмеш биш яшен каршылый. Ул – пар канатыдай ике кызының газиз әнкәсе, туган телле дүрт оныгының сөекле әбекәе-әнкәе, укучыларының яраткан шагыйре, намусына, йөрәгенә тугры кала алган, сынмаган-сыгылмаган татар хатыны. Һаман иҗатта ул, һаман туры, җылы сүзе белән халкы күңелен имләүдә. Күптән түгел Эльмира апаның «Толларның да җаны бар» җыентыгы дөнья күрде. Чал чәчле шагыйрәнең җан авазын сез әсәрләреннән, шигырьләреннән укып ишетегез. Якты өметләр, тынмас сагыш һәм сынмас ихтыяр көче, күңел пакьлеге һәм намус саклыгы тулы ул шигырьләр – чын тормыш мәктәбе, мәхәббәт хаклыгы.

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

Комментарийлар