Логотип «Мәйдан» журналы

Сания ӘХМӘТҖАНОВА: «Милләтебезнең киләчәгенә йөз тотам» (әңгәмә)

 – Сания апа! Әңгәмәбезне сезнең гаҗәеп тирән шигырь юлларыгыз белән башлыйсы килә.Мин кемме? –Хатын-кыз! Мин – Ана!Саклаучы гаилә учагын.Кирәксә, бар минем бәйгедәҖиһангир ирләргә тиң чагым.(«Татар к...

 – Сания апа! Әңгәмәбезне сезнең гаҗәеп тирән шигырь юлларыгыз белән башлыйсы килә.
Мин кемме? –
Хатын-кыз! Мин – Ана!
Саклаучы гаилә учагын.
Кирәксә, бар минем бәйгедә
Җиһангир ирләргә тиң чагым.
(«Татар кызлары» – «Ниятләү»)
Сезнең кебек нәфис, нәзакәтле хатын-кызга каләмендә корыч ныклыгы йөртү, рух бөтенлеген шигырьләренә күчереп яшәү кыен түгелме?
– Гөлүсә! Шушы кыска гына өзектә Сезнең сорауга җавапны да фаразлап буладыр. Кирәксә, дигәнмен... Үзем булып яшәү хәзер кыен түгел. Элегрәк каршылыклар бар иде. Тыныч-тыйнак холыклы каләмне кылыч итеп күтәрер кодрәткә ия булганчы, мин тормыш төпкелендә гәрәбәдәй тыгызланып-ныгып, чарланып-шомартылып, кырык яшьләремдә генә дөньяга чыктым. Баштарак әнә шул «нәфис, нәзакәтле хатын-кыз» рухым: «Син укытучылык һөнәрен сайладың, хәзер ир хатыны, ике ул үстерәсең» дип, сез әйткән «корыч ныклыгына ия» каләмне дә юашлатты, күндәмлеккә өйрәтте. Әмма табигый булмышың шигырь һәм җыр күзәнәкләре аша сулый икән, рухи камиллеккә омтылыш барыбер беркөн җиңеп чыгачак. Шуңа күрәдер, гыйсъян «мин», кирәк вакыты җиткәч, төпкелдән күтәрелеп, үзенә тиеш «яу кырын» даулый башлады.
– Сезнең «Татар кызлары» дип аталган лиро-эпик циклыгыз милләтебезнең асыл затлары – татарның бөек (бу урында мин әлеге сүзне һичбер шиксез кулланам!) хатын-кызларына – Нурсолтан, Сөембикә, Фатыйма Солтан кебек гали затлардан башлап, мәгърифәт, спорт, сәнгать өлкәсендә дөнья күләмендә танылган асыл татар кызларына багышлана. Тарихка күз салсаң, чыннан да, халкыбыз язмышының иң авыр чорларында алгы сафта батыр йөрәкле, нечкә бәгырьле кызлары торган. Кайвакытта күңелдә ризасызлык та туа: без аларга һаман да тиешле игътибарны бирмибез, аларның тарихыбызда тоткан ролен бәяләп бетермибез кебек... Сезнең дә әлеге хезмәтегез тиешле бәяләмәсен алып бетермәде төсле. Миңа калса, әлеге шигырьләр милли рухыбызны, горурлыгыбызны, дәрәҗәбезне билгели, аларда бәян ителгән кызларыбыз милли каһарман булырдай затлар бит. Килешәсезме? Әлеге циклның туу тарихы ничек булды?
– Асылда, мин һәр әсәремне бүгенге вакыйгалар тәэсирендә, киләчәккә юнәлтеп язам. Мәгариф-мәгърифәт-мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә ярдәмлек буларак та иҗат итәм аларны. Һөнәрем буенча үзем дә шул өлкәгә карагач, «Мин бу шигырьләрне эшемдә файдалана алыр идемме, аларны мәктәп дәреслек-әсбапларына кертеп булыр идеме?» дигән күзлектән карап язам. Димәк, мин күпмедер дәрәҗәдә яшь буынга – телебезнең, милләтебезнең киләчәгенә йөз тотам. Тиешле бәяләмә алмады, дигәннән, без үзебез үк милли кыйммәтләр, рухи ядкарьләр, кеше шәхесе бер ятим-үксезгә калган заманда көн күрәбез түгелме соң? Берзаман, кешелек акылына килгәч, мин тасвирлаган шәхесләр, һичшиксез, бүгенгедән яктырак булып кабат калкып чыгар да, шул вакытта бөек шәхесләребез хакына «Татар кызлары» да, башка цикл, поэмаларым да күбрәк игътибарга лаек булыр әле. Шунысы куанычлы, ялгышмаганмын, алдынгы фикерле галимнәребез әсәрләремне мәктәп дәреслекләренә кертә, мәгариф, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре аларны рәхмәт әйтә-әйтә үз эшләрендә куллана. Каләм әһеле өчен иң зур бәя шушыдыр, минемчә.
– Сания апа, Сезнең затлы, зәвыклы эчке дөньягызны, иҗатыгызның асылын ачып сала торган тәхәллүсегез – Гәрәбә исеме турында да сөйләшик әле.
– Гәрәбә үтә затлы асылташ саналмаса да, татар хатын-кызлары аны элек-электән яратып таккан, гәрәбә муенсаның серле көченә ышанган. Бу таш, озак еллар диңгез төбендә ныгып, өлгереп, кояшка, якты көнгә чыга. Халык аны тылсымлы асылташ дип саный.
Мин дә актив иҗатка, әйткәнемчә, олыгаеп барганда, язу сәләтемә ныклап инангач кына килдем. Гәрәбә исемен алуымның бер сәбәбе шулдыр. Икенчедән, остазым Марсель Галиев, гәрәбә турында үзе ике юл эпиграф тәкъдим итеп, шуңа шигырь яздырган иде. Шигырьне үз күңеленә хуш килгәнче кабат-кабат үзгәрттереп, шундый сынау аша шагыйрьлеккә фатихасын бирде. «Гәрәбә» китабыма кереш сүз дә язды. Мин үземә шундый тәхәллүс сайладым һәм аны бик якын иттем. Гәрәбә бизәнү әйберләренең тылсым көченә ышанган кебек, бу исем дә миңа көч, ныклык һәм үз-үземә ышанганлык өсти.
– Сезнең яңа гына «Балачак баланнары» дип исемләнгән шигырьләр китабыгыз дөнья күрде. Иманым камил, әлеге җыентык шигырь сөючеләргә зур сөенеч булгандыр, ник дигәндә, анда Сезнең туган як, әти-әни, кардәшлек, дуслык турында шигырьләрегез урын алган. Ә бит бу төшенчәләр һәр адәм баласы өчен җан-бәгыренең иң изге догасы кебек газиз. Әлеге китапны чыгару уе ничек туды? Нәрсә этәргеч бирде? Укучы әлеге китапны ничек кабул итте?
– Чыннан да, мин «Балачак баланнары»н иҗатымны яратып укучыларга бер бүләк булсын дип чыгардым. Күптәнге теләгемне тормышка ашырдым. Сер түгел, безне күбрәк авыл җирлегендә яшәүчеләр укый бит инде. Әти-әни, балачак, туган як темасына бер китаплык шигырь язганмын икән. Күбесе социаль челтәр сәхифәләремә язылучылар иң күп укыган, үзләренә күчереп алган шигырьләр алар. Әлегә бу китабым халыкка барып ирешмәде. Мин аны очрашуларда, шигырь бәйрәмнәрендә, «Әдәби марафон» вакытында иҗатымны яратучыларга илтеп җиткерермен, дип ышанам.
Быел Татарстан китап нәшриятында тагын бер китабым чыгар дип өметләнәм. Анда әлегә башка китапларыма кермәгән, пандемия «тоткынлыгы»нда язылган шигырьләрем тупланган. Исеме дә чорыбыз кайтавазы кебек булсын дидем: «Күчеш дәвере» дип атадым. «Балачак баланнары»нда сынау үткән иҗат җимешләрем тупланган булса, яңа китабымдагы шигырьләр әле укучы хөкеменә тапшырылачак кына.
– Мин Сезне бүгенге татар шигъриятенең иң халыкчан шагыйрьләреннән дип беләм. Каләмегездән төшкән һәр сүз, һәр юл халык бәгыренә, аның иң нечкә күңел кылларына барып ирешә торган. Моңайтырлык, елатырлык, юатырлык, уйлатырлык шигырьләр иҗат итү өчен үзеңә дә халык гаме белән яшәү кирәк. Сезнең үз аудиториягезне тоеп, аның бүген нинди хисләр, нинди уйлар белән яшәвен төгәл белеп язуыгыз сокландыра. Халыкчанлыкка ирешү авырмы? Укучыны тоеп язу өчен шагыйрьдә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
– Соравыгызда җавап та бар: үз укучыңны тоеп, аның хис-кичерешләренә туры китереп язылган әсәрләр генә яратып кабул ителә. Мин йөрәгем кушканны, үз тойгыларымны шигырь юлларына салам. Фикердәшләрем аны үзенеке кебек кабул итә. Каршы як «таш» та аткалый. Монысы да табигый, бар кешегә дә ярап бетеп булмый. Иң мөһиме – үз-үзеңә хыянәт итмәү. Кулыңа каләм алып, шагыйрь дигән исем күтәреп йөрисең икән, ил-көн вакыйгаларына, халыкның тормыш-яшәешенә битараф калырга тиеш түгелсең. Уң кулыңа каләм алганда, йөрәгеңә якынрак булган сул кулың бүгенге көннең кан тибешен капшап-тоеп тормаса, язганнарың халыкчан булмастыр ул.
– Сез – популяр җырлар авторы. Соңгы ике-өч дистә елда күңелдән китмәгән, шатлыкта да, борчуда да озата барган бик күп җырларның сүзләре сезнең каләмнән төшкән. «Пар алма», «Әниемнең туган көне», «Кура җиләк», «Сары кашкарыйлар», «Син сөюдән чибәр», «Моңаймагыз, шомыртларым» һ.б. һ.б. Җыр сүзләрен язу шагыйрьдән искиткеч осталык таләп итә. Гади дә, тирән дә булган, истә калып, синең юлдашыңа әйләнердәй җырлар язу авырмы? Сезнең иҗатның җырлы сәхифәләре кайчан башланды? Бүген дә җырлар еш языламы?
– Мине халыкка шул җырлар танытты, «Сания Әхмәтҗанова» итте дә инде. Баштарак җыр тексты язуның хәйлә-серләрен кем белгән? Тик алар йөрәктә яралып, күз яшьләре белән кәгазьгә тамган шигырьләр иде. Бәлки шуңадыр да өч дистә елдан соң да ул җырларга яңа башкаручылар икенче гомер бирә. Хәзер остардык та бит, тик шулай да әллә башкаручысы, әллә тыңлаучысы башка, әллә үзем артык ияләнеп киттем, яңа җырлар никтер элеккеләре кебек үк ләззәтле кичерешләр бирми. Җырлар бүген дә языла. Язылсын инде алар. Җыр язылганда, тормыш та көйле, күңел кыңгыраулары дәртлерәк чыңлап тора, йөрәк тә ярсурак тибә. Җырсыз-көйсез калганда, син хисләрең белән түгел, тойгыларың синең белән идарә итә. Моңа һич тә юл куярга ярамый.
– Берничә ел элек мин Сезнең прозага тартылуыгызны сиздем. Йөгерек тел белән язылган, яктылык бөркеп торган ул әсәрегезнең өзеген республика матбугатында да күреп сөенгән идек. Әмма никтер тукталып калдыгыз кебек. Киләчәктә бу жанрга кабат кире әйләнеп кайту уе юкмы?
– Хикәя генә дип башлаган проза әсәрем инде повесть чиген узып бара. Автобиографик вакыйгаларга нигезләнгән бәян-хикәяләү ул. Күп фактларны үлчәп-бәяләп утырганга дәвам итә алмыйм. Күңел хөрлегенә ирешми торып, мин аны тәмамлый алмам әле. Иң мөһиме – үз-үзеңә хыянәт итмәү, дидем бит. Вакыйгаларны төзәтергә-шомартырга омтылу – әнә шул хыянәт шаукымы инде ул. Әдәби калыпларга җайлап, чын дөресен әйтә алу кыюлыгына ирешсәм, ул проза әсәрем язылып бетәр, шәт иншалла.
– Сания апа! Апрель аенда Сез үзегезнең түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп узасыз. Барлык котлауларга кушылып, сезне ихластан тәбрик итәм. Гомер чакрымнарын узганда иҗат юргагыз ару-талуны белмәсен, әдәби мәйданнарда ут уйнатсын, шигъри киңлекләрне колачлаганда өзәңгесе нык булсын!
 

Әңгәмәдәш – Гөлүсә БАТТАЛОВА



«Мәйдан» №4, 2022 ел.

Комментарийлар