Равил Сабыр: «Мин – коточкыч эгоист»
Әңгәмә.
– Равил абый, соңгы арада тормышыңда бик күңелле вакыйгалар булды: илле яшьлек матур юбилееңа килеп җиттең, «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре спектакль булып сәхнәгә менде. Ихлас котлыйбыз! «Татнефть»тә сигез ел эшләгәннән соң китәргә карар кылгансың икән. Әллә алга таба әдәби иҗатка ныклап тотынырга исәпме?
– Теләк зур, күңелдә йөргән идеяләр дә бар. Студент елларыннан ук шундый бәхеткә ирештем мин: редакцияләрдә, Язучылар союзында зур-зур әдипләр, язучылар белән аралаша идем. Күпчелеге – Туфан Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләмнәр – шундый сүзне әйтәләр иде: «Сиңа Аллаһ Тәгалә язу сәләте биргән икән, синең миссияң – язу. Ул сәләтне җир астына күмеп куярга хакың юк». Бәлки ул чакта бу сүзләрне аңлап та бетермәгәнмендер. Прозаиклар турында бит инде яза-яза, тормыш тәҗрибәсе җыя-җыя, 45-50 яшьләргә, ниһаять, җитлегеп, иҗатларының югары ноктасына барып җитәләр дигәнрәк бер теория бар. Бәлки мин дә шундый бер этапка килеп җиткәнмендер. Җыеп кына әйткәндә, исәп бар. Тормышны да алып барырга кирәк, билгеле. Ләкин тормыш алып барырлык кына эш табылыр дип уйлыйм мин. Әле сайланырмын дигән өмет тә юк түгел.
– Журналист, драматург, редактор — бу вазифаларың берберсенә комачауламыймы? Әллә, киресенчә, бүген без белгән һәм таныган Равил Сабыр дигән язучыга, иҗатының шул ноктасына килеп җитәргә ярдәм иттеме?
– Журналистика инде ул – иҗат түгел, шөгыль. Заказның нинди булуына карап, теләсә нинди журналистик жанрдагы теләсә кайсы материалны әзерләп бирә алам. Бу – тормыш итәр өчен һөнәргә әйләнде, ләкин башлаган вакытта ул иҗат иде. Чөнки ул чакта осталык та юк, тәҗрибә дә. Каян башлыйсын да, кая барып чыгасын да белмисең. Яңа туган песи баласы ими эзләгән кебек, нидер эзлисең инде шунда. Кайчак килеп чыга, кайчак юк. Беренче курсларда укыганда, кечкенә генә юмористик хикәяләр яза башладым, аннан – зуррак драматик хикәяләр. Яшьлек максимализмы булгандырмы – минем өчен укучыдан кайтаваз ишетү артык озак кебек тоела иде. Әйтик, менә җырчылар белән чагыштырганда: җырчы җырны өйрәнде, аны халыкка башкарды исә, шунда ук иҗатына бәя ала. Ә син, әйтик, хикәяләр җыентыгы чыгардың, ди, анда унбишләп хикәя бар, ди. Аның һәркайсына күпме көч куела бит. Элегрәк газета-журналларда шундый әйбер бар иде: хат язалар иде. Ну, анда бер-ике хат килергә мөмкин инде. Каләмдәшләрең белән бераз фикер алышырга мөмкинсең. Ләкин болар бит барыбер чагыштырмача бик тар даирә. Ә драматург булсаң, әсәрең сәхнәдә уйналса, беренчедән, артистларның, режиссерның бу әсәргә мөнәсәбәтен күрәсең. Икенчедән, ул спектакль булып җитлегеп тугач, теге яки бу эпизодларның, репликаларның халык тарафыннан ничек кабул ителүен шундук сизәсең. Мәсәлән, Чаллының иске театрында, залның кай турына утырсаң да, һәр тамашачының реакциясен күрергә була иде. Шуны да күзәтергә ярата идем.
Камал театры белән мәдәният министрлыгы 2004–2005 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсын иң беренче тапкыр игълан иткәндә, ул яшь авторлар өчен иде. Анда утыз ике яше тулмаган авторлар гына катнаша ала иде. Минем катнашырга бер ел вакытым калган иде. Ике әйбер язып катнаштым, һәм «Земфирәкәй, сылуым, аппагым!» дигән пьесам лауреатлар исемлегенә керде. Шул юнәлешкә бер кереп киткәч инде, берсе артыннан икенчесен тарта икән. Аннан Булат Бәдриев: «Әйдә, «Хәят»не куйыйк әле», – дип тәкъдим итте. Ныклап ул әсәрне өйрәнә башладым. Аны җиңел генә куеп булмый иде, тәмамланмаган әйбер бит ул. Булат белән сөйләшә-сөйләшә, Фатих Әмирхан язып калдырган планны тикшереп (аның бит бу әсәр ничек үсәргә тиеш дигән планы бар), Гаяз Исхакыйның шушы сюжетка мотивлары әйбәт кенә ята торган «Татар гакылы» дигән бер хикәясен дә нигез итеп алып, пьеса ясап... Бер әйберне сәхнәгә чыгаргач, инде үзеңнекен дә сәхнәдән күрәсе килә башлый. Менә шулай бер-бер артлы драматургиягә кереп кителде.
«Фәхри...»гә килгәндә, пьеса булып языла башлаган иде ул. Тукталды, аннан яңадан башланды. Мин аны пьесага сыйдыра алмадым. Сыймасын сиздем. Повесть булыр дип, кыса-кыса, итәк-чабуларны бик җәймәскә тырышып язган идем...
– ...һәм ахыр чиктә ул роман булып чыктымы?
– Әйе, роман дип бәя бирделәр. Әлмәткә күчеп киткәннән бирле бер пьеса да язганым юк иде. Бәлки менә шушы пауза үз ролен уйнагандыр инде, яңадан прозага кайтаргандыр. Ләкин нинди генә жанр булса да, иң мөһиме – иҗат. Язылган әйбер кала, язылган әйберне укыйлар. Безнең татар әдәбияты ул бүген шундый хәлдә – ни генә язсаң да, ничек кенә язсаң да, әдәбият өчен плюс. Талантлы язылган булса, бигрәк тә.
– «Абага алмасы ачы була»ны чәчмә әсәр итеп, әйтик повесть итеп эшлисең килмиме?
– Юк.
– Кире кайтасы килмәүдәнме?
– Чөнки күңелдә ул тарих янып беткән инде. Андагы бабайның прототибы бар бит. Әгерҗе районы Тугызбуй (Девятерня) дигән авылга командировкага барган идем. Чыннан да менә шундый паспорты булмаган сугыш ветераны Муллаҗан Галләмов бар иде анда. Күпме тырышсам да, аның белән әңгәмә корып булмады, сөйләшмәде ул минем белән. Күзләрендә ниндидер курку бар иде. Материал яздым, ул гәҗитнең беренче битендә басылып чыкты, ләкин күңелдә ниндидер юшкын утырып калды. Шул вакытларда «Яңа татар пьесасы» конкурсы игълан ителгәч, әсәрдә шушы бабай янына кире кайтып, аның белән сөйләшеп утырдым. Беренче варианты, әлбәттә, өйрәнчек кенә материал иде инде. Ләкин ул әйберне Фаил абый Ибраһимов бик ошатты, кимчелекләрен, эшләнеп бетмәгән урыннарын күрсәтте. Факил абый Сафин, Илдар абый Хәйруллиннар да бик яратты аны, шактый күп киңәшлә-
рен бирделәр. Туфан абый укып чыкты ул әйберне. Укып чыкты да: «Эх, менә безнең авылда да бар иде бит андый бабай. Нишләп минем үземнең башыма килмәде микән...» – дип сөйләнде әле. Туфан абыйның пьеса тексты артына үз кулы белән язган киңәшләре саклана миндә һаман. Менә шундый кешеләр, олы башларын кече итеп, минем әсәргә игътибар биргәч, «шәп тема бу, моны эшләп бетерергә кирәк» дигәч, уйланып йөри торгач, кайта-кайта эшләп, биш елдан соң сәхнәгә чыгарырлык дәрәҗәгә җиткерә алдым, Аллага шөкер. Шул вакытта ук бу әйбергә биреләсе көч, энергиям бирелеп беткән инде. Янып беткән инде ул...
– Кызганыч, проза әсәре буларак та әйбәт булыр иде ул. Анда бит спектакльгә керми калган шактый кызыклы фикерләр бар.
– Әйе, кайбер эпизодлар кермәде, мәсәлән, никах өлеше. Кайбер монологлар кыскартылды. Текстның тулы вариантын менә хәзер укып чыксам, үземә дә яңалыклар табармын дип уйлыйм. Ә болай, Ркаил абый Зәйдулла сүккәч, китап нәшриятына унөч-ундүрт пьеса илтеп биргән идем мин. Әле чират көтеп ята. Бәлки берзаман пьесалар китабы булып чыгар, кем белә.
– Драматургия – тормыш итәр өчен кулайрак иҗат инде ул, аңлашыла. Язучының бүгенге хәле, дөнья көтәрлек каләм хакы булмау, әдәби иҗатның нибары хобби сыман бер шөгыльгә әйләнеп калуы турында да сөйләшик әле. Берәр заман язучылык профессиягә әверелерме бездә, ничек уйлыйсың?
– Менә кайбер кешеләр әйтәләр инде: янәсе, чын язучы икәнсең, сиңа беркем ярдәм итәргә тиеш түгел. Үз акчаңа китабыңны чыгар, халык сатып алсын да, шул акчага яшә, янәсе. Бизнесменнар яратып сөйли торган сүз инде бу. Ләкин әдәбият тарихында мондый ысул белән яши алган язучылар саны хәтта базар икътисадында яшәгән көнбатышта да күп түгел. Хәтерем ялгышмаса, үз әсәрләре хисабына азмы-күпме тормыш алып барган беренче урыс язучысы А. Пушкин булган. Берзаман Н. Гоголь турында телевизион фильм чыккан иде. Гогольне патша бик яраткан икән. Менә, мәсәлән, «Мертвые души»ны язар өчен акча тоттырып, Италиягә җибәргән. Гоголь ул әсәрен Италиядә язган. Әгәр патша акча бирмәсә, ул бәлки Италиягә бара да алмаган булыр иде, бәлки, «Мертвые души» язылмаган да булыр иде. Бу бер генә мисал. Бүгенге көнгә килгәндә... Безнең татар теле – ярдәмгә мохтаҗ өлкә, шушы көнгә төрле иҗтимагый-сәяси сәбәпләр аркасында калган өлкә. Бөтен нәрсә, чагыштырып карасаң, яхшырак күренә бит инде. Әйтик, алыйк алман телен. Европада алман теле үлеп бара торган тел түгел. Шуңа да карамастан, инглиз теле халыкара тел саналганга күрә, аның дәрәҗәсе дә, тоткан урыны да алман теленә караганда югарырак. Немецлар нишлиме? Алар инглизчә чыккан һәрбер романны алман теленә тәрҗемә итәләр. Моның махсус хөкүмәт программасы бар. Анда кайбер билгелерәк романнарның иллешәр тәрҗемәсе бар хәтта. Илле тәрҗемәче бер романны тәрҗемә итә! Аларның иле җирләргә (җирлекләргә) бүленгән, Россиядәге республикалар, өлкәләр кебек диик инде. Һәрбер провинциянең алман телен үстерү буенча үз программасы һәм провинцияләрдәге һәрбер шәһәрнең үз программасы бар. Шул канун нигезендә, шәһәр бюджетында әдәбиятны үстерүгә дигән графа булырга тиеш. Алар шунсыз бюджетны кабул итә алмый. Әйтик, анда һәрбер шәһәрдә язучылар өчен махсус йортлар бар. Алар бушлай диярлек. Килә
язучы. Әйтик, бу шәһәрдә ике бүлмәле фатирны бер ай арендалап тору өчен 2500 евро түләргә кирәк булса, язучы түли 25 евро. Ашаталар, эчертәләр, һәрьяклап тәэмин итәләр – язучы фәкать яза гына. Ләкин бу әсәрдә ни рәвешледер шушы җирлек күрсәтелергә тиеш. Вакыйгалар бу шәһәрдә барамы, яки шушы шәһәрдән берәр кеше каядыр чыгып китеп дөнья буйлап йөреп, кире монда кайтамы, төп герой кунакка киләме – ничектер бәйле булырга тиеш, кыскасы. Ягъни алманнар менә шул рәвешле, закон системасы нигезендә, үз телләрен үстерүгә дигән акчаны ел саен бюджетларына кертеп баралар. Кабатлап әйтәм, бу мәҗбүри, шунсыз бюджет кабул итәргә ярамый! Мин болар турында юлда йөргәндә радиотапшырудан ишеткән идем. Үз язучыларына, әдәбиятларына ничек булышулары, үсешкә нинди юллар белән барулары турында сәгать ярым буе сөйләделәр. Сәгать ярым! Сөйләделәр-сөйләделәр дә «бу әле барысы да түгел» дип бетерделәр. Мин дә хәзер исемдә калганнарын гына сөйлим менә. Программалар, грантлар, иҗади очрашулар... Очрашулар дигәннән, без бит инде язучы белән иҗади очрашу оештырабыз икән, анда язучының әсәрен караган, укыган, сораулар бирергә теләгән укучылар килә. Алманнарда ул очрашулар бүтәнчәрәк. Әйтик, язучы белдерү элә: «Менә мин шундый-шундый кеше, сезнең шәһәр турында шундыйрак әсәр язарга телим, кемнең бу хакта минем белән фикер алышасы килә, кемгә бу тема кызык – шул көнне шунда-шунда килегез, әйдәгез, сөйләшәбез». Кешеләр киләләр, болай итеп, тегеләй итеп яз, диләр, үзләре белән булган төрле кызык яки кызганыч хәлләр турында сөйлиләр. Аларда шундый гадәт бар: язучы белән аның булачак әсәре турында сөйләшү.
Юллары күп... Безгә ниндидер бер «законодательная инициатива» рәвешендә эшләргә кирәктер, бәлки. Үзебезнең депутат язучыбыз булган вакытта. Нечкәлекләрен белеп бетермим, ләкин безнең бюджет кодексында да шундый бер кагыйдә булырга тиештер – «Татарстан бюджетында һәм аның район-шәһәрләре бюджетында татар әдәбиятын үстерүгә дигән фәләненче параграф булырга тиеш» дигән ниндидер бер таләп. Әгәр шул таләп үтәлми икән, бюджет кабул ителми. Әз сумма булсын ул, күп булмасын, әйтик, бюджетның 0,01 проценты. Мәсәлән, Татарстанның 2024 елга бюджеты 400 млрд сум. Шуның 0,01 проценты 40 млн була. Ел саен шулкадәр акча бүленеп барса, әдәбиятны үстерергә бик әйбәт бер импульс булыр иде.
– Тормышыңны әдәбият белән бәйләвеңә үкенмисеңме?
– Ниндидер башка нәрсәләр белән шөгыльләнүемне начар күз алдына китерәм... дип тә әйтә алмыйм. Чөнки гомумән күз алдына китерә алмыйм!
– Шулай да, ни өчен журналистика?
– Чөнки син көн саен ниндидер кызыклы кешеләр белән очрашасың, ниндидер яңа ачышлар ясыйсың. Ну, әйтик, тракторда эшләүнең минем өчен бер рәхәте дә юк, чөнки ул монотон эш... Берзаман хирург булырга дигән хыял бар иде минем анысы. Күбрәк әнинең хыялы булгандыр инде. Ләкин ул да шулай ук монотон эш бит. Әйе, мин дә көн саен язам. Ләкин мин бит көн саен яңа әйбер язам.
– Иҗат ул – эшме, ялмы?
– Әдәби иҗат – ул... Мин аны хәтта ничек дөрес итеп аңлатырга да белмим. Әсәр күңелдә туа ул. Әгәр чыннан да әйбәт әйбер икән, ул сиңа тынгылык бирми инде. Һаман шул турыда уйлыйсың. Иң нык интектергән әйбер: йокларга яткач, инде йоклап китәм генә дигәндә, бик кызык берәр нәрсә башка килә. Менә шуны торып язып куйсаң, икенче көнгә онытылмый. «Бу хәтле гениаль фикерне мәңге онытмыйм инде» дип язып куймыйча йоклап китсәң, шиш син аны икенче көнне исеңә төшерәсең! «Фәхрине...» язганда да, башка килгән саен төртеп куя идем. Язып бетереп бушанмыйча, әсәр сине җибәрми, эчтән кымтырыклап тора. Бер журналист гаҗәпләнеп сораган иде берзаман: «Язучы язганда, ләззәт алмыймыни ул?» – ди. Әйе, ләззәт алган вакытлар да була. Кайчак менә үзеннән үзе килә ул, син берни эшләмәгән кебек. Ул үзе өстән, әллә каян килгән кебек. Геройларың үзләре йөриләр, сөйләшәләр, талашалар... син артларыннан язып кына барасың кебек. Кебек! Ә кайбер көнне: өйдә берүзең, менә бүген язам инде, дисең...
– Һәм шиш! Ул вакытта нишлисең?
– Бернишләп булмый, нишлисең...
– Әсәр язылып беткәч рәхәтме?
– Минем өчен иң авыр момент – пьеса бетәргә алты-җиде бит кала. Синең башыңда язылып беткән бит инде ул, моны хәзер кәгазьгә төшереп кенә бетерәсе бар. Һәм ялкауланмыйча үзеңне шуны эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Чөнки синең баш миең әйтә: «Булды бит инде ул, язылып бетте бит инде», – ди. Эшең бетте... Бу сүзне кайсыбер режиссерлардан да ишеткән бар. Әйттем бит әле, беренче «Зимфирәкәй, сылуым, аппагым!» дигән пьеса яздым дип. Мин аны язып бетердем дип уйлаган төн. Бөтенесе йоклый. Ә миндә шундый күтәренке халәт – беренче пьесаны яздым бит! Йоклап булмый, залга чыгып телевизор кабыздым да каналлар күчереп ятам. Эдвард Радзинскийның берничә сериядән торган театр турында тапшырулар циклы бара. Һәм менә мин, утыз биш яшьлек ир-ат, беренче пьесамны язып бетердем дә, һаваланып, дулкынланып йөрим. Һәм шул ук төндә миңа телевизордан Радзинский әйтә: «Вы знаете, драматург – это ведь глубоко трагичная фигура. Он самый несчастный человек в театре», – ди. Шул тапшыруда әйтә бу: «Минем унбер театрда ундүрт пьесам буенча спектакльләр бара иде, – ди. – Кич белән подъезддан чыга идем дә бүген кайсын барып карыйм микән дип уйлап тора идем», – ди. Шул ук вакытта драматургны «самый несчастный человек» дип атый. Ни өченме? Чөнки драматург сәхнәдә беркайчан да пьесасында язган күренешне күрми.
– Драматургия мәктәбе синең өчен ниләр булды?
– Беренчедән, без бит инде, университетта укыганда, барыбер драма әсәре кануннарын, әдәбият теориясен азмы-күпме өйрәндек. Икенчедән, әдәби әсәрнең ничек корылганын, әйтик, шул ук хикәя язган кеше буларак, интуитив рәвештә булса да, чамалыйсың. Аннан соң Илдар Хәйруллин, Фаил Ибраһимов, Булат Бәдриев, Туфан Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла кебек театр әһелләре белән аралашу да күп әйбер бирә. Ә иң күп әйберне син язган пьесаның репетицияләрен карап утырганда аңлый башлыйсың.
– Шәхси тормышыңа да пәрдә ачыйк әле, Равил абый. Гаиләң, ике улың, оныгың да бар. Улы барның кулы бар, диләр...
– Кайчагында уйлап куям: Аллаһ Тәгалә миңа белеп кыз бала бирмәгәндер инде, дим. Беренчедән, мин коточкыч эгоист кеше. Ничек инде ул менә орчык хәтле чагыннан кызыңны үстер-үстер дә, матур күлмәкләр ал, чәчләрен бантиклап үр, садикларга йөрт... Сокланып торырдай матур хатын-кыз булып үстереп бетергәч кенә, аны ни йөрәгең белән кемгәдер биреп җибәрмәк кирәк?! Мин бирмәс идем. Билләһи, бирмәс идем беркемгә дә!
– Мин үзем гаилә башлыгының язучы булуын, әйтик, бик эшлекле кыяфәттә язарга кереп бикләнүен авыр күз алдына китерәм. Бу ике вазифаны алып бару авырдыр, әйме?
– Минем әнинең Сәлимә исемле сеңлесе бар иде. Мин бит инде күп еллар буе «Восточный экспресс»ның, «Бизнес онлайн»ның Чаллыдагы үз хәбәрчесе булып эшләдем. Соңыннан гына офислары барлыкка килде, күп еллар өйдән эшләдем. Ә Сәлимә апа өчен эш ул болайрак: иртә белән торып, эшкә барасың, көне буе эшлисең дә кич белән кайтасың. Менә шулай булса, эш була. Ә бармасаң – ул эш түгел, ул аны гомумән эш дип исәпләми. Һәм сөйләшкәндә дә, берничә тапкыр әйткәне булды: «Равил эшләмәгәч, авырдыр инде сезгә...», – дип.
Кайсыдыр бер язучыда бар ул. Улы әйтә: мине әби белән бабай да тәрбияләмәде, әти белән әни дә тәрбияләмәде. Мине әтинең эш бүлмәсенең ишеге астыннан чыккан ут тәрбияләде, ди. Төнлә уянган вакытта, ул ишек астыннан ут күренеп тора иде, ди. Димәк, әти эшли. Менә шул тәрбияләде, тырышлыкка, үҗәтлеккә, гаилә башлыгы булырга, җаваплы булырга шушы утка карап күбрәк нәрсә аңладым, ди...
– Димәк, улың Рәзимне дә журналистлыкка синең эш бүлмәсе ишеге астыннан күренгән ут тәрбияләгән?
– Рәзимне журналистлыкка бармаска үгетләп утырдым! Ник кирәк ул сиңа, мине күрмисеңмени: ал юк, ял юк, бөтен кеше бәйрәм итә – миңа беренче майда парадка барырга кирәк, аннан аны утырып язарга кирәк. Фотосын, видеосын төшерергә кирәк... Заводта эшләсәң, иртәнге җидегә бардың, кич дүрттә син инде буш. Станокларың сиңа ияреп кайтмый бит, минәйтәм. Журналист эше – тәүлегенә егерме дүрт сәгатьлек эш ул. Тыңламады. Аның футбол журналисты булып, футбол йолдызларыннан интервьюлар алып, Париж, Берлин, Лондоннар буенча йөрисе килә иде, дөнья футболы йолдызлары турында язасы килә иде. Өлешчә булса да, хыяллары тормышка ашты, чөнки ул хәйран гына вакыт «Бизнес онлайн»ның спорт тематикасы буенча Мәскәүдәге хәбәрчесе булып эшләде. Үзе хыялланган шул футболистларның кайберләреннән интервьюлар алды.
– Чакырсалар, журналистика буенча укытыр идеңме? Шуның буенча берәр әсбап-мазар язарга теләгең юкмы?
– Бәлки язсаң да буладыр. Казанда торсаң, бәлки журфакта укытырга да мөмкин булыр иде. Әмма минем Казанга барасым килми. Яратмыйм мин ул шәһәрне, туйдым мин аннан студент вакытта. Хәзер дә эш буенча башкалага килеп кергәндә, ничектер баскан кебек ул мине. Басымы бар кебек. Мин кечкенәдән Чаллыга килеп өйрәнгән: киң проспектларга, өр-яңа автобусларга, яңа йортларга, иркенлеккә... Казанга беренче тапкыр бардым – шәһәр уртасыннан бронепоезд шикелле иске трамвайлар шыгырдый-шыгырдый көчкә йөриләр, артларыннан тузан күтәрелә. Ужас... Мин әйтәм, шушымы инде безнең башкала? Туксанынчы елларда Казан чынлап та ужас иде бит ул, хәзерге Казан түгел. Бәлки беренче тәэсирдән шундый хис калгандыр – дөрес түгел кабул ителеш, димме. Укыганда, кызык иде, әлбәттә, рәхәт иде. Әмма мин, «диплом» дигән сүз чыга башлаганда, Казанда калмасымны белә идем инде. Бу якларга, Чаллыга кайттым.
– Хәзер, «Татнефть»тән эштән дә киткәч, Әлмәттән Чаллыга кире күчәргә теләк юкмы соң?
– Бер чарада Рузилә Мөхәммәтова белән очраштык та: «О, Әлмәт драматургы килгән!» – ди бу. Драматург Әлмәтнеке, Чаллыныкы була алмый, географик ноктага бәйле профессия түгел ул. Татар драматургы дисәң, бер хәл әле. Әйтик, шул ук Шекспирны алыйк. Инглизчә язган. Юк, үземне Шекспирга тиңләвем түгел, әмма Шекспирны Лондон драматургы димиләр бит. Ә болай минем, гомумән, авылда яшисем килә. Үзем үскән Наратлы Кичүдә дә түгел, туган авылда, Тупачта яшисем килә. Миннән генә торса, бүген кайтып, шунда яшәр идем. Ләкин миннән генә тормый. Әлмәттә дә, Чаллыда да рәхәтләнеп яшәр идем. Тик Казанда гына түгел. Хатын Чаллыдан Әлмәткә күченүне бик авыр кичерде, озак ияләште. Хәзер инде ияләшеп бетте. Аңа «оя корырга» кирәк: тегендә челтәр алыштырырга, монда обой тартырга, монысын яңартырга, тегесен... Миңа исә ничектер барыбер, чүпрәк эленеп торамы – тора, кич белән ябасыңмы тәрәзәне – ябасың. Линолиуммы, паркетмы-чуртмы – барыбер, идән идән инде ул. Интернет бөтен җирдә дә бер үк. Кибетләр дә шул ук, кинотеатрлар да. Аерма шул гына – монда бәлки Казан белән чагыштырганда урамда машиналар азрактыр. Гомереңне Казан урамнарында автомобиль төтене иснәп утыруга әрәм иткәнче... Ул вакыт эчендә өйгә кайтып, берәр хикәя язып атарга була, мәсәлән.
– Хикәяне шулай тиз язасыңмыни?
– Бервакыт Бәшәрнең (Рәшит Бәшәрнең) ушын алган идем. «Гәрәшәй түбәсе» дигән хикәям бар минем. Ул башта «Аргамак» журналында чыкты, аннан соң аны Мәгъсүм абый Хуҗин «Егерменче гасыр татар антологиясе» дигән җыентыкка кертте. Аннан соң тәрҗемә ителеп, русча чыкты, аннан төрекчә, аннан төректән әзербәйҗаннар тәрҗемә итеп, үзләрендә дә чыгардылар. Ул арада әле тагын кайсыдыр журналдамы-газеттамы чыкты ул. Иң күп басылган хикәям, кыскасы. Ә мин аны ярты көндә яздым! «Аргамак»ның баш мөхәррире булып эшләгән чак. Тиз генә бер хикәя кирәк иде. Миңа кермәгез, шакымагыз, шалтыратмагыз, хәзер язып бирәм, мин әйтәм. Язам-язам да, чыгып чәй ясыйм да, карлыган вареньесы белән болгатам да кереп китәм. Форточка ачык, үзем пош-пош тартам.
Рәшит абый ишекне ача да карый, ача да карый, тегеңә юри бер сүз дә әйтмим. Иртә белән башлаган идем, сәгать икеләргә Бәшәрнең өстәленә куйдым хикәяне. Бер урында гына «буксовать итеп» торган ике-өч җөмләсе бар дип сызып атты да, шуның белән журналга китте дә ул хикәя. Җиңел яза идем мин, бик җиңел яза идем. «Патыйматтәй малае» дигән хикәяне дә бер кичтә яздым. Ул вакытта шулай языла иде. Ә хәзер беренче ике-өч көндә хикәягә кереп китә алмый интегәм, чөнки баш урысча уйлый хәзер. Әмма бер кереп киткәч, бер чумгач, гомер кулланмаган әллә нинди сүз-ләр язылып китә. Аннан соң «бу сүзне мин яздыммы икән» дип укып утырасың.
Ә! Сораган идең бит әле, әдәбият белән журналистика бер-берсенә комачауламыймы дип? Аны Чеховтан да остарак итеп әйтеп булмый торгандыр инде. «Медицина – моя законная жена, а литература – любовница», – дигән ул.
– Яраткан язучыларың кемнәр?
– Кечкенәдән бик нык тәэсир калдырган әсәрләр бар: «Алмачуар» (Г. Ибраһимов), «Старик и море» (Хемингуэй), «Женщина в песках» (Кобо Абэ)... Яшүсмер аңына ничек кергән дә, ничек ярата алганмындыр ул әсәрне. Анда бит урта яшьләрдә дә бик авыр керә торган әйберләр. Аннан Джек Лондонның «Белый клык», М. Булгаковның «Собачье сердце» әсәрен бик яратып укыган идем. Менә шул язучыларны хәзер дә алып-алып укыйм. Соңгы укыган әсәрләремнән, мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» бик кызыклы. Күптән түгел Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе»н аудиокитап итеп тыңладым. Без укымаган кызыклы китаплар бик күптер әле ул.
– Татар әдәбиятында укырлык әйбер юк, диләр бит кайберәүләр...
– Бар, нишләп булмасын. «Фәхрине үтереп ташладылар»ны укысыннар әнә.
– Шигырь язганың бармы?
– Шигырьне язып-язып карадым яшьрәк чакта. Ләкин проза яхшырак килеп чыга минем.
– Шигърияткә битараф түгеллегең «Фәхрине үтереп ташладылар»да да сизелә. Әгъләм шигыре турында әйтүем.
– Әгъләм «Абага алмасы ачы була»да да бар бит минем. Насыйбулла әйтә анда: «Әнә Мөдәррис Әгъләм әйткән: «Тышауланган сөю буламыни?» дигән», – ди. Мөдәррис абый белән шактый еш аралаштык. Ник язмыйсың дип сүгә иде ул мине. «Сиңа язмыйча йөрергә мәҗбүриме, малай!» – дип кычкыра иде. Татар әдипләре арасыннан миңа Мөдәррис Әгъләм шигърияте якынрак, ныграк аңлашыла. «Мин әйттем» дигән китабыннан менә шул дәвам турында шигыре күңелгә бик кереп калган.
– Сәламәт кеше кулына каләм алмый. Язу өчен җаның яралы булу, балачактан ниндидер фаҗига кичерү кирәк, диләр...
– Бер сөйләшеп утырганда, Ркаил Зәйдулла болай дигән иде: «Газинур Морат фикеренчә, кеше бәләкәй чагында шәп итеп башын бәрмәгән булса, аннан шагыйрь чыкмый». Башны бәргәнмен мин, хәтерлим дә әле мин аны. Башта озак кына шрам йөрде. Башны әти исән чакта бәрдем. Әти миңа дүрт яшь вакытта үлде. Парторг иде ул. Мине бөтен җирдә йөртә иде: әллә кайда кунакларга, үзе белән эшкә, басуга, комбайнчылар янына... Кунакка барсак, яки безгә кунак килсә: «Улым, әйдә шигырь сөйлә әле, әйдә җырла әле», – дип, урындыкка бастырып куя иде. Туганнары сөйли инде: колагына аю баскан, музыкага бөтенләй сәләтсез кеше иде, көйне ота алмый иде, диләр. Әмма шулхәтле кеше җырлаганын тыңларга ярата иде, җырла әле дип, гармунчыларны – уйна дип интектереп бетерә иде дип сөйлиләр. Менә шундый бик нык аралашкан, иң якын дустым булган кеше миңа дүрт яшь чакта үлеп китте... Башны да бәрдем, якын кешемне дә югалттым, күчеп тә киттем – миңа бит инде язучы булыр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бүтән вариант та юк! Ә җитди итеп, чынлап әйткәндә, күңелдә сагыш, уйланулар, үзеңә бикләнү – барысы да шулардан соң башлангандыр. Ләкин ул гына барыбер җитмидер. Мин менә әти ягыннан да, әни ягыннан да туганнарга карыйм да – алар бик яхшы сөйләүчеләр. Тәмләп, сюжет корып, ниндидер «кармаклар» куеп, тәфсилләп сөйли торган бай телле кешеләр. Алар сөйли башласалар, рәхәтләнеп, изрәп тыңлап утырасың. Әни ягында – кайчандыр булган кызыклы вакыйганы анекдот шикелле тиз генә сөйләп кую. Сөйләдең – һәм шартлады, анда шундыйрак тәртип. Әти ягында – ашыкмыйча гына, озакка сузып, бер өтерен дә төшереп калдырмыйча, һәрбер репликасын әйтеп... Кешеләрнең шундый үрнәге теге яктан да, бу яктан да сеңә бит инде ул. Геннар белән дә күчә, бердән. Икенчедән, син шуны күреп үсәсең.
– Күбрәк әтиеңә охшагансыңмы, әниеңәме?
– Әни мәрхүм: «Тора-бара әтиеңә күбрәк охшый барасың», – ди торган иде. Ә болай әнинең әтисе Фахразый бабайга охшаталар иде мине кечкенә чакта. Кирам бабайны – әтинең әтисен күмгәндә, бер җизни: «Менә, Равил, исеңдә калдыр: җир йөзендә дегет кебек кап-кара чәчле, диңгез кебек зәп-зәңгәр күзле, ышкып ялтыраткан җиз кыңгырау шикелле җирән сакаллы ике генә кеше бар. Берсе аның – Лермонтов «Герой нашего времени»да язган Печорин, икенчесе – синең Кирам бабаң», – диде. Аның җирәнлеге минем сакалга калган. Әти исә зәңгәр күзле, җирән чәчле иде.
– Онык ничек соң?
– Әмирханда салават күперенең бөтен төсләрен табарга була! Анда барысы да бар...
Әңгәмәдәш Лилия Гыйбадуллина.
«Мәйдан» № 4, 2024 ел
Комментарийлар