Миләүшә Айтуганова: «Элек татарның киносы юк, диләр иде, хәзер ул бар»
Татарстанда төшерелгән кино... Татарча кино...
Бу хакта сүз башлыйбыз икән, «Татаркино» берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова исемен телгә алмый калып булмыйдыр. Татар телендә төшерелеп, экраннарга чыккан егермедән артык фильмга йә продюсер, йә сценарий авторы буларак зур өлеш керткән шәхес ул. Иң популярларын гына санасак та – «Язмышлардан узмыш юк», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы йолдызым», «Уеннан уймак», «Ак чәчәкләр», «Тапшырылмаган хатлар», «Хәлимә», «Мулла», «Остазбикә», «Әпипә», «Сөмбел», «Без – 41нче ел балалары», «823 километр»... Шулар өстенә ул әле Татарстанда кино сәнгате үсешенә зур йогынты ясаган Казан Халыкара «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестиваленең башкарма директоры да. Һәм өстәвенә әле Казан дәүләт мәдәният институты профессоры.
Үсеш дигәннән, соңгы елларда татарда кино сәнгате, чыннан да, күрми калып булмаслык күтәрелеш кичерә кебек. «Татаркино» берләшмәсе белән беррәттән, Илшат Рәхимбай, Байбулат Батулла, Алмаз Нургалиев кебек аерым эшләүче яшь режиссерларның килеп чыгуы һәм бүген татарча фильмнарның татар җәмәгатьчелегенә генә түгел, хәтта зуррак аудиториягә дә тәкъдим ителә башлавы – моңа ачык мисал. Әмма бу үсеш-үзгәрешләр эзлекле күренешме икән? Татар киноиндустриясенә бүген нинди проблемалар хас? Миләүшә ханым белән без шул хакта сөйләшеп утырдык.
Ике миллион – ул Мәскәүдә сценарий бәясе
– Миләүшә ханым, теге йә бу тармакны алга җибәрү өчен система (аның да нәтиҗәле эшли торганы) һәм, әлбәттә, акча кирәк. Бүген Татарстанда кино төшерелә, татар киносы бар, дибез, әмма гомумән киноиндустрия турында сүз алып барсак, бездә кино төшерү системага салынган дип әйтә алабызмы?
– Системаны бөтенләй юк дип әйтеп булмый, тик шулай да... Ул әлегә без көткән дәрәҗәдә эшли алмый, дип санаргадыр бу очракта. Чөнки моның өчен зур акчалар кирәк.
Безнең «Татаркино» берләшмәсе күбрәк дәүләт акчасына төшерә. Татарстанда ике зур дәүләт программасы бар. Шуларның берсендә («Сохранение национальной идентичности татарского народа) татар классикларын экранга чыгару күздә тотыла. Әлеге программа буенча без ел саен бер фильм төшерәбез. Шул ук «Без 41 ел балалары»... Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнгән «823нче километр»... Хәзер менә Илдар Юзиевның «Гашыйклар тавын» әзерлибез.
Мәгариф министрлыгына караган тагын бер программа эшли әле бездә – «Телләрне саклау». Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәре шуның нигезендә кино итеп төшерелде. Әлеге исемлеккә тагын Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын, Гаяз Исхакыйның «Остазбикә»сен дә кертеп була.
Кыскасы, бездә классик әсәрләрнең экраннарга чыгуы бер ун еллап элек башланды. Бу минем бик зур хыялым иде. Үземә ун фильм төшерергә дигән максат куйдым. «Гашыйклар тавы» – 9 нчысы. Алла боерса, 10 нчысын да эшләрбез дип уйлыйм.
Кино төшерүнең тагын бер юлы – Татарстан мәдәният министрлыгының субсидиясен алуга ирешү. Ел саен 8 миллион сум субсидия рәвешендә таратыла. Нәфис фильм өчен дә бер субсидия каралган. Калганнары – документаль фильмнар. Бу субсидиягә генә (әйтик, 2 миллион сумга) яхшы фильм төшереп булмый, билгеле, өстәмә бюджет та эзләргә туры килә. Якутиядә, мәсәлән, кино төшерү өчен ел саен 80 миллион сум бүленә икән.
– Шуңа карамастан, Татарстанда фильмнар чыгып тора бит әле...
– Әйе, узган ел безнең яшь талантлы режиссерларыбыз – Илшат Рәхимбай, Байбулат Батуллалар үз фильмнарын чыгарды. Тик болар инде Россия продюсерлары белән эшләнгән фильмнар. Бюджет та җыелма бу очракта: күпмедер өлешен Татнефть бирергә мөмкин, күпмедерен – башка чыганаклар.
Без, мәсәлән, «Гашыйклар тавы» өчен быел федераль субсидия алуга ирештек. Акча эзләргә туры килә инде. Эшләргә кирәк бит.
– Ә ниндидер бер зур фонд, кызганычка каршы, бездә әлегә юк, димәк?
– Юк. Һич югы 50 миллионлык фонд булсын иде ул. Дөрес, дәүләт ярдәме белән беррәттән, башка чыганаклар хисабына төшерү мөмкинлеге дә калырга тиештер. Бу бездә генә түгел, Мәскәүдә дә шулай.
Бездә кино төшерерлек классик әсәрләр бик күп. Алтын запасы сыман ул. Әзер материалны кино рәвешенә китерү генә кирәк. Сценарий язучылар эше инде бу.
– Ә сценарий язучылар бармы соң бездә – татарда?
– Бар, ләкин күп түгел. Мин шәхсән профессиональ дәрәҗәдә эшләүче бер-ике генә кешене әйтә алам. Беренче чиратта, Мансур Гыйләҗевны. «Күктау» аныкы, «Исәнмесез», «Байкал», «Бибинур»...
Икенче сценарист – Айсылу Хафизова. Дөрес, ул күпмедер вакыт тукталып торды, чөнки журналистика белән шөгыльләнде. Менә хәзер кинога кайтырга исәпли кебек.
– Димәк, безнең иң зур проблема – сценарий?
– Әйе. Әгәр без Мәскәүдәге исемле сценарий осталары белән эшли башлыйбыз икән, 2 миллион субсидиябез тулысынча сценарийга гына кереп бетәргә мөмкин.
– Сценаристлар санын арттыру өчен сценарийлар бәйгесе игълан иткәнегез юкмы соң?
– Мәдәният министрлыгы игълан иткән субсидияләр конкурсы – шул сценарийлар бәйгесе бит инде ул. Ләкин анда питчинг бирүчеләр саны, гадәттә, күп булмый, чөнки субсидиянең күләме аз. Аны алу белән генә эш бетми бит әле – шушы 2 миллионга сыешып, киноны төшереп бирергә дә кирәк.
– Бездә бүген амбицияле, яшьнәп торучы яшь язучылар бар. Әгәр алар белән эшләүче, әйтик, максатчан төстә өйрәтүче булса, алар менә дигән сценарийлар язарлар иде кебек.
– Өйрәнү өчен курслар бар. Мәскәүдә, Санк-Петербургта... Анда түләп укырга кирәк, билгеле. Ә безнең Татарстанда өйрәтерлек белгечләр күп түгел шул, кызганыч.
Язучылар дигәннән... Әсәр язу – ул үзенә бер төрле иҗат, ә шушы әсәр буенча сценарий язу – бөтенләй икенче. Әйтик, без «823 нче километр» фильмын Әмирхан Еникинең өч әсәренә («Матурлык», «Бер генә сәгатькә» һәм «Кем җырлады?») нигезләнеп төшердек. Өчесен берләштергәч, билгеле, бөтенләй өр-яңа сценарий килеп чыкты. Шул ук Мөхәммәд Мәһдиев әсәрләрен дә укырга бик рәхәт, бик җиңел, әмма алар кино өчен язылмаган бит.
Беренче чиратта киностудия кирәк
– Сез җитәкләгән «Татаркино» берләшмәсе быел үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. «Татаркино» төшергән фильмнар турында без әле шушы соңгы дистә еллар эчендә генә ишетә башладык. Ә моңа кадәр ниләр белән шөгыльләнгән икән бу оешма? Ул шушы бер гасырлык гомер эчендә нинди процесслар аша үтте икән?
– 1924 елда, ягъни нигез салынган чагында, ул бөтен функцияләрне үз эченә алган: кино төшерүне дә, прокатны да. Киномеханиклар мәктәбе дә эшләгән хәтта.
Тора-бара «Госкино» итеп үзгәртелгән. 90 нчы елларда исә «Госкино» да таркалган. Дөрес, прокат системасы күпмедер дәрәҗәдә сакланып калган әле. Аны «Татаркино» дигән оешмага биргәннәр. Ә инде төшерү процесслары һәм башкалар... ул елларда кем ничек булдыра ала – шулай эшләгән.
Тарих турында сөйләшәбез икән, Казан кинохроника киностудиясен дә әйтми калып булмый. Ул 60 нчы елларда барлыкка килгән һәм 40 ел нәтиҗәле эш алып барган. Анда әзерләнгән хроник материаллар бездә дә, госархивта да саклана. Гаҗәеп зур материал ул. «Фестиваль архивного кино» дип атап, аны тамашачыларга тәкъдим итү уе да бар бездә. Берничек үзгәртмичә дә, кешегә кызык булырга тиеш ул. Менә әйтик, «Девчата» фильмын без бик яратып карыйбыз бит. Чөнки ул шул заманның атмосферасын бирә.
– Безнең бу архивта нәфис фильмнар да бармыни?
– Әйе. Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча төшерелгән фильм бар. Ике бүлектән тора ул. «Булат батыр»... Күп фильмнар, әлбәттә, аклы-каралы, тавыш урынына – музыка. Без инде хәзер аларны оркестр белән күрсәтәбез. «Страна четырех рек» дигән беренче документаль фильм, мисал өчен, Салих Сәйдәшев музыкасы белән бизәлгән. Кыскасы, материал бик зур. Без аны җентекләп өйрәнеп, «Йөз ел, йөз мизгел» дигән фотоальбом чыгардык. Бүгенге көндә «Татаркино» бинасында кино музее оештыру эше дә бара. Музей гына булып калмаячак ул – биредә шушы тарихи фильмнар да күрсәтеләчәк.
– Шуннан соң байтак еллар фильмнар төшерелми торганмы?
– Әйе. Бик озын тәнәфестән соң, моннан 18 ел элек «Күктау» фильмы дөнья күрде. Аннары инде «Бибинур», «Бөркетләр», «Өч аяклы ат»... Татарстанда кино үсешенә Казан мөселман кинофестивале дә зур өлеш кертте – фестиваль өчен дип тә төшерә башладылар. «Мир» кинотеатры милли кино үзәгенә әверелде. Без хәзер һәрбер татар фильмының презентациясен үткәреп барырга тырышабыз. Шушы милли фильмнар белән Россия буйлап та йөрибез. Оештыру эшләре, әлбәттә, җиңел түгел. Әмма без милләттәшләребезгә рухи азык алып барабыз бит. Безнең Татарстанда да шундый фильмнар төшерелә икән бит, дип сөенеп кабул итәләр алар. Дөрес, чит төбәкләрдә татар җырчылары бик еш була. Ләкин кино – ул бит инде икенче, мәңгелек сәнгать. Һәрбер төшерелгән фильм мәңгелеккә кала. «Ак чәчәкләр» фильмын карыйбыз, мисал өчен – актерларның яртысы инде юк. Ирек абый Баһманов, Наил абый Дунаев, Хәния Фәрхиләр... «Бибинур»да да шулай ук. Күзгә яшьләр килә.
– «Татаркино» берләшмәсенең хәзерге масштаблары турында да әйтеп китсәгез иде.
– Ул – зур челтәр. Республикада 180 җирдә кино күрсәтелә. 35 кинотеатрда заманча формат. Казанда 50 гә якын зал эшли. Аерым юридик статус алган 14 киноучреждение бар.
Март аенда узган юбилей чараларына БДБ илләреннән дә бик кунаклар килде. Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Төркия белән элемтәләребез аеруча нык. Бер-беребездә кино көннәре үткәрәбез. Уртак проектларыбыз да бар. Зифа Кадырова әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Сөмбел» фильмы, мисал өчен, – Үзбәкстан белән уртак проект. Хәзер алар белән Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган яңа фильм әзерлибез. Кыргызстанда безнең «823 километр» фильмы Россия киносы көннәрендә күрсәтеләчәк. Малайзиянең ике шәhәрендә «Татарстан киносы» көннәрен үткәрдек. Бу ислам дәүләте, шуңа күрә Россия мөселманнарының ничек яшәве алар өчен бик кызыклы булды.
Россия төбәкләренә дә күп йөрибез. Россиянең 32 төбәгенә чакырулар кабул иттек. Кайдадыр ике көн планлаштырыла, кайдадыр – бер атна.
– Нинди фильмнар алып барасыз гадәттә?
– Һәрберсе үзе сайлый инде. «Күктау»дан башлап, соңгы төшерелгән фильмнарга кадәр.
– Миләүшә ханым, мөселман кинофестивале быел исемен үзгәртте – «Алтын мөнбәр» фестивале дип игълан ителде. Бу үзгәреш ни өчен кирәк булды?
– Без аның беренче исеменә кире кайттык. Чөнки мөселман киносы дип әйтү фестивальне тарайта кебек иде. Исеме үзгәрсә дә, концепциясе әллә ни үзгәрмәде. Аның каравы, хәзер бик күп илләр анда икеләнмичә катнаша ала. «Сез ислам илләре белән генә эшлисезме?» кебек сораулар еш туа иде бит, югыйсә. Фестиваль быел 20 нче тапкыр үтә. Ә мин җитәкли башлагач – тугызынчысы.
– Сезнең тагын бер фестиваль бар бит әле – «Милли мультфест». Ул ничек оешты?
– Милли телләр буенча комиссия ачылгач, миңа Дәүләт Советы депутаты, актер, режиссер Рамил Төхфәтуллин шалтыратты да, әйдәгез балалар өчен кино белән бәйле берәр проект уйлап табыйк әле, диде. Төп таләп итеп аның татарча булуы куелды. Башта, әлбәттә, куркып кына алынган идек. Балаларның бу өлкә белән ни дәрәҗәдә кызыксынуын да белмибез бит әле. Әмма шулкадәр уңышлы проект булды бу. Узган ел 4 мең заявка килде. Анимация, графика, кыска метражлы фильмнар – алар бүгенге көндә тренд. Бу, беренчедән, – заманча техник юнәлеш, икенчедән, – иҗади, өченчедән, – татар телендә. Татар киносының киләчәге бар дигән сүз.
– Киләчәге дигәннән, соңгы вакытта яшь татар режиссерларының күзгә күренеп артуын 90 елларда балаларның татар телендә укуы, татарча тәрбия алуы белән бәйләргә микән, әллә башка сәбәбе дә бармы?
– Бар, әлбәттә. Инде 15 ел Казан мәдәният институтында режиссерлар әзерләүче кафедра эшли. Элек ул кино һәм телевидение факультеты дип атала иде, хәзер театр белән дә кушылды. Актерлар, режиссерлар, операторлар, тавыш режиссерлары, продюсерлар... Мин үзем дә шунда укытам. ТНВ каналын алсаң, режиссерларның 70 проценты мәдәният институтын, шушы кафедраны тәмамлаган кешеләр. Әмир Галиәскаров, Илшат Рәхимбай, Рөстәм Рәшитовлар да шуннан.
Дөрес, монда икенче бер проблема туа, әлбәттә. Аларның күбесе, укып бетергәч, Казанда калмый. Чөнки монда инфраструктура булдырылмаган әле. Инфраструктура дигәндә мин эш процессының өзлексез дәвам итүен күздә тотам. Ә проектлап-проектлап кына түгел. Бездә бит ничек? Акча бирделәр – төшерәбез. Акча беткәч, туктыйбыз һәм ярты ел бернәрсә юк. Ә бит һәркемнең дә гаиләсе, яшисе бар.
– Ә инфрастуктура булдыру өчен, акчадан тыш, тагын нәрсә кирәк икән?
– Киностудия... Сериаллар төшерә торган павильон кирәк. Сериаллар төшерергә мөмкинлек булса, заказлар да күбәер иде. Югыйсә, кайда кино төшерергә була сездә, дип безгә Мәскәүдән дә еш шалтыраталар. Зур павильон кирәк, трансформер кебек.
Киләчәктә, һичшиксез, булыр, дип уйлыйм мин.
Төп мәгънәне читкә куеп, тырнак астыннан кер эзләү бар
– Миләүшә ханым, берничә татар киносы бер-бер артлы прокатка чыккач, «Безнең татарга татарча кино да кирәк түгел инде аңа» кебек зарлану сүзләрен еш ишетергә туры килде. Ә минем үземә татар фильмнарына реклама җитмидер кебек тоела. Кинотеатрларда татарча фильм бару турында бөтен татар мәгълүмат чаралары хәбәр итәргә тиеш кебек. Югыйсә, фәлән-фәлән әсәр буенча фильм төшерелә дигәнне без бик күп ишетәбез. Ә киноның үзен карыйсы килеп кенә кала. Милли мәнфәгатьләрне күздә тоткан социаль реклама кирәк. Мин «Сөмбел» фильмының интернетка куелганын да яңа гына белдем.
– Ә ул инде 2 миллионннан артык карау җыйды. Рекламага килгәндә... Без аны үзебезнең аккаунтларда бирәбез, әлбәттә. Телевидение белән дә алыш-биреш форматында эшләү бар: без аларга бушка фильмнар бирәбез, алар – безнең рекламаны.
– Телевидение дигәннән, Үзәк каналларның кайберсендә көне буе кино бара. Ә бездә берәр кайчан шулай булырмы икән ул? Телевизорны кайчан гына ачсаң да, анда татарча фильм булыр микән?
– Моның өчен фильмнар бик күп булырга тиеш бит. Аннары мондый каналны булдыру өчен дә акча кирәк. Яңа канал булмаячак. Булган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Әйтик, ТНВдан фильмнарны күбрәк күрсәтергә. Мин шулай уйлыйм.
– Ә минем татар киносының аерым бер каналдан даими баруын күрәсе килә. Югыйсә, без менә татарча кино дип күп сөйлибез, ул каядыр бар да кебек, ә карау мөмкинлеге юк. Һәрхәлдә, эзлисе.
– Кабатлап әйтәм: әлегә безнең фильмнар җитми. Киләчәктә мондый канал эшләп китсә дә, ул дәүләт ярдәме белән көн күрергә тиеш була. Чөнки реклама хисабына гына яши алмаячак барыбер.
Мин үзем, беләсезме, ничек уйлыйм. Хәзер бит онлайн кинотеатрлар заманы. Россиякүләм онлайн кинотеатрлар региональ фильмнарны алмыйлар, татар телендәгесен дә алмаячаклар, билгеле. Шуңа күрә үзебезнекен булдыру мөмкинлеге эзләргә кирәк. Телевидениедә яңа канал ачуга караганда, мин онлайн кинотеатр булдыруны реальрәк дип саныйм.
– Элек татар фильмнарына ясалмалык, актерларга – артык тырышып уйнау хас иде кебек. Аннары актерлар күбрәк таныш-белешлек аша җыеладыр сыман тоела иде миңа. Хәзер актерлар кастинг аша сайлана. Ничек оештырыла бу кастинглар? Килүчеләр күп буламы?
– Меңләп... Шулар арасыннан сайлыйбыз.
– Чынлап та меңме? Ә кастинг турында ничек хәбәр итәсез?
– Үзебезнең аккаунтлар аша гына. Ләкин ул кешедән кешегә бик тиз тарала. «Син ишеттеңме әле?» дип.
Безнең кастинглар ике турда үтә. Төп рольләргә кандидатларны барыбер дә актерлар арасыннан сайлыйбыз. Кастингларга Минзәлә, Чаллы, Әлмәт театрлары актерлары да еш киләләр. Теләүчеләр күп, чөнки кино аша танылып була.
– Танылып буладыр. Ә акча эшләп буламы?
– Республика гына финансласа, әллә ни түгел, билгеле. Федераль субсидия алуга ирешсәк...
– Мәскәүнең татар киносына игътибары ул сезнең максатчан хезмәт нәтиҗәсеме, әллә аларның үзләрендә дә кызыксыну бармы?
– Үзләрендә дә бар. Регионнардан алар башка төрле идеяләр эзлиләр. Милли республикалардан – бигрәк тә.
– Безгә татар фильмнарыннан (һәм фильмнардан гына да түгел) гаеп эзләү хас. «Монда нәрсәдер татарча түгел. Татар өе мондый булмый. Татар карчыгы мондый булмый» дип татар белән бәйле фильм экранга чыккан саен бер шаулап алабыз инде без. «Бу татарча түгел» дигән сүзгә мөнәсәбәтегез ничек сезнең?
– Нинди генә сәнгатьне алсаң да, кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый. Мин һәр кешенең үз фикере була ала, дип саныйм.
– Шуңа күрә авыр кабул итмисез, димәк?
– Юк, авыр кабул итмим.
– «823 нче километр»га карата да мондый сүзләр күп булды бит...
– Белмим, менә хәзер прокат бара, бөтен кеше мактый. Бездә, гомумән, нигезле кино тәнкыйте юк. «Ошады, ошамады, татарча түгел, татарча... Татарлар ак күлмәк кигәннәр, ә монда...» Болар бит өстән-өстән генә әйтелгән сүзләр. Вакчыллык ниндидер. Төп мәгънәсен читкә куеп, тырнак астыннан кер эзләү диимме. Ә минем фикерем шундый: тәнкыйтьлиләр икән, димәк син нәрсәдер эшләгәнсең.
– «Уже» яхшы, дисезме?
– Элек бит әле, татарның киносы юк, дип йөргәннәр. Хәзер ул менә бар. Тәнкыйтьләрлек булса да, бар. Киноны гына түгел, театрны да нәкъ шулай кабул итәләр. Яңа спектакль сәхнәгә куела – бу нәрсә инде, диләр. Тәнкыйтлисең икән, димәк син үзең моны миннән яхшырак эшләргә тиеш, дияр идем мин үзем. Нәрсәне булса да яхшырак эшләргә тиеш. Әгәр мине үзе берни эшләмәгән кеше тәнкыйтьли икән, мин аңа игътибар да итмим. Иң мөһиме, фильмнар күбрәк булырга тиеш, чөнки шул очракта гына безнең халыкара дәрәҗәгә чыгу ихтималы бар.
– Миләүшә ханым, Сез һәрвакыт күз уңында булдыгыз һәм гаиләгә, балаларга игътибарыгыз җитмәгән вакытлар да булгандыр. Күңелегездә ниндидер үкенеч калмадымы? Мин нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнмен, дигән.
– Игътибар, бәлки, чыннан да азрак булгандыр. Улыбызга әле 7-8 айлар гына чагында мин аны инде эшкә йөртә башладым. Шунда креслога яткырып йоклата идем. Кызыбыз тугач та, гаиләдә катлаулы ситуация килеп чыкты, һәм аны 5 айлык чагында ук няняга калдырырга туры килде. Иртән мин киткәндә, бер-беребездән көчкә аерыла идек. Хәзер дә саубуллашканда күзгә яшьләр бәреп чыга – шул тәэсирләр күңелгә сеңеп калгандыр инде безнең, дип уйлыйм. Ләкин... минем бу нисбәттән үз фикерем бар. Әгәр әнинең балага рухи яктан бирердәй әйбере булса, ул аны бер сәгатьтә дә, ике сәгатьтә дә бирә ала. Балаларымдагы уңай сыйфатлар барысы да бездән күчкән. Алар бүген икесе дә иҗатта. Тырышлар. Айтуганова фамилиясенә генә сыенып яшәмиләр, без барысына да үзебез ирешәбез, диләр. Улымның кулында ничә карасаң да китап. Ул энциклопедия кебек. Минем үземнең дә укудан туктаганым булмады, дөресен әйткәндә. Гомер буе укыдым, хәзер дә укыйм. Студентлар янына чыкканда, үземне алар белән бер дулкында булырга тиеш дип саныйм.
– Әтиегез Ләбиб абый турында күңелегездә нинди истәлекләр яши?
– Әти үлгәндә, миңа нибары бер яшь булган. Ләкин мин күңелемнән гел аның белән киңәшләшеп яшим. Ул минем өчен фәрештә кебек.
Егерме ел элек җыентыгын бастырып чыгардым. Җыентыкка бер драматургия әсәре дә керде. Хәзер шул әсәр буенча кино төшерергә теләгем бар.
Замандашлары сүзләренә караганда, әти бик тыйнак һәм талантлы кеше булган. 28 яшендә үлгән. Китәчәген аңлагач, апасыннан: «Шул булдымы инде минем яшәү?» – дип сораган. Аның үпкәсендә тромб булган. Башта аягын кискәннәр. Әтием Әгерҗе районының Нарат авылыннан. Алты яшендә Нараттан Девятерняга чабата киеп мәктәпкә йөргән – шунда аякларына суык тидергән булган, күрәсең.
– Иҗадилык әтиегездән киләме икән?
– Әйе. Миңа гына түгел, балаларга да күчкән андагы иҗат рухы. Улым да шигырьләр яза, заманча татар музыкасы иҗат итә.
– Балаларыгыз татарча беләләрме?
– Икесе дә.
– Өйрәтү кыен булмадымы?
– Юк. Мин үзем дә Казан кызы бит. Мәктәптә татар теле укырга туры килмәде. Әни җәйге каникулларда мине йә үзенең туган ягына – Ульяновск өлкәсе Кәшә авылына, йә әтинең апасына – Әгерҗе районының Нарат авылына кайтара иде. Ульяновскида мендәрне – күпчек, чиләкне – бидрә, диләр. Ә Әгерҗедәге Әрибә апа саф татар телен өйрәтә. Аннары татар телен мин ныклап Татарстан радиосында эшләгәндә өйрәндем. Беренче курстан ук эшли башладым. Радио редакциясенә килеп керүгә «Ләбиб кызы килде!» дип каршы алдылар. Хәзер татарча сөйләшкәндә, татарча уйлыйм, русча сөйләшкәндә – русча. Һәм инглиз теле өйрәнәм. Иртә-кич инглиз теле өйрәнүгә 15-20 минут вакыт бирәм. Кешеләр сөйләшкәнне барысын да аңлыйм инде. Үзем аралаша башласам гына куркыбрак калам. Бездә бер начар гадәт бар бит – хата ясаудан куркабыз.
– Миләүшә ханым, безнең яшьтә кеше нәрсәдәндер сабак алган, үз тәҗрибәсеннән чыгып, мөһим нәтиҗәләр ясаган була. Сез ясаган нәтиҗәләр, кагыйдәләр нинди?
– Өчәү алар минем. Беренчесе – үзең дә яшә, кешеләргә дә яшәргә мөмкинлек бир. Икенчесе – тормышны катлауландырма. Һәм өченче кагыйдә – үзеңне беркайчан да ул кадәр мөһим кешегә санама. Юк ул андый кешеләр. Без ниндидер дәрәҗәләргә ирешәбез, иллюзия белән яшибез. Әмма дәрәҗәне югалту белән, без корган иллюзия дә җимерелеп төшә. Кешелеклелек кенә кала.
Әңгәмәдәш – Ризидә Гасыймова
Фотолар: Миләүшә Айтуганованың шәхси архивыннан
«Мәйдан» № 7, 2024 ел
Комментарийлар