Логотип «Мәйдан» журналы

Җыр сәнгатенә багышланган гомер (Әнәс Фәйрушинга 80 яшь)

Безнең яшәешне иҗатчылар тота.

Нинди генә һөнәр иясе булса да, аңа яңаны булдыру (иҗат итү!) дип караган, җаны-тәне белән эшенә бирелгән, миссиясенең зурлыгын яки кирәклеген аңлаган очракта гына халык ихтирамын яулау мөмкиндер. Кайда гына эшләсә дә, андый шәхестән якты эз, яхшы истәлекләр кала.
Шундыйларның берсе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 27 ел Чаллының 2 нче музыка мәктәбе директоры булып эшләгән, музыка мәктәпләре укытучыларыннан «Яран гөл» җыр ансамбле оештырган, бүгенге көндә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының хормейстеры булган Әнәс Фәйрушин. Кызыклы тормыш юлы үткән зыялыбыз ул. Истәлекләре том-том китап язарлык, хәтерләгәннәре өч яшьлек вакытыннан...
5c8e5170-1777-4d03-8b49-58711d68425e
– Әнәс абый, сез тумышыгыз белән Актаныш районының данлыклы Такталачык авылыннан. Г. Афзал, Мохтәр Мутин, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина дип санап китәчәкмен хәзер... Сез белгән Такталачык нинди иде ул?
– Такталачык – районның иң зур авылларыннан иде. Анда без үскәндә, участок хастаханәсе бар иде. Институт бетергән врачлар гына да дүртәү иде анда. Бөтенләй башка иде ул. Гамил Афзал турында әткәйләр сөйләгәннән беләм. Аның әтисе авылда бик хөрмәткә лаек кеше булган. Колхозлаштыру чорында, Гамил кечкенә булган әле ул вакытта, бөтен байларны авылдан сөргәннән соң, кемдер бездә тагын берәү калды әле дип барып әйткән. Югыйсә аның байлыгы да әллә ни булмаган, бары тик ике аты булган дип сөйлиләр. Ләкин ул авылдашларына бик тә ярдәмле, мәрхәмәтле булган. Бик күпләрне ачлыктан саклап калган. Шуңа күрә дә бөтен авыл белән елашып озатканнар аларны. «Бу авылга бүтән кайтасы булма, улым», – дигән әтисе. Шуннан соң күпме генә чакырсалар да, Гамил Афзал бирегә бүтән кайтмады. Аның «Авылым» дигән шигыре бар. Туган авылын сагынып, нәкъ менә безнең авыл өянкеләрен күз алдына китереп язган ул аны:
Оныттылар, диеп үпкәләмә,
Карурманнар үскән илләрдә.
Сине сагынып җаннар өзгәләнә
Айлы әкият кебек төннәрдә.
Бу шигыргә Рәис Нәгыймов бик матур җыр иҗат иткән. Зәйнәп Фәрхетдинова аны үзәкләргә үтеп керерлек итеп башкара.
131313131313
 
Такталачыкта җор телле, такмак белән сөйләшерга оста халык яши дип ишеткәнем бар. Дөресме шул, Әнәс абый?
– Шәйхаттар карт бар иде бездә. Бик кырыс холыклы, чандыр гәүдәле Буденныйныкы шикелле мыеклы. Без, бала-чага, аның янына барырга да курка идек. Сабантуйда мәйдан эченә кереп утыра да, гармун тартып, җырлап, иң ахыргы кеше булып кайта иде. Күзеңә карап такмак чыгара иде ул. 1952 елда танылган композитор Җәүдәт Фәйзи фольклор группасы белән Актаныш районына килгәч, Шәйхаттар бабайдан берничә җыр язып алган. Шуларның иң танылганы – «Ай тыр-дыр, там-там». Флера Сөләйманова да, Хәнәфи Шәйдуллин да җырлады аны.
Җәүдәт Фәйзи белән 1968 елда очраштык без. Минзәлә педучилищесында эшләгәндә, төрле композиторлар белән очрашулар үткәрә идек. Аның  инициаторы – райкомның 3нче секретаре Гөлсабира Мәхмүтовна Хәкимова булды. Минзәлә мәдәният йортында ике көн буе, шыгрым тулы залларда, Җәүдәт Фәйзи белән очрашу кичәләре уздырдык.
Минем кайдан икәнемне белеп алгач, Җәүдәт абый Шәйхаттар картны искә төшерде, аңа сәлам җибәрде. Печән әзерләү чорында  авылга кайткач, Агыйдел яры буенда Шайхаттар бабайны очраттым (ул болын каравылчысы иде бугай), аңа «Бабай, Җәүдәт Фәйзи дигән композиторны хәтерлисеңме?» дигән бер сорау җитте, күзләре янып китте. «Беләм, син аны күрдеңме әллә, улым? Бик әйбәт кеше иде ул! Әйт әле аңа син, тагын килсен, минем яңа куплетларым, җырларым бик күп!» Аннары «кызыл айгырны алып чыгыйм әле», – дип куышка мүкәйләп кереп китте. Кызыл айгыр дигәне гармун булып чыкты. Шуннан соң Агыйдел ярына аякларын салындырып утырды да бик озак гармунда уйнады, яңа такмакларын җырлады. Минем Казаннан кайткан абый да, аның уйнаганына кушылып бер җыр башлаган иде – җырның яртысында, сүзләрен онытып, туктап калды. Шунда Шәйхаттар карт, аның күзенә карап җыр чыгарды да куйды:
Ыстаканың пыластыр,
Сөйләгәнең ырастыр,
Һич тә җыру белмәсәң,
Миннән генә сораштыр.
– Әнәс абый, музыкага мәхәббәт үзегезгә кемнән күчте икән?
– Без җиде бала үстек. Сәнгатькә мәхәббәт әниебез ягыннан килгән. Ул тальян гармунда бик матур итеп, хатын-кызларга гына хас моң белән уйный иде. Абый-апаларым, энекәшләрем – барысы да нинди дә булса уен коралында уйный, җырга да осталар. Иң өлкәне Флүс абыем, ул биш гармунда сыздырып уйный иде. Әниемнең абыйсы Бөек Ватан сугышында Берлинга кадәр барып җиткән, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Шунда җимерелгән немец ресторанында скрипка табып алып кайткан. Атаклы Страдивари скрипкасының күчерелмәсе иде ул, соңрак эчендәге язуын күрдек. Мин дә үзлегемнән скрипкада, хромкада, мандолинада уйнарга өйрәндем, мәктәп концертларында җырладым. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан педагогия институтында музыка факультеты ачыла дигән белдерүне күрдем дә, шунда юл тоттым.
15151515
– Сезнең тормышта Минзәлә, Казан, Чаллы этаплары бар...
– Минзәләдә җиде ел эшләдем, булачак тормыш иптәшемне дә шунда таптым. Аннары Казанга күчтек. Казан педагогия училищесында эшләгәндә, ул чакта инде Чаллының башкарма комитет рәисе урынбасары булган Гөлсабира Хәкимова (язмышымда аның роле бик зур) мине автокалага чакырды.
Сиксәненче-туксанынчы елларда Чаллыда Сабан туйлары «Җыр бәйрәме» белән башланып китә иде. Меңәрләгән кешелек хорда төрле һөнәр ияләре – КАМАЗ заводларында эшләүчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр, сатучылар, студентлар, укучылар була иде. Мин бәйрәмнәрнең баш хормейстеры – дирижеры идем. Мондый бәйрәмнәр унике елдан артык дәвам итте. Меңәрләгән кешенең бер трибунага басып, бер үк җырлар җырлап, бер үк хис белән януы мәйданда кабатланмас көчле энергетика тудыра иде.
14144414
 
Хор, җыр сәнгатен яратуым миңа бервакытта да тыныч кына өйдә утырырга ирек бирмәде. Төп эшемнән тыш, кичләрен «Энергетик» мәдәният сараенда ун ел татар хорын җитәкләдем. Коллектив «халык хоры» исеме алды. Аннан соң җиде ел КАМАЗ мәдәният сараенда татар хорын җитәкләдем, ул да «халык хоры» исеменә лаек булды. Казан телевидениесендә чыгышлар, радио фондына язмалар ясадык. Чаллыда егерме җиде ел 2 нче музыка мәктәбе директоры булып эшләдем. Шәһәр музыка мәктәпләре укытучыларыннан «Яран гөл» җыр ансамбле оештырдым, ансамбль быел егерме дүртенче сезонын дәвам итә.
– Әнәс абый, әйдәгез, янә классикларыбызны барлыйк әле. Сез Сара Садыйкова белән дә таныш бит...
– Сара апа белән танышу да Минзәләдә булды. 1966 елда аның белән очрашу концерты оештырган идек, икенче елны Актаныш, Минзәлә районары авылларында бер айлап очрашу концертлары белән йөрдек. Мин аның бик күп җырларын белә идем ул чагында. «Дөнья матур, дөнья киң», «Күңелләрдә яз булсын»... «Карале, син боларны кайдан беләсең?» дип шаккаткан иде. Концерт алдыннан пианино янына утырды да, озак кына минем тональностьта бер җырга тиешле аккордны таба алмый торды. «Сара апа, сезнең көй бит, нинди аккорд булса да ала аласыз бит инде» дигәнгә, «Юк, акыллым, бер тапкыр тапканны югалтырга ярамый ул» дип куйды.
Гастрольләрдә йөргәндә, Сара апа күп кенә серләрен сөйли иде, мин аңа музыка дөньясы, композиторлар турында сораулар бирә идем. Ул чагында аны «Син композиторлар бүлеген бетермәдең» дип, Композиторлар союзына алмаганнар иде, шуңа бик ачуы чыккан вакыт иде. Опера җырчысы булырга укыган бит инде ул Мәскәүдә (Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллиннар белән бергә укыган), ә аны һаман үзешчән композиторлар рәтендә йөртәләр иде. Татарстанның атказанган артисты исеме генә бар иде, анысын да ул, операда җырлаган өчен алдым, дия торган иде. Алтмыш яшь иде ул чакта, никадәр җыр язылган, күпме җырларын халык яратып башкара иде бит! Бераз соңрак, әлбәттә, ул мактаулы исемнәргә лаек булды. Вафатыннан соң булса да, Тукай премиясе дә бирелде.
– Бу остазлардан күп нәрсәгә өйрәнгәнсездер сез...
– Алардан итагатьлелеккә өйрәндем. Бигрәк тә Рөстәм Яхиннан. Минзәләдә аның да кичәсен уздырдык. Ул үзенә багышлап уздырылган очрашу кичәләренә йөрүне бик яратмый иде, ләкин Минзәләгә килде. Үзе белән Эмиль Җәләлетдинов, Хәдичә Гыйниятова белән Галина Петрусева исемле татар романсларын бик матур итеп башкаручы рус кызын алып килде. Ике көн рәттән шыгрым тулы залда барды ул кичәләр. Миңа ул кичәләрне алып барырга туры килде, Рөстәм абый уйнавына кушылып, аның ике романсын башкару бәхете дә тиде. Шул вакытта танышып калдык. Мин Казанга күчеп килгәч тә аралашу дәвам итте, аларга барып та йөрдем. Яшь баланы караган кебек олы яшьтәге әнисен карый иде Рөстәм абый ул вакытта. 1975 елның көзе иде. Күчереп ал да, җырла дип, яңа гына язып бетергән җырының ноталарын берничә генә көнгә биреп җибәрде. Ул – Мостафа Ногман сүзләренә язылган «Киек казлар китә» дигән җыр иде. Хәзер бик күп җырчыларның репертуарында ул, классик җырга әйләнде.
Рөстәм абый җырларының һәр нотасын, һәр штрихын ювелирларча дөрес, төгәл башкаруны таләп итә иде. Хәзерге көндә кайбер яшь җырчылар арасында композиторның җырларын, артык мелизмнар белән мавыгып, кайбер интонацияләрен үзгәртеп җырлаучылар да бар. Композитор моны хупламас иде.
– Яңа җыр туу тарихлары күптер сездә...
– Халык арасында 70 елларда «Мәк чәчәге» җыры бик таралды. Аның килеп чыгуына алдарак телгә алган, Минзәләдә эшләгән Гөлсабира Хәкимова сәбәпче булды. Ул искиткеч музыкаль кеше иде. Аның әтисе музыкант булган, үзе дә классик романсларны да, халык җырларын да яхшы белә иде. Ире Мулланур Мостафин Минзәлә театрының директоры һәм баш режиссеры булып эшләде. Театрга, музыка язарга дип, композиторлар еш килә иде. Әнвәр абый Бакиров бер тапкыр улы белән килде. Алар Гөлсабира Мәхмүтовна яшәгән йортта кунак булдылар. Май-июнь айлары. Гөлсабира Мәхмүтовна эштә чакта (ә ул бакчасында бик матур декоратив мәк чәчәкләре утырткан булган), ярдәм итәселәре килептер инде, аның бакчасында чүп утаганнар. Гөлсабира Мәхмүтовна «әле баш кына калкытып килгән чәчәкләремнең уталганын күреп, нишләдегез сез, дип ярсып еладым» дигән иде соңрак. Әнвәр абый да бик әрнегән моңа. Казанга кайткач, Альберт Абдуллин дигән танышына сөйләгән. Нәкъ ул сөйләгәнчә шигырь дә туган:
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бутадым.
Мәк чәчәген, белми киләчәген,
Үз кулларым белән утадым.
Әнвәр абый бу шигырьгә көй язды, ләкин ул популярлашып китә алмады. Шуннан соң әлеге шигырьне «Азат хатын» журналында күреп алып, танылган баянчы Марс Макаров көй язган. Менә шулай халык теленнән төшмәгән җыр барлыкка килде.
– Әнәс абый, ә менә бүгенге җырның хәле ничегрәк? «Үзгәреш җиле» фестивален «үзгәртеш җиле» дип тә атыйсыз сез...
– Әйе, беренче концертларда татар җырын джаз-оркестрга мәҗбүриләп беркеткән сымаграк тоелды. Җырчылар да дөрес сайланмаган дигән уй булды. 2022 елгы концертта яхшы якка үзгәреш бар. Җырлар сайлау буенча да, аларның эшкәртелүе буенча да, җырчыларның сайлануы буенча да күп кенә матур сүзләр әйтергә була. Артур Исламов белән Эльза Исламова-Заяриның «Без барыбер бергә булырбыз» дигән җырын тыңлап туярлык түгел. Икесе дә зәвыклы, яхшы белем алган җырчылар, опера театрында да эшлиләр. Алинә Шәрипҗанованың импровизацияләре дә бик уңышлы, тавышы да бай тембрлы, көчле һәм киң диапазонлы... Бик күп халык җырларын эшкәрткәннәр. Ләкин халык җырлары халык күңеленә кереп урнашкан бит инде, анда бик мөгез чыгару кирәкми. Джазга яраклаштырып, халык җырларының асылы югала. Яңа җырлар күбрәк тусын иде.
– Джаз кертү татарга кирәкме соң ул?
– Кирәктер дип уйлыйм. Сәнгать бит ул бер төрдә генә яши алмый, ул төрле халыктан төрле жанрларны, уңайлы якларны кабул итеп үсә. Мисал өчен, операны алыйк. Аның чыгышы Италиядән бит. Ләкин аңа карап Глинка да, Мусоргский да, Чайковский да опера язмый калмаган.
– Халык кабул итәме соң аны?
– Бу – югары сәнгать, аның үз публикасы бар. Халык бит ул төрле, аның музыкаль дәрәҗәсе дә төрле. Менә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсын алыйк. Искиткеч бит ул. «Җәлил» операсы, «Тапшырылмаган хатлар»... Балет та бездә булмаган. Фәрит Яруллин Мәскәүдә укып кайтмаган булса, горурланырлык сәнгать әсәребез – дөньякүләм танылган «Шүрәле» балеты да булмас иде. Тыңлап туймаслык музыка бит! Аны тыңлаганда, халык көйләрен, темаларын, интонацияләрен ишетеп, сихри бер моңнар дөньясына чумасың...
– Ике ноталы җырлар басып китте түгелме соң безнең музыка сәнгатен?
– Русча әйткәндә, «два притопа, три прихлопа», ягъни «ике сикереп, өч чәбәкләү» рәвешендәге җырлар басты хәзер сәхнәне. Бу инде «Үзгәреш җиле»нә түгел, ә гомумән эстрадага, радио-телевидениедән башкарган җырларга кагыла. Ритмнары, төзелешләре, интонацияләре бер-берсенә охшаш җырлар башкарыла. Бөтенесе, кирәкме-юкмы, саескан шикелле сикереп йөри башлый, шул рәвешле халыкның зәвыгын бозалар. Элек халык зәвыклырак иде. «Татарстан радиосын» тыңлый иде. Анда җырчылар, композиторлар турында тирән эчтәлекле, мәгънәле тапшырулар була, алар халыкның музыкаль белемен, күзаллавын киңәйтә иде. Хәзер алай түгел.
– Димәк, цензура кирәк?
– Элек радио-телевидениегә җиңел генә чыгармыйлар иде. Танылган шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар катнашында худсовет раслагач кына эфирга чыгу мөмкин иде. Ул вакытта җырлар магнит тасмасына  яздырыла иде. Берәр җырыңда аз гына хата китү белән яңадан башлыйсың, туктатып, дәвам итеп булмый. Бер җыр көне буе язылырга да мөмкин иде. Ә хәзер төп эшне аранжировщик эшли: анда күтәрә, монда төшерә, тегендә суза, монда кыскарта... Шул рәвешле бөтен кешене «йолдыз» ясыйлар да куялар. Йолдыз булыр өчен еллар буе эшләргә, халык мәхәббәтен казанырга кирәк, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевлар кебек. Ә хәзер бер җыр җырлап «атказанган» исеме ала да, күз ачып йомганчы «халык артисты»на да әйләнеп куя. Менә шундый заманда яшибез. Бөтен нәрсә базар мөнәсәбәтләренә күчте, җырлар да сатыла, заказ буенча языла.
Радио-телевидениедә бу мәсьәләдә бераз сизгеррәк булсыннар иде. Җырны, бүген китерүгә, иртәгә үк чыгармасыннар иде эфирга. Бу җырда яңа интонацияләр бармы, плагиатлык юкмы дип, тикшереп чыгарсалар, эстрада бераз чистарыбрак китәр иде. Кызганыч, хәзер форматы туры киләме-юкмы дип кенә карыйлар. Игътибар иткәнегез бармы, өстәл артында, үзара җыелышканда, халык хәзерге җырларны түгел, һаман шул «Җидегән чишмә», «Уфтанма», «Яшьлегем хисләре» кебек җырларны җырлый бит.
– Әнәс абый, сез бүгенге көндә Чаллы драма театрында хормейстер да бит әле. Халыкта хәзер хорга ихтыяҗ бармы ул?
– «Хуш, Агыйдел», «Яшь йөрәкләр», «Яратылмый калган ярлар» спектакльләрендә хор белән бик матур җырлар яңгырады. Без татар халык җырлары белән спектакльләрне бизәргә тырышабыз. Халык яратып кабул итә.
Минзәләдә эшләгәндә, Сабантуйлар һәрвакыт «Җыр бәйрәм»нәре белән ачылып китә иде. Әйткәнемчә, бу эшне Гөлсабира Хәкимова белән Чаллыда да дәвам иттек. Ул чорда хорга игътибар зур, халык та хор чыгышларын ярата иде. Мәдәният йортларында, завод клубларында, уку йортларында үзешчән хор коллективлары оешкан иде. Хор – җаннарны айкый торган аерым сәнгать, аерым жанр. Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхиннар хор өчен махсус әсәрләр язганнар, татар халык җырларын эшкәрткәннәр. Хор башкаруында «Кәккүк», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Сибелә чәчәк», «Зөбәрҗәт», «Сакмар» һ.б. җырларны ишеткән кешенең күңелендә татар моңнары уянмый калмас дип уйлыйм. Бүгенге көндә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның камера хоры, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле бик уңышлы эшли. Әлеге коллективлар татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаралар, онытылган җырларны эзләп табып, халык күңеленә кире кайтаралар. Кайчакта югары дәрәҗәдәге концертларда залдагы буш урыннарны күреп кенә күңел әрни. Хәзер халыкның зәвыгы үзгәрде, күбрәк шоу-тамашага, кызык карарга йөриләр.
– Зәвыкны ничек күтәрергә соң, Әнәс абый?
– Мәдәният өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк. Салават Фәтхетдинов бер әңгәмәсендә: «Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова репертуарындагы җырларны туплап китап чыгарырга һәм аларны җырчыларга бушлай таратырга, халыкка кайтарырга кирәк», – дигән фикер әйткән иде. Бик дөрес фикер. Әмма бу эш белән шөгыльләнүче әлегә күренми.
Безнең Луиза Батыр-Болгари дигән танылган композиторыбыз, моң иясе бар. Аның «Мин сине шундый сагындым», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту» кебек җырлары халык күңеленә инде күптән кереп урнашты. 1988 елда «Язгы моңнар» исемле җыентыгы чыкканнан соң, бер җыентыгы да дөнья күрмәде. Нигә соң һаман да аның белән килешү төзеп, тагын җыентык чыгарып, җырларын җырчыларга таратмыйлар? Музыка мәктәпләрендә җырлар җитешми, баян өчен һаман да Рамил Курамшин язган пьесаларны уйныйлар, башка язучылар бик юк. Хор өчен, балалар өчен җырлар аз. Мәдәниятны үстерү буенча махсус фонд та бар түгелме соң? Нигә җыр бәйгеләреннән соң халык өчен дисклар, ноталы китаплар чыгарылмый?
Татар дөньясында әлегә җавабы табылмаган сораулар күп ул...
 
Әнәс абый Фәйрушин үзен көрәшче түгел дип саный. Гомерем буе татар музыкасын күтәрәм, шул минем халкым өчен эшләгән эшем, ди ул. Миңа калса, татар дөньясын, аның үзенчәлекле мәдәниятен нәкъ менә шундый тыйнак, ләкин нәтиҗәле эшләр тотып тора. Нәкъ менә шундый зыялыларыбыз безнең милли асылыбызны билгели, нәкъ менә шундый шәхесләребез, Тукай әйткәнчә, халыкның җаны булган моңны саклый.
 

Әңгәмәдәш — Лилия ФӘТТАХОВА 

 

Фото: Гөлнар Караева

 

 

«Мәйдан» № 3, 2023 ел


 

 

 

 

Комментарийлар