Логотип «Мәйдан» журналы

Го­ме­рем­нең со­ңы­на кадәр Ка­зан­да яши­се идем ке­бек…

Рөстəм Сүл­ти исе­ме күплəргə, шул исəптəн, ми­ңа да ба­ла­чак­тан, үс­мер­лек чо­рын­нан та­ныш, чөн­ки Са­ла­ват Фəт­хет­ди­нов баш­ка­ру­ын­да­гы по­пу­ляр «Бер егет гар­мун сай­лый» җы­ры без­нең кү­ңел­не җил­ке­теп, дө­ре­сен генə əйткəндə, ко­лак­тан тар­тып үс­тер­де.

Сүзлə­ре дə, көе дə, баш­ка­ру­чы­сы да ту­ры килгəн бит, əй! Лə­кин ул чор­да ша­гыйрь сүзлə­ре­нең бе­рен­чел бу­луы ту­рын­да уй­лап та ка­рал­ма­ган­дыр, мө­га­ен. Шу­ны­сы мө­һим: ши­гырь җан тү­ренə мəң­ге­леккə ке­реп ур­наш­ты. Ка­зан­га укыр­га килгəч тə, Рөстəм Сүл­ти ту­рын­да күп сүзлəр ише­тергə ту­ры кил­де. «Шун­дый та­ныл­ган ша­гыйрь бар...», «Хə­зер Төр­ки­ядə яши...» һ. б. Ни өчен чит илдə? Нигə кай­тып кү­ренгə­не юк? Ник ки­тап­ла­ры чык­мый? Нин­ди ке­ше ул?.. ише со­рау­лар кү­ңел­не би­ма­за­лый. Ниш­ли­сең, хал­кы­быз: «Кай­да гы­на йөр­ми, нилəр күр­ми ир-егеткəй белəн ат ба­шы», – ди бит. 2009 ел­да дөнья күргəн ике­том­лык «Ə­диплə­ре­без» биб­ли­ог­ра­фик бе­лешмəлегендə, ни­һа­ять, фо­то­сын кү­рү һəм аның тəр­җем­əи хə­ле, ки­тап­ханəдəн «Мин – ши­гырьдəн» дигəн бе­рен­че шигъ­ри җы­ен­ты­гы белəн та­ны­шу бə­хе­те тə­те­де. Үзенчə­лек­ле шигъ­ри сүз, бер­сүз­сез, аның чын та­лант икəн­ле­ген дə­лил­ли иде.

Ни­һа­ять, нəш­ри­ят­ка аның яңа ши­гырьлə­ре туп­лан­ган кулъ­яз­ма­сы ки­леп кер­де, ан­на­ры үзе белəн дə та­ны­шу мөм­кин­ле­ге ту­ды. Мə­һабəт гəүдə­ле, кы­яфə­те белəн чын инг­лизлəргə ох­ша­ган (ке­ше­нең төс-кы­яфə­тен кай­да яшə­ве, ан­да­гы та­би­гать шарт­ла­ры да бил­ге­ли, шул төбəк ха­лык­ла­ры­на якы­най­та бит!) та­тар ша­гый­ре белəн күзгə-күз ара­ла­шу – дул­кын­лан­дыр­гыч та, бə­хет­ле дə миз­геллəр иде.

2019 ел­да, ил­ле яше хөрмə­тенə, Рөстəм Сүл­ти­нең «Мө­са­фир» дигəн икен­че шигъ­ри җы­ен­ты­гы дөнья күр­де. Яңа ки­тап­ны мин бер су­лыш­та укып чык­тым, күп ши­гырьлəр­не, ае­рым бер мəхəббə­тем тө­шеп, кай­та-кай­та укы­дым, сок­лан­дым, го­рур­лан­дым, ру­хи лəззəт ал­дым... Кү­ңе­лем тү­рендə йөргəн күп со­рау­лар­га җа­вап тап­тым, алай гы­на да тү­гел, чын фи­кердəшкə əйлə­неп кит­те Рөстəм абый. Ул – чын ша­гыйрь, бү­ген­ге за­ман та­тар­ла­ры­ның та­лант­лы улы, киң фи­кер­ле һəм киң ка­раш­лы фəлсəфə­че­се...

Бер кү­ре­шү – бер го­мер, дигəндəй, бер сөйлə­шү үзе бер го­мер. Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, əңгəмə ко­рып алыйк əле.

 

– Рөстəм абый, сез Чу­аш Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Ба­тыр ра­йо­ны Шы­гыр­дан авы­лын­да ту­ган­сыз, би­редə ур­та мəктəп тə­мам­лап, Ка­зан дəүлəт уни­вер­си­те­ты­ның та­тар фи­ло­ло­ги­я­се, та­ри­хы һəм Көн­чы­гыш теллə­ре фа­куль­те­тын­да бе­лем ал­ган­сыз... Уни­вер­си­тет­та укы­ган дə­вердə үк (уз­ган га­сыр­ның тук­са­нын­чы ел­ла­ры) та­тар əдə­би­я­ты­на килгəн яшь калəм иялə­ре­нең иң та­лант­лы­сы бу­лып, ха­лык кү­ңе­ленə, ха­лык те­ленə кергəн­сез. Бү­ген дə сез­нең хак­та та­тар əдə­би­я­тын­да­гы фе­но­мен бу­ла­рак сөй­лилəр. Шул ел­лар­ны искə алыйк əле: бу ни­чек бул­ды, ни­чек иҗат­ка ки­леп кер­де­гез һ. б.

– Бу сүз­ләр­не ише­тү кү­ңел­гә хуш, әл­бәт­тә. Ил­ти­фа­ты­гыз һәм нә­за­кә­те­гез өчен рәх­мәт. Бел­мим, күп­ме­се­нә ла­ек­мын­дыр... Шу­ңа күрə, ал­дан ук əй­теп ку­йыйм əле: үз ба­шым­нан кичкəн хəллəр бул­гач, җа­вап­ла­рым­да, та­би­гый, «мин»нəр күп бу­ла­чак. Тый­нак­сыз­лык дип ка­бул итмə­ве­гез­не үтенəм. Го­мумəн, үзем ха­кын­да, бигрəк тə ба­шым­нан кичкəн кү­ңел­сез ва­кый­га­лар ту­рын­да бик сөйлəргə ярат­мыйм. Ку­лым сын­са да, җиң эчемдə ка­лыр. Тик бу төр со­рау­лар­ны еш ишеткəнгə күрə, гыйбрəтəн бул­са да сөйлəр ва­кыт җиткəн­дер, дип уй­лыйм. Чəчəклəп-бизəклəп бəян итү туй­дыр­ды. Гəрчə, күп ке­ше ва­кый­га­лар­ның асы­лын ба­ры­бер белə. Əй­тергə генə җи­ңел: ара­да 30 ел­га якын ва­кыт уз­ган. Лə­кин пы­чак яра­сы төзəлсə дə, кү­ңел яра­сы тиз генə төзəл­ми икəн ул. Ми­не рəн­җеткəн зат­лар­ның кай­берлə­ре исəн, кай­берлə­ре ин­де дөнья куй­ган. Тик те­гелə­ре­нең дə, бо­ла­ры­ның да га­илəлə­ре, ба­ла­ла­ры бар. Шу­ңа күрə, исемнə­рен ба­ры­бер дə ата­мау мəгъ­кул бу­лыр.

Мин, шəхсəн, дин­дар ук бул­ма­са да (гəрчə, əби­ем биш ва­кыт на­маз­лы иде), ул ва­кыт­лар­ның стан­дарт­ла­ры­на күрə га­ять тра­ди­ци­он, кон­сер­ва­тив га­илəдə ту­ып үс­тем. Оя­сын­да ни күрсə, оч­кан­да шу­ны эшлəр, дилəр бит. Дөнь­я­га ка­ра­шым, əх­лак-тəр­биям «хə­лял-хə­рам» кри­те­рий­ла­ры­на кү­рә ко­рыл­ган бул­ган­лык­тан, ара­кы­лы, гыйш-гыйшрəт­ле гө­руһ­лар ми­ңа һəр­ва­кыт чит-ят иде. Хəер, ул чор­ның һəр­кем­не бер стан­дарт­та кү­рергə телəгəн җəм­гы­я­те дə ми­не ко­чак җəеп ка­бул итəргə җы­ен­мый иде. Алай гы­на да тү­гел, хə­зер ни­чек­тер – бел­мим, тик СССР­да, шу­лай ук ан­нан соң­гы ел­лар­да да бер җиргə килə алу өчен та­лант кы­на җит­ми, языл­ма­ган «бу­ха­ли вмес­те» тө­шенчə­се һəм шар­ты да бар икəн. Мин мо­ны бе­раз соң бел­дем бу­гай. Ши­гырьлə­рем ка­ра­лыр­га ти­еш­ле тəү­ге əдə­би сек­ция ал­дын­нан бе­рәү­нең, ки­леп, миннəн хə­мер талəп итүе белəн кем­дер ба­шы­ма сук­кан­дай бул­ды. Үзе­гез белə­сез, мин, ях­шы­мы-яман­мы, мəгъ­лүм үҗəт Шы­гыр­дан мишə­ре, үзем­не из­дермəм. Лə­кин баш­ка­лар­ны да измəм. Ул чак­та 18-19 яшьлə­ремдə генə бул­сам да, хəй­си­я­тем һəм җөрьə­тем житкəн икəн. Əйтə­сем­не əйткəн­мен. Бу бəндə: «Я­рый, алай­са, кү­рер­сең», – дип ки­теп бар­ды. Күр­дем... Ши­гырьлə­ремнəн рəхəт­лә­неп кө­леп утыр­ган­нан соң, миннəн ша­гыйрь чык­ма­я­ча­гын бəян ит­те. Хə­зер генə ул ку­лы­на калəм алып, бе­раз сыр­лый бе­лү­че һəр­кем язу­ла­рын мат­бу­гат­та чы­га­ру мөм­кин­ле­генə ия. 80 нче ел­лар­да шу­лай бул­са икəн ул. Ул ва­кыт­лар­да бердəн­бер юл – əдə­би сек­ци­ялəрдə ка­ра­лып, алар­ның ярдə­ме белəн ба­сы­лу иде. Тəү­ге ом­ты­лы­шым шу­лай тə­мам­лан­ды. Ярый əле: «Ба­ры­сы да бет­те, бүтəн яз­ма­я­чак­мын», – дигəндə, ши­гырьлəр дəфтə­рем Ле­на Ша­гыйрь­җан­ның ку­лы­на ки­леп кергəн. Мəр­хүмə 1988 ел­да «Та­тарс­тан яшьлə­ре» га­зе­та­сын­да, баш­ка­лар­ның яз­ма­ла­ры белəн беррəттəн, алар­га да күзə­тү яса­ган һəм ми­нем ши­гырьлə­ремə иң юга­ры бəя­сен биргəн иде. Аның: «Ө­мет­ле кү­ренə бу егет!» – дип язуы ми­не шигъ­ри­яттə кал­дыр­ды. Тик бу ва­кый­га да җитəр­лек тү­гел иде. Олы юл­га чы­га алу өчен шак­тый ты­ры­ша­сы бар иде əле. Ба­ры­бер дə шигъ­рияткə үз прин­цип­ла­ры­ма туг­ры ка­лып кер­дем. Яз­мыш­ның уе­ны­на бак, бер­ничə ел­дан шул ук ши­гырьлəр шул ук «да­һи­лар»­ның ку­лы­на ке­реп, мак­тау­га ла­ек бул­ды. Җил искəн як­ка ка­мыш ке­бек ие­леп яш­əү­че бəндəлəр бар бит... Бу ара­да уни­вер­си­тет­ны тə­мам­лап, Ка­зан­да «И­дел» жур­на­лы ре­дак­ци­я­сенə эшкə алын­дым. Бе­рен­че ши­гырьлəр җы­ен­ты­гым дөнья күр­де. Мөдəр­рис Əгълəм, Рə­диф Га­таш, Əхсəн Ба­ян, Ил­дар Юзе­ев, Əхмəт Рə­шит, Аяз Гыйлə­җев, Ра­фаэль Мос­та­фин, Рөстəм Мин­га­лим, Зин­нур Ман­су­ров, Фəиз Зөл­карнəй ке­бек бик күп та­ныл­ган əдиплəр­нең хуп­ла­вы­на ла­ек бул­дым. Та­тарс­тан (ул ва­кыт­та СССР) Язу­чы­лар бер­ле­генə ка­бул ител­дем. Бер­лек­нең ул чор­да иң яшь язу­чы­сы мин идем. Бер­əүлəр өчен бу телəклə­ре­нең «түбə­се» ин­де. Го­ме­рем­нең со­ңы­на кадəр Ка­зан­да яши­се идем ке­бек…

– Сез­нең чит илгə ки­тү­е­гез ту­рын­да бездə ле­ген­да­лар йө­ри. Əй­те­гез əле: ни­чек бу кат­гый фи­кергə кил­де­гез? Бу җи­ңел ка­рар тү­гел бит. Төр­киягə киткəндə үк озак­ка икə­нен бе­леп кит­те­гез­ме? Əллə мө­са­фир бу­лу сез­нең яз­мыш­мы?

– 22-23 яшьлə­ремдə генə идем əле. Рус­ча əйт­меш­ли, «пик из­вест­нос­ти» чо­рым иде бу. Ба­ры­сы да ма­тур… Тик бу ма­тур­лык кор­бан талəп итə иде. Бер­əүлəр өчен ми­нем бу триум­фаль чы­гып ки­лү­ем шок бул­ды. Лә­кин, кем әйт­меш­ли, җен ше­шә­дән чык­кан иде ин­де. Де­тальлəргə ке­реп тор­мыйм: көнлə­шү, яла, ка­ра­лау, аяк ча­лу­лар – бө­те­не­се бул­ды ин­де. Дөнь­я­да бик күп миллəт ке­шелə­ре белəн ара­ла­шып яшəргə ту­ры кил­де – ях­шы­сы да, яма­ны да бар, əлбəттə. Һəрхəлдə үзен ин­тел­ли­гент дип ата­ган яки шу­лай ка­бул ителгəн ке­шелəр ара­сын­да, шө­кер, бүтəн бер­кай­да да, бу кадəр түбəн­лек­не күрмə­дем... Мəр­хүм укы­ту­чым Мөхəммəт Мəһ­ди­ев: «Та­тар ин­тел­ли­ген­ци­я­се си­ңа бер ка­нык­ты­мы, бер егыл­дың­мы, гоп­ник­лар ке­бек – тук­мап, ти­беп, тап­тап, си­не үтер­ми тук­та­мый», – ди тор­ган иде. Ни­кадəр дө­рес əйткəн! Мəр­хүмгə Со­вет чо­рын­да күрмəгə­нен кал­дыр­ма­ган­нар икəн – ка­нун­сыз-ка­гый­дә­сез 90 нчы ел­лар­дан ни көтə­се бул­ган ин­де?.. Ни­чек кенə бул­са да егыл­мас­ка, аяк­та ка­лыр­га кирəк иде. Изеп-тап­тап китəргə тел­əү­челəр телəклə­ренə ирешə ал­ма­ды­лар. Ка­зан өчен «ак кар­га» бул­сам бул­дым, ба­ры­бер үзем бу­лып кал­дым. Тик хы­я­лым­да­гы урын, тор­мыш рə­ве­ше бу тү­гел һəм ул за­ман­ның мо­хи­те ми­не буа, җə­бер­ли иде – тү­зал­ма­дым. Са­быр са­вы­тым­ны та­шыт­кан соң­гы там­чы «И­дел» жур­на­лы бул­ды. Ми­нем ан­да­гы эш уры­ным­нан ни­чек ки­тү­ем сəер ки­леп чык­ты бит. Əдə­би мөхəр­рир бу­ла­рак эшкə алын­ган идем, күп­ме­дер ва­кыт­тан соң, «я­ңа мөхəр­рир кил­де» сыл­та­вы белəн, ми­не тех­ник хезмəткəрлəр бүлмə­сенə кү­чер­делəр. Ан­да бе­раз ва­кыт эшлəгəннəн соң, янə шун­дый сəбəп белəн, бу юлы бүлмə­сез ге­нә тү­гел, өстəл­сез дə кал­дыр­ды­лар. Кай­да урын тап­сам, шун­да уты­рып эшлəп йөр­дем. Хә­зер Ка­зан­да, бел­мим, ни­чек­тер, Көн­ба­тыш­та мо­ңа бул­линг, моб­бинг дилəр һəм мо­ның җə­за­сы бар. Тик 90 нчы ел­лар­да, җитмəсə та­тар мо­хи­тендə, нин­ди­дер як­лау ту­ры­сын­да сүз бу­лыр­га да мөм­кин тү­гел иде. Са­быр­лы­гым таш­ты, түзə ал­мый­ча, баш мөхəр­риргə ри­за­сыз­лы­гым­ны бел­дер­дем. Мəр­хүм Фəиз əфəн­де Зөл­карнəй ке­ше бу­ла­рак бик əйбəт зат бул­са да, җитəк­че бу­ла­рак көч­ле ха­рак­тер­га ия тү­гел иде. Инг­лиз тəгъ­би­ре белəн əйткəндə, «ма­ши­на­ның асыл йөр­тү­челə­ре арт­та­гы урын­на­рын­да уты­ру­чы­лар» иде. Бу сəбəптəн, ярдəм итə ал­ма­я­ча­гын бел­де­рү­енə əллə ни гаҗəплəнмə­дем дə ке­бек. «Я­рый, алай­са», – ди­дем, эштəн чы­гам дип, га­ри­зам­ны язып тап­шыр­дым да, инг­лиз ке­бек кит­тем. Чөн­ки, Ке­ше – Ал­лаһ­ның иң шəрəф­ле җан ия­се һəм ул үзе­нең шəрə­фен сак­лар­га ти­еш. Тик ба­ры­бер дə аңа үпкə сак­ла­мыйм. Бер­ничə ел­дан соң ке­реп хəл бе­ле­шеп чык­тым. Ши­гырьлə­рем­не со­рап ал­ды. Бə­хиллəш­тек. Соң­гы кү­ре­шү­е­без шул бул­ган икəн... Əйе, бəл­ки, мө­са­фир бу­лу яз­мы­шым бул­ган­дыр. Ми­нем өчен баш­ка чы­гу юлы кал­ма­ган да иде бу­гай. Ка­зан­да кал­ган тəкъ­дирдə, кая гы­на бар­сам да, əллə ни үзгəрмəс иде. «Ли­хие 90-е» дип атал­ган за­ман­нар иде шул. Мо­ңа сук­бай ке­бек ан­да-мон­да бə­ре­леп-су­гы­лып йө­рү дə йо­гын­ты­сын яса­ган­дыр. Ил көннəн-көн җи­ме­релə, тор­мыш на­ча­рай­ган­нан-на­ча­рая, хезмəт хак­ла­ры ай­лар буе би­рел­ми, бер­көн фа­ти­рым бу­лыр, ба­ры­сы да җай­ла­ныр өме­те дə юк иде. Исе­реклəр ту­лы ту­лай то­рак­лар­дан нəфрəт ит­тем, ху­җа­бикə белəн бер үк фа­тир­да яшəүлəрдəн га­рык бул­дым. Язу­чы­лар бер­ле­геннəн ярдəм со­ра­дым – кыл­ла­рын да сел­кетмə­делəр. Бе­ра­ра эш уры­ным­да да ку­нып йөр­дем. «И­дел» жур­на­лы ре­дак­ци­я­се ул ва­кыт­лар­да Язу­чы­лар бер­ле­генə то­таш, аңа янкор­ма итеп ясал­ган би­на­да ур­наш­кан иде. Бер үк би­на бул­гач, вахтёр­лар Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең җитəк­челə­ренə бел­дергəннəр. Шу­лай бер­ва­кыт Язу­чы­лар бер­ле­ге җитəк­челə­реннəн бер­се­нең: «Йə, ни­чек ан­да без­нең ком­му­нал­ка?» – дип мыс­кыл­лы кө­лүе əле һа­ман ко­ла­гым­да яң­гы­рый. Көл­ке бул­ган­дыр шул ин­де. Ярый әле «ком­му­нал­ка»­ла­рын­нан куып чы­гар­ма­ган­нар. Аны­сы­на да рәх­мәт. Юк­са, 1992 ел­дан бир­ле фа­тир кө­теп тә, кай­да тор­ган бу­лыр идем?.. Шу­лай ап­ты­рап йөргəн көннə­ремдə, Төр­киядə­ге бер түрə ар­кы­лы, ан­да бе­лем алыр­га ки­тү мөм­кин­ле­ген бел­дем. Төр­ки­я­нең исə йол­ды­зы ял­ты­ра­ган ва­кыт. Хəер, ми­ңа 90 нчы ел­лар Ка­за­ны­ның пыч­ра­гын­нан ко­ты­лу җитə иде. Дан-шөһрəткə ку­лым­ны селтə­дем дə читкə китəргə ка­рар бир­дем... Читкə китəргə телə­вем­не ба­ры бер­ничə ке­ше белəн генə ур­так­лаш­тым. Олы җан­лы Мөдəр­рис Əгълəм сер­ле генə итеп: «Си­не аң­лыйм мин», – ди­де. Бе­лем эст­əү телə­ге дə юк тү­гел – укыр­га ки­тү­че яшьлəр кəр­ва­ны­на ку­шыл­дым. Мин Ка­зан­нан бик рəн­җеп кит­тем. Хəт­та, бүтəн əйлə­неп кайт­ма­я­чак­мын, һəм баш­ка яз­ма­я­чак­мын дип кит­тем.

Төр­ки­ядə үз ва­та­ным­да­гы чак­лар­дан күпкə хо­зур­лы­рак идем. Ан­да да кы­ен­лык­лар­сыз гы­на бул­ма­ды, əлбəттə. Тик ни генə бул­са да, Ка­зан­нан чис­та­рак иде. Ан­да ки­теп, бер ел тирə­се ва­кыт үткəч, укы­ту­чым Ре­зе­да Ка­дый­ров­на белəн оч­ра­шу на­сыйп бул­ды. Ул да шул ук, сез­нең со­рау­ны юнәлт­те. Әй­тә­сем кил­ми, ык-мык итеп тор­ган­да, үзе үк: «Си­не үзлə­ре ке­бек ясар­га телəгəн бул­ган­нар. Ба­рып чык­ма­ган. Шу­ңа күрə ачу­ла­ры килə икəн. Мо­ло­дец, би­решмəгəн­сең!» – дип әй­теп сал­ды.. Үзе­нең ба­шын­нан кич­кән­нәр­не дә озын-озак итеп сөй­лә­де... Ба­ры­сы да аң­ла­шыл­ды. Кай­бер вак жан­лы бән­дә­ләр баш­ка­лар­ны, дө­рес­рә­ге, үзлə­ре ке­бек бул­ма­ган­нар­ны эчлə­ренə сең­дерə ал­мый икән. Аның да ру­хын сын­ды­рыр­га тел­əү­че­ләр аз бул­ма­ган... Кыз­га­ныч, ка­бат кү­ре­шү на­сыйп бул­ма­ды. Гүр ия­се бу­лып куй­ган. Һәр­ва­кыт хак­ны әйт­кән һәм өй­рәт­кән сө­ек­ле укы­ту­чым­ның мə­ка­ны җəннəт бул­сын!

 

Уң кул учы – өс­кә, су­лы ас­ка та­бан

Әй­лә­нә ул, әй­лә­нә ул сә­ма­зән[1],

Ба­ры­сы җир­гә, ни ал­ды исә

                              сә­ма­дән –

Хак­тан – ха­лык­ка,

Хак­ны­кын – ха­лык­ка!

 

Әйт­кән, имеш, хәз­рә­те Мәү­ла­на:

«Бу җи­һан­да бө­тен нәр­сә әй­лә­нә,

Ай, ко­яш та, йол­дыз­лар да,

                              дөнья да,

Зу­ры­сы да, зәр­рә­се дә әй­лә­нә».

Сал­мак кы­на сөй­лә­нә дә сөй­лә­нә,

Мәү­лә­на­ның мө­ри­те­дәй әй­лә­нә,

Җир әй­лән­гән, ко­яш әй­лән­гән як­ка,

Хак­тан – ха­лык­ка,

Хак­ны­кын – ха­лык­ка!

 

Тук­сан ту­гыз ис­ме Шә­риф ия­се

Гый­лем бир­гән си­ңа, Хак­ның

                              бән­дә­се,

Гый­лем шу­ның ба­ры тик

                              бер да­нә­се,

Әма­нәт­тер, әма­нәт би­ре­лә­се –

Хак­тан – ха­лык­ка,

Хак­ны­кын – ха­лык­ка!

 

Уң кул очы – өс­кә, су­лы ас­ка та­бан

Әй­лә­нә ул, әй­лә­нә ул сә­ма­зән.

(«Ос­таз»).

 

Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең 90 нчы ел­лар аза­гын­да чы­га­рыл­ган биб­ли­ог­ра­фик бе­лешмəлегенə бер күз са­лы­гыз əле: 1992 ел­дан бир­ле Та­тар­стан Язу­чы­лар бер­ле­ге əг­за­сы бул­сам да, ан­да мин юк. Мин бө­тенлəйгə сы­зы­лып таш­лан­ган идем бу­гай. Хо­дай­ның рəхмə­те, соң­гы бас­ма­сын­да ки­ре кай­та­рыл­ган­мын. Ре­а­би­ли­та­циялəнгəн сә­я­си реп­рес­сия кор­ба­ны ди­яр­сең.

 

Кай­сы җүлəр əйткəн:

Ша­гыйрь, ди­еп,

Үз хал­кы­ның, имеш, пəй­гамбə­ре...

Ми­ңа ми­рас бө­тен нə­билəр­нең

Кал­ган бу­гай ха­та­ла­ры ба­ры.

 

Пəй­гамбəр дə, əү­лия да тү­гел,

Кə­рамəт тə көт­мим, мог­җи­за да,

Юныс пəй­гамбəр­нең бер ха­та­сы

Ми­не­кенə бе­раз ох­ша­са да.

 

Таш ат­кан­да ми­ңа га­зиз оям,

Та­тар илем – ми­нем Ни­не­ви­ям,

Таш­лап кит­тем, лə­кин ки­ре

                              кайт­тым,

Таш ат­са да, аны ша­шып сө­ям.

 

Ки­ре кайт­тым нə­би Юныс ке­бек,

Пəй­гамбəр­лек на­мы тик бу ба­ры,

Та­гын, бəл­ки, бар­дыр йө­земдə­ге

Пəй­гамбəр­ләр ап­ты­рау­ла­ры...

 

Ас­си­ри­ям, Ни­не­ви­ям дə бу,

Ат­лан­ти­дам да бу, Ан­да­лу­си­ям дə,

Үпкəм дə бар, үз дə сы­ман, ят та,

Мəҗ­нүн сы­ман, ша­шып сө­ям дə...

‹…›

 

Ту­фан­нан соң Нух пəй­гамбəр ни

                                          ки­черсə,

Ка­ве­мемə ка­рыйм шу­лай мин дə,

Пəй­гамбəр дə тү­гел, əү­лия да,

Һич җи­ңел дə тү­гел, телə­мим дə.

 

Үз бə­һам­не белəм ничə ти­ен,

Əү­лия да тү­гел, пəй­гамбəр дə.

Лə­кин нə­би Йо­сыф сы­ман идем,

Кардəшлə­рем ми­ңа таш бəргəндə.

 

Кардəшлə­рем ат­кан ко­е­лар­дан

Җи­де ят­лар ал­гач, кемнəр сат­ты?

Əле кое, əле са­рай, əле зин­дан,

Əле тə­хет – менə бү­ген кайт­тым.

‹…›

(«Ха­та­ла­ры гы­на...»)

 

– Бе­рен­че ки­та­бы­гыз 1992 ел­да Мөдəр­рис Əгълəм­нең сүз ба­шы белəн дөнья күргəн. «Мин – ши­гырьдəн» дип ата­ла ул. Шул ук исемдə­ге ши­гы­ре­гездə сез: «– Син кай­дан? – дип со­ра­ган­нар өчен, тик бер җа­вап миндə: – Ши­гырьдəн!..» – дип яз­ган­сыз. Ни дəрəҗəдə ши­гырьгə туг­ры бу­лып яши­сез?

– Яз­мыш мо­ңа мөм­кин­лек биргəн кадəр. Кем белə, бəл­ки ан­да кал­ган бул­сам, мөм­кин­ле­гем күбрəк бул­ган бу­лыр иде. Без ба­ла чак­та «Дис­ко бию­че­се» ди­гән һинд филь­мы бар иде. Хə­зер бик при­ми­тив то­е­ла ин­де, тик үз чо­рын­да бик по­пу­ляр бул­ды. Хəт­та ул ва­кыт­лар­да­гы ши­гырьлə­рем­нең бер­сендə аны телгə ал­ган­мын:

 

И сез ми­нем рух­таш һиндлəр –

Ра­ви, Рад­жа, Ку­мар,

Сөю хи­сен шə­раб иткəн

Са­бый сы­мак җан­нар!..

 

Сездə күклəр нин­ди би­ек,

Нин­ди аяз, зəңгəр,

«Җыр­ла, Джим­ми, җыр­ла» гы­на,

Кай­гы килсə дə əгəр...

(«Кал­дым…»)

 

Күплəргə мəгъ­лүм бул­ган­лы­гы өчен ми­сал бу­ла­рак ки­терəм. Джим­ми­ны үте­рү өчен то­зак ко­ры­ла: дош­ман­на­ры электр ги­та­ра­сы­на 5 мең вольт би­реп, аның ги­та­ра­да уй­на­вын кө­теп то­ра баш­лый. Бу то­зак төп ка­һар­ман­ның тү­гел, аның əни­се­нең үле­менə сəбəп бу­ла. Нə­тиҗəдə, əни­се­нең үле­менə ша­һит бул­ган Джим­ми­да ги­та­ра фо­би­я­сы ка­ла. Сөйгə­не­нең «Д­жим­ми, ача!» («Д­жим­ми, əйдə, җыр­ла!») дип ачыр­га­ла­нып җыр­ла­вын күплəр хə­тер­лилəр­дер... Мо­ны Бол­ли­вуд фильм­на­ры­ның кү­пер­түе дип кенə дə ка­ра­ган­нар бар­дыр. Тик, бул­мас димə, дөнья бу. Рас­лан­ган факт: сто­ма­то­ло­гия кəнə­фи­ендə теш дə­ва­лау ва­кы­тын­да тың­ла­тыл­ган му­зы­ка­ны күп па­ци­ент­ның ярат­ма­вы фəн­ни як­тан дə­лиллəнгəн. Чөн­ки ул көй алар­га теш авыр­туы белəн ас­со­ци­а­ци­ялəнə баш­лый. Шəхсəн үзем шун­дый­рак халəттə идем. Озак ва­кыт­лар ши­гырь язу өчен ку­лы­ма калəм ала ал­ма­дым. Алай гы­на да тү­гел, ел­лар буе бер та­тар­ча ши­гырь ки­та­бы укы­дым­мы икəн?.. Бердəн­бер ши­гырь ки­та­бы «Мин – ши­гырьдəн» иде. Яны­ма ул ки­та­бым­ны гы­на ал­ган идем. Ни генə бул­са да, үткə­нем­нең бер кый­пыл­чы­гы бит. Ки­тап­ның исе­ме һəм Мөдəр­рис Əгълəм­нең ки­тап­ка ке­реш сү­зе бе­лән бәй­лә­не­шем­не ми­ңа һəр­ва­кыт ши­гырь хə­терлə­теп тор­ды. Өзеп ата ал­ма­дым. Аз бул­са да ак­рын­лап язу­ны дə­вам ит­тем. Хə­зер яңа җы­ен­ты­гым­ны чы­гар­ган­мын икəн, ул ва­кыт­та­гы сүзлə­ремнəн бик ерак китмəгəн­мен, димəк.

– За­ма­нын­да сез­нең «Бер егет гар­мун сай­лый» дигəн ши­гырьгə ком­по­зи­тор Ин­саф Хə­би­бул­лин көй яз­ды. Нə­тиҗəдə, ис­кит­кеч дəрт­ле, һəр чор­да да за­ман­ча яң­гы­рый тор­ган су­пер­хит ту­ды. Ул ха­лык җы­ры­на əве­рел­де. Бу ши­гырь нин­ди шарт­лар­да языл­ды? Сез­неңчə, җыр­га əйлəнгəн ши­гырь ни дəрəҗəдə ша­гыйрь­не по­пу­ляр­лаш­ты­ра ала?

– Шу­лай бер­ва­кыт ти­мер юл вок­за­лы­на шак­тый иртə ки­ленгəн. Ва­кыт уз­ды­ру өчен урам буй­лап ки­теп, ЦУМ дигəн зур ки­беткə кер­дем. Уен ко­рал­ла­ры са­тыл­ган җиргə күзем төш­те. Элегрəк гар­мун­да ярый­сы гы­на уй­ный идем. Əйлəнə-тирəмдə бер­кем юк­лык­тан фай­да­ла­нып, ку­лы­ма гар­мун ал­дым да уй­нар­га то­тын­дым. Күп­ме уй­на­ган­мын­дыр, «Əнə, бер егет гар­мун сай­лый!» – дигəн сүзгə, һу­шы­ма ки­леп, ар­ты­ма бо­рыл­сам – бер төр­кем ке­ше җы­ел­ган, ми­не тың­лый­лар... Шул сүзлəр ши­гырь бу­лып ту­ды. Хə­те­рем ял­гыш­ма­са, Ле­на Ша­гыйрь­җан юл­ла­ган бу­гай, күп­ме­дер ва­кыт­тан соң «Та­тарс­тан яшьлə­ре» га­зе­та­сын­да ба­сы­лып чык­ты. Ин­саф Хə­би­бул­лин исем­ле ком­по­зи­тор ши­гырь­не шун­нан укып, көй яз­ган. Ягъ­ни, ул жыр­ның сүзлə­ре Ка­наш по­ез­дын­да языл­ды һəм җыр­да­гы гар­мун сай­лау­чы егет – мин үзем.

Җыр­га əйлəнгəн ши­гырь­нең ша­гыйрь­не по­пу­ляр­лаш­ты­ра алуы бəхəс­сез. Ши­гырьлə­рем­не бө­тенлəй укы­ма­ган­нар да ми­нем бу җыр сүзлə­ре­нең ав­то­ры бу­лу­ым­ны белə. Тик мин, шəхсəн, укы­ту­чым Мөхəммəт Мəһ­ди­ев əйт­меш­ли, «əпə-чəпə» җыр сүзлə­ре­нең ав­то­ры бу­лып ка­ла­сым кил­ми. Хəер, һəр җыр ав­то­ры ша­гыйрь тү­гел. Бер үк ва­кыт­та ша­гыйрь һəм җыр­лар ав­то­ры бул­ган­нар аз, ми­немчə.

– 2019 ел­да Та­тарс­тан ки­тап нəш­ри­я­тын­да дөнья күргəн икен­че ки­та­бы­гыз­ны укы­гач, мин сез­не яңа як­тан ач­тым. Лон­дон­да та­тар­ның олы ша­гый­ре яши икəн бит!.. Ки­тап­ка «Мө­са­фир» дигəн исем дə бик ки­ле­шеп то­ра. Ə ши­гырьлə­ре­гез – көч­ле, ту­ры, дө­рес, фəлсə­фи, хис­ле, тирəн мəгънə­ле, са­гы­ну той­гы­сы белəн су­га­рыл­ган, мил­ли... Та­гын нин­ди сүзлəр белəн бəя­лим икəн?! Мон­дый əсəрлəр язу өчен, бəл­ки, чын­нан да утыз ел­га якын ва­тан­нан читтə яш­əү кирəк­тер?.. Ни­чек уй­лый­сыз?..

– Ал­маз белəн таш­кү­мер асы­лын­да бер үк матдəлəр. Ике­се дə уг­ле­род атом­на­рын­нан яра­тыл­ган. Крис­талл. Тик тө­зе­лешлə­ре үзгə. Ша­гыйрьлəр (го­мумəн, ке­шелəр) дə уг­ле­род ке­бек ях­шы­лык һəм на­чар­лык­та күпъ­як­лы вə төр­ле. Таш­кү­мер һəм аның үзенчə­леклə­ре һəр­кемгə мəгъ­лүм. Ал­маз исə – иң ка­ты матдə һəм 850 гра­дус­ка кадəр кы­зу­га чы­дам. Ал­маз­ның бар­лык­ка ки­лүе өчен ба­сым һəм кри­тик эс­се мо­хит шарт. Та­би­гый ал­маз җир кат­лам­на­ры­ның ас­тын­да мил­ли­он­нар­ча ел­да бар­лык­ка килə һəм вул­кан­нар белəн тыш­ка яки җир өс­тенə чы­га. Ягъ­ни, ал­маз бу­лу өчен, нин­ди­дер авыр­лык, нин­ди­дер эс­се кирəк... Ал­тын при­ис­ка­ла­ры­ның ху­җа­сы бул­ган Дəрдмəнд тə:

 

Чык­ты җиллəр,

Куп­ты дул­кын –

Ил ко­ра­бын җил сөрə!..

Кай­сы юл­лар,

Нин­ди уп­кын

Тар­та без­не җан со­рап?!

 

дип сыз­ла­нып сык­ран­ган һəм шул авыр­лык­ның ба­сы­мы ас­тын­да та­тар əдə­би­я­ты­ның ал­ты­ны­на, ал­ма­зы­на əве­релгəн. Ягъ­ни, фə­кыйрь­лектəн килгəн авыр­лык кы­на тү­гел бу.

Бу ту­ры­да сүз ачыл­ган­да, еш кы­на «Ша­гыйрь пəй­гамбəр бу­лыр­га ти­еш», дилəр. Бу бик кү­пер­телгəн, ме­та­фо­рик гый­барə, əлбəттə. Чөн­ки бер­кем дə пəй­гамбəрлəргə тиң бу­ла ал­мый. Лə­кин, хак­лык та юк тү­гел. Чөн­ки мис­си­ялəр, авыр­лык­лар ох­шаш. Ту­ган жир­нең авыр­лы­гы­мы ул, чит җир­не­ке­ме – мө­һим тү­гел, ба­ры­бер авыр­лык бит – шул авыр­лык, шул ба­сым таш­кү­мер­не ал­маз итəр. Ягъ­ни, сый­фат­лы ши­гырь язу өчен чит җирдə яш­əү шарт тү­гел. Дəрдмəнд тə, Мөдəр­рис Əгълəм дə ту­ган җирлə­рендə яшəп, бу дөнь­я­дан ахирəткə киткəн ша­гыйрьлəр бит, мəсəлəн. Ал­лаһ­ның бүлə­ге белəн бергə, бə­гырь­нең яну дəрəҗə­сеннəн кил­ми­ме икəн ул? Те­атр­да ян­ган ке­ше ро­лендə уй­на­ган иң та­лант­лы актёр да, ни­кадəр əйбəт уй­на­ма­сын, чын ут­та ян­ган ке­шегə тиң бу­ла ал­мый. Ясал­ма­лык һəр­ва­кыт ясал­ма­лык бу­лып ка­ла. Ки­ре­сенчə, читтə ва­кыт һəм энер­гия буш­ка са­рыф ител­ми­ме икəн əле? Ми­нем ке­бек ка­гы­лып-су­гы­лып йөрсəң, бигрəк тə. Ел­ла­рым ур­лан­ды... Тор­мы­шым­ны бе­рен­чә мәр­тә­бә нуль­дән баш­лау мәҗ­бү­ри­я­тен­дә кал­дым. Яңа­дан көн­дез сту­дент­лык, төн­лә исә су­пер­мар­кет­та ки­бет киш­тә­лә­ре тез­гән чак­ла­рым күп бул­ды... Тик, шө­кер, авыр­лык­лар­ны җи­ңеп аяк­ка бас­тым.  Кө­янтə-чилəк­тә­ге су­ны үз җа­е­ңа, ак­рын гы­на ки­те­рү белəн, Са­бан ту­ен­да ярыш хə­лендə йө­герə-ча­ба ки­те­рү бер тү­гел... Көн­ба­тыш­та яш­əү рит­мы, ту­ган җирдə­ге белəн ча­гыш­тыр­ган­да, күпкə хəрəкəт­лерəк. Мин шу­лай йө­герə-ча­ба күп­ме­дер «су­ым­ны» тү­геп-чə­чеп ки­термə­дем­ме икəн əле? Кем белə бит ин­де... Үз җи­реңдə бер фронт­та су­гыш­саң, чит җирдə бер үк ва­кыт­та бер­ничə фронт­та су­гы­шыр­га мəҗ­бүр­сең. Үткəннəргə əйлə­неп ка­рыйм да, əлегəчə бул­ган го­ме­рем­нең иң хо­зур­лы, ча­гыш­тыр­ма­ча ты­ныч ча­гы хə­зер икəн дип куям. Хə­зер дигə­нем, соң­гы бер­ничə елым. Ягъ­ни, җы­ен­тык­ны нəш­ри­ят­ка əзерлəп тап­шы­ра ал­ган ва­кыт те­ле­ме.

Чит жирдə яш­əү­нең шун­дый аван­та­жы гы­на бар: ни генə яз­сам да, ниш­лəсəм дə, бер­кем дə ми­нем тəгəрмəчкə та­як ты­га ал­мый. Эт­ләр өр­сә дә, кәр­ван йө­ри то­ра. Иң азын­нан, кай­да­дыр нин­ди­дер дəрəҗəгə ире­шү өчен кемнəр­нең­дер авы­зы­на ка­рап то­ру мəҗ­бү­ри­я­тем, эш­сез ка­лам ди­гән кай­гым юк. Бəл­ки, шу­лай «и­рек­ле рəс­сам» бу­лу­ым хəер­лерəк­тер дə.

– Ара­да җа­вап­сыз мəхəббəт ту­рын­да ши­гырьлəр дə бар. Ша­гыйрь өчен мəхəббəт нəрсə ул?

– Дөнья бул­гач, җа­вап­лы­сы да, җа­вап­сы­зы да бул­ган­дыр ин­де. Тик мəхəббəт бик киң тө­шенчə бит ул. Со­вет чо­рын­да гы­на та­рай­ма­ды­мы икəн ул? Кол Га­ли­нең «Кыйс­саи Йо­сыф­»ын Йо­сыф белəн Зөлəй­ха ара­сын­да­гы мəхəббəт ту­ры­сын­да дип өйрəт­телəр. Соң­гы бү­ле­ме шу­лай­дыр, бəл­ки. Чын­лык­та исə ул – Хак­ка бул­ган Мəхəббəт. Ша­гыйрь өчен «бул­ма­са – бул­мас» шарт.

– 1992 ел­да дөнья күргəн бе­рен­че ки­тап һəм 2019 да ба­сы­лып чык­кан икен­че җы­ен­тык. Ара­ла­ры ерак тү­гел­ме?

– Шу­лай, əлбəттə. Тик бө­тенлəй чык­мас­ка да мөм­кин иде... Ал­да­рак əй­теп киткəн сəбəплəрдəн бул­ды. Димəк, яз­мыш шу­лай яз­ган... Соң­гы­сы бул­ма­сын, ди­ик.

– Яз­ган­на­ры­гыз­ның яр­ты­сын­нан кү­бе­се бу ки­тап­ка кер­ми кал­ды бу­гай əле? Ва­кыт җит­ми ди­сез бит... Язу – бер эш, ə яз­ган­нар­ны туп­лап, дө­рес итеп ки­тап­ны тө­зү – олы бер хезмəт. Кыс­ка­сы, чи­рат­та­гы җы­ен­тык­ны кай­чан көтəргə?.

– Та­гын ки­тап бас­ты­рып чы­га­ру на­сыйп бу­лыр­мы-бул­мас­мы – ва­кыт үзе күрсə­тер. Ки­тап чы­га­ру ел­дан-ел авыр­ла­ша. Мəгъ­лүм, мин чит җирдə яшим. Ялы­нып-ял­ва­рып, яла­гай­ла­нып йө­рү дə ми­нем хол­кы­ма ят. «Мө­са­фир» дə, бер­ничə тап­кыр план­нан тө­ше­ре­леп кал­ды­рыл­ган­нан соң, юби­ле­ем сəбəп­ле генə дөнья күр­де бит. Ан­нан соң, кай­ва­кыт­та бер сүз эзлəп, сə­гатьлəр буе уты­рам. Җы­ен­тык­та­гы ши­гырьлəр­нең те­ге яки бу уры­ны ошап җитмəгəндə, иплəп-сип­лəп уты­ру­ны да ярат­мыйм.

– Бө­ек Бри­та­ния баш­ка­ла­сы бул­ган Лон­дон ка­ла­сы һəм та­тар ша­гый­ре Рөстəм Сүл­ти. Сез­не нəрсə бəй­ли? Нин­ди аер­ма­лык­ла­ры­гыз бар?

– Мин лон­дон­лы – та­би­га­тем, хол­кым бе­лән «инг­лиз ке­бек»... Лон­дон ми­нем ке­бек, кү­бе­сенчə, яшь­ле күз­ле – яң­гыр­лы. Бер көндə дүрт фа­сыл­лы. Хəер, кай­чак бер-бе­ре­без белəн ачу­ла­ныш­сак та, бик тиз та­ту­ла­ша­быз. Мин Лон­дон­га, Лон­дон ми­ңа ка­ра­та то­ле­рант. Аер­ма шун­да – ике­без дə га­шыйк, тик Мəхəббəткə ка­раш­ла­ры­быз төр­ле, кө­е­без бер бул­са да, җыр сүзлə­ре­без баш­ка...

– Сез бит əле га­лим дə, мө­гал­лим дə. Бу эшчəн­ле­ге­гез нидəн гый­барəт?

– Бе­раз ва­кыт ба­ры тик фəн­ни эш белəн генə шө­гыльлəн­дем. Тик яңа хө­күмəт ак­ча фонд­ла­рын кы­су сəбəп­ле, вәз­гы­ять үзгəр­де. Хə­зер­ге ва­кыт­та укы­ту­чы бу­лып эш­лим. Чит ау­ди­то­ри­ядə инг­лиз һəм тө­рек те­ле, үзе­без­нең та­тар җəм­гы­я­те­бездə исə буш­лай та­тар те­ле укы­там. Бу көннəрдə уку йорт­ла­ры ябык. Мон­нан соң ни­чек бу­ла­сы бил­ге­сез. Өйдə эш­сез уты­рам. Тик шу­лай да эш тə юк тү­гел: күптəннəн кө­теп ят­кан фəн­ни мə­калəлə­рем­не тə­мам­лау, яңа­ла­рын язу өчен фор­сат һəм ва­кыт пəй­да бул­ды. Та­тар фольк­ло­ры ни­ге­зендə Көн­чы­гыш һəм Көн­ба­тыш ха­лык­ла­ры фольк­лор­ла­рын па­рал­лель рə­вештə ча­гыл­дыр­ган бу мə­калəлə­рем килəчəктə инг­лизчə ки­тап бу­лып та ба­сы­лып чы­гар, дигəн өме­тем бар.

– За­ма­нын­да ша­гыйрь һəм тəр­җемə­че Ра­вил Бо­ха­ра­ев, Бө­ек Бри­та­ни­ядə яшəп, та­тар хал­кын дөнь­я­га та­ны­ту­да зур эш баш­кар­ды. Габ­дул­ла Ту­кай­ның сай­лан­ма əсəрлə­ре, Кол Га­ли­нең «Кыйс­саи Йо­сыф» шигъ­ри поэ­ма­сы, миллə­те­без та­ри­хы­на һəм əдə­би­я­ты­на бəй­ле ки­тап­лар аның ты­рыш­лы­гы белəн инг­лиз те­лендə Лон­дон­да дөнья күр­де. Ра­вил абый­ның эшен дə­вам итү ту­рын­да уй­ла­мый­сыз­мы? Əдə­би­ят һəм сəн­гать белəн «яу» ча­бып, кем­ле­гең­не бел­гер­теп тор­ма­саң, «о­ны­тып» җибə­рүлə­ре дə их­ти­мал бит...

– Ми­нем бу ту­ры­да фи­ке­рем баш­ка­ча­рак. Го­мумəн, Көн­ба­тыш­та, хə­зер ин­де бигрəк тə, ки­тап уку­чы са­ны бик аз. Га­ди ха­лык ту­рын­да əй­теп то­ра­сы да юк, ори­ен­та­лист га­лимнəр ара­сын­да да мо­ңа кадəр «фəлəн та­тар язу­чы­сы­ның фəлəн əсə­рен укы­дым» дигəн ке­ше­не оч­рат­ка­ным бул­ма­ды əле. Ба­сыл­ган ки­тап­лар да ки­тап­ханəлəргə та­ра­ты­лып оны­ты­ла. Тəр­җемə ителмə­сен ди­мим, тик миллəт­не та­ны­ту өчен, бе­рен­че чи­рат­та, тел кирəк, тел. Та­тар­лар белəн генə дə чиклə­нергə яра­мый. Аны мөм­кин бул­ган­ча юга­ры­рак дəрəҗəгə күтə­рү, ягь­ни, та­тар бул­ма­ган­нар­га да та­ны­ту һəм өйрə­тү юл­ла­рын да эзлəргə кирəк. Мөм­кин кадəр күбрəк ке­ше өйрəн­сен, по­пу­ляр­лаш­сын. Бəл­ки, Ка­юм На­сый­ри инс­ти­ту­ты­ның фи­ли­а­лын ачып бул­мас­мы дип, Та­тарс­тан мə­га­риф ми­нист­ры­на да кергəн идем. Тик ми­нистр əфəн­де­нең җа­ва­бы: «Кемгə кирəк ул та­тар те­ле?!» – бул­ды. Мул­ла­сы шун­дый бул­гач, җəмə­гатьтəн ни көтə­сең ин­де. Бəл­ки, та­тар­лар­ны спорт өлкə­сендə та­ны­тыр­га план­на­ры бар­дыр. Аны­сы да əйбəт. Лə­кин тел мəсьəлə­се бе­рен­чел бу­лыр­га тиеш.
Чөн­ки Лон­дон, ми­немчə, Бө­ек Б­ри­та­ни­я­нең генə тү­гел, дөнь­я­ның да баш­ка­ла­сы ул. Та­тар те­лен Лон­дон­да­гы берəр уни­вер­си­тет­та фа­куль­та­тив дə­рес итеп укы­ту­га ире­шелсə, тел­нең дөнь­я­да­гы прес­ти­жын күтə­рүдə зур бер адым бу­лыр иде. Мон­да ачыл­ган «тəрəзə»­нең Ау­ро­па­га гы­на тү­гел, дөнь­я­га ачыл­ган «тəрəзə» бу­ла­ча­гы шөбһə­сез.

Ə исем оны­ты­лу мəсəлə­сенə килгəндə – ми­нем өчен əллə ни əһə­ми­ят­ле тү­гел. Ка­зан­нан киткə­немə 30 ел­га якын ва­кыт уз­ган. Сирəк-мирəк кенə га­зет-жур­нал­лар­да ба­сы­лу­ны са­на­ма­ган­да, исе­мем ише­тел­ми. Бу яшемə жи­теп, сы­ңар ши­гы­рем­не дə со­ци­аль чел­тергə элгə­нем бул­ма­ды. Шу­лай бул­са да оны­тыл­ма­ган­мын бит əле. Хəер, 22 яшемдə кирəкмəгəн та­ны­лу­ның хə­зер кирə­ге дə шул кадəр генə ин­де... Кай­гым бул­са, шул кадəр бул­сын – бер җи­рем дə ки­те­леп төшмəс. 30 ел­га якын исем­сез-нам­сыз да яшəлгəн бит əле. Тəкъ­дир­ли белсəлəр дə, рəхмəт əй­тер­сең. Төр­ки­ядə чак­та «Идегəй» дас­та­нын тө­рекчəгə тəр­җемə итеп бас­тыр­дым. Та­тарс­тан ул ва­кыт­та Төрк­сой оеш­ма­сы əгъ­за­сы иде – бу хезмə­тем белəн Та­тарс­тан­ны тəкъ­дим ит­тем, Та­тарс­тан мəдə­ни­ят ми­нистр­лы­гын та­ныт­тым, аның вə­калəт­сез вə­ки­ле бул­дым. Сы­ңар рəхмəт сү­зе ишетсəм, кү­ңе­лем түгəрəклəнгəн бу­лыр иде дə, ниш­ли­сең бит... Ми­ңа, Ту­кай ке­бек, «Бар­мы­ни бездə, го­мумəн, чын ке­ше ка­де­рен бе­лү?!» дию ар­тык икə­нен белгəн­лектəн, мин: «Бар­мы­ни бездə, го­мумəн, ке­ше кү­ңе­лен күрə бе­лү?!» генə, дим. Ра­вил Бо­ха­ра­ев ул як­тан бə­хет­ле язу­чы бул­ды. Җитəк­челəр белəн ара­сы ях­шы иде.

– Дөнья, ке­шелəр­нең яш­əү рə­ве­ше, яш­əү кыйммəтлə­ре үзгəрə... Мо­ңа иҗат ке­ше­се ни­чек ярак­ла­шыр­га ти­еш? За­ман белəн бергə ат­лар­га­мы, аңа кар­шы ба­рыр­га­мы, əллə ал­дан йө­ге­рергə­ме?

– Ми­немчə, яш­əү кыйммəтлə­ре тү­гел, ке­шелəр үзгəрə, дө­ресрə­ге юл­дан язу­га йөз то­та. Афəтлəрдəн, бə­ла-ка­за­лар­дан, фа­җи­га­лар­дан са­бак ал­ган ке­шелəр, ка­вемнəр ка­ла, ал­ма­ган­нар – юк­ка чы­га. Бу гра­фик күтə­релə-төшə га­сыр­лар буе шу­лай дə­вам итə килə. За­ман фəлсə­фи һәм фән­ни нок­та­дан ка­рап, Эйнш­тейн­ның гый­барə­се белəн əйткəндə, нис­би тө­шенчə (по­ня­тие от­но­си­тель­но­е) бит ул. Ягъ­ни, без – ке­шелəр генə ул бер­бө­тен­не Үткəн, Хə­зер­ге һəм Килəчəк за­ман­нар дип ае­рып йөртə­без. Ях­шы­лык, га­дел­лек, на­мус, шəрəф, вөҗ­дан, хак­лык, дө­рес­лек, мəхəббəт ке­бек тө­шенчəлəр исə гай­ре нис­би, тəгъ­би­ре җа­из бул­са – «за­ма­нөс­те» тө­шенчəлəр. Ми­немчə, за­лим һəм яла­гай бəндə ши­гырь язар, тик ша­гыйрь бу­ла ал­мас. Ан­нан соң, ке­ше­лек дөнь­я­сы яра­тыл­ган­нан бир­ле, бө­тен дə­верлəр өчен хас бул­ган бер үзенчə­лек бар: за­лимнəр һəм мəз­лум­нар. Бу кичə дə шу­лай бул­ган, бү­ген дə шу­лай, иртəгə дə шу­лай бу­ла­чак. Бу дөнь­я­ның Фир­га­ве­не бетм­əячəк. Һəр за­ман­ның үз Нам­ру­ты бул­ган, бар һəм бу­ла­чак. Бу дөнь­я­ның Язидлə­ре, иб­лислə­ре, на­чар­ла­ры бер­кай­чан да төкəнм­əячəк. Шу­ңа кү­рә, нин­ди генə за­ман­да яшəмə­сен, Ша­гыйрь го­мум­ке­ше­лек кыйммəтлəргə, мо­раль прин­цип­лар­га туг­ры ка­лыр­га, за­лим­нең кар­шы­сын­да, мəз­лум­ның янын­да бу­лыр­га, мəз­лум­нар­ның та­вы­шы бу­лыр­га ти­еш. Ми­сал эзлəп ерак ба­ра­сы тү­гел. Со­ра­вы­быз­га җа­вап та­бу өчен бо­рын­гы ха­лык ша­гыйрьлə­ре­нең функ­ци­я­сенə, мис­си­я­сенə һəм ро­ленə күз са­лу кирəк­тер. «Е­рау» дип атал­ган җы­ру­чы ке­шелəр төр­ки-та­тар­лар ара­сын­да бо­рын-бо­рын­нан бул­ган һəм алар та­тар шигъ­ри­я­тендə генə тү­гел, ха­лык­ның иҗ­ти­ма­гый-сəя­си тор­мы­шын­да да əһə­ми­ят­ле роль уй­на­ган­нар. Алар ка­билəлəр ара­сын­да­гы дау­лар­ны хəл иткəн, һəр­төр­ле мəсьəлə­не чишкəн, ара­да­гы дус­лык һəм кардəш­лек­не ны­гыт­кан, ях­шы­лык­ка һəм дус­лык­ка өндəгəннəр. Кирəк бул­ган­да исə, ха­лык­ны дош­ман­га кар­шы берлəш­те­реп, су­гыш­ка ча­кыр­ган­нар, шу­ңа күрə aлар­ның, ха­лык кү­ңе­лендə би­ни­һая урын яу­лап, ши­гырь-хикмəт сүзлə­ренə бик зур их­ти­рам сак­ла­ган бу­луы га­ять та­би­гый. XVI га­сыр­ның икен­че яр­ты­сы­на кадəр ерау­лар бул­са, соң­гы­рак дə­верлəрдə алар­ның функ­ци­я­сен кү­бе­сенчə чичəннəр үз өслə­ренə ал­ган. Ерау­лар ке­бек үк, чичəннəр дə ха­лык ша­гый­ре һəм фəлсəфə­че­се, тəр­би­я­че­се һəм та­рих­чы­сы бу­лып, ил-йорт ак­са­ка­лы уры­нын алып тор­ган. Ягъ­ни, ерау-чичəннəр ха­лык, ил-йорт, ке­ше­лек га­мен үз га­ме, «чын­лык»­ны ши­гырь һəм ши­га­ре иткəн. Һəм хə­зер­ге за­ман­да да ак­ту­альлəр, димəк, үз за­ман­на­рын гы­на тү­гел, бер үк ва­кыт­та килəчəк­не дə ко­лач­ла­ган­нар. Тел­не, мəдə­ни­ят­не алар­дан тəс­лим ал­ган­быз ич. Гəрчə, хə­зер чичəн дип атал­ган ке­ше бездə, үзе тү­гел, хəт­та сүз­нең үзе дə кул­ла­ну­дан тө­шеп, авыз иҗа­тын­да гы­на ка­лып ба­ра. Алай гы­на­мы соң – ши­гырь һəм ша­гыйрь­нең җəм­гы­ятьтə­ге уры­нын, бар­лы­гын бил­гел­əү дə бəхəс­ле... Идеаль
мəгънəдə ша­гыйрь – ерау, чичəн тра­ди­ци­ялə­рендə­ге ке­бек үткəн­не, бү­ген­ге­не һəм килəчəк­не бəйлə­гән бер мис­си­ягə ия бу­лыр­га ти­еш. Сүз­не ха­лык­ка җит­ке­рү өчен, ия­се­нең, ерау­лар-чичəннəр­нең дə­вам­чы­ла­ры Кол Га­ли, Кол Шə­рифлəр ке­бек, аек акыл­лы, дө­рес, хак бу­луы кирəк.

 

Калəм иялə­ре күп тə,

Кə­лям ия­се кирəк,

Кол Га­ли һəм Кол Шə­рифтəй

Кол­лык ия­се кирəк.

(«Сə­лам, Калəм!»)

 

– Бө­ек Бри­та­ни­ядə ничə та­тар яши? Алар бердəм­ме? Җы­е­ла­лар­мы, та­тар те­ле­нең, та­тар миллə­те­нең килəчə­ге ту­рын­да уй­ла­на­лар­мы? Лон­дон­да­гы та­тар­лар­ның тор­мы­шы ни­чек?

– Бө­ек Бри­та­ни­ядə яш­əү­че та­тар­лар­ның са­ны үзем­не дə кы­зык­сын­ды­ра, тик са­нап ка­ра­ган юк. 1000 гə җы­е­ла­дыр, бəл­ки. Лон­дон­да та­тар­лар əллə ни күп тү­гел. Тик шу­лай да баш­ка ди­ас­по­ра­лар­га үрнəк итеп күрсə­тер­лек җəм­гы­я­те­без эшлəп килə. Са­бан туе, Нəү­рүз, Ана те­ле бəйрəмнə­ре һəм баш­ка­лар – бо­лар бар­лык та­тар җəм­гы­ятьлə­ренə хас һəм та­би­гый эшлəр ин­де. «За­ман» та­тар-баш­корт җəм­гы­я­те бу­ла­рак, без­нең үзенчə­ле­ге­без исə би­редə зур бер га­илə бу­лып яшə­ве­без бу­гай. Төр­ле яшьтə­ге, төр­ле җирлəрдəн җы­ел­ган, төр­ледəн-төр­ле һөнəр иялə­ре бул­ган ке­шелəр ва­кыт­ла­рын кыз­ган­мый бер-берлə­ренə, бигрəк тə ял­гыз һəм мох­таҗ­лар­га күз-ко­лак бу­лып, ярдəм ку­лы су­зар­га əзер. Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, бер ва­кый­га­ны сөйлə­ми мөм­кин тү­гел. Кыйс­са­дан хис­са бул­сын. Бу ми­сал­дан ях­шы­рак аң­ла­шы­лыр.

Үткəн ел ок­тябрь аен­да төнлə бер миллəттə­ше­без: «Мин өемнəн ку­ыл­дым. Хə­зер урам­да ку­нып йө­рергə мəҗ­бүр­мен», – дип, төр­кемгə хəбəр юл­ла­гач, һəр­кем, бер бу­лып, аның ку­нак­ханəдə төн уз­ды­руы өчен ак­ча җый­ды. Таң атар-ат­мас яны­на ба­рыр өчен ке­шелəр бил­гелəн­де. На­илə ха­ным исем­ле ак­ти­вис­ты­быз иртə таң­нан яны­на ба­рып, аны му­ни­ци­па­ли­тет­ка алып кит­те. Шəхсəн үзем «бəл­ки күр­ше-күлəннəн бу хəл­нең асы­лын бе­лер­мен» дип, аның өенə ба­ра­сы ит­тем. Ни кү­рим – өе­нең ише­ге шыр ачык. Өй эче буш тү­гел, ак­ча­ла­ры да, пас­пор­ты да өстəл өс­тендə ята. Мəгəр, бу ял­гыз яш­əү­че миллəттə­ше­без, авы­руы көч­əеп ки­тү сəбəп­ле, көз­ге су­ык төннəрдə парк­лар­да ку­нып йө­ри баш­ла­ган. Шал­ты­ра­тып хəбəр бир­дем. На­илə ха­ным авы­ру миллəттə­ше­без­не өенə кай­тар­ды. «А­шы­гыч ярдəм» ча­кыр­дык. Тик сə­гатьлəрчə көтəргə ту­ры кил­де. Һəр­кем аяк­та иде. Бер­тук­та­мый шал­ты­ра­тып, хəл бе­ле­шеп тор­ды­лар. Кем­дер безгə аш-су җибəр­де. Шу­лай итеп, ул тө­не­без хас­та­ханəдə үт­те. Ка­зан­да опе­ра­ци­ягə ак­ча кө­теп ят­кан бер авы­ру кыз ба­ла өчен дə хəй­рия-иф­тар үткəр­дек. Шак­тый гы­на ак­ча җы­ел­ды. Рес­то­ран­ның уй­гыр ху­җа­бикə­се дə без­нең бу ни­я­те­без­не хуп­лап, хəй­ри­я­безгə үзе­нең юмарт өле­шен керт­те.

«Исəннəр­нең ка­де­рен бел, үл­гəн­нəр­нең ка­бе­рен бел», дилəр бит. Би­редə Бе­рен­че бө­тен­дөнья су­гы­шын­да ва­фат бул­ган мө­сел­ман-та­тар су­гыш­чы­ла­ры­ның ка­берлə­рен зи­ярəт итүдə Ка­зан­нан килгəн ку­на­гы­быз, га­лим Ма­рат Гый­бат­ди­нов та кат­наш­ты. Лек­ция дигəннəн, про­фес­сор Гый­бат­ди­нов­ның бу икен­че ки­лүе бул­ды. Аның та­тар та­ри­хы ту­рын­да­гы лек­ци­я­лә­рен миллəттəшлə­ре­без генə тү­гел, та­тар миллə­теннəн бул­ма­ган­нар да кы­зык­сы­нып тың­ла­ды. Про­фес­сор Гый­бат­ди­нов­ның ки­лү­ен исə Та­тарстан Пре­зи­ден­ты белəн бул­ган оч­ра­шу ба­ры­шын­да талəп иткəн идек. И, ул оч­ра­шу­га əзерлə­нүлəр: тө­не буе йок­ла­мый чык­кан идек. Кемнəр­дер бию өйрəнə, кемнəр­дер күлмəк-кос­тюм тегə, кемнəр­дер аш-су белəн мəш­гуль... Бу һəм баш­ка бик күп эшлə­ре­без­не Мəск­əүдə үткə­релгəн «Хəрəкəт» бәй­ге­се­нә ви­део итеп əзерлəп җибəргəн идек, ан­да да бе­рен­че урын­ны яу­ла­дык.

Җəм­гы­ять­нең ни­гез та­шы – ту­ган тел­не сак­лау бу­лыр­га ти­еш, əлбəттə. Та­тар те­ленə, əдə­би­я­ты­на би­та­раф бул­ма­ган­нар­ның са­ны аз бул­са да, бар. Та­тар те­ле дə­реслə­ре Лон­дон­ның Үзəк мə­че­тендə һəм Юныс Əмрə тө­рек мəркə­зендə ара­лаш уза. Əлегə уку­чы­ла­ры­быз­ның күп­че­ле­ге ту­ган те­лен белм­əү­че, яки аз дəрəҗəдə бе­лү­че ке­шелəр. Əм­ма алар – ту­ган тел­не өйрə­нү­нең кирəк­ле­ген аң­лап, белəм, укыйм дип, җиң сыз­ган­ган та­тар ке­шелə­ре. Шу­лай дə­вам итсəк, килəчəктə та­тар­ча сөйлə­шү­челəр­нең, ана телдə уку­чы­лар­ның са­ны та­гын да күб­əер, дип өмет итəм. Бу хо­сус­та уңыш­ла­ры­быз да юк тү­гел. Япон еге­те­без Чи­хи­ро Та­гу­чи та­тар те­ле бу­ен­ча ха­лы­ка­ра олим­пи­а­да­да Бри­та­ния исе­меннəн кат­на­шып, гран-при яу­ла­ды. Ана те­лендə ара­ла­ша бе­лү­че­ләр өчен исə «Та­тар­ча сөйлə­шү» клу­бы­быз бар. Хə­зер ви­рус кри­зи­сы чо­рын­да да ул он­лайн эшлəп килə. Шу­лай Бри­та­ни­ядə та­тар тел­ле та­тар бу­лып яши­без. Мөм­кин бул­ган­ча еш­рак оч­ра­шып, кул­дан килгəн кадəр эшлəргə ты­ры­ша­быз. Ягъ­ни, җа­ва­бым­ны җыеп
əйтə­се бул­сам, миллəт­нең килəчə­ге ту­рын­да уй­ла­на­лар, əлбəттə. Алай гы­на да тү­гел, кул­дан килгəнчə ур­так мак­сат­лар өчен көч түгəлəр.

– Читтəн ях­шы­рак кү­ренə, дилəр. Ну­лен­че ме­ри­ди­ан­нан, «То­ман­лы Аль­би­он»­нан без­нең та­раф­ка ка­раш таш­ла­ган­да, бү­ген­ге Та­тарс­тан, Ка­зан, җир­ле та­тар ша­гыйрь­лə­ре һəм язу­чы­ла­ры ту­рын­да нин­ди фи­керлəр туа?

– Дө­ре­сен генə əйткəндə, бу хак­та­гы мəгъ­лү­мат­лар юк яки юк дəрəҗə­сендə аз. Ру­сия та­ри­хын яки ис­лам та­ри­хын укы­ган­нар та­тар­лар ту­рын­да күп­ме­дер хəбəр­дар. Алар өчен дə та­тар­лар – кай­да­дыр Мон­го­лия янын­да яшəгəн та­ри­хи бер ка­вем. Бəл­ки, кай­бер фут­бол сө­ю­челəр «Ру­бин-Ка­зан» ас­со­ци­а­ци­я­се белəн Ка­зан ту­рын­да бер-ике сүз əйтə ала тор­ган­дыр. Ба­ры шул гы­на. Хəл шу­лай икəн, та­тар əдə­би­я­ты ту­рын­да əй­теп то­ра­сы да юк. Баш­ка та­тар ша­гыйрьлə­ре һəм язу­чы­ла­ры бер як­та тор­сын, Ту­кай­ны да бе­лү­че юк. Əлегə кадəр га­ди инг­лиз­ләр­гә аз­мы-күп­ме мəгъ­лүм бер генə та­тар­ны тап­тым – ул да бул­са, ба­лет би­ю­че­се Ру­дольф Ну­ри­ев. Аны яра­та­лар. Əйтə­се килгə­нем шул: «без­не дөнья белə, та­ный» дип, үз-үзе­без­не ал­дап, күкрəк как­кан­чы, бу энер­ги­я­не та­тар те­лен та­ны­ту өчен са­рыф итсəк, ях­шы­рак бу­лыр.

– Сез үзе­гез та­тар те­ле­нең һəм əдə­би­я­ты­ның, та­тар хал­кы­ның килəчə­ген ни­чек күз ал­ды­на ки­терə­сез?

– Бу ту­ры­да сүз куз­га­лу­га, гадəттə, «та­тар бетə-бетəчəк», «та­тар те­ле ин­де бер­кемгə дə кирəк тү­гел» дигəн пес­си­мист фи­керлəр ише­телə баш­лый. Җи­ңел тү­гел, əлбəттə. Тик шу­лай да, бу бор­чу, кур­ку белəн өмет ара­сын­да бу­лу кирəк. Ни генə бул­са да, та­тар­ча яза­быз да, сөйлəшə­без дə бит əле. По­зи­тив уй­ла­сак, по­зи­тив нə­тиҗəлəр белəн кинə­нү их­ти­ма­лы­быз зур­рак. Не­га­тив фи­кер исə без телəмəгəн нə­тиҗəлəргə ки­те­рер. Өмет­сез, шай­тан. Бер­кай­чан да мəэюс бу­лыр­га яра­мый. Ми­сал эзлəп ерак­ка китə­се юк. Та­тар те­ле бет­те-бетəчəк дигəндə, СССР җи­ме­ре­леп, ту­ган телгə аз бул­са да ир­кен­лек кил­де. Бу үзгə­решлəр бер­кем дə көтмəгəндə бар­лык­ка кил­де бит. Əгəр бер­əү мон­нан ту­гыз-ун ай элек кенə «Ко­ро­на­ви­рус дигəн афəт бу­ла­чак. Ке­шелəр тыш­ка чы­гар­га кур­кып то­ра­чак. Бар дөнь­я­ның икъ­ти­са­ды пы­ран-за­ран килəчəк», – дисə, кем ышан­ган бу­лыр иде икəн? Мон­нан соң дөнь­я­быз­ның, яш­əе­ше­без­нең элек­кечə бул­ма­я­ча­гы тə­га­ен. Ха­лык тел яз­мы­шын үзе хəл итə, үз го­ме­рен үзе бил­ге­ли. Ягъ­ни, ту­ган тел­нең яз­мы­шы без­нең кул­лар­да. Мог­җи­за кө­теп ятар­га тү­гел, эшлəргə, ты­ры­шыр­га кирəк. Шу­лай бул­ган­да, та­тар хал­кы­ның да, та­тар те­ле­нең һəм əдə­би­я­ты­ның да килəчə­ге як­ты, ма­тур бу­лыр.

– Əт­раф­лы əңгəмə­гез өчен рəхмəт, Рөстəм əфəн­де! Исəн-сау бу­лыйк, оч­ра­шып то­рыйк!

 

Əңгəмəдəш – Ле­нар ШƏЕХ.

 

[1]   Сәмазән – «сәма» («күк») сүзеннән ясалып, Мәүлананың мөритләренә бирелгән исем.

 

«Мәйдан» № 9, 2020 ел

Комментарийлар