Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлнур Сафиуллина журналистикасы

Журналист кыю, тәвәккәл, әрсез, үҗәт... кыскасы, көрәшче булырга тиеш. Шундый еш ишетәбез инде без бу фикерне. Әмма дә ләкин... Гөлнур Сафиуллина журналистикасы да бар бит әле бу дөньяда. Елата, елмайта, сискәндерә, гаҗәпләндерә, тетрәндерә, сокландыра, сөендерә торган журналистика. Хатын-кызларча сак һәм нәфис, «җылы» журналистика. Хатын-кызларча, дигәннән... Аның язмаларына хас бу үзенчәлек, мөгаен, очраклы барлыкка килмәгәндер – озак еллар «Сөембикә» журналында эшли бит Гөлнур. Шунысы кызык – буй җитмәслек булып тоелган бу дәрәҗәле, абруйлы басмага ул бик яшьли, Казан дәүләт университетын тәмамлап, журналистикага аяк басу белән дип әйтерлек килә. Ә «Сөембикә» каләм иясеннән иҗади осталык кына түгел, тормыш тәҗрибәсе дә сорый – шуңа күрә журнал тарихында коллективка болай «тәрәзә ватып» килеп керүчеләр күп булмагандыр. Һәм бүген без «Сөембикә»не – Гөлнурсыз, Гөлнурны – «Сөембикә»дән аерып карый алмыйбыз икән, бу, күрәсең, бәхетле язмыштыр... Бик бәхетле хәтта... Гөлнур Сафиуллина (Хәсәншина) белән бүгенге әңгәмәбез дә язмышлар турында булыр.

«Бу һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенмәдем!»

– Гөлнур, синең белән аралашканда буыннан буынга күчеп килгән зыялылык белән очрашканыңны тоясың. Бу сыйфат күбрәк укытучы балаларына хастыр дип уйлыйм инде мин үзем.

–          Юк, әти-әнием укытучылар түгел минем. Алар икесе дә сугыш елы балалары – 1942 елның язында туганнар. Әни әтисен бөтенләй белми – әби авырлы гына булып кала. Әни тугач, фронттан бабайдан нибары бер хат килә: «Бибихәлия, борчылма, бәлки ул кыз минем бәхеткә тугандыр», – дип язган була. Бу җөмлә Лотфулла бабайдан бердәнбер истәлек... Ә аннан 12-13 яшьлек чакта ук бөтенләй ятим кала әни. Уку кайгысы булмый инде – әни нибары өч класс белем алырга өлгерә. Әмма, шуңа карамастан, анда зыялылык чынлап та бар – анысы каннан, нәселдән киләдер. Әтигә дә югары белемнәр алу насыйп булмаган. Безнең заманда әтиләр көн-төн колхоз эшендә иде бит, без әниләр үрнәгендә тәрбияләндек. Мин әнинең беркайчан кызып киткәнен, кемгәдер тупас сүз әйткәнен хәтерләмим. Газета-журналларга яза башлагач, мәкаләләремне иң беренче әни укый иде – иң беренче фикерләрне гел ул әйтте. Безнең өйдә һәрвакыт китап-журналларга игътибар зур булды. Өйгә икешәр «Яшь ленинчы» газетасы килгән елларны хәтерлим: укучылар күп бит – дүрт кыз!

–          Ә журналистика белән кызыксынып китүең... очраклы килеп чыктымы?

–          Хәзер, гомернең бу үренә җиткәч, тормышта бернәрсә дә очраклы булмавын яхшы аңлыйбыз инде... Мин 5 нче сыйныфта укыганда безнең Кайбыч урта мәктәбендә «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге оешты. Мин ул вакытта класста староста идем, түгәрәккә йөрер өчен кеше табу миңа йөкләнде. Берсенә әйтеп карадым, икенчесенә... Беркемнең дә теләге булмагач, үземә барырга туры килде.

Иң беренче бирем әле дә истә – якын дустың турында язарга кирәк иде. Мин дус кызым Рузилә турында яздым. Түгәрәк җитәкчесе укып карады да: «Әйдә, редакцияләргә җибәрик әле», – диде. Без ул кыска гына язманы район газетасына да, «Яшь ленинчы»га да җибәрдек. Бер үк язманы төрле редакцияләргә тәкъдим итәргә ярамавын түгәрәк җитәкчесе дә, мин дә белмәгәнбез инде... Ул шундук басылып та чыкты. Сөенүләрем! Әмма ни гаҗәп, ул чакта синең хатыңа каршы редакцияләрдән зур конверт белән җавап килеп төшүе мәкаләңнең басылуына караганда да күңеллерәк була иде. Хат, гадәттә, мәктәпкә килә, конверт тышына синең исем-фамилияң язылган була! Редакцияләрдә ул вакытта эшләгән журналистларга рәхмәт – бер хатны да җавапсыз калдырмыйлар иде. Җайлап кына бу язмаң әле бармавын әйтәләр, шунда ук уңышлар телиләр, темалар тәкъдим итәләр... Нинди зур шатлык булган инде бу игътибар бала өчен! Язмалар басыла башлагач, безнең түгәрәк, мәктәпкә генә сыймыйча «Пионерлар йорты»на күчте. Редакцияләргә мәкаләләрне яудырабыз гына! Әмма алдан язманы, бер хатасыз булганчыга кадәр, кат-кат күчерәбез. Редакциягә язма бер хатасыз китәргә тиеш дигән язылмаган кагыйдә минем канга шул вакытта ук сеңгән.

1982 елда, 6нчы сыйныфта укыганда мине, яшь хәбәрче буларак, Бөтенсоюз пионерлагерена – «Артек»ка юллама белән бүләкләделәр. Яшь хәбәрчеләр сменасына! Мәктәп өчен дә, авылыбыз өчен дә зур вакыйга булган инде ул. «Кызыңны бер белмәгән җиргә, 40 көнгә курыкмыйча җибәрәсеңме?» – диючеләр күп булган ул вакытта әнигә. Ә әни беркемгә карамаган! Әти дә каршы килмәгән! Рәхмәт яугыры, мөмкинлеген дә тапканнар. Баланы юлга җыйнау, кием-салымын хәстәрләү авыл кешесе өчен мәшәкать кенә түгел, чыгым да бит әле ул.

–          «Артек»тан инде син «журналист булам» дигән тәгаен уй белән кайткансыңдыр?

–          Шулайдыр. Мәскәүдә чыгучы зур басмаларның журналистлары белән очрашулар – ә андый чаралар безнең өчен «Артек»та көнаралаш оештырылды – әлбәттә, эзсез узмагандыр. Югары сыйныфларда укыганда кайсы уку йортына барырга, нинди юлны сайларга, кем булырга дигән икеләнүләр юк иде инде миндә. Хәтта кайда эшләргә теләгәнемне дә белә идем – «Татарстан яшьләре»ндә! Бу вакытта минем инде язмаларым аларда да басыла иде. «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге җитәкчесе Гөлнур Әхәтовнаның: «Дөрес эшләдем микән инде, Гөлнур, сине бу юлга кертеп җибәреп?» – дип, мин университетны тәмамлап, инде эшли башлагач та берничә тапкыр әйткәне булды.

–          Дөрес булды микән соң чыннан да? Журналистика, ни әйтсәң дә, акчалы тармак түгел бит.

–          Без ул чакта тормышның ул ягы турында уйлый белмәгәнбез бугай. Һәрхәлдә, университетка укырга кергәндә редакцияләрдә журналистларның күпме алып эшләгәннәрен белми идем. Белсәм дә, хыялымнан кире борылмас идем... Юк, бу юлны сайлаганга беркайчан да үкенгәнем булмады. Мин бит халык яраткан басмада – «Сөембикә»дә эшләдем. Ярату эчендә яшәлде...

–          «Сөембикә»гә эшкә килгәндә сиңа ничә яшь иде?

–          24ләр булгандыр. Укыганда ук редакцияләр тирәсеннән китеп тормадым инде. Группадашларым белән «Татарстан яшьләре»ндә студентлар өчен махсус сәхифә алып бардык. Редакциянең хатлар бүлегендә эшләүче Роза апа Мортазинаны ялга җибәреп, җәен аның урынында кала идем. Ә ул елларда «Татарстан яшьләре»нә хат тау-тау килә иде: һәрберсен исәпкә алырга, бүлекләргә таратырга, җавап бирергә кирәк. Штатка урнашып түгел, болай гына эшлим. Ягъни бушлай... Хатлар белән эшләү ошый иде миңа! IV курста укыганда «Аваз» дигән газетага эшкә урнаштым. Профсоюзлар берлеге  чыгара иде аны. Редакторы күренекле журналист Илсөяр апа Хәйруллина иде. Мин аны үземнең остазым дип саныйм. Безнең вакытта эшкә юллама белән китү бар иде әле: Илсөяр апа мине Казанда алып калды, үзе белән эшкә «Татарстан хәбәрләре» дигән газетага алып китте. Бу инде эшкә алу гына түгел, язмышны да үзгәртү иде... Инде «Сөембикә»гә килү турында. Университетта дүрт ел буе беренче хатын-кыз журналистларның берсе, язучы, педагог Абруй Сәйфи язмышын һәм иҗатын өйрәндем. Диплом эшем дә аның тормыш юлы белән бәйле булды. Репрессиягә эләккән шәхесләребезнең берсе ул. Мин аның белән төрмәдә, аннан лагерьларда бергә утырган кешеләрне эзләп таптым: Абруй апа турындагы хатирәләрне бөртекләп җыйдым. Абруй Сәйфи турындагы бер язмамны «Сөембикә»гә тәкъдим иттем. Әмма журналда язмалар шактый озак чират көткәнен уйлап бетермәгәнмен. Түземлегем җитмәде... «Ватаным Татарстан»да басылып чыкты ул. Әмма «Сөембикә» журналының ул чактагы редакторы Роза Туфитулова миңа инде игътибар иткән, журнал өчен дә яза ала икән, дигән нәтиҗә ясаган, күрәсең. Күпмедер вакыттан соң ул мине «Сөембикә»гә эшкә чакырды. Хатлар бүлегенә! «Азат хатын»–«Сөембикә»дә эшләү татар хатын-кыз журналистлары өчен һәрвакыт иң зур дәрәҗә саналган. Гадәттә, тормыш тәҗрибәсе туплагач кына килгәннәр журналга. «Син – бәхетле, редакциягә бик иртә урнаштың», – дип өлкәнрәк журналистлар гел исемә төшереп тордылар.

 

«Интервью алганда, үзең дә «чишенеп бетәсең»...

–          Һәм син менә өч дистә елдан артык хатын-кызлар журналында... Китәсе килгән чакларың булмадымы?

–          Булды, билгеле. Китәргә җыенып, эш белешкәнем дә булды. Мине яхшы белгән дусларым туктатып калды. «Син «Сөембикә»сез яши алмыйсың», диделәр.

–          «Сөембикә»нең, нәкъ менә журналист өчен, башка басмалардан аермасы нәрсәдә соң?

–          «Сөембикә»нең һәрбер герое кызыклы аның. Ниндидер акыл, сабак алырлык. Әле язганчы, язманы укучы хөкеменә тапшырганчы ук, син иң башта үзең тетрәнәсең.

Мине тетрәндергән язмышлар бик күп булды.

–          Бер-икесен генә искә төшерик әле...

–          Менә Татарстанның Куба Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Ләйлә ханым Таҗетдинова язмышы. Аның әтисе ул чакта Татарстанның юстиция министры була. Ләйлә мәктәпне тәмамлаганнан соң Ленинград дәүләт университетында, гарәп теле бүлегендә укый башлый. Дискотекаларның берсендә Кубадан килгән, корабльләр төзү институтында укучы Роберт исемле егет белән таныша. Һәм аның белән бергә Кубага китеп бара. Күз алдына гына китергез – сиксәненче еллар бу. Министр кызы! Чит ил кешесенә кияүгә чыга! Океан артына! Аның әлеге адымы мәхәббәт хакына була бит. Бу яратуның зурлыгын аңларга тырышып яздым язманы.

Моннан шактый еллар элек, Төмәнгә баргач, Себер татарлары фольклорын җыю белән шөгыльләнүче Әлминур ханым белән танышырга туры килде миңа. «Балаларым бишәү: дүрт малай, бер кыз», – дип сөйләде ул. Ә ире турында сорагач, гап-гади әйбер турында әйткәндәй, «ул инде сеңелемнең ире», диде. Тик иң гаҗәбе бу түгел иде әле. Иң гаҗәбе – малайларга әти аеруча кирәк дип санап, балалары хакына хыянәтне икенче урынга куя алган Әлминур ханым: улларын әтиләре янында калдыра алган. Аны тыңлаганнан соң: «Төмәнгә мине шушы язмыш чакырып китергән бугай», – дип уйлаган идем... Язма геройлары белән элемтә өзелми – күп елларга дәвам итә: хәбәрләре килеп тора. Әлминур ханымның менә шушы сынауларны, иң якын кешеләренең хыянәтен күтәрә, хәтта кичерә алган йөрәге сөенечкә түзми: 50 яшьлек юбилеен үткәргән, бик күп кешеләрдән мактау сүзләре ишеткән көнне тибүдән туктый. Аның турында язылган «Учак урыннары» дигән язманы журнал укучылар хәзергәчә хәтерлиләр. Гаҗәеп язмыш бит...

–          Гөлнур, «Сөембикә» журналистына балалар кечкенә вакытта да бик еш командировкаларга йөрергә туры килгәндер. Сезнең бит әле әбиләр дә авылда, шәһәрнең икенче башында гына түгел. Димәк, бөтен җаваплылык иреңә кала торган булган. Ул ничек карый иде мондый ихтыярый-мәҗбүри сәфәрләргә?

–          Һәрвакыт тыныч кына карамагандыр да инде ул, ләкин мин бер мәртәбә дә, Ринат рөхсәт итми дип, каядыр бармый калганымны хәтерләмим. Андый проблемам булмады. Һәм юлга һәрвакыт тыныч күңел белән чыгып китә идем, чөнки балаларның караулы булачагын яхшы беләм. Шуңа күрә Ринатка бик тә рәхмәтлемен!

Командировкаларга җиңел чыгып китәм мин, гомумән, сәяхәт итәргә яратам! Анда кызыклы язмышлы кеше бар, дисәләр, дөньяның икенче читенә дә бара алам, дип көләм. Һәр сәфәр, һәр сәяхәт сиңа  нәрсәдер бирә. Бер кеше булып чыгып китәсең, икенче кеше булып кайтып керәсең. Һәм әле байтак вакыт шул рәхәт дулкында йөрисең... Тик беркайчан да чит илдә яшәп кала алмас идем. Миңа, һичшиксез, кире кайтырга кирәк!

–          Гөлнур, балалар, тәрбия темасын дәвам итсәк, шулай эшлисе калган икән, болай эшлисе калган икән дип еш уйлыйсыңмы хәзер, үкенечләрең калмадымы? Мин үзем, мәсәлән, балаларны түгәрәкләргә йөртә алмадым дип үкенәм.

–          Без йөртергә тырыштык анысы. Булат: «Рәсем ясыйсым килә», – дип, 5 яшендә чак мине балалар үзәгенә үзе җитәкләп алып керде. Аннары аның белән сәнгать мәктәбенә кердек: Булатны дәресләрдән көткән арада сәнгать мәктәбе китапханәсендәге бөтен китапны укып чыктым. Дүрт-биш ел буе, атна саен өч-дүрт тапкыр бит ул... Азатыбыз Казанның үзәгендә – Лобачевский исемендәге лицейда укыды. Аны шулай ук хәйран еракка йөртергә туры килде. Үкенечләр... юктыр кебек...

–          Гөлнур, син менә өч дистә ел буе хатын-кызлар турында язасың. Шушы еллар эчендә хатын-кыз образы нык үзгәрдеме? Син бу үзгәрешне сизәсеңме?

–          Хатын-кыз гына үзгәрми кала алмый, чөнки дөнья үзгәрде. Беренче чиратта яшәү тизлеге артты. Бала белән декрет ялында булган яшь әниләргә генә карагыз әнә. Берсе дә бала кочаклап кына утырмый бит бүген аларның. Һәркайсы тормыштан күбрәк алырга тырыша: ниндидер курсларда укый, тренингларда катнаша, үзен камилләштерә, яңа һөнәрләргә өйрәнә, үз эшен ача... Һәм бу дөрес тә! Мин аларга сокланып карыйм.

–          Синдә дә үзгәреш бар бит, Гөлнур! Хатын-кыз язмышлары турында язучы журналист, ниһаять, хикәяләр иҗат итә башлады. Очраклы килеп чыктымы бу, максатчан төстә үзеңне сынап карарга булдыңмы?

–          Хикәя язып карыйсы килү теләге булса да, үз-үземә ышанмау зуррак иде бугай. Югыйсә күңелдә йөргән хикәя темалары да байтак җыелган. Интервьюлар вакытында – хатын-кыз белән хатын-кыз сөйләшкәндә, бик күп темаларга кагыласың бит. Эчке кичерешләр турында да сөйләшәсең. Әңгәмәдәшеңә үз тормышың турында да сөйлисең, хәтта «чишенеп бетәсең»: шул вакытта каршыңда утырган кешең дә сиңа ачыла... Героең сөйләгәннәрнең барысы да язмага кереп бетә алмый. Ә менә күңелдә кала. Хикәягә темалар, детальләр шулай җыела. Алар үзләре үк кәгазьгә төшерүне сорый. Фотограф тормышны фото итеп, рәссамнар картина итеп күрсә, язган кеше аны текст итеп күрәдер. Күргән-ишеткән вакыйгаларны сурәтләү өчен минем дә күңелдә бер-бар артлы җөмләләр туа башлый...

Хикәяне беренче тапкыр короновирус чорында язып карадым. Вакыт күп чагында...

 

«35 мең язылучым бар!»

–          Вакыт дигәннән... Сиңа хәзер иң җитмәгән нәрсә – вакыттыр, мөгаен. «Сөембикә», шәхси иҗат һәм шулар янында – ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемең. Тагын бер балаң! «Мин сине шундый сагындым» төркеменең бүгенге көндә 35 мең язылучысы бар. Бик күп бит инде бу! Мондый төркемне алып бару диимме, аудиторияне тотып тору дииимме, җиңел түгелдер...

–          Әйе, төркемне алып бару зур һәм даими хезмәт сорый. Әмма тырышасың, чөнки кирәкле эш эшләгәнеңне аңлыйсың. Мондый юнәлештәге төркемгә ихтыяҗ бар бит. Яшьлек мәхәббәте турында истәлекләр, әйтелми калган сүзләр, яшерен серләр алар һәркайсыбыз күңелендә яши. Кайбер хис-тойгылар турында хәтта бик якын дусларыңа да сөйләп булмый. Ә безнең төркемдә кеше аноним рәвештә ачыла ала. Психологларның шундый киңәше бар: эчке кичерешләреңне ак кәгазьгә төшерсәң, җиңел булып китә диләр алар. Монда да шул ук принцип. «Үз тормышым турында төркемдә язгач, шундый рәхәт булып китте», диючеләр бик күп.

– Кешеләр социаль челтәрләрне агрессияне чыгару урыны итеп тә файдаланалар бит хәзер. Админга да саксыз сүзләр әйтеп куярга мөмкиннәр.

– Монысы – иң борчыганы. Саксыз сүзне миңа да әйтергә мөмкиннәр, бер-берсенә дә. Интернетта аралашырга өйрәнергә кирәк әле безгә. Социаль челтәрләрдә үз фикереңне белдергәндә шуны-шуны эшләмәскә дигән махсус кагыйдәләр юк, билгеле. Әмма интернетта аралашуларның да үз әдәп-әхлагы, һичшиксез, булырга тиеш. Күпләр үз фикерен белдерүне «нәрсә телим – шуны әйтәм» дип саный бүген. Шулай инде, бер тапкыр күрмәгән һәм, мөгаен, күрмәячәк тә кешегә теләсә нинди авыр сүзне җиңел генә әйтеп, язып буладыр. Моңа зур батырлык кирәкми. Ә авыр сүз күзгә карап әйткәндә дә, ерактан язганда да йөрәккә бертөрле үк барып кадала... Төркемгә язылучыларга: «Кемгәдер сүз әйтер, киңәш бирер алдыннан бер мизгелгә генә үзегезне аның урынына куеп карагыз», – дип еш әйтәм. «Сезнең төркемгә аяк киемен салып керергә кирәк», – диләр миңа укучылар. Бу минем өчен бик зур бәя! Кемдер чикләрне уза башласа да, алар «бирегә аяк салып керергә кирәк», дип шунда ук искә төшерәләр. Админ буларак миңа хаксыз сүз әйтүче булса да, шунда ук мине яклый башлыйлар: бу да куандыра. «Безнең төркем» дип мөрәҗәгать итәм еш кына язылучыларга: мин генә түгел, төркемдәге атмосферага алар да җаваплы. Бер-беребезне булганыбыздан яхшырак булырга өйрәтәбез. Бу җиңел түгел, әмма бер-береңне хөрмәт иткәндә моңа ирешеп була.

–          Гөлнур, мин синең тагын бер көндәлек шөгылеңне беләм – намазда булуыңны. Намазга басуың ниндидер вакыйга, сынау белән бәйлеме?

–          Шөкер, сынаулар, кайгы-хәсрәтләр белән бәйле түгел. Киресенчә, үземнең тыныч, имин тормышым өчен рәхмәт әйтергә кирәк дип санадым. Аллаһы Тәгаләгә якынаерга... Без, авыл балалары, барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә дини тәрбия алып үсәбез бит. Иң беренче догаларны бабам, күрше әбиләре өйрәткән иде. Без кечкенә чакта әни намаз укымый иде әле – чоры башка иде бит. Әмма әти белән әнинең корбан чалмый калган ел булмады. Инде Аллаһка шөкер, бу гадәт безнең гаиләләргә дә күчте.

–          Килен кайнана мөнәсәбәтләре һәрбер хатын-кыз өчен мөһим дип уйлыйм мин. Әй, ис китми, дияргә мөмкин без, ләкин ул чынбарлыкта лакмус кәгазе кебек гаилә тормышының ни дәрәҗәдә имин булуын күрсәтә кебек. Менә синең килен дә булганың бар, кайнана да. Кайсы җиңелрәк? Һәм кайнана булгач, ах, шулай икән бит әле бу, дип үзең өчен ачышлар ясарга туры килмәдеме сиңа?

–          Килен кеше нинди булырга тиеш дигәнгә, андый идеал һәрвакыт минем күз алдымда булды. Ул – әнием. Төп йорт килене иде ул: кайтучы-китүче бездә гел күп булды. Әни ике якның да туганнарын тигез күрде. Урын өстендә яткан, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән, аяклары йөрмәгән әбине җиде елдан артык сабый баладай карады. Аны ашатмыйча үзе табынга утырмады, аны юындырмыйча үзе мунча кермәде. Бабай өч ел авырды, ул да әни тәрбиясендә булды. Соңгы сулышын алганда, әнигә: «Балаларыңның рәхәтен күр», – диде... Кайнана нинди булырга тиешлеген дә беләм. Минем кайнанам кебек! Бер очракны гына сөйлим әле. Яңа өйләнешкән вакытыбыз иде әле. Чирмешәнгә командировкага кайттым. Анда кадәр кайткач дип, кунарга әнкәй янына кердем. Өстән яңгыр явып торган көзге көн иде ул. Киткәнче алып кайтып калдырыйм дип, иртән иртүк чишмәгә суга киттем. Кайтсам, әнкәй веранда алдын сөртеп чыгарган. «Үзем юып алган булыр идем, әнкәй!» – дим. «Юдым инде, күршеләрнең берәрсе керер дә, килене идән дә сөртмәгән дип әйтер дип курыктым», – ди... Кайсы җиңелрәк дип әйтә алмыйм – кайнанам белән бер түбә астында яшәмәдем. Киленем белән дә бер фатирда тормыйбыз. Бер-береңә яхшы булырга болай авыр түгел бит... Әмма күп нәрсә өлкәннәрдән торуын аңлыйм хәзер: без тормышны инде күбрәк күргән, акыл туплаган, без зирәгрәк. Шуңа күрә безгә яхшырак булырга кирәк. Аннан улың бәхетле икән, бу – иң мөһиме түгелмени?! Улың яраткан, синең улыңны яраткан кешене якын итү авыр түгел ул. Бернинди дә яңа ачыш юк монда.

–          Әңгәмә өчен рәхмәт, Гөлнур! Синең белән сөйләшү бик-бик рәхәт булды.

–          Үзеңә рәхмәт! Тукта, ашыкма әле, мин синең бер бик мөһим соравыңа җавап биреп бетермәдем кебек. Балалар үстергәндә үкенечләрең калмадымы дип сорадың, әйеме?

–          Әйе.

–          «Син булдырасың!» дигән сүзне мин аларга сирәгрәк әйткәнмен икән. Реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Золотые руки» дигән фильмны карагач, моңа тагын да ныграк инандым. Бен Карсон дигән табиб-нейрохирург турында ул фильм, мин аны бүген кечкенә балалар үстергән һәр әнигә карарга тәкъдим итәм. Әгәр Бенга әнисе: «Син булдырасың!» – дип гел кабатлап тормаса, ул бөтен дөньяга билгеле табиб булып үсеп җитәр идеме икән?!

Әйе, миңа да Булат белән Азатка аны күбрәк әйтергә кирәк булган. Һәм, беләсеңме... бу сүз бүген безгә дә җитми икән. Ул минем үземә дә җитми икән...

 

Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.

«Мәйдан» № 5, 2024 ел

Комментарийлар