Логотип «Мәйдан» журналы

Булат Сәлахов: «Торналар төшкән җирдән күтәрелдем...»

Халык артисты, язучы, режиссер, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, «Тантана» премиясе лауреаты, Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты Сәлахов Булат Нуретдин улы белән әңгәмә.


– Кешенең кемлеге – балачактан. Холык-менәз, зәвык барыбер балачакта билгеләнә. Булат абый, театр сәхнәсенә омтылыш каян Сездә?
– Туган җирдән киләдер ул. Әти-әнием Габденнасыйр Курсави туган Югары Курса авылыннан. Аннан Галиәсгар Камал, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновларның туган авыллары тезелеп китә. Мәһдиевнең «Торналар төшкән җир»е безнең Курса авылы янында ул. Авыл зиратына «Соры торналар заказнигы» дип язылган элмә такта да куелган. Колхозлашу вакытында авылыбыз бүленеп, Алан исеме белән күчеп утырган. Әти мал табибы булып эшләде, алты авылга берүзе иде. Күчеп утырсак та, Курсаны ташламаган ул. Берзаман мин туганмын. Ул вакытларда әле баланы өйдә генә тапканнар. Әтинең Курсада чагы булган. Клубта «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин) спектаклен куялар икән, әти дә сәхнәдә. «Малаең туды», – дип килеп әйткәннәр. Исемен Булат кушам, дигән. Әти бик матур җырлый иде. Җырлары әле дә истә, арияләр булган икән ул.
Мин алтынчы сыйныфта укыганда, аклы-каралы телевизор чыкты. Югары Курсага ун километр йөреп укыйбыз. Шул авылда туган тиешле бер абзыйларга кереп телевизордан «Банкрот» (Г. Камал) спектаклен карадык. Шаккаттым, әсәрендем! Үскәч артист булам, дим. Кая укыталар икән бу артистларны дип, белешеп, адресын кесәгә тыгып куйдым: «Гоголь урамы, 2 нче йорт».
Язмыш шулай кушкандыр, ул адрес буенча укырга язмады. Кукмарада һөнәр училищесында укыдым, Казанда итек фабрикасында эшләдем. Иң пычрак эшләрдә эшләгәнмен. Аннан Байконурда хәрби хезмәттә булдым, анда да радиация бит. Хәзер көлеп сөйлим: хөкүмәт биргән сигез класс белемем бар, калганнарын үзем алдым, дим. Кукмарада кичке мәктәптә укып, тугызны бетердем. Казанда торганда, унынчыны тәмамладым. Армиядән кайткач, Чаллыда унберенчене бетердем. Аннан мәдәният институтында читтән торып белем алдым.
Институт өстеннән поезд юлы үтә бит. Поездда үткән саен, елардай булып, монда кемнәр укый икән, алар «мөгезле» кешеләрдер инде, дип уйлый идем. Баксаң, мин дә «мөгезле» булганмын икән...
– Сез Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае каршында оешкан халык театрында да шактый эшләгән кеше бит...
– 1974 елда «Энергетик» мәдәният сарае ачылды. Бөтен яшьләр шунда җыела башлады. Мин дә барасым килеп йөрим, ләкин вакыт юк. Кичке мәктәптә дә укыйм бит әле. Комсомол яшьләр бригадасында эретеп ябыштыручы булып эшлим. ГЭС бистәсендәге «Ватан-ана» скульптурасы – минем беренче объектым. Бик авыр эш булды ул. Һәйкәл төбендә уналтышар сәгать тоташ эшли идек. Ике ай ярымда төзеп тапшырдык. Бу мәһабәт скульптураның авторы Илдар Хановны үземнең укытучым дип саныйм. Аның кул астында дүрт егет эшләдек, уң куллары идек. Илдар абыйдагы энергетика! Гаҗәеп кеше иде ул. Шул чакта киеп эшләгән каскасын соңыннан, Чаллыга очрашуга килгәч, үзенә бүләк иттем. «Ватан-ана» скульптурасының бер фрагменты миндә һаман саклана әле.
Чаллыда Илдар Хаҗиев дигән бик данлыклы кеше бар иде. Үзе бер татар иҗтимагый үзәге, дип йөртә идем мин аны. Теләсә кайсы ишеккә кереп, кертмәсәләр, тибеп ачып, милләт өчен бик күп яхшы гамәлләр кылган кеше ул. Илдар Хаҗиев чыгышы белән безнең күрше авылдан. Абыем белән мәктәптә бергә укыган булганнар. Абый да Чаллыда иде, минем хакта Илдар абыйга әйткән. Шулай итеп, 1976 елда мин дә халык театрына бардым. Андагы яшьләр! Романтика! Сагынып елыйм ул вакытларны кайчак. 1976–1980 еллар бу. Нинди генә спектакльләр куймадык без анда! Миңа икенче спектакльдән үк төп рольләрне бирә башладылар. Гомеремнең унбиш елы шунда үтте. Дөресен әйтим, мин анда барып кергәндә, театрның ни икәнен дә белмәгән малай гына идем, яхшы гына режиссер булып чыгып киттем. Артист, режиссер буларак, шушы халык театрында үстем.
Көндез – эретеп ябыштыручы, кич – режиссер идем. Көндез мәктәпләр төзелешендә эшлим, кичен яшеренеп кенә декорацияләр ясыйм. Унике мәктәп төзегән кеше мин. БСМП, шәһәр хакимияте бинасы һәм башка объектларны салуда катнаштым. Чаллы мэриясен ике ел төзедек. Конференцияләр залының түбәсен мин «варить» иттем – ишелерлек түгел ул! Эретеп ябыштыручы булып ундүрт ел эшләдем, соңгы өч елында халык театрында режиссер идем. Сварщик булып эшлисе килми иде инде ул чакта, пенсиягә чыгар өчен, тешемне кысып түздем. Үземнең кул көчем кергән, үзем төзегән объектларга карыйм да сөенәм хәзер. Ә сәнгать кешесе буларак, бер уйласаң, күпме гомер төзелештә әрәм үткән. Алай дисәң, барыбер сәнгатьтән туктап торганым булмады.
12
– 1990 елдан шәһәрнең мәдәни сәхифәсендә Чаллы профессиональ театры тарихы башлана, ул тарихта Булат Сәлаховның да роле зур...
– Әйтсәм әйтим, минем барыбер бер үпкәм бар. Чаллыда халык театры 1918 елны ук оешкан булган. Күпме хезмәт куелган, күпме кеше эшләгән анда! Шуларның тарихын читкә тибәреп, Чаллыда театр сәхифәсен шушы профессиональ театрыбыз белән генә бәйләп, 32 еллык кына тарихлы булып калдык. Мәсәлән, Әтнә театры, үз тарихын югалтмыйча, хәзер йөз елдан артык тарихлы театр булып йөри. Буа театры да шулай итте, йөз еллыгын үткәреп куйды. Бәлки, шәһәребездә булган халык театры тарихын санлаган булсак, без бу яңа театр бинасын алданрак та төзетә алыр идек. Соңардык. Татар акылы төштән соң шул.22
– Чаллы театрын биналы итү баштан ук җиңел булмаган, дип беләм. Иске бинаны «яулау» тарихын да искә алыйк әле, Булат абый.
– Район мәдәният йортында оештык һәм анда бер ел эшләдек. Аерым бина һаман бирмиләр. Берзаман директорыбыз Гыйлемхан Мөбарәкшин – ул театрның беренче директоры иде – һәм баш режиссерыбыз Фаил Ибраһимов безне тузгытып алып киттеләр. Райком бинасын музыка мәктәбенә бирәләр икән, безгә шуның яртысын алып калырга кирәк. Дәррәү бардык, декорацияләрне урамга тезеп куйдык. Баш күтәрәбез. Безне кертмәс өчен, омончылар килеп тулды. Татар иҗтимагый үзәге егетләре килде. Әбиләр җыелды – ул елларда «боевой» әбиләр бар иде бит. Без бәреп кереп утырдык, әйберләрне дә эчкә ташыдык. Конференцияләр залы белән бергә бер ярым этаж безгә булды. Бинаны эчтән сакларга өчәү калдык: мин, Символ һәм Камил. Саклап ятабыз, төнлә яныбызга бер кеше керде. «Молодцы, егетләр! Мин сезнең яклы. Нык торыгыз, чыкмагыз, хәл итәрбез», – дип кулларыбызны кысып чыгып китте. Бу кеше Рәфгат Алтынбаев иде. Сүзендә торды ул, бина театрга бирелде.
– Татар эстрадасында нәфис сүз һәм юмор остасы буларак та танылган кеше бит әле Сез.
– Шәфәгать Салихов, Рөстәм һәм Гөлдания Хәйруллиннар, Илгиз Закировлар белән төрле җирләрдә, шыгрым тулы залларда концертлар куя идек. Әле ул вакытта Салават Чаллыга килмәгән, аны белүче дә юк иде.
Горурланып сөйләрлек зур эшләремнең берсе: Чаллыга Салаватны алып килгән кеше мин. Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннарга алып баручы кирәк булгач, Салаватны мин чакырдым. Салават Фәтхетдинов белән биш ел бергә укыдык. 1984–1989 елларда институтта бер төркемдә, бер телем ипине икегә бүлеп, бергә белем алдык. Салаватның Татарстандагы беренче концерты безнең авылда булды. Студент чакларыбыз иде. Аннан өйләнде дә туган ягына китте ул. Чаллыга чакырып китердем. Шәфәгать, Рөстәм, Гөлданияләр белән таныштырдым. Берничә концерт безнең халык театрында да җырлады әле ул.
Сүз уңаеннан, хатыным Фәнүсә Мирзанур кызы белән дә халык театрында таныштым. Ул да Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. Ун ел труппа җитәкчесе булды, аннан режиссер ярдәмчесе булып күчте. Кызыбыз Гөлназ да талантлы артист иде. Театрда матур гына эшли башлаган җирдән, ташлап, мәктәпкә китте. Кеше күзенә каршы тора алмады, ахры – артистларда була торган хәл. Безне сак куярга өйрәтәләр. Менә, мәсәлән, сиңа җиде йөз кешенең мең дүрт йөз күзе карап тора. Алар тамашага нинди күзләр, нинди кәеф белән керәләр бит әле. Син ул күзләр балкысын, янып китсен өчен тырышасың. Ә аларның теге начар кәефе, җегәре кая китсен соң? Ул бит артистка күчә. Менә шуннан котыла алмады ул.
– Ул сакны ничек куялар соң?
– Мәсәлән, кирпеч дивар күз алдына китерәсең. Үзеңне шул дивар артында дип күзаллыйсың. Яки тамашачыны үтә күренмәле дип хис итәсең. Әйтик, күзеңә карап торам – әмма сине күрмим мин, күрергә теләмим чөнки. Ул яктан чәчәннәр бик көчле. Күрәсе килми икән, күрми ул сине. Шуңа күрә алар горур һәм баш бирми торган.
Салават белән эшләгәндә, мең ике йөзләп концертын алып бардым. Мәсәлән, бер елны Камал театрында гына утыз өч концерт куйдык. Утыз өч! Бик авыр ул. Анда бер-береңне ашар дәрәҗәгә җитәсең, күралмый башлыйсың – көн саен берүк әйбер бит. Салават төркемендә эшләгән унике ел эчендә Казанның Камал театрында гына җиде йөз илле концерт куйганбыз – санап чыгардым. Чаллыда да унсигезәр концерт куя идек.
Салаватка электән үк әйтә килдем: безнең кебек тирес өстендә йөргән малайлар ун-унбиш елдан югала, укымышлы балалар киләчәк сәхнәгә, дидем. Шулай булды да. Туксанынчы елларда сәхнәдә беркем юк иде бит. Бушлык барлыкка килгән иде ул чорда. Салават Фәтхетдинов дүрт кешесе белән татарның эстрада сәхнәсен уятты. Концертлар белән бөтен дөньяны әйләндек, кайда гына булмадык.
14
– Татарстаннан читтә яшәүче татарларның да тормышларын, үзенчәлекләрен чамалыйсыз алайса.
– Татарстандагы татарлар белән читтәге татарларны мин берничек тә чагыштыра, янәшә куя алмыйм. Читтәге милләттәшләр күпкә кешелеклерәк, мәдәнирәк. Алар үзләрен үзләре яклый белә торган кешеләр. Бездә исә татарлар изелгән – үзебезнекеләр тарафыннан. Уйлап кара: безнең мәчетләрнең манараларын кем кискән? Урыс кискәнме аны? Үзебезнекеләр кискән бит! Минем бер юмор бар: минәйтәм, мәчет манарасын аны борып кына алырлык итеп ясарга кирәк. Приказ булса, борып аласың, кабат боерык булса – кире борып куясың...
Менә Самарага, Камышлы районнарына бар, Себергә бар – кайсы гына төбәккә барма, туксанынчы елларда да, кыйшайган булса да, мәчетләре тора иде. Аларның мәчет манараларын берәү дә кисмәгән. Безнекеләр монда үзләре кисеп бетергәннәр. Татарның мокытлыгы ул.
– Моның сәбәбе нидә икән соң? Изелгән кавем булгангамы?
– Башка сугып үстергәнгә! И минем балам тыңлаучан да инде, күндәм дә инде, дип мактанабыз, мәсәлән. Ә нишләп тыңларга тиеш соң әле ул? Үз фикере булырга тиеш бит аның. Бездә, үз фикере булса, «кире», «киребеткән», диләр.
Үземнең малай чакны искә алсам... Авырлыклар күп күрдем мин, ләкин ирекле идем. Кукмарага училищега, алты километр кара урман аша үтеп, берүзем йөреп укыдым. Унбиш яшьлек үсмер өчен бик куркыныч әйбер ул. Урман аша поезд станциясенә барам – билет бирмиләр. Акча булса да бирмиләр. Поезд түбәләрендә качып барам кыш көне... Кайтканда, урап йөрмәс өчен, авыл турысында поезддан сикереп төшеп калам. Минем авыл тимер юлдан – өч, станциядән алты километр ераклыкта урнашкан. Ике ел шулай йөреп укыдым. Үзем күргән авырлыклар, ул поездда йөрүләр турында повесть язасым килә.
Бәләкәйдән үк поездда йөреп үстек бит инде. Шуңа поездда рәхәт миңа, йоклыйм да китәм. Безнең авылдагыларның ярты гомере поездда үткән. Авылдан Казанга йомырка-мазар сатарга йөриләр иде электән. Мин дә әнигә ияреп йөргәнмен. Бик бәләкәй чакта ук яттан сигез шигырь белгәнмен, поездда абый-апаларга шуларны сөйләп, концерт куеп кайтканым истә. Шигырь сөйлим дә клиндер, күмәч бирәләр. Аны тиз генә әнигә илтеп бирәм дә тагын китәм шигырь сөйләргә...
– Булат әфәнде, Сез билгеле драматург та. Әдәби иҗатка килү тарихыгыз белән уртаклашсагыз иде.
– Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр бит. Армиядә үк шигырьләр яза идем. Чыгарган җырларым да бар. Байконурда, чүлдә хезмәт иттем ич. Анда баргач, кояш икенче яктан чыга башлады. Ике ел буе кояш миңа кире яктан чыкты, гүя дөнья кире ягы белән басты. Авылны шулкадәр сагына идем. Их бер генә булса да үлән күрергә, дип тилмердем. Авылга кайтсам, капка төбендәге кара туфракта аунар идем, ди идем. Сагынып, шигырьләр яздым.
Башкортстанда Шәфәгать Салихов, Илдар Гадиев белән концертлар куеп йөргән чак. Төркемдәге скетчлар уйный торган кыз безне ташлап китте беркөнне. Ялгызым гына скетч уйнап булмый бит. Төн утырып, менә дигән юмор яздым. Шуннан китте – утызлап юмореска язылган. Салаватта эшләгәндә, ел саен ике юмор чыгышы иде миннән. Салават төркеменнән киткәч, бер юмор да язмадым.
Хәзер дә үкенәм әле, ник халык театрыннан киткәнче пьесалар язмадым икән, дим. Чаллы драма театрына килгәч, пьесалар яза башладым. «Яратылмый калган ярлар»ны дүрт-биш ел буе әбиләр белән очрашып, сөйләшеп йөргәннән соң, ун көндә яздым. Башкаларның ничектер, сюжетлар, язасы әйберем башымнан кино тасмасы сыман үтә. Әйтерсең, бер яктан керә тора, баш мие ул мәгълүматны укый да тасма чыгып китә. Андый вакытта бүленәм икән, теге сюжет югала – ни турында икәнен белмим дә, хәтерләмим дә. Шуңа күрә мин язучыларны изге кешеләр дип атыйм. Тәңредән килгән хәбәрне тотып алучы антенналар без. Чәчәкләргә күктән бал ява бит – безгә дә шулай. Мин балны күктән ява дип уйлыйм, бу хакта укыганым да бар.
Көн саен дога укыйм мин. Яши-яши Тәңрегә килдем. Ислам динен дә кире какмыйм, ул да безнеке. Бөтен диннәрнең нигезе, асылы бер, диләр бит. Халык белән идарә итәр өчен, аны төрле дәүләтләр үзенчә бүлгәләгән.
Сүз уңаеннан, Салаватны сәхнәгә «Фәләкъ» сүрәсен укып озата идем. Артына басып, сиздерми генә укыйм. Тамашачы каршына бер тапкыр да догасыз чыкмады ул. Шулай сак куя идем. Сәхнәгә мин чыгарам бит.zh
– Татар театры сәхнәсендә бүген барган экспериментлар хакында фикерегезне дә беләсе килә.
– Театр сәхнәсендәге кеше аңламаслык әйберләрне мин үземчә «абракадабра» дип атыйм. Ул экспериментлардан Камал театры туктады бугай инде. Минзәлә театры да бик мавыгып алды. Кешегә күрсәтерлек булмагач, ник куярга соң? Әле халык барыбер театрдан таралып бетмәде ул. Авылларда кеше җыеп булмый анысы, ә шәһәрдә тамашачы бар әле. Театр сәхнәсендә чама хисе булырга тиеш. Мәсәлән, Зифа Кадыйрованы тәнкыйтьлибез инде, ә аның әсәрләре буеча куелган спектакльләргә кеше йөри бит.
Экспериментларга кискен каршы түгел мин. Мәсәлән, миңа «Капка» (Айгөл Әхмәтгалиева) ошады. Үземнең «Яратылмый калган ярлар»ны Илсур Казакбаев бик әйбәт куйды. Узган ел Олег Кинҗәгулов «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклен (Шамил Идиятуллин) сәхнәгә чыгарды. Әйе, бәлки, кыскарак куярга кирәк булгандыр, әмма миңа ошады ул. Бу тема миңа якын, анда мин яшьлегемне, үземне танып утырам. И ул вакыттагы романтика! Гомереңнең кайсы чорына кайтасың килә, дип сорасалар – Чаллыга килгән елларыма, дияр идем.
– Җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләрне күргән, кичкән кеше буларак, киләчәкне ничек күзаллыйсыз?
– Без – үлән ашап үскән буын. Ходай тарафыннан сайлап алынган кешеләр без. Ходай саклап, шушы яшькә кадәр китереп җиткергән. Хәзер менә бала табу модасы китте, өчәр-дүртәрне табалар. Дөресен әйткәндә, ул балаларны жәллим мин. Минәйтәм, бу балаларны ни көтә икән? Үзебезнең дә дүрт онык бар, бәләкәй әле алар. Проблемалар күп хәзер, төрле авырулар... Белмим...
Театрга килгәндә, үзебезнең труппаны бик көчле дип саныйм. Яшьләргә сокланам. Алар шулхәтле акыллы хәзер. Театрга көн саен йөрмибез бит, ә алар көне-төне монда, җигелеп эшлиләр. Чабалар, йөгерешәләр, мәш киләләр. Сокланам аларга. Их, минәйтәм, әле бездән соң килүче алмаш бар бит! Күпмегә түзәрләр менә. Акча мәсьәләсе начар ич. Ярар, без азрак язгалап, концерт куеп көн иттек. Туйлар алып бармадым мин анысы. Мин сөйләгәндә, кемнеңдер авыз чапылдатып ашап утырганын җенем сөйми. Аңа сөйләдем ни, дуңгызга сөйләдем ни – аермасы юк ич. Чыгышыңның, сүзеңнен тамашачыга барып җитмәвеннән, аңа тәэсир итмәвеннән дә авыр әйбер юк.
– Ирле-хатынлы икең дә театрда эшләү авыр түгелме?
– Иң мөһиме – арада көнләшү дигән әйбер булмасын. Көнчелек – дәвалап булмый торган авыру ул. Ак көнләшү булмый, көнләшү фәкать кара була. Ак көнләшү, дигән гыйбарә урынына бик матур сүз бар татар телендә – соклану. Фәнүсә апаң белән гаилә коруыбызга кырык ике ел булды. Әйбәт яшәдек. Ике кызыбыз бар: икесе дә тормышта, берсе – Чаллыда, икенчесе Мәскәүдә яши. Бар әйберләребез дә җитеш, шөкер. Хатыным Башкортостаннан, Илеш районыннан. Әнисе исән-сау. Бу ковидка бәйле өйдә яткан вакытлардан файдаланып, әбинең авылдагы өен рәтләдек менә, сулар керттек, җылыттык. Авылда яшим дисәң, кайтып торырлык.
Бүгенге көндә театрга якын гына яшибез. Бер яхшы гадәтем бар: театр кайда – мин шунда. Башта кырык бишенче мәхәлләдә малосемейкада тордык. Театр дүртенче мәхәлләдә чакта, якында яшим дип, алтынчы мәхәлләгә күчендем. Чаллы театрына яңа бина шул тирәдә булыр дип тә көттек бит. Ә аны ЗЯБ бистәсенә күчерделәр. Театр артыннан мин дә монда күчеп килдем. Эшкә кереп кенә чыгам, җайлы, хуторда яшәгән кебек яшим.
– Җитмеш яшегезгә җиткән көннәрдә үткән гомер юлыгызга борылып карасак, үкенечләр юкмы анда? Үткән юлларыгыздан канәгатьме, бәхетлеме Сез?
– Үз гомеремдә беркемнән бернәрсә дә сорап алганым булмады. Барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. «Тантана» премиясен ике мәртәбә бирделәр менә. Беренчесендә роль өчен булса, икенчесен «Намус һәм тугрылык» номинациясендә. Театр өлкәсендә Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә дә лаек дип таптылар. Китап чыгардым – иң күп укылган китап булып танылды ул. Драматург буларак, Туфан Миңнуллин исемендәге премияне дә бирделәр.
Бик горурланып искә ала торган гамәлләрем бар, шөкер. Чаллыда уналты ел  рәттән шәһәрнең төп Сабан туен алып барган кеше мин! «Сабантуй гүзәле» бәйгеләрен озак еллар үзем сценарийлар язып, үзем алып бардым. Ничә еллар рәттән үзем үткәргән «Татар егете», «Татар малае» бәйгеләрен сөенеп искә төшерәм. Ул малайлар, ул егетләр берсе дә югалмады. Үсеп, бөтенесе дә тормышта үз урыннарын таптылар, җырчылар, артистлар, директорлар һ.б. күренекле кешеләр булдылар. Радиотелевидениедә дә эшләдем. Телевидение өчен төшергән кыска фильмнарым бәйгеләрдә җиңде, тамашачысын тапты. «Күңел» радиосында «Әдәби мизгелләр» дигән тапшыру өчен җитмешләп чыгыш укып яздырдым. Болар барысы да чын күңелдән милләтем өчен эшләгән эшләрем.
Инде ни әйтим, бу яшьтә куясы куелгандыр, аласы алынгандыр. Үткәннәрем үкенерлек түгел. Шушы үзебезнең көтеп алынган яңа бинабызда матур итеп эшләп торырга язсын. Без кырыйдарак калырга тиеш инде хәзер, урта буын, яшьләр тартып барырга тиеш театрны. Үз гомеремдә унлап спектакльне сәхнәгә куйдым, сиксәннән артык роль иҗат иттем. Бүген дә уналты ролемне яттан беләм, шөкер. Әйтүе генә җиңел, уналты повестьне яттан беләм дигән сүз бит бу.
Начар гомер итмәдем, бәхетле гомер кичердем. Кайвакыт күңелне сагыш, ностальгия айкап ала, әлбәттә. Туган авылга кайтасым килә башлый. Кышның иң матур вакыты – өй түбәләреннән күккә туп-туры төтен күтәрелгән көннәре сагындыра... Авылдагы төп йортта абый тора, нигезебез сау, шөкер. Торналар төшкән җирдә – чын татар җирендә туганыма сөенеп яшим!
a
 

Әңгәмәдәш — Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

 

Фото: Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

 

 


«Мәйдан» №3, 2022 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар