Логотип «Мәйдан» журналы

Укучыбыздан хат: Батырлыкка мәдхия

Нәрсә ул - батырлык? Сезнең шундый сорау биргәнегез бармы үзегезгә? Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Батырлыкны кайларда очратырга була? Әйдәгез, бу сорауларга җавап биргәнче, батырлыкның нә...

Нәрсә ул - батырлык? Сезнең шундый сорау биргәнегез бармы үзегезгә?
Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Батырлыкны кайларда очратырга була? Әйдәгез, бу сорауларга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. Батырлык ул - һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр, ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз – үзеңне аямауны таләп итә. Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. Батыр булу өчен иң мөһим шарт- куркак булмау. Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда, йөрәкләребез уттай ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. Ләкин, дуслар, батырлык турында һәрберебез хыялланса да, кеше тормышындагы батырлык дигән иң гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез.
Кечкенә бала өчен усал әтәчтән, яисә каздан курыкмау да - батырлык. Өстеңә очып килгән әтәчкә, яки казга каршы торып кара әле! Син аның “атакасын” кире какканнан соң, нинди тойгылар кичергәнеңне үзең генә беләсең!... Үсә төшкәч, сиңа ошаган кызны яклау да - батырлык. Менә ул, Алиһә! Син аның өчен барысын да эшләргә әзер... Ниндидер бер усал малай аңа ямьсез сүзләр әйтә. Син шуңа түзеп тораласыңмы? Юк... Син ул малай янына килеп кыздан гафу үтенүен сорыйсың. Бу да – батырлык. Ә әти – әниеңә, ярамаган эш эшләгәннән соң, дөресен сөйләү - батырлыкмы? Батырлык.
Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә.
Тормышта булган югалтулар турында сөйләве һәрвакыт авыр, ләкин яшьләрнең китүе, икеләтә авыр. Минем сезгә хәзерге тормышта булган батырлык турында сөйлисем килә. Хәзерге тормышта дидем дә, уйланып калдым. Күптәнме без тормышны элеккеге һәм хәзергегә бүләбез? Элеккеге - ул әби – бабаларыбыз сөйләгән Алман иле белән булган канкойгыч сугыш, хәзергесе – Әфган, бәйсез Ичкерия белән барган сугыш. Күпме безнең батыр йөрәкле егетләребез шул сугышта башларын салдылар? Күпме әниләр күз яшен койды? Санап бетергесез...
Бүген минем сезгә үзебезнең мәктәп укучысы турында сөйлисем килә. Яр Чаллының гади бер мәктәбе ул – 53 нче номерлы мәктәп. Гади, акыллы, киң күңелле, миһербанлы укытучылар эшли анда. Бу - буш сүзләр түгел. Шулай булмаса, кайдан чыккан соң шундый батыр йөрәкле егетләр? Әйдәгез, тәртибе белән сөйлим әле.
batyrlyk
1984 елның июнь аенда ишле гаиләдә дөньяга килә Марат. Тыныч, тәртипле малай булып үсә. 1991 елда Марат 1 нче класска укырга килә. Тәртипле укучы була Марат, кирәк чакта кызларны да яклый, классташ малайларны да. Мәктәпне дә уңышлы гына тәмамлый. Алда күпме хыяллар! Аның бар теләге армия хезмәтенә китү була. Ни өчен дисәң: Маратның ике абыйсы инде Ичкериядә үзләренең шәхси бурычларын үтиләр. Маратның теләге тормышка аша. Аны 2002  елда армия хезмәтенә алалар.
Марат яшьтән үк физик яктан үзенең яшьтәшләреннән аерылып тора, шуңа күрә аның диңгез пехотасына эләгүе беркемне дә шаккаттырмый.
Ул 95152 нче номерлы хәрби бүлектә гранатометчик булып хезмәт итә. Марат яхшы солдат була. Аны хезмәттәшләре һәм командирлары кыю, намуслы, туры сүзле булганы өчен яраталар.
Соңгы сугышны Маратның хезмәттәше Александр Ляхов болай искә ала: “Иң зур бәрелешләрнең берсе 2003  елның 2  августында булды. Ул вакытта безне боҗрага алдылар һәм төрле яктан утка тоттылар. Боҗраны өзеп үтү берничек тә мөмкин түгел иде. Без инде исән калуыбызга өметне өзгән идек. Кинәт Маратның гранатометы “телгә килде”. Аның өлгерлеге һәм кискен адымы аркасында гына без боҗраны өзеп чыга алдык. Бәрелештән соң без машиналарга утырдык. Күперне чыкканда, каты шартлау ишетелде. Марат авыр яраланган иде. Аның соңгы сүзләре:”Санёк, шул хәтле авырта”- булды. Ул башка бер сүз дә әйтә алмады. Ә иртән мин Маратның, аңга килмичә, үлгәнен ишеттем”.
Үз гомере исәбенә иптәшләрен үлемнән коткарып кала Марат. Ул “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнә. Маратның батырлыгын мәңгеләштереп безнең мәктәптә Марат Хөснуллинга мемориаль такта ачтылар. Тантанага Маратның әнисе дә чакырылган иде. Тантананы мәктәп директоры Хуҗин Рөстәм Нияз улы ачты: “Югалтулар турында сөйләве авыр, яшьләр турында әйтәсе дә юк инде. Тыныч тормышта яшьләрне югалту бигрәк тә авыр. Кеше яшәү өчен алга барырга тиеш. Бүген безнең мәктәп бинасында мемориаль такта барлыкка киләчәк, ул безгә сугыш китергән кайгы - хәсрәт, үзләренең газиз балаларын югалткан аналарның күз яшен кабат – кабат исебезгә төшереп торачак”.
Тантананы ачуда катнашкан укучыларның күзләрендә яшь күрдем мин. Алар беркемнән дә оялмыйча, чын күз яшьләре белән елыйлар иде. Мин ышанам: алар Марат эшләгән батырлыкны онытмаячаклар, һәм үзләренең балаларына гына түгел, ә балаларының балаларына да сөйләячәкләр. Буыннан – буынга күчәчәк...
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек!
Батырлык ул – гомерлек... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, бездән соң киләчәк буыннар да башларын иярләр әле.
Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр булыгыз, тәвәккәл булыгыз, бернәрсәдән дә куркып калмагыз. Кыюлык ул – үзе зур батырлык, дип тәмамлыйсым килә үземнең язмамны.
53 нче номерлы гомуми белем
бирү мәктәбененең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гаффарова Резеда Кәшиф кызы.

Комментарийлар