Логотип «Мәйдан» журналы

Разил Вәлиев: "Бөтен байлыгымны Чаллыга бүләк итәм"

31 мартта Чаллы каласының "Энергетиклар" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе булып узды.Кичәне Татарстанның атказанган м...

31 мартта Чаллы каласының "Энергетиклар" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе булып узды.
img_0003
img_0022
Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада ханым Рзаева ачып җибәрде һәм алып барды. Ул Разил Вәлиевнең Чаллы Язучылар оешмасы белән җитәкчелек иткән яшьлек еллары турында хатирәләрен яңартты, аның туган ягын өзелеп яратуы, Чаллы каласын һәрчак якын, үз күрүе хакында сөйләде. "Сезнең иҗат кояшыгызның нурлары безне яктыртып, сөендереп тора. Сез милләтебез сагында торучы, дәүләтебез вазгыятендә халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап көрәшүче, саллы сүзегезне әйтүче шәхес", – дип, тамашачылар исеменнән зур рәхмәтләр әйтте. Аннан соң сәхнәгә балалар бакчасыннан килгән нәни нәфис сүз осталары чыкты. Алар киләчәктә "Шагыйрь абый кебек дәү кеше булырга" сүз бирде.
img_0040
img_0033
 
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, килгән кунакларга да яхшы аңлашылсын өчен, үз чыгышын рус телендә ясады. Ул Разил ага Вәлиев белән ТР Дәүләт Советында шактый еллар бергә хезмәт куйганлыгы турында әйтте. Аны иҗат кичәсе белән ихлас тәбрикләп, Казан ханы Сафагәрәй, Сөембикә һәм уллары Үтәмешгәрәй тасвирланган милли сувенир бүләк итте. Разил ага Вәлиев үзе дә бүләк белән килгән иде. "Мин Сезгә үз иҗат җимешләремне бүләк итмәкче булам. Юбилеема бик зур, бик тә саллы-затлы альбом чыгардылар. Анда минем бөтен иҗатымның үрнәкләре өлешчә бирелгән. Монда утырганнардан кайсыгызга да булса бөтен байлыгын бүләк иткән кеше бармы икән?! Менә мин шәһәргә, шәһәр җитәкчелегенә үземнең бөтен байлыгымны бүләк итәм!.." – дип тапшырды ул аны һәм тамашачыларга "Моңлы ядкарь" исемле яңа шигырен укыды.
img_0035
Халык шагыйре белән бергә бу тантанага мәркәзебездән аның иҗатташ һәм фикердәш дуслары килгән иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, "Казан утлары" журналының баш редакторы, шагыйрь Ильфак Ибраһимов, "Мәдәни җомга" газетасының баш редакторы, язучы Вахит Имамов, мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев, талантлы яшь җырчыларыбыз чыгыш ясады бу кичәдә. Илфак Ибраһимов Разил Вәлиев исеме чит илләрдә, чит республикаларда да яхшы таныш булуы, аңа бик күп мактаулы исемнәр бирелүе турында әйтте һәм шуңа өстәп аның иң зур сыйфатына - кешелеклелегенә соклануын белдерде. Моның чыннан да шулай икәнлегенә дәлил итеп, инде арабыздан киткән Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин сүзләрен китерде. Ул гомере буе Разил Вәлиевнең ярдәмен тоеп яшәгәнлеге турында үз көндәлекләрендә язып калдырган икән.
img_0045
Язучы Вахит Имамов чыгышы берсеннән-берсе моңлы җырчыларны тыңлап әсәренгән тамашачыларны милли гамь дөньясына алып кереп китте:
"Без Разил абыйның илле яшьлеген Чаллыда башлап җибәргән идек. Алтмыш яшьлеген дә монда һәм Түбән Камада үткәрдек. Ул чакларда аның белән бергә һәрвакыт Туфан абый Миңнуллин килде. Туфан абыйның алтмыш, җитмеш, җитмеш биш яшьләрен дә шушы ук сәхнәдә, аннары республикабызның башка шәһәр һәм районнарында үткәрү бәхетләре насыйп булды. Бүген Туфан абый җитми, шуңа күңел китек. Без аны искә алырга тиеш...
img_0036
Инде Татарстаныбыз Конституциясе кабул ителгәнгә шактый еллар узды. Заманында төп эчтәлеген Разил абый язып, Туфан абый мөнбәрләрдә чыгыш ясап, читтә яшәүче татарларга Татарстаннан ярдәм күрсәтү турында төзәтмә – 14 нче матдәне керттерделәр. Аллага шөкер, инде менә ничә еллар буе читтәге милләттәшләребез республикада басылган дәреслекләр белән тәэмин ителә. Шулардан файдаланып туган телебезне үзләштерә, әдәби дөньябыз һәм тарихыбыз белән танышып бара. Разил абыйның соңгы аралардагы җиңүен дә телгә алып үтү кирәк. Россия Дәүләт Думасы рус мәгарифе концепциясен әзерләде һәм анда, әлбәттә, татар, удмурт, чуваш һ.б. халыкларның телен укыту, алга сөрү, пропагандалау каралмаган, гадәттәгечә, икенче сортлы булып, факультатив рәвешендә калырга тиеш иде. Разил абый башка төбәк парламентларын ТР Дәүләт Советы исеменнән хатлар язып уятты. Россия Дәүләт Думасында, комитетларда чыгышлар ясап, шул концепцияне кабул иттермәүгә иреште. Бер уйлаганда, бу Разил абый башкарырга тиешле эш тә түгел. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан озатылган 16 депутатыбыз бар. Бик зур акчалар алып Мәскәүдә утыралар. Ләкин аларның берсе генә дә 309 нчы законны кабул иткән вакытта каршы чыгыш ясамады, бердәм тавыш бирде. Алар бердәм дәүләт имтиханын русча тапшыруны кертүгә шактый өлеш кертте. Ә Разил абый таран булып менә шунда барды. Садри Максудины искә алырга мәҗбүрмен. Көрәшми генә җиңү килми. Ул 1907-1912 елларда Россия Думасында депутат булып торган вакытта безнең татар мәнфәгатен, татар мәгарифен яклап берүзе генә дә 38 тапкыр трибунага чыккан һәм нәтиҗәдә ул вакыттагы рус мәгариф законына милли мәктәпләрдә рус теленнән тыш барлык фәннәр фәкать шәкертнең туган телендә генә укытылырга тиеш дигән төзәтмә керттерүгә ирешкән. Бу закон юкка чыгарылмаган, бу закон бүген дә исән! Ләкин безнең Думада утырган депутатлар шуны исәпкә алмый һәм кире кайтармый! Без Разил абыйга менә шундый таран булганы, баһадир булганы өчен баш иябез. Рәхмәт, Разил абый!"
img_0047
Данил Салихов Чаллы тамашачысын Разил Вәлиев сүзләренә язылган “Бер алманы бишкә бүләек” җырын искиткеч моңлы һәм оста итеп башкаруы белән шаккатырса, Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги үз чыгышын татар телендә ясап таң калдырды. "Күренекле удмурт язучысы Флор Васильев татарларга: "Сезгә беркайчан да сугыш янамаган тарафлардан ялкынлы сәламнәремне җиткерәм", – дип әйтә иде. "Татар яшәсә – удмуртлар да яшәр", – дигән гыйбарә дә бар бездә. Шундый ук дуслык әдәби багланышларыбызда да чагыла. Разил бәйнең күп кенә шигырьләре удмуртчага тәрҗемә ителгән. Удмурт халкы аны үз язучысы дип исәпли", – диде ул.
img_0054
img_0056
Чаллы әдипләре исеменнән Разил ага Вәлиевне Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрь Рәшит Бәшәр һәм Николай Алешков тәбрикләде. ТР Дәүләт Советы депутаты Рафаил Юнысов халык шагыйренә "Чаллы икмәге" җәмгыятенең мәртәбәле киңәшчесе" исемен бирергә вәгъдә итте, ә Чаллы педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина югары уку йортының шәрәфле профессоры шаһадәтнамәсен тапшырды.
img_0075
img_0073
 
 

Комментарийлар