Логотип «Мәйдан» журналы

Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез

«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан. Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Мил...

«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан.
12-bib-2
Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Милләткә, ил - җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Мәктәпкә укырга кергәнче күп бала укый -яза белә хәзер. Ләкин «Хәреф тану беләнмени ул, китап укый белмәгәч!» Менә шул вакытта китапханәгә әти-әниләр, мәктәп белән берлектә эш алып барырга, бер генә укучы да китапханәдән читтә калмасын, шуңа бөтен көчне куярга кирәк.
Китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч бул¬ганда гына баланы мавыктыра ала. Хәзерге вакытта балада китапка мәхәббәт уятуның иң популяр алымнарның берсе булып интерактив рәвештә уку санала. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби-бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар... Сабый чакта уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. «Сабыйлыкның хөкеме – уендыр», – дигән күренекле педагог Каюм Насыйри. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән үткәрелгән чараларны да уен формасында үткәрергә, бу уеннарга китапны да катнаштырырга мөмкин. Әдәбият «әдәп» сүзеннән алынган. Матур әдәбият - электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык - нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә. Бәләкәйдән балаларга шигырьләр ятлату, үзлегеннән китап укый башлагач, әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим. Балада китап укуга мәхәббәт тәрбияләү - дәвамлы, системалы процесс.
Татар китапханәсе буларак, безнең китапханә үз эшчәнлеген күбесенчә татар телендә алып бара. Татар халкының искиткеч бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Балачактан ук балага туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәтүнең әһәмияте аеруча зур. Милли әдәбият шәхеснең һәм халыкның дөньяга карашын, яшәешне аңлатуын, фәлсәфәсен, тормышны кору - яшәү рәвешен, акылын, тәҗрибәсен, холык-фигылен, табигатен - психологиясен, күңел дөньясын, эстетик һәм әхлакый позициясен дә сөйли, күрсәтә, бәяли. Ул милли телнең иң гүзәл үрнәкләре вазифасын да үти, тарихи катламнарга да мөрәҗәгать итә. Әдәбият - милләтнең иҗат хәзинәсе, ул үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хисен, хыял - өметләрен, дөньяга карашын һәм тормышны аңлавын, яшәү рәвешен - барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барырга тиеш. Туган телдәге җыр, моң белән, аудиоязмалар кулланып та, китапка кызыксыну тәрбияләргә мөмкин. Бала бик кечкенә вакыттан моны эшләргә була.
12-bib-4
Безнең китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе белән бик тыгыз элемтәдә эшли. Гимназия быел үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул шәһәребезнең милли йөзен билгеләгән татар мәктәпләре арасында иң өлкәне һәм иң абруйлысы. Күп кенә чараларыбызны без мәктәп бинасында үткәрәбез. Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылган «Мирас» клубына да шушы гимназия укучылары йөри.
2016 елда клуб эшчәнлеге кысаларында үткәрелгән кайбер чаралар турында сөйләп үтәсе килә. Февраль аенда Каюм Насыйриның «Китаб-әт тәрбия» китабы буенча фикер алышу узды. Каюм ага Насыйри-галим, журналист -энциклопедист, тарихчы, тел белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче һәм мәгърифәтче, милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә армый-талмый хезмәт итүче шәхесләрнең берсе. Ул бөтен көчен һәм барлыгын милләтебезнең балаларын гыйлемле, әдәпле-әхлаклы итеп үстерүгә сарыф иткән һәм бу эштә татар халкының тәрбия тәҗрибәсен киң файдаланган. Кичәдә татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм Насыйринең эшчәнлеге искиткеч зур булуы билгеләп үтелде. Укучылар аның эшчәнлеге, карашлары белән танышты, «Китаб-әт тәрбия» китабы буенча фикер алышты. «Китаб-әт тәрбия» китабына ата-ана, якын кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү, сүзне уйлап әйтү, кеше күңелен җәрәхәтләмәслек сүзләр таба белү турында үгет-нәсыйхәтләр, мөһим киңәшләр тупланган. Насыйри кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Китаб-әт тәрбия» китабы укучыларда игелеклелек, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияли.
Апрель аенда «Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» кысаларында «Дуслык белән көчле без» дип аталган кичә үткәрелде. Дуслык, дус, иптәш. Бер караганда бу бик гади сүзләр кебек тоела, ләкин уйлый башласаң, аларга бик тирән мәгънә салынган. Бердәм булганда гына кешелек көчле, дуслык кына җиребезне саклаячак. Кешелек һәрвакытта да киләчәк буынны дуслык, тынычлык һәм ярдәмләшү рухында тәрбияләде. Чараны дуслык турында борынгы риваять белән башлап җибәрдек. Кичәдә дуслык, тынычлык, теләктәшлек, шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары турында фикер алыштык. Укучылар дуслык турында мәкальләр әйттеләр, шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Уен барышында төрле кызыклы уеннар уйнатылды.
12-bib
Май аенда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан «Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә барышында китапханәче сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез, ветераннарыбыз язмышлары хакында сөйләде, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген аңлатты. Укучылар сугышта катнашкан бабалары, тыл ветераннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар, кичәдә Нур Баян, Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй шигырьләре яңгырады.
12-bib-5
Сентябрь аенда «Бизәкләрдә халкым тарихы» дип аталган әдәби кичә узды. Кичәдә түбәтәй, ашъяулык, читек, сөлге, калфакларга төшкән татар милли бизәкләре турында сүз барды, укучылар халкыбызның борынгы җәүһәрләре, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итте. Китап күргәзмәсе татар халкының күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында яп-якты урын тапкан гүзәл үрнәкле орнаментлары: ювелир эшләнмәләрдәге нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре, торакларның бизәкләре белән таныштырды.
Яшь буында туган халкыңа хөрмәт хисе, аның теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, тарихын, мәдәниятын, гореф - гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә омтылыш, сак караш формалаштыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә укырга өйрәтү - безнең төп максатыбыз.
 
Дөнья ямьле күз белән,
Китап тәмле сүз белән.
Яшәвеңдә мәгънә булыр
Дус булсаң Китап белән!
Китап - ул тормыш мәктәбе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә. Компьютер артында утырганнар белән киләчәктә китап укыганнар җитәкчелек итәчәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Китап ярату, китап уку, гыйлем җыю - татар халкы¬ның иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Бу сыйфат бүген дә тотрыклы калсын да, без балаларыбызны, күңелләрен аздыручы төрле йогышлы «чир»ләрдән арындырып, китапка таянырга өндәсәк иде.
 

Алмазия Шәехова,
Чаллы шәһәре 12нче санлы татар китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге мөдире

Комментарийлар