Гомер чаптар аттай абынды, түзмәде – өзелде өзәңге...
Нәфисә, дускаем! Бу шигырьләреңнең “Кызыл таң” гәзитендә чыгуын ашкынып көткән идең. Дусларыңны бик шатландырасың килгән иде. Синең иҗатыңа битараф кайберләрнең борынына борыч та сибәргә теләгән идең....
Нәфисә, дускаем! Бу шигырьләреңнең “Кызыл таң” гәзитендә чыгуын ашкынып көткән идең.
Дусларыңны бик шатландырасың килгән иде. Синең иҗатыңа битараф кайберләрнең борынына борыч та сибәргә теләгән идең. Шатланучылар күп булыр, әлбәттә. Чөнки синең шигырьләреңнән җылы бөркелә, алар назга сусаганнарга – наз, сагыштан янганнарга – дәва, түземсезләргә – сабырлык, көткәннәргә өмет бирә. Ә инде битарафларга килгәндә... Гап-гади тегүче кызның авыл ихатасында мал-туар карап, бакча үстереп йөргән арада моң тулы шигырьләр язып, бер-бер артлы китаплар чыгаруын, шагыйрә исемен яулавын юләрлеккә санаучыларга, шигърияткә гашыйк җаныңны аңламаучыларга бернинди кенәсез шигъри телдә җавап җирергә көч таба идең бит.
Кем аңлар соң хисле күңелемне.
Кем аңлар соң шигъри җанымны?
Аңласа да, аңламаган булып,
Белмәгән дә булып калырмы?
Балачактан китек күңелемне
Җәберләргә кемнең хакы бар?!
Зур дәрәҗә өмет иткәнем юк.
Дәрәҗәдән бөек рухым бар!
Хисле күңел тулышты да куйды...
Җан газабын йөрәк үткәрер.
Күңелемне бәлки берәү аңлар –
Тормыш сынауларын үткәне...
Әйе, Нәфисә үзе дә тормыш сынауларын күп үткәргән шул.
Ятимлек ачысын да, туган яктан аерылу сагышын да, ана телендә сөйләшүдән мәхрүм булуны да, әти-әниле булып та алар кочагына сыенып иркәләнә алмауны да кичергән аның хисле күңеле. Шуңа да шигырьләрендәге вакыйгалар, образлар күңелләргә нык тәэсир итә. Филологик белеме булмауга карамастан, Нәфисәнең теле бай, халык авыз иҗатыннан мул файдалана, табигать күренешләрен тасвирлаганда, лирик геройның күңел халәтен сурәтләгәндә матур чагыштырулар куллана. Тормышны яхшы белүче генә шулай ышандырырлык образлар тудыра шул. Шуңа да аның шигырьләре укымлы, йөрәкләрне җилкендерә. Алар хислелеге, гадилеге, әмма тирән мәгнәле булулары белән, башка беркемнекенә охшамый, аерылып тора.
Үзенең язышуын, шагыйрә язмышын бик яратты Нәфисә. Язучылар берлегендә булсынмы, башка урыннардамы – шигырь бәйрәмнәре оештырганда катнаша алса, онытылып китеп шигырь укыр иде. Аның шигырьләре дә үзе кебек саф, самими, нәфис.
Сөенечем җанга сыймый,
Күктән очып кайтам чак-чак,
Күңелемдә яңа шигырь –
Шифалы нур туган бу чак.
Зәңгәр хыял, үткен каләм,
Ап-ак дәфтәр - гүя келәм.
Шигырь туа – келәм чигәм.
Энҗе-мәрҗән сүзләр белән.
Чү! Туктагыз!
Мин сөйләшәм Галәм белән –
Келәм чигәм каләм белән...
Нәфисә Мәүләви кызы Хәбибдиярова 1956 елның 15 ноябрендә Пермь өлкәсенең Гайнә районы Усть-Черная поселогында
туган. Әти-әнисеннән аерылгач, балачагы дәү әти белән дәү әни тәрбиясендә Борай районының Тукай авылында үткән. Уфа һәм Куйбышев шәһәрләрендә тегүче, кисүче һөнәрләрен алгач, лаеклы ялга киткәнче Бадрак авылы көнкүреш йортында эшли. Шигърияткә аны шигъри күңелле, фәлсәфи фикерле дәү әтисе белән дәү әнисе тәрбиясе алып килгән. Нәфисә үзе бу хакта “Балачак истәлекләре “ дигән әсәрендә: “Мине дәү әнкәем белән дәү әткәем үз балаларыннан да ныграк кадерләп үстерделәр. Шигърият серләрен авылымның кабатланмас ямьле табигатеннән алдым микән, дәү әткәмнең яттан сөйләгән Тукай шигырьләренең моңы белән күңелгә тулды микән, дәү әнкәмнең фәлсәфи фикерләр сөйләп, аң-белем биргәннәреннән килде микән, бәлки әнине юксынудандыр, бәлки әни чит җирләргә мине алып киткәч, авылымны сагынудандыр... Дәү әткәем кичләрен Тукай шигырьләрен яттан сөйләр иде, район гәзите “Алга”дан хәрефләр өйрәтер, ә дәү әнкәем радиодан шигырьләр, постановкалар тыңлап, “Балам, менә шагыйрь кош дип әйткән, ул бит үзен чагыштырган, дип, миңа аларның эчтәлеген аңлатып бирер иде,” – дип язган. Шулай итеп, Нәфисә өченче сыйныфта укыганда ук беренче шигырен укытучысы Разия Латыйповага күрсәтә. Ә инде тугызынчы сыйныфта укыганда Бадрак авыл клубында үткән чараларда катнашып, сәхнәдә үзе язган шигырьләрен укый. Туксанынчы елда шигырьләре матбугат битләрендә күренә башлады. “Чәчәк бураны” дип аталган беренче китабы 1995 елда басылып чыкты. Хәзер алар бишәү.
Алтынчысы “Китап” нәшриятында чират көтеп ята.
Шигырьләрем, китапларым чыкмый дип бик өзгәләнсә дә, ник чыгармыйсыз дип гәзит-журналларга, китап нәшриятына барып битәрләп йөрмәде, сабыр гына көтте. Сабырлык – Нәфисәнең табигатендә генә түгел, иҗатында да зур урын алып тора. Һәр шигырендә булмаса да, күбесендә аның бу халәте лейтмотив булып сузыла. Сабыр була белүенә үкенми ул.
Сабырларның зары бүтән:
Сагышлары зәңгәр төстән.
Шатлыклары гәрчә актан.
Кайгылары баштан ашкан.
Сабырларның моңы бүтән.
Әйе, мин дә нидер көтәм!
Безгә дигән җыр юк икән –
Башка берәү язган күптән...
Сабырларның моңы бүтән,
Гамьсезләрнең моңы беткән.
Өч бала тәрбияләп, аларны үстереп оядан очыргач, ире Фирдәвис белән “үзләре өчен” яши башладык дигәндә генә Нәфисәгә олы кайгы килде. Йөгереп эшләп йөргән җиреннән Фирдәвисе бер ел элек вакытсыз вафат булды.
Миңа кайгы килде: күк күкрәде,
Таулар гүя өскә ишелде.
Кара болыт томалады күкне,
Очар канатларым киселде.
Сары сагыш, ачы кайгы минем
Йөрәгемне телде, таптады.
Күңелемдә өзгәләнгән кошчык –
Өмет кошчыгым да ташлады,
дип язса да, бу кайгыны да сабыр кичерде Нәфисә. Таянычым юк, көчем җитми дип, тормыш йөген тарткан дилбегәсен бушайтмады, кешеләрдән ярдәм көтмәде, мескенләнмәде. Тик... Сабырлыкка да, түземгә дә чик буладыр шул.
Ялварып җан яклау эзләде,
Сабырлык алдында тезләндем.
Гомер чаптар аттай абынды,
Түзмәде – өзелде өзәңге.
Өзәңгесе өзелер чигендә дә 60 яшенә аерым-аерым шигъри шәлкемнәр туплап, “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләренә, “Тулпар” журналына юллады. Авылдашлары, дуслары китапханәдә иҗат кичәсен үткәрүне хәстәрләүләрен ишеткәч, бик шатланып, кунакка дәште. Аннары, борчылып: “Мәшәкатьләнмәсеннәр иде, мин бит зур шагыйрә түгел, аңламаулары ихтимал. Фирдәвиснең елын үткәргәннән бирле үземне бик начар хис итәм. Кайгыларга түздем... Шатлыкны йөрәгем күтәрә алырмы...” – дип, 19 октябрь көнне иртәнге якта уйлары белән уртаклашкан иде. Ә кичкә Борайдан кайгылы хәбәр килде...
...Нәфисә, көз аенда тугангамы, елның шушы фасылын аеруча нык яратты. Көз темасы аның иҗатында бер дә ямьсез, караңгы, шыксыз итеп сурәтләнми, киресенчә, якты бизәкләрдән тора, алардан җылы сулыш бөркелә.
Әй, нурлы көз! Беләсеңме?
Без туганбыз икән бит ул:
Мин туганмын көзләр җиткәч,
Күңел нурым синнән бит ул!
Синең эзләреңә басып
Килеп җитәр бит кышларым.
Китмә, көзем! Ямьнәреңне
Бернигә дә алышмамын...
Көзләрдә каласы килгәндер инде Нәфисәбезнең.
Кыш артыннан язны өзелеп көтәм,
Көз артыннан көтәм кышларны,
Гомеремнең көзләре җитсә дә,
Кырау төшмәсенә ышанып,
дип, сабыр гына ап-ак кышларны бик өметләнеп көткән иде дә соң... Нәфисәбезне югалту авырлыгын үлчәм белән үлчәп тә, сүзләр белән аңлатып та булмый, үзенең шигырен укып, сыкрыйсы гына кала...
Кара көзләрне дә үттек инде,
Беренче кар ява – иң агы.
Иң беренче адым ап-ак карда,
Кар астында – яфрак авазы.
Иң беренче адым ап-ак карда,
Яфрак әле җылы, кар эри.
Яфракларга гашыйк беренче кар
Өнсез-тынсыз гына сер сөйли.
Әле саргаерга да өлгерми агачыннан иртә өзелеп төшкән яфракны хәтерләтте Нәфисәбез. Син дә безнең өчен кар эретерлек җылы яфрак кебек идең. Шигыреңне укып алданасы гына калды.
Берчак гомер агачыннан
Яфрак булып төшәрмен.
Кабат агач булып үссәм –
Җиргә яфрак түшәлер.
Тузан бөртекләре булып
Галәмгә тоташырмын.
Яшәү – мизгел һәм мәңгелек.
Кабат җиргә кайтырмын.
Тамчы булып тамармын да,
Чәчәккә күчәр җаным.
Кояш җылысын тоярмын,
Тоярмын җилләр назын.
Сибелер чәчәк орлыгы,
Мизгелләрдә – киләчәк.
Кышлар үтеп, язлар килер –
Яшәү дәвам итәчәк....
Әйе, яшәү дәвам итә. Тик синсез, Нәфисә, синең зәңгәр күзләреңнән сузылган нурсыз, шигырьләреңнән бөркелгән җылысыз.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА,
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
Комментарийлар