Логотип «Мәйдан» журналы

"Әгәр милләт исән калырга тели икән, аны беркем дә юк итә алмый!"

9 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җыелышы узды.Зур мәҗлестә Чаллы төбәгендә яшәүче әдәбият һәм сәнгать әһелләре, мөгали...

9 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җыелышы узды.img-20220609-wa0008
Зур мәҗлестә Чаллы төбәгендә яшәүче әдәбият һәм сәнгать әһелләре, мөгалимнәр, мәктәп директорлары, эшмәкәрләр, тарихчылар, киң җәмәгатьчелек катнашты. Җыелышта Татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе, структурасы, комиссияләре билгеләнде. Рәис итеп язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, аның урынбасары вазыйфасына журналист, Чаллының матбугат үзәге җитәкчесе Резида Йосыпова бертавыштан сайландылар. Түбәндәге комиссияләр расланды: мәгариф (балалар бакчалары һәм мәктәпләр бүлекчәләре), мәдәният, татар яшьләре клубы, милли спорт, татар гаиләсе үзәге, татар галимнәре үзәге, милли матбугат үзәге, татар эшмәкәрләре берлеге һәм дини оешмалар берлеге. Һәр комиссиянең рәисе һәм җәмәгатьчелек вәкиле билгеләнде.
Факил Сафин үз чыгышында милли хәрәкәтнең башында торган каһарманнарга - язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмовага, җәмәгать эшлеклеләре Фаик Таҗиевка, Тәлгать Әхмәдишинга рәхмәт белдерде. Шулай ук яңа рәис Чаллы бүлеге эшчәнлегенең максатларын, юнәлешләрен аныклады, төп проблемаларны ассызыклап үтте. Татар кешесендә милли үзаң үстерү зарурлыгына һәм моның өчен һәрберебез үз өлешен кертергә тиешлегенә басым ясады.
Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Татар конгрессының Чаллы бүлеге эшчәнлеген, милли хәрәкәт тарихын искәреп, татар мәктәпләре ачылган, рухи күтәренкелек еллары турында искә алып, бу уңышларда җәмәгатьчелекнең роле зур булуы хакында сөйләде. Хәзерге көндә мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы татар ата-аналары турында, мәгарифтә татар теле укыту торышы, уңышлар һәм уңышсызлыклар хакында бәян итте җитәкче. “Бүгенге көндә зарланып, елап утыруның бер файдасы да юк. Без эшләргә тиеш. Язучыларыбыз, укытучыларыбыз, дин белгечләребез, китаплар-дәреслекләребез һәм башкалар - бездә телне өйрәтү, саклау өчен барысы да бар. Бернинди каршылык юк. Каршылык - фәкать үзебездә”, - дип ассызыклады Рамил Мәрван улы. Ул шулай ук милли хәрәкәт аксакалларына, лидерларына олы рәхмәтен һәм яшь буынга ышанычын белдерде.
Фәүзия ханым Бәйрәмова үз чыгышында бүгенге көнебезне утлы канат буенча баруга тиңләде. Милләт бу авыр чорга әзерлекле килеп керде, милләт исән калачак, яшәячәк, дигән ышанычын белдерде. Татар конгрессының төп бурычы - милли үзаң өстендә эшләү икәнлеген ул да искәртте. “Баламны татача укытасым, татар мохитендә тәрбиялисем килә дип Мәскәүдән тиклем Чаллыга күчеп кайткан кешеләрне беләм. Кешенең хәтер күзәнәкләрен уятсаң, ул милләтен, телен саклый. Әгәр милләт исән калырга тели икән, аны беркем дә юк итә алмый. Төшенкелеккә бирелмик. Һәркем шуны аңлап, милли үзаң үсешенә үз өлешен керсен иде”, - диде ул.
Җыенда шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан татар балалар матбугатына язылу мөһимлеге, балаларда милли үзаң тәрбияләү өчен тарихны укыту һәм моны ундүрт яшькә кадәр башкару кирәклеге турында фикерләр дә яңгырады.
 

Комментарийлар