Чаллы картиналар галереясында уникаль күргәзмә ачылды (ФОТОЛАР)
6 апрель көнне Чаллының Картиналар галереясында Бакый Урманченың 120 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачылды. Экспозиция Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан алып кайтылган. Кү...
6 апрель көнне Чаллының Картиналар галереясында Бакый Урманченың 120 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачылды. Экспозиция Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан алып кайтылган.
Күргәзмә РСФСРның һәм ТАССРның халык, РСФСРның атказанган рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманче (23 февраль 1897 — 6 август 1990) иҗатына багышлана.
Экспозициядә бөек рәссамның 31 иҗат әсәрен күрергә була. Күргәзмә 30 апрельгә хәтле эшләячәк.
Күргәзмәне Картиналар галереясы директор урынбасары Марат Мингалеев ачып җибәрде. Ул Бакый Урманченың тормыш юлына, иҗатына караган бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.
Техник көллияттән килгән студентлар үзләренең чыгышлары белән кичәне тагын да матурлады.
Бакый Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам, татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Бакый Урманче 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.

Комментарийлар