Чаллыда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе булды
Кичә, 25 август көнне, Чаллы шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар. Патриот-шагыйрь һәйкәле янына оешма һәм предприятие вәкилләре, язучылар, мәктәп укучылары һәм укытучылар ...
Кичә, 25 август көнне, Чаллы шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар.
Патриот-шагыйрь һәйкәле янына оешма һәм предприятие вәкилләре, язучылар, мәктәп укучылары һәм укытучылар җыелган иде.Муса Җәлилнең батырлыгы, әдәби мирасы турында Шәһәр Советы депутаты 2 нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, язучылардан Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова чыгыш ясадылар. 4 нче мәктәп укучысы Айгөл Йосыпова шагыйрьнең ялкынлы шигырьләрен укыды.
Очрашу ахырында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Комментарийлар