Хатирәләр барлаганда
Хәнәфи ага Маннаповның әле генә газетада бирелгән язмасын укыйм да уйга калам.
Вакыты, кешеләре уйландыра. Хәнәфи ага, Зәйнәп апа... Алар белән мин беренче мәртәбә шул 1963 елның көзендә очраштым. Әле Казанда педагогия институтында укыганда ук «Татарстан яшьләре» газетасы каршында оешкан әдәби түгәрәккә йөри идем. Институтның үзендә дә әдәби түгәрәк эшли иде. Биклән урта мәктәбенә тарих укытучысы булып кайткач, Казандагы шул әдәби дөнья, шигъри җанлы иптәшләр сагындыра башлады. Кирәк, бик кирәк иде әдәби мохит каләме ныгып җитмәгән кешегә. Минутлык йомшарулар, рухташлар эзләү әнә шуның аркасында булгандыр ул чагында.
Беренче тапкыр Чаллы редакциясенә кердем. Урамы һәм вакыты өчен шактый абруйлы күренгән ике катлы сары йорт. Менгәндә, сине сынагандай итеп, баскычлары шыгырдап тора. Анда ишек, монда ишек... Кирәклесе кайда? Күрше Ташлык егете Мөслах Таҗиның редакциядә эшләүче ачык йөзле, һәр әдәби сүзгә шатлана белүче кешеләр турында күп мәртәбә сөйләгәне бар иде. Кайсы бүлмәдә алар? Уң яктагы бүлмәләрнең берсенә керергә кирәклеген әйттеләр. Анда ике хатын-кыз утыра. Берсе өлкәнрәк яшьтә, икенчесе яшь күренә. Алар Зәйнәп Җиһаншина белән Заһидә Нәбиуллина иде. Озак та үтмәде, урта буйлы, түгәрәк йөзле, кызу хәрәкәтле кеше килеп керде, керү белән үк ниндидер ашыгыч материаллар сорады. Хәтеремдә шулай тынгысыз булып калган бу кеше Хәнәфи Маннапов иде. Танышу, якын булып та, күптән күрешми торган кешеләрнеке шикелле, күп сораулардан һәм җаваплардан торды. Редакциядә беренче булуымнан соң миндә ниндидер ышаныч арта төште, якты каршы алулары өчен андагыларга күңелемнән кат-кат рәхмәт укыдым.
Шуннан соң Чаллыга килгән саен редакциягә керә торган булдым. Кергән саен я редакциягә килгән шигырьләрне караштырам, я үз шигырьләремне калдыра идем. Ул чагында ук Хәнәфи ага барлык каләм тибрәтүчеләрне берләштерү чарасын күрә иде. Район зур, авторлар төрле авылларда яшиләр. Аларның иҗатына дөрес юнәлеш бирү өчен әдәби түгәрәк кирәк иде. Тагын шунысы да бар: Татарстан Язучылар союзы каршында оештырылган яшьләр белән эшләү комиссиясе председателе А. Гомәр «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясенә әдәби эшне җанландыру кирәклеге турында рәсми кәгазь җибәргән иде. Казан язучыларының ярдәм кулы сузарга әзер торуы да әйтелгән. Элек тә әдәбиятка бирелгән кешеләргә – Хәнәфи ага һәм Зәйнәп апага – әдәби көчләрне туплауда зур таяныч иде бу.
Хәнәфи Маннапов – Донбасс шахтерлары арасында политик һәм гражданлык чыныгуы алган журналист, 11–12 мең тиражлы татар телендәге газетаны чыгаручыларның берсе. Шул газеталарның берсендә язучы Нәби Дәүлинең рәсеме урнаштырылган. Хәнәфи Маннапов ул чагында үзе дә әдәби әсәрләр яза. Аның бер озын шигыре күз алдында тора. Кайбер җиренә шәмәхә кара белән төзәтмә кертелгән. Хәнәфи ага әйтүенә караганда, Донбасста чагында аны Муса Җәлил төзәткән икән. Аннары СССР Язучылар союзы членлыгына кандидат булган Хәнәфи Маннапов озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасы корреспонденты булып эшләгәндә дә, «Коммунизм байрагы» газетасын чыгарганда да күп санлы хикәяләр, очерклар язуын дәвам итә.
Зәйнәп Җиһаншина шулай ук әдәбият белән шөгыльләнә иде. Аның нечкә хисле шигырьләре ул чактагы газета укучыларның күбесенә таныш. Ләкин аның чын таланты драматургиядә ачылды.
Хәнәфи ага һәм Зәйнәп апа тырышлыгы белән тупланган түгәрәк 1964 елның 24 гыйнвар утырышында әдәби берләшмә исемен алды. Оешу утырышын шагыйрь Зәки Нури үткәрде. Ул утырышка И. Рәхимов, К. Титаев, Р. Нәгыймуллин, Р. Мәүҗиев, М. Әгъләмов, А. Колчерин, М. Таҗиев һәм мин килгән идек. 15 февральдә уздырылган икенче утырышта мине берләшмә җитәкчесе итеп сайладылар.
Берләшмә утырышы айга бер мәртәбә була иде. Үзләренең әсәрләре тикшереләчәген авторлар алдан ук белделәр. Аларның әсәрләрен машинкада бастырып тикшерү гадәткә кергән иде. Утырышларга чакыруны Хәнәфи ага үзе оештырды. Берләшмә членнарына утырыш көнен күрсәтеп чакыру җибәрелә. Алар өчен кунакханәдә урын калдырыла. Юлда йөрү, куну өчен чыгымны редакция үз өстенә ала иде, тәүлеклек тә түләнелде. Бу кайгырту барысы да Хәнәфи аганың тырышлыгы аркасында булды. Шундый бер хәл истә калган. Утырыш буласы көнне мине мәктәптән җибәрмәделәр. Район мәгариф бүлегеннән куст мәктәпләре директорлары өчен ачык дәрес бирергә куштылар. Ул көнне булмыйча, ачык дәрес икенче, аннары өченче көнгә чигерелде. Берләшмә утырышы да башка көнгә күчерелде. Моны урыннарга оператив рәвештә Хәнәфи ага хәбәр итте.
Утырышларда башлыча аерым әсәрләр турында фикер алышу оештырылды. Шунысы куанычлы, ул утырышларга укучылар да килә иде. Мөдәррис Әгъләмов ул вакытларда Түбән Биш урта мәктәбенең югары классларында укый иде. Аның шигырьләре эчкерсезлеге, дөньяны образлы итеп күзаллавы белән җәлеп иттеләр. Тора-бара Мөдәррис үзе башка авторларның шигырьләренә анализ ясый торган булып китте. 1964–1968 елларда аның ишгырьләре газета битләрендә бик күп бирелде. «Коммунизм байрагы» битләрендә 80 гә якын шигыре басылып чыкты. Ярсып, канатланып яза иде Мөдәррис шигырьләрне.
Разил Вәлиев – әдәби берләшмәдә көчен татыган икенче сәләтле якташыбыз. Авылдашы шагыйрь Мөслах Таҗиның шигырьләре аны да иҗат дәртенә чумдырган, күрәсең – Түбән Кама шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә укыганда мәкаләләр, шигырьләр яза. «Минем үземнең хәзер үз шәкертем бар. Әдәбиятка гашыйк бер егет. Түбән Камада укучы», – дип яза Мөслах редакциягә, яшь авылдашының уңышына куанып. Шуны акларга теләгәндәй, 10 «В» класс укучысы Разил Вәлиев Р. Ишморат белән мәктәптә уздырылган очрашу турында редакциягә беренче информациясен язып җибәрә. Аннары шигырьләре дөнья күрә башлый.
1965 елның җәендә яшь язучылар семинары була. Анда әдәби берләшмә членнары М. Әгъләмов белән Р. Вәлиев та катнаштылар. «Чыннан да өметле иптәшләр икән», – дип язган алар турында А. Гомәр Хәнәфи агага юллаган хатында.
Мөдәррис белән Разилгә белем алуларын дәвам итү өчен әдәби берләшмә фатиха бирә. Казанда, Мәскәүдә уку елларында да алар Чаллы әдәби берләшмәсе белән араларын өзмиләр, хәлләре турында хәбәр итеп торалар, шигырьләрен җибәрәләр.
Мөдәррис Әгъләмов – хәзер танылган шагыйрь. Разил Вәлиев республика комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды, бүгенге көндә Брежнев язучылар оешмасының җитәкчесе.
Эш урынын үзгәртү сәбәпле, миңа Бикләннән китәргә туры килде. Берләшмә белән җитәкчелек итүне яңадан Хәнәфи ага белән Зәйнәп апа үз өстләренә алдылар. Хәнәфи ага миңа – Уфага, Мөдәррискә Казанга иҗади командировкага баруны оештырды. Бу үзенә күрә зур бүләк иде.
Шул еллардагы берләшмәнең тагын бер әгъзасы турында әйтәсе килә. Ул – Сәлимә Шәрипова. Муса Җәлил исемендәге колхозның Ташкичү фермасы савымчысы. Бик үзенчәлекле иде аның шигырьләре. Вакыты белән алардагы ритмик төгәлсезлекләр кими төште, шигырьләр камилләште. Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен Сәлимәнең туган авылында аның иҗатына багышлап махсус семинар үткәрде. Сәлимә республика телевидениесеннән чыгыш ясарга чакырылды, шигырьләре радиода яңгырый башлады, үзешчән композитор Хәмит Булатов аның сүзләренә берничә халыкчан җыр язды. Соңыннан бу шагыйрәнең шигырьләре газета-журналларда еш басылды, күп кенә шигырьләре «Кызлар җыры» исемендәге күмәк җыентыкка керде.
Ул елларда ук әдәбият белән кызыксынучылар күп иде. Р. Хисамиев, М. Таҗи, А. Колчерин, М. Талыйпов, Н. Тукмачев берләшмәнең иң актив членнарыннан булдылар. Барлыгы кырыкка якын каләм тибрәтүче иде берләшмәдә.
Оешу белән үк берләшмәгә республика газеталары игътибар иттеләр. «Татарстан яшьләре» 1964 елның 24 сентябре санында Чаллының яшь каләм көчләренә үзенең бер битен бирде.
«Чаллының әдәби яшьлеге, горур Каманың шаулы дулкыннарына кушылып, кыю һәм көр тавыш белән җырларга үссен», – диде анда Зәки Нури яшьләргә өмет юллап.
Шул ук газета 1966 елгы 25 октябрь санын тулысы белән Чаллыга багышлады. Анда Хәнәфи Маннаповның «Канат чыгарганда» дигән зур мәкаләсе бар иде. Ул – берләшмә һәм аның эше турында.
Берләшмәгә мин яңадан 1972 елның азакларында килдем. Минзәлә газетасында эшләгәндә Чаллыдагы зур төзелеш турында күп ишеткән идем. Көннәрдән бер көнне Минзәләгә Мәхмүт Газизов һәм Рәис Рыян килделәр. Мәхмүт килүенең максатын алдан ук әйтеп куйды: «Җырда ничек әле, Минзәләнең кызлары матур диләрме? Сине дә күрәсе килде...». Алар мине Чаллыга «кияүләделәр». Мәхмүт әдәби берләшмәне яңадан җанландырып җибәргән. Күп кенә яңа авторлар килгән. Арча егетләре Равил Вәлиев, Равил Лотфуллин, Шәүкәт Сибгатуллин һәм башкалар.
1973 елның көзендә мине яңадан берләшмә җитәкчесе иттеләр. Ул чагында берләшмә «Ләйсән» исемен алган иде инде. Алабугадан күчеп килгән язучы, филология фәннәре кандидаты Э. Касыймов – берләшмәнең консультанты.
1970 еллар... Институтташым һәм группадашым М. Газизовны Әлмәт ягыннан Чаллыга китергән төзелеш кайнарлыгы. Тулай торакларда төзүчеләр белән очрашулар. Ниндидер рухи күтәренкелек, рухи бөеклек. 1974 елда төзүчеләр белән очрашуга танылган шагыйрьләребез Х. Туфан, С. Хәким, тәрҗемәче Р. Моран килде. Алар белән очрашу безнең өчен бик файдалы булды.
Чаллыдагы иҗат кешеләре белән очрашулар бер-беребезне үзара баета төште. Шундый очрашуларның берсе рәсем сәнгатенә багышланды. Художество бүлеге рәссамы Хөрмәт Халитов рәсем сәнгатенең үсүе, автошәһәрне эстетик таләпләргә җавап бирерлек итеп бизәү буенча Чаллы рәссамнары алдында торган бурычлар турында сөйләде. Берләшмә члены Р. Вәлиевнең «Шәһәр булсын бүләгем» дигән китабы чыкты. Шәһәрнең 2 нче номерлы китапханәсендә автор үзенең китап геройлары белән очрашты. Алтмышынчы еллар традициясен дәвам итү буларак, берләшмә үзенең ике актив членын – Х. Шаһиева белән Ш. Сибгатуллинны – Казан университетына озатты.
1973 елда, сөекле шагыйребез Г. Тукай туган көнгә багышлап, Чаллыда беренче тапкыр шигырь бәйрәме үткәрелде.
КАМАЗ һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр турында иң яхшы әдәби әсәрләргә конкурслар уздыру да матур гадәткә әйләнде. 1974 елның маенда Камгэсэнергостройның партия һәм төзелеш комитетлары игълан иткән беренче әдәби конкурска йомгак ясалды. «Ут һәм су» романы өчен Ә. Баяновка I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк бирелде. Э. Касыймов һәм Р. Мингалимов – икенче, ләйсәнче М. Газизов һәм «Орфей» берләшмәсе члены И. Лимонова өченче урыннарны алдылар. Ә 1978 елда шәһәр комсомол комитеты тарафыннан уздырылган әдәби конкурс комсомолның 60 еллыгына багышланган иде.
1974 елның көзеннән соң берләшмәнең җитәкчеләре булып Р. Вәлиев, Р. Лотфуллин, Г. Кашапов эшләделәр. Р. Лотфуллинның аеруча яхшы эшләвен билгеләп үтәсе килә. Бу чорда берләшмә сан ягыннан тагын да үсте, авторларның әдәби осталыгы арта төште.
1977 елда Чаллыда яшь һәм башлап язучыларның беренче зона конференциясе уздырылды. Анда документаль повестьлар авторы Р. Вәлиевны, зур төзелеш башланган елларда Чаллыда әдәби хәрәкәтне җанландырып җибәргән һәм аны Хәнәфи ага Маннапов рухында дәвам иткән М. Газизовны СССР Язучылар союзына членлыкка тәкъдим иттеләр. Тагын биш елдан соң шундый ук ышанычка Г. Кашапов һәм Я. Игәнәй лаек булды. Аннары – балалар шагыйре Рәшит Бәшәров.
«Яшь авторларның чәчкән орлыклары уңдырышлы туфракка төшәр дә, алар якын киләчәктә әдәбият сөючеләрне үзләренең мул һәм күркәм уңышлары белән шатландырырлар әле...». Э. Касыймовның 1973 елда «Социалистик Татарстан» газетасында язган бу юлларын укыйсың да, М. Әгъләмов, Разил Вәлиев, Ә. Гайнуллин, Р. Вәлиев, М. Газизов, Н. Таҗиев, Я. Игәнәй, Г. Кашапов, Р. Бәшәрнең китаплары, Ф. Дунайның нәсерләрен, С. Шәрипова, Р. Фәхразиева, В. Хәбибрахманова, Т. Сәгыйтова, Ф. Бәшироваларның шигырьләрен күздән кичерәсең. Чыннан да, уңдырышлы туфракка төште алар. 1968 елда А. Цыганов иҗаты турында доклад ясаганда М. Әгъләмов «Мин әдәби берләшмәне күңелемнән генә «трамплин» дип атап йөрим. Ул талантлы авторларның алга югарыга сикерүгә хәзерлек урыны булырга тиеш», – дигән иде. «Ләйсән» әдәби берләшмәсеннән 7 Язучылар Союзы члены чыккан һәм членлыкка тәкъдим ителгән икән, бу инде «сикерү урыны»ның әйбәт булуы турында сөйли. Берләшмәдән бер язучы, шагыйрь яки драматург чыгуы турында хыялланган Хәнәфи аганың һәм күпләребезнең теләге тормышка ашты – «Ләйсән» әдәби берләшмәсе республикада иң иҗатчыл берләшмәләрнең берсенә әйләнде.
Хәниф ХӨСНУЛЛИН,
«Ләйсән» әдәби берләшмәсенең беренче җитәкчесе.
«Якты юл».газеты, 1983 ел, 24 ноябрь.
«Мәйдан» № 6, 2023 ел
Комментарийлар