Логотип «Мәйдан» журналы

Учымда – гәрәбә мәрҗән... (Гүзәл Әдһәм әсәрләренә күзәтү)

Татар әдәбияты эзлекле рәвештә үсә тора. Халыкның күңел байлыгы әле теге, әле бу  каләм тибрәтүченең иҗат җимешләре белән дәлилләнә бара. Гүзәл Әдһәм иҗаты белән танышкач, шушы фикергә тагын бер кат и...

Татар әдәбияты эзлекле рәвештә үсә тора. Халыкның күңел байлыгы әле теге, әле бу  каләм тибрәтүченең иҗат җимешләре белән дәлилләнә бара. Гүзәл Әдһәм иҗаты белән танышкач, шушы фикергә тагын бер кат инанасың.   
Гүзәл Әдһәм – тематик-проблематик байлык җәһәтеннән дә, идея-эстетик фикерләренең  куәте ягыннан да әдәбият мәйданында бик күпләрне ярышка алырлык, беркемне дә кабатламаган үз иҗади йөзе булган язучы.
Язучы төрле жанрларда каләмен сыный һәм берсендә дә сынатмый кебек. Аның “Наласа авылы көе” (2012),  “Асылмалы күпер” (2012), “Әбием ни исемле?” (2017) җыентыкларында, газета-журнал битләрендә дөнья күргән новеллалары, повестьлары, драма әсәрләре һәм балалар өчен язылган хикәяләре киң катлам укучыларның мәхәббәтен яулады. Әлеге әсәрләр хакында  Хатыйп Миңнегулов, Радик Фәизев, Факил Сафин, Дания Заһидуллина кебек танылган галимнәр һәм язучылар бик тә уңай, җылы фикерләрен  җиткерделәр инде.
Автор үзе яхшы күреп белгән хәл-әхвәлләр турында яза, үз күңеленә иң газиз булган кыйммәтләрне – вөҗдан, изгелек, тугрылык, сабырлык, әдәп, намус, гомумиләштереп әйтсәк, Аллаһ кушканча яшәү тәртибе идеяләрен яңгырата. Чынбарлык вакыйгаларын сәнгатьчә хәрәкәткә китергән  конфликтлары үткен һәм тормышчан аның.
Язучы иҗатында даими, эзлекле итеп күтәрелгән тема – мәхәббәт. Табигатьтәге һәрнәрсә бары тик “ярату”, “сөю”, “сөелү” дип аталган могҗизалы хисләр чолганышында яшәргә яратылган. Мәхәббәт темасына кагылышлы идеяләрен автор төрле пафосларда (фаҗигале, драматик, юмор) яңгырата. Мәхәббәт, аеруча тәүге сөю хисе, ташкындай бөтереп ала. Тик мондый хис өермәсеннән  күз дә томаланырга мөмкин шул. Сафлыкны, намусны, гыйффәтне югалту да бик тиз. Кызганыч, яңадан табып  кына булмый. Гөл кебек нәфис күңелле кыз балаларның саф өмет-хыялларын аяк астына салып таптауны бернигә дә санамаучы тупас хайвани табигатьле адәмнәр дә табылып тора җир йөзендә. Берәүләр бу фаҗигане сабырлык белән кичерергә көч табалар һәм тормышка булган мәхәббәтләрен сүндермичә яшиләр. Әмма рухы  сынганнары, күңеле гомерлеккә гарипләнгәннәре дә бар шул. Тапталган намустан калеб тә карала икән.
“Икәү” хикәясенең төп вакыйгасы шушы фикерләргә бик ачык мисал булып тора. Кондуктор Әлфиягә – яшьли намусын югалткан, бәхетен җуйган хатынга – хәзерге көндә  актан киенгән һәр кыз дошман булып тоела. Бу тискәре хисен ул янәдән тыеп кала алмый: сөйләшеп аңлашырга мөмкинлек булса да, сабыен үлемнән коткарып калган шәфкать туташын автобустан төртеп үк төшерә.
Хатын-кыз  үз кадерен белеп яшәргә тиеш. Моның өчен һәр очракта да горурлыкны сакларга туры килә. “Әкълимә” хикәясендәге Әкълимә исемле кыз, күп еллар узгач, беренче мәхәббәте белән  очраша, күңелендә яшьлек хатирәләре яңарып, теге хисләр дә уяна башлый дисәк...  Юк икән: “егете” авызыннан хатын-кыз табигате  турында ямьсез сүзләр ишеткәч,  күңелендә купкан дулкынландыргыч халәт бик тиз уза.
Исәп-хисапка, дан-дәрәҗәгә корылган мөнәсәбәтләрдә мәхәббәткә урын юк! ”Зәңгәр кашлы көмеш алка” хикәясен укыгач, шуңа тагын бер кат инанасың...
Әмма мәхәббәтнең тарту көче гаять зур, хәтта ул җавапсыз булса да. Авторның байтак геройлары җавапсыз мәхәббәттә янсалар да, шушы халәтләрен дә бәхеткә санап, сабырлык белән яши беләләр. Исеме җисеменә туры килгән “Тарту көче” хикәясендә әнә шундый мәхәббәт тарихы урын алган. Автор аны фаҗигале пафоста яңгырата. Асия укытучы Зарифка гашыйк була. Әмма Зариф икенче кызга өйләнә. Сугыш башлангач, Зариф хәбәрсез югала, ә хатыны  исә икенче кешегә кияүгә чыгып китә. Авылга: “Зариф исән икән. Госпитальдән авылга алып кайтырга кушканнар икән,” – дигән хәбәр килеп ирешә. Мәхәббәтенә тугрылык саклаган Асия, хатыны Зарифтан тәгаен баш тартканны белгәч, ике аяксыз калган инвалид ирне госпитальдән чанага салып тартып алып кайта.
“Сылу исемле кыз” хикәясенең сюжеты исә мәхәббәт белән янәшә торган ихлас дуслыкны зурлый. Сылу белән Данир техникумда очрашалар. Данир  кызга гашыйк, әмма ул Сылуның хыялындагы егеткә бөтенләй охшамаган икән шул. Кыз һаман мәхәббәтен эзли. Сылуның күңеле башкага тартылуын сизгән Мәдинә, үзе Данирга битараф булмаса да, егетнең зур мәхәббәтен фидакарьләрчә ихластан якларга алына.
Мәхәббәт – ул бик кадерле бүләк. Тапкансың икән, аны сакларга кирәк. Мәхәббәт кешене тезләндерү, үртәү  коралы да түгел. “Сиңа мине язлар алып килде” мелодрамасында шушы фикер ассызыклана.  Ә менә “Алай да була икән” хикәясендә исә соңарып килгән кавышу тарихы шаян хисләр,  юмор дулкынында иҗат ителгән.
Бергәләп яратышып корган оялар бик күп очракта юк кына сәбәпләр аркасында таркалырга да мөмкин. Һәр каршылыкны сабырлык белән хәл итәргә,  хәтта сәбәбе үтә җитди булса да, аңлашырга мөмкинлек калдырырга кирәк (“Сөйгәнем куркак куян”).  Күп  очракта олы җанлылык, гафу итә белү дә бик мөһим бит. Гаилә тотрыклыгын саклау юлында һәркем җаваплы (ир, хатын, ике яктан әти-әни, туганнар, балалар). Автор бу фикерен дә гыйбрәтле вакыйгалар, үрнәк  образлар аша җиткерә.
Яшь буын белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәт – Гүзәл Әдһәм иҗаты үзәк темаларның берсе. Авторның әни-әти, кайнана-кайната буларак сурәтләнгән геройлары яшьләргә акыллы, төпле киңәшләрен бирә. “Әллә нигә сине юксынам” хикәясендә акыллы кайната, килененең гаепсез булуын аңлап, улының  гаиләсен саклап калырга ярдәм итә.  Күп әсәрләрдә   киленнәр белән кайнаналар, уртак кадерле кешеләрен югалтканнан соң,  җаннарын кузгалткан йөрәк серләрен бушатып, юаныч табып, бер-берсенә терәк булып яшәүне хуп күрәләр (“Ир җылысы”, “Ястык”).
Ни кызганыч, адәм балалары арасында яхшылыкны тиз онытучылары да шактый. Әле ярый, кайберәүләр ялгышып алалар да, соңыннан тәүбә, үкенү хисе кичерәләр. “Ир җылысы” хикәясендә менә шундый бер гыйбрәтле хәл бәян ителә. Ире мәңгелеккә күзен йомган мәлдә Рәсимәнең йөрәген  үкенечле бер уй-хис  көйдерә. Танышуларыннан башлап, гомер буе иренең, аның туганнарының  җылысына кинәнеп яшәде бит ул. Ә үзе берара  ”Мин аларның барысын да сине яраткан кебек яратам” дигән иренә, аның  мәрхәмәтле  туганнарына тар күңеллелек күрсәтеп алды түгелме? Шушы гамәле сәбәп булмадымы икән пар канатының  яшьли китеп баруына?
“Үксү” хикәясендә исә моңа  капма-каршы вакыйга  тасвирлана: килен кайнанасын гомер иткән өеннән куып чыгара. Ә бит кайчандыр бу олы йөрәкле хатын киленне (ул вакытта яшь кызны)  хурлык тамгасыннан  саклап кала һәм аны улы белән  кавыштыра. Бу хәлне кызның исенә бер тапкыр да төшерми. Кызганычка каршы, “бу яхшылыгыңны беркайчан да онытмам” дигән вәгъдәләр җилгә исә. Иң аянычлысы да шул: кайнанага икенче килен дә мәрхәмәтсезлек күрсәтә. Югыйсә, бу ана киленнәрнең икесенә дә итәгатьле ирләр үстереп биргән, балаларын тәрбияләшкән, аларга аякка басарга ярдәм иткән. Әбисенә сугыш ветеранының хатыны буларак квартира эләгү мөмкинлегенә өметләнеп, шәһәрдән бер  оныгы кайтып төшкәч, карчыкны өйгә кертергә туры килә. Тик сусау һәм ачлыктан, бигрәк тә мәрхәмәтсезлектән әлсерәгән карчык мәңгелеккә күзләрен йома.
Гүзәл Әдһәм иҗатына хас эчтәлекнең тагын бер үзенчәлеге шунда: автор гаилә һәм бала, остаз һәм укучы, өлкән буын һәм яшьләр проблемаларына максатчан  игътибар юнәлтә. Ул сабый, яшүсмер образларын укучы күңеленә якын итеп тасвирлый. Һәр әсәрендә җаваплылык тойгысын зурлый.
Балалар язмышына игътибар авторның биографиясе, тормыш тәҗрибәсе, тормыш итү тәртибе белән бәйле. Гүзәл Әдһәм укытучылар гаиләсендә туып үсә, үзе дә бу һөнәрне сайлый. Ул мәктәп-гимназияләрдә мөгаллимә булып эшли, диссертация яклап, Алабуга педагогика институтында студентларга белем бирә, ире Ринат белән өч бала тәрбияләп үстерә. Педагог һәм ана буларак, ул бу проблемаларны тирәнтен аңлый: ир  белән хатынның аерылышуы, гаиләдә әти  булмавы иң башлап бала күңеленә тирән яра сала.
Әйе, тулы бер буын балалары әтиләренең сугыштан кайтуын тилмереп көттеләр, ата-ананың тигез канаты астында яшәргә өметләнделәр (“Сәйдә, сыерчык һәм яз”, “Марҗа”). Сугыш ятимлеге әле хәзер дә исәннәрнең йөрәген әрнетә.  Ә менә  бүгенге тыныч тормышта ятимнәрнең артуын ничек аңларга?  Сыңар канатлы гаиләдә яшәгән баланың бәхете, хәтта үги әтисе тәрбиясендә яхшы мөнәсәбәт тоеп яшәсә дә, тулы була алмый.  Һәр баланың күңеле үзенекенә тартыла.  Автор әлеге фикерен  һәрдаим ассызыклап бара. “Өч монолог” әсәрен искә алып үтик.  Беркайчан да “әти” дип дәшәр кешесен күрмәгән Илдария очраклы гына үзенең кем кызы булуын белеп ала, интернет аша аның кайда яшәвен ачыклап, шул төбәкккә юл тота. “Күзгә күз” хикәсендәге Илдар исемле малай да Совет Армиясе көне белән котлап ясаган рәсемен бары тик үзенең әтисенә генә бирергә тели.
Автор мондый язмышлы сабыйларның, яшүсмерләрнең  ихлас  хис-тойгыларын, әрнүле сагыш-кичерешләрен зур осталык белән сурәтли. Аларның беренче карашка  үтә самими булып  тоелган сөйләмендә дә  җитди проблемаларны  яңгырата. Ул аларны тәҗрибәле, өлгергән карашлы итеп сурәтләп, ниятенә күрә идеясенә яраклы тәэсир-мәгънәләр өсти, сәнгатьчә баета, фәлсәфи гомумиләштерә.
Язучының байтак әсәрләре теге яки бу сәбәпләр аркасында балаларын ялгыз тәрбияләүче хатыннарга теләктәшлек хисе белән сугарылган.  Аларда ана йөрәгенең куәте чагылыш таба. Әниләрнең балалары хакына кылган фидакарь гамәлләре драматик каһарманлык күренеше белән өртелгән . Әнә бит ничек бәргәләнә Шәмсия кырык тугыз яшьтә тапкан йөрәк парәсе өчен!  Инде икенче берәүдә кияүдә булган кыздан улына хатлар яздыра, ялган белән булса да, вакытлыча  кадерлесенең рухын, өметен ныгытырга тырыша. Аның бу гамәле тормыш чынлыгы ягыннан акланмый дип кем әйтер (“Әллә нигә сине юксынам...”)?!
Автор фикеренчә, нинди генә авыр язмыш кичермәсен, хатын кыз өчен ана булу – зур бәхет. Әни булу хисен фәкать хатын-кыз гына тоя ала, аның язмышына гына насыйп булган яну-көюле, сөюле яшәешен әни булу мәгънәле итә (“Тыкрык”, “Четерекле сынау). Иргә чыкмыйча бала тапкан хатыннарга да  берьяклы гына әхлакый хөкем карары чыгарырга ярамый. Җир йөзендә без хөкем итүче түгел, ә хөкем ителүче.
Ә менә балаларын аяусыз язмыш кочагына ташлаган аналарга (“ана” дияргә яраса, әлбәттә) авторның нәфрәте көчле. Бәхеткә, ятим күңелләргә йомшак табигатьле, шәфкатьле, игелекле инсаннар очрый тора. “Югалту” хикәясендәге Хәлимә – менә шундый олы җанлы шәхес итеп сурәтләнгән образ. Кырыс төрмә шартларында бәби тапкан яшь хатын әнисе ташлап калдырган икенче бер сабыйны да үз канаты астына сыендыра, икесен дә итәгатьле балалар итеп тәрбияли.
Җир йөзендәге җан ияләренең иң явызлары – хаклык һәм тугрылыкны аңламый торган бәндәләр. Алар дөнья малы өчен башкаларның тормышын җимерергә, үч алырга, төрле мәкерле тозаклар корырга да мөмкин.    “Тыкрык” повестенда Сәгадәт шундый явызлар кылган гамәлләр аркасында  бихисап михнәтләргә дучар була. Ләкин горурлыгын, хатын-кыз намусын соңгы чиккәчә саклый.
Маргарет Митчеллның  “O, fiddle-du – dee! Дудочки не поймаешь”  дип, язмышның  сынауларына бирешмәгән, хәлиткеч сынаулардан киресенчә көч алып чыккан, теләсә нинди шартларда да үҗәтлек белән яшәргә омтылган, тәвәккәллек, рухи ныклык, акыл һәм хис бердәмлегенә ия булган Скарлетына якын образ бу! Ләкин Америка кызыннан бер зур аермасы бар: Гүзәл Әдһәмнең көчле рухлы геройлары максатларына ирешүдә зәгыйфьләрне  таптап үтми. Алар, киресенчә,  каршылыкларны татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан, тарихи түреннән үк җыйналып килгән югары әхлак кагыйдәләренә, изге кыйммәтләренә таянып җиңәләр. Язучының сәнгатьчә фикерләве милләтнең асыл сыйфатларына, гореф-гадәтләренә, аңына барып тоташа. Аларның дөньяви һәм гамәли чагылышын туплаган образ-детальләр – аш-су, кигән кием, өй бизәлеше (ак яулык, шәл чуклары, милли бизәкләр, намазлык, мендәр, чиләк-көянтә) – әсәрләрдә мулдан кулланыла. “Алмалы көянтә”, “Ястык” хикәяләре бу фикергә ачык мисал булып тора. Әсәр тукымасында җайлы гына урын алган код-детальләр, мәкаль-әйтемнәр татарның  образлы фикерләү үзенчәлекләрен ача.
“Әтнәби” хикәясенең үзәк герое Лиза балалар йортында тәрбияләнгән. Кызның бәхетенә язмыш аны Нәфисә карчык гаиләсенә якынайта. Лиза һәр эшендә әлеге мәрхәмәтле гаиләдә кагыйдә итеп алынган тәртипләрне рухи-әхлакый кыйбла итәргә тырыша. Нәфисә карчык үз балаларына да, Лизага да: “Өең кетер булсын, өс-башың кетер булсын. Эшләгән эшең кетер булсын”,  “Авызың тулы кан булса да, читләр алдында төкермә,” – дип әйтеп калдыра.
“Ястык” хикәясендә исә ястык образына да авторның тирән фикере салынган: ястык кайнананың үз кызы, сердәше булып әверелгән килененә соңгы бүләге буларак тасвир ителә.  Әлеге килен инде хәзер үзе дә кайнана, җиде оныкның әбисе, зур ястыктан оныкларга дип җиде мендәр тутыра. “Минбеләмле” заманча улының  һәм марҗа килененең мендәрдә йоклауны өнәмәвен тоеп борчылса да, оныкларның “мамык мендәргә бөтен йөзләре белән чумып, “мес-мес” килеп ятуларына” сөенә. Автор шул рәвешле гади генә ястык образын халык аңының, тәртибенең коды рәвешендә файдалана, буыннар бәйләнеше символы итә.
Гүзәл Әдһәм – тарихи вакыйгаларга, сәяси-иҗтимагый хәлләргә сизгер күңелле, өлгергән карашлы язучы. Аның әсәрләренең идея-эстетик эчтәлеге әхлакый каршылыклардан күпкә киңрәк. Автор гаять җитди проблемаларны да үзенең аңы, тәҗрибәсе, белеме, акылы белән кыю рәвештә яңгырата. “Тыкрык”, “Асылмалы күпер”, “Марҗа”,  “Меңнәрнең берсе” әсәрләрендә 1917 нче елгы инкыйлаблар, аннан соңгы Гражданнар сугышы, аларның кайтавазы, дәвамы булган  көчләп күмәкләштерү, динне кысрыклау, шәхес культы, Бөек Ватан сугышы, әлеге сугышта җиңеп чыгып, бай яшәргә тиеш булып та, ачлыктан, халыкның хәерчелектән интегүе, Әфган сугышы, яшәп килгән системаны  акыл, белем ярдәмендә түгел,  хәйлә, мәкер, куркыту аша  үзгәртергә маташулар кебек афәтләр, гади кешенең хокуксызлыгы – болар барысы да Гүзәл Әдһәм иҗаты колачлаган темалар. “Тыкрык” повестенда потенциаль халык дошманы сылтавы белән  сөргенгә җибәрелгән Гыйззәтулла хәзрәт, аның асрамага алынган, кыска гына гомерендә бер генә рәхәтлек тә татымаган кызы Сәгадәт, Сәгадәтнең уналты яшеннән сугыш кырында кан түккән, гомеренең соңгы сәгатьләрендә күрешерлек бер генә якын кешесе дә калмаган, нәсел тамырлары өзелгән улы Васил, “Сәйдә, сыерчык һәм яз” хикәясендә болай да хәерче, ач халыкны интектергән налоглар, “Меңнәрнең берсе” әсәрендә сугыш кырында әсирлеккә төшеп, ГУЛАГ җәһәннәмнәрендә хаксызга газапланган Зиннур, халык дошманының хатыны буларак  эштән куылган Рабига һәм башка бик күп образлар тулаем ил кичергән фаҗигаләрне гәүдәләндерәләр. Әлеге әсәрләрдә укучыга үз сүзен ишеттерергә өлгергән киң карашка ия автор образы барлыгы да анык сизелә. Шунысы үзенчәлекле: авторның иҗтимагый-сәяси карашлары, идеяләре чаң кагып шау-шу күтәрү исәбе белән тәкъдим ителми. Алар әхлакый проблемалар белән табигый рәвештә үрелеп баралар.
Гүзәл Әдһәм туган нигез, туган як табигатен, намуслы хезмәт куйган кешеләрне, үзе күреп белгән шәхес образларын табигый рәвештә ярату, ихтирам хисләренә төреп сурәтли. Аның “Яшьлегем Казаны” әсәрен студент елларына сәфәр дип тә атарга була. Автор каләменнән дәрт тулы шаян  яшьлек дулкыны, саф, якты хисләр, йөрәк кайнарлыгы бөркелеп тора, геройның яшьлек юлдашлары ягымлы, нәфис, үзенчәлекле булулары белән күңелгә уелып кала.
Язучы тудырган персонажларның күбесе сәнгать дөньясы белән бәйләнгән. Аның  әсәрләрендә халык җырлары, классик шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән фәһемле сүзләр, ягымлы көйләр шактый. Кайберләре нигезендә тулы мавыктыргыч сюжет тудырыла. “Сине миңа язлар алып килде” әсәрен дә  баштанаяк лирика белән сугарылган әсәр дип бәяләргә була.
Гүзәл Әдһәм үз фикерләрен калку итеп күрсәтүнең отышлы алымнарын сайлый белә. Мәсәлән, теге яисә бу хикәясенең сюжеты нигезенә  гадәти генә тормыш вакыйгасын, кеше кичерешләренең бер төсмерен салып куя да тәэсир егәрен чишелешкә йөкли. Шуңа күрә кыска жанр булган хикәядә дөньякүләм танылган осталар А. П. Чехов, О. Генри стилендә иҗат итә дисәк, бу арттыру булмас сыман.
Алда искә алынган  “Тыкрык” повесте түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: “...Җир шарыдай гәрәбә мәрҗәнне җылы учыма кыстым”. Безнең карашка, пычрактан аралап алынган, ап-ак кулъяулык белән пакьләнгән сары гәрәбә мәрҗән – бик тирән мәгънәгә ия образ-деталь. Ул – бүгенге болганчык кырыс шартларда кешеләр күңеленә җылылык, өмет өләшүче сүз сәнгатенең, аерым алганда, Гүзәл Әдһәм  иҗатының  символы.
Гүзәл Әдһәм бүгенге көндә илһамланып актив иҗат итә. Никадәр генә авыр, катлаулы булмасын, аның өчен иҗат – олы, бай, бәхетле юл. Моң тулы күңелне биләгән фикерләрне кәгазь битенә төзек җөмләләр һәм уңышлы образ-детальләр ярдәмендә төшерү сәләте һәркемгә дә бирелми ул. Бу юлда талантлы каләм иясенә зур биеклекләр насыйп булсын!
 

Лилия ХӨСНЕТДИНОВА


«Мәйдан» №7, 2023 ел

Комментарийлар