Логотип «Мәйдан» журналы

Бүгенге татар прозасындагы кайбер юнәлешләр хакында фикерләр

Бүгенге татар әдәбиятындагы күренешләрне күзәтү халыкның рухи тормышына үтеп керү мөмкинлеге белән генә чикләнмичә, аның бүгенгесен һәм киләчәген күзаллау һәм фаразлау мөмкинлеген дә киңәйтә.

Татар дөнья сурәтен «төшерүчеләр» арасында каләм осталары бүгенге катлаулы чорда да төп көч булып кала. Әдәбият тарихында да, бүген дә язучы-шагыйрьдән бер үк вакытта художник та, философ та, репортер-фотограф та булу һәм, беренче карашка, бер-берсенә каршылыклы булмышларны үзе тудырган дөньяга «сыйдыру» да сорала. Әдәби агымны күзәтү шуны күрсәтә: мондый сәнгати синтезга ирешү дәрәҗәсе автор таланты, әзерлеге, идея-эстетик завыгы, ягъни автор шәхесеннән аерылгысыз.

Заманында «әдәбият» һәм «поэзия» синоним буларак кабул ителгән. ХХ гасыр бу аңламны киңәйтте, әдәби тәнкыйть тә игътибарын прозага юнәлдерде. Бу киң укучы катламының поэзиягә караганда прозага өстенлек бирүе белән генә аңлатыла, дип әйтү дөрес булмас иде. Мондый юнәлешнең барлыкка килүе һәм киңәюе төрле форма һәм вариантлардагы хикәяләүне тормыш тәҗрибәсен аңлау, төшенүнең мөһим ысулы, дип танудан килә булса кирәк. Тормышны төрле нәтиҗәгә китерүче вакыйгалар чылбыры рәвешендә күзаллыйбыз һәм шул хакта фикер йөртәбезме, йә булмаса үз-үзебезгә дөньядагы хәлләр хакында сөйлибезме – әдәбиятка да, әдәбият теориясенә дә, аеруча нарратологиягә (хикәяләү – бәянләү теориясе), бу өлкә кызыклы. Проза, бәлки, шул ягы белән бүгенге укучыны җәлеп итәдер дә.

Әдәби әсәр – автор, текст, укучы, тел, чынбарлыкның аерылгысыз кушылмасы гына түгел, ә шуларның гаҗәеп иҗади синтезы нәтиҗәсе. Әдәби әсәр, иҗат хакында сөйләшкәндә бу компонентларның һәркайсы аерым тикшерелергә тиеш. Шулай да без төп игътибарны әдәби әсәр текстына бирәбез, ә калган компонентларны текст призмасы аша карыйбыз.

Бүгенге татар прозасында төрле юнәлешләрне күрергә мөмкин. Без күзәтү өчен ике автор әсәренә мөрәҗәгать итәбез: Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» [1] һәм Марат Кәбировның «Бердәнбер һәм кабатланмас» [3] әсәрләре. Вакыйгадан фабула һәм сюжетка күчү юллары да, хикәяләү варианты да, хикәяләү-сөйләү компонентлары да (Кем сөйли? Кем кем белән сөйләшә-аралаша? Кем һәм кайчан сөйли? Кем һәм нинди телдә сөйли? Ни рәвешле сөйли? Ни өчен сөйли? һ.б.) һәр авторда үзгә.

«Зифа Кадыйрова» дигән үзенчәлекле күренеш белән мин беренче тапкыр берничә ел элек авылга ялга кайткач «очраштым». «Кызыл таң»нан ниндидер бер материал кирәк булды да, шуны эзләп авыл китапханәсенә бардым – анда газетаның тупланмасы барын белә идем. Ләкин тупланманы күрше авылга алып киткән булып чыктылар, чөнки анда «Кызыл таң»ны алдырмыйлар икән, ә Зифа Кадыйрованың әсәрен укыйсы килүчеләр хәтта чират дәфтәре төзегәннәр.

Икенче «очрашу» да шактый кызыклы. Бервакыт безнең бүлекне тәмамлаган дипломчым шылтырата: әнисенә бер кичкә – төнгә генә Зифа Кадыйрованың китабын биреп торганнар, тик ул укып чыгарга өлгермәгән, китапны хужасына кайтарырга кирәк булган... «Лилия апа, әнинең укып бетерәсе килә, Сездә бардыр инде ул китап», – дип мөрәҗәгать иткән студенткама: «Китап юк шул», – дияргә туры килде.

Бу ике очрак Зифа Кадыйрова исемен хәтергә киртләп куйса да, миндә әллә аның әсәрләрен табып уку ихтыяҗы тумады, әллә вакыт булмады? «Сагынырсың – мин булмам» әсәрен мин соңрак укыдым. Сәбәбе: Зифа Кадыйрова Уфага очрашуга килергә тиеш икән, шунда фикер әйтүемне сорадылар.

Бер искәрмә ясыйсы килә: мин Зифа Кадыйрованы түгел, ә аның әсәрен тикшерәм, аңа укучы тәҗрибәмнән һәм үз дөнья моделемнән чыгып күзәтү ясыйм. Ул караш уңай, кире булырга мөмкин. Ләкин авторның үзенә минем ихтирамым зур, чөнки язу эшен бераз күзаллаган кеше буларак, бик яхшы беләм: әсәр – авторның мең тапкыр үлеп, мең тапкыр терелүләреннән яралган бәгырь җимеше ул. Һәм «бала»га әйтелгән сүз дә авыр кабул ителергә мөмкин.

Зифа Кадыйрова феноменын әдәби-эстетик категорияләр яссылыгында тикшерү урынсыз: мондый тикшеренү өчен җитәрлек дәрәҗәдә җирлек юк. Безнең уебызча, бу күренешне социаль-мәдәни яктан тикшерү дөрес булыр иде. Зифа Кадыйрова бүгенге заманда китап укучы аудиториясен яулап алу гына түгел, хәтта аны торгызу, терелтү эшен дә шактый уңышлы башкара икән, моның серен ачыклауга омтылу дөрес булыр.

Билгеле булуынча, бүген китап кибетләре: «хатын-кыз романы», «мәхәббәт романы», «сентименталь роман» кебек серияләр белән тулы. Ә татар әдәбиятында бу жанрлар киң үсеш алган дип булмый. Димәк, Зифа Кадыйрова шул бушлыкны тутыручы, эшкәртүче ролендә чыгыш ясавы белән дә игьтибарга лаек.

Соңгы 20–30 ел эчендә телевидение ярдәмендә мелодраматик сериалларга, «сабын опералар»ына «утыртылган», «Пусть говорят»лар белән мавыккан халык зәвыгына аваздаш булуы белән дә Зифа Кадыйрова китаплары үз вакытын һәм укучысын тапты, дияргә була.

Зифа Кадыйрованың герое – бик катлаулы тормыш юлын үткән, шул юлда табыш-югалтулар аша үз бәхетен тапкан хатын-кыз. Матур хатын-кыз. Ул – көчсезлеге белән көчле, йөрәк акылы белән акыллы, сынарга тиештә дә сынмаучы, бу дөньяга бирешми үз оясын коручы каһарман. Ул – үз иңнәрендә дөнья йөген күтәреп алып баручы, Атлант ташлап киткән күк гөмбәзен күтәреп торучы Кариатид. Шуның белән ул укучыны җәлеп итә, чөнки китап уку барышында без: «Син кем? Синдә мин бармы?» – дип укыйбыз, геройлар язмышын үз тормышыбызга, үз язмышыбызга «үлчәп» карыйбыз, текст һәм текст аша автор һәм заман белән эчке диалог алып барабыз. Шул аралашу барышында геройларның да гади җир кешесе икәнлекләрен, син һәм мин кичергәннәрне кичергәнен күрәбез, тормыш чоңгылларын – кыяларын бергә үтәбез... Автор һәм укучы мөнәсәбәте нигезендә уртак дөнья туа, әсәр һәр укучының үз тарихы белән тулылана, баеп китә. Без юкка гына: «укучы – автордаш», – димибез.

Аристотель сүзләре белән әйтсәк, әсәр укучыда «тормышка охшарга тырышуы белән» ләззәт, куаныч хисе тудыра, эндорфиннар – шатлык гормоннарының барлыкка килүләренә ярдәм итә. «Шул ук вакытта проза әсәренә укыту-өйрәтү функциясе дә хас, ягъни ул укучыны дөнья төзелеше, тормышның ачылып бетмәгән яклары, кеше психологиясе, аның эш-фигыль мотивацияләре белән таныштыра» [2, 94 c.]. Ләкин теләсә нинди әдәби әсәрнең уйдырма икәнен истән чыгармаска кирәктер: әдәби әсәрдән алынган белем иллюзия генә түгелме, дигән сорауга бүген берәү дә ачык кына җавап бирә алмый.

«Сагынырсың – мин булмам...» «хеппи энд» белән тәмамлана. Тормыштагы кара төсләрдән, чарасызлыктан арыган кешеләр «Золушка» хакындагы әкиятләрнең яңадан яңа вариантларыннан бервакытта да ялыкмаячак. «Бар нәрсә дә яхшы булыр», «Кешене өмет яшәтә», «Бирешмәскә кирәк», «Начар дигән әйберләр дә соңрак безнең файдага булуы мөмкин» кебек үз-үзенә көн-төн кабатлаган тәгъбирләрнең китап героенда булса да тормышка ашуы яшәүгә оптимизм өсти булса кирәк. Ни өчен бала чакта без әкиятләр тыңларга яратабыз, әкиятләр укыйбыз? Дөнья моделен үзләштерәбез-өйрәнәбезме? Сер ачарга омтылабызмы? Бу сораулар гомумән проза әсәрен укуга карата да, шул исәптән Зифа Кадырова әсәрләренә дә карый булса кирәк.

Мин дә элегрәк «дамский романнар» укыштыра идем. Ни өченме? Иң беренче чиратта, ял итәр өчен, көндәлек эш-проблемалардан арынып тору, онытылу өчен. Мондый китапларны укыганда уйламыйсың, баш миен тәнәфескә чыгарып торырга була; күз яшен чыгарырдай язылган булса, бигрәк тә яхшы: эмоциональ планда да бушанып каласың. Шулай итеп, китап психотерапевт вазифасын башкара. Зифа Кадыйрова китабы да бүгенге катлаулы, җансызлык көчәйгән заманда «җан табибы» ролен башкара булса кирәк.

Билгеле булуынча, вакытның төрле төрләре бар: тарихи вакыт, фәлсәфи вакыт һ.б. З. Кадыйрова әсәрендә вакытка урын бик аз бирелгән, анысы да көндәлек вакыт. Урын шактый ачык сурәтләнсә дә, вакыт конкретлашмаган. Әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе теләсә кайсы чорда була алыр иде. Мәсәлән, 70 нче елларда башланган вакыйгаларны тасвирлаганда шул чор кешесендә елмаю тудырган урыннар белән очрашасың: мәсәлән, тиз генә базардан «Жигули» машинасы чыгып алу... Вакытка карата мондый игътибарсызлык әсәр үзәгендә кичерешләр дөньясы булуы белән дә аңлатыладыр, бәлки. Автор өчен дә, укучы өчен дә вакыйгаларның кайчан булуы түгел, ә нәрсә булуы, алар хакында сөйләп бирү мөһим.

Китапның гади булуы да укучыны җәлеп итүче фактор. Ул әзерлексез укучының да «теше үтәрлек» итеп язылган. Китапның шул үзенчәлеге әзерлекле, әдәби-мәдәни планда «гадилек» белән түгел, ә башка эстетик категорияләр белән эш итүче укучыны җәлеп итмәскә дә мөмкин.

Әсәрнең гади һәм укымлы булуы – аның композициясе белән дә бәйле. Композиция – бик гади, тезем тибында. Бу очракта хәтта композиция сүзен куллану да шартлы, чөнки әсәрдә вакыйгалар рәте өстенлек итә, ә ул әле сюжет түгел. Язучы осталыгы фабула элементларын төрлечә трансформацияләү – үзгәртүдә дә чагылырга тиеш. Әсәрдә текст асты агымнары, катламнар, аллюзияләр юк, чорлар диалогы, интертекстуальлек күзәтелми. Әйтерсең, Зифа Кадыйрова әсәренә кадәр аз дигәндә XX гасыр татар әдәбияты да, дөнья әдәбияты да язылмаган. Бу яссылыктан караганда, М. Кәбиров прозасы З. Кадыйрова әсәрләренә антитеза рәвешендә кабул ителә.

Марат Кәбиров – бүгенге татар прозасының йөзен билгеләгән, аңа яңа темалар, метод, алым, жанрлар алып килгән күп кенә әсәрләр авторы: «Сары йортлар сере», «Ак бабайның туган көне», «Елмаю», «Китап» һ.б.

«Бердәнбер һәм кабатланмас» романының жанры «мистик триллер» дип билгеләнә. Ләкин Марат Кәбиров иҗатына алым һәм жанрларның үзенчәлекле кушылмасы хас. Романда да мистика, триллер, хоррорга хас алымнар иркен һәм уңышлы кулланыла. Шул ук вакытта реализм ысулы алымнары да шактый киң файдаланыла. Гомумиләштереп әйткәндә, төрле алым-ысуллар нигезендә тудырылган әсәрнең төп үзенчәлеген «фәлсәфи роман» дип атап булыр иде. Роман, заманча әдәби инструментларны файдаланып, экзистенциаль сораулар куя: бүгенге чынбарлыкны аңлау һәм аңлату, халык-милләтнең булу-булмау алшартлары, изгелек һәм явызлык, гөнаһ һәм ярлыкау һ.б.

Әсәр «Мин кем?» – «Без кем?» сорауларына җавап эзләүгә корылган. Җавап бик гади кебек: «Һәр бала бердәнбер. Бердәнбер һәм кабатланмас». Роман персонажлары – шул гади ачышны эзләүчеләр, табучылар, табып югалтучылар... Фатыйма карчыкның үз фәрештәләре исемен оныткан дүрт улы хакындагы бәянләү автор осталыгы ярдәмендә фәрештәсез калган халык язмышының сурәтенә әверелә: «... Татарның да бер өлеше чит илләрдә, бер өлеше Башкортстанда, бер өлеше чит диннәрдә. Ә ата йортын сакларга тиешлесе исерек. Юк, хәмердән генә түгел...» [3, 297 б.].

Роман нәкъ ХХI гасырда язылган әсәр булуы белән дә кызыклы: ул постмодернизм әсәре. М. Кәбиров бу юнәлештә аллюзияләр, ассоцияцияләр белән эшләү алымына еш мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, алым язучының беренче күләмле әсәре «Сары йортлар сере»ндә үк әсәрнең мәгънәви-эстетик катламнарын тирәнәйтү вазифасын уңышлы башкара. Билгеле әсәрләргә читләтеп ишарә ясау нигезендә алар белән охшашлык яки аермалы яклар әсәрдә өстәмә мәгънәви ассоцияләр тудыра, әсәрне баета. «Сары йортлар сере»ндә без бу яссылыкта А. Чехов (Палата № 6), Ч. Айтматов (Буранный полустанок), «Тәүрәт», Г. Маркес (Сто лет одиночества), П. Коэльо (Алхимик), А. Экзюпери (Маленький принц) белән очрашабыз [5, 66 б.].

«Китап» романында да [4] язучы бу иҗади алымны актив куллана: Г. Исхакый, Р. Брэдбери, С. Кинг, Г. Маркес, Дж. Оруэлл, М. Замятин һ.б. белән аваздашлык күрергә була. Х. Муракаминың «Конец света, или Страна чудес без тормозов» романының соңрак язылганын белмәгән очракта, «Китап»ның композициясендәге үзенчәлекне шул әсәр белән бәйләнештә дә карарга мөмкин булыр иде. В. Ротның «Дивергент»ы да искә төшә: Илдар, Рәмил Әхмәтовичлар... Төрле фантастик фильмнардан кадрлар күз алдына килә.

«Бердәнбер һәм кабатланмас» романындагы аллюзияләр Б. Стокер, П. Страуб, Г. Исхакый, Ф. Яхин һ.б. әсәрләренә ишарә ясый. Әсәрне уку барышында автор атамаган башка аллюзияләр дә туа: У. Голдинг «Повелитель мух», «Лост» кинофильмы һ.б. Дөнья халыклары мифлары да әдәби текст тукымасына табигый сурәт булып үрелгән. Мәсәлән, Кали алиһә хакындагы төп мифологик аңламнарны белмәгән очракта, романның төп идеясен дә, Фатыйма, Лолита образларын да аңлавы авыр.

Билгеле булуынча, төрле әдәби алымнарның, жанрларның катнашмасы фәлсәфи планда эклектизм тудыруы да постмодерн стиленә хас күренеш. Әдәбият теориясе күзлегеннән бу күренешне соңгы елларда киң кулланышка кергән фьюжн (кушылма, эретмә) төшенчәсе нигезендә аңлатып була. Төрле әдәби төр, метод, стиль, жанр элементларын кушу яңа мәгънәләр барлыкка китерү өчен хезмәт итә. М. Кәбиров татар әдәбиятында фьюжнны стилистик алым дәрәҗәсеннән иҗат принцибы дәрәҗәсенә күтәргән автор, дип аталырга хаклы.

Авторның «куркыныч» жанр алымнарыннан файдалану сәбәбен Язучы сүзләре аша да аңлап була: «Тоташ авыллары белән үз телен югалтып барган халык вампирга әйләнгән кешедән нәрсәсе белән артык?» [3, 297 б.]. М. Кәбиров, постмодерн язучысы буларак, яңа әдәби дөньясын үз «даһилыгына» таянып кына түгел, ә дөньяда үзенә кадәр тупланган сәнгати тәҗрибәгә нигезләнеп тә төзи.

Билгеле булуынча, әдәбиятта интертекстуальлек, мәдәният һәм аерым әсәрләр белән кайтавазлык мөһим роль уйный. М. Кәбиров та бу алым белән оста файдалана. Бу, үз чиратында, укучыдан да әзерлек таләп итә. Алар ярдәмендә текстның катламнары, текст астындагы аңламнар тирәнәя һәм киңәя. Шул ук вакытта әсәр, фабула-сюжеты катлаулы композициягә корылуга карамастан (ә бәлки нәкъ шуның аркасындадыр да!), укучыны романның азагына кадәр киеренкелектә тота, кызыксыну кимеми.

«Бердәнбер һәм кабатланмас» романын кат-кат укыла торган китаплар рәтенә кертү ягында булсак та, күңелдә сорау тудырган якларына да игътибар итми булмый. Мәсәлән, Фатыйма карчыкның уллары ни өчен «фәрештәсезләргә» әйләнә, сәбәп нидә, дигән сорауга җавап ачык түгел. Мәхәббәтле гаиләдә ярату атмосферасында үскән балаларның рухи җимерелү этаплары бик үк ышандырмый. Бары тик Михаил тарихы гына дәлилле эшләнгән. Шулай да роман халык, аның бүгенгесе-киләчәге, матди һәм рухи тормыш, үз-үзеңне танып белү һәм яшәешнең башка катлаулы проблемалары һәм аларны сәнгатьтә – әдәбиятта чагылдыру мөмкинлекләре хакында җитди сөйләшү өчен бай материал тәкъдим итә. М. Кәбиров тудырган дөнья – хыялый дөнья, ләкин ул безнең җәмгыять тормышы рентгены. Бәлки – көзгесе?

Күрүебезчә, ике әсәрне кыскача гына күзәтү дә бүгенге татар әдәбиятындагы агымнарның төрлелеген күзалларга мөмкинлек бирә. Ике автор – ике тенденция, ике юл: вакыйгаларны сөйләп бирү, «булган хәл» тибында бәянләү һәм тормыш вакыйгалары артында яткан сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренең проекциясен төзү, яңа сәнгати дөнья тудыру.

Әдәбиятның киләчәген Марат Кәбиров юнәлешендә күрәсем килә, чөнки миңа шул юнәлеш якын. Ләкин бу – минем шәхси караш, ул «тәм», әдәби-мәдәни әзерлек, эстетик зәвык мәсьәләләренә, хәтта аң-йөрәктә формалашкан дөнья моделенә барып тоташа булса кирәк. Гомумән алганда, әсәрләр төрле булырга, һәр әсәр үз укучысын табарга тиеш. Гөл-чәчәкләрнең төрлелеге болын матурлыгын арттыра гына төшә. Шул ук вакытта болынның төрле-төрле чәчәкләргә бай булу-булмавының иң төп шарты – уңдырышлы җир, ягьни тел икaәнен онытмаска кирәк. Автор – текст – укучы – чынбарлык бердәмлеген тел генә саклый, тапшыра һәм үстерә алачак.

 

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА, доцент,

Башкорт дәүләт университеты, Уфа

 

Фото:https://ru.freepik.com/fИзображение от Racool_studio

«Мәйдан» № 4, 2023 ел

 

Комментарийлар