Логотип «Мәйдан» журналы

БӨЕК ЙОКЫСЫЗЛЫК

Ркаил Зәйдулла иҗатына бер караш.

Һәр шагыйрь әдәбият дөньясында үз сүзен әйтергә тиешлеген барыбыз да яхшы беләбез. Әмма моңа ирешкәнче, ул тормышның үзеннән күп нәрсәләр өйрәнергә һәм әдәбият казанында кайнап, белем тупларга тиеш була. Гадәттә, әдәбият-сәнгатьнең олы юлына яшь әдип кем дә булса сызган сукмаклардан, кемдер кадаган маякларга карый-карый килеп чыга. Юл күрсәтүчесе булмаса, ул тормыш бураннарында, әдәбият томаннарында адашып калыр яисә сәнгать өчен бөтенләй кирәксезгә әйләнер, ягъни үлер иде. Бөек Тукай да, «Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам» дип, тикмәгә генә әйтмәгәндер, мөгаен...

Тукай, Такташ, Туфан, Җәлил, Кәрим, Хәкимнәрнең шигъри мәктәпләрендә акыл җыеп, күпме асыл егет-кызларыбыз үзләре шагыйрь булып китте. Алар бөек остазларының шигъри нурланышы аша поэзиядә үз чалымнарын таба алдылар. Шигърият мәйданында Тукай рухын яңартып, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләр үтте. Такташлар рухы Илдар Юзеев, Наис Гамбәр, Нияз Акмал кебек шагыйрьләр иҗатында чагылды. Сибгать Хәким мәктәбе тарафдарлары бүгенге татар поэзиясендә санап бетергесез. Хәсән Туфан шәкертләре дә байтак, әмма шигырьләргә аның шикелле кыю рәвештә яңалык алып килүчеләр сирәгрәк. Хикмәт яңалыкта гына түгел. Остазларның да тик кайберләрен генә үзеңә аеруча дус яки сердәш итеп тоясың. Шәхсән минем үземә, Хәсән Туфан традицияләрен аеруча үз итүчеләрнең берсе булып, бүгенге көн әдибе Ркаил Зәйдулладыр кебек тоела.

Шулай да ниләр бәйли, якынайта икән соң төрле чорларда гомер кичергән һәм кичерүче бу ике каләм иясен?.. Иң беренче нәүбәттә, әлбәттә, икесенең дә тормышны яратып, аның һәр чагылышы, һәр күзәнәгенә гашыйк булып актив яшәүләрендә икәнен әйтми булмыйдыр... Тик болары гомуми сүзләр генә бит. Һәм кайберәүләр өчен чагыштырмача тыныч заманда яшәүче Ркаил Зәйдулланы тормышның төрле кыенлыкларын ашаган, аның ярларына бәрелеп-сугылып кыйналган, җил-давыллары аша үткән, мәгърур ил картына әверелгән Хәсән ага Туфан янәшәсенә куеп, иҗатларын анализлау мәгънәсез, урынсыз эш булып тоелыр... Ачыклык кертик: сүз аларның язмышлары турында бармый, һәм без формаль стиль охшашлыклары эзләргә дә җөрьәт итмибез, фәкать рухи аваздашлык барлыгын гына тоемлыйбыз. Ә ул күзгә бәрелеп тора! Хәсән Туфан иҗаты гел бер төрле халәттә генә калмаган: ул әдипнең биографиясенә һәм гомумән тормыш агышына нисбәтән байтак үзгәрешләр кичергән. Моны искә алып, безгә дә шартлы рәвештә вакыт, чор ызаннарын чигереп, замандашыбыз Ркаил Зәйдулланы узган гасырның егерменче-утызынчы елларына, ягъни Хәсән Туфанның яшьлеге, Һади Такташ, Есенинның шаулаган елларына якынлаштырырга тырышып карыйбыз.

Безнең татарда баш бирмәс мишәр егетләренең тормышта үз урыннарын даулый һәм таба белүләре – табигый нәрсә. Олысы – Аксубай якларындагы бәрәкәтле Кармәт туфрагыннан, икенчесе – Чуашстан төбәгеннән. Гаҗәп хәл: язмыш җилләре япь-яшь Ркаилне берзаман Аксубай якларына – остазының ватаныннан урман гына аерып торган Иске Татар Адәмсуы авылына китереп ташлый... Ул, бик озак булмаса да, авыл мәктәбендә эшләп ала. Татар Кармәте һәм Татар Адәмсуы – әллә икесе дә шигъри бишекләр микән?.. Булачак әдипнең тормыш юлына салган әнә шундый язмыш шаяруын кызыклы, мәгънәле фал димичә, ни дисең?!

Тукай шигырен без ятларга тиеш.

Болай үзе озын түгел дә...

Тик бер дустым һич яратмый шигырь.

Ятламый да... Лутчы сүгенә...

Ул калыккач, барыбыз да тындык.

Булыр микән, ай-һай?

Шике керде. Сөйли теге.

Туктый-туктый булсын.

Ерып чыкты тәки шигырьне.

Сабакташ теге текстны ятлыйсы урынга, учына язып, шуннан укыган икән. Алдагы строфада аның үсүе, ачык күңелле дус, яхшы тракторчы булып киткәне әйтелә. Шигырь болай тәмамлана:

Күңеле дә нечкә.

Уйларында өзек-төтек тормыш сызымы.

Анда хәзер Тукай шигыренең

сыяр иде иң-иң озыны...

                                    («Сабакташ»)

Нәни шаяру булып тоелса да, Ркаилнең кеше гомерен иңләп алган шушы ике-өч строфасында Туфан рухы, аның гадәти киртәләргә сыймый торган үҗәтлеге сизелә сыман...

Ркаил Зәйдулла байтак еллардан бирле әдәбиятның төрле тармакларында нәтиҗәле эшләп килә. Берәүләр аны драма яки проза әсәрләре иҗат итүче, икенчеләре – халкыбызны яклап сөйләген чыгышлары, өченчеләре – инде әйтеп узганыбызча, шагыйрь буларак белә. Үзен бу эшчәнлекләрнең кайсына күбрәк багышлый – әлегә монысын беребезнең дә тәгаен әйтеп бирә алганыбыз юк. Болай төрле тармакларга сибелебрәк актив гомер итүе, гомумән алганда, аны гавам алдында танытмый калмыйдыр, әлбәттә, әммә иҗатын бәяләргә беркадәр комачаулык та итә: белгечләр Ркаилне теге яисә бу әдәбият жанрын әйдәп баручылар сафына куярга ашыкмыйлар. Чыннан да, кем икән соң ул Зәйдулла – прозаикмы, драматургмы, шагыйрьме, публицистмы, актив җәмәгать эшлеклесеме? Барысына да «әйе» дип әйтәбез икән, димәк, белгечләребезгә шул тармаклардагы эшчәнлегенең һәркайсын өйрәнергә, аңлатырга, халыкка җиткерергә, күрсәтергә киң мөмкинлекләр ачыла. Мөмкинлек кенә дә түгел, бу – милләтебез таләбе дә: «әдәбиятыбыз чәчәк атмый, сүнгәннән сүнә бара» дип, күңелгә шом салып, зарланып утырганчы, булган чәчәкләребезне үстереп, аларга күз салып, хозурланып яшәргә күнегү бик вакыттыр инде безгә...

Инде үземә калса, бу могътәбәр шәхеснең, сафлары сирәгәйгән прозабыз һәм поэзиябез йөкләрен җилкәсенә салып, фидакарьләрчә күтәрергә тырышуын хуплар идем. Чыннын да, Р.Зәйдулла теләсә кайсы жанрда милләтне, туган халкын кайгыртып, үз сүзен, җитди фикерен әйтергә, әгәр кирәк булса, йөрәген ачып салырга, изге идея өчен көрәшкә чакырырга сәләтле. Туктаусыз эзләнү, күңелнең эчке канәгатьсезлеге, җанының каядыр талпынуы белән сугарылган шигырьләре, әлбәттә, Туфан, Такташларныкына якын тора – алардагы фәлсәфилек тә әлеге бөек шагыйрьләрнеке белән аваздаш. Бу аваздашлыкның мәгънәсе бәлки хәзергесе белән без алдарак әйткән чорны чагыштырсак, җәмгыятьтәге сыну-сыналу чорларын үзара бәйләп карасак, яхшырак аңлашыла торгандыр.

Сагынулар кысып ала җанны.

Тормыш авыр, авыр, газаплы...

Кол булганда халкың, шагыйрьләргә

генә килә алмый азатлык.

Гүли дала.

Ничә гасыр гүя оран салып җирдә үч йөри –

озын юлдан Назон килә әнә,

Салаватлар зынҗыр өстери.

Мөлдерәмә тула күз чокыры, җәяүле син хәзер,

и татар!

Бу дала бар – аунап елар өчен,

яшәр өчен ләкин дөнья тар.

Кит, Овидий, син дә!

Ул тиң түгел.

Аның юлы мең ел кирегә...

Ул сыерлар көтә...

Ә бабалар толпарларга менгән биредә.

Әлеге шигъри юллар Хәсән Туфанга багышланган «Койрыклы йолдыз» исемле поэмадан китерелде. Әнә шулай Туфан яратып сурәтләгән образлар һәм биографиясендәге детальләр (Овидий Назон, шагыйрьнең ерак Себер даласында көтү көтеп йөрүе, ромашка чәчәкләре, күктә болытлар агышы) Ркаил Зәйдулла поэмасында һәм шигырьләрендә беркадәр трансформацияләнеп, ягъни үзгәртелеп кабатлана. Кайбер очракларда алар олы шагыйрь тапкан иҗат табышларын тагын бер кабат яңгыратырга һәм үзебезнең бүгенге хәлебезгә, әйләнә-тирәбезгә текәлебрәк карарга да ярдәм итә.

Гасырлар алмашыну, гомерләр агышы, мәңгелек табигатьнең бөеклеге, моңсулыгы турындагы фәлсәфи фикерләрен дә Р.Зәйдулла, остазлары Туфан һәм Такташ тапкан шигъри бизәкләрне дә кулланып (мәсәлән, «агыла да болыт агыла»), үзенчә әйтергә омтыла. Хәсән Туфанның китап сөючеләргә мәгълүм фразасына нигезләнгән яңа шигъри сурәтләр барлыкка килә:

Терәдем башны тәрәзгә, күңелем китте түгелеп.

Безгә ят түгел болытлар, болытлар безгә ят түгел...

Борынгы ирекле болыт дымлы иреннәре белән

керфекләремә орынды – тәрәзә куйды сулыгып.

Кеше икәнеңне, егет, онытма, онытма-а... –

тәрәз аша моңсу-моңсу пышылдаштылар болытлар.

                                                                        («Зиндан»)

Әдип үзен һәм кешеләрне гел хәрәкәттә күрергә тырыша. Һәркайсыбыз Табигать-ананың гүзәл һәм дәһшәтле күренешләрен, җилен, давыл-бураннарын, дәрья суларының ашкынулы агышларын күрәбез, ләкин күзаллыйбызмы? Кеше үзенең бу тормышта кая барганлыгын, үзенең кем иәнлеген бары тик әнә шул хәрәкәт эчендә бар тулылыгында тоя ала. Китапның беренче бүлегенә тупланган шигырьләрнең күбесендә әнә шул тормыш дәрьясына ташланган яшүсмернең карашлары чагыла. Биредә авторга шигъри проза алымнары да ярдәмгә килә:

Аста каракучкыл су ашкынып каядыр ага,

мине ымсындырып чакырып тора иде.

Мин, чишенеп тә тормыйча, түбәнгә томырылдым,

агымсуның кара куе яллары мине урап алды,

гөрелтесе, уйларымны бүлеп,

кан тамырларына күчте,

астан бәргән чишмәләрнең салкыны

йөрәгемне учына алды.

Мин шомланып күккә күз салдым,

йолдызлар каядыр югалды,

тик ярымай гына сиртмәле бишек төсле

чайкала-айкала башлады.

Җил чыкты, тыгыз дулкыннар

мине ярдан читкә, билгесезлеккә өстерәде.

Кулларымны ишкәк кебек як-якка ташлап,

мин ишеп тә карадым,

тик еллар сыман аяусыз дулкыннар миннән көчлерәк иде шул.

Ркаил Зәйдулла шигърияте үзенә бер төрле әкияти моңсулыкка төрелгән. Бу моң, халкыбызның фольклорыннан, легендаларыннан, ерак тарихыннан сузылып, борынгы бабаларыбызны искә төшереп, күңелләребезне били. Кеше бүген үзе, иле, милләте, халкы өчен кирәкле гадәти эшләр башкарып йөргәндә дә, гасырлардан килгән шул моңнан аерыла алмый.

Мәгарә эзләргә чыккан лирик каһарманның өне белән төше бутала. Хозыр Ильяска охшаган карт аңа: «...юлың озак – әле син күп юлларның тузанын суларсың, хәтфә чирәмнәрнең йомшаклыгын арган аягың тоеп рәхәтләнер. Юлның ахырында син мәгарәгә тап булырсың. Эчтә, мәгарәнең нәкъ түрендә, мәңге яшьлеккә кайтара торган даруның сере язылган, шул даруны ясап, син әтәңә алып кайтырсың», – ди. Икенче очрашу Япанчы батыр күмелгән курган янында була. Курай уйнап утыручы көтүче карт, әсәр каһарманын тыңлагач, аны әкияти хәленнән бик тиз җиргә төшерә: «Мәгарәгә өлгерерсең әле. Минем берүземә саклау бик читен, бер җәйгә генә булса да минем янда кал», – ди.

Бу әкияти язманың әһәмияте зур: кешегә хыялый әкият тә, көндәлек реаль тормыш чынбарлыгы да бер үк вакытта, бер үк дәрәҗәдә кирәк – шушы контраст аның тормышын мәгънәле, ә үзен бәхетле итә. бу фикер Ркаил Зәйдулла язмаларында кат-кат һәм эзлекле үткәрелә. Әсәрләрендәге поэтик бизәкләр дә эзлекле тенденциягә – тормышның асыл мәгънәсен, кадерен, игелеген аңлап, матур яшәүгә кайтып кала.

Р.Зәйдулланың күп шигырьләре инде бакыйлыкка күчкән каләмдәшләренә багышланган (Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Эдуард Мостафин, Фәннур Сафин, Рөстәм Мингалим, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Фаил Шәфигуллин һ.б.). Алар, әйтәсе сүзләрен әйтеп, җырларын җырлап бетерә алмыйча, арабыздан китеп бардылар. Бәлки шуларга шагыйрь бәгыренең кисәге дә ияргәндер. Әсәрләренең әйтеп бетергесез моң белән сугарылуын тагын ничек аңлатасың?..

Шигырьләренең үзенчәлекле яңгырашы лирик сурәтләрнең махсус сайланышы һәм төзелешеннән килә торгандыр. Чыннан да татар кешесе күңеленә бик якын һәм таныш сурәтләр (көмеш сулар, күңел ярлары) чорлар бәйләнеше, чорларның кайтавазы турындагы төп фикернең хисси ягын тагын да көчәйтеп җибәрә.

Милләтебезнең барыр юлларындагы томанлы киртәләр, телебезнең кулланылыш даирәсе елдан ел кысыла, тарая бару һәр милләтпәрвәрне хафалы уйларга этәрә. Әлбәттә, гомерләр агышы, гомернең җәйләре үтеп, көзләре килү, тормышларның да без теләгәнчә генә бармавы мондый халәтне көчәйтә генә.

Татар баласы тик табигать хозурында гына үзен кеше итеп тоя. Бу – бик табигый нәрсә. Шагыйрьләргә карата бу бигрәк тә шулай. Хәсән Туфанның, һәр тормыш мизгеленә мөкиббән китеп, чәчәкләргә, гөлләргә сокланып яшәгәнлеге һәммәбезгә яхшы мәгълүм. Һади Такташ дип әйтүгә, кышкы тәңкә карлар күз алдына килә. Кыш күренешләрен Ркаил Зәйдулла иҗатыннан да табып була икән. Ул кышның җил-бураннарын ярата. Шагыйрьнең холкы дуамалрак, бу шуннан килә дип нәтиҗә чыгара торганнардыр бәлки. Алар хаклы түгел. Шагыйрь һәрвакыт тормыш казанының кайнап торган җилле-давыллы стихиясенә омтылып яшәсә дә, гел нечкә күңелле, моңсу көзләр тарафдары булып кала бирә. Бәлки аның үзенә дә табигатьнең көзге сабырлыгы, тыйнак гүзәллеге чорлар, гомерләр агышы турындагы фәлсәфи уйланулары өчен аеруча ныклы җирлек һәм кулай фон булып күренәдер.

...Көзне күзләп барам әле.

Яңгыр үтеп китте яңа.

Хәзер менә юеш җиргә

Бурап-бурап яфрак ява.

Көзге яңгыр, бозлы яңгыр...

Чаңлап торды кызган тәнем.

Юды... Авыр... Җуелдылар

Гүя минем үткәннәрем.

Киләчәкне эзләп барам!

Шушы изге көзге юлдан.

Көз артыннан язмы, кышмы?

...Онытылган, онытылган.

Юллар кыен, үткәннәрнең истәлекләре авыр булса да, әдипнең өмете – киләчәгебездә. Шигырьләрендә дә ул киләчәктәге яктылыкны табарга тырыша. Шушы изге сәяхәттә аның янәшәсендә Туфан, Такташ, Тукайлар атлый... Шагыйрь бу турыда үзе дә Тукай яшенә җиткәнче үк ачыктан-ачык әйткән:

Һәркем шигырь яза…

Һәм Тукайга

Мөрәҗәгать итә чор аша.

Һәр кешенең үз Тукае!

Мин дә

Үз Тукаем белән очрашам.

Кыен чакларымда чакырам аны.

Даһиларга сыгыну оятмы? –

Бәгырь бит ул безнең…

Әрнүләре

Йокламаска, ахры, уятты.

Ят итмидер.

Тик шунысы менә:

Ул ризамы бездән?

Белмәссең…

Мин ялварам аңа: һәммәбезгә

Бөек йокысызлык теләсен!

 

Рифат СВЕРИГИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp

«Мәйдан» № 8, 2023 ел

Комментарийлар