Логотип «Мәйдан» журналы

Аралап ал!

«Узганны кабатлау» китабын ачтым исә, йолдызлы чиксез күк каршында япа-ялгыз басып калам. Ымсындыра да, кыен да, олылыгы белән авыр да.

Зөлкарнәйне күптән беләм. Без Казанның сөремле һавасын хыял битлекләре аша сулаган студент чакта «Ләис», «Зөлкарнәй» исеме университет аудиторияләрендә шактый еш яңгырый иде... Хәтта ул безгә әкияти бер зат, бик кызыклы легенда герое булып тоела да иде. Һәрхәлдә, безнең күзаллауда ул зур шәхес, гениаль шагыйрь булырга тиеш иде. Әсәрләрен укымаган, үзен күрмәгән килеш тә, каядыр Казанда (бәлки Каф тавы артында) «Зөлкарнәй» атлы татар шагыйре барын беләдер идек. Әйе, Ләис Зөлкарнәй, Асия Минһаҗева, Данис Хәйруллин, Габденур Сәлим исемле шагыйрьләр барын белә идек без. Үзләре булмасалар да, аларның күләгәләре бар иде. Бу исемнәр каядыр өстә, без укыган газиз татфакның унберенче катыннан да өстәрәк иде, һәм ул исемнәр ышыгында безгә ничектер бик рәхәт иде...
Дөнья базарының шау-шуыннан ардың исә, әнә шулай көн күзеннән качып, каядыр үз куышыңда, базар тамашасын рәхәт көлемсерәп кенә хозур кылып ятарга мөмкин икән. Бу дөньядан качарга мөмкин икән! Әлеге исемнәр безгә шул хакта сөйли иде кебек. Һәм без моңа ышана идек. Ул ышануда өмет бар иде. Шуңа да без аңа тияргә, кузгатырга, әлеге исемнәрне өннәреннән кубарырга кыймый идек. 
Ул өннең Шигырь дип аталуын мин соңыннан гына аңладым.
2021 елда әйбәт вакыйга да булды: Татарстан китап нәшриятында Ләис Зөлкарнәйнең «Узганны кабатлау» исемле китабы дөнья күрде. 
«Һәм күләме, һәм полиграфик эшләнеше, һәм төзелеше, һәм әсәрләрнең эчтәлек-формасы җәһәтеннән ул югары кимәлдәге уникаль басма булып чыккан. Ләиснең шигъри зәвыгы университетка укырга килгәндә үк калыплашып өлгергән иде инде. Тора-бара ул тагын да камилләште, шагыйрьнең фикерләү формасы зур үсеш-үзгәреш кичереп, ул метафора рәвешен алды. Бу инде белгечләр телендә элитар поэзия дип атала. ...Ләис Зөлкарнәй татар поэзиясенең хәзерге үсеш кимәлен билгели торган китап язуга ирешкән». Күптән көтелгән әлеге басмага Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат әнә шулай бәя бирә. 
«Узганны кабатлау» – өстәл китабым. Шигырьгә таманлаган калыпларга канатлары сыймастан, кыса-калыплардан азат калган ирекле сүз рухы бар ул китапта. Хөрлек – татлы, тансык һәм... шомлы да. Зөлкарнәй шигыре йолдызлы күккә тиң. Тамардай булып тулышкан куе йолдызлы күк йөзе белән бермә-бер, күзгә-күз калганыгыз бармы сезнең, йә? Әнә шул илаһи мәлдә, күк төбенә үк күз текәп ниләр кичерәсез? Галәмнең чиксезлеген, Илаһның 
барлыгын һәм якынлыгын тойган саен, фанилыкның тормыш базары арзаная, арзаная... Күк йөзе торган саен, күргән саен зурая, киңәя, якыная, менә бер заман ул бөтен барлыгыңны биләр дә, син отыры кечерәеп, аякларың тәмам җирдән кубарылыр сыман. Менә инде күк тынын маңгаеңда тойгандай буласың, йолдызлар тулышып куера. Хөрлек, киңлек, биеклек торган саен эчкәрәк суыра... Исем табылмаган ят һәм шомлы бу хистән өзелергә теләп, карашыңны, ниһаять, күк түреннән каерасың да кабат аяк астыңа карыйсың... Нәкъ шул мизгелдә каядыр бик тирәндә кыргый һәм бик борынгы бер хиссият кузгалып куя: нидер дөрес түгел, әйләнә-тирәңдәге әйләнештә нидер ялгыш икәнлеген бөтен ачылыгы белән сизәсең. Бәлки үзеңне кеше итеп тою шушылай буладыр... Зөлкарнәй китабын ачтым исә, йолдызлы чиксез күк каршында япа-ялгыз басып калам. Ымсындыра да, кыен да, олылыгы белән авыр да. Зөлкарнәй шигырен авызлыклар, йөрәк тибешең белән бер ешлыкка көйләр өчен йөрәк җегәре кирәк. 
Мин шигырь әфсененә ихлас ышанам. 
Бәлки, асыл шигырь – бик ерак төпкелләрдән, борынгыдан килгән имдер дә, шагыйрь – заманасын имләргә, савыктырырга тиешле, йөрәгенә борынгы асыл дога язылган бәндәдер. Әүвәл сүз булган, диләр ләбаса. Барысы да сүздән башланган. Һәм сүз белән төгәлләнер дә. Әүвәл белән ахыр арасында, адәм балаларын каймап, Сүз яши... Шагыйрь (исәр!) Сүз кодрәтен иярләргә омтыла, күк йолдызына кул сузарга, вакыт ешлыгы белән уйнарга базнат итә. Бәлки Илаһ, ямансулый башласа, җиргә шагыйрь юллап, шаяртып аладыр, Шагыйре адәм балаларының йөрәкләре белән уйнавын күзәтү кызыктыр Аңа. Калебеңә үтеп керә алырдай шигырь синең белән идарә итә, ихтыярыңнан тыш, бар дөньядан яшереп изаланган күңел киңлекләреңнең астын-өскә китереп ташлый бит ул. Асыл шигырь буйсындыра. Буйсындырып, күчәреңне турайта, имли. Андый шигырьне акыл белән аңларга, төзелешенә төшерергә тырышып көчәнү һич кирәк түгел. Им догасына анализ ясамыйлар.
Татар теленең татлы көен, асыл аһәңен ача алган шагыйрьләр күп түгел. Чәчмә әсәрләрне шигырь толымы итеп үрә алган прозаикларны да күз уңында тотып әйтүем. Дастаннардан килә торган, рәхәт сискәндереп, сүзне туган тел моңына манып яңгырату осталыгы дииме моны. Ат тояклары тупырдавыннан таралып калган тыенкы татлы тынлык та, чулпыларның чык тамчысыдай чәчрәп алган чыңы да, гасырлар сутыннан су булып саркылган салмак сагыш та, өянке бөреләренә өмет булып бөркелгән көйнең өзлегеп өзелүеннән өркү дә, янә әллә ниләр, әллә нинди газиз көйләр бар анда. 
Зөлкарнәй шигърияте онытыла барган әнә шул тансык моңга кабат кайтара – әнкәң көйләгән бишек җырын хәтер бишегендә тибрәтеп уята, югалттымга исәпләгән бик кадерле асыл, тере сүзләрне кабат кузгалта гүя. Шулкадәр дә бай, чишмә суыдай йөгерек, аһәңле, затлы бит безнең туган телебез! Сыкранып сокланам. Һәм куркам. (Нинди бетмәс-төкәнмәс шом язган соң безгә, йә...) Шигырьдәге шушы матурлыкның җуелуыннан, телнең тере яңгырашы тынуыннан, өзелүеннән куркам. Шигырьсез дөньядан чирканам. 
Без бит инде такы-токы сүзләргә, яңгыравык ялганга, «бетәбез»ләргә күнеп барабыз. Күндек тә бугай ич инде. Шулкадәр яктылык бөркеп, ник күзләрне камаштырасың, тынчу йортыбызга саф яз һавасы бөркеп ник үчеклисең, Шагыйрь? Дөньяның башкача да булу ихтималын искәртеп, ник җаннарны илертәсең? Ник болай әрнетәсең... 
Әйе, Зөлкарнәйне укыр өчен йөрәк җегәре кирәк... Бармы әле ул бездә? 
Булса, Шигырь укыйк ‒ рухыбызны имләсен ул. 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

 

«Мәйдан» № 4, 2024 ел

Комментарийлар