Логотип «Мәйдан» журналы

Уеннан уймак

Кыш. Урамда зәмһәрир суыклар.

Мин авылда эшсезлектән аптырап ятам. Интернет та тотмый монда ичмасам. Дивардагы зурайтылган фотографияне йөз дә беренче тапкыр караганда, энем Мостафа, нәрсәдер тоткан кулын артына яшереп, яныма килеп басты:

– Абый, бер уенчык таптым! Әйдә уйныйбыз! – ди ул, шатлыктан балкып.

– Нәрсә инде ул? Бабайның кагылырга ярамаган чираттагы әйбереме? – дим мин, бөтенләй кызыксынмыйча.

Җиде яшьлек энем бик шук минем. Миннән дүрт яшькә кече булса да, миңа әмер бирергә ярата.

Ике атналап элек Мостафа Галимҗан бабайның пистолет кобурасына көнбагыш кабыкларын, җиләк-җимеш төшләрен салып тутырган. Чүп савыты дип уйлаган... Ә ул бит бабайның раритет кобурасы иде. Милициядә эшләгәндә, кобурасы аңа тугры хезмәт иткән. Бабай кобурасының пычранганын күргәч, бик ачуланды энемне. Мостафа хәтта бабайның әйберләрен рөхсәтсез алмаска дип сүз бирде.

– Бу – каракларны, җинаятьчеләрне бәйли торган кул богавы, – ди энем, чылбырны әйләндерә-әйлендерә.

– Ярар, ярар, мин сине аңладым, тик миңа бу кызык түгел, үзең уйна, –дидем битараф кына.

Энемнең кәефе кырылды:

– Син гел минем белән уйнамыйсың! Гомереңдә ялгыз калырсың! – дип, ул ишекне шап итеп ябып чыгып китте.

«Уф, котылдым» дип уйлап куярга да җитешмәдем, Мостафа берни булмаган сыман тагын минем яныма әйләнеп керде:

– Әйдә, син – карак, ә мин – полицейский. Син миннән кач, ә мин сине тотып кулга алам.

Мостафа кулына богауны киеп тә күрсәтте, кулын кире тартып та алды, кечкенә бит аның кулы.

– Кая, карыйм әле, – дип кулымны сузуым булды, энем җәһәт кенә уң кулыма богауны кидерде дә куйды, "келт" итеп йозагы да бикләнде.

Ярый әле ике кулымны да сузмаган идем.  Борчылмадым да, кайгырмадым да. Мин бит богауны ача торган ачкычы барлыгын беләм. Энем кебек чагымда мин дә шул кул богавы белән авылдагы дусларымны куркытып йөри идем.

Этлек эшләгәч, Мостафаның кәефе дә күтәрелде, елмаеп шатлана-шатлана бүлмәдән чыгып китте. Үзем генә калгач: «Менә юләр, ачкычы булганын бөтенләй белми. Бабамның буш вакыты булганда, аңа кереп кул богавын ычкындыра алсам, шаккатар инде Мостафа,» – дип, мин аннан көлә-көлә план кора башладым. Тик ачкычны сорарга бабай әле өйдә түгел бит.

Башта кәефем күтәренке булды, ләкин тора-бара кул богавы да туйдыра башлады: тизрәк ирекле аккош сыман «канатларымны» җилпеп җибәрәсем килде. Кичке аш вакытында беренче кыенлык белән очраштым. Туганнарым аштан соң, тәмләп кенә, баллы, татлы чия бәлешен ашап утырганда, мин көчкә генә калакны тотып аш ашый ала идем.

– Улым, нигә богау кидең? – дип сорады әни.

– Мостафа белән шаярып уйнаган идек, – дидем мин юаш тавыш белән.

Бабай, үзенең истәлекле кул богавын танып алып каты тавыш белән:

– Нурбаян, кем сиңа минем кадерле әйберләремә кагылырга рөхсәт итте? Рөхсәтсез алган өчен мин сине ике көн урамга уйнарга чыгармыйм, – диде, миңа кырыс карап.

Мин башны түбән идем, Мостафага үпкәләр урында бабайга үпкәм төште. Бабайдан ачкычны сорарга курыктым, кухнядан чыккач, өй буйлап үзем ачкычны эзләргә керештем. Һәр бүлмәдән, һәр киштәдән, һәр почмактан эзләп карадым, кызганычка каршы, ялтырый торган әйберләрне саескан алып киткән сыман, мөкатдәс ачкыч юк иде. Чарасызлык ачкычны бабайдан сорарга мәҗбүр итте. Бәхет миңа елмаймады, Галимҗан бабай кул богавының ачкычын инде 3 ел элек югалткан икән. Мин төшенкелеккә бирелдем. Шулчак башыма начар уйлар килә башлады: ничек итеп хәзер энемнән үч алыйм? Юынып та булмаса? Соңгы көннәремә хәтле әсирлектә буламмыни? Начар уйларымнан мине бабай аралады.

– Моңайма, елама, башыңны югары тот! Син бит егет кеше! – диде ул дәрт белән, мине ничек булса да юатырга тырышып. Мин күз яшьләремне сөрткәч, бабай дәвам итте:

– Сине кул богавыннан ничек азат итәргә беләм, бар бер эшлекле ысул, – ди, үзе миңа күз кыса.

– Ур-раааа! Син минем коткаручым буласың! Үскәч, мин сиңа атап, "Азат итүче" дигән һәйкәл куйдырырмын, – дидем, куанычымның чиген белмичә. Бабай, көлүеннән туктагач, ишек алдына чыгып китте.

Хәзер инде минем башыма сөенечле уйлар гына килә башлады: бабайда ачкычның дубликаты бармыни? Булмаса нәрсә? Мәңгегә шул зынҗыр белән йөрерменме?

Пессимистик уйлардан арынырга теләп, Мостафадан үч алу планын корырга теләдем... Ниһаять, бабай да кереп җитте. Карасам, түгәрәк кискечле болгарка алып кергән.

– Бабай, син нишләргә җыенасың? – дип сорый алдым, тәмам куркуга калып.

– Нишлим инде, кул богавыңны болгарка белән кисәм, – ди бабай, мондый эшне күп тапкыр башкарган кеше сыман. Күзләрем шар булды, тәнем калтырап куйды.

– Б.. Баб.. Бабай, кирәк түгел! Гомер буе кул богавы белән йөрү кулсыз калуга караганда хәерлерәк булыр, – дим, дер-дер килеп.

– Бу артка чигенү була, чын егетләр арасында һич хупланмый, – ди бабай да җитди тавыш белән. Куркуымнан елый-елый, фотография эленгән бүлмәгә йөгердем. Гаҗәп, бабайның әле күзе дә начаррак күрә, ә ул шундый вак эшне башкарырга тели. Бераз тынычлангач, күз чылатып торуның мәгънәсез икәнлеген аңладым. Карашымны дивардагы фотографиягә ташладым. Моңарчы, гомумән,  фотографияләрнең тарихы белән кызыксынмый идем, яшертен мәгънә эзләми идем, ә хәзер нәрсәдер күңелне кытыклый сыман, мәгънә эзләдем. Беренче карашка рәсемдә таулы җирдә автомат тоткан, медаль таккан гади солдат сурәтләнгән. Тукта әле, нинди гади булсын? Бу бит чын легендар шәхес. Үзен белмәсәм дә, интернациональ бурычын үтәгәндә, хәрби батырлык эшләгәнен әбием сөйләгән иде.

Хмм, кара әле нинди сабыр һәм батыр егет! Бәй, ә мин әле һаман да кул богавы белән интегәм. Юк, алга таба хәл шулай дәвам итә алмый, миңа, бабай алдында гына булса да, солдат кебек үземнең кыюлыгымны күрсәтергә кирәк. Киттем мин ышанычлы  адымнар белән бабай янына, аны шаккаттырам хәзер.

– Мин әзер, кис минем кул богавымны, – дим, бөтен кыюлыгымны җыеп.

Гаҗәп, бабай бер сүз дә дәшмичә, башын чайкап куйды. Болгарканы алды, электрга тоташтырды. Үзе көлемсери, үзе кисә. Болгарка тавышына әнием дә, энем дә, әбием дә, бөтен эшләрен онытып, Галимҗан бабай бүлмәсенә пуля атылган сыман чабып керделәр. Кул богавынынан чыккан очкыннарны күргәч, мине тагын курку биләп алды. Нык торырга, күз яшен чыгармаска дип ниятләгән идем дә, әнием белән әбиемне күргәч, минем батырлыгым юкка чыкты. Мәһабәт төз һәйкәл булып басып торганда, яз көне эри башлаган кар бабай хәленә калгандай булдым. Бабайны кулга ут өрүче ялкынлы аждаһа итеп күз алдыма китердем. Кулымның киселүеннән куркып, яшь бала шикелле кычкырып елый башладым, миңа кушылып әнием елый:

– Иии, бәбкәмнең кулы исән калсын иде, үзе сәламәт булсын иде, – дип, әни Ходайдан ялварды булса кирәк.

– Шыңшыма! – дип, бабай миңа кычкырып җибәрде. Галимҗан бабам елаганны, йомшаклыкны бер дә яратмый шул, ул чын ир-ат.

– Раббым, улымны исән-сау калдыр, аны фаҗигадан сакла, – дип әбиемнең дога кылуы ишетелде.

Ә мәкерле Мостафа, телефонын алып, миннән көлә-көлә, куркудан акыру-бакыруымны видеога төшерде. Уеннан уймак чыгаруы турында берәр исенә төшерермен әле мин аның!

Кинәт тынып калдым, күз яшьләрем дә акмый башлады. Фотографиядәге солдат исемә төште, ул мине күзәтәдер сыман, көч биреп торгандай булды. Туганнарым минем кисәк үзгәрүемне күреп тып-тын калдылар. Ниһаять, бабай кул богавын да кисеп бетерде, кулым да исән калды!

– Ур-рааа! Мин ирекле! – дип, бабайны кочаклап алдым, кат-кат рәхмәт әйттем.

Бөтенесе дә кул чапты, минем өчен сөенделәр. Ә минем башыма, бөтен кара болытлар таралып, анык уй керде: сурәттәге солдат – ул бит Галимҗан бабам, мине газаптан, тоткынлыктан коткарган чын герой!

Рәхмәт сиңа, минем каһарманым!

 

Гайнетдинов Айзат,

Яр Чаллы шәһәре,

2 нче гимназиянең 7 В сыйныфы укучысы

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от diana.grytsku

Комментарийлар