Рәхмәт инде сиңа, бабай!
Илиза Гәрәева. Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы.
Уңыш сере
Бабайның умарталары
Бакчаны бизәп тора.
Тыз-быз оча бал кортлары,
Анда да тормыш бара.
Иртүк торгач, шул бакчага
Юнәлә корт карарга.
Торганнарын, очканнарын –
Бөтенесен барларга.
Битлек киеп тә тормыйча,
Тикшерә ул аларны.
Өсләрен дә ачып карый,
Бармы диеп баллары.
Оста итеп караганга,
Кортлары бик нык эшли.
Кайчагында безне генә
Сиздерми килеп тешли.
Бал алган көнне корт белән
Ишек аллары тула.
Өйдән дә чыга алмыйбыз,
Безгә ул көн ял була.
Әби кәрәз кисеп тора,
Бабай балны аерта.
Аннан банкалап-банкалап,
Барыбызга тарата.
Мул уңыш ала ул балдан,
Үзе дә нык эшләгәч.
Без дә гел балда йөзәбез,
Шундый бабабыз булгач!
Туган көнеңдә телимен,
Бабай, сиңа зур шатлык,
Әби белән бергә имин,
Бәхетле тигез картлык!
Юмартлык
Бик тынгысыз безнең бабай,
Йокыдан иртә тора.
Һәркөн эшлисе эшләргә
Тиз генә план кора.
Бөтенесен барлап чыга,
Бар да исән-иминме?
Кош-кортлары, сарыклары,
Этләре, песиләре.
Аларга нәрсә кирәген
Бабай бик яхшы белә.
Һәрберсе белән сөйләшә,
Ничектер аңлый менә!
Бабайга мин дә булышам,
Ашатам песи, этне,
Тавыкларга да биргәлим,
Яратам шундый эшне.
Сарыкларга печән бирәм,
Бабай әзерләп куйган.
Печән булмаса, янында
Кишер, чөгендер уңган.
Җыйдым да салдым улакка,
Сыйлансыннар әле бер.
Алар миңа әйтә кебек:
«Әйдә тагын-тагын бир!»
Бик ошаткачтын сыемны
Сыйлауны дәвам иттем.
Ярты түтәл беткән икән,
Күргәч, исләрем китте.
Иртән бабай, моны күреп,
Каракларны эзләгән.
Әби тикшерүче кебек
Белгән минем эзләрдән.
Әни әйтеп куймасынмы:
«Беткән инде өлешең.
Менә хәзер кызыл аш та
Ашый алмый йөрерсең».
Ярый бабай юмарт инде,
«Чыгарам, – диде – өлеш. –
Яңадан мондый хикмәтләр
Ясамаскарак тырыш».
Бакчада витамин үсә
Бакчачы да безнең бабай,
Утырта төрле агач.
Барысы күп уңыш бирә,
Тиешенчә карагач.
Капка төбендә шомыртлар,
Миләшләр өй алдында...
Ә ихатага күз салсаң,
Ни генә үсми анда.
Иртә яздан бөтен бакча
Ак чәчәккә күмелә.
Алардан хуш ис тарала –
Шундый рәхәт күңелгә.
Көз җитүгә агачларның
Җимешләре өлгерә.
Барысы да бик нык уңа,
Тик җыеп өлгер генә.
Чия белән сливаның
Уңышын әйткән дә юк.
Аларны авыз итмәгән
Кеше арабызда юк.
Крыжовник, кура җиләк,
Карлыган – кызыл, кара.
Шул көе бик яратканга,
Җыярга да аз кала.
Бабай әйтә: «Ашагыз, – ди,
Тәмнәре ис китәрлек!
Җыегыз төрле витамин,
Ел буена җитәрлек».
Рәхмәт инде сиңа, бабай,
Шундый булганың өчен.
Сәламәтлек бирсен Ходай
Һәм кызганмасын көчен!
Урман
Салкын яңгырлары белән
Табигатькә көз атлый.
Бер агач та калмагандыр
Гәрәбә төймә такмый.
Көзге урман нинди серләр
Яшергәндер үзендә?
Гөлҗимешнең ак күлмәге
Бик килешә үзенә.
Чикләвек тә уңган быел,
Тиеннәр каты эштә.
Гөмбәләрнең ниндие юк
Монда килеп керешкә.
Үрмәкүч үз ятьмәсенә
Энҗе-мәрҗәннәр тезгән.
Үләннәр әле ятмаган,
Кала бирәләр тездән.
Урман докторы да эшен
Намус белән башкара.
Тукылдавын гына белә,
Колак салмый башкага.
Әле безгә күренмәгән
Бик күп серләр бар анда!
Әнә куян бездән качып
Чабып үтте аланда.
Китик әле тизрәк моннан,
Бозмыйк урман тынлыгын.
Өйгә кайткач, язып куйыйк
Урманның матурлыгын.
Илиза Гәрәеваның күңелендә матурлык яши. Шул матурлыкны шигъри юлларга сала белә ул. Аның шигырьләре бер тында укыла. Йөгерек тел белән, күбрәк бабасына багышлап язылган.
Илиза – табигать баласы. Авыл тормышын яхшы белә. Бал кортларының тыз-быз очулары да, бабасының умарта каравы, бал аертуы да, тырышып эшләүнең нәтиҗәсе дә аның күз уңында. Ул тырыш, эшчән, юмарт бабасы белән горурлана. Бабасының умартачы гына түгел, оста бакчачы икәнен дә шигъри юлларга салган. Бакчада үскән һәр агачының, һәр куакның иртә язда ак чәчәкләргә күмелүеннән башлап, көз җитеп уңышы өлгергәнгә кадәр булган үзгәрешләрне сурәтләп, ул укучыны да ымсындыра. Эш агачының мул җимеш бирүен гади тел белән күңелгә үтеп керерлек итеп сурәтли. Ә инде хезмәт куеп җыйган җимешләрнең тәмле генә түгел, файдалы да икәнен, бабасының сүзләре белән укучыга да җиткерә:
Бабай әйтә: «Ашагыз, – ди,
Тәмнәре ис китәрлек!
Җыегыз төрле витамин
Ел буена җитәрлек».
Һәм бабасына рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, көч тели.
«Юмартлык» шигырендә ул бабасының тынгысызлыгын да, төрле йорт хайваннарын, кош-кортларны ни белән сыйларга икәнлеген дә белеп сурәтли. Бабасына булышып, үзе дә эшкә өйрәнә.
Аңа шаянлык та хас. Үзен-үзе тәнкыйтьләп тә ала. Кишер-чөгендер белән малларны сыйлавын да, әнисе үзенә кисәтү ясаганнан соң, бабасының яклавын да ышандырырлык итеп, шигырь юлларына сала. Шигырьләрендә бабай, әби, әни образларын кулланып, ул укучыга гаилә кыйммәтләрен аңлата. Аның язганнарыннан гаилә җылысы бөркелә.
«Урман» шигырендә исә табигать сурәтләнә. Ул гәрәбә төймә таккан агачларны да, ак күлмәкле гөлҗимеш куакларын да, чикләвек җыючы тиеннәрне дә, үз ятьмәсенә энҗе-мәрҗән тезгән үрмәкүчләрне дә, урман докторының тукылдавын да, чабып үткән куянның качып китүен дә күз уңыннан ычкындырмаган. Урман тынлыгын бозмый гына өенә кайтып, сурәтләү чараларын оста кулланып, анда күргәннәрен шигырьгә күчереп тә куйган.
Миңа Илизаның авылны, табигатьне бөтен матурлыгы белән кабул итүе, куйган хезмәтнең уңышка китерәчәген тәгаен аңлавы, фикер сөреше, нәтиҗә чыгара белүе ошады.
Шигырьләре җырлап тора. Тик күбрәк 8/7 үлчәме белән язылган. Бераз гына ритм аксаган урын да бар. Рифма төгәллеге дә сорала. Күбрәк укыса, башкаларның иҗатын өйрәнеп, темаларны төрләндерсә, булган сәләтен эшкә җиксә, ул киләчәктә безне куандырачак әле. Уңышлар сиңа, Илиза!
Әлфия СИТДЫЙКОВА
«Мәйдан» № 2, 2024 ел
Комментарийлар