Язмыш төеннәре бер чишелә
Оныгы Айгөл укудан кайткан вакытта Сәлимә карчык өйдә ялгызы гына радиодан ниндидер тапшыру тыңлап утыра иде.
Улы Камил белән килене Зинира эштәләр. Айгөл килеп керү белән өстендәге пәлтәсен дә салмыйча дәү әнисе янына залга үтте. «Кәримә әби үлгән», – диде ул Сәлимәгә карап. Кинәт кенә әйтелгән хәбәрдән карчык әллә нишләп китте: хәле бетте, куллары белән диван җәймәсенең читләрен бөтерә-бөтерә оныгына бакты ул. Дәү әнисенең агарып киткән йөзен, ниндидер шом белән үзенә караган күзләрен күрү белән Айгөл үзенең хатасын аңлап алды. «Ай, акылсыз, шушындый хәбәрне олы кешегә бер әзерлексез җиткерәләр ди мени?!» – дип эчтән генә үзен әрләп алды кыз. Дәү әнисе алдына тезләнеп карчыкның кулларын учларына алды да, йомшак кына сүз башлады: «Гафу ит, дәү әни, кинәт әйттем хәбәрне. Тынычлан, зинһар, хәзер дару белән су китерәм». Сәлимә оныгының сүзләреннән айнып киткән төсле булды, иреннәрен чак кыймылдатып : «Юк, кызым, кирәкми, барысы да әйбәт», – дип пышылдады. Әмма Айгөл аның сүзләренә колак салмыйча аш бүлмәсенә юлланды. Тиз арада стакандагы суга тынычландыра торган дару тамчыларын салып алып чыкты. «Дәү әни, әйдә, эчеп куй даруны». Сәлимә стаканны кулына алып бер-ике йотты да, кабат оныгына сузды. «Рәхмәт, кызым». Айгөл карчыкка кабаттан күз ташлады. Дәү әнисе тынычланган, элекке халәтенә кире кайткан кебек тоелды кызга. Йомшак кына аның аркасыннан сөеп алды да, стаканны алып аш бүлмәсенә чыгып китте кыз. Әти-әнисе эштән кайтуга ашарга пешерәсе бар иде Айгөлнең. Өстен алыштырып аш бүлмәсендә кайнаша башлады ул. Сәлимә исә һаман да ишеткән хәбәрнең чын икәненә ышанырга теләгәндәй үз уйларына чумып утыруын дәвам итте.
«Кәримә... Биш яшькә кече булсаң да, миннән алдарак ахирәткә китеп баргансың икән... Нәрсә әйтәсең инде, тәкъдир, язмыш дигәннәре шушыдыр. Беркем дә кайчан китәсен белми. Җаның тыныч, урының оҗмахта булсын инде», – дип, үлем хәбәрен ишеткәч укыла торган доганы укып алды Сәлимә.
«Кәримә... Сине дә, ирем Фиданурны да күптән инде гафу иттем. Син дә миңа рәнҗеп китмә. Сине рәнҗетерлек эшләр кылмадым кылуын, тик җаным рәнҗегән иде вакытында». Күңеле тулып күзләренә яшьләр тулганын сизеп, Сәлимә янында яткан алъяпкыч итәге белән йөзен, күзләрен сөртеп алды. «Кәримә, Кәримә... 45 ел элек тормышыма килеп кереп мине ирсез, кызым белән улымны әтисез калдырдың бит...» Сәлимәне уйлары моннан күп еллар элек язмышын үзгәрткән вакыйгаларны кабат исенә төшереп, ачы хатирәләр ялкынында яңабаштан җанын көйдерергә керештеләр...
«Фиданурны ярата идем мин, яратмасам, кияүгә чыкмаган да булыр идем. Өйләнешеп ун ел буе аның әнисе белән бер түбә астында бер мәртәбә дә сүзгә килмичә яшәдек. Бигрәкләр дә акыллы, зирәк, сабыр хатын иде әнкәй мәрхүмә. Сәлимә кызым, дип өзелеп торды, улымны да, кызымны да тәрбияләргә булышты. Әмма гаиләдә синең барлыкка килүең, Кәримә, әнкәйне дә кара кайгыга салды, вакытыннан алда якты дөньялардан алып китте. Әлегедәй күз алдымда тора, сигез айлык авырлы килеш төш вакытында безнең өйгә килеп кергәндә барыбыз да өстәл артында утыра идек. Башта ят кунакка аптырап карасак та, ачык йөз белән каршыладык сине. Тик Фиданур гына кинәт агарынып катып калды. Аның каушавы, синең килеп керүең юкка гына түгелен шундук тойсам да, үземне кулга алырга тырыштым. Әнкәй исә сиңа бары тик ниндидер сорау белән кергән кешегә караган төсле карады. «Мин Фиданур артыннан килдем, ул минем булачак баламның атасы!» Аяз көнне яшен суккандай яңгырады бу сүзләрең, Кәримә. Мин тизрәк балаларны әнкәй бүлеменә алып кереп киттем, ә чыгуыма исә син Фиданурны ияртеп йорт ишегеннән чыгып бара идең. Фиданур ни миңа, ни әнкәйгә борылып карамады, ни бер авыз сүз катмады, бары тик башын түбән игән килеш бер карышусыз синең артыңнан чыгып китте. Әнкәй белән бер-беребезгә карашып ни әйтергә дә белмичә аптырап калдык. Юк, еламадым мин, елыйсы көннәрем алда иде минем. «Килен, нәрсә булды бу? Син берәр нәрсә аңладыңмы, кызым? – дип, башта әнкәй сүз катты. – Кем булды бу хатын? Булачак баламның атасы дидеме ул Фиданурны?» Әнкәй, мескенкәй, һаман да булып үткән вакыйганың асылына төшенмичә шаккатып утыра иде. Мин тизрәк үземне кулга алып әнкәй янына килеп утырдым. Йомшак кына кулларыннан алдым да: «Әнкәй, бу хатын – Фиданурның сөяркәсе булып чыкты. Әйе, ул Фиданурдан бала көтәм, диде. Күрдең бит, корсагы иягенә җитеп килә. Озакламый табадыр да инде. Әнкәй, син дә, мин дә бу хәлнең чын икәненә ышана алмыйбыз әлегә, тик буласы булган төсле». Кинәт кенә әнкәй куллары белән битен каплап сабый бала сыман елап җибәрде. «Карт көнемдә нигә миңа мондый мәсхәрә, кызым. Нишләдең соң син, улым? Алма кебек хатының, ике нарасыең була торып бу адымга ничек бардың?» Такмаклый-такмаклый елады әнкәй. Аның елаган тавышына балалар да бүлмәдән чыкты. Бер миңа, бер зүрәниләренә карап алдылар сабыйларым. «Килегез, кил, балакайларым. Барысы да әйбәт, зүрәниегезнең күңеле тулып китте, хәзер тынычлана ул, курыкмагыз», – дип икесен дә кочагыма алып, башларыннан сыйпадым. Әнкәй, чыннан да, балаларны күргәч, такмаклавыннан туктады, тик күз яшьләре генә туктарга уйламадылар, җыерчыклы бите буйлап буразна ярып тын гына актылар да актылар. «Улым, кызым, барыгыз, дәү әниегезне кочаклагыз әле», – дидем мин, балаларны әнкәйгә таба этәреп. Сабыйларым ике яклап дәү әниләрен кочаклап алдылар. «Дәү әни, елама, без синең белән», – дигән булды кызым. «И, балакаем, еламыйм, еламыйм, бәбкәм», – дип, әнкәй күзләрен яулык очы белән сөртеп балаларны үз кочагына алды. «Әйдәгез, балалар, чәебезне эчеп бетерик, утырышыгыз урыныгызга», – дидем мин. Әнкәй дә, балалар да өстәл артында үз урыннарына утырдылар. «Ә әти кая?», – дип сорап куйды шулвакыт улым. «Ә әтиегез әлегә чыгып китте, эше булды. Озакламас, кайтыр», – дидем мин, улым белән кызым алдына чәй ясалган чынаякларны куеп. Балалар җир җиләге кайнатмасы белән тәмләп чәй эчтеләр. Әнкәйнең дә, минем дә тамакка бер тәгам ризык үтмәде. Чәйләрен эчеп бетергәч, балалар рәхмәт әйтеп бүлмәләренә, иртәгәсе көнгә булган өй эшләрен эшләргә кереп киттеләр.
«Кызым, безнең авыл хатыны түгел бит бу бәндә. Кайсы яктан икән соң ул?» Әнкәйнең соравына җавапны мин белми идем әле ул чакта. «Белмим, әнкәй, бәлки күрше авылдандыр», – диюдән ары узмадым. Әйе, синең күрше авыл кызы икәне соңрак кына ачыкланды, Кәримә. Фиданур ул көзне сезнең авылда ашлык ташыган иде. Күп вакыт көннәрен генә түгел, төннәрен дә кайтмыйча калган чакларын эшнең тыгызлыгына сылтадым мин. Әйе, урып-җыю чоры бик авыр чак, шуңа күрә дә вакыт белән исәпләшеп утырып булмый. Фиданурга үземә ышанган төсле ышана идем бит мин, бәлки шуңадыр да башыма бернинди яман уй да кермәде. Кайтып, юынып, туенып, өстен алыштырып китә иде ул. Соңынан инде, син ияртеп алып киткәч, аның ашлык ташудан тыш тагы да нинди мөһим эшләре барлыгы расланды...
Озак утырдык без әнкәй белән өстәл артында. Мин, күңелдәге авыр уйларны куарга тырышып, бары тик әнкәйне тынычландырырга тырыштым. Әнкәй-җанымның минут саен күзләренә яшьләр тыгылып, куллары белән минем кулларны тотып тавышсыз-тынсыз гына елавын күрү Фиданурның хыянәтеннән дә авыррак иде миңа ул минутларда. «Елама, әнкәй, барысы да ачыкланыр. Без, Аллага шөкер, бергәбез. Мин, балалар синең белән!» «И, кызым, кызым. Синең алда оят миңа. Кайда хата ясадым икән соң мин, нинди гөнаһларым өчен Фиданурны ялгыш адымга этәрде икән Тәңрем? Кеше күзенә ничек карамак кирәк хәзер миңа, кызым?» «Әнкәй, синең бер ялгышың да юк монда. Фиданурның соңгы арада сәергә әйләнгәнен күреп тә игътибарга алмаганым өчен мин гаепле! Ике-өч ай инде минем белән күзгә-күз карап сөйләшергә дә тартына башлаган иде ул. Менә хәзер сәбәбе ачыкланды. Әнкәй, ни дип әйтсәм дә, бу хәлне кирегә әйләндереп булмый торгандыр. Фиданур шушы чыгып китүе белән үз сүзен әйтте. Димәк, мин дә, балалар да аңа артык». Әнкәй минем сүзләрне ишетүгә коты очып күзләремә карады. «Юк, кызым, ир бирмәк – җан бирмәк, дигән борынгылар. Нишләп әле без Фиданурны бер өстерәлчеккә каршылыксыз гына ияртеп җибәрергә тиеш ди? Хәзер үк кем икәнен белеп йортына барабыз. Кай җире белән ушын алгандыр улымның, әмма мин моңа юл куймаячакмын! Чибәр уңган хатыны, улы-кызы барлыгын да оныткан, имеш. Исеңә тиз төшерермен мин синең, азгын эт. Әйдә, кызым, җыен!» Әнкәйнең чыннан да Фиданурны малай-шалай чагындагы төсле тал чыбыгы белән дә каезлап алып кайтырга мөмкин икәненә мин шундук ышандым. Тик... Бу адымның файдасыз һәм кирәксез икәнен күңелем аңлаган иде шул инде. Шуңа күрә дә башындагы яулыгын салып атып икенче яулык бәйли башлаган әнкәй янына барып бастым. «Бармыйк, әнкәй! Каласы булса, китмәс иде. Ул хатынны үз итмәсә, безгә нәрсәдер булса да аңлатыр иде. Ялгышкан булса, бергәләп ничек тә төзәтер идек, әнкәй. Ялгышмагандыр ул, белеп, уйлап эшләнгән эштер бу. Кирәкми, әнкәй. Ун ел торган ирем, ике нарасыемның атасы алдагы язмышын шулай хәл иткәч, мин нәрсәнедер үзгәртә аламдыр димим. Әйдә, ничек кенә булса да яшәрбез! Иң мөһиме, исән-саубыз, сәламәтбез. Яныбызда киңәшче-терәгебез – син бар, әнкәй! Бергә-бергә ерып чыгарбыз әле!» Инде уйларында хыянәтче улы белән алышка әзерләнгән бахыр әнкәй минем сүзләрдән тораташ кебек катып калды. Аннары җайлап кына карават читенә утырды. «И, кызым, кызым. Ходай нинди изгелекләрем өчен миңа сине килен итеп бирде икән? Йөз яшьлек карчыклар акылы синдә. Тугыз ай буе йөрәк астыңда йөртеп, тулгакның ачы газаплары аша дөньяга китергән үз улың шушы көнгә куйганда синең күзеңә ничекләр карарга миңа, кызым!» Инде түгеләм, инде түгеләм, дип торган күз яшьләрен күрсәтмәскә теләпме башын читкә борды әнкәй. Иңнәре калтырый, куллары алъяпкыч читләрен тарткалый. Ташкын вакытында су агымына каршы тора алмый менә-менә ерылам дигән буага охшап тора иде аның халәте. Янына утырып иңнәреннән кочып алдым кадерле кешемне. Буа ерылды, әнкәй күкрәгемә башын салып сабый бала сыман үксеп еларга тотынды. Мин дә Фиданур чыгып киткәннән соң беренче мәртәбә күз яшьләренә ирек куйдым. Юк, озак утырмадык без болай елашып. Яндагы бүлмәдә ике бала безнең болай утырганны аңламаслар иде, аларны куркытасы килмәде. Балаларны дәү әниләренә иптәшкә куеп чишмәгә суга киттем мин. Шушы көнгә кадәр йөгереп диярлек уза торган чишмә юлы бик озын тоелды монсында. Әйе, әнкәйне юаткан булып үземне дә юатырга маташтым. Чынында исә, мин алга таба ничек яшәргә икәнен белми идем бу мизгелдә. Чишмәнең челтерәп сәламләве дә күңелдә кайнаган мең сорауга җавап табарга ярдәм итмәде. Чиләкләрне тутырып яшел чирәмгә утырттым да, чишмә агышына карап уйга калдым. Их, шушы агым суларга салып агызасы иде бөтен әрнү-газапларны, аңлашылмаучанлыкларны. Шушы салкын су белән бит-кулларны гына түгел, ә хыянәт ачысыннан ярсыган җанны да юып сүрелдерәсе иде. Бәлки салкынлыгы чыннан да ярдәм итәр дип, биссмилла әйтеп битемне, кулларымны юып алдым. Юк шул, бары да шулай җиңел генә хәл ителсә икән ул...
Фиданурны алып чыгып китүең гомерлеккә булды, Кәримә. Мин эштә, балалар укуда чакта килеп әйберләрен дә төйнәп алып киткән. Әйе, әнкәй аны акылына килергә чакырган чакыруын, елап та, ялварып та караган, тик... Шул китүдән башкача туган йортының тупсасын атлап үтмәде ул. Дөрес, балалар да, әнкәй дә көттеләр. Нигә яшереп торырга хәзер, минем күңелдә дә Фиданур барыбер бер кирегә кайтыр дигән уй яшәде. Юк, ышаныч түгел иде ул, бары тик бер кечкенә өмет чаткысы иде. Еллар узу белән сүнеп-сүрелеп юкка чыккан чаткы...
Төннәрен качып еласам да, әнкәйгә дә, балаларга да башкача күз яшьләрен күрсәтмәдем. Балаларга әни генә түгел, әти дә булырга тырыштым. Шөкер, әнкәйнең ярдәме, догалары, киңәшләре дә эзсез үтмәде. Әнкәйне дә аңлыйм, ул да минем төсле төннәрен еш кына елап чыккандыр. Ни дисәң дә, олы яшькә җиткәч улың ташлап китеп киленең тәрбиясендә кал инде! Әмма бер җан булып яшәдек без, үз әнием кебек булды ул миңа, шуңа һәрвакыт кәефе күтәренке булсын өчен тырыштым...
Сиңа кичерә алмаслык бер үпкәм калды, Кәримә. Кызыма унбиш, улыма ундүрт яшь тулгач әтиләрен күрәселәре килеп сезгә барган булганнар икән алар. Барганнарын белмәдем, әле ике ел элек кенә кызым елый-елый сөйләде ул вакыйганы. Капкадан килеп керү белән әллә нинди алама сүзләр белән куып чыгаргансың нарасыйларымны. «Әти тавышны ишетеп өйдән чыкты, тик Кәримә апаны туктатмады, битараф караш белән бары тик карап кына торды», – диде кызым авыр көрсенеп, ул хәлләрне бүген булган кебек күз алдыннан үткәреп. «Кайтыр юлда үзем елыйм, үзем энем Камилне юатам, – дигән иде кызым Раузам, – авылга кайтып җитәрәк сиңа, зурәнигә дә берни дә сөйләмәскә сүз куештык!» И, балакайларым. Әти кирәк иде шул аларга, әти назы, әти сүзе, әти җилкәсе. Әни кешенең мәхәббәте никадәр генә олы булса да, әти назы башкарак шул. Шул наздан мәхрүм иттең балаларны, Кәримә. Анысын кичерә алмыйм. Бәлки шушы сүзләрне әйтү – гөнаһтыр, булса булыр. Гөнаһ булса, минем өстә калыр. Шул вакыйгадан соң булгандыр инде, үзгәреп киткәннәрен сиздем мин балаларның. Олыларча тота башладылар үзләрен. Фиданурны телгә алудан туктамасалар да, сирәгәйде андый чаклар. Аптыраган инде башта, менә еллар үткәч сер капчыгы чишелде...
Әнкәй дә баштарак еш кына улын искә төшерсә дә, соңгы елларында исемен әйткәне булмады. Билгеле, эченнән янган, көйгән инде бахыр. Дөньяда булмаган хәл бит. Әмма язмыштан узмыш булмаган кебек, чынбарлыкны үзгәртергә дә адәмнең кулыннан килми. Йөреп торган җиреннән бер мизгелдә ахирәткә күчте кадерлем. Кич көтү кайтыр алдыннан янына чакырып китерде дә, риза-бәхиллеген биреп мәңгелеккә күзләрен йомды да куйды. Бик зур югалту булды әнкәйнең үлеме. Утыз ел эчендә иң якын кешем иде ул минем. Терәгем дә, киңәшчем дә, акыл баганам да. Менә шул мизгелдә инде мин чыннан да үземне бар галәмдә япа-ялгыз калган төсле хис иттем. Рауза кияүдә, ире, балалары белән шәһәрдә гомер итә. Камил дә армиядән соң институтның соңгы курсында белем алып йөри. Дәү әниләренең үлем хәбәрен ишетү белән балаларым кайтты, тик Фиданур гына килмәде. Башында нинди уйлар булгандыр, анысы инде миңа караңгы. Тик газиз анасын соңгы юлына озатырга үзенең туган йортына күрше авылдан килә алмаган, чынлыкта исә килергә теләмәгән ирне мин генә түгел, бар авыл халкы аңламады. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл иде бу. Әйе, зиратта, әнкәйнең җәсәден кабергә төшергән вакытта, пәйда булган ул, тик авылдашлары да, улым да аңа күтәрелеп тә карамаганнар, исәнләшү түгел, зиратта Фиданур атлы бәндә юк дигән кебек тотканнар үзләрен. «Башын иеп карап торды да, дәүәнине күмеп бетергәч тә, борылып зираттан чыгып китте», – диде улым. И, Фиданур, Фиданур. Нинди үзгәрешләр булды соң синең башкаеңда, күңелеңдә, җаныңда? Ни кылганыңны аз булса да аңладыңмы соң син исән чакларыңда? Белмим...
Фиданурны ияртеп алып чыгып киткәннән соң, теләсәк тә, теләмәсәк тә, «изге җанлы» кешеләр сезнең хакта хәбәрләрне ишеттереп кенә тордылар, Кәримә. Балагызның үле туганын да әйттеләр. Сөенгәнсездер, дип уйлый күрмә, сөенмәдек, Кәримә. Ул баланың безнең алда бер гаебе дә юк иде. Киресенчә, жәл булды сабый. Безнең хакта, балалар хакында әйткән «матур» сүзләреңне дә иренмичә генә җиткереп торучылар табылып торды. Тик без аларга колак салмаска сүз бирдек әнкәй белән. Бары тик балаларны гына курчаладык, аларның саф, чиста җанын яралыйсы килмәде. Без сакласак та, яраланган булган икән шул күңелләре, йөрәк парәләремнең...
Фиданур чирләп, тора алмый башлагач та, мине каргап ах иттең, Кәримә. Фиданурның чирендә минем нинди гаебем бар иде соң? Каргыш төшми, рәнҗеш төшә, дигәннәрен ишеткәнең булмаган ахры синең. Әнкәй дә күңеленнән рәнҗегән булгандыр Фиданурга, минем дә андый чакларым булды, анысын яшереп тора алмыйм. Балаларның күз яше дә барыбер бер тота диләр бит... Ярый озак ятмады инде бахыр, чире көчле булгандыр, әнкәйдән соң бер ел да тормады. Монда да зур ялгышлык кылдың, Кәримә. Әтиләренең үлемен балаларга хәбәр иттермәдең. Җирләп ике көн үткәч кенә сезнең авыл хатыны кибеттә күреп улыма әйтте. Бардык без балалар белән әтиләренең каберенә. Өчебез дә аңа карата үпкә-ачуыбыз юк икәнен әйтер өчен бардык. Бәхилләшеп кайттык Фиданур белән. Күңелнең иң яшерен почмагында яткан теге өмет чаткысы нәкъ менә шул мизгелдә юкка чыкты да инде...
Кәримә, Кәримә... Яшен уты кебек кенә секунд эчендә яктырып үткән мизгел төсле кыска кеше гомерләре. Бүген генә сабый баласың, күз йомган арада инде ап-ак чәчле карчыкка әйләнәсең дә куясың... Соңгы сулышыңны алганда иреннәреңә су тидереп торырга кешең булды микән соң? Әйтеләсе актык сүзләреңне тыңларга, риза-бәхиллегең бирергә якының булдымы икән? Күңелеңне ачып берәрсенә бушана алдың микән? Әллә инде дөньялыкта кылган бар ялгыш-хаталарыңны үзең белән алып киттеңме? Хөкем итәргә җыенмыйм сине, Кәримә. Ялгышларсыз яшәгән кеше җир йөзендә юктыр ул. Әмма тәүбәгә килсәң, җан да чистарына, күңел дә яктыра диләр иде элек олылар. Тәүбә итәргә өлгердеңме икән, шунысы өчен генә борчылам. Әмма теләгем бер: сират күперләрен үткәндә җиңеллек бирсен сиңа Ходаем. Тар каберләрең киң, караңгы гүрләрең якты булсын. Безгә үпкәләп китмә, Кәримә. Хуш, бәхил бул...»
Аш бүлмәсеннән залга чыккан Айгөл дәү әнисенең һаман да кузгалмыйча шул ук урында утырганын күреп бер аптыраса, җыерчыклы бите буйлап агып инде кибәргә өлгергән күз яшьләре эзен күреп икенчегә аптырады. Ә инде дәү әнисенең иреннәре дерелдәп нидер пышылдаганы аны сагаерга мәҗбүр итте. «Хуш, Кәримә, хуш мәңгелеккә...» Бу сүзләрне аерым-ачык ишетте оныгы. «Нигә генә әйттем соң Кәримә әбинең үлеме хакында!» – дип Айгөл кабаттан эченнән үзен битәрләп алды. Оныгын күргәч, Сәлимә карчык аңа таба борылып карады, аннары елмайгандай итте. «Кызым, әтиеңнәр кайтмадымы әле?» – дип сорап куйды. «Озакламый кайтып җитәрләр инде, – диде Айгөл, дәү әнисенең кәефе күтәрелгәнгә сөенеп. – Чәй эчеп аласың килмиме?» «Юк, кызым, рәхмәт. Балалар кайткач, бергәләшеп туенырбыз», – диде Сәлимә һәм көндәгечә күңеленнән Ходайга рәхмәтләрен юллады: «Илаһым, акыллы балаларым, оныкларым, бәхетле картлыгым өчен мең шөкер! Белеп һәм белмичә кылган хата-ялгышларым өчен кичерә күр, иманымнан аерма, якыннарымның башларыннан акылларын алма, күңелләрендәге рәхим-шәфкатеңне мулдан кыл, Раббым!»
Юныс МИННЕМУХАМЕТОВ,
Башкортстан, Тәтешле, Кашкак
Комментарийлар