Логотип «Мәйдан» журналы

Янә бер дога (нәсер)

Белгән догаларыбызны эчтән генә укый-укый, зират капкасыннан үтәбез.

Монда булганыбызга бик аз гына вакыт үтсә дә, әнә никадәр яңа кабер. Аның берсендә минем энем ята. Иң элек аның янына килеп, кызым белән дога кылабыз. Арырак баргач, әтием белән әнием кабере. Алар икесе бер чардуган эчендә, истәлек­кә куелган ташлары гына аерым. Чардуган­ны энем, матурлап ясатып, яшел-зәңгәр төскә буяган иде. Илле елдан артык бергә гомер итеп, бер атна эчендә дөнья куйды­лар алар. Гомере буе бергә тату яшәгән парлар бер-берсеннән калып озак тормый, диләр, хактыр. Әти-әниләр рухына да до­га кылдык. Монда еларга да, кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Шуңа күрә кызым белән пышылдап кына сөйләшәбез.
- Минем кендек әбием дә шушы йорт­та, - дим кызыма.
- Әйдә, аңа да дога багышлыйк, - ди кызым.
Рәхмәт инде аңа, авылга озаграк кайт­мый торсак, зиратка барасын искә төше­реп тора.
- Ә менә монысы минем иптәш кызымның әтисе — Хәмит абый кабере, - дим кызыма.
Әйе, без үскәндә хатын-кызга, бала-чагага зиратка керергә кушмыйлар иде. Шулай да мин күршебез йөзьяшәр Җә­милә әбидән сорарга булдым. Ул миңа: «Ахирәт йортына, инде бик кадерле кешең каберенә барасың килсә, чистарынып, башыңа яулык бәйләп керсәң — гөнаһ булмас», - дигән иде. Хәмит абый үлгән җәй иде ул. Бик ярата иде шул әтисен дустым. Өзгәләнеп елаулары әле дә исемдә. Көннәрдән беркөнне мин аны әтисе янына зиратка алып төштем. Елама, яме, зиратта еларга ярамый, әтиең рәнҗер, дим. Җаны исән аның, ул барысын да күреп, ишетеп тора, дим. Сүзләремә ышана, бәгырь... Кечкенә чакта, өйгә очып кергән күбә­ләкләргә ымлап, әни безгә: «Күбәләккә тимәгез, җан күбәләге ул», - дия торган иде. Җан мәңгелек, диләр ич, хактыр.
Без әкрен генә чыгар юлга борылдык.
- Бабаң исән чакта авыл картлары белән бергә зират коймаларын карап, төзәтеп тора иде. Бүген дә төзек ул, рәхмәт инде авылдашларга.
- Баймы син, ярлымы, дәрәҗәле урында эшлисеңме, һәммәбезнең дә соңгы юлы шушында, - дим кызыма.
Гөнаһсыз сабыем минем күзләремә ту­тырып карый да:
- Елама, әнием, елама, яме, - ди. Дәшми генә зират келәсен элеп, капка төбендә янә бер дога кылабыз, монысы дога өмет иткән барлык әрвахларга. И-и-и, бу гомер дигәнең, бары бер мизгел...
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар