Ялганчы
Жәйге кичләрдә без, ябагадан ясалган тупны тибеп алҗыганнан соң түгәрәк ясап утырабыз да, Кәжә Галиләр бакчасыннан борып алынган көнбагыш башын үзара бүлгәләп, сүз йомгагын тәгәрәтә башлыйбыз.– Сәлим...
Жәйге кичләрдә без, ябагадан ясалган тупны тибеп алҗыганнан соң түгәрәк ясап утырабыз да, Кәжә Галиләр бакчасыннан борып алынган көнбагыш башын үзара бүлгәләп, сүз йомгагын тәгәрәтә башлыйбыз.
– Сәлим хәрәмләшеп уйнады, – ди беребез, җиңелү сәбәбен анлатырга теләп.
– Мин булмасам, нишләр идегез, хәчтерүшләр, – дип, икенчебез күкрәк киерә.
Бакча эчендә куаклар кыштырдаган тавыш ишетелүгә, колакларыбызны торгызып, дәррәү шул якка борылабыз. Юк, бу көнбагыш хуҗасы түгел. Ялганчы. «Ялганчы» аның кушаматы гына. Арттырып сөйләргә яраткан өчен тактылар аңа ул кушаматны.
Ялганчы юллардан, сукмаклардан судагы балык кебек кенә йөзә иде. Кеше бакчасына үзенекенә кергәндәй сикереп төшә. Аның, кыяр түтәлләрен кызганмавына бик гаҗәпләнә идек. Без типкән йөрәгебез тавышыннан да куркып торабыз. Ә ул түтәлгә ятып ауный да, кыярны сынган, вакланган сабаклары белән бергә күлмәге эченә тутыра. Яшелчә-җимеш өлгерә башлау белән үк, Ялганчы бакча хуҗаларының тынычлыгын качыра: кайсылары капкын куя, кайсылары тоз белән мылтыгын кора. Әйе, эләккәне булды аның хуҗаларга... Әмма чебиләп беткән калын тиреле җитез тәпиләре аны сыек чыбыктан да, зәһәр кычытканнан да коткарып кала иде. Куучылардан качып котылгач, артына борыла да, аларны үчекләп көлә иде... Шулай бервакыт каравылчы кулына капты ул. Мәктәпнең бакчасын бутап чыккан идек, шунда тотылды. Ул җәйне усаллыгы белән даны чыккан Әгъзам абый – иллә каты куллы кеше – бакчада каравылда тора иде. Менә шул абый, Ялганчының кемнәр белән бакча басуын белергә теләп, малайның йомшак җирен сыек чыбык белән ярган. Ялганчыбыз беркемне да сатмады һәм шуның белән арабызда абруйлы кеше булып калды.
Ялганчы икенче көнне кичен яландагы аулак урыныбызга килде. Авыртына-авыртына чирәмгә утыргач, ямаулы кесәсеннән яшел алма чыгарды, аны олы гына тешләп алды да, йөзен чытып алма чәйни-чәйни, кичәге маҗаралары турында сөйләргә тотынды. Баксаң, каравылчы аны чыбык белән ярмаган икән – чәй белән сыйлаган; ул ялындырып кына бер чәшке эчкән, бал белән инде, кәнишне.
Ул һәрчак ялгыз әбиләрнең бакчаларын читләтеп уза иде, без дә аларга кермәдек: Ялганчының йодрыкларыннан курка идек.
Мәктәптә укыганда Ялганчының өйгә бирелгән эшләрне әзерләп килгәне булмады. Шулай да ык-мык килеп торганын хәтерләмим: дәрес вакытында тик утырмаса да, укытучы сөйләгәннәр аның тубалдай башына онытылмаслык булып сеңеп кала. Үзебез белмәгәндә, коткаруын сорап, аңа күз кыса башлыйбыз: әйдә, янәсе, ярдәм ит инде. Ул ялындырмый, кул күтәреп баса да, «трах-бабах» сүзләрен катнаштырып, кулларын болгый-болгый сөйләргә керешә. Нәрсә генә сөйләмәсен – Гарибальди турындамы, француз крестьяннарының феодалларга каршы күтәрелүе турындамы – телгә теле йокмый.
– Тукта тукта, тирәнгә кермә син. Ул вакытта кызыл командирлар да, Ленин бабай да булмаган әле. Хыялга бай син анысы, – дип, укытучы туктатканчы авызын япмас.
Һәрвакыттагыча «бишле» алыр. Ялганчы билгеләре белән мактанмады, аларның күплегеннән масаеп, борынын чөйгәне дә булмады. Белмәгәннәребезне сорасак, бер каршылыксыз анлатып бирә иде.
Ә инде иншалар тикшергәндә... Укытучы күзеннән куркып тын утырган класс, тышына әллә нинди рәсемнәр төшерелгән Ялганчы дәфтәренә чират җиткәч, гөрләргә тотына. Укытучыбыз Фәүзия апа классны тынычландыргандай итә дә укый башлый:
– Кичә мин, ике көпшәле мылтыгымны алып, ауга бардым. Кара урман эчендә агачлар арасында бутала-бутала куян куып йөрдем. Чикләвек куагы астында калтыранып утырган куян балаларын күреп, аларның каршына тезләндем дә: «Әти-әниегез кая соң сезнең?» – дип сорадым. Авылга киттеләр, кишер алып кайтырга», – диделәр алар миңа, куркудан тотлыга-тотлыга, һәм, шунда кишер күтәреп кайтучы куяннарны күреп, алдан килгәненә мылтыгымны төбәдем. Ләкин ана куянның балаларым өчен генә булса да үтермә, дигән ялварулы карашын күреп, атмадым, мылтыгымны аркама астым да, кайтып киттем...
Шунда без, тыела алмый, тәрәзә пыялаларын яңгыратып, көлеп жибәрдек. Ялганчыга бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә:
– Мылтыгың да, ауга барганың да юк ич! – дип, базар ясап алдык. Ялганчының күрсәткән йодрыгы да баса алмый көлүебезне. Фәүзия апа нечкә карандаш белән өстәлгә суккалап ала, шау-шу әкренәя, аннан соң, борыны мәңге кипмәс Илгиз көлеп туйгач, бөтенләй туктап кала.
– Нигә көләсез, балалар? – ди укытучыбыз, Ялганчыны яклагандай итеп. – Үзегез язганнар аныкыннан нәрсә белән аерыла соң? Укып карагыз әле!
Һәм чынлап та, язганнарыбызның аныкына охшамаганын күрәбез – беребез легендар Чапаевның адъютанты булып акларны кырган, икенчебез ярапланда очкан...
Менә берникадәр вакыттан без күзгә күренеп үсеп җиттек, үзгәрдек – егетләр булдык. Әти-абыйлардан калган итекләрне дегет белән майлап кызлар янына кич утырмага йөри башладык. Һәммәбез берьюлы үзебез белән үскән кызга гашыйк булдык. Галиябану исемле чибәр ул, без аны Галия дип йөртәбез. Кыз безгә төбәлебрәк караса, йә бергә утырганда кулыбыз беләгенә тиеп китсә, ут капкандай кызарабыз, әллә ниткән серле тойгыдан башларыбыз әйләнергә тотына.
Галиябану карап торганда без йөгерү ярышлары уздыра идек. Беренче килгән малайдан бәхетлесе юк, чөнки, алмадай битләрендә ике чокырчык барлыкка китереп, кыз аңа елмаюын бүләк итә. Кайчагында үзе дә безгә кушылып уйный. Колак ишетмәгән әкәмәтләр табып, егетлегебезне күрсәтергә оста идек: беребез аякларын югары күтәреп кулларында йөри, икенчебез һавада мәтәлчек атына.
Бакча хуҗалары да җинел сулап алгандыр: алма ботаудан ваз кичтек. Ялганчыбыз да үзгәрде. Алдар капчыгы булып калса да, аңа кинәт кенә китап җене йокты. Күп кичләрне ул безнең янга чыкмый, чырадан лампа ясап, шуның яктысында китап укып утыра. Әтисе дә, район үзәгенә барган саен, яңа китапсыз кайтмас булды. Ялганчы ул китапларны беркемгә дә бирмәде, үзенең тактадан ясалган чемоданында бик астында саклады. Өенә кереп бик ялынсаң гына берәм-берәм китапларын күрсәтә, йә үзе барында гына укырга рөхсәт итә. Яна китапны укып чыккач, айлы төндә аның эчтәлеген сөйли. Билгеле, су белән борчак өстәп, әйтерсен лә, китапта сурәтләнгән вакыйгалар эчендә үзе кайный.
Без яланда, үткән-сүткәннәрдән кача-поса, олыларга охшатып, мүктән тәмәке төрергә өйрәндек. Бер тапкыр төпчекләребезне пыскытып утырганда тотылдык та. Төтененә буылып ютәлли-ютәлли мәзәк тыңлап утыра идек, яныбызга Шәйхенур бабай карчыгының килеп басуын сизми дә калганбыз.
– Көлгә бәрәнге тәгәрәтергә урын әзерлибез, – дидек ул юан әбигә. Үзебез Ялганчыга төбәлдек: йә, әйт берәр нәрсә, янәсе, син бит ялганчы, коткар.
Менә Ялганчыбыз торып басты, бераз аяк астындагы чирәмне таптап торды; башын күтәреп күзләребезгә карап чыкты, һәм, әбигә таба борылып, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Тәмәке тарта идек, әби, – дип, башын яңадан түбән иде.
Аннан, кесәсенә яшерелгән утлы төпчеген алып җиргә ташлады, аны яңа үрелгән чабатасы белән изде. Сөйләшер сүз юк. Ялганчы дәшми, без дә ләм-мим. Теге карчык алданрак кайтып, күргәннәрен сөйләргә өлгергән икән: өйдә сыек чыбык белән каршыладылар.
Ялганчының бу «хыянәтен» кичерә алмадык – аны шул ук кичне тотып тукмадык.
Шуннан соң Ялганчыбыз бераз күренми торды. Ә бер кичне учагыбыз янына килеп чыкты. Читтәрәк үскән бөдрә талга жилкәсе белән сөялде, кулларын кесәсенә тыкты һәм теш арасыннан «черт» итеп чирәмгә төкерде. Без, үпкәбезне онытып, аны яныбызга чакырдык. Ул ялындырмады, гомергә үпкәләмәгән кеше кебек, арабызга сыенды да, йолдызларга карап сөйли башлады.
– Узган жәйнең бер караңгы төнендә, күктә балкып янган кечкенә йолдызчык, кире кайту юлын якты сызык белән билгеләп, безнең Байжана буена төшкән, үз яктысын биреп аны ямьләткән, нур өстәгән. Шул төнне караңгы булып күренгән күл көмештәй сихри күлгә әйләнгән. Эчендә яшел камыш үсеп утырган көзгедәй тигез су өстендә үз шәүләсен күреп йолдыз шаккаткан. Шулай бераз үз шәүләсенә карап торган, камыш өстенә менеп утырган, бәхетле көлә-көлә тирбәнә башлаган, тиздән шушы яктылыкка кошлар, җәнлеклар җыела, cу астыннан көтүләре белән балыклар йөзеп килеп җитә. Барысы да матурлыкка хәйран калып, йолдызга текәлә. Тиздән су буена җыелган бар җәнлекләр дуслашып бетә, шаяра-көлә уйный башлыйлар. Төрледән-төрле җан ияләренең бергә булуларын күреп шаккаттым мин: йолдызчык белән аюлар, куяннар, тукраннар кулга-кул тотынышканнар. Хәтта балыклар да яр буена чыга алмауларына моңаймыйлар, төшкән яктылыкта тәннәрен ялтырата-ялтырата, берсеннән-берсе уздырып, су өстендә сикерешәләр.
Йолдызчыгыбыз, бәйрәм шатлыгына бирелеп, караңгы төннең качканын сизми да калган. Ул, исенә килеп, күккә караса – якты эзеннән җилләр искән: аның кайтыр юлын кайнар кояш яндырган икән.
Күккә кире кайта алмавына үкенмәгән йолдызчык – үзенең җирдә кирәклеген аңлаган ул, җан ияләренә бәхет, шатлык китерүен сизгән һәм, шулай итеп, җирдә калган. Кояш Әнәк урманына кереп югалгач, ул яңадан кабына, җан ияләрен шатландыра.
– Әй-йе! – дип сузды Галиябану. Аннан соң серле генә итеп Ялганчыга карап елмайды. Без көнләшүдән шаулашырга тотындык. Калынаеп килгән тавышыбыз, киселми калган мәчет манарасына бәрелде да, кайтаваз булып, бик озак яңгырап торды:
– Ялганчы... ялганчы... чы!.
Әмма аның ялганын тотарлык бер генә дәлил дә тапмадык: артыннан якты сызык калдырып йолдыз төшкәнен үзебезнең дә күргәнебез бар иде.
Иртән мәктәпкә барганда, мәчет янына җыелган кешеләр янына җиткәч, башларыбызны күтәреп манарага карадык һәм... шаккаттык: манарага кызыл буяу белан без яраткан кызның исеме язылган иде. «Галиябану!»
Ялганчы сөйли: – Кичә манарага менгәч, якты йолдызны кара көчләр уратып алганын күрдем. Алар аны бәйләп, зинданга япмакчылар икән. Моны күреп, дөньядагы бар әйбәт кешелар аңа ярдәмгә ашыгалар. Мин да китәргә булдым шулар белән. Һәм хәзер үк китәчәкмен, чөнки анда бару бик ерак һәм бик авыр булачак. Бәлки, без бүтән күрешә дә алмабыз...
Шулай дә сез һәрвакыт минем күңелемдә булырсыз. Сез дә мине онытмагыз! – Ул, ачык изүеннән кыр чәчәкләреннән үрелгән тәкыя чыгарып, Галиягә сузды. – Монысы сиңа бүләгем. Сагынсаң, шуңа карап исеңә төшерерсең.
Биштәрен аркасына асты да, аҗаганнар уйнап торган офыкка карап, китеп барды.
– Кая китсен соң ул Алдар? – диештек без. – Абыйларына кунакка бара торгандыр. Аның сүзенә ышансаң, ялганчы бит ул!
Озак шаулашмадык, бүләген бик кадерләп күкрәгенә кыскан килеш, кызның Ялганчы киткән якка карап торуын күреп, тукталып калдык.
Ялганчы абыйларына гына китмәгән булып чыкты.
Югалды Ялганчыбыз...
Аның кая киткәнен безнең беребез дә белмәде. Без генә түгел, ата-анасы да аның югалуына кайгырып йөри башлады; эзләүләрен сорап милициягә яздылар.
Ләкин югалмаган икән Ялганчыбыз. Китүенә ике-өч айлап узгач, салкын кыш урталарында кайтып төште егетебез. Дөрес, үзе генә түгел. Аркылы чанада аның белән рәттән кобура таккан милиция дә утыра иде. Без башта Ялганчыны танымадык: ябыккан, каралган, өс киемнәре ерткаланып беткән. Әмма күзләр – очкын чәчкән күзләр аныкы иделәр.
Шул кич Галиябануларда аулак өй булды. Шаярышып, әумәкләшеп-тәгәрәшеп үскән дуслар җыелгач, Ялганчы безне маҗаралар дөньясына алып китте.
Испания дигән ерак җирдә булган икән. Разведкада йөргән, фашистларны кырган. Республикачылар бик яратканнар үзен.
Бу вакытта «Испания», «республика», «фашистлар» диган сүзләр шомлы хәбәр булып авылыбызда еш ишетелә иде инде. Без, авыл кешеләре, Ялганчыны каяндыр Мәскәү ягыннан – доброволец булып Испаниягә китәргә җыенып йөргән җиреннан тотып алып кайтканнарын белә идек, шулай да сүзен бүлдермәдек, кулларын болгый-болгый сөйләвен, авызыбызны йомарга да онытып, тыңлап утырдык.
Ялганчы сөйләп бетергәч, кесәсеннән яулык күк итеп дүрткә бөкләнгән кызыл әйбер чыгарды.
– Испанка! – дип аңлатты ул горурлык белән. – Республикачыларның баш киеме.
Баш киеме кулдан-кулга китте. Шаулаша-шаулаша аны башыбызга киеп карыйбыз, төрле җиреннән капшаган булабыз, геройлар гына киеп йөргән шундый баш киеменең беребездә дә булмыйча, аңарда гына булуына көнләшеп, күзләребезне ялтыратабыз; безнең дә тизрәк ир-егетләр буласыбыз килә.
Һәрберебез тотып карагач, Ялганчы баш киемен Галиябануга сузды.
– Ә бу синдә калсын, бүләгем булыр.
Галиябану бүләкне кадерләп кенә алгач, дерелдәгән иреннәренә тидерде. Атылып чыгарга торган күз яшьләрен көчкә тыеп тора иде ул. Үзебезнең алар янында артык икәнебезне аңлап, сүзсез генә өйләребезгә таралыштык.
Иртәнгә кадәр аларның тәрәзәләрендә ут сүнмәгән; таңга кадәр сөйләшеп утырганнар алар.
...Һәм менә тагын күптән көтелган яз җитте.
Сабантуйлары узганнан соң, тагын җыелдык. Ялганчыбыз гына соңарып килде. Арабызга кереп утыргач, кыстатып та тормастан, уйчан кыяфәт белән:
– Бүген мин, агач ботагына атланган килеш, кырмыскаларны күзәттем, – диде. – Күп катлы матур йорт салалар. Аларның әллә нинди машиналарын, йөк күтәрә торган нәрсәләрен күреп хәйран калдым. Ә кырмыскаларны күрсәгез иде сез, нәкъ кешеләр инде. Дус, тату һәм бердәм алар. Безнең кебек тырыш та икән үзләре: вакытларын юкка-барга әрәм итмиләр.
Яр буенда үлән сабагы кисеп йөргән кырмысканы җил кечкенә инешкә очырып төшерде. Миңа инеш кечкенә булса да, кырмыска өчен яз көне тулып аккан Ыктай киң иде ул. Ләкин кырмыска, кайбер кешеләр кебек, калтыранып төшмәде, «коткарыгыз!» – дип, сөрән салмады. Каяндыр кечкенә генә салам кисәге табып алды һәм, шуңа тотынып, ярга таба йөзә башлады. Олы-олы дулкыннарны ярып, җилгә каршы йөзде ул. Ә җил үзенә каршы килгәннәрне яратмый шул, аның кырмыскага ачуы килде: бөҗәкне батырырга теләп, аңа каршы исте. Ул искән саен, ялагай дулкыннар, тагын да зураеп, тагын да усалланып, кырмыскага каршы ташланды. Кырмыска, алар белән көрәшә-көрәшә хәлдән тайса да, бирешмәде – авызына тулган суны төкерә-төкерә алга, бары тик алга таба йөзде. Җил моны күреп, кырмыскага каршы тагын да усалрак дулкыннарны җибәрде. Ә батыр кырмыска боларны да җиңде һәм яр буенда акмый җыелып яткан тонык суга килеп чыкты. Ышык иде монда. Җил үтеп керә алмаганлыктан, су өсте дә тыныч иде. Кырмыска шушы тыныч су өстендә йомшак кына тибрәлгән, инде саргаеп чери башлаган яфракны күреп алды. Шул яфрак өстендә кулларын мендәр итеп баш астына салган агач корты ята иде; ниндидер көй дә сызгыра, аягын селкетә.
«Ни эшләп ятасың монда?» – дип сорады кырмыска агач кортыннан.
«Агым суга ияреп килдем дә, акмый торган җиргә чыгып, тукталып калдым, – диде аңа корт. – Ярга җитәргә күп тә калмаган иде инде».
«Шулай булгач, йөзеп чыгар идең».
«Җил болай борылгач, этеп чыгарыр әле».
«Ә борылмаса, ачтан үләсең ич».
«Юк, яфрагым олы әле, мине генә туйдырырлык». Агач корты чери башлаган яфракның бер читен сындырып авызына капты һәм ялкау гына чәйнәргә тотынды. Кырмыска бу ахмак кортны кызганды, аны тартып чыгармакчы булды. Ләкин корт ахмаклыгы өстенә ялкау да иде – яфракны телгәләп бау ишәсе килмәде. «Ташла, кырмыска, – диде, – җил борылмаса, кыш җиткәч, елга катачак, аннан соң боз буйлап чыгуы бер дә читен булмас». Кырмыска ялынып тормады. Ярга йөзеп чыкты да, саламын җилкәсенә салып, өенә ашыкты. Күп тә үтмәде, көчле җил чыкты, судагы яфракны мәтәлдерә-мәтәлдерә очыртырга тотынды. Корт белән нәрсә булгандыр, күрмәдем. Суда батып үлдеме икән? Йә яфракка ияреп очкандыр, алар үткен, ябыша белә...
– Ялганлыйсың, – диде беребез. Башкалар да шул фикердә иде, әйтергә генә базмады.
Бу төнне нигәдер талашасыбыз да, аерылышасыбыз дә килми иде.
– Ярый инде сезгә, – дип, кул селтәп алды икенчебез, – Ялганчы, тагын берәр нәрсә сөйлә әле?
Ялганчы бераз уйланып торгач, берәм-берәм һәрберебезнең күзләренә каpaп чыкты, аннан, карашында хыял очкыннары кабызып, әйткәннәренә ышандырырлык итеп, ныклы тавыш белән сөйләргә тотынды. Бу минутта Ялганчы элеккеге ялганчы түгел иде инде. Ул күз алдында үзгәреп, олыгаеп китте.
– Күп тә үтмәс, без сөйгән авылыбыз – Айманыбыздан таралышырбыз. Еллар узып бергә очрашканда укып белем алган зур кешелер булырбыз Син, Габделхәй, галим, тел белгече булырсың, Зәет үзенең шигырьләрен бастырганда исемен яңгыратып, «Зәет Мәҗит» кенә дип җибәрәчәк; син, Әбелкәрим – укытучы, ә менә син врач булырсың. – Ялганчы шулай һәрберебезнең киләчәктә кем булачагын санап чыкты.
Менә чират оялып утырган Галиябануга да житте. – Синең дә Галиябану, исемең, зурлап, гәзит битләрендә телгә алыныр. Кешеләр, сиңа йомышлары төшсә, бүлмәңә керергә кыймый торырлар, кыяр-кыймас шакып ишегеңне ачарлар, аяк очларына гына басып, синең, эш өстәле янына килерләр дә, гозерләре язылган кәгазьләрен куюыңны сорарлар, ул кәгазьләрне игьтибарсыз гына карап чыгарсың да, әллә ничек боргаландырып, имзаңны сырларсың. Аннан соң минем турында да сорарлар. Син, кул селтәгән булырсың, әй, бер хыялый инде диярсең. «Алай димәгез, хыял зур байлык ул», – диярләр егетләр.
Галиябану оялчан гына:
– Әй! Ялганчы! Ни эшләп алар миннән синең турыда сорасыннар инде, тиле, – диде.
Ләкин шатлыктан йөзе елмая иде аның, күзләре көлә...
Без Ялганчы сөйләгәннәргә күңелебез килеп, тел шартлатып утырдык та, өйләребезгә таралыштык. Бу төн – бергә җыелган соңгы төнебез булыр дип башыбызга да китермәгән идек.
Икенче көн иртән җир тетрәнүгә уянып киттек.
Язмыш, өстебезгә солдат шинеле кидертте дә, төрлебезне төрле якка ташлады.
...Күптән түгел лабораториямә барганда аны – Галиябануны очраттым. Ул да мине таныды, шат елмаю эчендә балкып, ян капкага йөгереп килде, кулларымнан тотып, бакчага алып керде. Без, яңда буялган утыргычка утырып, үткәннәрне искә төшердек.
Күп дусларыбыз сугышта һәлак булган икән.
Авзалов Сәләхетдин...
Салихов Әмиржан...
Бакчадагы агачлар башларын иеп тын калдылар. Яфрак шауламый жил исми. Типкән йөрәгебезнең дөпелдәве ишетелерлек булып, тынлык урнашты.
Дөп-дөп... Дөп-дөп...
Аларның йөрәкләре дә яшәүга сусап типкән иде. Аларның йөрәкләре дә ялгышлыкларны кичерә белде. Хыянәтне генә кичерә алмады.
Тик-так... Тик-так...
Тынлыкны ярып, кулымдагы сәгать узган вакытны саный. Сәгатьләр... Еллар... Гасырлар...
Бүген Ялганчы арабызда юк. Ул изге сугышта һәлак булды. Яшь әниләр беренче туган балаларына аның исемен кушалар.
Авыл мәктәбе аның исемен йөртә.
Аның исеме авыл уртасында торган һәйкәлгә уелган.
Шул һәйкәлгә авылыбызның сугыштан кайтмый калган йөз улының исеме алтын белән язылган.
Туксан тугыз...
Һәм Ялганчы...
Ирек САДЫЙКОВ
Фото: vk.com
Комментарийлар