Логотип «Мәйдан» журналы

Хәзинә

Бәян.

СҮЗ БАШЫ


«Сулыш» бәяненең беренче китабы чыгуга өч елдан артык гомер узган икән. «Авыл кешеләре яшәешен, аның бисихап мәшәкатьләрен, туган як табигатен тасвирлаганда, чәчмә рәвештә язып, шигъри дәрәҗәгә күтәрелү бар Рәкит Аллабирде әсәрендә... Бу бәян – мәхәббәт чәчәкләре чигелгән кулъяулык», – ди Рафаил Газизов «Ышанам» дигән язмасында.
Чыннан да, әсәрне укыган олыраклар тагын бер кат үткәннәрен күзалласа, яшьрәк буында ата-бабаларының гомер юлы кызыксыну уятты бугай – кайтавазлар күп булды.
«Хәзинә» – «Сулыш» китабының дәвамы. Мәхәббәтле-ләззәтле, хәйрия-игелекле, гадилекне галилеккә тоташтырган мавыктыргыч дөньяны тагын бер кат (күңелемдә генә булсада..!) йөрәктә якын кешеләр, якты хатирәләр тәэсирендә үтәргә Ходай насыйп итсен.
Кешелек дөньясы үзгәрми – бәлки кабатлана гына...
Рәкит АЛЛАБИРДЕ.
27.03.2020 ел

 

ХӘЗИНӘ


 
Балачакның хәтирәсе
Күңелемнең кадерендә.
Бу нигезнең хәзинәсе –
Игелеге бәгыремдә!
«Хәзинә», Рәкит АЛЛАБИРДЕ
Данлыклы-мәшһүр Уфа каласыннан көньякка – Ырымбур далаларына таба сузылган юл күпләргә билгеледер. Бу юлдан җәяүле дәрвиш-мосафир да, җайдак яугир-узаман да, тарантаска кырын төшкән шома-тәкәббер сәүдәгәр халкы да күп узгандыр. Ә менә башкаладан 120 чакрым тирәсе киткәч, «Стәрле» атамасындагы елга буенда урнашкан Стәрлетамак шәһәренә җиткәч, олы юлдан аерылып көнбатышка, Кырмыскалыга таба каерылган юлны исә, күбрәк шәһәргә хәҗәте төшкән авыл кешесе үтәдер.
Нәкъ шушы якта, кышның туңдырган юлына ябышып себерткән кар буразналарын ярып, кичке караңгыда җигүле ат күренде. Бозланып каткан юл читенә салулап шуган чанада, аяк-тезен чыптага төребрәк, уң кулындагы сарык тиресеннән теккән олы калын бияләйгә кыскан пар дилбегә каккалап, сулы белән тун якасын кымтып утыручы кеше ир-ат булса, аның аркасына сыенып-ышыкланып баручы, дебет шәлгә бөркәнгән гәүдәнең хатын-кызныкы икәне шәйләнә. Юлчылар – көзге сугымнарның бер өлешен Стәрлетамак базарында сату итеп, җыйган акчага кирәк-ярак барлап кайтучы – ирле-хатынлы Талач авылы кешеләредер.
Менә дебет шәл астыннан тонык кына тавыш ишетелде:
– Гыйндулла, өшемисеңме дим? Кырмыскалыга җитәбездер бит... Белешләргә кереп чәй эчеп чыгар идек, елынып.
– Озакламый җитәбез инде, Гәмбәр. Мин сине оеп киткәнсең дисәм, йокламыйсың икән. Бу суык бигрәк үзәкләргә үтә шул, әллә нинди ачы җил. Эх, толып жалкы, кайта идек хәзер икәү төренеп, майда кебек...
– Үземнең дә җаным әрнеп кайта әле шуңа... Җиде сарык тиресеннән үзе иләп, карасу зәңгәр төстәге калын лавсаннан тышлап теккән иде әтәй... Сырлап тегелгән куш юрган хәтле иде! Ишле гаиләгез белән сыярсыз дигән иде. Юлга чыккан күрше-тирә, туган-тумача да бик рәхәтен күрә иде. Әллә ничек алдырдым бит! Кул астыннан диярлек алып киттеләр стәрле шпаналары... Базарда йөреп өйрәнмәгәч ни...
– Ярар, исән булсак, тагы булыр әле. Белешләргә кереп тормабыз инде. Өйдә балалар да зарыгып көтәләрдер. Атны да ялкытып – бер тугарып, бер җигеп... Шулай да, шәһәрне чыкканда, Первамайскийны үтешли Миркадәм кайнагаларга сугыласы калган икән, Зәйнәп җиңгәйнең кайнар чәен тәмләп! Искерәк юрган-мазарын да җәлләмәс иде, бил-төшеңне төренебрәк утырыр идең хәзер. Печәннең генә елысы әллә ни түгелдер... Карыныңда балаң бар өстәвенә. Исән-сау гына тусын инде, сакланып йөр... Бәлки, Алланың рәхмәте белән малайлы да булырбыз... Алты кыз янына менә бәхет булыр иде!
– Әйе инде, сине бераз елытасы килүемә генә әйтүем, чәй эчеп.
– Өйгә кайткач эчәрбез чәйләрне тәмләп, күчтәнәчләр белән. Әнә бер капчык кием-салым кызларыңа! И-и бүлешерләр инде мәш килеп... – Гыйндулла абзый, артка борылып, бияләе белән чанадагы печәнне күперткәләп, дебет шәл ябынган гәүдәне сыпыргандай итте:
– Соңгарак та калынды шул, Гәмбәр, Стәрледә... Бигрәк тә казалы булды базар бу юлысы. Бүтән шәһәргә илтмәбез инде сугымны. Бәрәңге җитәрлек үсә, тавык йомыркасы, шуларны чыгарырбыз сатарга. Ә итне алып чыкмыйбыз бүтән, әрәм итеп ни...
Гыйндулла абзый мал-туарын бик яхшы хәстәрли. Сугымга тәгаенләнгән малны аеруча тәрбияли – таңнан җылы су эчертә, печән-саламга җылытылган су сибеп он бутап бирә, чөгендер турый. Чалырга ике ай кала, иртә-кичен берәр бөтен ипи ашата. Көр малның буй-буй май катламнары сырлаган, алсу-таза ите төскә дә бик ямьле, ашарга да бик тәмле була...
Чыннан да бу базар бик мәшәкатле булды.
Базарчылар, кичтән үк бар нәрсәне әзерләп, таң беленә башлауга юлда булып, көн яктысы төшүгә Стәрле базарында иде инде. Башта чират торып итне тикшерделәр. Ак халатлы, килбәте һөнәренә бер дә туры килмәгән арык, озын тикшерүче, озаклап, тимер без белән төрткәли-тишкәли тикшергәннән соң, итне бик охшатты бугай, ап-ак чыраена кызыл төс йөгерде. Гыйндулла абзыйга, танып калырга теләгәндәй, текәлеп карады:
– Ә-ә сез кайдан буласыз?
– Талачтан, Буреказган селсоветы.
– Ә-ә-ә, малны әйбәт карыйсыз икән...
Инде тиешен түләп, квитанция алып, итне кисәкләргә бүлгәләү өчен ит чабучыларга чиратка басуга, яннарына, кыска тун җиңе астына папка кыстырган, олы төлке малахайлы, түгәрәк тук йөзле, кыска буйлы адәм килеп басты. Бу вакытта инде, базарга керү мәшәкатләрен үтә-үтә, көн төшкә авышкан иде.
– Итеңне чаптырмый тор әлегә, абзый кеше, – дип башлады сүзен «Төлке малахай», папкасын ачып, кәгазьләрен караштыргач, – обед вакыты җитә, сатыш-алыш, понимаешь, бетә! Сиңа итеңне столовыйга илтеп тапшырасы булыр, – нигәдер бик кәефе күтәренке булганга, сүзләре дә рифмалы-көйле чыга. Үзенең тапкырлыгына сокланып бугай, башта Гыйндулла абзыйның җилкәсенә дустанә кагып куярга уйласа да буе җитмәде, кулбашына гына кагылып куйды.
– Бәй, инде чаптырырга баскан идем бит әле, бәлки, бераз сатып карыйсы булыр, ә? Тәрбиясе бетә бит итнең, тегендә-монда йөреткән саен...
– Юк инде, абзый кеше! Әйдә, кантурга кереп направление ал да, столовыйга илт товарыңны. Моннан ерак түгел, сиңа гына по блату, абзый кеше! Шуның белән бетте-китте сатыш-алыш, понимаешь! – Кәефе тәмам күтәрелгән «Төлке Малахай», карышуга урын калдырмыйча, чарасыз калган Гыйндулла абзыйны ияртеп китеп тә барды.
Базар конторында озак тоткарламадылар, аптырабрак калган абзыйның кулына печатьле кәгазь тоттыргач, фәлән урамнан үтәргә, фәлән тыкрыкка борылырга дип, ашханә юлын аңлаткач, чыгарып та җибәрделәр.
Тиз-тиз аты янына ашыкканда, «Милиция, милиция!» – дип, хатынының ачыргаланып кычкырганын ишетеп, йөгереп килеп җитте:
– Ни булды, Гәмбәр? Итне урлаттың мәллә? – тәүге килгән уй шул булды.
– Толы-ыпны... – Хафаланудан тотлыгып калган хатынының сүзләре чак аңлашыла иде. – Башта берәү килеп, нәрс-сә ите икәнен, хак-кы күпме икәнен сорашып торды... Нидер шикләнеп әйләнеп карасам, то-лыпны йолкып алып качып бара икенчесе... Артыннан бастырырга уйлаган идем дә курыктым, ит саксыз кала бит, анысын да алып китсәләр... Шулай ике арада калдым шул...
Чыннан да, итне ябып куйган толыптан җилләр искән иде. Өлешләргә бүленеп, чанага җәеп салынган тана түшкәсе ачык ята...
Тирә-юньне караштыру нәтиҗә бирмәде. Контора кешесенең дә киңәше: «Хәзер кайдан табасың инде, понимаешь»тан артмады. Базар милициясенең дә гариза яздырып алудан артык ярдәме тимәде.
Күпме генә үкенеп, елап утырсаң да файда юк иде. Бар ачынуларын эчкә йота-йота, ашханәне эзләп киттеләр. «Якында гына» дигән ашханәне таба алмый хәлләре бетте. Ниһаять, эзләп тапкач та, итнең хакын ишеткәч исләре китте! Ашханә итнең килосын бер сум туксан тиеннән ала икән! Шулкадәр яхшы итне бу хакка бирү – үзе бер аяныч иде! Әмма ашханә мөдиренең – сары чәчләре астында алтын алкалары ялтырап торган марҗаның кып-кызыл буялган авызыннан чыгарган җавабы кыска булды: «Безгә хакны райпо куя, бер тиен дә арттыра алмыйбыз, тапшырмасагыз, бар, китегез!»
Нишлисең, ничарадан-бичара дигәндәй... Итне шул бәягә бирергә туры килде.
– Чүп өстенә чүмәлә... Специальне эшләнгән эштер бу! Яхшы итне арзан бәягә алып, соңында үзара бүлешәләрдер инде болар... Авыл кешесенең интегүе берни тормый икән шәһәрдә!.. – Гыйндулла абзый ашханәдән чыгуга атын шәһәр урамына борды. – Ярар, Гәмбәр, бүген әле көн бетмәгән, алдагысы уң булсын, балаларга кием карыйк! – Эчтән бик көенсә дә, хатыны алдында йомшаклык күрсәтергә яратмаган гаилә башы, шәһәр урамнары буйлап атын әйдәп бара торгач, диварына зур-эре хәрефләр белән: «Универмаг» дип язылган бина янында тукталды.
Ит саткан акчага өйгә кирәк-ярак, балаларга кием-салым карап йөргәндә, ата кешенең күңеле күтәрелеп китте:
– Кара әле, Гәмбәр, әллә тегү машинасы алабызмы? Теге аяк белән әйләндерә торганын! Әй, Рима кызым шатланыр иде, бик оста бит тегү-чигү эшенә, кечерәкләре дә өйрәнер иде...
– Алыйк, Гыйндулла, – Гәмбәр апаның эченә җылы йөгергәндәй булды. – И-и шатланыр инде балакаем! Сеңелләренә дә кием тегәр иде, бик килешле тегә бит. Күптән сорый иде кызым, моңарчы җиткереп булмады бит акча...
– Акча ул була да, бетә дә! Әйдә, җае барда алып кайтыйк алайса, – Гыйндулла абзый, катгый карарга килде. – Акчасыз тормабыз әле, аяк-кул исән...
Чананың алгы өлешенә, авыл көнкүреше өчен кирәк-ярак салынган сумка янына, балаларга кием-салым, уенчыклар тутырылган киндер капчык куелды. Алар янәшәсенә пөхтәләп, җайлап тегү машинасы урнаштырылды.
Базарчылар кайтыр юлга кузгалганда, гыйнвар аеның кыска көне күк йөзенә караңгылык пәрдәсен кора башлаган иде инде.
Караңгы урамнарына анда-санда ай яктысы тәгәрәгән Кырмыскалы авылын узып, «Тирән Чокыр» урманы буйлап Талач юлына чыгуга, йөген авырсынып кына сөйрәгән кола ат, абзарындагы рәхәт-коры җылылыкны, улагына коелган хуш исле солыны сизенгәндәй, кинәт күңелле генә кешнәде дә фыркылдый-фыркылдый җиңел генә юырта башлады.
«Ир-егеткәй белән ат башы...» дип юкка гына җырланмагандыр. Атның тернәкләнеп китүе Гыйндулла абзыйга да уңай тәэсир итте, толып өчен һаман сыкрап барган йөрәк әрнүен якты, өметле уйлар алыштырды. «Җиде сарык тиресеннән тегелгән толып... Юкка югалмагандыр, яхшыга, шатлыккадыр бу! Җиденче бала, ниһаять, малай булыр, юкка түгел бу хәл, юкка түгел!..»
Күктә тулышкан ай да, Гыйндулла абзый юравын куәтләгән кебек, урман юлына нурларын мулдан сипте.
Урманнан чыгып калкулыкны урап үтүгә күренгән Талач авылы, мич-морҗаларыннан болытларга хәтле сузылган төтен парларын болгый-болгый гүя юлчыларны сәламли иде. Урамга керүгә, авыл өйләре тәрәзәләрдән яктылыклар бөркеп каршы алды.
* * *
Өй эче буйлап сузылган кояш нурлары идәннең киң такталарында шакмак сурәтендә боҗралар уйнатты. Кояш күтәрелгән саен, нурлы шакмак, түргәрәк шуышып, тәрәз каршына ук куелган караватка үрмәләде. Менә кояш яктысы, юрганын аяк очына ук типкәләгән, бөгәрләнеп, изрәп йоклаган кызчыкның кечкенә гәүдәсен сыйпап үтеп, җиңел-уйнак бөдрә чәчләре белән шаярырга тотынды.
Йөзенә төшкән җылылыкны, күз кабакларын назлаган яктылыкны тоеп яткан Гөлчирә, керфекләрен ачуга, тәрәзә өлгесендә берьюлы ике кояш ялтырады. Кыз, капыл чагылган күзләрен кечкенә йодрыклары белән белән угалап алгач, яткан җиреннән генә түр бүлмәне карап чыкты. И-и, апалары да, сеңлеләре дә һаман йоклыйлар икән! Кичә кич буе әзерләнделәр, бүген умырзая чәчәкләре җыярга барырга тиешләр бит. Кичтән Минзыя: «Иртән мин уятканда, шундук йокыдан торыгыз! Кем йоклап ята, алып бармыйм», – дигән иде. Әнә үзләре йоклап яталар! Ал бүлмәгә чыга торган ике якка ачылышлы ишек янында (әтиләре ясаган ишек – балта остасы бит!) диванда Минзилә апасы белән Минзыя апасы изрәгәннәр. Алар каршында, мич буендагы ятакта сеңелләре Гөлсинә белән Гөлсара рәхәтләнеп мышныйлар – менә йокычылар!..
Дүрт почмаклы агач өйгә көзен генә кушылып салынган ал яктан, көйле генә сипарат тавышы килә башлады. Менә, тимер чиләккә челтерәп аерган сөт аккан тавышка кушылып, бала елаганы ишетелде... Каймак аеру кинәт бүленеп, әнисенең ягымлы тавышы ишетелде:
– Уяндыңмыни? И улым, астың юешләндеме?... Хәзер, хәзер.
Бу мизгелдә Гөлчирә инде тыныч ята алмый. Беренчедән, чиләккә аккан сөтнең күбеген бик ярата, икенчедән, бердәнбер ир туганы Миңнулла уянды бит... Кыз, ятагыннан төшеп, ялан аяклары белән идәнгә сак кына баса-баса, идән уртасындагы иң зур апасы Рима йоклаган түшәкне урап үтеп, мич үрәсәсенә куелган, әнисе бәйләп биргән ап-ак оекбашларын алып аякларына киеп куйгач, урта ишекнең бер ягын ачып, ал якка килеп чыкты:
– Әни, нигә тәрәзәдә ике кояш ул?
– Ике кат тәрәзә булганга, кызым. Менә көннәр җылынгач, әтәң бер катын алыр, шунда кояш та берәү күренер. Форточканы да ачарбыз, саф һава керер өйгә.
– Әни, әни! Тәрәзәне ачкач, былтыргы кебек өй юабызмы? Мин тәрәзә төпләрен сөртермен, яме, гөл савытлары утыртырга.
– Сөртерсең, балам, сөртерсең... Гөлләреңне дә утыртырсың, бигрәк тә исемеңә туры килүеңне әйт әле син, бигрәк гөл-чәчкә дип һушың китә, – Гәмбәр апа, әле март аенда гына дөньяга килгән уллары (Ходай рәхмәте белән Гыйндулла абзыйның юраганы юш килде) Миңнулланы сак кына бишектән сул кулына алып, уңы белән астын рәтләп, баланы салды да янәдән сипарат тоткасын әйләндерергә тотынды.
Гөлчирә, мич каршысындагы стенага беркетелеп куелган, әллә ничә «пулкы»лы савыт-саба киштәсеннән (монысын да оста куллы әтисе ясады) үрелеп агач кашык алды да, шуның белән аерган сөт өстенә җыела барган күбекне чөмерә-чөмерә әнисенә эндәште:
– Әни, нигә Күмертау картәтәй Минула туганыма исем кушканда колагына якын килеп: «Минула, Минула, Минула», – дип кабатлады икән?
– Шулай эшләгәндә баланың исеме җисеменә кушыла, кызым. Бала таза-сәламәт була, чирләми.
– Әни, минем исемемне кушканда да шулай әйттеме ул?
– Шулай әйтте, балам, барыгызга да шулай әйтте...
– Шуңа күрә мин чирләмим, әйеме, әни? Минзыя белән чана шуганда салкын тигезеп йөткерү ул чирләү тугел инде, әйеме?
– Әйе, кызым, әйе. Әз-мәз йөткергәләү ул әллә-ни түгел инде, шулай да өшегәнче таудан шуарга ярамый.
Моңарчы бишек бауларына үрелгәләп, тыныч кына яткан бала, көйсезләнеп тавыш бирде.
– Энегезнең тамагы ачты бугай. – Гәмбәр апа, урта ишек катына күтәрелеп, тавышын басыбырак, түргә эндәште. – Рима кызым, тор, эш бүленмәсен, мин баланы имезеп алыйм.
– Кая, әни, үзем әйләндерәм.
Сипарат тоткасы ике куллап өскә таба күтәргәндә авырырак менсә дә, аска таба төшкәндә бар гәүдәсе белән таянган кызчыкка җиңелрәккә килә, инде үз хутына әйләнә башлый, Гөлчирә моны белә. Тәү тапкыр әнисенә булышмый бит.
– Кара инде, рәтен дә таба бит, юк бар көче белән! И-и бала... – ишектән килеп кергән Гыйндулла абзый сырылган бишмәтен салып ишек янындагы чөйгә элде дә, чүчинкасын салып, ачык ишектән тышкы якка каккалап алгач, анысын да ишек янына куеп, сул тарафта ясалган сәкегә барып утырды. – Фермадан кайтышлый Мөхәммәдьяр чыгышын карап уздым әле, балалар бүген урманга җыеналар иде бит. Урман суы иртән басылгандай иде, хәзер тагы шаулап агып ята!.. Балалар кичеп чыгарлык түгел бер дә. Кичкә таба тагы да шәбәер инде. Су саеккач барырлар... Әнә лапта уйнасыннар ындыр артында, анда җир кибә төшкән...
Әтисе авылда бригадир булып эшли. Иртән кайчан чыгып китәдер, ә менә әнисе сипарат аерганда кайтып керә. Аннан соң алар әнисе белән каймаклы чәй эчәләр! Гөлчирәнең яңа каймакка исе китми, ул сөт өстендәге күбекне чөмерергә ярата...
Гөлчирәнең чәчкә җыярга бара алмаудан кәефе бераз кырылды кырылуын. Ярар, урман ташуы киткәч барырлар әле! Әнә әтисе әйтте бит, бәлки, атына утыртып та алып барыр әле. И-и, аты шәп әтисенең – айгыр! Үзе бик өркәк... Әтисе тарантаска утырып, дилбегәне кулына алуга, ыргылып та китә! Ә бүген апалары белән урамга чыгар әле, зурларның уйнаганын карарга. Азат та чыгар инде, күрше малае. Ул да бәләкәйрәк әле, шуңа күрә күбрәк карап кына тора, шулай да кайчак аны уенга кертәләр, кеше исәбенә.
– Әти, Минзыяга әйт әле, мине дә уйнатсыннар бүген лапта.
– И кызым, бәләкәйрәк шул әле син, комачауларсың гына.
– Әнә Азат уйный бит кайчакта, миннән өч айга бәләкәй булса да!
– Уйнар инде, малай кеше бит. Ә син, кызым, үзебезнең капка төбендәрәк тор, безнең ишек алдына килеп төшсә, тупларын кире атарсың.
– Минула туганым да уйнар әле, әйеме, әти, әзрәк үссә. Мин инде зур кыз булам ул чакта, аны карап кына уйнатырмын, яме.
– Шулай, кызым, бергә-бергә уйнарсыз.
Чәйләр эчелеп, бисмилла тотылгач, Гыйндулла абзый, казан алдындагы чиләкләрдә җылынып-чемердәп торган ашлы суны күтәреп, абзардагы маллар янына чыгып китә. Ә инде малларын карагач, өйгә кереп тормый – ишегалдыннан капка баганасына бәйләп куелган атына таба барганда, елмаеп, тәрәзәгә кул болгап уза. Бу мәлдә инде әнисенең дә, Гөлчирәнең дә күзләре тәрәзәдә.
– Әни, бүген лапта уйнарга чыгалар бит инде алайса. Туп бакчага төшкәндә коймадан төшеп алалар. Бу юлы да шулай булыр микән?
– Бакча таптап йөрү ярамый инде дә, нишлисең. Туп карап тормый инде, кыеш суксаң, кем бакчасына төшәргә. Гатифә әбиегезнең бакчасын таптамагыз инде. Әнә безгә дә килеп төшкәли бит.
– Мин бүген үзем карап торырмын, әни, туп төшсә, кире атармын.
– Карарсың, кызым, карарсың. – Гәмбәр апа кызының бөдрә чәчләрен сыйпап куйды. – Әтәңә әйтеп, чәчеңне алдырырга кирәк, кызым. Җәй җитә бит, рәхәтләнеп йөрерсең, чуалмас, ату бигрәк бөдрә, тарак та керми.
– Кырып алмыйк инде, әни.
– Әтәңә әйтербез, матур гына итеп патпулкы калдырыр... Бар, балам, апаларыңа эндәш, чәй эчәргә торсыннар.
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланган көндә, авыл урамнарын ямьләндереп, өй каршындагы бакчалардагы яшәргән сирень, миләш куакларын үз иткән чыпчыклар өеренең туктаусыз чыркылдауларына кушылган балалар шау-шуы көне буе гөрләп торды. Гатифә әбиләрнең бакчасына да, Гәмбәр апа йортына да туп төшмәде. Гөлчирәгә дә, Азатка да читкә киткән тупларны ташып торырга рөхсәт иттеләр – менә шатлык!
* * *
1973 елның җәе бик коры башланды. Ниһаять, июнь урталарында, эссе-бөркү көннән соң, һава яңгырга тартты. Кичтән кубарылган җил-давыл гарасаты, чүмәлә-чүмәлә яңгыр болытларын бер эскерткә өеп, күкне томалап та куйды. Җиһан, яшен укларын җиргә төбәп ата-ата, бик гаярь кыланса да, төне буе ара-тирә тамчылар гына тамгалады... Тәүге җәйге яңгырны зарыгып көткән җир, иртәнге салкында гына, ниһаять, теләгенә иреште – коеп яңгыр яварга тотынды.
Ике сәгать тирәсе «чиләкләп» койгач, яңгыр кинәт тукталып калды... Вак-вак кисәкләргә бүленешеп беткән болытлар этешә-төртешә кайдадыр еракка, офыкка кереп баттылар. Аязып калган һавада бары дөңгер-дөңгер килгән тавышлары гына эленеп калды...
Инде күптән чыкса да, болытларга капланып торган кояш үз нәүбәтендә балкып китте һәм җиргә колач-колач нурларын сибәргә тотынды! Дымга туенган үзән-кырлардан пар күтәрелде. Яңгыр сулары, урман ерганакларыннан шаулый-шаулый, Асау елгасына актылар.
* * *
Төш вакытлары. Карагай, имән агачлары аралашкан урман кырындагы юлдан, арбасын җиңел генә сөйрәп, Туры ат килә. Салкынча саф һава бөркегән җилдә, әтисенең җылы, рәхәт куенында ышыкланып, арбага түшәлгән йомшак печәндә тибрәнеп барган Гөлчирә, кинәт алга төртеп күрсәтте:
– Әти, әти! Әнә агач арасында болан! Эй мөгезе!
Делянка кисү уйлары белән мәшгуль Гыйндулла абзый кызы күрсәткән якка борылды:
– Поши ул, кызым! Ә болан ул суык якларда яши, тундрада. Ә бу ата поши, шуңа мөгезе дә зур...
Агач кәүсәсенә киң-калын муенын ышкып торган поши, кинәт тураеп, маңгаендагы киртләч тармаклы, хәтәр куркыныч мөгезен күккә чөйде.
– Кешегә тимиме ул поши, мөгезе белән безне сөзмиме, әти?
– Тими, кызым, курыкма, – ди әти кеше, үзенә тагын да сыена төшкән кызын юатып, – әнә, кызым, әнкә поши да тора! Баласы да бар әле янында.
Чыннан да, бер читтәрәк мөгезсез поши күренде. Кырыйдарак уйнаклап йөргән бәләкәй поши баласы әнисенә килеп сыенды да атлы арбаны, Гөлчирә белән әтисен кызыксынып күзәтә башлады.
– Әти, ул поши мөгезләрен күтәреп баласын саклыймы әллә?
– Әйе, кызым, һәр хайван үз баласын саклый инде, кешеләр кебек.
– Бу урманда аларның өе дә бармы, әти?
– Өе дип инде, кызым... Менә чокыр чишмәсеннән соң, ике акатсы арасыннан үткән иске умарталык юлындагы урман ягында кеше азрак йөри... Килсә, шул утын нужасы белән генә инде. Әнә бит, пошилар да куркып качмадылар бездән...
– Без аларга тимибез, әйеме, әти? Йөресеннәр үлән ашап. Поши баласы да бик матур, әйеме? Ул да бездән курыкмады бит.
Әле маҗаралар моның белән генә бетмәгән икән! Утынчылар тәгаенләнгән урынга килеп туктауга, аклан уртасында аларны арт аякларына басып соры кыр куяны каршылады. Ал тәпиләрен күкрәк турысына кушырып куйган да күзләрен түп-түгәрәк итеп карап тик тора! Курыкмый да үзе – вәт кызык!
– Менә безне диләнкәнең хужасы каршы ала. – Гыйндулла абзый көлә-көлә арбадан сикереп төште. – Килеп җиттек, кызым, шушыннан кисәсе инде безгә дигән утынны.
Шуны гына көткәндәй, кыр куяны, кинәт сикереп, агачлар арасына кереп тә югалды.
– Вәт күңелле бүген, әйеме, әти, йә пошилар, йә куян!
– Бар әле безнең урманда җәнлекләр, Аллага шөкер, – Гыйндулла абзый арбадан пычкы, балта, аркан ише нәрсәләрне бушатып, атның аркалык бавын ычкындырып, авызлыгын салдырып, алдына арбадан печән алып салды. – Аша, малкай, кайту юлы сиңа җиңелдән булмас.
Гөлчирә яз көнне генә бишенче сыйныфны тәмамлады. Ул инде әнисенә өй эшләрендә ярдәм итеп кенә калмый, бик яратып бакча да үстерә. Ә менә бүген әтисенә ярдәмче булып урманга да килде. Моңарчы утынга апалары бара иде дә бит... Күбрәк Минзыя апасы ярдәм итә иде. Тик бүген Минзилә апасы экзаменга китте, ә Минзыя апасы мәктәптә сәхнә үзешчәннәре конкурсына әзерләнә. Җырчы булырга хыяллана бит... И оста да соң Минзыя апасы җырга! Шулкадәр моң аңа каян киләдер?! Инде авыл клубында артистлар куйган концертта да катнаштыралар үзен! Атаклы җырчы Фидан Гафаров Талачка концерт белән килгәч, Минзыяның җырлавына исе китеп, аны Уфага җырчылыкка укырга чакырган! Мәктәпне бетергәч булыр инде анысы...
Ә утынга бармыйча ярамый. Бүгенгә ат соралган, әтисе көн алган. Шуңа күрә әнисе барырга иде дә урманга, Гөлчирә теләген белдерде. Әтисе аны үзе белән алды – кызының тырышлыгын белә бит! Уңганнар, бик уңганнар Гыйндулла абзыйның кызлары. Әнә соңгы тапкыр урманнан алып кайтып ихатага аударылган утынны ничек оста кисеп, өеп куйдылар! «Минем кызларым малайлардан бер дә ким түгел, булдырганнар», – диде әле әтисе, эштән кайтып кергәч өеп куйган утыннарга карап.
– Әйдә, кызым, төш җайлап кына. – Гыйндулла абзый, һаман арбада урман аланына сокланып утырган кызына ике кулын сузды. – Аякларыңны авырттырып куйма инде кабат.
– И әти, минем аяк хәзер авыртмый инде ул, – кыз арбадан сикереп төшеп, йөрештереп куйды. – Менә аксамыйм да бит!
– Маладис, кызым, шулай да сакланыбрак йөр, кыз бала бит син, сөякләрең ныгып җитмәгән, – әти кеше кызына яратып карап куйды да кисеп аударыр өчен агачларның корыганракларын сайлый башлады.
Кызының аягы өчен борчылуына сәбәп тә бар иде шул.
Моннан сигез ел элек булды бу хәл. Гөлчирәгә ул чакта дүрт яшь тирәсе иде. Әнисе ул җәйне колхоз кырында, шикәр чөгендере эшендә йөрде. Сеңлесе Гөлсина яңарак ачылган яследә, ә апалары мәктәптә булып, Гөлчирәнең исә яше яследән узган, мәктәпкә җитмәгән сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр. Шул чакларда өйдә берүзе калган бала бик курка, бигрәк тә яшенле яңгыр вакытында, тәрәзәдән ялтыраган яшен утларыннан, күк күкрәүдән коты оча иде. Ул көнне күк йөзе болытлап торганга, төшке ашка кайткан бригадир әтисе, елый-елый күзләре шешенеп беткән кызын үзе белән кырга алды.
Әтисе янында, көчле айгыр җигелгән тарантаста тирбәнә-тирбәнә Бүреказган авылына таба юлны күтәрелгәч, «лесопосадка» чатына җиттеләр. Шуннан уңга борылып, Талач авылына хәтле җәелгән ашлык басуы буйлап бераз баргач, әтисе атны туктатты. Дилбегәсен тарантасның алгы кузласына бәйләп куйгач, кызын сак кына күтәреп җиргә төшерде дә. Ат янына якын бармаска кушты да басуга кереп, ашлык башагы угалый башлады.
Ул арада, «пытыр-пытыр» килгән тавыш чыгарып, һавага бензин исе таратып, алар янына мотоциклга атланган зоотехник Зөфәр абый килеп җитте. Мотоциклын терәгечен ычкындырып сөяп куйды:
– Буреказганнан кайтып барам, сезне күргәч борылдым.
Әтисе белән бик җылы-дустанә күрешкәч, Гөлчирәне күтәреп алды да үсә башлаган бөдрә чәчләреннән сыйпап куйды:
– Син дә апаң кебек җырлый беләсеңме соң, үскәнем?
– Минзыя апам җырлый бит, – диде кызыкай оялып, керфекләрен аска төшереп.
– Син дә өйрән, үскәнем, җыр ул кешене яшәтә!
Зөфәр абый белән әтисе сөйләшә-киңәшләшә ашлык кырына үтеп, үсентеләрне тикшерергә тотындылар.
Кыз бала җиргә чүгәләп, сандалиена үрмәли башлаган кара төстәге җир кондызына салам кисәге белән төрткәли-төрткәли, уйнап алды. Кондыз җир ярыгына кереп югалгач, агачка килеп кунган бик матур кошка сокланып торды. Менә юл кырыенда үскән сап-сары чәчәкләргә күзе төшеп җыярга тотынды. «Әнисенә алып кайтыр ул бу матур кыр чәчәкләрен». Нәни учы тулгач, тарантаска илтеп салырга дип, ат янына килде. Алгы тәгәрмәчкә үрмәләп, кузлага тотынуга, моңарчы тыныч кебек, үзен бимазалаган черки-кигәвеннәрне баш селкеп кугалап торган ат кинәт өркеп алга ыргылды. Кыз тәгәрмәч белән бергә әйләнеп җиргә килеп төште. Сул аягы каерылып тәгәрмәч астында калды. Ул да түгел, арткы тәгәрмәч тә аягын таптап узды... Йөгереп килеп җиткән әтисе кызын күтәреп алды. Авыртудан сыны каткан бала әтисенең муенына сарылып елап җибәрде:
– Әти, аягым бик авырта бит!
– Чү, кызым, чү... – Гыйндулла абзый кызының аякларын капшады. – Исән, кызым, аягың исән, сынмаган, Аллага шөкер. Хәзер Зөфәр абыең больницага илтер, мотоциклы белән җилдертеп алып барыр.
Зөфәр абый, сулкылдаган кызчыкны алдына утыртып, мотоциклын авыл ягына борды. Әтисе өркеп чапкан аты артыннан Буреказган авылы ягына китеп барды.
Аягы сынмаса да, тез-буын сеңерләре бик зарарланган, Гөлчирә бик озак сул аягына баса алмады. Соңыннан да байтак кына аксап йөрде. Фәкатъ дүртенче сыйныфка күчкәндә генә йөреше тигезләнеп, аксавы сизелми башлады.
Ә бүген инде менә ул әтисенең ярдәмчесе – урманга утын кисәргә килделәр!
Гыйндулла абзый делянка буенча йөреп, агачларга балта түтәсе белән суккалап-тикшереп, аударырга тәгаенләнгәннәренә балта чабып куйгач, арба янына килде:
– Тамга сугылды, кызым, эш башлар алдыннан чәй йотып куйсак та буладыр.
Әтисе арбадагы печән астыннан ялтыр тимер замоклы брезент сумка тартып чыгарды. Сумка иске булганга замогы күптән эшләми инде аның. Әнә сумка эчендәге термос, ашъяулык күренеп тора. Әнисе хәстәрләп, пешереп җибәргән ипи белән йомыркалар анда. Эре-эре чәчәкләр төшерелгән термосның тимер каплавычын борып ачып (эче яп-ялтыр көзге кебек пыяла әле аның), бөкесен тартып чыгарды. Шул ук сумкадан алюмин кружка алып, эченә өргәләгәч, термостан сөтле чәй агызды. Чәйне кырда шикәрсез генә эчә әтисе: «Баллы чәй сусауны басмый», – ди ул. Менә хәзер дә бик тәмләп берничә уртлагач, кызына эндәште:
– Эчәсең киләме, кызым, ачыкмадыңмы әле?
– Юк, юк, әти, әле ачыкмадым, чәй дә эчәсе килми. Сусасам әйтермен. Сумкада бит әле су да бар, Рима апа Кумертаудан алып кайткан кефир шешәсендә.
– Ә мин йоттым әле. Эшкә тотынгач кабат-кабат бүленеп торып булмас, – Гыйндулла абзый балта белән аркылы пычкыны алды: – Әйдә, балам, Аллага тапшырып башладык.
Әтисе, ерак түгел үсеп утырган карагай янына килеп, тармак-тармак тамырларын җиргә батырган кәүсә төбеннән өскә таба тиешен чамалап, шул төшкә пычкы белән сызып җибәрде:
– Әйдә, кызым, тот пычкының теге башыннан.
Гөлчирә, кичтән әтисе игәү белән иги-иги, күз төбенә күтәреп төзи-төзи карап, үткенләп куйган пычкының агач сабына ябышып, тырыша-тырыша ары-бире тартырга кереште. Сыгылмалы тимер пычкының бик хәтәр ырҗаеп торган үткен тешләре, әтисе тартканда буй-буй агач кайрысына җиңел генә батса да, кыз бала тартканда һич кисәргә теләми – эзеннән чыга да китә... Ихатада кузлага салып кискәндә җиңелрәк икән ул, монда бит иелеп, кыешка кисәсе икән. Әтисе генә әрләмәсен инде, «пешмәгән» димәсен. Кызының тырышлыгын күптәннән белә әтисе, тасыллык бар балада, пычкы тотарга өйрәнүенә дә һич шиге юк. Шуңа да кызын яратып күзәтә, йомшак кына киңәш итә:
– Син, кызым, бер дә ашыкма. Пычкы сабына зерә нык басма, капыл-капыл тартма, пычкыны батырмый гына үзеңә таба сөйрә. Мин тартканда инде җибәреберәк, турылап тотарга тырыш. Пычкы ул үз көенә йөреткәнне ярата...
Чыннан да, ашыкмыйча гына кискәч, эш җиңелрәккә китте. Әмма пычкы агач кәүсәсенә батып кергән саен, агач авырлыгы басып, кискеч юлы тәмам кысылды. Гыйндулла абзый пычкы тимерен эзеннән тартып чыгарды да Гөлчирәгә тоттырды:
– Бар, кызым, пычкыңны ал да читкәрәк барып бас. Ә мин агачны аударам.
Кызы читкәрәк китүгә, агачның киселеп бетмәгән ягына балта белән чапкалагач, агачка җилкәсен терәп этеп җибәрде. Агач барлык ботак-тармаклары белән карышып чайкалып торды да яфраклары белән шыбырдый-шыбырдый, теләмәгән кебек кенә, җайлап кына эткән якка авып төште. Гыйндулла абзый ауган агачның ботакларын үткен балтасы белән чабып арындыргач, кәүсәсен янә пычкы белән кисеп бүлгәләделәр дә бүрәнә кисәкләрен арба янына сөйрәп китерделәр.
Әтисе, агачның юан башын күтәреп арбаның алгы өлешенә куйды да, кызына эндәште:
– Йәле, балам, мин икенче башын күтәреп салганчы, менә бу башын терәберәк тот әле. – Гөлчирә бүрәнә башын тотып торганда, әтисе бүрәнәнең икенче башын кочаклап, арбаның арткы ягына күтәреп тә салды. – Вәт, кызым, булдырдык, болай булгач эш пешә икән.
Агачның икенче өлеше озын булса да, нечкәрәк булу сәбәпле, анысын арбага күтәреп салу җиңелрәк булды. Озын агачның оч ягы җиргә тияр-тимәс арбадан салынып калды.
Бер рәтенә кергәч, уңайлы гына тагын бер агач аударып, анысын да арбага җайлы гына урнаштырдылар. Чираттагы аударылачак имән агачы тәүгеләреннән олырак булып, ботаклары да киң, таза иде. Имәнне кискәч, Гыйндулла абзый гадәттәгечә агачны этеп аударуга, агачның өскә күтәрелеп киткән төп ягы, ботакларында кинәт сыгылып кире җиргә сугылды. Кырыена гына юан имән кәүсәсе килеп төшүгә, Гыйндулла абзый сискәнеп куйды: «Ә минем өскә килеп төшкән булса! Ходай балалар хакына саклады », – дигән уй йөгерде ата кешедә.
Әтисе кырыена агач ауганын күреп алган кызы йөгереп килеп тә җитте:
– Әти, сиңа тиеп ауды бит, авырттырмадымы ул агач?!
– Юк, миңа тимәде, кызым, яныма гына килеп төште... Ә менә мине агач басса нишләр идең?
– И әти, сине арбага салыр идем дә, аннан кайтыр идем өйгә.
– Юлны таба алыр идеңме соң, кызым? Авылның кайда икәнен чамалар идеңме?
– Әйе, әти, үзең бит әнә арбаны килгән якка борып куйдың. Шул юлдан атны куа-куа кайтыр да кайтыр идем!
– Минем кызларым бигрәк маладислар да инде! – Гыйндулла абзый кызының бөдрә чәчләреннән сыйпап алды.
Әтисенең йөзендә елмаю күргән Гөлчирәгә күңелле булып китте.
Урманны чыгуга, бүрәнәләр өстенә ботак-чыбыклары да таслап төялгән зур олау кырыенда сөйләшә-сөйләшә кайтучы утынчыларны Садау ягында офыкта эленеп торучы кып-кызыл кояш каршы алды. Әйтерсең лә ул һаман батмыйча көтә, эшләнгән эшкә канәгать кайтучы әтисе янында атлаган уңган кызның юлына нурларын сибеп өлгерергә тели иде...
Июнь башларында Кәрәске күле акка төренә. Кыш-яз айларында тыныч кына торган күл буе, җәй уртасында казлар каңгылдашуына күмелә. Су өстен камап, бата-чума чупырдаган казлар барысы бер оя кебек тоела. Туйганчы коенганнан соң, өер-өер ярга чыгып, үрә басып канат кагынганнан соң, таралышып үлән йолыккалый башлыйлар. Әмма югалышып бетмиләр – муенын өскә сузып баскан ата каз ысылдап алуга, аның тирәсенә инде каз төсе керә башлаган бәбкәләрен иярткән ана казларның елышып, боларның берничә оядан торган кавем икәнен аңлатадыр...
Казларны күпләп үстерә Талач хуҗабикәләре. Март азагында ук йомырка салырга җыенган әнкә казларны ояга утырту ихтыяҗы башлана. Каз оясы, сыгылмалы тал чыбыкларыннан түгәрәк тас формасында үрелеп, төбенә салам түшәлгән савыттан гыйбарәттер. Шунысы кызыклы – йомырка салырга җыенган әнкә каз, вакыты җитүгә, ишек катына килеп тавыш бирә. Ишекне ачып кертүгә, үзенә тәгаенләнгән ояга утырып, йомырка сала да чыгып китә. Һәр каз салган йомыркаларга күмер белән тамга сугылып махсус ящикта саклана. Менә бер вакыт әнкә каз, нәүбәттәге йомыркасын салгач, чыгып китәргә теләми, томшыгы белән күкрәгендәге йонын йолкып астына түши – бу аның бәбкә чыгаруга утыру вакыты җиткәнен аңлата, һәм аның астына үз йомыркалары салына. Каз инде тышка чыгып китми, тәүлегенә бер тапкыр хәҗәтләрен үтәргә генә чыгып керә.
Менә бәбкә чыгарырга калдырылган казлар сәке астында тезелешеп тыныч кына «йомырка басып» утыра башлыйлар. Кайчакларда, дөньяларын онытып уйнаганда якынрак килгән баланың балтырыннан каты томшыгы белән хәтәр генә тешләп алса да, берәү дә еламый инде! Бигрәк тә кызык мәрәкә бит. Бу хәлдән башкалар рәхәтләнеп үртәп көлгәндә, ул да кушылып көлә инде.
Чама белән бер ай вакыт узгач, әнкә казның җылы мамыгына күмелеп, җылынып-тәрбияләнеп яткан йомыркалар эчендә җан кергән бәбкәләр «борын төртә» башлыйлар – йомырка кабыгын эчтән тишәләр. Шул чакта аларның күренеп торган кечкенә томшыкларына су тамызалар. Хәллерәкләре йомырка кабыгын үзләре ватып чыкса, хәлсезрәкләрен инде кабыктан арчып алалар.
Бу көннәрдә «пипи-пипи» дип бәбкәләр пипелдәве өй эчен ямьләп, күңелләрне хушлап тора. Шул чакта инде үсмер кызлар өчен бәбкә карау чоры башлана.
Гөлчирә, катыргы тартмадагы сап-сары бәбкәләргә чынаяк астына суда изелгән ипи кисәкләре сала-сала, мич янында кабартма пешергән әнисенә эндәште:
– Әни, безнең быел дүрт каз утыргач, бәбкәләр былтыргыдан күбрәк булыр инде, әйеме? Узган ел Олыасыя апаларныкы күбрәк булганые...
– Күбрәк булыр инде, кызым. Әнә бит инде утыздан артык чыгардылар. Казлар әйбәт быел, тагын дистә тирәсе булыр әле бәбкә, Алла бирса...
– Быел, әни, ишек алдында бераз көткәч, ындыр артына чыгарырбыз инде. Анда бит бәбкә үләне дә куерак үсә. Кызлар белән уйнавы да кызык.
Гәмбәр апа, уртасына изгән бәрәңге салынган пәрәмәчләргә эретелгән ак май агызып, табадан олы табакка бушаткач, яңаларын кызган табага тезә-тезә:
– Бер пәрәмәч ал, кызым, түлке әле кайнардыр, суытыбрак аша. Быел инде Гөлсина туганыңны да ияртерсең ындыр артына. Бәбкәләр күп бит быел, ярдәме дә тияр.
– Каз бәбкәләре көткәндә әгәр су бетсә, Гөлсина шешә белән өйдән тиз генә тагы алып килер, әйме, әни. Мин быел да теге алгы өйдәге иске бишмәтне алырмын инде, яме. Былтыр да аска салып утырган идек.
– Алырсыз, кызым, быел да. Әле яңгыр яуса, әтәгезнең кожанын да алырсыз салкында. Бик каты яуса инде, өйгә ташырсыз бәбкәләрне.
– И әни, яңгыр койса, без бәбкәләрне ящикларга тутырып йөгерәбез өйгә табан, ә казлар безнең арттан йөгерә инде, бәбкәләренең тавышына. Яңгыр яумаганда уйныйбыз инде без ындыр артында. Кунакка чакырышып.
– Чәй дә алырсыз, пирожки дә пешереп бирермен үзегезгә.
– И әни, бигрәк кызык булган иде былтыр, бәбкәләрне тәү алып чыккач. Бәбкәләр үләннең очын кабып өзәләр дә артка мәтәлеп тә китәләр. И-и яталар җирдә чалкан, кечкенә аякларын һавада бутап.
Әнкә казлар үзләренең бәбкәләрен чыгарып бетерүгә, бакча буйларын ямь-яшел бәбкә үләне басып ала...
Менә шул яшел хәтфә хозурына оя-оя бәбкәләрен ияртеп кояш нурларына зарыккан әнкә казлар чыгалар. Тышта аларны кавем хуҗасы – ата каз – бик горур-тәкәббер биеп каршы ала. Атна-ун көн шулай бәбкәләр урамда үлән йолкып, канат-тәпиләре ныгый төшкәч, кызлар аларны ындыр артына илтә башлыйлар. Менә шунда инде сахра рәхәтлеге башлана.
Күрше кызлар – Гөлчирә, Флүзә, Альбина, Әминә – бәбкә сакларга чыгалар. Бу иркенгә чыккан көннәрдә ахирәтләргә үз талантларын күрсәтергә беркем дә комачау түгел инде! Ул чорда бик тә популяр һинд киноларындагы артистларча кыланып җырлап-биюләр дисеңме, балерина булып аяк очында гына йөрүләр дисеңме – берсе дә читтә калмый кызлар шуклыгыннан.
Үсмерләрнең иң яраткан шөгыле – скакалкада аяк буыннары талганчы сикергәләгәч, җиргә түгәрәкләп утырып, йөзек салышлы уйнаулар көн саен кабатланалар.
Менә бәбкәләр үсеп-ныгып, карга-тилгән күтәреп китәлмәслек була. Ындыр артында ай чамасы бәбкә көткәч, казларны су янынарак – Кәрәсле күленә куа башлыйлар. Ул вакытта инде аларны каравыллап ятмыйлар, оя-оя казлар ата каз карамагында кала. Баштарак, казларны күл буена илтеп кайтуга, тегеләре ашарга сорап арттан кире кайталар да керәләр. Инде берничә тапкыр кабат куып изалангач кына, казлар күл буена ияләшәләр, көн кичкә авышкач кына каңгылдашып ихатага кайта башлыйлар.
Шулай итеп, җәйләр, көзләр уза. Беренче карлар яугач, өй саен каз өмәләре башлана. Бу авыл көнкүрешендә үзенә бер күркәм йола. Ә инде килен-кызларның каз түшкәләрен көянтәләргә асып Асау елгасында чайкатып кайтулары – ямь өстенә ямь өсти.
Кышның озын кичләрендә каз мамыгыннан мендәр-түшәкләр әзерлиләр. Шул чакларда инде кыз үстергән өйләрдә яңа йомшак бирнә мендәрләре дә ясала. Бу чарадан Гәмбәр апаның уңган кызлары читтә калмый, әлбәттә, ярышып чигү чигәләр. Чигү эшен бик яратып башкара Гөлчирә. Инде матур чәчәкләр чигелгән кулъяулыклары да бар. Әле быел ап-ак тукымага пар күгәрчен рәсеме чигеп стенага беркетеп куйды. Өй түренә элеп куелган Рима апасы чиккән сөлгеләргә карап эшләде ул аны! Әнисе дә яшьлегендә чигәргә бик яраткан, бик матур чигелгән мендәр тышлыклары әле дә булса саклана. Кечкенә ыргак белән чиккәннәре дә бар.
Кыш көне генә Рима апасы Хәлим исемле бөдрә чәчле егеткә кияүгә чыкты. Рима апасы да бигрәк бөдрә чәчле. И җизнәсе балдызларына туй бүләкләре өләште дә инде! Гөлчирәгә свитер бүләк итте – шундый матур, өч төймәле. Кыз аны кыш буе мәктәпкә киеп йөрде. Бердәнбер кайнеше – Миңнуллага – кыйммәтле пәке тоттырды. И шатланды Миңнулла туганым! Яшьләр хәзер Күмертау шәһәрендә торалар. Апасы заводта әйбәт эшләгән өчен, шәһәр читендәге барактан бүлмә бирделәр аларга. Әнисе: «Сөлгеләреңне алып кит, кызым», – дигәч, апасы: «Бу сөлгеләр өйне ямьләп торсын», – дигән. Чыннан да эленеп торсыннар – матур бит!
Минзилә апасы немец кызы белән хат алыша. Чит илдән хат килү белән немец теле укытучысына – Раушания апага йөгерә. Германиядән бүләккә парфюмерия наборы килде. Апасы аларга җавап итеп әнисе чиккән кулъяулыклар җибәрде. Гөлчирә дә, Минзилә апасы кебек, немец кызы Ангелика белән танышып, хат языштылар, истәлекле открыткалар алыштылар. Менә бер көнне чит ил ахирәтеннән хуш исле сабыннар салынган бандероль килгәч, Гөлчирә дә бүләк җибәрәсе килгәнен әнисенә белгертте. Гәмбәр апа, елмаеп, кызына шәһәргә барып бүләк алырга акча бирде. Гөлчирә икенче көнне үк шәһәргә барып, универмагтан бүләккә бик матур, көрән төстәге йомшак уенчык аю алды. Тизрәк почтага йөгерде һәм дус кызына посылка җибәрде. И шатланып кайтты өйгә, бүләкне җибәргәч. Әмма бер ай вакыт үтүгә посылка кире кайтты – мондый бүләкләрне чиктән уздырмыйлар икән шул. Таможня таләпләренә аю эченә тутырылган пычкы чүбе ярамаган. Бик күңеле кителгән кызын юатып, әнисе: «Минзилә апаң җибәргән кулъяулыкларны кире кайтармадылар, сиңа да чигәрмен, җибәрерсең, кызым», – дип юатты. «Әни, син миңа кулъяулыкның дүрт кырын чигәргә өйрәт, мин үзем чигеп җибәрәсем килә», – диде Гөлчирә. Чыннан да, чигәргә тиз өйрәнде ул. Бик матур биш кулъяулык чигеп, чит илгә салды. Бер ай үтүгә, дустыннан сокланулы рәхмәт хаты килде. И сөенде Гөлчирә!
«Кызлар барлык өй эшен белеп үсәргә тиешләр», – дип әйтә әниләре. Шуңа күрә алар бик тырышалар. Әле кышкы кичләрне картинәйләренә йон катарга да йөриләр. Каникуллар вакыты булса, кич утырулар атнага хәтле сузыла. Язгы кыркылган йон озын була, аны теттергәннән соң эрлиләр. Ә көзге йон кыска була – аңардан киез итек – пима – басалар, ди әтисе. Авылда киез итекне Мөхтәр абый бик оста баса. Кызлары бик матур, килешле, ап-ак пима киеп йөриләр.
Былтыр көз бишенче сыйныфка күчкән Минзыя апасына яңа пәлтә алдылар. Каракүл тиредән тегелгән. И килешә инде апасының матураеп килгән буй-сынына яңа пәлтә! Мөхтәр абый басып биргән ап-ак пималарны да киеп куйгач, бигрәк күркәм-чибәр күренә апасы! Шул кичтә үк картинәйләренә киттеләр. Исәпләре: ял көннәрен йон тетеп утырмада үткәрү, һәм, әлбәттә инде, яңа пәлтәне котлату. Тик озаклап кунак булу тәтемәде бу юлы кызларга. Кич буе сөйләшә-көлешә йон каттылар. Яңа киемне котлый-сөенә кабат-кабат тәмле кәнфитләр белән чәй эчтеләр. Картинәсе янында сәкедә йокларга яраталар кызлар. Әле йокларга яткач та әкият тыңладылар. Сәкедә йоклаганда, балалар егылып төшмәсеннәр өчен, кырларына яңа пәлтәне дә түшәде, хәстәрле картинәйләре. Инде иртәгесен уянганда – эш харап! Тәмле чәй чамасыз эчелгәндер – Гөлчирә төнлә пәлтәне юешләп, «котлап» та куйган. Бу хәлне хәзер көлеп искә төшерәләр. Ә ул иртәне апасыннан да бәхетсез кеше булмагандыр дөньяда – и үпкәләде инде! Ул үпкәләгәнгә, Гөлчирә дә елады. Сәбәпчесе ул бит. Ни әйтәсең – пәлтә котлап күп чәй эчкәч ни, авыз тутырып кәнфит суыра-суыра. Шулай итеп, «утырма көннәре» озакка сузылмады, өйгә кайтып китәргә туры килде кызларга.
Берничә көнгә дип капчыгы белән йон күтәреп утырмага киткән кызлары иртәгесен кайтып кергәч, Гәмбәр апа аптырап калса да, сәбәбен белгәч көлеп куйды. Пәлтә чабуларын җылы су белән чайкаткач, тышка җилләтергә элеп керде дә бергәләп йон катарга утырдылар. Көн төшкә авышканда, әтиләре кайтып, төшке ашка утырулары гына булды – Күмертаудан Рима апалары белән җизниләре кайтып төште. Апалары өстәлгә күчтәнәчләр чыгарып өйде, җизниләре кызларга хушбуйлар таратты – менә бәйрәм! Шушы апаларының хәстәрен тоеп үсте барысы да. Рима – гаиләдә тәүге бала.
Армиягә китәр алдыннан өйләнә әтиләре. Ул вакытта типсә тимер өзәрдәй Талач егете Гыйндулла Бәгәнәш совхозы кызы, матур-уңган Гәмбәргә гашыйк була. Тотрыклы нәсел – Фәткулла абзый өеннән кыз яучылыйлар. Яшь Гәмбәр сугыш ветераны Хәлиулла абзый өенә килен булып төшә. Ул вакытта өйдә Гыйндулланың сеңелләре Зөлхыя, Зөлфия, энекәше Гайнулла яши, кәйнәсе Гөлшәйдә бишенче балага йөкле. Озак та үтми, авырга узган яшь кәләшен калдырып, Гыйндулла армия хезмәтенә алына. Авиация частенда хәрби хезмәттә бортмеханик һөнәренә укыталар. Биш ел эчендә хәрби хезмәттә самолет детальләрен «энәсеннән җебенә» тикле үзләштергән өлкән сержант Гыйндулла мактау грамоталарына, часть командиры рәхмәтенә лаек була. Аңа армиядә калырга тәкъдим ителә. Гыйндулла хәрби хезмәттә калырга теләгәнен һәм озакламый хатыны белән баласын алырга кайтасын өйгә хәбәр итә. Әмма сугышта снаряд шартлавыннан бик каты яраланып кайткан әтисе улыннан өйгә кайтуын сорый. Сугыштан соңгы елларда ишле гаиләне туендыру сәламәтлеге какшаган ата кешегә бик читен икәнен белдерә. Бигрәк тә сөйгән хатынын сагынуы, ул юкта туып, инде биш яшькә җитеп килгән кызын күрү теләге солдатны үз якларына тарта: өлкән бортмеханик Гыйндулла туган авылы Талачка кайтып төшә. Кулыннан эш килгән ир-егетне шунда ук бригадир итеп билгелиләр.
1968 елны укырга төште Гөлчирә. Нәкъ шул көзне яңа мәктәп ишекләрен ачты. Әмма беренче сыйныф балалары укырга иске, агач бинага килделәр. Ап-ак алъяпкычларда, күбәләкләргә охшап калган кызларны, яңа форма киеп алган малайларны бик мөлаем Зөмәрә апалары каршы алды. Үзләренчә зураеп, үсеп киткән сабыйлар, әлбәттә инде, таныш иптәш-ахирәтләре белән утырырга тырыштылар. Утырыша башлагач, шунысы ачыкланды – балалар күп булу сәбәпле, парталар җитешми икән. Ничек булса шулай, кайсы парталарга өчәрләп тә утырыштылар. Бер урамда үскән ахирәтләр Гөлчирә белән Әминә бер партага елыштылар. Зөмәрә апалары укучыларны санап чыкты – утыздан артып киткәннәр. Сәбәбе: әле җиде яшьләре тулмаса да, бик тә укырга теләгән берничә бала да укырга килгәннәр икән. Укытучы апалары, әлеге балаларга укырга иртәрәк икәнен, аларга әле киләсе елга гына мәктәп яше тулганын аңлатып караса да, нәтиҗәсе булмады – бер бала да урыныннан кузгалмады, күзләрен мөлдерәтеп укытучы апаларына төбәлделәр. Бигрәк тә Зиләнең укырга теләге шулкадәр зур икән: «Апа, мине калдырыгыз инде, бик тырышып укырмын», – дип ялварды. Җәй буе әзерләнеп, матур киемнәр киеп, пөхтәләп китап-дәфтәрләр тутырган сумкаларын күтәреп килеп утырган балаларның өметләрен өзү бик авыр иде.
Зөмәрә апалары, нишләргә белмичә, директор бүлмәсенә китте.
Класска килеп кергән мәктәп директоры Миңнеәхмәт абый балаларга җайлап кына өчәр-өчәр утырышып укуы мөмкин түгел икәне турында аңлатты. Һәркемгә, бигрәк тә балалар күңеленә үтәрлек итеп сөйли белгән язучы-директорның сүзләре балаларга уңай тәэсир итте, алар икенче җәйгә үк мәктәпкә киләчәкләренә инанып, бу кышны ял итәргә риза булдылар. Светлана белән Зиләнең укымыйча кайтып китүе бераз күңелен кырды инде Гөлчирәнең. Светлана белән алар күптәнге ахирәтләр! Аяз җәй көннәрендә, такыр капка алдындагы җиргә акбур белән шакмак бүлемнәр сызып, шуларда бер аякта сикерә-сикерә таш этеп уйнадылар. Кыш көннәрендә кибет белән клуб тавыннан икәүләп бер чанага утырып шуып төштеләр. Әлбәттә, кибет тавыннан шуганда, чанасы белән Зилә дә кушыла, кайчакларда чана әйләнеп карда әүмәкләшеп тә калалар. И күңелле дә иде бергәләп уйнавы! Ә менә хәзер алар кайтып китә инде. Мәктәпкә дә бүген шатланып, дулкынланып бергә килделәр. Светлана аларга туган-тумача да туры килә бит әле. Туган көннәренә дә чакырып бүләкләр бирештеләр. Менә быел яз, Гөлчирәнең туган көненә бик матур бияләйләр тотып килде әле Зилә ахирәте. Кара бияләйләргә кар бөртекләре төсле ап-ак төрткеләр ясалган. И матур да соң! Җылы да үзләре. Тик озак киеп йөри алмады инде Гөлчирә, җәй җитте бит. Ярар, кышка кияр әле тагы. Мәктәпкә дә киеп йөрер, тау шуарга да, картинәйләренә утырмага барганда да. Быел Гөлчирәнең туган көнендә бигрәк кызык булды. Миһербанлы әби-апалар мәҗлесләрдә бала-чагаларга хәер-сәдака өләшәләр. Гөлчирә үзенә эләккән тиеннәрне әрәм-шәрәм итмичә җыеп барды. Җыелган акча илле тиенгә җитте. Гөлчирә, әнисеннән рөхсәт алып, акчаларын тотып кибеткә төшеп китте. Юлда барышлый барлык ахирәт-танышларын туган көн мәҗлесенә чакырып чыкты. Кибеттә барлык акчасына түгәрәк прәннекләр алды – ярты кило! Инде шатланып өйгә кайтып керүгә, чакырылган кунаклар килә башладылар. Озакламый өй эче бала-чага белән тулды. Өстәл тирәли тезелешеп утырдылар. Йә Хода!.. Ярты кило прәнник ишле кунакларга берәрдән дә тими икән.
– И балам, – әнисе балаларга прәннекләрне бүлгәләп бирде. – Сез уйнап алыгыз, мин хәзер сезгә тәм-том пешерәм.
Гәмбәр апа ашыга-ашыга мичкә ягып та җибәрде.
Үзләре генә калгач, Зилә:
– Гәмбәр апа пешергәнче, әйдәгез, уен уйныйбыз, – диде.
Кемдер караватка менеп сикерә үк башлады... Шуны гына көткәндәй, балалар урта ишекне ябып куйдылар да, и шаярдылар да соң! Соңында йөзек салыш уйнадылар. Фантик чыкканнар җәза алды – җырладылар, биеделәр, әтәч булып кычкырдылар.
Менә алгы яктан борыннарны кытыклап тәмле исләр керде. Тиздән, әнисе өстәлгә өеме белән коймак, акмай белән майланган бәрәңге пәрәмәчләре чыгарды. Шкафны бизәп торган матур чашкалар алынып, аларга хуш исле мәтрүшкәле чәй ясалды. Уйный-уйный талчыккан, сусаган, ачыккан балалар и тәмләп ашадылар да соң!
Гөлчирәнең әнисенә шикәр чөгендере үстерүдә эшләгән хезмәт хакына ел саен шикәр бирелә иде. Берәр капчык шикәр инде Күмертаудагы туганнарга да җибәрелә. Картәтәйнең шәһәр тирәсендәге бакчасында үстергән алмалардан Зилә җиңгәсе алма вареньесы кайнаткач, Саппах абыйлары ике чиләк сыешлы яшел фляга белән Гәмбәр апасына алма вареньесы кайтара. Менә шул тәмле күчтәнәч белән күңелләре булганчы сыйланды Гөлчирәнең дуслары. Вәт шунда бүләк итте бит инде Зилә матур бияләйләрне...
Җәйге каникуллар башлангач, класс җитәкчесе Фәрзәнә апа походларга алып бара иде. Барган сәяхәтләрнең беренчесе – бишенче классны тәмамлагач, Асаубашка булды. Җилкәләренә рюкзаклар асып, башта Садау авылы аша, аннары Сәмән авылын үтеп күпмедер баргач, Асау елгасының башланып киткән урынында чишмә күрделәр. Җиденчедә укыганда, торатауга менеп, табигатьнең матурлыгына тау башыннан озак-озак сокланып карап торганнан соң, үзләре белән алып барган ризыкларны ашагач, кайту ягына кузгалдылар. Капово тау куышына сәяхәттә бик күп вакыйгалар күңелдә сакланып калды аларның. Барганда, юл араларында очраган машиналарга икегә бүленеп утыралар, йә җәяү атлыйлар. Җәяү барганда, аккан чишмәләргә туктап су эчеп, сәяхәттә ризыклар әзерләп ашау үзе бер күңелле вакыйга бит. Салават Юлаев качып яткан тау куышында тукталып, андагы вакыйгалар белән танышканнан соң, Колгана якларына юл алдылар. Кичләрен авылларда туктап төн үткәргәннән соң, иртән тагын юлга кузгалалар. Урал тавының иң биек ноктасына кадәр менгәч, матурлыкка хәйран калдылар... Урман эчендәге авылларда төн үткәргәндә, сәяхәтчеләргә тукланырга запаска алынган ипиләр бик ярап куя. Урман арасында урнашкан башкорт авылларында иген үстерергә мөмкинлек аз, ипи бик тансык. Шуңа күрә хуҗалар узгынчыларны ике бөтен икмәк хисабына бик теләп төнгелеккә кертәләр. Бу сәяхәтләр – үзе бер тормыш мәктәбе иде. Риф абыйлары ничек атларга, ничек тукланырга өйрәтте, табигать серләрен аңлатты. Бернинди тәртипсезлеккә юл куймады. Бары уен-көлкене тыймады – шуңадыр да сәяхәтләр күңелле, җиңел, маҗаралы узды. Тәртип үзенекен итте – балалар сәяхәтләрдән исән-сау әйләнеп кайттылар.
Кире кайтканда, күбесен «Кукурузник» самолетында Стәрлетамакка озаткач, Риф абый сәяхәттәге берничә малай белән Агыйдел буйлап көймәләрдә кайтырга калдылар һәм берничә көннән соң кайтып җиттеләр. Гөлчирәләр исә беренче тапкыр самолетта, Башкортостанның матур табигатенә соклана-соклана, һавада үзләрен кошлардай хис итеп – тирбәлеп очтылар!
Физрук Фәнис абыйлары мәктәп укучылары арасында йөгерү буенча зачет-ярыш үткәрде. Өелешеп баскан балалар, сыбызгы тавышын ишетүгә, дәррәү чабыша да башладылар. Алдагы рәтләр арасында йөгерергә тотынган Гөлчирәнең аягы нәрсәгәдер абынып китте дә кыз җиргә йөзтүбән барып та төште. Күтәрелеп караса, башкалар инде аны узып алда чабалар. Ул иң соңгысы калган... Күз алдыннан классташлар арасында финишка иң соңлап килүе үтте. «Юк, барыбер иң соңгысы булмыйм!». Кыз сикереп торды да бар көченә чаба башлады. Тиздән арттагыларны куып җитте. Җан-фәрманга йөгерә торгач, берәм-берәм башкаларны да уза-уза финишка җиткәндә ул беренче иде! Моны күзәтеп торган физрук: «Да-а, Гөлчирә, мин сине барыбер иң арттан килмәс дип уйлаган идем – барысын да уздың, вәт булдырдың!» – диде, укучысыннан бик риза калып.
Кече калибрлы винтовкадан ату занятиеләрендә Гөлчирә аткан ядрәләрнең мишеньнең нәкъ уртасын тишкәләгәнен күргәч: «Төз атасың, шәп йөгерәсең», – дип, кызны район спорт ярышларына йөртә башладылар. Стәрлетамак шәһәре тирәсендәге яланда үткәрелгән җәйге ярышларда күп призлы урыннар яулады Талач укучылары. Ә менә кышкы чаңгы ярышларында авыл балаларына авырга туры килде, беренчедән, чаңгылар майланмаган, җепшек кар чаңгыга ябыша, икенчедән, ботинка ныгыткычлары ычкына... Боларына түзә инде авыл балалары – барыбер үзенекен итә, тәки алга чаба, финишка якынлаша. Әмма алда тагы бер каршылык – чаңгы юлы бер спортчы өчен генә әзерләнгән. Алдан баручыны узып китү мөмкинлеге һич тә юк. Ә инде эздән читкә чыгып узарга уйласаң, кар көртләренә тәмам батып каласың... Алдан баручы, бигрәк тә финишка якынайганда, юл бирми дә бирми инде, тагы әле шәһәр спортчысы да булса. Шул ярышларның берсе бигрәк тә исендә калды Гөлчирәнең.
Тугызынчы класста укыганда, районара чаңгы ярышына барырга җыендылар. Кышның бик салкын иртәсендә мәктәпкә килделәр. Менә мәктәп ишегалдына кузовка күтәртелгән брезент ябылган, күпне күргән ГАЗ-52 йөк машинасы килеп туктады.
Көн салкын булуын яхшыга юрады физрук:
– Суыкта чаңгылар әйбәт шуа, шәһәрнекеләрне җиңәбез, – ди ул, ярым шаяртып. – Әйдә, Талач батырлары, сикерегез кузовка.
Бер кулга чаңгы тотып, икенчесе белән әрҗәне япкан брезентның тимер каркасына тотынып бара торгач, салкында бик өшеделәр. Стәрлетамакка җиткәндә инде калтырана башлаганнар иде. Бигрәк тә бияләй эчендәге бармак очлары өшеде. Барып җиткәч тә җылына алмый интектеләр.
Менә ниһаять ярыш алды әзерлекләре тәмамланды, спортчылар стартка тезелделәр. Гәдәттәгечә, шәһәр мәктәпләре алдан басты, авылныкылар инде, кагыйдә буларак, арттарак урын алдылар. Ярышларның башланып киткән урыны киң генә булып, әмма алга барган саен эзләр кысыла барды. Гөлчирә шул арада күп кенә чаңгычыларны узып китәргә өлгерде. Чаңгы эзләре кысыла-кысыла, тәмам бергә генә калганда, аның алдында призлы урыннар дәгъвалаучы спортчылар гына иде. Җан-фәрманга чабучы Гөлчирә иң арттагысын куып җитте. Фәнис абыйсы өйрәтүенчә: «Лыжня, лыжня!» – дип кычкырып җибәрде. Алдагы кеше башта бик теләмәсә дә, читкә тайпылып, эзгә басып килүчене үткәреп җибәрде, инде алда берничә кеше генә калды. Үзендә көч сизгән кыз, яңа дәрт белән алга ыргылды һәм алдагы матур спорт костюмы кигән, яхшы чаңгы таяклары белән шәһәрнеке икәне аерылып торган спортчыны куып җитте.
Гөлчирәнең: «Лыжня!» – дип юл соравына игътибар бирмичә, шәһәр кызы шомартылган чаңгыларында шуа-шуа, таякларын артка таба бик хәтәр селки-селки, финишка таба чабуын белде. Әмма бу алышуда барыбер Гөлчирә тизрәк, җитезрәк иде. Кабат-кабат сорап та юл алмагач, ул алдагы әрсезне урап узарга ниятләп, эздән чыкты. Калын кар көртләрен ера-ера һаман алга барып уза да башлады, тик көрт ерып авырайган чаңгыларның берсендә ныгыту җайланмасы түзмәде – ычкынып китте. Барган шәпкә, кыз алга мәтәлеп, карга чумды...
Эшкә ашмаган сыңар чаңгысын тотып, яныннан башкаларның шуып үтүен күреп тору – кызның күңеленә бик авыр тәэсир калдырды.
Бер-берсенә игътибарлы, тырыш гаиләдә тәрбияләнеп, туганнары, апа-сеңелләренең җылы мөгамәләсен тоеп-инанып үскән, дус-ахирәтләре даирәсендә шат-ихлас уйнап-ярышып, дөньяның мөкатдәслеген генә тоеп яшәү өчен яратылган, саф-инсафлы Гөлчирә. Үзенең барлык ихтыяр көчен биреп алга – авылы, мәктәбе, дуслары өчен җан атканда, көтмәгәндә килгән бу каршылыкны тою – яшь-самими күңелгә бик авыр иде. Бу хәл, бәлки, кызга кешелек дөньясының бик идеал түгеллеген, тормышның күп кырлы – мәрхәмәтсез-аянычлы булуын да кисәткәндер...

 

 

 

 

Рәкит АЛЛАБИРДЕ

 

 

Фото: Николай Туганов

 

 


«Мәйдан» №10, 2021 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар