Логотип «Мәйдан» журналы

Вакытсыз өзелгән яшьлек

Хикәя.

Кинәт давыл күтәрелде. Урман ягыннан кара болытлар чыгып, күкне утлы чыбыркы белән кыйный-кыйный, күк күкрәп, яңгыр сибәли башлады. Сабир ага тиз генә атына атланды да көтүлектән авылга таба чапты. Ата күңеле нидер сизенде, ул атына чыбыркысы белән ешрак суккалады. Кайтып җитүгә, капка ышыгына басып, озак елаудан күзләре шешенгән Разыясыннан: «Киттемени?» – дип сорады.
– Ике сәгать узды инде, – диде хатыны еламсырап.
– Эх, соңладым, куып җитә алмам инде, – диде Сабир өзгәләнеп...
Сабир сугыштан яраланып кайтты. Күрше авылдан ярәшеп, Разыя белән яши башлагач, беренче булып кыз балалары дөньяга килде. Бер-бер артлы биш бала – өч малай һәм ике кыз тудылар. Алтынчы балалары яшь ярым чагында, икмәк тәмен дә татымаган килеш гүр иясе булды. Беренче кызларына Сания дип исем куштылар. Сугыш еллары, ачлы-туклы тормыш булса да балаларын ач-ялангач итми үстерергә тырыштылар. Сания төскә-биткә бик чибәр, эш сөючән булып үсте. Бик тә моңлы тавышы белән авыл сәхнәсендә, сабантуйларда җырлап, авылдашларын таң калдыра иде. Җиденче сыйныфтан соң фермада сыер савучы булып эшли башлады. Хезмәт хакы бик түбән, эше дә авыр. Узган җәйдә клубка чыккач, Казанга мал куарга эшчеләр алалар икән, дип ишетеп кайтты Сания. Ул заманнарда, малларны бер көтү итеп туплап, җәяүләп, Казанга ит комбинатына кадәр алып бару бар иде. Сания һәм авылдан тагын бер кыз, ике егет ялланып, шактый гына акча эшләп кайттылар. Ул баруда җитәкчеләре эчәргә яратса да, кызларны үз балалары кебек беркемнән дә кыерсыттырмады.
Сания үзенә ефәк шәл сатып алды. Һава төсле зәңгәр төскә ак йолдызлар сибелгән штапель материалдан күлмәк тектерде. Әти-әнисенә, сеңлесенә һәм энеләренә бүләкләр алып кайтты. Гаилә казнасына да шактый гына керем булды.
Ул икенче тапкыр барырга җыенганын әйткәч, әтисе каршы килде. Әнисе дә бик үртәлде, әмма Сания үз сүзен итте: «Әти, әни! Унҗиде яшем белән барам бит инде, былтыр да күпме акча эшләдем», – диде. Ата күңеле нидер сизгәндәй ризалыгын бирмәде, Сания барыбер үзенекен итте.
Ул елны көтүлекнең башлыгы бик шикле күренгәч, авылның ике кызы кире кайтып киттеләр. Сания белән Ильяс калырга булдылар.
Җәй эссе, малларны көн кызуында су якын булган, агач ышыгында туплап торалар да, көн сүрелә башлагач кузгалып китәләр. Туктаган араларда Сания бик тәмле итеп аш пешерә. Зәңгәр күзле, бит алмалары кызарып торган, алтынсыман саргылт чәчләре, маңгай өстенә дулкынланып төшкән зифа буйлы Саниягә көтү башлыгының да күзе төште. Күзләрен майландырып кызга сүз кушып карады, әмма үзенә карата алмагач, юкка да бәйләнә башлады.
Шулай беркөнне икенче көтүлектән ике ир-ат килде. Сыерлары югалган икән, шуларны эзлиләр булып чыкты. Көтү башлыгы Саниягә алар өчен аш әзерләргә кушты. Ир-егетләрнең берсе ипле, юаш күренә, ә озын буйлысы коңгырт чәчләрен бармаклары белән сыпырып алган арада кызга күз салды, Сания киткән якка карап:
– Бу каян чыккан чибәр кыз? Шәп бит, ә! – диде.
Көтү башлыгы:
– Әйе, тик теш үтәрлек тугел, мин кылларын тарткалап караган идем, булмады, – диде көрсенүле елмаеп.
– Һе, шушы кечкенә сандугачны да тоталмадыңмы? Үземнеке итмәсәм, исемем Расил булмасын! – дип, мыскыллап көлде кызмача килгән ир.
Аракы эчүдәнме, ирнең мыскыллап көлүеннәнме, көтү башлыгының йөзендә кызыл таплар кабарып чыкты. Ул читтә басып торган Саниягә таба карап: «Мин аны елгага суга җибәрәм, ә син үзең ни телисең, шуны эшлә», – диде һәм Санияне чакырып:
– Бар, су савытларын тутырып куй! Кая чиләкләрең? – дип акырды.
Сания чиләкләрен алып су буена юнәлде. Ярдан төшеп чиләкләренә су алуга, теге озын буйлы ир-ат аның кулларыннан тотып алды. Кыз кычкырырга да өлгермәде, аның авызын көчле кул каплады. Күпме генә бәргәләнсә дә, тыпырчынса да, ул мәче тырнагындагы кошчык сыман иде, ычкынырга көче җитмәде. Бу мәсхәрәләүдән хәлсезләнде, тәне авыртудан кыз аңын югалтты. Ир айнып, ярамаган эш эшләгәнен сизенеп, Саниянең ертылган күлмәк изүләрен каплап, умырылган эчке киемнәрен төреп, елгага ыргытты. Кызның яшьле кан сауган күзләре әкрен генә ачылганын күреп:
– Мине синең матурлыгың, гүзәллегең акылдан яздырды. Сиңа бер күрүдә күзем төште, гафу ит, – дип юмалап кочагына алырга теләде.
Сания исә тешләрен кысып, көчкә:
– Мин кеше күзенә, әти-әниемә ничек күреним хәзер, муеныма таш бәйлә дә суга ташла, минем яшисем килми, зинһар өчен, яшисем килми, – дип, үксеп-үксеп елады. Аягына басып торырлык көче булмаганлыктан, куллары белән күкрәген каплаган хәлдә җиргә егылды. Расил аны күтәреп елгага алып керде. Яшәү теләге сүнгән кызның хәлсез гәүдәсен елгага ыргытмады, уйланып торганнан соң, юындырып, ярга алып чыгып, көтүлеккә алып китте. Кызны көтү башлыгының ат арбасына салганнан соң, ни булганын аңламыйча сораулы карашларга:
– Сез берни дә күрмәдегез, белмәдегез, – дип, аларны кисәтеп куйды. Күпмедер вакыт узгач, Сания яткан арба янына килеп:
– Эзләгән ярымны таптым, мин сиңа өйләнәм, тик бу хәлләрне беркемгә дә сөйләмә, – дип хәйләле караш белән елмаеп китеп барды.
Җәйнең эссе көне. Яңгырдан соң көне бигрәк кыздыра. Сания капканы сак кына ачып кергәндә, әнисе кер юа иде. Аны күрүгә:
– Бәй, кызым, нишләп әле иртә кайттың, әллә бик тиз барып та җиттегезме? – дип сорады, аптырашка калып.
– Башым авыртты, әни, эссегә түзә алмадым, – дип елап җибәрде кыз. Ана күңеле нидер сизенде. Әмма: «Сабый гына бит әле, бу кызуда кыз балага озын юлларда җәяү йөрү авыр булгандыр», – дип үзен юатты.
Колхозда урак өсте, эшче куллар җитешми, Санияне комбайнга салам төшерүче итеп эшкә алдылар. Августның бер иртәсендә, Сания эшкә киткәндә, күршеләре Сәвия карчык каршысына килеп чыкты, аның белән исәнләште дә эшенә ашыкты.
Сәвия абына-сөртенә Разыяларның өйләренә керде, күршесенең үзе генә икәнен күргәч:
– Әйдә әле күршекәем, сиңа бик мөһим сүзем бар, – дип, түкми-чәчми Расилдан ишеткәннәрен сөйләп бирде.
Бу хәбәрдән Разыяның аяк астында җир убылгандай булды, агарып калды. Алма кебек, күз карасыдай саклап үстергән баласын, шул хәшәрәт көчләсен инде...
Ул күз яшьләренә буылып елады, Сәвия карчык аны көчкә тынычландырды.
Расил малларын тапшыргач, үз авылына кайтырга дип җыенды.
Сания аның күз алдыннан китмәде, бу баланың яше миңа төшәр дип, аны эзләп китте. Күптәнге танышы Сәвия карчык янына кереп Сания турында барын да белеште.
«Әти-әнисе нинди кешеләр, гаепләп төрмәгә утыртырга йөрмиләрме?» – дип сораштырды. Сәвия карчык күршеләренең әйбәт, авылда ихтирамлы кешеләр булулары турында әйтте. «Баланы харап иткәнсең, кереп яхшылап сөйләш, гафу үтен, өйләнәм диген, бәлки риза булырлар», – диде. Расилның Санияләргә керергә батырчылыгы җитмәде. «Башта белеп чыгыгыз әле, аннан кич мин үзем керермен», – диде. Расил үз-үзенә: «Җитәр инде, күп уйнадым, бу юлы котылсам, соңгысы булыр», – диде. Сания аның алтынчы хатыны булачак иде.
Разыя ире өйдә булмагач, ни әйтергә дә белмичә: «Сабир кайткач керсен», – дип, Сәвия карчыкны озатты.
Сабир кайткач, балалар ишетмәсен, дип, мал өенә кереп, Разыя иренә барын да сөйләп бирде. Сабирга бу хәбәрне ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Ул: «Их, шул чакта артыннан куып җитеп, борып алып кайткан булсам!.. Баланы хараплар иткән, саклый алмадык анасы», – диде. Сугыш ачысы, аннан соңгы елларны, фашистны каргады. Курск янындагы каты бәрелешләрдә яраланып, кар өстендә яткан вакыттагы авыртуга караганда, бу авырту авыррак тоелды ата кешегә. Аның күзләреннән бертуктаусыз яшьләр акты. Расилне буып, изеп ташлыйсы килде. Хатыны Разыя: «Сабыр бул, Сабир! Хәзер эш узган инде, Сания риза булса, кияүгә бирергә ризалашабызмы әллә? Бу бит оят, бөтен авыл бездән көләр», – диде.
Кече кызларын басуга Санияне алып кайтырга җибәрделәр. «Бер абый килгән, сине кияүгә сорый, кайтырга куштылар», – дип әйткәч, Сания бодай камылларын кулында йомарлый-йомарлый, йөзтүбән җиргә капланып, үксеп-үксеп елады. Аннан сеңелесен кочаклап: «Бар әтиләргә әйт, мин кайтырмын», – диде.
Сания яшьлек чәчәге бөреләнеп тә җитмәгән вакытта, яратмаган, биш хатын аерган кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр булуыннан бик гарьләнде, кимсенде. Армия сафларында хезмәт итүче яраткан егете Марсның: «Мине көт, Сания, без бергә булырбыз», – дигән сүзләрен исенә төшереп, кара җирне тырный-тырный елады.
Санияне бер атнадан никах укытып, Расиллар авылына озаттылар...
Ул килен булып төшүгә бер ай вакыт узып китте. Саф яшьлеген вакытсыз өзгән, яратмаган кешегә ияләшү, аның белән бер ястыкта йоклау бигрәк тә авыр булды. Кич якынлаша башласа, Сания үзен-үзе кая куярга белмичә, юк эшен бар итеп ишек алдында йөрде, йә чиләкләрен алып, чишмәгә суга китте. Чишмә буена килгәч, авылын сагынып, үзләренең чишмә буйларындагы чәчәкләрне, карлыган бакчасын, Марс белән таңга кадәр сандугачлар сайравын тыңлап утырган иң татлы, бәхетле мизгелләрне хәтереннән үткәрде. Елый-елый чиләкләренә су ала да, ашыкмый гына өенә кайта. Аңа бу авылның чишмәсе дә, табигате дә чит, Расилнең үзе кебек шыксыз тоелды.
Саниянең шулай еш чишмәгә суга китеп, озак кайтмый торуы Расилның ачуын кабартты. Кушылып яши башлагач, Расил: «Сания, мин сине яратам, үзеңә охшаган матур-матур балалар бүләк итәрсең миңа, бәхетле яшәрбез», – дип юмаласа да, соңга таба көнләшә башлады.
«Чишмә буенда сине кем көтә? Анда кем белән очрашасың?» – дип, тавыш чыгарды, хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитте.
Көз салкын, яңгырлы килде. Әбиләр чуагы да бер-ике көннән артык булмады. Саниянең җаны җылынып та өлгермәде, кар төшеп кыш килде. Аның йөрәге сызлады, шыксыз күңелсез көннәр башланды, ничек тә Расилдан китәсе килде. Әллә хатынының бу уен сизенеп, Расил эш белән чыгып киткәндә, Саниянең өстеннән ишекне бикләп китә башлады.
Яңа ел бәйрәме якынлашты. Санияләрне әтиләре кунакка чакырдылар. Бу чакыру Сания өчен зур куаныч булды, авылын, әти-әнисен, сеңелесен, энеләрен бик сагынган иде ул. Ат белән кышкы юлдан барганда, очрашу мизгеле якынлашудан шатланып, яратып җырлаган «Яшь наратлар» көен шыңшып барды Сания. Расил аңа: «Баргач күп зарланма, бар да әйбәт диярсең, мин сине башка җәберләмәм», – дигән булып, атка ачуланып сукты. Сания аның сүзләрен ишетмәде, уйлары белән туган авылында иде инде ул. Бәлки Марс та кайткандыр, дип уйлады. Бу уйлар аңа оят булып тоелса да, ул Марсны әле һаман ярата иде. Йөрәгендәге аңа карата булган хисләре, ирексездән тапталган мәхәббәте, сөю тойгылары бәгырь түреннән саркып чыкты, күзләре яшьләнде. Ул Расил күргәнче: «Әллә печән чүбе керде инде», – дигән булып яшьле күзләрен сөртте.
Кунаклар шактый күп җыелган иде. Әнисенең токмачлы тәмле аш исе Саниянең борынын кытыклады. Әти-әнисе белән күрешеп, исәнлек-саулык алышканнан соң, сеңелесе аның янына килеп, саклык белән генә: «Апа, Марс абый армиядән хезмәт итеп кайтты, безгә дә килде, сине сорашты. Әни белән нәрсә сөйләшкәннәрен ишетмәдем, бик күңелсез генә кайтып китте», – дип апасын кочаклады. Сания тәненә ут йөгерүдән кинәт югалып калды. «Үзгәргәнме соң?» – дип кенә сорый куйды. Әле мәхәббәтнең ни икәнен аңлап бетермәгән сеңелесенең җавабы: «Матур, таза», – дип әйтүдән узмады.
Расил кунакта үзен әдәпле кияү, ихтирамлы, тәмле телле ир ролендә тотты. Сабир ага сүз аралаш: «Тату, матур яшәгез, балалар. Кияү, кызымны кыерсытма, кара аны», – дигәч, Расил кызарынып: «Юк, юк, бабай, без Аллага шөкер матур яшибез», – диде. Аннан: «Минем сүзне кабатла», – дигәндәй Саниягә таба борылды.
Сания әнисенә зарланса да, әнисе: «Кызым, тормыш булгач төрле чаклар була, савыт-саба шалтырамый тормый, сабыр булырга тырыш. Үзең беләсең бит, әтиең белән без дә гел сөешеп кенә тормыйбыз. Тик, кул күтәреп сукмасын, кызым», – диде. Сания ул чакларда Расилнең аңа кул күтәрүе турында әнисенә сөйләмәгән иде әле.
Шулай язмышына буйсынып яши бирде Сания. Ир белән хатын арасында мәхәббәт учагы кабынмады, янмады. Сания гаиләдәге бөтен эшне җиренә җиткереп башкарды. Арадагы боз салкынлыгын вакыт эретер кебек тоелды аңа. «Бәлки ияләшермен, ирдән аерылган хатынны Марс та гафу итмәс. Күпме гаиләләрдә хатыннар шулай парлы ялгыз булып гомер кичерәләр, балалар үстерәләр», – дип, үз-үзен юатты. Арада саф мәхәббәт булмагач, аларның җимеше – балалары да булмады. Расил юкка да көнләшеп, Санияне рәнҗетүен дәвам итте.
Марс армиядән кайткан көнне үк Саниянең әнисе белән очрашты. Разыя яшереп тормады, барысын да Марска сөйләде. Марс тыңлаганнан соң: «Ник ризалаштыгыз, мин бит Санияне чын йөрәгем белән яратам, аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм», – дип, ирексездән атылып чыккан күз яшьләрен сөртте. Разыя аңа: «Соң инде, аны эзләмә, тормышын бозма, Аллаһ хакы өчен», – дип үтенде. Ничек кенә авыр булса да, Марс Сания белән очрашмаска сүз бирде.
Кыш язга авышты. Марс башка кызларга күз салмады, Санияне көтеп яшәде. Ул еш кына аны күрәсе килеп, авылына барырга ашкынды, әмма Саниянең әнисенә биргән вәгъдәсен бозмады.
Беркөнне Расил кармакларын күтәреп, балыкка барырга җыенды. Аның үз-үзен тотышы Саниягә сәер тоелды. Ел буе хатынына җылы сүз әйтмәгән ир: «Сания, мин сине бәхетсез иттем, кырыслыгым да җитәрлек, әгәр булдыра алсаң, мине гафу ит», – диде. Саниянең көтелмәгән бу сүзләрдән күзләренә яшь тыгылды. Ул Расилнең күзләренә карады һәм алдан әзерләп, төйнәп куйган ашамлыкларны кулына тоттырды.
Расил үзе тирән, үзе киң елга өстенә су чыкканлыгын күрсә дә, әкрен генә алга таба атлады. Елга уртасында боз чытырдауга, ул туктап катып калды. Артка атларга да, алга барырга да белмәде. Бу мизгелдә аның башыннан бала чагы, тормышында булган шатлыклары, кылган гөнаһ-гамәлләре узып китте. Кинәт кенә аяк астында боз ярылды һәм коточкыч зур ярык барлыкка килде. Расил бөтен гәүдәсе белән су астына төшеп китте.
Расилнең үле гәүдәсен районнан килгән су астында эшләүчеләр эзләп таптылар. Мәетне җирләгәннән соң Сания авылларына кайтып, фермага сыер савучы булып эшкә керде. Ул Марсның өйләнмәгәнен белсә дә үзен гаепле санап, аның күзенә күренмәскә тырышты. Ә күңеле гел очрашуны теләде. Шулай бер көнне Марсның урамнан килүен күреп, әнисе: «Кызым, мин синең алда гаепле. Марс армиядән кайткач та безгә килгән иде. Мин синең ул кадәр җәберләнеп яшәвеңне белмәгән идем бит, Марстан арагызга кермәвен үтендем. Ходай сезгә мөмкинлек бирде, аңлашыгыз, сөйләшегез», – дип, елап җибәрде. Сания дә әнисенең иңенә башын куеп елады. Кыяр-кыймас кына ишектән кергән Марсны күреп, Сания бөтен гәүдәсе белән әнисенә сыенды. Марс исә Саниянең бу халәттә калуында үзен гаепле тоеп, беренче булып сүз башлады: «Исәнме Сания! Әйдә чишмәгә, су буена төшәбез», – диде ул. Аның тәкъдименә Сания каршы килмәде, әнисе дә аңа елмайган хәлдә ымлады. Алар нәкъ элеккечә кулга-кул тотышып, чишмә буена төштеләр, сөйләштеләр, аңлаштылар. Саниянең сызланулары, йөрәген тырмап торган хурланулары юкка чыкты. «Янәшәмдә син булганда, мин бик бәхетле, миңа рәхәт», – дип Марс Санияне кочып үпте. «Газап-михнәтләремә дә карамыйча, сабырлыгым, мәхәббәтемнең көчлелеге мине синең белән кабат очраштырды, миңа да синең белән рәхәт», – диде Сания. Ике бәхете ташыган йөрәкнең: «Без бәхетле! Дөнья матур! Яшисе килә!» – дип кычкырасы килде.
Авыр сынауларны үткән бу парның кавышуына сөенгәндәй челтер-челтер чишмә аккан тавыш ишетелде. Әкрен генә көлемсерәп кояш баеды, авыл ягыннан кемнеңдер моңлы, дәртле итеп гармун уйнаганы ишетелде, өйләрдә утлар кабынды.
 

Кәүсәрия НУРУЛЛИНА

 

Фото:  Elina Sazonova: Pexels

 

Комментарийлар