Үзгәрмә, яме?
Повесть.
– Кому ты нужен такой?
– Да у тебя не все дома! Ха-ха-ха...
– Пугало огородное! Нуб!
– Не знает что такое «хайп»!
– Душнила!
Култык астына аклы-каралы мәче баласы кыстырган җиде-сигез яшьләрдәге малайның шушы мәсхәрәле сүзләрдән качып барышы булды, ахры. Каршымнан йөгереп үткән мәлендә аның яшькә тулышкан йоп-йомры күзләрен, кояшта янып каралган түгәрәк йөзен, зәңгәрсу төстәге спорт костюмын, иңбашына аскан биштәрен абайлап өлгердем. Мәктәп коймасы буенда, сумкаларын бер күчкә өеп куеп, малайлар кайнаша. Телефонда ниндидер уен уйныйлар булса кирәк: кычкырып та җибәрләр, безнең подъезддагы күрше абыйдан уздырып, йомры-йомры сүзләр дә ычкындыралар.
Мәче баласына ни ошамагандыр – малайның култык астыннан ычкынып, ялт кына сукмак читенә сикерде дә кире борылып чаба да башлады. Миңа кызык булып китте: түзмәдем, кечкенә йомгакны эләктереп алдым.
– Йә, исемең ничек синең?
– Сәет. – Йомры күзле малай мышкылдап яныма килеп тә җитте.
– Мин мәчедән сораган идем... Ярар, Сәет тек Сәет. Мин Таһир булам.
– Мәчене бирәсеңме?
Малайның түгәрәк күгелҗем күзләрендә үтенү дә, курку да, шул ук вакытта эчке бер кыюлык та ялтырап китте.
– Ник мәктәпкә йөртәсең аны? – Калач урынына бөгәрләнгән йомшаккайны малайга суздым.
– Йөртмим. Ишек төбеннән таптым. Өйгә алып кайтам. Түлке әни кертер микән... – Сәетнең йөзе бер балкып, бер сүрәнләнеп алды. – Авылда рәхәт иде ичмаса...
– Борчылма, кертер. – Үз итеп малайга елмайдым. – Нәрсә, малайлар кыерсытамы әллә?
– Әй... уйныйсы килми минем алар белән телефонда. Лутчы... – Малай, сүзен әйтеп бетермичә, куенына сыендырган мәче баласына яктырып елмайды. – Абый, ә мин сине беләм!
– Тәк... Ә каян беләсең?
– Белмәскә... Спортсмен бит син. Безнең класс янында карточкаң тора бит. – Сәет мәзәк итеп борынын тартып куйды. – Мин дә спорт түгәрәгенә йөрим! Үскәч синең кебек булырмын әле!
Унберенчегә җитеп, мондый ук мактау сүзләре ишеткәнем юк иде!.. Үзем дә сизмәстән, нәкъ Сәет сыман итеп борын тарттым да аңа уң кулымны суздым.
– Син... үзгәрмә генә, Сәет, яме!
– Һе... Яра-ар...
Сәет, әллә миңа, әллә аклы-каралы мәче баласына дәшеп, үз юлыннан атлады.
Мин дә өйгә таба юнәлгән сукмактан юлымны дәвам иттем. Тик... үземнең соңгы сүзләремнән сискәнергә өлгергән идем. «Үзгәрмә генә, Сәет!»
Дөнья – култык астында сыену тапкан мәче баласыдай аклы-каралы түгелме соң? Үзе дә үзгәрә, безне дә үзгәртә... Мин дә бит кайчан гына шушы йомры күзле Сәет шикелле, кечкенә генә буйлы бер малай идем. Мин дә сары йомгактай песи баласы белән уйнауны иң олы бәхеткә саный идем. Укулар тәмамланып, каникул җитсә, авылга кунакка кайта идем. Ә хәзер... үзгәрдемме? Әйе дә, юк та шикелле... Җавапсыз сорауларым шәһәрнең күп катлы йортлары, таш тротуарлары, тимер эскәмияләре, челтәр рәшәткәле тәрәзәләренә килеп бәрелә. Аннан әниләр, дәү әниләр йөзендә генә була торган җылылык белән балкыган кояшка, авылдагы тәрәз гөлләренә охшаган үзе гади, үзе купшы болытларга, иң якын кешеләрнең мәхәббәтедәй күңелне иркәләгән көн яктысына тарала да, үземә әйләнеп кайта.
...Мәктәптән кайтып барган сукмагымда, адымнарыма кушылып, янәшәмнән кечкенә Таһир атлый. Аның да куенында йомшак йонлы песи баласы. Мәрхәмәтнең үзе булып, миңа күз кыса...
* * *
Карамаган җир калмады – юк кына бит, әй! Дәррәү кубып өйнең астын-өскә әйләндердек, юк булгач юк инде. Әти:
– Мурка, Мурка, – дип, шкаф өсләрен үрелеп карады.
Моңарчы «абау, хәерсез» дип әрләүдән бүтәнне белмәгән дәү әни дә түзмәде:
– Йөнтәс, кая олактың, хәерсез, – дия-дия, кулындагы себеркесе белән диван асларын, суыткыч артларын тикшереп чыкты.
– Матурчик, пес-пес-пес, – дип, тәлинкә белән сөт күтәреп, әни бүлмәдән-бүлмәгә йөрде.
– Мотор-чик! Мотор-чик! – Минем тавыш әле кухняда, әле йокы бүлмәсендә яңгырады.
Төшенгәнсездер инде – песиебез юкка чыкты безнең. Исеме, кушаматы ничек дисезме? Һем… Нәрсә дим икән?.. Берүзенә әллә ничә кушаматы бар аның. Үзалдына җыр көйләп, гел мыр-мыр килеп йөргәнгә, әти аңа Мурка дип эндәшә. Күпереп торган саргылт йонлы булгангадыр, әбием өчен ул – хәерсез Йөнтәс.
Минем Моторчик диюемне әни үзенчә Матурчик дип үзгәртеп әйтә. Сизеп торам, бусы нинди әкәмәт исемнәр тагын, дип, кашыгызны җыерып куйдыгыз, әйме? Ашыкмагыз, хәзер барысын да тәртибе белән аңлатып бирәм.
Песи баласы алыйк, дип әти белән әнигә күпме ялынганымны үзем генә беләм. Кая ул, якын да килмиләр! Кырыкмаса-кырык сәбәп табалар: янәсе, идәнне пычрата, обойларны ерта, йоны коела… Елап та карадым, көз көне беренче сыйныфка укырга бармаячакмын дип куркытып та маташтым. Күңелләре йомшармасмы дип, тәлинкәдәге карабодай боткасын да ялт иттереп куйдым. Исләре китте дисезме?! «Шәһәр фатирында песи баласы гына җитмәгән!» Әти дә, әни дә, дәү әни дә өчәү бер булып шул сүзне кабатлыйлар. Шуннан соң тәмам борынымны салындырган идем. Әгәр бер әкәмәт хәл булмаса… Сабырсызланмагыз инде, сөйләп торам бит. Болай булды. Ял көнендә әтинең «Ниссан»ына төялдек тә бакчага киттек. Чия җыйдык, чүп утадык, помидор сабакларын бәйләдек. Дәү әни әйтмешли, җеп өзәрлек тә хәл калмагач, юынып, чәйләр эчтек. Аннан кайтырга кузгалдык. Урман юлын үтеп, шәһәргә кайтып җиттек. Ипләп кенә йорт янына килеп туктадык, әти машинаны сүндерде. Һәм… шулчак… колак яргыч тавыш! Аны сөйләп яки язып аңлату мөмкин түгел. Коточкыч һәм бертуктаусыз чинаганны ишеткәнегез бармы сезнең? Менә шул. Безнең машина шундый куркыныч итеп чиный иде! Әбием авыз эченнән нидер укына-укына подъездга таба йөгерде, әни чия тулы чиләкне чүттән генә җиргә төшереп җибәрмәде. Мин куркуымнан елап… эһем-эһем… ялгыш әйттем… колакларымны капладым. Әти башын кашыгандай итте дә, ашыга-ашыга капотны күтәрде. Анда… анда… машина моторы өстендә, дер-дер-дер килеп, йомгак кадәр генә песи баласы утыра, үзе өзлексез чиный. Әти ипләп кенә аны кулларына алды, песи, чинаудан туктап, кызганыч тавыш белән мы-
рауларга кереште.
– Менә галәмәт, ничек төшеп калмаган да ничекләр пешеп үлмәгән бу, ә? – Әти башын чайкый-чайкый песи баласын җиргә утыртты.
– Әтием дим, әтием, әйдә, без аны өйгә алып керик, ә? Әнә бит ничек калтырана, курыккандыр инде, мескен. Сөт эчерер идек. Юрганга төрер идек… – Мин иелеп песекәйнең йомшак туныннан сыйпадым. Аннан ялварулы күзләрем белән әтигә төбәлдем. Ул мыек астыннан гына елмая иде.
– Ярар, бүгенгә алып керсәң керерсең. Ишетсен колагың, Таһир, бүгенгә дидем!
Әтиемнең шул сүзләрен ишеткәч, кош тоткандай сөенүләрем! Бәләкәчне куеныма алып, ук булып подъездга атылдым. Лифт көтәргә сабырлыгым җитмәде, баскыч буйлап ашыга-кабалана җиденче катка йөгердем.
Нәрсә, шуның белән шул, песи баласы бер кич кунган да икенче көнне урамга чыгып киткән дисезме?..
Юк шул! Беренче көнне үк сөйкемле сөяккә әйләнде табылдыгыбыз. «Аякларым сызлый» ди-ди бәйләм бәйләп утырган дәү әнине шаккатырып, аның тезләренә менеп утырды.
«Кит, йомгагымны чуалтасың», – дип йомшак кына сукранганын бөтенләй ишетмәгәндәй, песекәй күзләрен йомып, изрәп үк китте.
– Менә җайлы урын тапты йөнтәс хәерсез. – Әбием, ачуланган кыяфәт чыгарса да, чакырылмаган кунакны куып төшермәде, энә-җепләрен Йөнтәс өстендә биетеп, бәйләвен дәвам итте.
Бераздан аның гаҗәпләнеп үзалдына сөйләнгәне ишетелде:
– Ишеткәнем барые аны, дәвалый торган песиләр була, диләр ие. Менәче, аякларымның авыртуы бетеп киткәндәй түгелме?
Безнең өйдә дәү әнинең сүзен тыңламаган кеше юк. Әгәр ул песекәйне калдырырга рөхсәт бирсә, әти дә, әни дә каршы килмәячәк!..
– Дәү әни, дәү әни, Моторчик минем кулыма менеп утырды! Авырткан бармагымны дәвалады!
– Эчем авырта! Моторчик, кил, утыр! Башым авыртып китте, Моторчик, тәпиеңне куй әле! Колагым… Аркам… Ул чыннан да бөтен җирне дәвалый! Әйдә, песекәйне бөтенләйгә үзебездә калдырабыз?! Синең бит әле аякларың гына түгел, билең дә, кулың да сызлый. Дәү әни дим…
– Ай Алла, бал корты урынына безелдисең, балам. Атаң нәрсә әйтер тагын.
Мин сүзнең ахырын көтеп тормадым, яшен тизлеге белән әти янына чаптым.
– Әтием, әбием әйтә, песекәйне үзебездә генә калдырсак, билемне дә дәвалар ие, ди…
Әтинең башта кашлары, аннан
мыегы сораулы җыерылды, күзен кыса төшеп, миңа карады:
– Әниең нәрсә дияр бит әле…
Җөмлә азагына якынлашканда мин инде кухняда идем:
– Әнием, әнием, әнием!
– Таһир, улым, ут капкандай ник шулай кабаланасың?
– Әбием дә, әтием дә, «әниең риза булса, Моторчикны үзебездә генә калдырыр идек» диләр…
– Песи дип шаштың инде, билләһи. Дөньяны пычратып бетермәсә ярый да соң…
Минем тавыш инде йокы бүлмәсендә яңгырый:
– Әбием! Әтием дә, әнием дә песекәй бездә яшәсен, диделәр!
Менә шушы сөйләшүдән соң Моторчик бездә калды. Әйткәнемчә, аңа һәркем үзе кушкан исем белән дәшә. Тегесе дә хәйләкәр, Мурка дисәләр дә, Йөнтәс дисәләр дә борылып караган була. Әнием сөт белән сыйлагач, башын уң якка кыегайтып, үзенчә рәхмәт тә әйтә белә әле ул.
Бермәлне песиебез бөтенләй пачутлыга әйләнде (монысы әбием сүзе), шул хакта сөйләргә онытып торам икән. Көзгә мәктәпкә барасы булса да, китап белән бер дә дуслыгым юк минем. Саннар, хәрефләр белән тинтерәгәнче, рәхәтләнеп әтинең телефонында уйнар идем. Сезгә генә әйтим инде – әнием яныма утырып әкият укыганда да шул турыда гына уйлап утырам. Беркөн дә әни Моторчикны бер ягына, мине икенче ягына утыртты да, кычкырып китап укый башлады. Аның кәҗә белән сарык, су анасы дигәннәре бер колагыма керә, икенчесеннән чыга. Эх, хәзер, сәгатьнең озын теле аска төшкәч, әти миңа беразга телефонында уйнарга рөхсәт итәчәк!..
Җыйнаулашып чәй эчкәндә әнинең Матурчик та Матурчик дип теленнән төшермәвен ишетсәгез! Имеш, әнием китап укыганда мыегын да селкетмичә тыңлап утыра, имеш, кеше акыллары бар үзендә. Имеш, мәктәптә укыса, безнең песи гел «бишле» алып шаккатырыр иде, имеш, өйдәгеләрне шатландырып кына торыр иде. Бер көн, ике көн, өч көн кабатланды шушы хәл. Минем белән уйнаганда шаярып туймаган пачутлы песиебез әкият тыңлаганда, ни хикмәттер, мыштым гына утыра бит. Гел аны гына мактагач, минем эч поша башлады. Таһир дип телгә дә алмый түгелме әни? Хет элеккечә «интернеттагы уеннар турында уйлап утырма, тыңла» дип битәрләп ташласын иде. Юк, Матурчик дип мөкиббән киткән!
– Су анасының тарагын кем урлады соң әле? – дип сораган була әни. Әйтерсең, Матурчик аңа җавап кайтара ала! Түзмәдем:
– Аны карак малай апкитте! – дип кычкырып әйтеп куйдым.
– Бәй, Таһир улым да белә икән бит!
– Белмәскә! Әнисенең бик каты ачуланганын, аннан соң малайның кеше әйберсенә тими башлаганын да беләм әле мин!
Әнинең йөзе яктырып китте, мине кочаклап ук алды.
– И-и, улым, алайса, мин тагын бер бик кызык әкият укыйм әле, Матурчикның да тыңлыйсы килә бугай:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай, диләр,
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр…
Бер күзем әти кулындагы телефонга, икенчесе шым гына утырган Моторчикка карап алгач, бармак очын тешләп булса да, әниемне тыңларга керештем. Тыңлый торгач, Тукай бабай язган әкияттәге Шүрәлегә ияреп, урман гизеп йөргәнемне сизми дә калганмын! Инде Былтырны кытыкларга әзерләнеп кенә беткән идем, әнием:
– Я, бүгенгә җитәр, калганын иртәгә укырбыз, – дип, китапны япты да куйды.
Саннар, хәрефләр яратмыйм дисәм дә, мин аларның барысын да таныйм тануын. Менә үзем китап тотып утырырга гына яратмыйм шул. Эх, Шүрәле турындагы әкиятне әни кебек җырлап кына укып чыксаң иде дә соң…
– Ми-яу-у! – Моторчик иркә генә киерелеп-сузылып алды.
– Сезне сыйларга берәр тәмле әйбер пешерәсе иде бит. Улым, әллә соң яраткан песиеңә син укый торасыңмы? Әнә бит, «Минем тагын тыңлыйсым килә», ди Матурчик. – Әни башта мине кочаклап сөйде, аннан песекәйнең сыртыннан сыйпады да китапны калдырып, кухняга кереп китте.
И-и, шундый кызык җиренә килеп җиткәч кенә… Әллә соң үзем тырышып карыйм микән?
– Шү-рә-ле-не…
Хәрефне хәрефкә, иҗекне иҗеккә ялгый торгач, хәтәр шәп җилдерә башладым түгелме? Карале, үзең кычкырып укыгач, бигрәк «тәмле» икән бу әкият! Моторчикны күрегез әле, йөзем җимешенә охшаган күзләрен челт-мелт итеп, шаккатып тыңлап утыра!
Шуннан нәрсә, дисездер инде. Шуннан шул: җәй беткәнче дүрт әкият, өч шигырь, биш хи… хи… хикәяне берүзем укып чыктым! Ышанмыйсызмы? Ярар инде, ярар, берүзем дип әз генә арттырам арттыруын. Моторчик белән икәүләп укыдык.
– Болай булгач, Мурка да синең белән мәктәпкә йөрер инде, – дип көлә әтием.
– Алланың рәхмәте, Йөнтәснең кул арты бигрәк җиңел булды шул, – дип кеткелди әбием. Кызык та инде ул, йә, песекәйнең кулы бармы инде?
– Китап яраткач, чиста күңелле булып үсәрсең, улым, – ди әнием бер дә елмаймыйча. Һич дөрес сөйләшми бу олылар: менә тагын, күңел дигәннәре күлмәк шикелле чиста яки пычрак була аламы инде?
…И-и, мин сезгә песиемнең югалуы турында сөйли башлаган идем бит! Табылды инде ул. Кая качкан иде, дисезме? Әйтсәм, көләрсез микән… Иртән эшкә дип чыгып киткән әтием күтәреп керде аны.
– Мурка түгел, тәки Моторчик булды бу песи! Машина моторы өстенә менеп ятмаса, урын беткән диярсең, – дип үз итеп кенә сукранып алды. Аннан, елмаеп:
– Әкият тыңлый торган песине урамда калдырып булмый инде, әйме, улым? – дип миңа күз кысты…
***
Бу юлның очы-кырые юк бугай. Инде икенче көн барабыз – диңгезгә җитү түгел, чыпчык тезен күмәрлек инеш очраса да бер хәл булыр иде. Баш очында эленеп калган кояшка үпкәләгәндәй, әлсерәп иелгән сап-сары көнбагышлар, көеп корыган үлән сабакларыннан башка берни күренми. Машина эчендә әкәмәт эссе! Кайчак кондиционер эшли эшләвен. Әни: «Салкын тимәсен, сүндер әле», – дигәч, әти аера да куя аны. Тешләрне камаштырырлык салкын су эчәсе, шул су белән бит-кулларны чылатасы килә дә соң...
– Таһир, улым, билгеләрне карабрак бар әле, берәр җирдә чишмә булмасмы?
Әти шулай дигәч, арткы утыргычка кырын яткан җиремнән тураеп утырды, тәрәзәгә текәлдем.
– Күпме юл үтеп, ник бер чишмә очрасын! И-и, безнең якларда җәннәт икән! – Әнием үзенең туган авылындагы тау итәген, шунда камышлар арасында челтерәп яткан көмеш чишмәне күзалдына китерде бугай – йөзен балкытып елмаеп куйды. – Туган җиркәйләргә җитәме соң! Читкә киткәннәр тикмәгә җирсеп йөрми инде ул, шул җирсү тартып кайтара да инде кешене.
– Әнием, нәрсә дигән сүз ул җирсү?
Минем гадәт шундый инде, әни әйтмешли, һәрнәрсәнең төбенә тоз коярга яратам. Бу юлы да ят сүз ишеткәч, төпченмичә кала алмадым.
– Сагыну дигән сүз ул, улым. Туган җирне сагыну.
Әлләни кызык сүз түгел икән лә... Мәктәптә укытучы апа ай саен «Сагыну» дигән инша яздырып тинтерәтә. Янәсе, мәктәпне сагыну, дусларны сагыну, кышны сагыну.... Нәрсәсе бар инде аның? – «Җәй буе мин мәктәпне сагынып беттем» дигәнне «кышны сагындым», «дусларны сагындым» дип үзгәртәсең дә, ярты бит иншаны сызгалыйсың да куясың. Җирсү дигәнне уйлап, артык баш ватып тормадым, борынымны җыерып, тәрәзә пыяласына терәдем.
Ниһаять, кояш үз бишегенә кереп ятарга җыенганда, түбәләре күккә ашкан таулар, калын урманнар күренә башлады. Тау юллары үзе серле, үзе куркыныч икән: менә генә бер борылышны үтүең була, алда тагын да кәттәрәге көтеп тора. Тагын, тагын...
– Әнә, улым, диңгез үзе дә!
Иге-чиге күренмәгән, ерактан көзге кебек ялтырап яткан дәрьяны башта зур бер шугалакка охшаттым. Аңа якыная барган саен, иркәләнеп кенә йөгерешкән дулкыннар, кич җитүгә карамастан, яр буенда умарта күчедәй кайнашкан кешеләр аермачык күренде.
– Әти, әти, кайчан туктыйбыз? Без бүген үк диңгездә коенабызмы? Машинаны кайда калдырабыз? – Күзләрем ут булып янарга тотынды, бер-бер артлы сорау тезгән шәйгә, тәрәзәдән башымны чыгарып, үзем өчен ят дөньяга кул изәдем.
– Без әле арырак барабыз. Монысы – Джубга, ә без Аше дигән бик матур авылда тукталырбыз, анда тынычрак та, чистарак та. Сочига да якын,
электричка белән унбиш минутлык юл. – Әние юлдан күзен алмый гына миңа алма сузды. – Тамагың ачкандыр, кимерә тор. Әле ярыйсы гына барасы булыр...
Әни авыл дисә дә, тукталган урыныбыз һич кенә дә мин күреп белгән авылга охшамаган иде. Көне-төне музыка тынып тормаган өч-дүрт катлы йортлар, коену костюмыннан гына әрле-бирле йөргән кешеләр, кая карама, кызган шашлык исе аңкыган урамнар, күзне кызыктырып тезелгән сәүдә рәтләре – болар барысы да минем өчен өр-яңа һәм гаҗәеп күренеш булды. Урамнары! Мондый матурлыкны беренче күрүем! Тау куенына сыенган йортлар да, тирә-якны каймалап үскән йөзем куаклары да гел әкәмәт! Ә һавасы соң, һавасы! Әни әйтә, ипигә ягып ашарлык, ди!
Беренче көннәрдә атлап түгел, очып кына йөрдем. Кара диңгезнең һич кенә дә кара булмыйча, әле зәңгәр, әле күгелҗем, әле фирүзә төскә кереп җемелдәвенә дә аптырап беттем. Аның зурлыгына, чиксезлегенә хәйран калдым.
– Их, монда бөтенләйгә калырга иде! Су буеннан кайтып та кермәс идем!
Мин шулай дигәч, зонт астында китап укып яткан әни көлемсерәп:
– Соң, бездә дә Чулман диңгездән ким түгел лә, улым, – дип куйды.
– Һи-и, Чулманны мин аны, теләсәм, ярты сәгатьтә аркылы йөзеп чыгам! Анда мондый бака кабырчыклары да юк!
Кызынып ятучы халык арасыннан «Трубочки со сгущеночкой!» дип тәмлүшкәләр сатып йөрүчеләр дә дөньясында бер генә тоелды.
– Мондый тәмле күмәчләрне бер тапкыр да ашаганым юк иде! – дип, аларны көтеп кенә тордым.
Юл читен каймалап, колач җәеп үскән үги ана яфраклары да кызык монда. Мәләкәс буенда үскәннәре, авылда әбиемнең даруга дип җыйганнары уч төбе кадәр була торган иде, ә монда – әрекмәннән дә зурраклар, үзләре әлләкем шикелле кукраеп утыралар.
Әти белән кармак күтәреп тау елгасына баргач, бөтенләй аһ иттем: күзне чагылдырырлык чип-чиста суда балыкларның исәбе-саны юк. Суга кереп басуга, «яле, мине тоталасыңмы» дип үчекләгәндәй, елтыр койрыкларын болгап, боргалана-сыргалана аяк тирәсеннән үк үтеп китәләр. Кулың белән иел дә ал үзләрен.
– Әй, ятьмә булса, кармак белән мәшәләнеп тә тормас идек, – диде әти тел шартлатып.
– И хәсрәт балыкчылар... Мәгез, иртәгә яңаны алып бирерсез, – дип, әни биленә ураган ефәк яулыгын сүтеп бирде.
Рәхәтләндек кенә әти белән! Яулыкны икебез ике башыннан тотып суга кереп китүебез була, әллә никадәр балыкны сөзеп тә чыгабыз. Инде кечкенә чиләк туларга да өлгерде. Ә елгада балыкның бетәсе юк!
– Әти, әйдә без аларны кире җибәрәбез дә тагын тотабыз! – дидем мин, бу хозурлыктан тиз генә аерылырга теләмичә.
– Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дисең инде алайса. – Әти елмаеп миңа күз кысты.
– Их, гомер буе шушында гына яшәсәң икән ул! Мәләкәскә төшеп, ике ташбашны тоту өчен ике сәгать утырган ише түгел инде! – Шәһәр уртасыннан тыйнак кына агып яткан, Чулманга килеп кушылган кечкенә елганы күз алдына китергәч, борынымны җыерып куйдым. Һи, шул да булдымы су...
Нигәдер әти дә, әни дә дәшмәде.
– Нигә без монда ике атнага гына килдек икән, бер ай, юк, бер ел, ике ел яшәсәк тә, һич кайтасым килмәс иде!
Бу сүзләремә дә елмаю белән генә җавап бирделәр.
Диңгез буена килүебезгә бер атна дигәндә, шәһәрдә әлләни кояш күрмәгән тәнем шоколад төсенә керде, җиз чәчем исә тагы да яктырып, саргаеп киткәндәй тоелды. Бит очына сибелгән сипкелләрне әллә кояш ашады, әллә диңгез суы юып алды – алар күзгә күренеп кими бара иде. Инде йөрмәгән, күрмәгән урыннар да калмады бугай: биек-биек тау түбәләренә дә мендек, күз яше белән елаучы шарлавыкларга да бардык, «банан»га утырып та йөздек. Барысы да искиткеч иде. Тик миңа кинәт кенә күңелсез була башлады.
– Мин Чулманны, ярты сәгатьтә булмаса да, бер сәгатьтә йөзеп чыга алам микән? – дип сорап куйдым әтидән, комлыкка килеп яткач.
– Һи, тагын бераз үссәңме? Иделне дә йөзәрсең, улым! – дип үсендерде әти минем йөземә текәлеп.
– Бер караганда, бака кабырчыклары нәрсәгә инде ул, әйме әти? Детсад баласы түгел лә инде мин, тәтәй белән уйнап утырырга...
Уйларым кайдадыр еракта йөри иде. Сорау бирүем дә әтидән җавап көтү түгел, үз-үзем белән гәпләшүем булды бугай.
Әти белән әни бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар.
– Улым, әйдә без сине әнә теге папуаслар белән фотога төшерик әле! – диде әни боегып киткәнемне сизеп.
Чыннан да, диңгез буенда шәрә тәннәренә чуклы-чуклы кыска итәк кигән мәзәк кыяфәтле папуаслар фотога төшереп йөри. Аларга карагач, елмаймас җиреңнән елмаерсың: үзләре карачутыр, ап-ак тешләре генә ялтырап тора!
Әти дәшеп китерүгә, күмер тәнлеләр мине уртага алып, иңбашымнан кочаклап та өлгерделәр. Үзләре авыз ерып фотоаппаратка текәлделәр, мин генә ничектер кыенсынып, шомраеп калдым. «О-ба-на! Кал-ба-са!» дип елмайтырга маташкан папуаслардан читкәрәк тартылып, иренемне турсайткан халәттә сурәткә эләктем.
– Авырмыйсыңдыр бит, улым? Әллә кояш сукты микән, Ходаем? – дип, әни өтәләнә башлады. Тиз генә иреннәрен маңгаема тигереп алды. – Алай температураң юк кебек.
– Диңгезгә килеп, авырып яталар димени? Кояш сүрелгәч, балыкка барырбыз, яме, улым? – Әти уң кашын сикертеп, гадәтенчә күз кысып куйды.
– Әй, анда балык тотуның тәме юк. Рәхәтләнеп кармакка карап, калкавычның селкенгәнен дә көтеп утырмагач... – Мин шулай дигәч, әти аптырап ук китте. – Мәләкәстә лутчырак.
Әти белән әни пырхылдап көлеп җибәрделәр.
– Нәрсә, улым, әллә ялкыта да башладымы? Көн саен су коенып, балык тотып, «трубочки со сгущеночкой» ашап яту да туйдырыр икән... – диде әни гаҗәпләнгән кыяфәттә.
– Мондагы пирожкига караганда, син өйдә пешергәне мең тапкыр тәмлерәк!..
Диңгез белән хушлашырга инде санаулы көннәр генә калды. Юлга кузгалыр мизгелне сулышым белән тартып китерердәй булып көтә идем. Уем белән үзебезнең Чулман буена кайтып, күрше малайлары белән ярыша-ярыша, хыялымда елганы әллә ничә тапкыр гизеп чыктым. Мәләкәс буендагы нәзек таллар, уч төбе кадәр генә үги ана яфраклары исемә төшеп, моңарчы һич татымаган тойгы булып, тамак төбенә тыгылды. Биредәге тәлгәш-тәлгәш виноградларга караган саен, үзебезнең мәктәп ишегалдында үсеп утырган карт алмагач, аның вак алмалары күзалдыма килеп, йөрәгемне сулык-сулык китерде. Кич йокларга яткач, Сочиның бүген йөреп кайткан «Ривьера» паркын, дендрарийны кабат-кабат күз уңыннан үткәрдем. Үзебездәге миләш куаклары, ишегалдын бизәп утырган чәчәк түтәлләре, Чулман буенда күкрәп үскән нарат урманы белән чагыштырдым. Моңарчы шул чәчәкләрнең күз явын алырлык матур, ә урманның әни сөртә торган хушбуйдан да хуш ислерәк икәне турында уйлап та карамаганмын икән мин. Өзелеп-өзелеп шул урманны кочагыма аласым, тәрәз төбендә үскән миләш тәлгәшләрен бармак очы белән сыйпап карыйсым, дәү әни янында өй саклап калган Матурчикны куеныма сыендырасым килеп китте. Әнием әйткән җирсү шушы иде, ахрысы...
* * *
– «Сәләт» лагерена җибәрергә кирәк, дөнья күрер, бүтәннәр белән аралашыр…
Минем турпоходка барасым килә…
Белеп торам инде, әтине дә, мине дә әнинең «авылга кайтыр!» дигән сүзе җиңәчәк. Ел саен шулай, җәйге каникул башлануга, минем ничек, кайда ял итәчәгем җирәбәгә салына. Быел да җәй авылда үтәчәк, димәк. Бер караганда, рәхәт тә инде үзе: балык тотасың, җиләк җыясың, су коенасың. Тик менә авылдагы әбиемнәрдә компьютер юк, шунысы начар. Шәһәрдә мин суны да кайчак компьютерда коенам, балыкны да шунда тотам, хәтта футболны да компьютерда уйныйм. Әни эштән кайтып керүгә, ишектән үк:
– Таһир, улым, сүндер! Тагын күз бетереп, бөкрәеп шуның алдында утырасың. Урамга чыгып туп типсәң соң… – дип сукрана башлый. Әйтерсең, анда туп тибәргә иптәш бар. Бүтән малайлар да компьютерда гына уйнап утыра.
Авылда мондый бәхет тәтеми шул. Кайтып төшүгә, әбием белән бабаем:
– И-и, улыкаем, дүрт стена арасында ятып, бигрәкләр дә баздагы бәрәңге үрентесенә охшап калгансың, ябыккансың, ап-ак булгансың, – дип аһ-ваһ килергә тотына.
Аннан китә инде мине тазартырга, «каралтырга» тырышулар! Сизеп торам, быел да нәкъ шул хәлләр кабатланачак…
– И-и, улыкаем, бигрәкләр дә ябыгып, тартылып калгансың, дүрт стена арасында ятып соң… – дип аркамнан сөеп каршылады әбием.
– Ярар, ярар, менә көн саен мич ипие белән катыкны бөкләп куйса, хәзер төс кунар үзенә, – дип, бабаем башымнан сыйпады.
Күңелсезрәк әле. «Тәртипле бул, акыллы бул» дип үгет-нәсихәт биреп, әти белән әни дә шәһәргә китеп барды. Машина кузгалганда күзгә «черки керергә» иткән иде итүен. Быел дүртенче сыйныфка күчүем, әни әйтмешли, егет булып килүем искә төшкәч, тамак кына кырып куйдым. Их, әни, әни… «Кайтыр җирегез булганда, кайтыгыз» дисең дә диюен, җәй буе авылда ятсаң, эч пошудан саргаеп үләрсең. Эх, компьютерны да үзем белән алып кайтырга рөхсәт булсамы? Менә хәзер тинтерәп утыр инде.
– Таһир, бәбекәем, чишмә суына гына төшеп менчәле. Син апкайткан су бигрәкләр дә тәмле була торганые, – диде әбием өйалдыннан ике кечкенә чиләк чыгарып.
Актүшне дә ияртеп, чишмәгә юл тоттым. Чирәмле сукмактан яланаяк җилдертүнең тәмен белсәгез! Койма буйларында сап-сары тузганак чәчәкләре балкып утыра. Шул чәчәкләргә охшаган бәбкәләрен иярткән ана каз, муенын бер якка кыйгайтып, миңа карап тора. Актүш булгач, казлардан куркып тораммы инде?.. Буш чиләкләремнең җырына кушылып, ул да һау-һаулап алган була. Койрыгын өскә чөеп, әле алдымнан йөгерә, әле артка калып шаяра. Чишмә буена килеп җиткәч, улакка агып төшкән суга тәпиен тыгып карый, кыланчык. Таллар арасына качкан инеш буеннан бака тавышы ишетелеп куя. Их, минем компьютерымда шундый шәп уен бар! Ике якка тезелеп утырган бакаларны урыннарыннан күчереп куярга кирәк.
Компьютер искә төшкәч, тагын күңелсез булып китте инде…
Туп-тулы чиләкләрне өйгә алып кайтып, әбиемнең сөенгәнен күргәч кенә дөнья тагын матурланды.
– Кулыңнан куан, улыкаем, бәхетең артсын, – дия-дия, әбием табын әзерләде. – Син ярата дип, токмач басып аш пешердем, яшел суган гына өзеп апкерчәле, бәбекәем, – дип, үзе әйтмешли, тәмле сүз белән, мине бакчага йөгертте.
– Бабаңа ияреп, көтү каршыларга да барырсың әле, улым, Иркәбез бер дә өйгә туры кайтырга яратмый, басу ягына таярга гына тора…
Авыл җирендә бер генә минут та эшсез утырмыйлар шул, анысын гына беләбез инде!
Әбиемнең Иркә дигәне – зур мөгезле, озын койрыклы саргылт сыер. Былтыр җәй мин аның белән тәмам дуслашып беттем. Чыбыкны да кулыма кызык өчен генә тоткан булам – мине күрүгә, үзе үк зур-зур атлап яныма ашыга.
Быел Иркәнең Йолдыз кушаматлы бозавы да барлыкка килгән. Үзе кап-кара, маңгае уртасында зур гына ак табы бар. Аны шуңа күрә Йолдыз дип атаганнар да инде. Ул бозауны иртән инеш буена төшереп бәйлиләр, кич белән генә алып менәләр.
– Улым, бозауга берәр чиләк су эчереп кайтчәле, – дип, әбием мине көндез су буена җибәрә. Гел шулай «кайтчәле, бирчәле, барчәле» дип сөйләшә минем әбием. Шулай дигәч ничек тыңламыйсың инде!
Йолдыз мине күрүгә башта читкә тайпыла, аннары, муенындагы бавыннан ычкынырга теләгәндәй, башын сузып чиләккә үрелә. Мин аны үртәп, ераккарак атлаган булам, бозау һаман тартыла, болай да зур күзләре тагын да зураеп, дымланып киткәндәй тоела. Кечкенә бала шикелле, шундый нәүмизләнеп калганын күреп, чиләкне җиргә куям. Суы түгелмәсен дип, үзем дә янына чүгәлим. Йолдыз исә, башын чиләккә тыгып диярлек, ашыга-кабалана суны чөмерә дә, эчеп бетергәч, «тагын юкмы» дигәндәй, миңа күтәрелеп карый. Маңгаен сыйпап торгач, мин янә инешкә төшеп, су алып менәм. Бозау бу юлы иренеп кенә, ипләп кенә үрелә дә, яртысын да эчеп бетермичә, башын күтәрә.
– Йолдыз, Йолдыз, хәзер су керәбез, яме! – дип, мин калган суны аның өстенә сибеп җибәрәм. И шунда бозауның әкәмәтлеген күрсәгез! Башта, корт чаккандай, читкә тайпыла, аннан, рәхәтлеген тоеп, бер урында тып-тын булып басып тора. «Нәрсә булды соң бу, һич аңламадым» дигәндәй, галәмәт сәер кыяфәттә бер тын торгач, җиңелчә генә калтырап куя. Кап-кара тиресендә су тамчылары көмеш кебек ялтырап күренә, кояш нурында алар аллы-гөлле төсләргә кереп балкый. Йолдыз һушына килеп, койрыгы белән бер-ике селтәнеп алганнан соң ул тамчылар юкка чыгып бетә.
Мин көн саен шулай әле Актүш, әле Йолдыз белән әвәрә киләм. Кайчагында – монысын сезгә сер итеп кенә әйтәм, әбием белән бабаема сиздерә күрмәгез! – бозауны бәйдән ычкындырып, дөнья гизәргә дә алып китәм. Дөнья дип инде…
Әле кичә дә су белән сыйлагач, җиргә кадакланган тимер казыктан көч-хәл белән бауны сүтеп алдым.
– Бүген без синең белән наратлыкка барып кайтабыз, төлке оясы эзлибез. Тәртип бозмаска! – дип акыл өйрәткәннән соң, озын бауны урап-урап кулыма тоттым һәм Йолдызның сыртын чәбәкләдем. Ул, «муенымдагы бауны да ычкындыр инде» дигәндәй, башын уңга-сулга боргалады да, файдасыз икәнен аңлады бугай – күндәм генә янәшәмнән атлады. Наратлык итәгенә кадәр тыныч кына барган идек, бермәлне Йолдызым кинәт кенә уйнаклап-уйнаклап чабарга тотынмасынмы? Ул чаба, аның артыннан мин йөгерәм. Учыма уралган бау инде кулымны кисеп керә, авыртуны уйларга җай юк, кая басканымны да карамыйча, йөгерүемне беләм. Тыңлаусыз бозау бауны тартып тыярга маташканымны да, кычкырганымны да колагына элми, артын чөеп чаба бирә. Иркенлеккә чыктым, ни кылансам да ярый диюеме? Ычкынып китсә, әбиемнән эләгә инде үземә! Наратлыкка кереп югалса, эзләп алып кайтырмын димә!
Әллә аруы җитте, әллә мине жәлләде – бермәлне тәки туктады бозау. Мин инде кулымдагы бау белән сыртын каезларга да әзер идем, Йолдызның бер гөнаһсыз кыяфәттә күзләрен тутырып карап торуын күргәч, ачуымны тәмам оныттым. Шулай да:
– Болай булгач, бернинди төлке оясы эзләү дә, үзем белән ияртү дә юк! – дип бик каты орышкандай иттем үзен. Бозау да, гафу үтенгәндәй, миңа елышып торды, салмак адым белән кайту ягына борылдык.
Йолдызны кабат элекке урынына бәйләп куйгач кына учларымның тиресе суелып, кып-кызыл булып кансырап торганын күреп алдым. Әрнүе дә ярыйсы икән! Әбием күрсә: «И Алла, әниеңнәр кайтканчы төзәтик тизрәк!» дип бака яфрагы эзләргә тотыначак. Бабаем исә: «Ничава, батыр ярасыз йөрми ул», дип мыек астыннан елмаеп куячак инде.
Тал арасында калдырган буш чиләкне беләгемә асып, ишегалдына кайтып кергәндә кәкре койрыгын болгый-болгый Актүш каршылады үземне. Һау-һаулап өргән була: янәсе, нишләп мине дә ияртмәдең… Бер караганда, авылда да рәхәт инде, Актүш һәм Йолдыз кебек дусларың булу үзе ни тора! Алар белән компьютерда утырып булмаса да… Әй, уйнамаган компьютер түгел лә…
Кай арада үтеп китте соң әле бу җәй? Менә инде мин әтием һәм әнием белән шәһәргә китәргә җыенам.
– Әй үскәнсең, үзеңә ит кунган, улыкаем, – дип күзләрен җемелдәтеп елмая әнием.
– Компьютерың сине сагынудан саргаеп бетте инде,– дип үртәп көлә әтием.
– Син киткәч, ике кулсыз калам инде, Иркәмне кемнәр алып кайтыр? – дип уфтана әбием.
– Йолдызны эчерү тагын миңа кала икән, – дип көрсенә бабаем.
Аларның үз кайгысы, ә минем күзгә тагын черки керергә маташа. Үзем баш, үзем түш булып йөргән болыннар, бабаем белән печән җыярга барган тугайлар, тугры дустыма әйләнгән Актүш – шәһәрдә бит боларның берсе дә юк. Анда хәтта авыл күгендәге кебек чекрәеп торган йолдызлар да юк. Әбиемнең чөгендерле катыгы да, мичтә пешкән зур түгәрәк ипие дә, тәбикмәге дә юк. Бер-берсе белән исәнләшүчеләр дә, «әйбәт кенә әле, апаем», дип, минем сәламемне алучылар да юк. Бертуктамый каядыр ашыккан тимер ташкын һәм елмаюның ни икәнен оныткан кешеләр төркеменнән кала, берни юк кебек. Анда – минем белән компьютерда гына футбол тибүче, су коенучы дусларым, анда – бөтенләй башка дөнья…
Сау бул, авыл! Мин синең иркенлегеңне, киңлегеңне кечкенә йөрәгемә салып, үзем белән алып китәм!
Машина тәрәзәсеннән башымны чыгарып кул изәгән шәйгә, шаккатып калдым: юл буйлап тезелгән яшел яулыклы, ак күлмәкле каеннар, анда-санда күренгән печән чүмәләләре, әбиемнең түр башындагы мендәрләренә охшап кабарган ак болытлар – барысы-барысы, чыннан да, минем арттан йөгерә иде.
* * *
Шәп тә нәрсә бу интернет! Ирек бирсәләр, «күзең бетә, бөкрең чыга» дип куып төшермәсәләр, көне-төне утырырга була. Уйныйсыңмы, башкалар белән аралашасыңмы – анысы синең эш. Дусларым бик күп минем. Кичә менә төп-төгәл сигез меңгә тулды. Әйе, әйе, «Вконтакте»да инде. Соң, хәзер бөтен кеше шунда сөйләшә, шунда дуслаша, хат языша бит. Рәхәт! Классташлар белән дә, туганнар белән дә интернет аша гына аралашабыз. Шунысы гына кыен, күрешкәч, авыз ачып сөйләшәсе дә, сөйләгәннәрен тыңлыйсы да килми. Барысын да инде белеп торгач, бер дә кызык түгел.
Бүген Данил белән мәктәптән кайтып киләбез.
– Физикадан репетиторга йөри башладым, – ди бу.
– Кичә яздың, беләм, – дим, аны бүлдереп. – Ә миңа кирәкми, тугызны бетергәч барыбер техникумга китәм.
– Кырык тапкыр яздың... Илфат та китәм, ди.
– Беләм, – дим тагын бүлдереп. – «Вконтакте»да барысына әйтеп чыкты.
– Компьютеры ватылган әле.
– Беләм, телефонында утыра, интернетта.
– «Беләм, беләм»... – Данил әллә мине үчекләп, әллә үпкәләп, борынын җыерды. – Бер сүз әйтер хәл юк, шулай дип авызны томалыйсың.
– Лутчы футбол уйнап алсак... – Мин койма белән әйләндереп алынган мәйданчыкка ымладым.
– Акыллы сүз дә чыга үзеңнән, Таһир!
Яңа йортларның ишегалдында рәхәт хәзер: комлык та, таган да, туп тибәм дисәң, мәйданчык та, утырып торыйм дисәң, эскәмияләр дә җитәрлек. Без рюкзакларны әфлисун төсенә буялган челтәр коймага элеп куйдык.
– Тә-әк, теге юлы кем борын күтәреп кайтып киткән иде әле? Бүген карарбыз...
Бераздан ун катлы йортның ишегалдына безнең тавыш кына хуҗа булып калды диярсең. Комлыкта көрәк белән казынып утырган бала-чага, аларның әле башлыгын, әле күлмәк итәген кагып мәш килүче әниләр, борын очына күзлек элеп, каршы эскәмиядә реклама гәҗите караштырып утыручы әбиләрнең дөньяда барлыгы онытылды.
– Эх! Йоклап тора бит!
-– Бая судья безнекеләргә кызыл карточка күрсәткәндә авызыңны ерган идеңме?!
– Ерса... Гел сезнекеләр җиңәргә дигәнме?
– Нәрсә, тагын берне бәрәбезме?
– Кәнишне. Киттекме?
– Кем шулай тибә инде, я?
– Ә-әй, кәкре аяк... Уңнан бәрәсе иде бит!
– Бәреп екты, шайтан алгыры!
– Есс! Төп футболчыгыз әллүр!
– Судья ни карый, сары карточка гына күрсәткән була?!
– Хәзер мин сиңа пенальтидан кертәм!
– Ә-әй, туп каршыга оча, ә ул сулга сикерә!
– Го-ол! Өчкә ике!
– Безнекеләргә җыен җебегән җыелган...
– Әйттем бит, бүген минем көн! Есс!
Данил Берлинны алган кыяфәттә шатланып эскәмиядән торды, кулындагы планшетын шап итеп ябып, рюкзагына тыкты.
Мин исә теләр-теләмәс кенә кузгалдым, чөнки ул арада эскәмиянең бер башына дүрт-биш яшьләрдәге малайны җитәкләп, ап-ак яулыклы хатын килеп утырды. Сумкамны йолкып дигәндәй койма башыннан алдым, планшетны, гаебе бар нәрсәдәй, этә-төртә шунда урнаштырдым.
– Ән-ни, ә мин айны күрәм, – диде малай кулына бинокль итеп бөгәрләгән гәзиттән күк йөзенә текәлеп.
Без Данил белән бер-беребезгә карашып, әкрен генә хихылдап куйдык. Бу вакытта, көпә-көндез нинди ай булсын инде, я?
– Әйе, улым, әйе, – дип малайны җөпләде әнисе.
Без тагын хихылдаштык.
– Ән-ни, анда йолдыз да бар! – диде малай үз гомерендә тәүге тапкыр йолдыз күргәндәй.
– Әйе, улым, әйе! – диде әнисе бу юлы да.
– Ән-ни, ә синең учларыңда кояш бар! – диде бала гәзитен эскәмиягә таба борганнан соң, шаккаткан тавыш белән.
– Үз күңелеңнең кояшлы чагы, улым, – диде әнисе, малайның күмәч күк кабарып торган битеннән, кулларыннан үбеп.
Сумкаларны иңбашына асып, өйгә таба кузгалганда, сүз берләшкәндәй, мин дә, Данил да ирексездән күккә күтәрелеп карадык. Һәм без дә шаккатып калдык: ул төпсез, яп-якты биеклектә, чыннан да, кояшка каршы якта нәзек кенә урак ай шәйләнә иде. Кинәт кенә күңелгә әллә нинди ямансу уй сарылды, мин үземне бөтенләй башка яссылыкта – ясалма, чит дөньяда яшәгәндәй хис иттем. Мине урап алган тирәлек тә, сигез мең дип санаган дусларым да, аларның һәр сулышыннан хәбәрдар булып торуым да әле генә очраган сабый карашы янында сүнеп, кечерәеп, сүрелеп калды. Чөнки минем бик күптәннән инде көндез генә түгел, кичләрен дә йолдызларны, күктә кырын ятып йөзгән айны күргәнем юк икән. Минем әнием учларында да кояш бардыр лабаса!
Шушы уйдан күңел түрендә йолдыз җемелдәп куйгандай булды...
* * *
Бая гына челтәр-челтәр булып аккан болыт кай арада калын юрганга әйләнгәндер – күк йөзе кинәт кенә караңгыланып китте, биек наратлар арасыннан үрелеп караган кояш керфекләре дә күренмәс булды. Яңгыр да кисәк кенә башланды, эре тамчыларның аяк астына коелган яфракларга кунып шыбырдавы көчәйгәннән-көчәйде.
– Түзәсез инде, егетләр! – Илшат Саматович кәефе кырылганны безгә сиздермәскә тырышып, елмайган булды. – Быелга соңгы ярыш. Җиңәсез икән, шәһәр кубогы сезнең кулда, юк икән – димәк, юк...
Безгә нәрсә, мондый гына яңгыр астында йөгергән булмаган диярсең... Бер-беребезне бүлә-бүлә физрукны тынычландырырга ашыктык.
– Әй, яңгырда үзе рәхәт лә ул, шыбыр тиргә батмыйсың.
– Лычма су гына буласың диген...
– Бу тирәне күзне йомып та айкыйбыз бит инде!
Илшат Саматович янә елмайды. Безгә ышана ул, һәрберебезнең холкын җитәрлек өйрәнде бит. Ул безнең сыйныфны укыта башлаганда урындык биеклеге генә ташбашлар идек, хәзер, күрегез, нинди баһадирларга әверелеп барабыз! Наратлар белән ярыша-ярыша үсәбез! Урманда ориентлашу ярышларында безнең командага тиң юк. Башка төбәкләргә чыксак та медальсез кайтмыйбыз. Мактана димәгез, команданы күп очракта минем җитезлек коткара. «Йөгерергә дигәндә дә, карта буенча кирәкле ноктаны табарга дигәндә дә Таһир ут уйната ул», – ди Илшат Саматович. Менә бүген беренчелекне алсак, шәһәр мэрының кубогы да безнең командада булачак.
Урман авызы ыгы-зыгыдан, тренерларның әрле-бирле килүеннән гөр килеп тора. Ярыш тәртибе игълан ителеп, катнашучыларның һәрберсенә чиплар, карталар тапшырылгач, бу гүләү бер мизгелгә тынып калгандай булды. Бераздан исә дәррәү кузгалган аяк тавышлары дөньяны яңгыратып алды, без барыбыз бер булып күз ачып йомган арада яңгыр пәрдәсе артына кереп югалдык.
Хөкемдарлар исә штабка – урман читендәге кечкенә таш йортка, компьютер артына ашыктылар. Безнең кулга беркетелгән чиплар, дөрес ноктаны табуга, шунда ук сигнал бирә, судьяларга иң җитезләрне күзәтеп утырырга гына кала.
Ярыш дәрте белән йөгергәндә көзге урманның матурлыгына сокланып я булмаса яңгырдан зарланып торырга җай юк. Күзләр бер генә нәрсәне – картада күрсәтелгән ноктаны гына эзли, анысын табып, тамга салдыруга, икенчесен, өченчесен...
Мин кулымдагы кечкенә картаны йомарлап ук тоттым, чөнки соңгы ике ноктаның кайда икәнен чамалаган идем. Зәп-зәңгәр спорт костюмы да, кроссовкаларым да манма су булган хәлдә җан-фәрманга алга атылдым. Табаныма ябышкан юеш яфракларны да, сытылып калган ак эшләпәле гөмбәләрне дә кызганып торырга чама юк, башымда тик бер генә уй: алдагы нокта – чишмә янындагы карт нарат тирәсендә, соңгысы – күл буенда кәкрәеп үскән куш каен буенда. Күп дигәндә ике чакрымлап калгандыр.Тагын әз генә талпынсам... Бүген мин ничек тә җиңәргә тиеш! Яңгыр гына түгел, таш яуса да! Шушы уй, шушы дәрт яңа көч өстәгәндәй булды, мизгелгә генә тукталып, компаска текәлдем, үземнең юлымны тагын бер кат тикшердем һәм кузгалам дигәндә якында гына сәер тавыш ишетеп, аптырап киттем. Колакларым ялгышмый лабаса, чыннан да янәшәдә генә кемдер ыңгырашкандай булды. Нишләргә? Тукталып тору – алтынга тиң минутларны суга салу белән бер. Шулай да ялт кына тавыш ишетелгән якка томырылдым.
– Әй, кем бар, ни булды? – дип кычкырдым мин урманны яңгыратып.
Янә ниндидер сыкрау авазы ишетелде:
– Ми-ин, – диде берәү сузып кына.
Ялт кына шул якка карадым.
Шәрәләнеп калган наратка терәлеп, бит очларына вак-вак сипкел сибелгән, кара чәчләре юешләнеп маңгаена ябышкан ундүрт-унбиш яшьләрдәге бер малай утыра. Аны тиз таныдым: көндәш командадан Зиннур ич бу! Ут борчасы кебек җитез, бөтерчек малай, минем кебек үк, үз командаларының йөзек кашы.
Зиннур уң аягының кроссовкасын салып ташлаган, үзе бертуктамый үкчә тирәсен сыпыра, йөзе сытылган.
– Нәрсә, егылдыңмы әллә? – дидем якынрак килеп.
Зиннур «әйе» дигәнне раслап ияк какты.
– Сынды бугай, авыртуына чыдарлык түгел. Басып та булмый. Эх, әз генә калгач бит! – диде ахылдап.
Мин дә аһ иттем. Менә болай тукталып торуым җиңү дигән тылсымлы сүздән секундлап ераклаштыра иде. Ике нокта, нибары ике нокта калды бит! Тик... тешен кысып, авыртуга көчкә түзеп утырган көндәшемне ташлап китү дә әллә ничегрәк шул... Мизгел эчендә күңелемдә ике «мин» бер-берсе белән бәхәсләшеп алды. «Чап, соңгы ноктаны билгеләт тә кире килерсең... Унбиш минут үтсә үтәр...». «Үзеңне шушындый хәлдә калдырып китсәләр?». «Шәһәр кубогы бездән ычкына бит...». «Сиңа кубок, Зиннурга ярдәм кирәк...»
Шулчак Зиннур, күзләремә күтәрелеп карамаса да уемны үтәли күргән шикелле:
– Вакыт үткәреп торма инде, – диде урман ешлыгына ишарәләп. – Җиңдем дигәндә генә...
Аны бөтенләй ишетмәгәндәй, ныклы карарга килеп, компасны кесәмә салдым, Зиннур янына чүгәләдем.
– Сынган булса, берәр агач кисәге белән бәйләп куярга кирәк, – дидем җитди кыяфәт белән. – Нык авыртамы?
– Аһа. Яңгыр булмаса, таеп егылмый идем дә...
– Хәзер берәр нәрсә уйлап табабыз... – Ялт кына торып, тирә-ягыма карандым, юеш абагалар арасына ауган агачның каралып беткән кайрысын җитез-җитез хәрәкәтләр белән кубаргаладым да янә Зиннур янына иелдем.
– Былтыр кыш минеке дә сынган иде, тучны шушы урыннан. Ай буе мәктәпкә бармадым! – дидем зур сөенеч уртаклашкандай елмаеп.
– Анысы шәп! – диде Зиннур йөзе яктырып. Аннары тагын ирен читен тешләде. – Ну авырта шул!
– Әй, гипс салсалар, сизмисең дә аны! Аңынчы түзсәң... – Берара башымны кашып тордым да җәһәт кенә кроссовкамның бауларын сүтеп алдым.
– Кая, тотып тор әле, – дидем, агач кайрыларын Зиннурның үкчә буена терәп. Аннан авырткан аякны кайрылар өстеннән шул баулар белән тырыша-тырыша бәйләгәндәй иттем.
– Круто! Мәктәп музеендагы чабатага охшап калды, әйме? – диде Зиннур аягына соклангандай карап торгач. – Зерә шәп булды бу! Түлке... – Малайның йөзе янә караңгыланды. – Минем аркада сине дә төшереп кенә калдырырлар инде.
– Гел безгә генә җиңәргә димәгән лә, бүтәннәргә дә тәтесен. – Әллә Зиннурны, әллә үземнең күңелемне тынычландырырга теләп, шулай дидем. – Җиңелгән тек җиңелгән...
Шыбыр-шыбыр яуган яңгыр тамчыларының яфрак өстендә биешүе кими төште. Көн дә ачылып киткәндәй булды. Түбәләре күккә ашкан мәгърур наратлар исә таякка таянган, сыңар аягында титаклаган Зиннурны да, юка гына иңбашларыма көндәшемнең кулын салып, көч биреп, булышып барган мине дә, көрәш мәйданындагы иң зур җиңүчегә юл сапкандай, баш иеп озатып калдылар.
* * *
Быелгы яз әллә ничек кенә килде. Тиз генә, сиздермичә генә. Кар юрганы астында йокымсырап яткан җиһан гүя бер төн эчендә танымаслык булып үзгәрергә карар кылган да күз ачып йомган арада күлмәген алыштырып та өлгергән... Әйтерсең, бу дөньяда көзге ачы җилләр дә, кышкы бураннар да, күк күкрәүләр дә юк һәм бөтенләй булмаган: тирә-якта гына түгел, күңелләрдә дә мәңгелек самими яз хакимлек итә...
– Сезнең башыгызда тик бер генә нәрсә – имтиханнар гына булырга тиеш!
Укытучылар авызыннан өзми-куймый яңгыраган бу сүзләр без, унберенчеләрне инде шаккатырмый да, гаҗәпләндерми дә. Яз кояшы пәйда булуга, алда торган имтиханнар ыгы-зыгысы да, чыгарылыш кичәсе дә, аңа дигән күлмәк проблемасы да берара бөтенләй онытылып торгандай булды.
– Дәрестән соң Кама буена төшәсеңме? Велик белән, – дип пышылдады Наил миңа терсәге белән төртеп.
– Юк, бүген булмый, – дидем үз
чиратымда терсәкне читкә этәреп.
– Тә-әк, Шәйхиев, Сабиров, тәнәфестә сөйләшерсез! – Күзлеген борын очына ук төшереп куйган Ирина Вадимовна безгә кисәтү ясагач, дәресне дәвам итте. – БДИда сезгә менә шундый сорау эләксә...
– Карале, Таһир, сыерлар йөзә беләме ул? – Наил бертын бик игътибар белән тыңлаган кыяфәттә Ирина Вадимовнага карап торгач, янә минем колак төбенә иелде.
– Мин каян белим? Рәзимнән сора, аның белмәгәне юк.
«Рәзим, сыерлар йөзә беләме ул?» Наил сырлаган хат кисәге, шырпы юанлыгы гына бөтерелгән кыяфәттә арткы парта өстенә килеп төште.
– Әллә... Беләдер. Безнең авыл инеше каз тәпиен күмәрлек кенә, сыер йөзгәнен күргәнем юк.
Безнең муен чокырына җылы сулыш килеп бәрелде. Үзенә дә кызык булып киткән Рәзим янындагы Даниягә дык итеп китереп төртте.
– Син бит аяклы энциклопедия: сыерлар йөзә беләме?
Укытучыдан күзен алмый, аның һәр сүзен йотлыгып тыңлаган кыз сискәнеп Рәзимгә борылды да чигә тирәсендә бармагын бораулап алды. Шулай да аның эченә дә корт йөгерде бугай, бераздан, күзләрен укытучыдан аермый гына, алдында торган кәгазьгә әлеге сорауны теркәп, янәшә рәттәге Лилиягә төртте.
«Филләр точно белә!»
Бераздан безнең физика дәресе үзе дә электр магнитлары кырын хәтерләтә башлады: класс, ду килеп, каты чикләвеккә әйләнгән сорауга җавап эзли иде.
– Ирина Вадимовна, зинһар, әйтегез әле: сыерлар йөзә беләме ул?
Укытучының йөзе башта көл төсенә керде. Аннан әкрен генә кызара башлады.
– Сез... Мин сезнең өчен... БДИ дип...
Бу минутта гаҗизлектән елап җибәрергә әзер булган Ирина Вадимовна үз сүзләреннән үзе тотлыгып калды.
– Сез бит инде бала-чага түгел! Имтиханнар алдыннан... җыен вак-төяк сорау белән! Наил, Таһир, барысы да сездән башланды!..
Дәрес беткәнне белдереп кыңгырау чыңлагач, классның умарта күчедәй гөжләве аерата көчәйде.
Хәер, безнең кабинетта гына түгел, аскы каттагы укытучылар бүлмәсендә дә ыгы-зыгы икән...
Электрон көндәлектәге билге турында сорарга дип Ирина Вадимовнаны эзләп төштем дә ишек шакыдым. Җавап булмады, ишетмәделәр, ахры. Ишектән башымны тыксам...
– Борын төбендә имтиханнар торсын, ә аларның башында җил уйный: сыерлар йөзә беләме, имеш!
– Унбергә җиттеләр – сабыйлар диярсең!
– Ничә яшь булсын, бала булып калалар!
– Карагыз әле, йөзә беләме соң ул сыер заты?
Укытучылар бүлмәсендә башта кинәт кенә тынлык урнашты. Шулай да мине күрүче дә, ишетүче дә, игътибар итүче дә юк. Берсен-берсе бүлә-бүлә бәхәсләшергә тотындылар.
– Беләдер...
– Ай-һай, бер дә күргән булмады...
– Белә инде, ат та, сыер да белә, кинода күрсәтәләр бит.
– Юктыр, дүрт аяклап ничек йөзмәк кирәк?! – Тәрбия эшләре
буенча директор урынбасары Гөлсинә Кыямовнаның йөзенә аптырау йөгерде.
– Какраз дүрт аягы булганга кешедән дә шәбрәк йөзә инде ул! – Физкультура укытучысы Идрис Салихович бик белдекле төс белән имән бармагын өскә күтәреп.
– Һм... Хәзер иремнән шалтыратып сорыйм әле, – диде Ирина Вадимовна, ирен читен тешләп торганнан соң. – Ул ветврач бит, белми калмас.
Барысы да җиңел сулап, бер-берсенә елмаештылар.
Бу мәлдә тәрәзәдән үрелеп караган мәңге яшь күңелле чал кояш та, шулкадәр үз һәм самими елмаю белән, миңа күз кыса иде...
* * *
Матурчикка тагын эләгер инде. Тәлинкәгә салынган сөтне идәнгә чәчрәтеп бетергән... Тизрәк сөртеп куярга кирәк. Әни күрсә: «Һай, тәртипсез!» – дип бармак янаган булыр, әти сүзсез генә баш чайкар, дәү әни: «Минем кебек картаюың җитте, Йөнтәс, тәмам шәлперәйдең», – дип, йомшак башмакларын әкрен генә сөйрәп, үз бүлмәсенә кереп китәр. Белеп торам: шулай дисәләр дә, сукрансалар да, куып чыгармаслар. Берсенең дә күңеле каты түгел.
Чамалавым буенча, песиебезгә ун-унике ел булырга тиеш. Шулайдыр, нәп-нәни йомгак чагымда куеныма сыендырганда, мәктәпкә барырга
җыена гына идем бит. Хәзер, күр, түбәсе күккә ашкан егет булып җитештем... Хәтерлим әле, без өйдә пыр тузып шаярырга гадәтләнгәч, әни песине күршеләргә бирмәкче иде. Беркөнне аның кулына килеп сарылдым да:
– Моторчикны берәүгә дә бирмибез, әни! Ул бит усал да, тәртипсез дә түгел! – дип елардай булып ялындым.
Песи дә мияулап, минем сүзләремә кысылырга маташты: янәсе, Таһир дөрес әйтә! Нигә, чыннан да хак шул: нәнирәк чагында шукланып-наянланып алганын, бүлмәләр буйлап пыр тузып йөгерергә яратканын исәпкә кертмәсәк, алай бер дә тәртип бозганы булмады аның. Кечкенә чагында үзем дә орчык урынына бөтерелүче, тел бистәсе идем мин. Хәзер җитдиләндем. Песи дә картайды. Колаклары да, койрыгы да кипкән чөгендер яфрагыдай шәлперәеп калды. Күбрәк диван почмагында бөгәрләнеп йоклап ятарга ярата.
– Сиңа рәхәт, Моторчик, барысына да үзең баш, үзең түш, – дип аркасын сыпырам аның. – Ә без бүген тагын укытучы белән бәхәсләштек.
Боегып калган йөземне күрепме, башын күтәрә, күзләремә текәлә. Мин дә аның җавабын карашыннан укыйм. Гел шулай икәү аңлашабыз без... Кеше телендә сөйләшә белсә: «Юкка борчылма, дустым. Өлкәннәр үзләренчә, син үзеңчә хаклы», дияр иде...
– Сез олылар кушканча гына киенергә, олылар кушканча гына йөрергә, хәтта олылар кушканча гына уйларга тиеш, имеш...
«Кош баласы да, канат яруга, иреккә дип талпына шул...»
– Минем үз фикерем бар икән, нишләп әле шуны кычкырып әйтмәскә тиеш ди?
«Кайчагында телне аркылы тешләп калырга кирәклеген тормыш тора-бара үзе өйрәтә ул!»
– Беләсеңме, без бүген класста бәләкәй генә ЧП ясадык. Без дип... Тәрәзә төбендәге гөл савытын бәреп төшердек.
«Сакаллы сабыйлар. Андый гына шуклык булмый калмас инде».
– Укытучыбыз давыл кубарды. Имеш, без арбалы, без фәлән, без төгән... Мин түзмәдем: «Сез үзегез беркайчан да хаталанмыйсызмы?» – дип әйтеп салдым.
«Сез, кешеләр, ничек дисез әле: бәндә хатадан хали түгел, дисезме?»
– Укытучыбызга бу да ошамады, тагын ярсып китте. «Телең озын синең, Таһир. Түккәнсең икән, җыештырып куй!» – дип кычкырды.
«Ә син борылдың да чыгып киттең инде... Тукта, тукта, нигә елмаясың әле? Авызың колагыңа җитә бит!»
– Җыештырдык! Түгүен мин түкмәгән идем анысы... Тәрәзә ачам дип үрелгәндә Гөлия ялгыш бәрелде дә..
«Ә-һә, юкәдә икән чикләвек!»
– Иң кызыгын сиңа гына әйтәм! Бүтән чакта авызыннан сүз чыкмаган Гөлия: «Таһир түгел, мин төшердем бит гөлне!» – дип әйтеп куйды.
«Коңгырт чәчле, коңгырт күзле Гөлияме? Син авырып ятканда әфлисун алып кергән кызыкаймы?»
– Тәнәфестә икәүләп идән себердек, гөлне чүлмәгенә кире утырттык. Үсеп китәр микән?
«Тамыры исән булса, шаулап чәчәк атар әле, борчылма. Саксыз кыланып, япь-яшь тамыры гына өзелмәсен...»
– Гөлиянең миңа карап елмайганын күрсәң!..
Вау! Әй, түгел лә, мияу! Песекәйнең күңеле мәтәлчек ата инде әллә?! Шукланасы, тәгәри-тәгәри шаярасы килә күзләренә чыккан... Тагын эләгер инде эләгүен. Берсе бармак янар, икенчесе баш чайкар, өченчесе «эт булсаң, бәйләп куяр идем!» дип куркыткан булыр... Ярар ла, күңелне барыбер беркем дә бәйгә утырта алмаячак лабаса...
Минем дә күңелем, бая гына куенына аклы-каралы мәче баласы сыендырган Сәетне, аның яктылык белән тулган самими карашын, Гөлиянең оялчан коңгырт күзләрен күз алдына китерүдән, «үзгәрмә, яме» дигән сүзләремнең үз җанымда кайтаваз булып яңгыравын тоюдан мәтәлчек ата иде...
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
«Мәйдан» № 11, 2023 ел
Комментарийлар