Логотип «Мәйдан» журналы

Уртак мәхәббәт

Хикәя.

Кушыла бергә кеше язмышлары
Кушылган күк бергә елгалар...
Киттең. Син утырып киткән поезд минем йөрәгемне, юк, җанымны суырып алып китте.
Киттең. Димәк, әйтелгән сүзләр барысы да бушка булган. Синең карап торуларың... Сүзсез дә җанны телгәләүләрең... Синеке кебек күзләр дә алдагач, тагын кемгә ышаныч белән карарга? Синең сүзләрең дә ялган булгач, тагын кемгә ышанырга? Синнән башка бер генә минут та тора алмыйм, дидең. Киттең. Бер минутка гына түгел, гомерлеккә ташлап киттең.
Киттең. Дөньямның яме, яшәвемнең тәме калмады. Тапкан малымның куанычын күрмим. Үз балаларым да ят-чит кебек тоела. Вакыт табиб, бар да уза, бар да онытыла, диләр. Бәлки шулайдыр да. Ләкин бүген соң, бүген миңа нишләргә? Күкрәк читлегенә килеп кысылган йөрәк яр читенә чыгарып ташланган балык кебек тыпырчына, аңа синнән башка һава җитми.
Егерме ике яшькә кадәр синсез яшәдем. Бар да аңлашыла, бар да әйбәт иде. Каян гына юлыма килеп чыктың соң? Хәзер инде тормышның гүя асты-өскә килгән. Тормыш агымының җаен тапмыйм. Моннан бер генә ел элек, «җирдә ярату бар» дисәләр, ышанмас идем. Нигә миңа моннан өч кенә ел элек, мин язмышымны бүтән белән бәйләргә өлгергәнче, «ярату бар ул, җирдәге адәм балалары барысы да бер түгел, сиңа ярату килер әле», димәделәр. Ә кем әйтергә тиеш иде аны? Әниме? Ул барлык аналар кебек үк миңа бары тик яхшылык кына теләгәндер. Аның мине бу дөнья буталчыклыкларыннан алып калырга тырышып, тизрәк өйләндерәсе, башлы-күзле итәсе килде. Имеш, мин өйләнгәч беркая да йөрмим, начар кешеләр белән аралашмыйм. Фатирымда, хатыныма карап кына, туган балаларыма шатланып яшим. Иртән торып эшкә китәм, кич кайтам. Кайтуыма ашарга әзер була. Өй җылы, чиста. Янда хатын бөтерелеп йөри. Тагын ни кирәк? Моңа кадәр мин дә яшәү өчен бары тик шулар гына кирәк дип уйлый идем. Юк икән, матур, кыйммәтле әйберләр генә бәхетле итә алмый икән.
Адәм баласына тагын ни кирәк соң? Бөтен кеше фатирлы, машиналы булырга омтылмыймы? Омтыла. Әле кешеләрдә сирәк-мирәк кенә күренә башлаган машина иң элек миндә булды. Чит илгә китеп эшләп кайту бик популяр чак. Ләкин мин чит илгә дә, чит җиргә дә акча эзләп китмәдем. Эшли белсәң, акча үз җиреңдә дә бар ул. Мин эшләдем. Көнне-төнгә ялгап эшләдем. Әти белән әни дә мин дип кенә яшиләр бит. Күзгә генә карап торалар. Машина алдым. Бер бүлмәле фатир бирделәр. «Инде фатирың да, машинаң да бар – өйлән», диделәр. Өйләндем. Беренче күргән, үзебезнең яндагы кибеттә эшләүче сатучы кыз белән танышып бераз йөрдек тә, алып та кайттым. Карап торуга матур гына кебек. Кулыннан эш тә килә. Ашарга тәмле пешерә. Балаларны үзе бәйләп, үзе тегеп киендерә. Миңа бит әле егерме өч кенә яшь. Ике елда ике балабыз булды. Башым гаилә муенчагына керде, аякларым балалар дигән тышау белән бәйләнде. Бар да яхшы иде. Таң ата да кич була. Гаилә түгәрәк. Матур, дус яшибез. Ләкин язмыш дигәнең өйдә генә утырсаң да эзләп таба икән. Мин сине күрдем. Күрдем дә өнсез калдым. Тәүдә башымнан кайнар су койган кебек хис кичердем. Аннан бөтен тәнем утта янган кебек кызыша башлады. Авызым ачыла, сүз әйтә алмыйм. Каян килеп чыктың соң син? Дүрт ел бер шәһәрдә яшәгәнбез. Бер урамнан ничә көннәр, ничә иртәләр узганбыз. Бер кибеткә кереп азык-төлек алганбыз, ә мин сине өйләнеп, балаларым булгач кына күрдем. Язмыш шаяруымы бу? Нишләп миңа шулкадәр авыр сынау куелды соң әле? Юк, мин генә чишә алырлык мәсьәлә түгел иде бу.
Син. Менә син урамнан атлап киләсең. Килмәгән җирең юк. Буең зифа, үзең чибәр. Карап алып, рәхәтләнеп көлеп җибәрүләрең генә ни тора, бөтен дөнья нурга күмелә. Син студент. Педагогия институтында укыйсың, фән нигезләрен кимерә-кимерә бишенче курска җиткәнсең.
Таныштык. Сиңа егерме ике яшь. Без урамнан барганда үтеп баручылар ирексездән елмаялар. «Сез абыйлы-сеңеллеме?», диләр. «Шулкадәр охшашкансыз, бу кадәрле дә пар килерсез икән», дип сокланалар. Ә безнең сөйләшеп сүзебез бетми. Кайбер көнне күзгә-күз карашып кына утырабыз. Сүзләр дә кирәкми. Өйләнгән булуымны, балаларым барлыгын көн саен әйтермен дим, әйтә алмыйм. Бәхетле минутларымны тагын бер генә сәгатькә, бер генә көнгә сузасым килә.
Мәхәббәт! Нинди кодрәтле хис син. Синең белән мин үземне канатлы, шундый көчле итеп хис итәм. Гел елмаясы, кешеләргә яхшылык кына эшлисе килеп тора. Эшем дә уңай гына бара. Минем өчен һәр таң кояшлы булып ата, кыш көне дә кошлар сайрый, агач яфраклары пышылдашып миңа синең турында сөйлиләр. «Ул да сине ярата, ярата», диләр. Дөнья шундый матур, яшәве шундый рәхәт.
 
* * *
Язмыш җирдә күпме кешеләрне
Юл чатында ялгыз калдыра...
 
Киттем. Сине күрмәгәндә генә барысын да онытып булыр, тынычланырмын дип уйладым.
Киттем. Миңа синең яннан ераграк җиргә китәргә кирәк иде. Бер ел буена хатының, ике балаң барын әйтми йөрдең.
Ә мин синең белән ничек тормыш корып җибәрүем, ничек яшәвебез, синнән нинди балалар табуым турында планнар кордым. Сүзләр һәм уйлар материаллаша, диләр. Юк. Минем сүзләрем дә, уйларым да материаллашмады. Диплом алып, шәһәрнең иң матур ресторанында банкет ясарга йөргән көн иде. Син барысын да сөйләп бирер өчен нәкъ менә шул көнне сайлагансың. Шушы банкет артыннан безнең туебыз булыр дип хыялланып йөргән, хыял диңгезендә йөзгән мизгелләр иде бит ул. Курсташларым шау-гөр килеп бәйрәм иткәндә мин су буена төшеп, җиргә капланып ярсый-ярсый еладым. Юк. Суга батарга да, үз-үземә кул салырга да уйламадым мин. Мәхәббәттән сукырайган күзләремнең яңа гына ачылуына гарьләнеп еладым. Егет кеше кыз яныннан кабалана-кабалана кайтып китәме? Ял көннәрендә янына килергә җай таба алмый йөриме? Юк. Ә мин синең сәер гадәтләреңне күрмәдем дә, аңларга да теләмәдем. Мин сине өзелеп-өзелеп ярата гына идем. Шушы кадәр ярату булганда арада тагын берәрсе бардыр дигән уй минем башыма да кереп карамады.
Мин авыл кызы. Өй артындагы шомырт агачы төбендә авыл китапханәсендә булган барлык китапларны укып бетердем. Яз җитсә шомырт исен иснәп, татлы хыялларга бирелеп, романнар укый идем. Миңа киләсе мәхәббәт тә нәкъ романнардагыча саф, матур булырга тиеш иде. Безнең сөюне бер нәрсә дә таплый алмаячак, ул бөтен кешеләрне көнләштерерлек саф булачак иде.
Килде ул мәхәббәт. Язгы ташкын кебек ургып, тыелгысыз булып килеп керде ул хис миңа.
 
Хыялымда йөрткән син ул,
Бердәнбер тиң яр миңа...
 
Тиң идек. Пар килгән идек. Яшь аермабыз да бары тик бер яшь. Пар булып, гел бергә яшәргә, өй тутырып балалар алып кайтырга, аларны бергә-бергә куанып үстерергә генә иде.
Ә син өйләнгән. Синең ике балаң бар. Син үзең дә бала гына бит әле. Кем синең ике бала атасы булуыңа ышансын инде. Мин дә ышанмадым. Икенче көнне син яшәгән урамны, йортны эзләп таптым. Иң элек подъезддан олы улыңны кулыңа күтәреп син килеп чыктың, бакчага илтә идең. Кече улыңны тоткан хатының тәрәзәдән карап, кул изәп калды. Миңа монда урын юк иде. Ярсып елый-елый институтка кайтып кердем. Дипломымны алдым. Тулай торакка кайтып әйберләремне җыйдым. Менә мин поездда. Биш ел гомерем узган шәһәргә тәрәзәдән карап торам һәм танымыйм. Кешеләре ямьсез, урамнары шыксыз. Агачлары да башларын иеп, минем алда гөнаһлары бар кебек моңаешканнар. Күңелсез. Китәргә, китәргә, китәргә кирәк. Яңадан бу шәһәргә килмәскә, беркайчан да килмәскә булыр. Шунда кара күк йөзен икегә ярып кояш чыкты. Поезд тәрәзәләренә карый-карый син киләсең. Кулларыңда чәчәк. Менә минем тәрәзә янына килеп җиттең. Карашып торабыз. Әйтеләсе сүзләр әйтелгән. Нәрсә әйтәсең инде, син минеке түгел һәм бервакытта да булмаячаксың. Сулар кирегә акса да без бергә буласы түгел. Бергә була калсак та гомер буе безнең арада синең ике балаң булачак. Һәр балага син малайларыңа караган кебек карап үтәчәксең. Юк, син аларны ятим итмәячәксең. Мин аны шунда ук аңладым.
...Поезд китте. Перронда минем йөрәгем, юк, җаным калды.
 
***
Яраттым. Егерме ике яшемдә, өйләнеп ике балам булгач, миңа сөю килде. Моңарчы татымаган мәхәббәт иде бу.
Иң беренче булып миндәге сәер үзгәрешне әни сизде.
– Улым, синең белән ни булды? – диде ул бер көнне.
– Бернәрсә дә булмады, әни.
– Улым, син үтәли балкыйсың бит. Синең эчеңә кояш кереп утырган кебек.
– Ни сөйлисең син, әни, мин гел шундый инде.
– Юк, улым, әниеңне алдый алмассың, синең буең да бер карышка үскән сыман. Син гел икенче. Үз алдыңа елмаеп, көлемсерәп йөрисең. Ачуланган, боеккан чагыңны да күргәнем юк. Бөтен әйткән сүзне үтисең. Мин сөйләгәндә үзең тыңламыйсың да кебек, ә үзең барысын ишетәсец, барысын беләсең, авырыксынмыйча эшлисең. Улым, әгәр мин уйлаган әйбер хак булса...
– Юк ла инде, әни. Минем бүген кәефемнең күтәренке чагы, эштә дә бар да әйбәт, өйдә дә зарланырга сәбәп юк.
– Шул-шул менә. Бар да әйбәт булганга күрә әйтәм дә инде.
– Әйбәт булгач, начар түгел бит инде, әни.
– Синең ике балаң бар...
– Бар. Беләм.
Йөрәгемне телеп, утлы күмер төшеп китте.
Әни йөрәген алдап буламы инде? Мин тегеләй дә, болай да боргаланып карадым, ләкин әни ачык текст белән сөйләргә булды.
– Улым, синең ике балаң бар, аларны ятим итмәссең бит? – диде.
Мин үзем ятимлекнең ни икәнен белмәдем. Ләкин дустым Әнфәс ятим үсте. Әнфәснең: «Ятимлекнең ни икәнен ятимнәр генә белә...» – дигән сүзләре әле дә булса колак төбемдә яңгырап тора. Ул безгә кергәндә гел әти янында чуала, мин әти белән сөйләшкәндә, нидер эшләгәндә яшермичә көнләшеп карый иде.
– Бәхетле дә инде син, Инсаф, – ди Әнфәс, әти белән безнең бергә кайтып килгәнне күрсә. – Синең әтиең бар. Син канат астындагы чеби баласы кебек һәрчак ышыкта. Син йомырка сарысы кебек, гел җылыда яшисең. Син үзеңнән олы малайлардан да курыкмыйсың, әтиең, таянычың бар.
Әнфәс тормыш турында зурлар кебек фәлсәфә кора белгән. Ятимлеге үзәгенә үткәнгә иртә олыгайды шул ул. Минем кебек киенәсе килеп бик иртә эшкә урнашты. Төнге каравылда да торды, кибеттә әйбер дә бушатты. Җәйге каникулларының бер генә көнен дә ял итмәде.
Мин улларымның кеше әтиләренә карап уфтануларын, ятим булып, кимсенеп үсүләрен теләмим. Улларымны да ташлый алмыйм, Тәнзиләдән дә аерым яшәү мөмкин түгел. Нишләргә соң миңа? Әни, киңәшеңне бир?
– Язмышың шулдыр, улым. Балаларыңны ятим итеп, бәхетле була алмассың...
– Болай да бик авыр бит, әни...
– Түз, улым, язмыш эше.
Ә балаларны үзем белән алсам?
Әниләре исән килеш аларны әнисез үстерү дә гаделлек түгелдер.
Бу хәлдән чыгу юлы бармы?
 
***
Яраттым. Миннән дә бәхетле кеше юк иде. Миндәге үзгәрешне курсташ, бүлмәдәш кызларым да сизми калмадылар.
– Тәнзилә, син Яхшылыкның үзе кебек, – диләр алар миңа.
Мин елмаям гына.
– Кем ул? Принцмы?
– Юк, король үзе.
– Шулай матурмы?
– Аннан да матур кеше юк.
– Яратасыңмы?
– Яратам, бик яратам.
– Кем соң ул?
– Ул уч төбенә алган чишмә суы кебек чиста җан. Аның яхшылыгы Кояш кебек бөтен җир йөзен җылытырга җитә.
– Әти-әнисе кемнәр?
– Иң яхшы кешеләр... Шундый малай үстергән әти-әни изге җаннардыр.
– Мондый мәхәббәт китапларда гына була.
– Юк, китапларда гына түгел, җирдә дә, без, җир балаларында да була.
– Син хыялый.
– Шулайдыр, ә кемгә моннан начар соң?
Менә шулай дөньядан ваз кичеп яраттым мин сине. Гел шулай яратырмын дип уйладым. Ләкин син ашыккан, мин соңлаган булып чыктык. Син уртак. Мәхәббәтебез уртак. Мин мәхәббәтемне икегә булә алмыйм. Минем өчен йә булсың, йә гел булмасың.
 
***
Син киттең. Ә мин вокзалда сине кире кайтырсың дип көтеп таң аттырдым. Сиңа дип алган чәчәкләрем шиңеп бетте. Үземне сакал-мыек басты. Син бит мине тәрәзәдән күрдең. Поездны туктатырсың дип уйладым мин кайнар баштан.  Аннан соң киләсе тукталышка кадәр генә барырсың да, төшеп, каршы яктан килгән поезд белән кире килерсең дип көттем. Юк, килмәдең.
Бер тәүлек буе вокзалда утыргач, өйгә кайттым. Ике улымны кочагыма алып утырдым. Минем хәлемне белгән кебек, алар да тавыш-тынсыз гына йомылып утырдылар. Күз яшьләрем чыкмады. Йөрәк елады. Шунда мин сине югалтканымны аңладым.
Киттең.
Югалдың.
 
***
Көтмәгәндә язмыш адаштыра,
Адаштыра бутап юлларны.
Аера ул кайчак ике гашыйк
Бер-берсенә сузган кулларны...
 
Тау белән тау гына очрашмый, адәм балалары бер күрешмәсә бер күрешә икән. Без дә синең белән очраштык.
Университет фойесы. Йөрәкне кысып авырттырырлык таныш гәүдә. Аның басып торуын гына күр әле син. Сөйләшкәндә елмаюлары. Бөтен дөнья кояшлы аланга әйләнгән. Әллә күктән кояш үзе иңгән диярсең. Унсигез ел буе төшләргә кергән Инсаф фойеда бер егет белән басып тора. Яшь егет, үзенең яшьлек күчермәсе. Әйтерсең лә арада унсигез ел вакыт узмаган.
– Исәнме, Инсаф!
– Исәнме, Тәнзилә!
– Ә менә мин быел гына урта мәктәп тәмамлаган кызым Гөлназны укырга керергә алып килдем.
– Ә бу минем улым Илнур.
Безнең үз сүзебез. Яшьләрнең үз сүзләре. Аларның тормышлары алда. Аларга имтиханнар бирү үзе бер дөнья кебек.
Алар безнең күңелдә нинди ут уйнаганын, йөрәкләребезнең ничек ярсып типкәнен белмиләр дә.
Сөйләшәсе сүзләр күп кебек...
Кузгатыргамы йөрәк ярасын, әллә күптән төзәлгән ярага кагылмаска гынамы...
 

Илүсә НӘБИУЛЛИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) prostooleh - ru.freepik.com


 

 

 

 

Комментарийлар