Логотип «Мәйдан» журналы

Умырзаям

Нәсер.

Өстәлдә, керфекләре хәлсез салынып төшкән бала сыман, зәп-зәңгәр умырзая чәчәге ята. Берүзе. Үлем алдында ул. Үзен иркәләп сөйгән кояш нурларын да, бәлки, кабат күрә алмас.
Тукта, ә нигә соң әле ул берүзе биредә ята? Ни өчен, кайсы мәрхәмәтсез җан аны монда ташлап киткән? Умырзая, язның беренче карлыгачы, япь-яшь кызның зәп-зәңгәр күзләренә сердәш булып, аның күкрәгендә балку урынына, хәлсезләнеп, ялангач өстәл өстендә ята?
Умырзаямны саклык белән генә кулларыма алып, иреннәремә якын китерәм. Үбәсем килә минем бу зәңгәр яз чәчәген. Яшь бала төсле саф, гөнаҺсызга җәберләнгән тыйнак чәчәкне терелтәсем килә. Шушы хәлендә дә горурлыгын җуймаган умырзая сокландырды мине, гүя сихерләде. Ул миңа бик күп истәлекләр хәтерләтте.
Аны кулыма алгач та, күңелне ниндидер рәхәтлек, бик-бик җылы хис чолгап алды. Шатлык хисе идеме ул, сагыну, үткәннәрне искә төшерүдән туган ләззәтме? Белмим. Барысы да бар иде бугай. Ничек кенә булмасын, миңа матур төш күргәндәй искиткеч рәхәт иде. Кайда икәнлегемне онытып, бәхет диңгезендә йөздем... Син миңа, умырзаям, иңләп-буйлап чыккысыз болыннарымны, зәңгәр күземне хәтерләттең. Әйе, әйе, аның күзләре дә, синең чәчәкләрең кебек, зәп-зәңгәр иде бит. Без икәү, аның белән бергә, билдән үскән куе яшел үләнне ерып, болын буйлап йөгердек, шаярдык, көлдек. Өсләрендә көмеш чык бөртекләре җемелдәгән мең-мең төрле чәчәкләр, уйнап очкан ал, зәңгәр күбәләкләр бездән көнләшә кебек иде...
Болыннарым, әй сез,  аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән чиксез киң болыннарым! Еракта калдыгыз сез! Безнең эзләрне әле дә саклыйсызмы икән? Тагын кайтырбыз әле, көтегез. Зәңгәр күзем белән бергә, күбәләкләр, чәчәкләрне көнләштереп, тагын йөгерербез әле, тагын көләрбез. Һәм шул чакта кулымдагы шушы хәлсез, ләкин горур умырзаяны искә алырмын. Дөрес, умырзаялар үсми болында. Нигә шушы зәңгәр чәчәк, әллә ни хуш исле дә булмаган гап-гади чәчәк күңелемне шулкадәр дулкынландыра, ашкындыра, сихерли соң әле? Нигә әле ул еракта калган, әмма йөрәгемә бик-бик якын булган яшел хәтфә болыннарны хәтерләтте? Белмим, җавап таба алмыйм. Умырзаяма карап, туган ягым искә төшкән иде, җәй көне болыннарыма чыккач, мөгаен, умырзаям искә төшәр...
Син әле йөрәгемдә мәңгелек эз калдырган тагын бер садә җанны хәтерләттең, умырзаям...
...Дөньяның матурлыгына, тормышның гүзәллегенә сокланып, язгы бакчада утыра идем. Зәп-зәңгәр күк йөзендә аккош мамыгы төсле ап-ак бөдрә болытлар йөзә. Бакча кояш нурларына чумган, яшел төс – тормыш төсе керә башлаган агачларның кәүсәләре инде алтын нурлар белән шаярышалар иде. Бакча тын, бары тик кошларның чыр-чуы гына боза бу тынлыкны. Үземә төбәлгән күз карашын сизеп, кинәт күтәрелеп карамый булдыра алмадым. Миннән бер-ике генә адымда үскән каенны кочаклап, ап-ак күлмәкле өч-дүрт яшьләрендәге кызчык басып тора. Шомырттай кап-кара күзләре миңа төбәлгән, ә бер кулында теп-тере, зәп-зәңгәр умырзая чәчәкләре. Елмаюымны күргәч, кызчыгым тартынмыйча яныма йөгереп килде. Кочагыма алып, аксыл бөдрәләрен сыйпадым. «Син кем кызы?» – дип сорадым. Ул аптырап тормады: «Әнием кызы!» – диде.
Исеме Алсу икән. «Әниең кем?» – дигәч, «Укытучы», – диде. Сабыйның тавышында бу юлы ниндидер бер горурлык хисе сизелгәндәй булды. «Ә әтиең кем?» – дип сорадым сабыйдан. «Әтием юк...» – диде ул акрын гына. Алсуның күзләре кулындагы умырзая чәчәкләренә төбәлде. Ә мин, аны ничек юатырга да белмичә, телсез калдым. Барысы да ачык иде инде... Күңелемә нәфрәт катыш авыр хис тулды. Ләкин үземне кулга алып өлгердем, кызчыкның йомшак бөдрәләреннән сыйпап: «Чәчәкләрең бигрәк матур, кем бүләк итте?» – дип сорадым. «Әнием», – диде ул. Шулчак: «Алсу, кер, кызым, чәчәкләреңне суга утыртыйк, шиңмәсеннәр», – дигән тавыш ишетелде. Икебез берьюлы өскә күтәрелеп карадык. Каршыбыздагы биек йортның балконында кулына сулы савыт тоткан зифа буйлы, бик тә сөйкемле ханым басып тора иде. Алсу: «Әнием!» – дип, бакчадан йөгереп чыгып китте. Минем турыда онытты дип уйлаган идем, әмма ул борылып карады, умырзая чәчәкләре тоткан кулын болгады. Артыннан елмаеп карап калдым. Йөгер, Алсу, йөгер! Гөлеңне суга утырт! Син үзең дә гөлдәй гүзәл бит, Алсу! Шиңми торган умырзая бул! Горур булуыңны телим мин синең, Алсу... Тик умырзаяларны өзеп җиргә ташламасыннар иде кешеләр. Ташламасыннар иде...
 

Фирая ЗЫЯТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions

 

 

 

Комментарийлар