Логотип «Мәйдан» журналы

Укылмаган никах

Бәян.

«Мәйдан» журналы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәлен киңерәк пропагандалау максатыннан бу санда «Шагыйрь Тукай сәхифәләре» дигән яңа рубрика тәкъдим итә. Ул күренекле язучы Марат Әмирхановның зур уңыш казанган «Тукайның әһле якыннары» проектының дәвамы. Сез, хөрмәтле укучыларыбыз, шагыйрь тормышының моңарчы әдәби әйләнешкә кермәгән сәхифәләре нигезендә югары кимәлдә язылган дүрт бәян һәм бер эссе белән танышып, белемегезне баета, рухлана алачаксыз.
Хәерле сәгатькә!
 

 

Хатын алмак читен бит һәм мәшәкать...

 

 

Г. Тукай


 
Габдулла йөгерә-атлый идарәханәгә килеп керде дә кузналарын тиз-тиз генә өстәл тартмасына бушатты.
– Фатыйх, мине котлый аласың, ике кузна оттым, – диде шатлык-куанычыннан кояштай ялтырап, – мине уздыручы булмады.
Фатыйхның кабарткан каз куыгыдай калын шома иреннәре тагын да җәелеберәк китте, йөзендә мыскыл катыш гаҗәпләнү дулкыннары биешеп алды. Аннан яза башлаган мәкаләсен читкәрәк этеп куйды да:
– Син бала-чага түгел ич инде кузна уйнап йөрергә, эш болай да муеннан, корректуралар да укылмаган, – дип хезмәттәшен битәрләп алды.
Габдулла күз кырые белән генә вәлфәҗер карашы аша үткәреп, шундук тегенең авызын да каплап куйды:
– Мин дә аптырашта, син ничек кызлар белән сөйләшеп туймыйсың, сәгатьләр буе маләягъни сүз сөйләп утыру үзе бер хасталык лабаса!
– Ничек инде маләягъни?
– Хатын-кыз булган җирдә мәгънәсез сүзләр генә сөйләнә бит, кәбәм ...
– Ахирел-әмер, мин синең сөймәс сөягең булдым инде, – диде Фатыйх уены-чыны белән язмасыннан күзен алмыйча гына, – пәйгамбәребез үпкә тотуны гөнаһка саный.
Бу Фатыйхның 1906 елгы Җаек хәлләренә төрттерүе иде. Ул Җаекта чыгып килүче «Әлгасрелҗәдид» журналына үзенең тәүге әсәрен тәкъдим иткән иде. Аны Габдуллага тоттырганнар. Габдулла исә «Фикер» гәҗите аша Фатыйх әл-Әмирханга әсәре турында «бер бозып, бер сызып язган черновой...» дип ачык хат юллаган иде.
– Әлгаязе билла, тәшәккүрдән гаҗизмен!
Бу бип-вакыйганы алар шулай еш кына хәтерләренә төшергәләп алгалыйлар.
Бу уенчак тарткалашта өстенлек шулай да Фатыйх ягында иде. Чөнки бер дәкый исбатламасы белән Габдулланың авызын йомдыра ала иде ул. Ләкин дуслык хакына үз авызы тулы кан булса да төкерә торганнардан түгел мәхдүм. Чөнки Казан дигән әрсез вә көнчел калада әле генә канат җәя башлаган дустының тәрәкъкый омтылышына тап төшерү аның өчен хыянәт белән бер иде.
Ә тарихы болай: Габдулла хезмәттәшлек иткән «Фикер» гәҗите, сатылу сәбәпле, туктап кала. Бар булган кереме әлеге редакциягә бәйле булганлыктан, яшь шагыйрьнең кесәсе такырая гына түгел, җилләр исәрлек булып бушап кала. Нишләргә белмичә тәшвишләнеп йөргән шушы вакытта аңа Казан, дөресрәге, Казанда нәшрият тотучы Шәрәфләр «ярдәм» кулын суза. Алар Габдулланың дөнья күргән, хәтта киләчәктә язылачак шигырьләрен нәшер итү хокукын сатып алырга теләүләрен белдерәләр. Габдулла рәхәтләнеп риза була һәм 30 сум бәрабәренә Килешүгә кул куя.
– Шәрәфләрне төп башына утырттым, – дип мактана Габдулла әшнәсе Кариевка, – ул шигырьләр басылган ич инде, ни пычагыма аларны янәдән сатып алырга?
Чынлыкта исә Габдулла түгел, Шәрәфләр аны төп башына утырта. Тәҗрибәсез каләм иясе тозакка эләгүен сизми дә кала. Казанга килеп, дуслары Вафа Бәхтияров, Фатыйх Әмирхан үзләре чыгара торган «Әлислах» гәҗитендә эш биргәч, барысы да суга ташланган бүксә кебек былт өскә калкып чыга. Шәрәфләр, әлеге Килешүгә таянып, яңа язган шигырьләрен бирдермәү өчен барысын да эшлиләр. Нәтиҗәдә Габдулла әдәбият бүлеген ташлап, хатын-кызлар бүлеген җитәкләргә мәҗбүр ителә.
– Котлауларымны кабул ит, әфәндем, – диде Фатыйх иреннәрен мелт-мелт китергәләп, – кыз-хатын тамгасы таккан барча мөслимәләр, гасәбәләр, хәдимәләр, нәбирәләр, йәникәләр, тәнәкәләр синең көндәлек тормышың хәзер, яшәү рәвешең.
Сөям сезнең сызылган кашыгызны,
Тузылган сачыгызны, башыгызны ...
Ялгышмасам, ошбу юлларның авторы Г. Тукай, ягъни дә сез, хөрмәтлем.
– Ялгышмыйсың, әмма бу шигырьнең түбәндәге строфасы да бар:
Һәм сез хайваннар түгел, болай хокуксыз булырга,
Хокукка хаклы, хәтта бик хаклысыз.
– Янә дә курсисткалар, ә? – дип, Фатыйх үз буразнасын алга сөрде, – беләсеңме, алар ни дип такмак такмаклый?
– Юк, белмим ...
– Белмәсәң, бел, менә монысы Зәйтүнә атлы чибәркәйнеке:
Бүген күргән өч егетнең
Җем-җем итә кигәне,
Фатыйх алма, Ибрай хөрмә,
Тукай кура җиләге.
Ибрай белән мин рифма өчен генә әлбәттә, чөнки без, чыбык очлары гына булсак та, ошбу туташлар белән хәрендәшләр. Ә менә Тукай ...
– Ярар, Фатыйх әфәнде, буш сүз бозау имезә, ди, эшкә керешик, үзең әйткәндәй, корректуралар да укылмаган бит әле, – дип, Габдулла үзе өчен отышсыз бу әңгәмәгә нокта куйды да алдындагы кәгазьләргә текәлде.
Ә күңеленә, редакция мәшәкатьләрен читкә этәреп, әлеге дә баягы, дусты телгә алган Русско-татарская школа курсисткасы Зәйтүнә килеп керде. Бу әүсафе җәмиләи зат аның хисләрен утлы тойгы эченә салып, ниндидер аңлашылмаган көч илә туктаусыз ярсу дулкында тота иде. Ни сәбәптән – тәгаен генә бу хәлнең асылын үзе дә төшенеп җитә алмый: гыйшык-мыйшыкмы, ярату-ошатумы, ихтирам-илтифатмы, әллә абыйларча рәхим-шәфкать кенәме – һич очына чыгармын димә.
Кыз аны шигырьләре аша Фатыйх булышлыгы белән үзе эзләп тапты. Әле тулышып кына килүче ундүрт яшьлек үсмер кыз димәссең, уйнаклап торучы кыю вә шаян туташ. Матурлык өләшкәндә дә алдынгылыкны бирмәгән, күрәсең, йомры сөякле кечерәк кенә гөләндәм буй-сынлы, анар җимешенә охшаш аксыл-кызгылт йөзле, күкрәгенә үреп салган каен сагызыдай ялтыравык кара төстәге озын чәч толымнары, самими нәфис борыны, ясмык уемлы озынчарак ияге, төз муены үзенә бик килешеп тора, әйтерсең лә, исле сабын тышындагы чибәркәй сурәте.
Кыз аны бөтенләй үз итеп бетерде. Серләрен дә чишүдән тартынмый. Курсистканың сере уку маҗаралары инде. Баксаң, Софья Михайловна дигән мөгаллимәне ошатмый икән.
– Нәрсә, күрәләтә түбән билге куямыни? – дип белеште Габдулла.
– Просто ошатмыйм мин аны, пәри ул, борыны убырлы карчыкныкыннан да кәкрерәк, – дип язгы чыпчыктай чырык-чырык көлде кыз, – кичә чыгырыннан чыгардым әле мин аны. Диктант язганда, белә торып хата ясадым. «А тот парень» фразасыннан безнең Чистайдагы Атопорин дигән шешә җыючы үрнәгендә фамилия ясадым... һи-һи-һи... Ачы катык кебек кабарды мәгәр. Мин дә бирешмәдем, сез шулай диктовать иттегез, дидем.
Бер очрашуда Габдулланың да башкалар күрмәмешкә салына торган иң авырткан җире, кимсенүләренең иң фидаи сәбәбе булган  кимчелегенә дә чат ябышты, чын-чынлап ахәлгә төшерде.
– Бәрәкалла-машалла, күзегезгә арпа чыккан түгелме соң, Габдулла әфәнде, нигә аны әйтми торасыз, – дип шәрран ярды, – иелегез әле, иелегез, минем төкерек аны юып кына төшерер. Чистайда күпме күрше-күләнне күзле иттем мин. Әфсен-төфсен, Габдуллаҗанның арпасын җил алып китсен, әфсен-төфсен...
– Арпа түгел ул, – дип көлемсерәгәндәй итте Габдулла, – чәчәк авыруы бүләге...
– Минем төкерек бик шифалы ул, карышмагыз...
– Бу җомгада Шәрык клубында әдәби кичә була, мин сезне апагыз Бәдриҗиһан туташ белән бергә шул кичәгә чакырам, – дип, Габдулла оста гына сүзне икенчегә борып куйды.
– Килерсезме?
Зәйтүнә арпаларны онытты, бөтенләе белән күбәләктәй талпынып очкан шатлыкка әверелде.
– Дилдадә гыйшкый хәлдә мин хәзерендә, Габдулла әфәнде, миһербаным, әлфирак, дилбәр җаным әлфирак, Ходай үзегезгә дә бәхет-куанычлар гына насыйп итсен. Килмибезме соң, әлбәттә, киләбез!
«Бу көнне Шәрык клубына үсеш-тәрәккыятькә омтылучы татар яшьләренең каймагы җыелган иде. Алар милләтнең киләчәген бөтенләй яңача күрә, бөтенләй яңача күзаллый. Иң изге максат – милли асыл сыйфатларга зыян салмыйча, татарны мәдәни алгарышлы, сәнәгать вә сәнгатьле, театрлы вә китаплы, саф вә югары үзаңлы дөнья цивилизациясенә чыгару.
Килеш-килбәтләре, киенү ысуллары, үз-үзләрен тотышлары да инкыйлабча. Егетләр ауропача тегелгән бериш ыспай кара кәчтүм-чалбардан, аякларында – штиблет. Башларындагы кара кәләпүшләре дә шушы фасонга милли бизәк булып ята. Нәкъ бал-маскарад кавалерлары.
Ә туташлар? Гүя очарга талпынган гүзәл аккошлар. Үкчәләренә кадәр сузылып төшкән нечкә билле озын ак күлмәк, ак калфак аларны серле вә әкияти хөсне җамал итеп күрсәтә иде».
«Әлислах» гәҗитенең әлеге кичәгә багышланган репортажы шушы мөхтәрәм җөмләләр белән башланып китә.
Зәйтүнәнең кызыл хәтфәдән тегелгән калфагы кичә кагыйдәләренә туры килми иде. Ак төслесен юнәтә алмады, шуңа хафага төшсә дә, сүз әйтүче булмаганлыктан, тынычланды тагын, ки Зөһрә дилбәр ул, дилдадәсе мән, дип үзен юатты. Югыйсә, кызыл төс, менә-менә тамып китәргә тулышкан шау чәчәк тамчы гөл төсе аның дастан мөслимәләренә хас алтын егач – тутый кош сурәтенә бик тә ярашып тора иде.
– Сак бул, урлап китмәгәйләре, күр, барча егет солтаннарының күзе синдә, – дип бармак янады Фатыйх.
– Беләсез ич инде, Фатыйх әфәнде, миңа Тукайдан башка беркем дә кирәкми, – дип шаяртты үз чиратында Зәйтүнә.
Ул арада кичә башланып китте. Алып баручы сәхнәгә Габдулланы чакырды.
Сәхнәдән ул озын буйлы, мәһабәт буй-сынлы, тәкәббер шаһинә-тәнәкәләрнең дә һушын алырдай әфзали зат булып күренә иде. Бу гайбәт сатучы кайбер көнче адәмнәр авызындагы «йонсыз-төксез өтек малай аламасы» түгел иде инде: баһадир!
Кайвакытта кара күзле, кара кашлы
Матур берлә утырамын кара-каршы...
Әлеге шигырь юлларын Зәйтүнә үзенә багышланган сыман кабул итте. Антракт игълан ителүгә, тиз генә конфетти сатып алды да, сәхнә баскычы янына килеп басты. Һәм Габдулла күренүгә, учына мул итеп алып, аңа конфетти сипте.
Габдулланың чәче, кәләпүше, киемнәре аллы-гөлле матур ялтыравык кәгазь кисәкләре белән бизәлде.
– Минем ише әрем сабагын да чәчәккә әйләндердегез, – дип көлде ул.
Зәйтүнә аны тыңлап бетермәде, җитәкләп алды да кеше арасыннан читкәрәк алып чыкты.
Залда оркестр танцы көйләрен уйный, яшь-җилкенчәк бөтерелепме-бөтерелә.
– Күр, нинди матур тамаша, – диде Габдулла, – йөрәгегез уйныйдыр...
– Әле дәресләр генә ала башладым, өйрәнгәч, сезнең белән генә танцевать итәрмен.
– Сүз бирәм, өйрәнгәч, мин дә фәкать сезнең белән генә танцевать итәрмен.
– Килештек алайса, безгә бер-беребезгә якыная тору мәслихәттер, мөгаен, – диде Зәйтүнә шул ук шаярулы кимәлдә, – бәлкем, кичәдән дә бергә кайтырбыз?
Кыз яфрак өстендәге иртәнге чык тамчысыдай мөрдерәмә күзләре белән аңа төбәлде. Ул бу самими караштан җебеп төште, бермәлгә хәтта тел куәсен дә югалтып торды.
– Гафу итегез, зинһар өчен, мин шундый күңел йөдәткеч безелдәвек инде, – дип кайтып төште Зәйтүнә.
Габдулла аңына килеп, юк, юк, Аллам сакласын, нинди йөдәткеч, дигәндәй, кулларын буташтырып алды да әйтте:
– Бик кулай тәкъдим, туташ, мин ... ни ... риза ... бик рәхәтләнеп, – диде.
Тик вәгъдәсендә тормады, илһамы чибәр кыздан көчлерәк булып чыкты. Онытылып, күптән күңел түрендә йөрткән бер шигыренә капылт кына яңа аһәң табуына дәртләнә-дәртләнә аулакта авыз эченнән шуны көйләп куанды.
И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм;
Нәрсә ул дөнья кояшы! Син миңа нур бирмәсәң!
Зәйтүнәләр кире Чистайга кайтып киткәндә дә, озата төшәм дип сүз бирсә дә, ул әйткәненә турылыклы булып кала алмады.
Нилектән?
Күпләр, ошбу сорау җавапсыз, дип тәкрарлый. Әлеге фикер хак та, хак та түгел. Аның сере фәкать Фатыйх Әмирханга гына мәгълүм була.
Габдулла Зәйтүнә белән очрашулар тәэсирендә туган «Кызык гыйшык» исемле шигырен «Әлислах»ка Мәҗнүн псевдонимы белән тәкьдим итә. Дусты Фатыйхка язган хатында: «... мин дә, сөю хакында бер нәрсә язсам, ялган имзалар артына сыгынам», – дип серен ача.
Мин сөям, хәтта ки, гакълымнан шашам...
Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.
... Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш ...
Чистайга кайтып урнашуга, Шәмсиҗиһаннар йортын, балга сарылган чебеннәр кебек, яучы-димчеләр сырып алды: берсе килә, икенчесе китә, бирмәсәләр-бирмәсләр, сандыкка да салып куймаслар, имеш. Шулай булмыйча, кызлары нинди бит, үзләре чибәр, үзләре эшчән, үзләре гыйлемле, ырулары затлы.
Әни кеше Бәдриҗиһанга фатыйхасын бирде. Кыз баланың багардай булганда урнашуы хәерлерәк, дип төпчегенең дә кылын тартып караган иделәр дә, тәкъдимнәрен кире какты.
– Әнием, мең-мең рәхмәт, карадың, үстердең, – диде Зәйтүнә, – минем укуымны дәвам итәсем, милләтемә файда китерердәй гыйлем иясе буласым килә, гаиләмне дә үзем яраткан кеше белән корырмын, Аллаһы боерса...
Бәхәскә абыйлары да кушылды, әниләренә: «Зәйтүнәне көчләү булмасын», – дип кисәтеп хат юлладылар.
Сентябрь урталарында Чистайга «Сәйяр» труппасы килеп төште. Тик бер актриса авырып киткән икән, Зәйтүнәне вакытлыча «Яшь хатын» драмасында аның ролен уйнавын үтенделәр.
– Мин бит...
– Борчылмагыз, рольгә сезнең фактурагыз да килешеп тора, калганын Сәхипҗамал төшендерер, – дип бүлде аны Кариев, – сезгә җиткерәсе әманәтем дә бар.
– Әүвәл әманәтегезне әйтегез, – диде Зәйтүнә, – бәлки, ризалашырмын да.
Кариев утырма якалы ак күлмәгенә беркетелгән күбәләк галстугын рәтләгәндәй итте дә:
– Сезгә, Зәйтүнә туташ, Тукай күптин-күп сәламнәр юллады, ихтимал, без калада вакытта үзе дә монда килеп чыгар әле, шундый нияте бар.
– Алдакчы ул, әфәндем, сезнең Тукаегыз, сүзендә тормый, – диде Зәйтүнә күзләрен әлҗе-мәлҗе китереберәк. Ә үзенең тавышында зеңелдәп сагыш чаткылары яңгырап китте.
«Сәйяр» хушлашты, Тукай килмәде, көз җитүгә Зәйтүнә дә Курсабаш авылында ачылган җәдид мәктәбенә балалар укытырга китте. Мәсләге бераз акча туплап, Иҗ-Буби гимназиясенә укырга керү иде.
 
* * *
Кыш узып, яз килде. Тик быелгы язның ни сәбәпледер бер дә рәте-чираты юк. Табигать үзенә урын таба алмагандай бәрелә-сугыла, үкерә-елый. Кыш тартышыпмы-тартыша, һич тә үзенә алмашка килүче ел фасылына урын бирәсе килми: әле күз ачкысыз буран, әле кырлач салкыны, әле шаулатып дөньяны эретеп ала. Кешеләр ни кияргә дә белми. Кешеләре кеше, алар барыбер ниндидер җаен таба, ә менә трамвайлар мондый кискен зилзиләләргә күнмәгән, чыгынчык ат хәленә төштеләр тәки. Халык җәяүгә калды.
Фатыйх искиткеч төгәл, үз вазифасына тәкъваи фанатикларга гына хас җаваплылык белән караучы мөкәммәл зат иде. Мәрхәмәтле хуҗа этен дә урамга чыгармаслык шушы тотрыксыз көндә дә редакция ишеген нәкъ вакытында ачты.
Бүлмә эчендә идән тулы кәгазь бөтерелә иде. Болай да әйле-шәйле генә эленеп торган форточка келәсеннән ычкынган, күрәсең. Җилбикә рәхәткә чыккан, кулъязмаларны, мәкалә-репортажларны туздырыпмы-туздыра.
Фатыйх арбасын читкәрәк шуыштырып, кизү малайны чакыртып алды. Тегесе урындыкка басып форточканы ябарга тырышып караса да, булдыра алмады. Вафа Бәхтияр килгәч кенә, ниһаять, бүлмә азмы-күпме элекке хәленә кайтты. Мичкә дә ягып җибәрделәр.
– Ахирел-әмер, алай да күңелгә әүкәт алырдай бер нормаль кеше – син бар әле, – диде Фатыйх, – кул эшләренә бездән хикмәт юк.
– Хак, сез Ходайның бүз куйлары инде, – дип кеткелдәп көлеп алды Вафа, – талант-сәләтегез хакына ризасызлыгымны күрсәтмим инде.
– Габдулла нигәдер күренми әле, югыйсә күршедә генә яши, – диде Фатыйх, – сырхауланып китмәсен тагын, аның да бүлмәсе шыр ялангач бит.
– Кычытканга кырау төшми, кариэм, – дип, Вафа хезмәттәшенең сүзен уенга борды. Аннан: – Җә, ничек, бүген җәясен тартып карыйбызмы? – дип, Фатыйхка текәлеп бакты.
– Кәефе ничек була бит әле, ул менә шушы язгы көн шикелле, керәле дә-чыгалы...
Фатыйх фикерен очларга өлгермәде, ишек уемында Габдулла үзе пәйда булды. Өстендәге күпне күргән пальто сыман бишмәтенең чабулары ачык, кепкасы баш очында гына эленеп тора, каш өстендә күгелҗем пыялалы күзлек, кылтык егетләрчә, чалбарын итек өстеннән генә чыгарып җибәргән. Кәефе шәп, авызы ерык.
Әйтерең бармы, егет фартавай.
– Хей, әссалә-вәссалә, бүген дә төшкә керде япун кызы Хәссәлә, – дип иптәшләрен сәламләде дә тәрәзә каршына килеп басты.
Урамда бәйдән ычкынган газиҗан җилбикә әле һаман кар бөртекләрен пыран-заран китерүдән тәм табып куана иде. Әле өй түбәләренә эшереп алып менеп китә, әле тәрәзә-ишек уемнарына китереп сылый, әле урамда үтеп-сүтеп йөрүче сирәк адәмнәрнең бүрекләрен очыртып, бүксә урынына тәгәрәтә...
– Безгә дә, әрбабе каләм әһелләренә дә, шушындый зилзиләле фетнәи гамәлләр җитешми, – диде Габдулла, – шәп бит, черт возьми, күңелдә әллә нинди бунтар хисләр уяна ...
– Ул тәрәзәләр тишек-мошык, ашаҗил уртасында озак басып торма, –дип кисәтте аны Фатыйх, – болай да танавың томаудан чыкмый.
– Борчылма, минем ише әтрәк-әләм дәр-бәдәрләргә әттәхият кенә бу.
Вафа, эшләр пешә дигәндәй, мут кына Фатыйхка күз кысты да урындыгын Габдулланың өстәле янынарак шуыштырып куйды.
– Апуш, кариэм, явым-төшемле көннең яме-тәме фетнәи гамәлләрдә түгел, ялгышма, мондый көннәрдә уңган вә булдыклы гаилә башлыгы халык арасында даны чыккан мунчаны яктыра. Әзер булуга, җәмәгате белән икесен җигүле ат балән килеп алалар.
Каен себеркесе хан кызы булып, хан кызын да терелткән, ди, җәмәгате шул үрнәктә эссе салып җибәрә дә ирен-бөркетен сыйпап кына ләүкәгә яткыра, бик һәйбәтләп, җилегенә төшәрлек итеп әйләндерә-әйләндерә чаба. Салкын әйрән эчеп, бераз хәл алганнан соң, үз чиратында, мөнәүәрәбез хәләлен ләүкәгә меңгезә. Һәм мәрсин балыктай ап-ак дерелдек ымсындыргыч буй-сынын җайлап кына пар җылысында иркәли-иркәли йомшартыпмы-йомшарта.
Алиһәбез ошбу рәхәтлектән ыңгырышып- ыңгырашып та җибәргәли:
– Аһ, аһ...
Бу инде ял бүлмәсенә чыгарга вакыт җитте дигән сүз ...
Вафа үз күзаллавына үзе дә дәртләнеп китте, ахры, калын иреннәрен чыпылдатып, берара тәэсирләнеп торды. Фатыйхның арбасы да кузгалыштыргалап алды кебек. Габдулланың гына күңеле башкада, шундук фикерен дә тәгәрәтте:
– Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә мунча, җанга юк!?
Бу сүзләр Вафаны тагын да җанландырып җибәрде һәм ул буйдак шагыйрьне алдан корылган пәрәвәз оясына арканлавын дәвам итте.
– Өйдә инде казан асулы, ут ягулы. Аларны мул табын көтә. Аш ашка, урыны башка, дип юкка гына әйтмиләр, ни генә юк табында: нәүрүз салаты, каклаган каз, тутырган тавык, чүлмәктә пешкән шулпалы аш, балык ухасы, бавыр кыстыбые, караҗимешле пылау, эремчек пилмәне, гөбәдия, мич кабартмасы, кош теле, бавырсак, пәхләвә...
– Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе, тәмле нәрсә була күбрәк ачы-төче, – дип өстәде Габдулла, – бүген мин бер кыерчык каткан ипи, шикәрсез-сөтсез чәй белән генә һушланган кеше, әпититне уйнатма, һәйһат, син санаган ризыкларны авыз итү түгел, күргәнем дә юк.
– Менә без сиңа шундый җитеш тормышның капкасын ачырга телибез, – дип, Фатыйх та пәрәвәз оясының максатын җиткерде.
– Ягъни-мәсәлән?
– Сиңа өйләнергә, кеше төсле урнашырга, көйләнергә кирәк, кариэм, –диде Вафа, – җитәр каты-коты, боздай салкын түшәк белән канәгатьләнеп яшәргә, син бәхетле вә мул тормышка лаек дустыбыз.
Габдулла идән уртасына чыгып, башын кашып торды да, артистларча кулын алга сузып, «Татар кызларына» дигән шигыреннән бер строфаны яңгыратты.
Яратам – килешле, кәкре калфак,
Очы кәп-кәкре килгән, агъзы ялпак ...
– Без сиңа чын күңелдән, ә син һаман уенга борасың, – дип үпкә белдерде Вафа, – сурьезныйрак аңлашыйк әле.
– Баш өсте, – диде Габдулла, гәүдәсен турыга катырып, – сурьезный дисең икән, сурьезный итеп әйтәм: апаларым Саҗидә белән Газизә абыстайлар да, һәм дә энем Кәшфелкәбир хәзрәт тә, өйлән дә өйлән, дип теңкәмә тияләр, колак итемне ашыйлар. Инде менә сез тотындыгыз. Нишләргә дә аптыраш.
«Әлислах»лыларның тәүге ыргымы әнә шулай уңышсыз төгәлләнде. Хәер, алар моңа өмет тә итмиләр иде. Чөнки тәкьдимнәрен Габдулланың җиргә саласын белеп тордылар. Хак, характеры ташка үлчим, каты чикләвектән дә катырак, тиз генә ватармын димә. Шуңа күрә әлегә бу хакта сүз кузгатмаска, авызларын йомып торырга килештеләр.
Өстәвенә, сырхауланып та китте, әнә, температура, хәлсезлек, бимүкелдек, тамагыннан үтми. Шулай булмыйча, ашаҗил хәтәр нәрсә, ә ул теге зилзиләле көнне кисәтүләренә колак салмады, батыраеп, тәрәзә янында кайнашуын белде, кире чабата.
Элек тә авырыштыра иде Габдулла, ләкин бу юлы тәне-әгъзаларыннан битәр, әһвале бирухия кочагында калган нәүмиз кешедәй адәми затның иң изге, иң кадерле хатирәләре сакланган илаһи Кадәх савыты – күңел хөҗрәсе чатнаган иде булса кирәк. Югыйсә, ул теләсә нинди көтелмәгән хәлләрдә дә төшенкелектә, чарасызлык сазлыгында аяк чылата торганнардан түгел, көчле шәхес. Хәзерендә күр: күзләреннән тулышып сагыш бөркелә.
– Кеше кешесезлек шартларында өч көн эчендә хайванга әверелә икән, – дип, үз-үзенә бәһа да чыгарып куйды әнә.
– Хак, – дип күтәреп алды Фатыйх, – тормыш ул бумеранг түгел, үзе синең алдыңа очып килми. Аны гомерең буе һаман-һаман җилкәң белән этеп-төртеп алып барырга кирәк. Менә мин, типсә тимер өзәрдәй баһадир егет, егерме яшемдә аяксыз калдым бит. Көч җиткәнче этәргә дә этәргә инде...
– Этәргә дә этәргә, килешәм, – диде Габдулла, – мин менә сезнең тәкъдим турында да уйландым, үземнең генә баш җитмәгәч, хәтта адашым Җан әл-Карига да серне чиштем. Барыбызга да мәгълүм, ул бу өлкәдә үзен судагы балык шикелле хис итә торган кавалер. Ничә әйтсәң дә, театр әһеле, артист! Сезгә түкми-чәчми аның җавабын җиткерәм. «Бу дөньяда ир-егет өчен Ходайның иң зур бүләге – ул галибанә хатын-кыз, – диде дустым, – Раббыбыз юкка гына Адәм галәйһиәссаләмгә «мәхәббәт һәм рәхим-шәфкать өчен» (Коръән-Кәрим) Һауа ганһә анабызны бар кылмаган. Ошбу җанаш-җанашларыбызны бернинди казанышлар, бернинди дәрәҗәләр белән дә чагыштырып булмый. Кемсә шаһинә күпләр арасыннан сиңа игътибарын юнәлдергән икән, иң зур бәхет шушы инде. Ир-егетнең бурычы исә әлеге мәрхәмәт илә илтифатка лязим булу. Мәгъшукаңны мәхәббәтең, назың, эчкерсезлегең, юмартлыгың вә дә шәһвәти көч-куәтең белән «Аһ» иттерә аласың икән – син күкнең җиденче катында. Бакыйлыкта да сине Хур кызлары көтә. Озын сүзнең кыскасы, соглашайся.»
– Кари баштанаяк романтик ул, – диде Габдулла, – аның һәр сүзен чынга алып булмыйдыр, мөгаен, ә сезнең тәкъдимгә кагылышлы киңәшен исә кабул итәм. Аллаһыга тапшырдык!
 
* * *
Фатыйх ашыгып-ашыгып Зәйтүнәгә хат яза башлаган иде дә, яраткан пескәе җилкәсенә менеп кунаклады. Ул шулай вакыт-вакаыт илтифатлы вә юмарт хуҗасының хәлен белгәләп, сафа сөреп ала.
– Рәхмәт, мыраубатыр, кисәтүең дөрес, – дип хуплады аны Фатыйх, – Зәйтүнә инде җиткән кыз, андый матур вә затлы мөслимәләрне яучылар тынычлыкта калдырмый, ярәшкәннәрдер дә инде, минем хатымның исә исеменә тап төшерүе ихтимал.
Шулаен ул шулай, фаразан, тик иң тиң кәләш Габдулла өчен барыбер Зәйтүнә! Димәк ки, ятып калганчы, атып калырга кирәк. И, точка!
Шул ук көнне Чистайда яшәүче якын туганына хат юллады. Баксаң, Зәйтүнә әле ялгыз икән, Курсабаш авылында мөгаллимлек итә ди.
– Мәрхәбә, сеңлекәш, котлыйм вә мактыйм.
Озак та үтми, Курсабашка да хат очты. Дөрес, бу димләү түгел иде әле, әүвәл чибәркәйнең кылын тартып карау максатка ярашлы булыр, дигән фикердә иде ул. Чөнки дөнья хәлен белеп булмый, ниятләрнең башка тарафка юнәлүе дә бик ихтимал ич.
Гаилә кору, балдак хәлләрен дә урап узмады. Алай гынамы, күрекле, сабыр, мәрхәмәтле гыйлем иясе була торып та төзәтеп булмастай хата ясарга да өлгерде. Мәсләге изге иде, югыйсә, кызны аз-маз көнләштереп, чын ниятен генә аныклау иде. Ә ул: «Вафа Бәхтияров сине соратырга исәпли, Тукай да сине онытмый», – дип Зәйтүнәнең уй-хыялларын туздырып ташламасынмы.
Зәйтүнә җавап язмады. Ә көзен яучы-димчеләрне тынычлыкта калдырып, узганнар белән, ниһаять, араны тәмам өзеп, Иҗ-Буби гимназиясенә укырга китте.
Димче егетләр күз уңындагы кәләшләрне күңел төпкеленнән уздырып, бик күп сайланганнан соң сәхнә шаһинәсе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина кандидатурасында тукталдылар. Юк, Сәхипҗамалның Зәйтүнә кебек үк ягымлы, көләч вә шаян, аның кебек үк уч төбендә генә йөртердәй кечек нәфис буй-сынлы булганы өчен генә түгел, беркөнне чираттагы очрашуларын хикәят итеп, Габдулла үзе ярдәмгә килде. Аның сәхнә шаһинәсе белән дустанә мөнәсәбәттә булуы, якыннан аралашуы, ихтирам итүе, кирәк вакытта ярдәм кулы сузуы зыялы яшьләр даирәсенә бик яхшы мәгълүм иде. Ара-тирә хәтта интим гайбәтләргә тартым чыш-пышлар да кабынгалап ала иде.
– Җомга көнне репетиция озакка сузыла. Сәхипҗамал, үзегез беләсез, һәр эшен үз вакытында башкара торган искиткеч төгәл һәм инсаф иясе зат. Мин кичке сәгать алтыда хуҗабикәмне табибка алып барырга сөйләшкән идем, гафу итегез, алданрак китәргә мәҗбүрмен, дип йомышына кузгала. Кабан күле янындагы аулак җирдә аңа көтмәгәндә бер төркем адәм очрый. Килеш-килбәтләре һич тә ышаныч уятмый. Ходай да сакланганны гына саклый, дип, адымнарын ешайта, йөгерә үк башлый.
Тегеләр дә калышмый. Алай гынамы, котырган эт кебек өреп-ырылдашып, актрисаны әллә нинди ямьсез сүзләр белән мыскыл итәләр: «Татар марҗасы, ыстырам!» «Сине бәреп үтерү савап кына!»
Бәхетенә юлда кешеләр пәйда була, шулай котылып кала. Бу хәбәрне ишетеп, иртән иртүк артист Колаев мине, ул сезне бик хөрмәт итә, дип, хәлен белергә алып китте.
«Ул көфер почмагы карагруһларының кабахәт сүзләре, янаулары төне буе колагымнан китмәде, – дип каршы алды безне актриса, – бик тә хурландым.»
Колаев труппадашын юаткан арада, мин бер кәгазь кисәге алып, башыма килгән фикеремне теркәдем дә сүзсез генә алдына китереп куйдым.
Сәхипҗамалның арыган-талчыккан йөзе яктырып китте, күзләренә нур кунды. Әлеге кәгазь кисәген күкрәгенә кысып: «Рәхмәт, Габдулла әфәнде, – дип кулларымны кысты, – бөтен хәсрәтләрем таралды, чын мәгәр, миңа яңа көч, яңа куәт бирдегез».
Шундый чибәр, горур талант иясенең шигъри багышламамны күз яшьләре белән кабул итүе минем үземнең дә күңелемне йомшартты.
Сөй гомере, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә булмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, вак диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Габдулла, әйтерсең лә шатлыгы бизгәк булып ябышкан, әлеге вакыйганы дусларына әнә шулай очына-очына тәфсилләп бәян итте.
– Сизәсеңме, Апуш гашыйк булган бит, – дип, Фатыйхның кабыргасына төртте Вафа, – безгә эш калмаган монда, барысын да үзе хәл итеп куйган. Афәрин!
– Һәр егет кәмәшенең үз Зөһрәсе, – дип Фатыйх, гадәттәгечә, дустының җөмләсен әнә шулай фәлсәфи калыпка салып, кыршаулап куйды.
– Нигәдер күңел иләс-миләсләнеп тора, әллә «мин әле кая барам»лы уйнап алабызмы соң? – дип, Габдулла өстәл өстенә ике шешә сыра китереп утыртты. – Кабымлыгы сездән.
– Сөбханә, кариэм, бу урыслардагы «мальчишник» буламы инде? – дип авыз ерды Вафа. – Ну, баш үзеңдә ...
Дуслар латарайга алтын акча откандай күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Фатыйх өенә дә шул күтәренке кәеф канатларында кайтты. Анасы Рабига абыстай мөкиббән халәттә ниндидер яшел тышлы китапны укып утыра иде. Ишек тавышына башын борып, калын кысалы күзлеген каш өстенә күтәребрәк куйды да:
– Сөбханалла, йөзеңне шатлык баскан, әллә бер-бер куанычлы хәбәр белән кайттыңмы? – дип улына текәлде.
– Хак, әнием-абыстай, шатлыгымнан йөзем генә түгел, җаным яна, –диде Фатыйх, – Габдулланы өйләндерәбез, ризалыгын бирде.
Мизгел эчендә абыстайның хәл-халәте үзгәрде, йөзем җимешедәй тулы сусыл иреннәре еларга җыенган сабыйныкы кебек мелт-мелт килеп алды, җыерчык кунарга өлгермәгән кабарынкы йөзенә сагыш күләгәсе ятты, күзенә яшьләре тыгылды...
Моны күреп, Фатыйхның да шатлыгы яңгыр суыдай юылып төште.
– Әнием-абыстай, ни булды? – дип арбасын анасы янына тәгәрәтте.
– Кичер, улым, гафу ит, – диде абыстай яшен кулъяулыгы белән корыткан арада, – минем дә синең башлы-күзле булуыңны күрәсем килә, бөтен догаларым шул хакта, Ходаем, кабул итсәнә...
– Бу хакта аңлаштык ич инде, әнием-абыстай, атаем-хәзрәт тә килеште, миңа әүвәл аягыма басу зарур, һәм, Аллаһы боерса, басачакмын, юкка күз яшьләреңне түкмә, барысы да рәтләнер.
– Авызыңа бал да май, улым...
Асрау кыз самаурын шаулатып җибәрде. Абыстай чәшке блүдәсен биш бармагы очына гына элеп, кайнар чәйне үзенә генә хас ләззәт кичереп, өрә-өрә суытып эчәргә күнеккән. Әле дә маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен тастымал белән сөртеп алды да керфекләрен сөреп кенә Фатыйхка күз тегеп бакты.
Ул тынычланган иде инде.
– Габдулланы күзле-башлы итәргә җыенуыгыз бик саваплы гамәл, улым, – диде, – ул ятим балага карыйм да, йөрәгем әрнеп китә, чыра кебек кенә бит, бәгырь. Габдулла өй җылысына, хатын тәрбиясенә, бисмилла әйтеп пешерелгән ризыкларга барыгызга караганда да мохтаҗрак.
– Үзебез дә шул фикердә, әнием-абыстай, рәхмәт изге сүзеңә, – диде Фатыйх тустаганын каплап куйган арада, – Габдулла олы талант иясе, гомере иртә киселмәсен дип тырышабыз.
– Бик хуш, улым, Раббыбыз көч вә куәт насыйп итеп, ниятләрегез, инша Аллаһ, тормышка ашар, – дип, абыстай догага оеп алды. Аннан соң:
– Кәләшен кем дип белик инде, кемгә яучы җибәрәсез? – дип сорады.
Фатыйх арбасының эченәрәк җайлап утырып, муенын кыйшайтыбырак уйланып торды да:
– Без үзебезнең Зәйтүнәне күз уңында тоткан идек, алар бер-берсенә хәерхаһ...
– Тәүбә-тәүбә, улым, Габдулланы чын дус итсәгез, ул бәбәлән йомыркасына күз атмагыз. Бер сүзем дә юк, сеңлебез гыйлемле, чибәр вә күрекле туташ, үзегез әйтмешли, замана күркәсе. Андыйлар кияүгә ирне карау өчен түгел, ир аларның үзләрен карасын өчен чыга. Ә чын мөселман гаиләсендә хатын-кызның ирен олылавы, аның ни-нәрсә теләгәнен авызыннан сүзе чыкканчы ук тоеп алуы, һәр сүзенә ләббәйкә дип торуы, кирәк булса, ир мәнфәгатьләре хакына башын салырга да әзер булуы лязим.
– Борчылма, әнием-абыстай, – дип көлемсерәде Фатыйх, – сеңлебезне, кияүгә чыгудан битәр, гыйлем алу күбрәк кызыксындыра икән, Иҗ-Буби гимназиясенә гариза биргән.
Рабига җилкәсеннән зәнбил ташы ишелеп төшкәндәй җиңел сулап куйды.
– Кәләшебез дөньяда бер, – дип сүзен дәвам итте Фатыйх, – сәхнә йолдызы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина.
Театр – яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә...
Абыстайның күкәй күмәчедәй купшак вә йомры гәүдәсе күәсеннән ташып чыккан ачы камырдай үзенә урын таба алмыйча дерелдәп алды, күркәм йөзе чалшаеп китте.
– Лә-хәүлә, бусысы төтеннән куркып утка керүдән дә хәтәррәк бит, улым, – дип, чын мәгънәсендә сагышка сарылды, – гадәмеңә хәсәнат...
– Үз сайлавы бит, әнием-абыстай, мәхәббәт...
– Улым, сабыр, хәзерге яшьләр мәхәббәт дигән изге хисне ни өчендер кадимилектән саклану пәрдәсе сыйфатында кабул итәләр. Югыйсә, Ислам динендә мәхәббәткә, гаилә хәлләренә бик зур урын бирелә. Атабыз Адәм галәйһиәссәламгә күңелсез вакытта Раббыбыз аның үз кабыргасыннан Һауа радыяллаһу ганһә анабызны бар кыла. «Рум» сүрәсенең егерме беренче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин арагызга мәхәббәт һәм рәхим-шәфкать урнаштырдым», – ди. Чөнки Раббыбыз адәм балаларын бу дөньяда бәхетле итәр өчен яраткан. Тик шунысын да онытмагыз, мәхәббәт ул никахтан соң килә, аңа кадәр тәшвишләнеп йөрүне Китап хупламый.
Абыстайның таралып киткән гәүдәсе җыелды, йөзенә остабикәләргә генә хас кырыслык кайтты.
– Әлеге син исемен атаган мөслимәгә килгәндә, ошбу бимуафыйк гамәлгә киртә куегыз, – дип абыстай кулын догалыкка яткырды, – сезнең ул Сәхипҗамалыгыз театр дигән шайтан туе белән сихерләнгән зат. Көне-төне юлда, алар кавышсалар да, гаиләләре булмаячак. Габдуллага йомшак күңелле, ирне ир итеп торучы, дөньяны үзе алып барырдай булдыклы хәләл җефет кирәк. Миңа ышаныч күрсәтсәгез, кәләшне мөселман кануннары нигезендә үзем табармын. Иҗаты да гөрләр, тормышы да рәтләнер.
– Белмим шул, әнием-абыстай, – диде Фатыйх озак кына уйланып торганнан соң, – Габдулла, ай-һай, ризалашмас, үзе сайлаганыннан чигенмәс ул.
Рабига кайтарып сүз әйтмәде, улына күзен тутырып бер карап алды да китабына текәлде.
Фатыйх алай да ситуацияне ачыклауны кирәк тапты. Һәм бу гамәленнән бик риза-бәхил калды. Баксаң, Сәхипҗамалга артист Колаев өмет тота икән, Габдулла, үзе әйтмешли, просто әшнә генә.
Рабига абыстай да үпкә тотып, карышып тормады, кәләш дилбегәсен үз кулына алды.
– Хәерле сәгатькә, әнием-абыстай, – диде Фатыйх, – бөтен өмет синдә.
 
* * *
Кичә Зариф хәзрәтләрнең асравы килеп, сезгә өйләдән соң Рабига абыстай килә, дип Фатыйманың әнисе Зөһрә ханымны кисәтеп киткән иде.
Алар абыстай белән шулай сирәк-мирәк кенә булса да күрешкәләп торалар. Ул – мәхәлләнең йөзек кашы, аны ашка алу өчен генә дә атна-ун көн алдан язылалар. Ә Фатыймаларга күчтәнәчләрен кыстырып, бернинди чакырусыз, үзе килгәли. Чөнки атасы Печән базарында күрекле чатыр-корбаг тотучы исемле читекче Ибраһим оста муллабикәгә кода тиешле кеше иде. Кызганыч, гомере генә иртә өзелде.
Анасы тегү-чигү, җөй эшләреннән тыш, деликатес чәй тәм-томнары пешерү белән дә шөгыльләнә. Кызын да яшьли шул һөнәрләргә өйрәтеп үстерде. Шөкер, өсләре бөтен, дөньялары җитеш.
Кунакка да үзенә тиң табын әзерләделәр, бик күңеле булды.
– Безнең калада кош телен синең кебек пешерүче юк, кодача, бигрәкләр дә уңган, телеңне йотарлык, – диде абыстай, – Ходай кулларыңа җиңеллек бирсен.
Зөһрәнең җанына әүкәт кунды, вөҗүденә эчле-тышлы шатлык иңде. Шулай да бу куаныч дулкынын тышка чыгармады.
– Җылы сүзеңә рәхмәт, абыстай, Аллага шөкер, кызым шулай өлгереп килә инде, – диде тыныч кына, – кош теле дә аның җимеше.
– Сөбхәналла, кодача, кая үзен дә күрим инде, – диде Рабига монда килүенең алмаксатын күңеленнән үткәреп, – чакыр әле.
Фатыйма җилекләренә май тулышып килүче янар чәчәк кебек саф вә пакь шәмсияви чын татар мөслимәсе иде. Түгәрәк аксыл йөзе, чем-кара кашы, кап-кара күзләре, озын кара чәч толымы, кыска итчән бармаклары, йомры гәүдәсе бик килешле.
– Әссәләмегаләйкүм, муллабыстай, сезне күзгә-күз карашып сәламләү форсаты чыгуга мин чиксез шатмын, – дип сәламләде Фатыйма, – Ходай озын вә сәламәт гомер, гареш вә көрси бизәкләре насыйп итсен.
– Вәгаләйкүмәссәлам, кызым, бик булдыклы, тәртипле бала икәнсең, кауандырдың, – диде Рабига һәм күңеленнән мондый юантык илә кыска буйлы мөслимә сабыр, мәрхәмәтле, өлгер җефет була, дип бәһасен дә чыгарып куйды, – Раббыбызның рәхмәте киң, игелекле гамәлләребез тормышка ашар, Аллаһы боерса.
– Үзең беләсең, абыстай, атасы ягыннан да, минем яктан да без нәсел-нәсәбебез белән һөнәрче эшкуарлар, – диде Зөһрә, кызы үз бүлмәсенә кереп киткәч, – Фатыймамны шул юлга күндердем, гыйлемлеге дә бар, өч ел абыстайда, ике ел җәдид мәктәбендә укыды. Кыз кешегә бик җиткән, үзем исән чакта матур гына урнаштырсам, мәрхүм атасы рухына да сөбханә хамидун – нур өстенә нур булыр иде.
– Мин дә шундый изге теләктә, кодача, – дип, бу уңай форсатны шундук әңгәмә сөрешенә беркетте муллабикә. – Китап киңәш-табышны хуп күрә, уналтыда кыз солтан, ди, әйдә, бергәләп уйлашыйк соң, минем дә файдам тисен.
Әнисе остабикәне озата чыккан арада Фатыйманы тумыштан гарип абыйсы Галимҗан чакырып алды. Аның урыны шушы түр якта, чаршау белән генә бүленгән.
– Кыз, абыстай синең башыңны ашарга килгән бит, – дип авызын ерды, – бирнәләреңне барлар вакыт җитте.
– Ырҗык кызга тырҗык кияү, – дип көлде Фатыйма, – миңа дигәне әле мич авызында акбур ялый, миннән алай тиз генә котыла алмассың.
– Габдулланың бәлигъ булуына биш былтыр инде, кыз.
Фатыйманың әйтәсе сүзе кылчыктай тамагына килеп утырды, ачуташ капкандай, мизгел эчендә йөзе чытылды, бүксәдәй бүсек иреннәре еларга җитешкән баланыкы кебек бәлеш рәвешенә керде.
– Аһ...
Аннан, итәгенә ут капкандай, йөгерә-атлый үз бүлмәсенә кереп, ятагына ауды.
Габдулла – базар кошы. Арба-чана, камыт-ыңгырчак, ияр-эшлея ише ат дирбияләре рәтендә маклер булып йөри, җитеш сәүдәгәр. Кыяфәте генә сырхантай, шүрәленең шүрәлесе. Атасы исән чакта үзләренә дә кергәли иде. Фатыймага менә шул шүрәленең күзе төшкән. Җәмәгате вафат, ярты еллап инде тол ир булып яшәп ята.
Фатыйма моңа теше-тырнагы белән каршы. Әнисенә дә рәхмәт, яучыга якты йөз күрсәтмәде. Тик Габдулла мөгезсез сыер кебек һаман шул сукмагыннан чыкмый. Әнә, Рабига абыстайны да үз ягына аударган, күрәсең. Әнисе аның сүзенә колак сала да сала инде...
Зөһрә ятагында йоммай күз яше түккән кызын күреп, куркуга төште.
– Кызым, ни булды, абыең белән сүзгә килештегезме әллә? – дип янына килеп чүмәште.
– Әнием, бәгърем...
– Җә-җә...
Фатыйма тирән итеп бер сулкылдап куйды да:
– Әнием ... зинһар, әнием ... бирмә мине шул ... шүрәле Габдулласына, – диде.
Зөһрә кызының аркасыннан сыйпаштыра-сыйпаштыра әйтте:
– И, кызым, юкка кайгырма, синең әле базарлы чагың, теләгәнеңне үзең сайлар чагың, – диде, – абыстай берәүне дә көчләп такмый, уйлап карагыз, дип киңәш кенә итә.
– Әнием ... рәхмәт ... әнием ...
– Ул Габдулла дигәненә үземнең дә күңелем ятып бетми әле, кызым, безгә тиң дә түгел, аннан болай, ярлы-ябагай, йорт-җире дә юк икән, ул язу-сызу тирәсендәгеләрнең рәвешләрен дә бик ошатып җиткермим, ипсез-сапсыз күренәләр...
Фатыйма күзләрен сөрткәләп, җәт кенә урыныннан торып утырды. Йөзе, күз карашы, бөтен килеш-килбәте, хәтта ирен-борыннары да аптыраш тулы аңлашылмаучылык белән тулышкан иде.
– Әнием, син кем турында сөйлисең соң? – дип сорады.
– Кем дип, абыстай сине, Тукай диме, исеме Габдулла, ахры, фаразан, шуңа тәгаенләмәкче. Риза булсагыз, яучылар җибәрәм, җавабыгызны соңлатмагыз, диде. Менә хәзер уйлашыйк инде, үзең ни әйтерсең.
 
* * *
Фатыйма кулындагы төргәген иреннәренә генә эләктереп, бишмәтен ишектән керә-керешкә салып ыргытты да атылып диярдәй түр якка узды. Анда аулак, абыйсын дуслары мунча кертә, әнисе иртүк хуҗабикәләргә әзер калфакларын, хәситә, изү-тастарларын илтә китте. Ул озак юаначак, бай бичәләре бик нәзберек вә бик тәкәббер халык, аларга ярау авыр, кайчак бер тегелмәне өчәр-дүртәр кат сүтеп җыярга туры килә.
Төргәкне җебеннән арындырган арада гына башына бәргән бу уйлар китапны кулга алуга җил тараткан төтен кебек шундук таралып та бетте.
Шәрәфләр нәшрият йорты сатучысы бу китапны бик мактады.
– Хакына күпсенмә, туташ, басма чын мәгънәсендә гыйрфан, ягъни да мәгърифәт утравы. Инсаны гали Тукай шагыйрь әсәрләренә ихтыяҗ зур, бик вакытлы килдегез, бер-ике сәгатьтән тираж сатылып бетәчәк, – диде.
Балавыздай үзлерәк йомшак тышлы, учка гына сыешлы бу мәҗмуга Фатыйманың күңеленә дә хуш килде. Әүвәл үзенә бер ихласлык вә садәлек белән күкрәгенә кысып, күзләрен йомды да, тәсбих әйткәндәй, әһвале рухия дөньясына чумып торды.
Күзе иң беренче «... га» дигән шигырьгә төште.
И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! –
Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!..
Аннан курка-курка гына, ояла-ояла гына көзге каршына килеп басты. Әйе, ак вә пакь йөзе нур чәчеп тора, иреннәре, бит очлары буяуга манып алгандай алсу төстә ... Күр, ничек белеп тасвирлаган...
Әнисенә «Шүрәле» шигырен укып күрсәтте.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп...
– Сөбханалла, телебез Коръән-Кәрим теле кебек ифрат та шома, ифрат та тәэсирле, ифрат та ягымлы икән ич, – диде Зөһрә, – күңелгә май сыман ята.
– Тукай шигырьләренә ихтыяҗ зур икән, – диде Фатыйма, китап сатучының сүзләрен кабатлап, – бер-ике сәгатьтә алып бетерәләр, ди.
Зөһрә шаянсу кыяфәттә күз алмаларын очыртыбырак кызын карашыннан үткәрде дә:
– Аллага тапшырабыз алайса, – диде.
– Мин риза, әнием, – дип, Фатыйма әнисенең кочагына керде, – ә соңгы сүз синдә инде, әнием бәгърем...
– Синең сүз – минем сүз инде, кызым, – диде Зөһрә, – Валлаһе әгъләм биссәваб, Алла бирсә, Ходай кушса, теләкләребез кабул булыр.
Фатыйма шушы көннән чын-чынлап ярәшүле кыз тормышы шатлык-борчылулары белән яши башлады. Насыйбын ул әлегә сурәтен күреп кенә белә. Күрер күзгә, кыяфәте ягыннан башкалардан аермасы юк сыман, андый урта буйлы, чандыр йөзле, карсаграк гәүдәле ир-егетләр урам тулы хәзер. Иреннәре менә юка күренә, димәк, юашлардан түгел. Сакал-мыек та йөртми икән, хәлбуки, әнисе, ир-атның күркәмлеге сакал-мыегында, ди. Үзе исә шома йөзлеләрне хуп күрә.
Аның зыялы дөньядагы исем-аты янында болар, билгеле, чүп кенә. Аңа инде егерме ике яшь икән. Нигә үз тиңен сайламый – бусысы менә табышмак.
Бер яхшыга бер яман, бер гыйлемлегә бер надан дигәндәй, никахлар Күктә укыла, ди бит, күрәсең, шулай тиештер. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, инсанга бары Раббыбыз тәгаен кылган барча гамәлгә риза-бәхил булып яшәү генә зарур.
Фатыймага бу җәһәттән тынычлык килде, табигый ки, аның ашкын тойгы дәрьясында изаланган күңелен кавышу, сөешү-яратышу мизгелләре, гыйшкый сәгадәт алгарыш өермәсе бөтереп алды.
Шулай булмыйча, насыйбы, әнә, аңа нинди мәдхия җырулары җырлый бит (Фатыйма «... га» шигырен үзенә багышланган дип кабул итә иде инде):
Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын,
Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын ...
Насыйбы да күңел кошын, бердәнберен исенә алып юанадыр, сүнмәс-сүрелмәс хисләр эчендә янадыр...
Әнә ич, беләкләрен маңлае өстенә куеп, чалкан яткан да, уйга талган. Йомык күзләре алдына бөтен тормышы белән Фатыймасының ак, фәрештәгә тиң сәмави кыяфәтен китерәдер, мөгаен.
Фатыйма исә гөләндәм буй-сынын балкытып, Габдулласы алдына килеп басты, хәтта ки, атылып, кочагына да кермәкче...
– Кил, җанашым, кил, былбылым...
Габдулла да, табигый ки, булачак кәләше турында уйлаштыргалый, билгеле. Килеш-килбәтен, йөз чалымнарын да күз алдына китерергә омтылып-омтылып карый. Ләкин бу күзаллауларның барысы да ахыр чиктә Зәйтүнә кыяфәте белән төгәлләнә.
Иптәшләренең теленнән төшмәгән мул вә җитеш тормыш үзе бер математик билгесезлек. Ул инде хәзерендәге каты-коты яшәешенә имән агачыдай төбе-тамыры белән береккән, башканы белми. Аны ничек, ни хисабына яхшыртып була – монысы да шулай ук җавапсыз теорема.
Зөһрә ханым кызының хәл-халәтен күреп, аңлап тора, билгеле, барча кәләшләрнең дә башыннан үткән хәл. Әмма никах, беренче чиратта, гаилә дигән сүз. Ә гаилә томышы – бер карыйсың, ләйсән яңгырдай нәзберек, икенче карыйсың, дала елгасыдай салмак агышта, янә карап баксаң, ул инде язгы ташкындай гарасатлы. Шушы күп чырайлы гаилә тормышын көйле алып бару хатын-кыз өстендә, ул аның изге вазифасы.
Ана кызына ипләп кенә, җаен белеп кенә шушы гали хакыйкатьне кат-кат төшендерде.
Фатыйманың да хыял офыклары бермә-бер киңәйде, рухи алгарышларына гаилә тормышының котылгысыз гамәли чынбарлыгы килеп кушылды.
Аларның өч баласы (ике ул, бер кыз) булачак, артыгы кирәкми, шәһәр шартларында шул җиткән. Атасы аларны яхшы эшкә күндерер, Аллаһы боерса, баеп китәрләр, оныклары белән куандырырлар...
Җә, ата-анага моннан да күркәмрәк шатлык булырмы?
 
* * *
Инде көн тәртибенә торак мәсьәләсе килеп басты. Иң төп шарты – ул шәһәр үзәгендә булырга тиеш. Һәм дә шагыйрь кесәсенә тиң рәвештә арзан булуы да мөһим. Билгеле инде, зур вә киң, якты вә җылы, и һәм дә купшы ятаклы...
– Кыз да булсын, буаз да булсын, – дип көлде Вафа, – андый юмарт байны табуы, белмим, кибәннән энә эзләү белән бердер, мөгаен.
– Урыс газеталарын актарырга кирәк, – диде Фатыйх, – аларда реклама күбрәк тә, төгәлрәк тә була.
– Алайса, рәхим ит, актар, – диде Вафа, – урысчага син маһир безнең.
Актарды Фатыйх, фатирлар да тапты, ләкин шагыйрь кесәсе белән аларга өмет итеп булмый иде.
Бу юлы да әнисе Рабига абыстайга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул ярты Казанны белә, танышлары да бихисап, иң мөһиме, тыңлаучан, шөкер, карышмады.
– Ярар соң, Ходайга тапшырыйк, улым, – диде гадәтенчә кулларын угалаштырып, – чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, ди, тырышып карармын.
Ике атна үттеме-юкмы, остабикә өстәл өстенә якын арада туачак Тукаевлар гаиләсе өчен Яңа бистәдә Апанаевлар махсус фатир кертү өчен төзегән ике катлы йортның адресын китереп салды.
– Барыгыз, карагыз, сөйләшегез, барысы да килешенгән, – диде.
Озакка сузмады димчеләр, бардылар, карадылар, сөйләштеләр.
Икенче катта урнашкан бу фатирда яшәү өчен барча уңайлыклар да тудырылган иде, хәтта бәдрәф хаҗәтеннән дә тышка чыгып йөрисе юк.
– Сөбханә, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди, менә шушы инде ул, – дип тел шартлатып торды Вафа, – бәхете бар чукынмыш Апушның. Мәһәр хаҗәтеннән дә нәфселәрен сузмадылар, көтәргә дә ризалар.
– Бәхетне кем ничек шәрехли бит, – диде Фатыйх, – миңа калса, Габдулланың муллыкка әллә ни исе китми.
– Китәме-юкмы, әмма дә ләкин, ашау-эчү, кием-салым, дигәндәй, яшәргә дә кирәк бит.
Алар редакциягә кайтканда, Габдулла, кулына китап тотып, ишекле-түрле киләп сарый иде.
– Уттай эш өстендә кайда шулай олагып йөрисез, ә? – дип иптәшләрен битәрләп алды да, – мине яңа китабым белән котлый аласыз, – диде.
Бер заман бардым Печән базарына –
Шунда мин таптым азык язарыма ...
Ул, рухланып вә дулкынланып, поэмасын яттан сөйләп чыкты.
– Җә, ничек?
– Шәбен шәп, – диде Фатыйх көттереп кенә, – тик ...
– Нәрсә тик? – дип күзләрен очлайтты Габдулла, – җә, әйт соң, тутык эчеңне бушат.
– Галиәсгар гына авызын күтәреп калган...
Инде Габдулла муенын турайтты.
Галиәсгар Габдулладан Казан циркына килгән Карәхмәт атлы баһадир турында үзе нәшир итә торган «Яшен» журналына ашыгыч рәвештә бер-бер язма әзерләвен үтенгән иде. Ул бик теләп риза булды, чөнки аның гонорары мулдан. Ике-өч көн үтә, язма һаман юк. Үзе:
– Мин «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» исемле бер нәрсә яза башлаган идем дә, озынгарак китте, бераз сабыр ит инде, – дип акланды.
Гөнаһ шомлыгына, бу хәл ничектер Галимҗан Шәрәф колагына да барып ирешкән. Коммерсант коммерсант инде, поэманы күтәренке суммага сатып та ала, китап итеп бастырып та чыгара. Китап бер көн эчендә сатылып та бетә.
– Үз әсәремә мин үзем хуҗа, – диде Габдулла башын кашып, – Галиәсгарны да бәхилләтермен, борчылмагыз.
– Ике карбыз бер култыкка сыймас, диләр, юк, сыя икән бит, сөбханә, син икән ул, Габдулла, фаразан, бер култыкка ике карбыз сыйдыручы, – дип, Вафа авызын ера-ера сүзне икенчегә борып җибәрде, – әле генә без хәләлең белән чөкер-чөкер яшәячәк фатирны карап, договор төзеп кайттык, задатогын да түләдек, шөкер, акчалы чагың, озак тотмассың. Рабига абыстай яучылар җибәрүне дә ашыктырырга куша. Никахны Зариф хәзрәт үзе укыячак. Күрәсең, кәләшең сине мисале зәгъфран саргаеп көтә, тик күзгә-күз очрашуыгыз иртәгә никах дигән көнне генә булачак. Әбиең Зөһрә ханымның шарты...
– Нинди кәләш? Нинди фатир? Ни-нәрсә турында сөйлисез сез?!
Габдулланың гаре булса – күзендә, каһәре булса – йөзендә, зәкъкум җимеше капкандай авызы чалшайды, зәһәре купты.
– Чистый Ихсан тәкәсе булдың, валлаһи, – дип, чын-чынлап кызып китте Вафа, – без синең өчен, үзең теләк белдергән никах хәлләрен хаклап йөрибез ләбаса!
Габдулла әле генә ярларыннан ургылып чыккын холыксызлык шәрәфләрен читкәрәк этеп куйды да:
– Гафу, иптәшләр-тауаришлар, һәйһат, әле миндә никах кайгылары юк. Раббыбызның иҗат күгемне ачкан чагы. Ике көндә, әнә, «Кисекбаш»ны әмәлләп ташладым, халык кырылып укый. Шәрәфләр икенче басмасын да бастырып яталар. Күңелемдә татар әдәбиятында тарихка кереп калырдай олуг поэма бөреләнеп килә. Дөресен генә әйткәндә, ошбу поэма хакында Җаекта ук хыяллана башлаган идем. Тик әлегә зиһенем аны варить итеп чыгара алмады. Әмма максатым үзгәрмәде – татарча, татар рухында, татар геройлары белән бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер, шулай да мин аңа тотыначакмын!
– Бирсен Ходай, – диде Фатыйх, – тик ...
Габдулла аны тыңлап бетермәде, тиз-тиз генә җыенды да бүлмәдән чыгып китте.
Бу – бөртекләп, тәгаенләп, инде җебен генә тартасы калган никахның өзелү куркынычы иде.
Дуслар шок хәлендә иде, Ибраһимның сәлам бирүенә дә ияк какмадылар. Тегесенең:
– Нәрсә, Апушның да күзе-башы тонган, ишәк төчкергәндә туган бәндәләр кебек, сез дә мәрткә китеп утырасыз, – дип оран салгач кына гафләт йокысыннан уянгандай булдылар.
– Сөбханә, кариэм, дөрес сукалыйсың, акыл иясе юләр инде без, – диде Вафа теш арасынан гына, – әбе килсә, җәбе килми, җәбе килсә, әбе килми...
Фатыйх, гадәтечә, янә фәлсәфәгә бирелде.
– Ахирел-әмер, көл булмыйча, гөл булып булмый, җәмәгать.
– О кей, агайлар, инде кешечә аңлатыгыз, ни булды?
– Сөйләп бир, – дип, Фатыйх дустына күз атты.
Аны тыңлап бетергәннән соң Ибраһим:
– Да-а, юкәдә икән чикләвек, – диде.
– Ансын без үзебез дә беләбез, киңәшең нинди?
– Киңәш-табыш итәргә мин Хозыр галәйһиәссәлам түгел, әмма да ләкин өздереп әйтә алам, ошбу заданиене миңа ышанып тапшырсагыз, Апуш нәкъ көнендә кәләшен куенына кертер. Тем более, кәләшнең мәрхүм әтисе минем адаш та икән. Ләкин ничек – монысы сер. О кей?
– Афәрин!
– Афәринләмә, – дип бармак янады Фатыйх, – күрмисеңмени, коры куык ич ул.
– Әйттем исә кайттым, мин сәгать чылбыры түгел, тагылырга тормыйм, гуд бай, – дип Ибраһим урыныннан кузгалды.
– Фатыйх, ятып калганчы атып кал, ди, әллә тәвәккәлликме соң – бәлки, барып чыгар?
– Ахирел-әмер, кара аны, малай актыгы, Габдуллага зыян салсаң, рәхим-шәфкать көтмә, – дип артка чигенде Фатыйх.
– О кей, брат!
Ибраһим ордым-бәрдемрәк егет кәмәше, абыйсы дөрес әйтә, аңа, теленнән үк күренгәнчә, шартлавык шартлату берни тормый. Әлеге нияте дә чеп-чи авантюра иде. Хикмәт шунда, ул аралашкан гимназистлар даирәсендә бу көннәрдә Юныс бай малае Габсаттарның өйләнү маҗарасына кагылышлы гайбәт модада.
Габсаттарга кыз арты кыз димлиләр, имеш, ә ул, күрәсең, дәртенең күзе сүнек, чыгынчы аттай аяк терәп каршы тора икән, юк, өйләнмим, бетте-китте, вәссәлам.
Шунда байга бер якын кешесе киңәш бирә:
– Габсаттар угланның нәфсе әммарә тойгыларын уяту мәнфәгатендә аны тәтәйләр йортына кертеп чыгарырга кирәк, шәһвәт тәмен татыгач, тотып та тыя алмассыз, – ди.
Шулай эшлиләр дә. Габсаттарны, әйтерсең лә, алыштырып куялар, хәтта никахны вакытыннан элек укыттырган, имеш.
Ибраһим ошбу тәҗрибәне Габдулла мисалында сынап карау хәстәренә кереште. Ни хикмәт, аның үзенең дә икеләнүенә карамастан, Габдулла ризалашты, тәтә катына керде.
Ул әлеге адымга нинди максатны күз уңында тотып баргандыр, монысы тәгаен генә билгеле түгел, әмма Ибраһимның урамда көтә-көтә көтек булып беткәннән соң тәтәханәгә кабат керүе мәгълүм.
– Клиентың ата хулиган, безнең иң популяр асыл мөселман күбәләгебезне нецензурный сүзләр белән мыскыллап, чәбәкли-чәбәкли хурлаган да, тәрәзәдән сикергән, – дип, кызыл ирен мамка-сутенер түләгән акчасын чыраена бәрә.
Ибраһим, ниятем изге иде, барып кына чыкмады, дип абыйсыннан гафу үтенде, теле бик кычытса да, сер капкасын ачмады. Чөнки Габдулланың шарты буенча, бу бип-вакыйганы муенга пычак терәгәндә дә кеше арасына чыгармау хакында ант эчеп, сүз беркеткәннәр иде. Алар алга таба да бер-берсенә карата исәпле дус булып, бик якынлаштылар. Ибраһим Габдулла агасының ышанычлы аркадашына, ял иткән чакларында табындашы һәм җанлы әңгәмәдәшенә әверелде. Өстәвенә, бу ут борчасыдай хәрәкәтчән һәм җор сүзле гимназист егет Казан, Чистай яшьләре, шәкертләр хәленнән яхшы хәбәрдар иде, шагыйрь иҗатына тематика җәһәтеннән дә җанлылык өстәде.
Тәтә маҗарасы исә Фатыйхның: «Буш куык син, энем, менә кем, моннан ары кулыңнан килмәгәнгә телең белән сүз бирмә, аң бул», – дигән кисәтүе белән тәмамланды.
Габдулланың үз хәле хәл. Редакциягә дә чабуларын җилфер-җилфер китерә-китерә ашкынып килеп керде дә кулындагы гәҗитен өстәл өстенә бәрде.
– Нәрсә, кариэм, артыңнан куа киләләрме әллә? – дип, башын шул якка борды Вафа.
– Хуже, – диде Габдулла йодрыкларын төйнәгән хәлдә, – Рәми карагруһ «Бәянелхак» гәҗитенә эшкә кергән, мокыт!
Инде Фатыйх башын борды.
– Амирел-әмер, «таңчылар», гәҗитләре ябылып, кайсы-кая таралып беткән иде ич, Сәгыйт Рәмиев бигрәк тә авыр хәлгә калган иде. Минемчә, моңа сөенергә генә кирәк.
– Һәйһат, адвокат, – дип, Габдулла Фатыйх өстәле янына килеп басты, – син нәрсә, тамак хакына милләткә хыянәт итүчегә ләббәйкә җырлыйсың, да?! Тыңла, минеке болай:
Хайлим, хайлим хайларга, без керештек байларга,
Сторожлыкка ялландык Чәйдәш абзыкайларга.
– Тәмам каныктың шул Сәдәшевка, беләсең килсә, татар өчен җан атып йөрүчеләрдән ул, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен зурайтып төзүгә дә зур суммалар тотты.
– Алар мине, бәрәңге көен көйләүче шагыйрь, дип түбәнсетәләр...
– Кариэм, дөрес ич инде, син бәрәңге ашап яшәүче халык арасыннан чыккан кеше ич инде, – дип көлде Вафа, – простой иләт вәкиле.
– Безнең төп, принципиаль бәхәс бөтенләй башка өлкәгә карый бит, –дип кайтып төште Габдулла, – сезнең Ахмакҗан Чәйдәшевегез татар хатын-кызларына ирек бирүгә каршы ысулы кадими зат, гәҗите дә реакцион гәҗит. Вот так!
– Бәхәс тәмам, эшегезгә тотыныгыз, – диде Фатыйх, – ә хатын-кыз мәсьәләсенә, обещаю, көн азагында әйләнеп кайтырбыз.
– Юк, кариэм, тимерне кызуында сугу мәслихәт, – дип каршы төште Вафа, – никах мәсьәләсе бугазда тора, хәл итеп бетерик, канса да канис.
– Ошбу төрттермеш миңа кагыладыр, – диде Габдулла, – но тәгаен генә җавап тотарга әле мин әзер түгел, бүгенге төнемне шуңа багышларга сүз бирәм.
Җиңел сулап, каләмдәшләр кәгазьләренә кадалды. Бүлмәгә инде һәрвакыттагыча гел ачык форточкадан иртәнге салмак садә җил алып кергән урам шавы хуҗа: әле трамвай челтер-челтер узып китә, ара-тирә каравылчы агайның маэмае өргәләп алгалый, ишек алдында кузна уйнаучы малай-шалайларның чыр-чулары да ишетелеп-ишетелеп киткәли, аларга урамда тәртип саклаучы околоточныйның сыбызгы авазлары килеп кушыла.
Кыскасы, шәһәрдә гадәти тормыш кайный. Каләмдәшләр исә бу юрган астыннан гына чыккандай ишетелгән тонык гөрелдәүләргә күнеккән инде, алай гынамы, ул алар өчен илһам чыганагы.
Фатыйх кына, башын учына салып, үзенә урын таба алмыйча үрсәләнүче түшәмдәге адашкак черкине күзәтә.
Читтән караучыга, мөгаен, шулай тоелыр иде. Чынлыкта ул аны күрми дә, башында һаман шул никах мәрәкәсе.
Фани дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичеп, үзләрен тулысынча Аллаһыга, Аның мәңгелек тәгълиматын өйрәнүгә багышлаган суфи имамнарның вәгазьләреннән аңлашылганча, Раббыбыз үзенең аеруча якын инсани затларына фәрештәләргә хас сыйфатларны багышлый икән. Андый бәндәләр тормыш ыгы-зыгысыннан, көнкүреш ваклыкларыннан азат булып туалар, ди, аларга гөнаһ та йокмый, гамәлләре дә чикләнмәгән. Бу – илаһи ирек.
Габдулла да шул бик сирәкләргә генә насыйп пәйгамбәри югарылыктагы мөэмин-мөселман түгел микән? Хак, шулай! Аның да бәхете дә, тәхете дә – ирек! Никах, күрәсең, аның өчен бинаи рухына чит намәшруг, ягьни шәригатьчә булмаган бигамәл...
Черки, ниһаять, аңына килде, ачык форточкадан үз ирегендәге дөньяга иңде. Фатыйх куанычлы безелдәвен генә ишетеп калды. Күрсә, һичшиксез, хуплар иде. Ирек – инсанның гына түгел, барча җан ияләренең дә юлдашы.
Иртәгәсен ул никах турындагы әңгәмәгә кушылмады. Вафа ничектер Фатыйманың фотосурәтен кулына төшергән икән, Габдуллага шуны тоттырды.
– Сөбханә, күр, горурлан, нинди сөеп туймаслык йомгактай йомры мөслимә, – диде, – алма битле кара каш. Мондый асыл кәләшләр бик сирәкләргә генә тәти.
Габдулла фотосурәтне күзеннән кичерде дә, күптәннән күңелендә йөрткән иде булса кирәк, бер шигыри көлтәсен яңгыратты:
Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам;
Барма, барма – син әрәм аңгар, әрәм!
– Һаман бер балык башы, кариэм, – дип йөзен чытты Вафа, – сурьезный тонга күч әле.
– Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада, – дип Габдулла янә мәгълүм шигырь юлларын исенә төшерде, – җә, әйт, сиңа нәрсәсе ошамый?
– Миңамы, миңа әлеге минутта, кариэм, бу мәрәкәне башлаган Фатыйх әфәнденең авызына су кабып утыруы ошамый...
– Ярар, ярар, һәйһат, арагызга кергән кара тараканны үзем алып ташлыйм алайса, – дип, Габдулла бүлмә уртасына чыгып басты.
Иң элек күлмәгенең изүен барча сәдәфләренә дә каптырды, учын төкерекләп, пинжәк-чалбарын сыпыргалаштырып алды, аннан, чыннан да, җитди кыяфәткә кереп, фикерен ирештерде:
– Үзегез беләсез, мин башым белән түгел, йөрәгем белән уйлый торган кеше. Күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә, күңелем күпне тоя. Шул ук вакытта, үз мәнфәгатен генә өстен куючы суфи тәкьвамән табигатьле инсан. Минем кебекләр икенче берәүне бәхетле итә алмый. Хәкыйкатән, барча никахны да бәхет оясы дип фаразлап булмый, әлбәттә. Минем очракта исә төп сәбәп бу түгел.
– Җә-җә, нинди инде ул төп сәбәп? – дип сүз арасына керде Вафа, – әйт, кариэм.
– Төп сәбәпме – төп сәбәп, дустым – Раббыбыз Әл-Мутәкәббир мине җиһанга иҗат өчен иңдергән. Иҗат – ул Ирек. Гаилә менә, киресенчә, ирекне кыса. Аңлата алдыммы – юкмы, кыскасы, менә шулай...
– Хак, фаразым, хак, – дип сөенеп куйды Фатыйх, – Габдулла дөрестән дә Аллаһының сөекле инсаны. Раббыбызның иң мөкатдәс изге бүләге – Ирек аңа бик тә мөнасип – лаек бүләк.
– Сез минем иң эчкерсез, иң ыштансыз дусларым, беләм, ихлас күңелдән минем ятим тормышымны көйләргә телисез, моның өчен бик рәхмәтлемен, – дип дәвам итте Габдулла башын иеп, – шуның белән бергә, җилбәзәк бер малай кебек сезне күптин-күп мәшәкатьләргә дучар иткәнем өчен чиксез үкенәм. Алла хакына мине кичерүегезне тезләнеп үтенәм. Янә дә бер зур үтенечем, калганын үзегез җайлагыз инде, зинһар, минем гөнаһсыз кардәшләрем күңелендә каһәрле залим-зәлил булып каласым килми.
Сөбхәналлаһи вә биһәмдихи.
 
* * *
Ә кәләш дулкынланып, киләчәк парлы тормышын берсеннән-берсе матур хөсне бизәкләргә бизәп, ашкынулы һидәят дулкынында яучылар көтә иде. Ул үз язмышын Габдулла язмышы белән бергә бәйләп, яшәешен тулысынча аңа багышларга, утны-суны бергә кичәргә, хәтта ки, үзенең бәхетсезлеге бәрабәренә дә аны бәхетле итәргә әзер иде.
Ике былбыл сүзләшер,
Шәмсе – Талигъ йөзләре...
Көндезен – истә, төнен – төштә. Төшләре дә шушы самими хыялларына тәңгәл иде.
Бүген ул үзен риваятьләр алиһәсе Зөләйха сурәтендә күрде. Һәм ундүртенче ай кичәсе шикелле нурлы йөзле Йосыф кыяфәтендәге бер егет солтанына гашыйк булды. Елый, саргая, ашамый-эчми, кеше белән аралашмый...
Ялбарыпмы-ялбара:
– Мине гаҗиз кылдың, – диде, – мине гашыйк иттең, – диде, – кем син, нигә кайдан икәнеңне әйтмисең? – диде.
– Сабыр, гүзәлкәй, сабыр, – диде егет, – сабыр төбе сары алтын...
Вакыт көн арты көн саный, ә алар әле һаман очраша алмыйлар. Араларына Габдулла шүрәлесе кыяфәтендә егетнең өлкән абыйсы килеп керде, төрле әшәкелекләр эшләде.
Шулай биниһая күп гаделсезлекләргә дучар булдылар.
Очрашкач, ул егетнең камчысын сорап алды да, селтәнеп, бер аһ орды.
Камчыга ут капты.
– Бу минем мәхәббәтем, – диде.
Егет, аның кулларыннан тотып:
– Мин дә сине яратам, – диде.
Карап бакса, бу егет солтаны Габдулла икән ләбаса!
Ошбу төшеннән Фатыйманың көне куанычка сарылды. Күңеле җирдә түгел, җиде кат күктә йөзә иде...
Фатыйма Габдулла белән бәйләнешле эчкерсез вә гөнаһсыз хыялларының уалган пыяла кебек челпәрәмә килгәненнән хәбәрдар түгел иде шул әле.
Түземлекләр бир, Ходаем!

 

 

 

 

Марат ӘМИРХАНОВ

 

 

«Мәйдан» № 4, 2023 ел

 

Комментарийлар