Үксү
Хикәя.
«Өянкеләр озак яши микән? Алтмыш... Җитмеш елмы? Әллә, аның кебек, туксан укмы?»
Һәдиябану карчык моны белми иде. Югары очтан төшеп килүче берәүне шәйләп алуга, өянке ышыгындагы утыргычка тагын да сеңә төште дә кулындагы төенчеген кая куярга белмичә бәргәләнде.
«Йа Хода, сизеп алсалар, нишләрмен?Төенчекләр белән кая җыендың?» дип сорасалар, ниләр дип җавап бирермен?»
Арык куллары, болай да бәләкәй төенчекне тагын да кечерәйтергә теләгәндәй, бөтерә-бөтерә, күкрәгенә кысты. Ниндидер очлы, каты нәрсә, чәнчеп, кабыргасына төртте. Карчык авыртудан чак кына кычкырып җибәрмәде. Шулай да түзде. Якынлашып килүченең сәламен алып, елмаеп җавап кайтарырга үзендә көч тапты:
— Аллага шөкер, олан, Аллага шөкер ...
— Көне бигрәк кызу, Һәдиябану апа, май ае димәссең ...
— Ие, олан, ие ...
Аңа тагын нидер әйттеләр, ул тагын җавабын бирде, куллары исә күкрәкне чәнчегән теге әйберне һаман капшады, кармалады.
«Ни булыр бу? Төенчеккә ике күлмәк белән берничә яулык кына сыйган иде бит югыйсә».
Дөрес, аның күлмәкләре әле тагын да бар, алъяпкыч-яулыклары да җитәрлек, тик бүгенге мәхшәрдә алар турында уйларга вакыты да, теләге дә юк иде карчыкның. Бөрешкән бармак битләре белән теге каты нәрсәне капшады да капшады. «Ни микән ул?» Кинәт, зиһене ачылып, күңеле күтәрелеп китте.
«Гарифҗанның ордены ләбаса! Кызыл йолдыз ордены!»
Инде бармаклары тукыма аша шул орденны иркәләде.
«Зәңгәр чәчәкле күлмәгенең түш кесәсенә салган иде лә. Хәтердән чыгуын күр инде».
Кинәт йөрәге өшеп киткәндәй булды, аннан дөпелдәп тибәргә тотынды.
«Ә медале?.. Медале кайда соң?»
Ашыга-кабалана тагын кармалады. Хәлсез бармаклары түгәрәк тимерне эзләп тапкач кына, күңеле тынычланып, бушанып калды.
... Гарифҗанның, күкрәгенә орден-медальләр тагып, сугыштан кайткан чаклары хәтерендә яңарды. Үзәкне өзгеч моңсу хәтирә, йөрәкне телеп, күзне яшьләндерде. Сытылып кына чыккан сыңар күз яше җыерчыклар арасында буталып адашты. Карчык, үзалдына пышылдап, күңел түрендәге шул берәүгә дәште:
— Га-риф-җа-а-а-а-а-н... Ишетәсеңме мине?
Әллә карчыкның колагына гына шулай ишетелдеме, карт өянке ыңгырашып, уфылдап җавап кайтарды.
Бар иде, бар иде бит аның да яшь, сылу чаклары! Бик күптән, кайчан икәнлеге буталырлык ерак елларда, шул өянке төбендә, төенчеген кочаклап, Гарифҗан белән янәшә басып тордылар... Шахтер Саматка кияүгә бирергә җыенуларын сизгәч, Һәдиябану егеткә ябышып чыккан иде.
... — Әйдә, керик инде, Һәдиябану ...
— Уңайсыз бит, Гарифҗан... Оялам ...
— Нигә ояласың, оялма. Яныңда — мин ләбаса.
— Әллә ничек шунда... Ябышып чыгу оят икән... Комсомолка башым белән җитмәсә ...
— Алайса, ябышып чыкканыңны әйтмәбез. Урладым, диярмен ...
Кыз йомшак кына көлеп куйды:
— Ышанмаслар шул ...
— Нигә?
Кыз, егеткә сыена төшеп, тагын көлде.
— Син шундый зур булсаң да, бигрәк кыюсыз ла ...
— Нәрсә?
Егет кызны, төенчеге-ние белән күтәреп алды да чытырдатып күкрәгенә кысты:
— Уенга төшкән җиреннән урладым да кайттым, диярмен.
— Төенчеге беләнме?
Кызның кулындагы төенчеккә шунда гына игътибар иттеләр. Икесе дә көлеп җибәрде. Егет җитез генә төенчекне өянкенең куе ябалдашлары арасына яшерде.
— Әлегә шунда ята бирсен ...
Аннары Һәдиябануны кысып-кысып кочаклады. Икесе дә бик яшь, үбешә дә белмиләр иде әле ...
Әтисе Донбасстан күп акчалар эшләп кайткан «бай кияү»гә бирергә ни хыялланса да, планнары барып чыкмады. Шулай да карт тавышланып-нитеп йөрмичә генә ризалашты: кияүнең монысы да таза тормышлы һәм эшчән иде.
Әнә шулай яшәп киттеләр. Һәдиябану Гарифҗанны яратып торды. Бер дә аерылмаслар, мәңге шулай булыр кебек тоелган иде. Сугыш чыккан елны тупырдатып ике малай сөяләр иде инде ...
... Ай, гомерләр... Аккан су икән лә... Гарифҗан вафатына да күпме еллар үткән ләбаса... Уллары да... Ә ул һаман яши. Инде туксанын тутырып килә.
... — Күлмәкләреңне җый да, сыпырт моннан! Кеше карау яшем күптән чыккан инде, үземне дә караучы кирәк! Әнә яраткан киленеңә бар! Бераз ул тәрбияләсә дә ярар ...
Килене Наҗия йөзенә бәргән яулык-күлмәкләрен җыеп, тизрәк чыгып китәргә ашыкты ул. Тегесе исә аның саен төрткәләде:
— Әйдә, әйдә, атла! — дип, йодрыкларын тырпайтып, ишеккә этте. — Бар әнә, яраткан киленең белән тор!
... Утыргычка чыгып утыруына күпме булды микән? Бер сәгатьме! Әллә ике үкме?»
Карчык Наҗиянең тынычлануын көне буе көтәргә дә риза анысы.
«Тузгыр, тузгыр да бер тынар әле. Элеккечә ягымлы ук булмаса да, чәй эчәргә дәшәр».
Һәдиябану карчыкның үтереп-үтереп чәй эчәсе килә башлады. Авыз эче дә кисәк кибеп китте ахры, телен көчкә әйләндереп, кибешкән иреннәрен чәпелдәтен куйды. Карты Гарифҗан белән самавыр янында кара-каршы чәй эчүләр үзәкләрне өзеп хәтердән узды.
«Дәшмәве, чакырмавы булды, ахры» ...
Ә күңел ышанмады, һаман көтте дә көтте.
Карчык уянып киткәндәй булды, як-ягына каранып алды да төенчеген карт өянке куышына атты.
«Шунда ята бирсен. Килене тынычлангач, бер чыгып алыр әле. Өйдән куганнарын күрше-күлән күрә, сизә күрмәсен! Ояты ни тора! Улы Шәрифҗан исән булсамы!? Һәдиябану карчыкны түр башында гына утырта иде дә... Кисәк китте шул Шәрифҗан, бигрәкләр кисәк булды. Әле алтмыш бишен дә тутырмаган иде... Бу гомер дигәннәрен Аллаһы Тәгалә нигә шулай бүлә икән? Берәүләргә үкенерлек дәрәҗәдә аз бирә дә, ә Һәдиябану кебекләргә — кеше үзе дә туярлык күп итеп... Якыннарың китеп беткәч, яшәүләрнең ни яме дә, ни фәтуасы кала соң?!»
Карчык, оеган тәнен язып, кымшанып куйды. Карт сөякләре шыгырдап ыңгырашып алды.
Гарифҗанын хәтерләгән йорт-җир инде күптән юк. Улы Шәрифҗан капка-кура, сарайларны да өр-яңадан төзегән иде. Йортны да калай түбәләрен буяп, тәрәзә наличникларын сырлап-бизәкләп эшләде. Барысы да өр-яңа... һәм ят иде. Теге — үзе килен булып төшкән йорт, күпкә кайтыш булса да, күңелгә якынрак иде шул. Әле ярый, хатирәләргә бай карт өянке исән дә, карчыкны ышыклап, күңел юанычы булып тора. Тукта-тукта, онытып җибәргән түгелме соң? Капка баганасына кадакланган тимер чылбыр Гарифҗанныкы лабаса! Әйе, әйе, шул чылбыр! Наҗия килен карышып маташты маташуын, имеш: «Өр-яңа капка баганасына күгәреп беткән чылбыр такмасаң!» Улы, томырылып, бер генә карады: «Әти истәлеге!» Гомер буе атлы эштә йөргән Гарифҗаны әбәткә кайтыр иде дә, дилбегә кыршавын шул чылбырга эләктереп куяр иде. И-и-и-и, яратты да соң малкайларны ире! «На-а-а-а!» дип дәшүенә кадәр башкаларныкыннан үзгә, ягымлы, җылы иде аның.
Теге сыңар яшь тагын күздән сытылып чыкты ...
Икенче улы Сәлихҗаны искә төшкәч, карчык кеткелдәп көлеп куйды. Анысының өйләнүләре бик матавыклы булып чыкты, тик ул чактагы борчулары хәзер татлы төш кенә булып тоела.
... Һәдиябануның чишмә суыннан кайтып килеше иде. Берәү, ашыга-кабалана, артыннан куып тотты. Кем дисә — югары очның Шәмси кызы Сәвия икән. Кызый бик каушаган, күзләре дә кызарган, әллә нинди мескен, калтыравык тавыш белән аңа дәште:
— Һәдиябану апа ...
Ананың йөрәге дертләп куйды. («Йа Хода, хәерлегә генә булсын!»)
Кызый түбән карап сулкылдады да сулкылдады:
— Зинһар, тыңлый күр ...
— Я, сөйлә инде. Ни булды?
— Сәлихҗан...
Кыз тагын үкседе.
— Йа Аллам, әллә Сәлихҗаныма бер-бер хәл булдымы? Кайда ул?
— Юк... булмады... — Кыз тотлыкты. — М-м-мин — авырлы...
Һәдиябану Сәлихҗан белән Сәвиянең озатышып йөрүен белә иде. Кыз бераз җилбәзәгрәк булса да, аның килен булу мөмкинлеге белән ана күңеле күптән ризалашкан иде инде.
«Менә сиңа яңалык! Аның ипле, итагатьле Сәлихҗаны ни майтарган бит!»
Ул көнне алар яр буенда шактый озак утырдылар. Кыз, үкси-үкси, үз кайгысын сөйләде. Хәбәрне ишеткәч, Сәлихҗанның кыздан качып йөрүе, ә туачак сабыйга инде җан керүе дә билгеле булды.
Һәдиябану үзе ике малайдан соң кыз да табармын дип бик өметләнгән иде. Сабыена нинди исем кушу, чәчләрен нинди тасма белән үрү, күлмәкләрен ничек тегүгә кадәр уйланылып, хыялда кат-кат яңартылып килде. Тик көтелгән кыз бәби генә тумады. Сугыш чорында ир-ат хезмәтен җигелеп тартудан имгәнеп калуын Һәдиябану шунда гына төшенде. И-и-и-и, авыр да булды соң! Бөтен күрше-тирә җиде-сигез бала үстергәндә, алар гына ике угыл белән утырып калды. Ул чакта инде Һәдиябану үзе дә тынычланып, күңелдәге матур хыялын бик-бик еракларга яшереп куйган иде.
Бу хәбәрдән имәнеп китте. «Ничек? Аның улы Сәлихҗанмы шундый миһербансызлык күрсәтә? Булмас! Кыз баланы шулай рәнҗетергә ярыймы?»
Һәдиябану улы Сәлихҗан белән ни сөйләшкән дә нәрсә әйткән, болары һәркемгә дә сер булып калды, тик шунысы ачык: ике атнадан йортка килен төшерделәр. Өлкән улларының да әле яңарак кына Наҗиягә өйләнеп яши башлаган чагы иде. Ата кеше күп уйлап тормады, бакча башында үз чиратын көтеп утырган мунча-келәт бураларын берләштереп, каршыдагы буш нигездә Сәлихҗан өчен җыйнак кына йорт торгызды. Яшьләр, башка чыгып, күрше булып яши башладылар.
Ике йортта да бер-бер артлы балалар туды. Һәдиябану белән Гарифҗан шуларның чыр-чуына, очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләренә чумды.
... Гомернең иң-иң рәхәт чаклары шул елларга туры килә бугай.
Кара-каршы ике йортта җиде малай-онык үсте. И-и-и-и, аларның шуклыклары, уенчак мәзәкләре, җор телләре! Җәен йокы урыннары печәнлеккә җәелгән булыр иде дә, караңгы төшкәч, ике килен, кармалана-кармалана, йокы симерткән балаларын барлап йөрер иде:
— Наҗия-я-я-яү... Миндә бүген — ик-ә-ә-әү-ү-ү генә-ә-ә-ә! Синдә ничә-ә-ә-әү? — дип, урам аша күрше йорттагы килендәшенә дәшер иде.
— Би-и-и-шә-ә-әү! — дип, аваз салыр иде тегесе ...
Һәдиябану гомер буе киленнәренең татулыгына куанып яшәде. «Киленнәр, үзара дошманлашып, ике бөртек баламны аера күрмәсеннәр» — дип, кат-кат теләкләр теләде. Ул чакта киленнәрнең серләре килешә иде, дуслыклары да көнләшерлек булды. Хәзер генә дөньясы әллә нишләп китте шунда. Бер-берсенә йөрешмиләр, керешмиләр, кычкырышырга-талашырга гына торалар. Әллә дошаннарның күзе тиде, әллә берәвесе бозды укмы?
Оныклар үсеп, бер-бер артлы калага китеп урнаша барды, шунда гаилә корды. Башта Гарифҗан, аннан Шәрифҗан белән Сәлихҗан да дөнья куйды. Патша сараедай ике йортта өч карчык кына утырып калды.
Менә шунда башланды инде Һәдиябану өчен дөньяның мәхшәре. Ике килен бер карчыкны бүлешә алмый изаланды:
— Сине мин карарга тиеш түгел! — дип, икесе дә разбой салды.
Нинди карау ди! Әлегә, Аллага шөкер, Һәдиябану үз аягында. Яше туксанда булса да, киленнәргә бер мәшәкате дә тими, үз пычрагын үзе җыеп, үз керен үзе уа. Өйдән куылып, менә шулай капка төбендә утыруларның йөрәген ничек телгәләгәнен берәвесе аңлый микән аларның?
... Кояш кызуына түземе бетте Һәдиябануның. Өй ишегенең эчтән бикле булуын тагын бер кат барлагач, кыштыр-кыштыр сөйрәлеп, урам аша каршы йортка юнәлде. Анысының капкасы ук эчке яктан терәүле булып чыкты.
— Сәвия, Сәвия дим... Кызым, керт әле мине... Ач капкаңны...
Теге якта дәшмәделәр. Кат-кат инәлгәч кенә кече килен аваз бирде:
— Нәрсә? Яраткан киленең кудымы? Мин үзем дә карчык инде, сине тәрбиялисем килеп тормый әле ...
«Йа Хода, бу шул Сәвияме соң?»
«Аяк астыңда туфрак булырмын, зинһар, мине кире какма! Сәлихҗан белән кавыштыра күр. Баланы ятим итмик ...» — дип ялваручы алданган кыз үземе?»
Ул чакта Һәдиябану аны җитәкләп җирдән торгызды, чәчләрен сыйпап юатты. Соңыннан исә бер генә тапкыр да бу халәтен килененең исенә төшермәде, «корсак белән чыктың» дип битәрләмәде. Оныткан, барысын да оныткан Сәвия. «Син миңа үз әниемнән дә якынрак! Мәңге онытмам!» — дигән антларын да хәтереннән җуйган. Әллә хөсетлек, комсызлык кебек явыз көчләр күңел түрендәге бөтен изгелекне шулай оныттырып, кысрыклап, куып чыгарамы икән?
Карчык ыңгырашып куйды. Тәрәз төбендәге яраннары белән балкып утырган кара-каршы ике йорт Һәдиябануның болай да лепердәп кенә торган йөрәген дөмбәсли-дөмбәсли кыса, сыта башлады. Ул инде бу йортның утыргычына чүмәште, тагын да бөрешеп, кечерәеп тынып калды. Әлҗе-мәлҗе килгән күзләрен каршы яктагы карт өянкегә төбәп, карты Гарифҗанга дәште:
— Гарифҗа-а-а-а-н... Никләргә калдырып киттең мине-е-е-е? Бәхетле кеше туксанга кадәр яшиме-е-е-е ...
Тузан туздырып килеп туктаган машинадан кем төшкәндер, карчык анысын абайларлык хәлдә түгел иде. Күп тә үтмәде, килене Наҗия, җил-җил атлап, аңа якынлашты.
— И-и-и, әнкәй җаныкаем! Күпме утырырга була капка төбе саклап. Әйдә, әйдә, өйгә кер. Әнә анда Инсаф улың тәмле җимешләр алып кайткан. Чәй эчәсең дә килеп беткәндер инде ...
Килендәше тарафына утлы карашын атты да, Һәдиябануны җилтерәтә-җилтерәтә алып кереп тә китте. Вакыйганың ничек тәмамланасын койма ярыгыннан күзәтеп торган Сәвиясе исә берни аңламыйча калды.
Карчык үзе өйгә кергәч тә, күкрәген тотып, карават читенә сөялү җаен карады, Инсаф белән Наҗиянең сүзләренә бөтенләй колак та салмады.
Тегеләре:
— Сугыш ветераны... Квартира... Ветеран хатыны... Безгә тиеш... — дип, ни турындадыр кызып-кызып бәхәсләште.
... Ә Һәдиябану исә, Гарифҗаны белән җитәкләшеп, ап-ак чәчәкле яшел болын буйлап атлады да атлады. Ул арада аяклары, җирдән аерылып, зәңгәр болытларга уралды. Алар, бер-берсенә сыенышып, өскә, һаман югарыга күтәрелде ...
... Капка төбендәге карт өянке генә үксеп калды ...
Гүзәл ӘДҺӘМ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар