Уч төбендә дөнья
Бәян.
Ишек алдында кеше юклыгына инанып, Нурия ашыга-ашыга бакчага юнәлде. Алмагачлар шау чәчәктә утыра. Барлыгы егерме... Шулвакыт аңа Камиленең: «Парлы булсыннар, парсызларны яратмыйм. Һәркем үз парын табып яшәргә тиеш, хәтта алмагачлар да...» – дип әйткән сүзләре ишетелеп киткәндәй булды. Егерме... Нуриягә егерме яшь тулу уңаеннан утыртылганнар иде бит алар. Егерме!!!
Ул, кадерле, якын кешесен сыйпагандай, агач кәүсәләрен сыпыра-сыпыра иркәләде. Берсе янына бармый, сөйми калса, рәнҗетер кебек тоелды аңа. Игьтибарын барысына да тигез бүләргә тырышты. Ә үзенең күзләреннән туктаусыз яшь бөртекләре тәгәрәде. Камиле утырткан алмагачлар шау чәчәктә утыралар. Эх, үзенә генә күрергә насыйп булмады шул, дип үрсәләнде Нурия, күз яшьләрен сөртә-сөртә... Насыйп булмады...
* * *
Камил, армия хезмәтен үтәп, туган шәһәренә кайтты. Бер-ике көн әти-әнисе янәшәсендә ял иткәннән соң, шәһәр буйлап сәяхәткә чыкты. Ул җәяү йөрергә ярата иде. Шәһәр зур түгел. Камил, хатирәләрен яңартып, акрын гына атлады да атлады. Юл уңаенда очраган мәдәният сарае бинасын күздән кичереп үтте. Уңда педагогия көллияте шул ук кызыл кирпечләрен ялтыратып утыра. Сул якта яңа бер бина калыккан, Камил анда «Азык-төлек кибете» дигән сүзләрне укыды. Бик матур урын сайлаганнар, дип үзалдына сөйләнеп куйды.
Мәһабәт гәүдәле солдат киемендәге егетне берәү дә игътибарсыз калдырмады, очраган һәр кеше аңа елмаеп карады. Егет туган шәһәренең үзе өчен якын булган урыннарын эзләде. Менә уңда – китапханә бинасы, мәктәп елларында ул аның иң яраткан урыннарының берсе булды. Шул ук ишек, зур-зур тәрәзәләр...
Парк эскәмиясенә утырып бераз ял итәргә булды. Ләкин кышкы салкында озаклап утыра алмады. Шәһәрне сагынып кайтуы да аны алга әйдәде, бер уңайдан эш турында белешү теләге дә бар иде. Контролер-ревизор дигән һөнәр иясе ул. Башкалада кооператив техникумын тәмамлаган егеткә дипломы буенча эш табуы авыр булмас.
Йөри торгач, егет ике катлы бинада урнашкан сәүдә оешмасы каршына килеп чыкты. Керде, сорашты.
– Алабыз. Алмыйбызмы соң синдәй егетләрне, – диде оешма хуҗасы Мәмәт агай.
Камил иртәгә кадәр саубуллашып чыгып китте. Ике басманы бер итеп, икенче каттан беренчегә төште. Күңеле сөенеч белән тулы иде.
Чыннан да, бу аның урыны булып чыкты – Камилгә эш бик җиңел бирелде. Ел йомгаклары вакыты булганлыктан, башын да күтәрми эшләде дә эшләде. Көн артыннан көн үткәнен сизмәде дә.
Инде еллык хисап та тапшырылды. Шуннан файдаланып, Камил эш урыныннан иртәрәк чыгып китте. Урамда тыныч кына кар ява. Егет бик күптәннән кыш күрмәгән кешедәй, җирдән иелеп кар алды, аны ике кулы белән йомарлады да, нәкъ малай вакыттагы кебек, атып та җибәрде. Тал башында утырган ала каргаларны куркытты булса кирәк, аларның «кар-кар» килеп очып киткәннәрен күзәтеп торды. Ә аннан соң, үтеп йөргән юлында инде ничә атналар буе аңа «сәлам биреп торучы» китапханәгә кереп чыгарга булды.
Китапханә эчендә китап исе аңкып тора. Ул бит бу исне оныта да башлаган иде инде. Мәктәптә укыган елларын хәтеренә төшерде. Китапханәдән кайтып та керми иде бит ул.
Биредә барысы да искечә, бернәрсә дә үзгәрмәгән икән. Камил шундый уйлар белән эчкәрәк үтте. Гардеробка киемнәрен тапшырды. Сул якта – уку залы, уңда – абонемент бүлеге. Ул сул якны сайлады. Берәр журнал алып, онытылып утырасы килде. Уку залында, укучылар күп булуга да карамастан, тынлык хөкем сөрә иде. Акрын гына китапханәче янына килеп исәнләште дә «Садовод» журналы сорады. Китапханәче:
– Кайсы елгы? – дип, егеткә күтәрелеп карады.
– Ничек кайсы елгы? – Камил башта аңышмый да торды. – Ә, быелгы.
– Үтегез, утырыгыз, хәзер китерәм.
Зал укучылар белән тулы. Камил буш урын табып, өстәл артына барып утырды. Озак көттерми, китапханәче бер еллык журналларны аның өстәленә китереп куйды.
– Рәхим итегез!
Рәхәтләнеп, дөньясын онытып утырды Камил. Аның бит үз йортын булдырасы килә, бакча тутырып алмагачлар үстерү турында хыяллана ул. Хыяллар, хыяллар... Эх, табиблар куйган диагнозы да дөрес булмаса... Алар да кеше бит, ялгышырга мөмкиннәр дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. Шулай да Аллаһ биргән гомерен рәхәттә, мәхәббәттә уздырасы килә аның. Холык-фигыленә туры килгән насыйп яры да булса, шәп булыр иде. Ул бит гел уку белән мәшгуль булды, аннан армия хезмәте, кыз-җилкенчәк нигәдер аны кызыксындырмады. Әллә күңеленә ошаганы очрамады шунда...
Камил игътибар белән бер-бер артлы алдындагы журналларны укыды. Уйларына чумып, хыял дөньясында да яшәп алды. Алманың нинди генә сортлары юк! Кайчан, ничек утыртырга – барысы да өйрәтелгән...
Шулвакыт китапханәче кыз акрын гына килде дә:
– Безнең ябылыр вакытыбыз җитте, – дип, аны уйларыннан бүлде.
Егет шунда гына уку залында берүзе утырып калуын аңлады. Шулкадәр мавыгып китеп, вакытның үткәне сизелмәгән ләбаса. Камил сәгатенә күз төшереп алды: сигез тулып килә.
– Хәзер, хәзер, – дия-дия, тиз генә журналларын җыеп, китапханәче артыннан иярде.
– Тагын килегез, көтәбез, – диде китапханәче.
Егет ягымлы итеп эндәшкән китапханәчегә күтәрелеп карады. Каршында буйга озын булмаган, ябык кына гәүдәле, бөдрә чәчләре кыска итеп киселгән сөйкемле бер кыз басып тора иде.
– Бик теләп киләм, чакырып торганда, – дияргә ашыкты Камил, татарчасын ватып-җимереп булса да. Кыз, көлемсерәп, егеткә текәлде, егет тә кызга карап тора иде. Аларның күз карашлары очрашты. Оялудан кызның битләренә алсулык йөгерде. Ул, уңайсызланып, тиз-тиз генә өстәл өстендә яткан китапларны алып куйгандай итте, эш урынын тәртипкә китергән булды. Өстәл тартмасыннан ачкычлар алып, чыгу юлына юнәлде. Егет тә аның артыннан атлады.
– Инде соң бит, сезне каршы алучы бармы? – дип сорап куйды Камил.
– Мин якында гына яшим, – диде китапханәче кыз коры гына.
– Сез шундый зур китапханәне берүзегез генә биклисезме? – диде егет, исе китеп. Китапханәче үз чиратында:
– Юк, без икәү, абонемент бүлегендә тагын бер хезмәткәр бар, – дияргә ашыкты.
Гардеробта Камилнең пальтосы гына эленеп калган иде. Ул киенде дә ишеккә юнәлде. Ишекне киң ачып, урамга чыкты, кызның чыгуын көтте.
Аларның дуслыклары шулай башланып китте – Камил китапханәче Нурияне өенә кадәр озатып куйды. Юл кыска булды, ләкин егет үзен кызыксындырган сорауларга җавап алып өлгерде. Кызның әле күптән түгел генә техникум бетереп, бу шәһәргә юллама белән эшкә кайтуы, бер ялгыз апада фатирда торуы, кияүдә булмавы хакында белде. Ниләр белән кызыксынуын, кайсы язучының әсәрләрен яратып укуын сорашты... Нурия матур итеп татарча сөйләшкәнгә, ул да, вата-җимерә булса да, татарча сөйләште.
Ошый иде егет Нуриягә. Ләкин... ул аны үзенә якын җибәрмәскә тырышты. Шулай дөресрәк булыр дип уйлады кыз. Чөнки кимчелеге бар иде аның...
* * *
Нуриянең әтисе зур колхозда хисапчы булып эшли. Иртән чыгып китә, кичен арып, еш кына шактый кәефләнеп кайтып керә. Нурия гаиләдә икенче кыз бала булып дөньяга килә. Ир бала көткән ата кешенең кәефе кырыла, билгеле: тагын кыз... Ир кешенең малай сөясе – егет үстерәсе килгән, күрәсең. Теләгәненә ирешә дә ул – авылның икенче очында яшәүче бер тол хатын аңа малай алып кайта. Ирнең шатлыгы чиксез була, алардан кулыннан килгәнчә ярдәмен дә, хезмәтен дә жәлләми. Әмма, читтә туган баласын таныса да, гаиләсеннән китми. Аның каравы, аек көннәре көннән-көн сирәгәя. Әтисе «кәефле генә» кайткан көннәрнең берсендә әнисе ай ярымлык Нурияне, әтисенең кул астына эләкмәсен дип, мич өстенә алып куя. Юка гына чүпрәккә төрелгән балага әле яңа гына сүнгән кызу мич өстендә озак ятарга туры килә. Тузынып туйган ата кеше өйдән чыгып киткәч кенә бала елаган тавышка игътибар итәләр.
Елаудан туктамаган балага табиб чакыралар. «Сабыйның бот сөяге пешкән» дигән сүзне ишетү Нуриянең әнисенә бик авыр булгандыр.
Баланы шифаханәгә илтеп салалар. Ләкин озаклап дәваланырга туры килми шул аңа... Сугыш... Әтиләре сугышка алына, әниләре ике баласын ияртеп, кире ата-анасы йортына кайта.
Гаилә сугыш елларын бик авыр кичерә. Авыру балага игътибар кими. Пешкән сөяк үз эшен эшли: кыз бер аякка шактый сизелерлек итеп аксый башлый...
* * *
Сугыштан әтиләре каты яраланып кайта. 1943 еллар була ул, әле урак та бетеп җитмәгән вакыт. Әтиләрен госпиталь носилкасына салып алып кайталар. Гөбе кебек шешкән аягын өстерәп кенә йөртә ала ул. Төннәр буе сызланып чыга. Сугыш шаукымы бертуктаусыз җанын кыйнап тора. Өянәге башланса, аягын көзән җыера. Әтиләре тирәсендә әниләре бөтерелә. Нурия белән апасы да андый төннәрдә йоклап ята алмыйлар.
Шулай булса да, әти кеше күрше авылдагы иске генә бер йортны тазартып, хатыны белән кызларын шунда яшәргә алып чыга. Соңрак гаиләдә тагын бер кыз бала туа.
Улларының хәле тагын да начарлангач, әбисе белән бабасы «чирләшкә» оныклары Нурияне үзләренә алып китәләр.
Чиста, якты өйдә өстәл янына утыртканчы кулларын исле сабын белән бик әйбәтләп юдыралар. Куе сөт салып ясалган чәй янына калын гына ипи телеменә ак май ягып бирәләр, бер йомарлактан бәләкәй келәшчә белән чертләтеп кенә шикәр ватып, ак керәч чынаягы янына куялар. Ул ризыкларның хуш исле тәмен бер дә онытмый Нурия.
– Булдымы, кызым, туйдыңмы инде, бәбием? – ди әбисе.
– Э-э, әби, туйдым бугай, – дигән була кызчык күзләрен яшереп. «Бугай» диюе бигрәк тә кызык тоела, дәррәү көлешәләр. Бу минутларда: «Туганнарым хәзер ни ашый икән, бабай калдырып киткән оннан умач пешергәннәрдер, ул бетсә, тагын сәрдә булыр микән?» – дип уйлаганы исендә Нуриянең. Ул төче сәрдә яфрагының бер тәме юк, аны апасы да, сеңлесе дә ашамыйча чәй тәлинкәләрендә калдыралар бит.
Бабасы белән әбисе Нурияне терелтү өчен хәлләреннән килгәннең барын да эшлиләр. Язгы бер көндә әбисе бер ир кеше белән кайтып керә. «Менә минем кызым бөтенләй терелеп җитәр, йөгереп китәр. Курыкма, бәбкәм, бу абыең әйбәт кеше, бу абый үзебезнеке», – дип, ерактан сүз башлый әбисе. Әгәр шундыйрак әзерлек булмаса, Нурия бу ят кеше янында итәген күтәрмәс иде шул. Ике чакрым ераклыктагы Кенәз авылыннан килгән фельдшер аның яраларын бик зәһәр исле кара дару сылап дәвалый.
Нуриягә урамда юкка «трай тибеп» йөрергә туры килми. Чыкса, егылып, аяк-кулын авырттырып керә, шуңа күрә: «Бәладән баш-аяк, бәла алдан сәгатен әйтеп килми, кызым», – дип, әбисе аны юкка-барга урамга да чыгармый. Тырыш, уңган әби аны үзе белгән барлык һөнәрләргә өйрәтә. Нуриягә дә өйдә, әбисе янәшәсендә, тәрбиядә, игътибарда вакыт үткәрү күбрәк ошый. Биш яшендә инде ул әлифба китабындагы барлык шигырьләрне яттан сөйли белә. Өйдәге киштәдә сакланган китапларның, бигрәк тә халык әкиятләренең барысын да укып чыга ул.
Әбисе аның белән сөйләшеп утырырга ярата. Ә беркөнне:
– Патша заманында бик рәхәт яшәдек. Үзебезгә үзебез хуҗа идек. Эшләдек тә ашадык. Хәмер эчеп тузып йөргән кеше дә булмады. Әлеге сезнеңчә тормышның кызыгы юк кебек, бәбкәм, – дип куя ул.
– Әйдә, әби, бу Советлар Союзын бетерик тә, синең тормышка кире кайтыйк әле! – ди Нурия җитди генә.
Әбисе кинәт сискәнеп үк китә:
– Ни сөйлисең, кызым, авызыңнан җил алсын, кирәк түгел, җимерелә генә күрмәсен! Андый бәрелеш, сугышлар яңадан кабатланмасын дип телик. Эшләгән кеше кайда да үлми ул, балам.
Шул елларда, ниһаять, өйләргә электр уты керә. Моңа кадәр Нуриянең вазифасына кергән унлы лампаның филтәләрен карап тору, керосин салу, куык пыяласын чистарту инде кирәкми башлый. Казан астына яккалап, ашның кайнавын карап торган арада, кыз учак яктысында әдәби китаплар укый. Шул вакытта әбисе күреп алса, бетте, быжгыра да башлый:
– Күзеңне бетерәсең, әй Аллам, ник ут кабызмыйсың?
Авылга радио кертүләрен дә хәтерли Нурия. Радио эшли башлагач, кичләрен гел концерт тыңлыйлар алар. «Тыңлагыз, тыңлагыз, Казан сөйли!» дигәнне ишетүгә, күңелләргә рәхәт булып китә.
Ә бабасының үз җыры:
А-а-ай-ли, Порт-Артур,
Торган җирләрем матур.
Порт-Артур дигән башкала
Күп калага баш кала.
Япун сугышына китсәм,
Туган җирләрем кала.
А-а-ай-ли, Порт-Артур,
Туган җирләрем матур.
Нурия әби-бабасы янында күп матур җырларга өйрәнә. Патефон тәлинкәсендәге «Шомыртым», «Васфи-Камилә» җырларын көнгә әллә ничәшәр әйләндерәләр алар.
Ә менә иң рәхәт көн – ботка пешергән көн була. Гаилә өстәл тирәли җыелгач, сөткә генә пешкән бер табак сап-сары ботканы өстәл уртасына утырталар. Ботканың уртасына зур гына чокыр ясап, аңа эретелгән сары май салалар. Һәркемгә зур агач кашыклар тоттыралар. Менә Нурия нәни генә кулы белән кашыкка, аннан табактагы боткага үрелә. Кашыкка тутырып ботка ала да, икенче кулы белән булышып, аны акрын гына авызына китерә. Тәмле, ашап туярлык түгел, ул бер алганны бүлә-бүлә ашый. Шушы ботка тәме әле дә тел очында.
* * *
...Аннан бабасы белән әбисенең аны беренче класска укырга алып барулары истә. Бабасы шул вакытта мәктәп бинасына керми.
– Керә алмыйм, ачуланма, карчык, ачуланма, балам, – дип, тыныч кына сөйләнеп, озын таягына таянып, аларны тышта көтеп кала. Нурия бабасының бу кыланышын аңламый. Ә сәбәбен соңрак әбисеннән белә. Бабасының революция елларында талап алынган үз йорты була ул чөнки.
1916 елда аларның гаиләсен Сахалинга озатыласы олаудан авылдашлары йолып алып калган булалар. Моның өчен алар авылдашларына чиксез рәхмәтле булып яши. «Яхшылыкны һич истән чыгарырга ярамый: кешегә гомер бер генә бирелә, дөнья ул уч төбендә, кызым», дигән сүзләрне бик еш әйтә әбисе...
Бабасының малын талап алып бетергәннән соң калган бар байлыгы: хатыны, дүрт баласы (шуларның берсе – Нуриянең әтисе), бер озын таягы кала. Шул таякны озын сакалына терәп, көннәр буе бер сүз дәшми, бер ноктага текәлеп, иске өй нигезе балчыгында кояшта җылынып утырганы әле дә күз алдында кызның. Өй дигәне – Зөләйха түтәенең бәхет эзләп читкә киткәндә әтиләренә калдырып киткән алама бер йорты була. Ә бабасыннан талап алынган йорт авылда мәктәп ролен үти башлый. Әтиләренең өч баласына да бабай фамилиясен бирдертмәгәннәр. Ярамый. Янәсе, балаларны кулак исеменнән арындыралар.
Шул еллардан башлап мәктәп бинасының исеме халык телендә «Сахалин»га әйләнә. Нурия бу хәлләрне белгәннән соң, мәктәпкә бигрәк тә горурлык хисләре кичереп, эчтән генә сөенеп бара.
Бер класста алар утыз ике бала укыйлар. Нуриянең урыны һәрвакыт урта рәттәге беренче партада була. Укуда ул беренче класстан ук алдынгылар рәтендә бара. Беренче класста ук чын укытучы урынына басып балалар укытканы да була аның. Ә инде өлкән классларда укыганда Нуриягә сыйныфташларының дәфтәрләрен тикшерергә туры килә. Беркөнне исә әбисе бакчада нидер эшләп йөргәндә Нуриянең шатлыктан чырылдап җибәрүен ишетеп ала.
– Ни булды, кызым, ник шаркылдыйсың, әллә Микулай тәңкәсен таптыңмы? – дип өй тәрәзәсеннән башын тыгып кычкыра әбисе.
– Әби, мин бит... Мин бит... йөрим! – дип кычкырып җибәрә Нурия.
Әбисе куанычыннан елап җибәрә.Моңа кадәр Нурия бер аягын атлап, икенчесен шуның янына шуыштырып кына китереп йөргән булса, хәзер инде көннән-көн җиңелрәк атлый. Аксавын, билгеле, аксый. Шулай да җиңелрәк.
Кыскасы, мәктәпне тәмамлап, Алабуга китапханәчеләр техникумына укырга кергәндә, ул инде егетләр күзе төшәрлек сөйкемле кыз булып өлгергән була.
Тик моның белән генә дә бетми әле сәламәтлек проблемалары. Техникумнан авылга машина арбасында кайтып йөрүләр (өстендә нәзек пәлтә, башында юка гына яулык) кыйммәткә төшә – кыз тагын чиргә сабыша. Бу юлы «Менингит» дигән диагноз куялар. Озак кына шифаханәдә ятканнан соң, кышның бер салкын көнендә, бабасы аны, ат чанасында толыпларга төреп, әнисе яшәгән йортка алып бара. Әнисе ул вакытта үзенең сеңлесендә яши торган була. Әтисе сугышта алган яралардан мантымыйча инде мәрхүм булган. Нуриянең апасы бишенче класстан соң укуын дәвам итә алмый, бер кыз туганнарының кечкенә балаларын карарга дип, күрше авылга озатыла. Әнисе сугыштан соң туган кызы, сеңлесенең ике кечкенә баласы белән көн күрә. Карт әби дә алар белән.
...Бабасын бусагада Нуриянең әнисе каршы ала. «Әти, Нурияне алып кала алмыйм, менингит йогышлы чир бит, ә өйдә яшь бала» дигән сүзләрне ат чанасында төренеп яткан Нурия ап-ачык ишетә. Әнисен, туганнарын күп айлар күрмәгән Нурия, эх, толып аша булса да, әнинең җылы кулларын тоясы иде, дип хыялланудан ары уза алмый. Килене сүзеннән айный алмый абына-сөртенә ат янына чыккан бабасы аны:
– Кызым, әбиең янына кайтабыз. Әбиең генә сине аякка бастырачак, – дип юата.
Тагын әби-бабайның җылы өенә сыена Нурия. Икенче курсын укып та бетермәгән кызны укудан вакытлыча азат итүләрен сорап бабасы гариза язарга мәҗбүр була. Нуриягә тагын ике еллап әби-бабай янында яшәргә туры килә. Монда да тик ята белми Нурия. Әбисеннән түшлекләр, алъяпкычлар тегәргә өйрәнә. Соңрак үзенә берсеннән-берсе матур күлмәкләр тегә башлый.
...Укуын тәмамлагач, кыз район үзәк китапханәсенә юллама белән эшкә кайта. Бу вакытта ул инде язмышның хәйран зур сынауларын кичерергә өлгергән була.
* * *
Ул көнне Нурия язучы Адлер Тимергалинның әле яңа гына китапханәгә кайткан «Мәңгелек хатирәләр» исемле хикәяләр җыентыгын укучыларга тәкъдир итү кичәсе оештырган иде. Китапханәнең уку залына кунаклар җыелды. Нурия үткәргән беренче кичәгә Камил дә килми кала алмады. Кызга күренмәскә тырышып, арттарак кына утырды ул. Нуриянең әсәр турындагы әйтелгән һәрбер сүзен күңеленнән үткәреп барды. Үзе дә китапны укыган кеше буларак: «Кара әле син моны, нәкъ минем фикерләрне әйтә бит», – дип уйлады.
Кичә тәмам булды. Халык таралды. Ә арткы урындыкта берәүнең кузгалырга ашыкмыйча аңа елмаеп утыруын Нурия шунда гына чамалап алды.
– Булдырдыгыз, Нурия Азатовна. Кичә ошады, тын алырга куркып утырдым, – диде егет, аннары кинәт кенә сингә күчеп, – күзеңә күренсәм, куркытырмын, дип шүрләдем, – дип, Нурияне янәшәсенә утыртты да зәңгәр канәфер чәчәге сузды. Кыз моны көтмәгән иде, каушап калды. Егетләр кулыннан беренче мәртәбә генә чәчәк алуы иде бу аның.
– Бу – миңамы?
– Сиңа инде, сиңа, син моңа бүген бигрәк тә лаек бит. Шәп булды, чибәрем, кабаттан гашыйк иттең, – дип пышылдады егет. Ә үзе Нуриянең муенына бәйләгән зәңгәр яулыгыннан күзен ала алмый, аны бер чиште, бер бәйләде.
– Шарфсыз килешә бит шушы озын күлмәгең, – дип, аны Нуриянең муеныннан шуыштырып кына алып, кулына тоттырып куйды. Кичәнең шулай уңышлы үтүенә кыз үзе дә бик шат, бик канәгать иде. Шуңа күрәдерме, Камилнең игътибарына битарафлык күрсәтә алмады. Үзе кыенсынды, билгеле.
– Ашыкмасаң, утырып тор, мин хәзер, – дигән булып, ашыгып урыныннан кузгалды. – Чәчәкләрең өчен тагын бер кат рәхмәт, канәфер яратканымны каян белдең?
– Чөнки ул минем дә яраткан чәчәгем, – дип җавап бирде Камил. – Мин каберем өстендә дә канәфер чәчәк атып утыруын теләр идем әле.
– Уф, нинди тузга язмаган сүзләр сөйлисең инде син! – дип ачуланды кыз. Егет исә аны бөтенләй ишетмәгәндәй, серле көлемсерәп куйды.
* * *
Камил беренче көннәрдән үк аның киеменә игътибарлы булды. Нурия һәрвакыт үзе теккән озын итәкле күлмәкләрдән йөрде. Берсен берсе кабатламаган үзенчәлекле күлмәкләр иде алар... Шулай да аның кибеттән сатып алган күлмәкләр дә киясе килде. Китапханәдә эшләп алган беренче хезмәт хакына берьюлы биш күлмәк сатып алган иде. Кибетләрдә кием-салым юк, ә киенәсе бик килгән заманнар иде бит. Бер китапханәченең туганнары Мәскәүдән почта аша киелгән киемнәр җибәреп саттыра торган булган икән. Ә ул, авыл чебеше, каян белсен ди – шул ятьмәгә капты да куйды.
Беренчесен киеп, көзге алдында әйләнде, хезмәттәшләренә нәрсә, мактадылар. Икенчесен кигәч, монысы тагын да матур үзеңә, диештеләр. Өченче, дүртенче, бишенчесен дә, синеке бу күлмәкләр дип, Нуриянең култык астына кыстырып куйды сатучы. Бу хәл турында Камилгә дә сөйләде. Аның тыңлагач, Камил елмаеп куйды да: «Мәскәү алдар ул, үзең алданма! Кесә караклары бар. Андыйлары бер урлый да син аны бүтән күрмисең. Ә менә җан караклары – алар куркыныч», – диде. Әйе, үзе дә аңлый инде хәзер, алар зиһенеңне бөтерә, уяулыгыңны урлый. Камил елмаеп карап торды да Нурияне үпкәләтәсе килмәгәндәй җайлап гына: «Башка үзең генә күлмәкләр ала күрмә, яме», – диде. Сәүдә өлкәсендә эшләгән егет күлмәкләрнең бәясен яхшы белә иде. Бергә булуның беренче көненнән үк Нуриягә күлмәкләрне, гомумән, киемсалымны Камил алып кайта торган булды. Район үзәгендә күн куртка да, затлы аяк киеме дә, матур күлмәк тә беренчеләрдән аның өстендә булды. Ул елларда бик сирәк очраган «Волга» машинасында да беренчеләрдән булып алар йөрде. Гаилә корып җибәрсәм, дип, җыйнак кына үз өен дә булдырырга хыялланды ул. Шәһәр читендә унике сутый җир юнәтте, озак та үтми өй салу эшенә кереште. Һәркөн китапханәгә кереп: «Бүген бүрәнә кайтарттым, калай, мүкләр дә булды, җитәрлек кебек» дигән сүзләр сөйләп, Нуриянең бит очыннан үбеп чыгу җаен таба торган булды. Нуриягә нәрсә, егетнең кыланмышыннан көлде генә. Ә егет: «Көл әйдә, көл, өем генә өлгерсен, урлыйм мин сине, тәти кыз», – дип, колагына әйтеп чыгып киткәләде. Нурия өйнең төзелүен читтән генә күзәтте, Камилгә бу эштә булышучы кирәкмәде. Бер килүендә:
– Иртәгә өй түбәсен ябып бетерәбез, – дип Нурияне сөендерергә ашыкты. – Ә өй әзер булгач, өйне киендерү синнән, – диде.
– Ничек миннән?
Камилнең җавабы туры булды.
– Ник, миңа кияүгә чыкмыйсыңмыни?
Нурия дә үз чиратында:
– Уйлап карарга булыр, – дип кенә әйтә алды.
– Уйла, егерме дүрт сәгать вакыт сиңа, – диде Камил.
Егерме дүрт сәгать вакыт Нурия өчен бик озак булып тоелды. Уйлары аны әби-бабайлы елларына алып кайтты. Эх, исән булсалар, йөгереп барып, аларның хәер-фатихаларын алып килер иде ул. Ә алар Нурияләре өчен ничек шатланырлар иде. Ләкин юк шул, юк, алар инде гүр ияләре. «Әнигә әйтсәм, шатлыкны аның белән уртаклашсам» дигән уй да күңелен кискәләп үтте. Ләкин ул бу уеннан бик тиз кайтты. Әнисе янәшәсендә үсмәде ул, бу хакта аның белән серләрен бүлешәсе дә килмәде. Алай гына да түгел, аннан ниндидер киңәш тә өмет итмәде.
Ә Камил өчен бер көн ел булып тоелды. Таңны көчкә аттырып, яңадан Нурия янына килде.
– Йә, нәрсә? – дип кенә әйтә алды ул.
Нуриянең риза икәнлеге күренеп тора иде. Ул елмайды да елмайды. Аның өчен җавапны Камил әйтте:
– Димәк, риза.
Нурия, ризалыгын белдереп, башын гына какты. Шуны гына көткән егет:
– Кич эшеңнән килеп алам, үзең генә кайтмыйсың, көт, – дип, чыгып та йөгерде.
Егет Нуриянең ризалыгын алды. Ә әти-әниләре? Хәер, алар Камилнең теләгенә каршы килмәсләр, дип, үз-үзен тынычландырды ул. Иртә тынычланган булып чыкты шул. Нурияне Камилнең әти-әнисе, бигрәк тә әнисе, улы янәшәсендә күрергә теләмәде. Алар «чатан кыз»ны улларына тиң итеп кабул итә алмадылар. Ә Камил берәүнең дә сүзенә карамады. Аның хисләре сүз тыңлаудан узган иде инде, күңел кушуы үз эшен эшләде. Камил кызны үзенең яңа өенә алып кайтты. Өй ишеген киң итеп ачып, Нурияне ишектән беренче булып үткәрмәкче булды егет. Кыз туктап калды:
– Әйдә, уң аякларыбыз белән бусагадан бергә атлап керәбез, – диде. Камилгә бу сүз сәер булып тоелды.
– Нинди ырым бу? – дип көлде.
– Ырым түгел, әбием шулай дия иде. Эшең уңсын дисәң, ишектән уң аягың белән атлап чык. Ә без синең белән яңа тормышыбызга уң аякларыбыз белән атлап керик.
Алар икәү бергә эчкә уздылар. Өй якты, зур. Яңа бүрәнә исе Нуриянең башын әйләндереп җибәрде. Шул көннән башлап тормыш тәгәрмәче үз җаена әйләнде дә әйләнде...
Әти-әнидән башка җыйнак кына «комсомол туе» үткәрелде. Дуслар, хезмәттәшләр янәшәсенә никах укырга яшертен генә мулла бабай да чакырылды. Мөхтәрәм мәҗлестә мулланың «Мәһәрең нәрсә?» дигән сүзен ишеткәч, егеттән бигрәк Нурия борчылды. Камил, кызны шаккаттырып:
– Мәһәрем бар, мулла бабай, бар, – диде.
Нурия, нәрсә булыр икән дип уйлап та өлгерә алмады, Камил никах бүләге итеп, кызның бармагына алтын балдак кидертеп тә куйды. Бу вакытта Нуриянең гаҗәпләнү катыш шатлыгы күзләренә үк чыкты. Ул:
– Рәхмәт инде, бу ягын да кайгырткансың, – дип пышылдады.
Шул көннән башлап алар гел икәү бергә булдылар. Өй эчләрен дә бергәләп киендерделәр. Камил тапты, барысын да җайлады. Ә тегәргә яраткан Нуриягә нәрсә, тәрәзә пәрдәләрен дә, карават япмаларын, чаршау кебекләрне дә үзе текте. Камил аның тегү машинасы артында утырганын күзәтергә яратты. Нурия бу эшләрне үз-үзенә бик таләпчәнлек күрсәтеп башкарды.
– Каралты-кура, гараж соңрак, – диде Камил. – Язын беренче эш итеп бакчага алмагачлар утыртабыз.
Сүзендә торды егет. Кышлар үтеп, кояш карый башлау белән үсентеләр алу җаен тапты. Нуриягә егерме яшь тулуны бергәләп бәйрәм иттеләр алар – егерме төп агач утырттылар. Ул көнне Камилдән дә бәхетле кеше булмады. «Парлы булсыннар, парсызларны яратмыйм. Һәркем үз парын табып яшәргә тиеш, хәтта алмагачлар да парлы үссеннәр», – дия-дия, алмагачлар өчен чокырлар казып, урын әзерләүне Камил үз өстенә алды. Ә Нурия көянтә-чиләкләр белән ташып, яңа утыртылган агачларга су сипте. Камил, эшеннән туктап, аны күзәтте.
– Арыдың бит инде, бераз гына ял ит, – дип, Нурияне ял иттерәсе килде аның. Көянтә-чиләкләрен иңнәреннән алып читкә куйды да, үзен кулларына күтәреп, очып китәрлек итеп әйләндерде дә әйләндерде. Ә үзе:
– Эх, Нур-и-я, шаулап чәчәк атканнарын, алмаларын күтәреп тормаслык уңышларын күрәсе, җыеплар авыз итәсе иде, – дип сөйләнде. Аның тавышы сәер, авызыннан чыккан һәрбер сүзе шомлы булып ишетелде.
– Нәрсә сөйлисең, күрәбез, билгеле, ничек инде авыз итмисең, – дип әйтергә ашыкты Нурия. Ләкин насыйп булмаган икән шул...
* * *
Үзенең яшьтән яратып сайлаган һөнәре буенча озаклап эшләргә насыйп булмады Нуриягә.
– Бу һөнәр белән син үзеңне туйдыра алмассың бит, – дип әйтеп куйды беркөнне Камил.
– Ничек инде, ә син?
– Мин, белмим шул, синең янда гына торасым бик килә дә... Булмас шул...
Бу сүзләр Нуриянең күңеленә тагын шом өстәде. Аның борчылуы йөзенә үк чыкты, күрәсең. Камил исә:
– Кайгырма, нур иям, яшибез әле без синең белән якты дөньяны сөендереп, – дип, күзләреннән, битләреннән үбәргә ашыкты. Елмаеп аңа бераз карап торганнан соң: – Син кооператив техникумына укырга керергә тиешсең, – дип куйды. – Сәүдә эшендә һәрвакыт тамагың тук, өстең бөтен булыр, – дип тә өстәде.
Нурия, күзләрен зур ачып:
– Яраткан һөнәремнән баш тартырга кушасыңмы? – дип кенә әйтә алды.
– Кушам, дип, кушмыйм, укырга кер диюем, эшләү-эшләмәү үз иркеңдә...
Август аенда ул инде аны имтихан тапшырырга озатты. Чаллы елга портына алып килеп, пароходка кертеп үк утыртты. Саубуллашканда:
– Барысы да яхшы булыр, документлар техникумда, анда сине көтәләр, – диде.
Техникумга керергә теләүчеләр күп иде: бер урынга – җиде кеше. Нурия шүрләп тә калды. Математикадан бирәсе беренче имтиханга ныклап әзерләнеп барды. Билетны алып, үзенең яраткан беренче партасын сайлап, килеп утырды. Имтихан алучы олы яшьтәге укытучы, аның янына килеп, ничәнче билет булуын белеште. Бераздан Нурия өстәленә сорауларга җавапларны китереп салды. Нурия нәрсә диеп әйтергә белмәде. Камилнең «Анда сине көтәләр» дигән сүзе колагына ишетелеп киткәндәй булды. Көтәләр, менә ничек... Шулай беренче имтихан бирелде. Икенчесен дә Камил алдан кайгырткан иде. Имтиханнарны уңышлы гына биреп, беренче курс өчен өй эшләре алып, Нурия Минзәләгә кайтып китте.
– Имтиханнарны үзем дә бирә ала идем, – дип үпкәсен белдерде Нурия. Ә үзе Камилнең шулай кайгыртуына күңеленнән сөенә иде. Кайткач Камил аны тагын шаккаттырды:
– Кооператив техникумының беренче курс студентын сәүдә оешмасында эшкә көтәләр, – диде.
– Нәрсә-ә-ә? – ул хәтта тотлыгып куйды. – Мин эштән китәммени?
– Үзеңә кара, теләсәң, кала аласың. Киләчәктә үзеңне үзең ашата алсаң, мин бик шат булачакмын, – диде Камил. Инде берничә кабат әйтелгән сүз иде бу. Нурия сорамыйча булдыра алмады:
– Ә син?
– Мин бүген бар, ә иртәгә...
– Куркытма әле мине, нәрсә сөйлисең?
Камил гадәттәгечә елмаеп, Нурияне кочагына алды.
– Мин гел янәшәңдә булырмын, яме. Кайларга китим инде, шушы нур иямне калдырып, – дип, борын очыннан, бит алмаларыннан үпте дә үпте...
Китте шул, калдырып китте ул аны. Биргән сүзендә тормады. Язмыш алар белән бик кырыс уйнады...
* * *
Нурия Камил тапкан сәүдә эшендә эшли башлады. Камилне яраткан кебек, саннар дөньясын да яратып өлгерде. Укуын эше белән бәйләп алып барды.
Эшнең беренче атнасында ук сәүдә хезмәткәрләренең дә казаны буш түгел икәнен аңлады. Йөкләмәне өстән төшерәләр, ә өстә утырып, аста ни барын белеп булмый шул. Авыл халкын кирәкле товар белән тәэмин итү генә түгел, аларга әле, ит, йон, йомырка, бәрәңге, тире, сөяк, макулатура, чүпрәк-чапрак, сөт, хәтта сарык сөтен дә, тагын әллә нихәтле чималлар җыеп, дәүләткә тапшырырга кирәк иде. Бәрәңге җыю йөкләмәсе үтәлмәгәндә, өй буенча туктап, ни чана, ни арба тарталмаслык җирдән саз ердырып, ат интектерүләр... «Партиябез! Хөкүмәтебез!» дип тырышулар... Боларны ул хәзер генә елмаеп искә ала, ә ул вакытта... сөйләү түгел, уйларга да куркыныч...
Камил аны буш вакыты булган саен финанс эшенең нечкәлекләренә төшенергә өйрәтте. Алай да була, болай да мөмкин, ә син болай эшлә, дияргә яратты ул. Ике ел дигәндә Нурия районның алыштыргысыз ревизоры булып китте. Соңгы сессия, соңгы имтиханнар, соңгы диплом эшләрен тапшырулар – шулар белән мәшәкатьләнеп, ул Камилен күрмәде дә. Ләкин аның йөзе сулып калганын күрми калмады.
– Алда дәүләт имтиханнары, мин кайгырасы урынга, ул борчыла инде, – дип уйлады Нурия.
Камил:
– Соңгы имтиханга үзем дә килермен, – дип вәгъдә итте.
Язның матур бер көнендә янәдән пароход белән Казанга дәүләт имтиханнарын тапшырырга юл тотты Нурия. Күңелендә бары тик шатлыклы хисләр генә. Бирде, уңышлы бирде барысын да. Камилнең «Соңгы имтиханга киләм, шалтырат» дигән сүзен кабат-кабат исенә төшерде ул. Эш урынына шалтыратып та карады. Юк, телефон җавап бирмәде. Иртәгә имтихан... Нурия соңгы имтиханын биреп, шактый ук арып, бүлмәсенә кайтты. Иртәгә документ алачак. Ә Камиле юк, килә алмады, эш телефоны да җавап бирми. Нурияне төрле сораулар борчыды. Авыр уйлар белән караватка барып ятты.
...Шашып-шашып аны берәү үбә, колагыннан, муеныннан. Шунда үбүченең Камил булуын абайлап алды. Килгән бит, килгән, дип шатланды Нурия. Камиле елмаеп аның алдына килеп басты. Ул аны бик ачык күрде. Ап-ак күлмәкле Камиле елмаеп карап торды да кулларын ике канат итеп күккә очып китте. Ул күтәрелеп киткән җирдә аклык, матурлык, яктылык сирпелеп калды. Нурия шул төсләргә хозурланып ята бирде... Нәрсә бу? Ул уянып китте, торып ук утырды. Төш күреп ята икән ләбаса. Кая Камиле, кайларга китте? Ул нәрсә уйларга да белмәде. Вакыт кич иде инде, йокысы йокы булмады. Караватта чәбәләнде, үзе Камилен көтте...
Иртә белән шул төшне уйлап, чәен теләр-теләмәс кенә эчте дә, техникумга барып, дипломын алды һәм пароходка төшеп китте. «Дүрт сәгатьтән өйдә булачакмын, Камилне күрәчәкмен» дигән уйлар белән үзен юатырга теләде.
Нурия шәһәргә кайтып җиткәндә көн кичкә авышкан иде инде. Ул туп-туры өйләренә кайтты. Өй ишеге ачык:
– Кайттыңмы? – дип каршы алды аны күрше хатын. – Без аны озаттык инде.
Нуриянең башына күсәк белән суккан кебек булды.
– Кемне озаттыгыз, кая?
– Камилне, – диде хатын. – Озаттык... үлде ул...
Нурия басып торган идән убылгандай булды. Ул егылып китә язды.
– Ә-әй, шаярма, үлгән артыннан үлеп булмый, ә-әй, – дип, күрше хатын аны тотып калып урындыкка утыртты, уңлап-суллап битенә суккалап алды.
– Камилгә ни булды?
– Син башта тынычлан әле. Беләм, авыр икәнен дә, – диде хатын. – Камил, син укуга китүгә, шифаханә юлын таптады. Нинди чир булгандыр, беркем дә белмәде. Тыныч иде бит инде, сызлануларын да, авыруын да белдермәде. Беркөнне шифаханәдә калган, караватта яткан килеш уянмаган, җиңел, бик җиңел китеп барган.
– Ни өчен миңа хәбәр итмәдегез соң?
– Мин ни... күрше генә бит... Дөрес эшләмисез дип әйттем, чакыртыйк, яхшы түгел, дидем. Әнисенең сүзе бер булды: «Юк, безнең килен юк, әйтмибез», – диде. Аҗдаһаның аҗдаһасы икән, инандым. Кеше әйткәнгә генә ышанмый идем, үзем күрдем. Сиңа көн булмаячак, кит син бу шәһәрдән, кит... кит... Юк, кач!
Күрше хатын чыгып китте. Ә Нуриягә нишләргә? Ул аны утка, юк, юк, дөрләп янган учакка салып чыгып китте түгелме соң? Тукта, каберенә барырга кирәк Камилнең. Тик кая күмелгәнен кемнән сорарга? Нурия тизрәк Камилнең энесенә китте. Ул абыйсының сайлаган кешесен, Нурияне, хөрмәт итә иде. Энесе, бары тик ул ярдәменнән ташламас. Барды, ләкин очратмады. «Камилнең туган йортындадыр, барысы да шунда җыелганнардыр» дигән уй килде аның күңеленә. Нишләп башта ук уйламадым, дип, аксаклый-аксаклый барып җитеп, төп йортның ишеген шакыды. Әни кешедән болай да матур сүз ишетмәгән Нурия аңа ачык чырай булмасын белә иде, билгеле. Тик барыбер ишекне шакый бирде. Шактый вакыттан ишек ачылып китте. «Әйдә, җиңгәчәй, үт», дип Камилнең энесе Марат каршы алды. Түр якта барчасы бергә җыелганнар иде. Нурияне күрүгә, әни кеше торып басты да, туп-туры кызның өстенә килә башлады:
– Кайткан. Браматтан кайттыңмы? Юк, Камил юк, син генә, син урладың улымны миннән, син үтердең минем улымны!
Ике арага Марат керде:
– Әни, син нәрсә инде, – дип туктатып караса да, бала кайгысыннан шашынган ана бар ачуын Нуриядән алды – кычкырды да кычкырды... Әнисен туктата алмаган Марат, әйдә, җиңгәчә, киттек, дип, аны алып чыгып китү ягын карады.
Чыгып киттеләр. Нурия сүз сөйләүдән узган иде, аның күз яшьләре акты да акты.
Өйләренә кайтып җиткәч кенә эндәште Нурия:
– Иртәгә мине аның янына ничәдә алып барасың? – дип сорады.
– Иртә белән килермен, – дип саубуллашты Марат.
Өйдә салкын иде. Нурия өстә генә яткан җиңел одеялны алып, карават читенә төренеп ятты да үксеп-үксеп елап җибәрде.
Ул шулай елап йокыга киткән җиреннән иртә белән генә уянды. Уянды, ләкин селкенергә, торырга куркып ята бирде. Бары тик «Марат килергә тиеш» дигән уй гына аны караваттан торгызды. Юыну бүлмәсендә үзен тәртипкә китерде. Камил алып биргән зәңгәр чәчәкле матур күлмәген эзләп табып киде. Җиңелчә генә бизәнеп җибәрде, үзен-үзе карап йөргән кешеләрне яратты бит Камиле. Сумка кесәсеннән иннеген табып, иреннәренә сөртте. Бөдрә чәчләрен тәртипкә китереп торган вакытта ишек кыңгыравы чыңлады – Марат килеп тә җиткән иде.
– Уз әйдә. Хәзер, бер-ике минуттан әзер булам, – дип каршы алды Нурия. Шуннан Маратны куркытып диярлек: – Мин матурмы? – дип сорап куйды.
Марат нәрсә әйтергә дә белми басып тора бирде.
– Абыең кайсы җиремне яраткандыр, үзем дә белмим бит, – дип Нурия көзге каршысында басып торуын белде. – Ләкин аның янына матур итеп киенеп барам, мин бит ул яраткан Нурия.
Марат аңа сәерсенеп карады.
– Куркып калдыңмы, бер төн эчендә монысы да «китеп барган» түгелме, дип уйлап куйдыңмы? Курыкма, мин китәм, диде абыең. Син каласың, диде. Миңа әле яшәргә кирәк, энекәш, ләкин ничек?.. – Аның тагын күзләрен яшь каплады.
Зират аларны бик тыныч каршы алды.
– Исәнме, абый, – дип исәнләште Марат, яңа кабер янына туктап. – Алып килдем яраткан кешеңне, – диде дә, яшенә буылып, китү ягын карады.
Нурияне борчыган сораулар күп иде.
– Ни өчен авыру икәнлегеңне әйтмәдең? Кайсы җирең сау түгел иде? Нигә мин моны сизмәдем соң? Ни өчен ташлап киттең, ни өчен ятим иттең? – дип, ул сак кына кабер өстендәге балчыкны сыйпады. Ул бу сорауларга беркайчан да җавап таба алмаячагын белә иде.
Зират шомлы иде. Менә кабердән читтәрәк бер күгәрчен күренде. «Зиратта – күгәрчен? Булмас», – дип игътибар белән карады Нурия. Чынлап та күгәрчен, берүзе агачта утыра. Монда озак торырга ярамас, дип ул кайту юлына кузгалды. Әбисе хатын-кызга зиратка кереп йөрү дөрес түгел дип тә әйтә иде бит. Нурия әбисе өйрәткән догаларны укый-укый зираттан чыкты.
Марат аны зират янында көтеп тора иде.
– Энем, абыеңның бер үтенечен үтә әле, – диде Нурия.
– Үтенеч?! Ул сезгә үтенечен әйтеп калдырдымы?
– Үтенеч, дип... Уйнап кына сөйләшкән кебек булды ул вакытта... Каберенә канәфер куагы утыртырга кушкан иде.
– Канәфер куагы... Утыртам, билгеле, утыртам.
* * *
Диплом, эш-мәшәкатьләр берникадәр вакытка онытылды. Нурия, хезмәттәшләрен чакырып, иренең өчесен дә, җидесен дә Камиле салып чыккан өендә укытты. Кырыгына әле ерак булганга, кеше арасында бераз онытылырга теләп, эшенә китте. Төрле авыл кибетләренә ревизия белән йөрде. «Камилнең бар булган мал-мөлкәте сиңа булырга тиеш», – диделәр дуслары. Аларга кушылып, тел төбен белергә теләгән дошманнары да кылларын тарткалап карады. Нуриянең җавабы һәркемгә бер булды: «Миңа бернәрсәсе дә кирәкми. Үзе, үзе кирәк иде».
Кайтмаска дип, саубуллашмый да китте бит. Шушы сорау аны гел борчыды. Ни өчен? Ул моның белән бик озак килешә алмады. Юк, юк, килеште ул аның белән. Камиле үзенә бирелгән гомерендә аны бәхетле итеп китте бит. Барысын үзе кайгыртты, тапты, булдырды, җайлады... Бары бер генә үкенече калды – бала... Бу хакта ник уйламадылар?..
Камилнең үлеменә алты ай да, бер ел да узып китте. Чит кешеләр аркылы иренең әти-әниләреннән ишетелгән төрледән-төрле сүзләр рәнҗетте Нурияне. Аның үзе белән мал, өй, җиһазлар турында беркем дә сүз кузгатып сөйләшмәде, ләкин килеп ирешкән сүзләргә караганда, аңа өеннән чыгып китәргә кирәк иде. Кайчан, кайсысы бу хакта килеп әйтер, ул хәтта бу турыда уйларга да курыкты.
* * *
Уйларның очын табасы килеп, Нурия эшеннән чыкты. Кая таба барганын да абайламастан, атлады да атлады ул. Аяклары, арыш басуы эчендәге сукмакларны аралап, урманга таба алып барды. Бервакыт Камил белән алар тау башында утырганнар иде. Урман, кыр, яланнарга чыгып эзләсә дә, тапмады ул бу тауны. «Эзләрсең әле син бу тауны, сагынырсың, эх, ты, моя «жёнка!» – дигән иде Камил. Рус мәктәбен бетергәнлектән, сөйләшүләре ярым-йорты татарча иде Камиленең. Кызык сүзләр кулланып, матур итеп сөйләшә иде. Менә шунда гына иде кебек бит ул тау, ә бүген таба алмый шуны.
Хисләр ташкынына бирелеп, олы юлдан тыз-быз элдерүче машиналар тузаныннан качып, урман, кырлар буйлап җәяү атлады Нурия. Көн инде кичкә авышса да, кояш һаман кыздыра. Уйлары да артыннан калмады. Армия хезмәтендә радиоактив нурлар эләктергән булган, аннан парашюттан чалкан егылганнанмы саркома дигән яман чир дә килеп чыккан – менә шулар алып киткән Камилне. Кем генә аңлап бетерә икән бу дөньяны...
«Ә минем урында хәзер Камил булса, нишләр иде икән?» дип уйлады Нурия кинәт. Ул, мөгаен, җанына шифа эзләп, ераккарак китәр иде. Китәр иде менеп бүген эзләп тә таба алмаган биек тауга, һәм, озын гәүдәсе белән тау белән кояшны тоташтырып, «Оһо-һо-һой!» дип кычкырган тавышы урман өсләрендә озак яңгырап торыр иде. Китәргә! Әйе, китәргә! Әнә, Түбән Кама шәһәре төзелеп ята, Чаллыда яңа кала калка... Нурия, чәчләреннән сыйпап озата барган миләш ботакларына үрелеп, яшелле-сарылы бөртекләрне татып карады – әче иде әле җимешләр...
* * *
Чаллыга бер баруында, кооператив бүлекчәсенә кереп, эш белеште. Анда: «Бер айдан киләм, сез мине эшкә алырга тиеш», – дип әйтергә батырчылык итте. Эшләгән җирендә: «Урыныңа кеше тапмый китү юк», – диде җитәкчесе. Бер айдан аңа яшь кенә бер кызны өйрәтергә беркеттеләр: «Өйрәт, аннан карарбыз». Өч ай вакыт үткәннән соң Нурия Чаллыга күченеп китте.
Карары нык иде аның. Өй ачкычын үз куллары белән Маратка тапшырды. Һәрбер почмагына Камиленең кул җылысы сеңгән өйне, аннан да бигрәк, чәчәк күрсәтә башлаган алмагачларны калдырып китү бигрәкләр дә авыр булды. Инде ничә еллар эшләп, якын булып өлгергән сәүдә оешмасынының ишек алдына чыккач та ул артына борылып карады. Тәрәзә каршына басып озатып калган җитәкчесенең күзләрендә яшь күрде ул, олы яшьтәге җитәкче елый иде. Әмма кирегә борылу юк инде. Язның матур бер көнендә үз куллары белән теккән бала итәкле озын күлмәген кигән Нурия, бөтен дөньясын кечкенә генә чемоданына тутырып, автобус вокзалына юл алды. Автобус та озак көттермәде, аның барлык кайгы-шатлыклар белән тулы дөньясын төяп, утыртты да китте...
Ул туп-туры эш урынына барды. Җитәкче янына кереп:
– Мин килдем, иртәгә эшкә чыгам, – диде.
Инде онытырга ук өлгергән җитәкче, гаҗәпләнүен яшермичә:
– Миңа кеше кирәкми, бер айдан киләм дип киттегез, өч ай вакыт үтте, мин инде кеше алдым, – диде.
– Анысы минем гаеп, гафу итегез, ә сез мине эшкә алырга тиеш. Иртәгә чыгам, – дип Нурия, үз-үзенә бик ышанган кешедәй кырт кисеп, ничек тиз кергән булса, шулай чыгып та китте.
Иртәгесен чын-чынлап эшкә килде Нурия. Җитәкче, кеше кирәкми дисә дә, Нурияне турында белешмәләр җыйган иде булса кирәк:
– Әнә урын, утырып тор әлегә, – диде дә өстәл өстендәге телефон трубкасын күтәреп, кемгәдер шалтыратты. Аннары Нуриягә борылып:
– Шулкадәр эшлисе килгән кешене эшкә алмый булмас инде, – дип куйды.
* * *
Көн саен киңәшмә. Көн саен шул бер балык башы: товар әйләнеше, товар әйләнеше... Көн саен югарыга мәгълүмат җибәрергә кирәк. Андагы саннарның зурлыгыннан штукатурланган түшәмнәрнең акшарлары коелып төшәр иде, бәхеткә, түшәм – такта.
...Еллар үтә торды. Нурия ирен алыштырырдай кеше тапмады. Камилнең мәһәргә биргән бүләк балдагы уң кулдан сулына күчте. Эш диеп янып яшәде, гаилә тормышы бөтенләй арткы планда калды. Яшәү өчен оешмадан бер бүлмә бирделәр. Еллары шундый иде бит, шәһәр үсә, йортлар тапшырыла. Беркөнне профсоюз рәисе үзенә чакырып кертте.
– Сезнең чират, ике бер бүлмәле фатир бирәләр. Беренчесе егерме сигезенче бистәдә, икенчесе уналтыда, барып карагыз, кайсысы күңелегезгә ошый, сайлагыз.
– Уналтыга барам, барып карап йөрмим, – диде Нурия. Ике ай да үтмәде, бер бүлмәле фатирда яши башлады. Бүлмә тугыз катлы йортның бишенче катында, кояш ягына карап тора. Булдыра алганча фатирын үзе киендерде. Ул канәгать иде.
Нурия туганнарын да онытмады. Аларга һәрвакыт ярдәм итеп яшәде. Апасы Әминәнең олы кызы, авыл мәктәбен тәмамлап, аның янына килде. Нурия аны кулинария техникумына укырга кертте, тулай торакка урнаштырды. Ләкин кыз бала, тулай торакны чит итеп, гел апасы янында булды. Ул да түгел, кече сеңлесе, иреннән аерылып, өч бала белән яшәргә килеп төште. Әле башлангыч сыйныфларда гына укучы бу балаларның берсенә матур пәлтә, икенчесенә җылы аяк киеме, өченчесенә тагын нәрсәдер кирәк. Сеңлесенең генә акчасы җитмәде. Акча булып та, кибеттә әйбер алып булмый торган еллар иде. Нурия тулысы белән кызларны киендерде, хәленнән килгәннең барысын да эшләде, хәтта килмәгәннең дә җаен тапты. Мәктәп өчен кирәк-яракларны да алды, укытты.
Кечкенәсе үзенең матур җырлавы белән аерылып тора иде. «Сеңлем, зур үскәч кем буласың килә?» дигән сорауга да җырчы-артист булам дип җавап бирә торган иде. Шәһәр төзелеп кенә килгән заманнарда аның чыгыш ясамаган сәхнәсе калмады. Төзелеш мәйданчыгында да, завод эшчеләре алдында да, төрледән-төрле бәйрәмнәрдә чит ил кунакларына да җырлады кыз. Бик еш кына үзен дәрестән дә алып китәләр иде. Концертта чыгыш ясый торган бер
киеме хәтта класс бүлмәсендә эленеп торды. Менә шул «тыгызлык» аны харап итте дә. Өченче сыйныфта укыган елны мәктәптән кайтканда өстенә килеп кергән автобус кызның барлык планнарын челпәрәмә китерде. Беренче майга авылга бәйрәм парадына җыенган иде ул. Бәйрәм урынына сабыйны соңгы юлга озаттылар. Ә Нуриянең күңелендә шигырь юллары туды:
Ачыла башлауга теле,
сәхнә тотты берүзе.
Бигрәкләр дә тәти иде,
бик аз булды гомере.
Үзе елый, үзе җырлый,
елап-җырлап моңланды...
Вафат булгач, бар да әйтте:
гомерләре булмады.
Жу... итеп китте йөрәгем,
катып калдым бер мәлгә.
Ходаем, бир, дим,
сабырлык бу кайгыга түзәргә.
Кайгыны туганнар бергә җиңеп чыктылар. Ләкин мондый кайгының берничек тә юылмаячагын, беркайчан да онытылмаячагын Нурия бик яхшы белә иде.
Сатучы булып эшләүче сеңлесенә Нурия фатир алырга да ярдәм итте. Сеңлесе шуннан соң да аның яныннан китәргә ашыкмады. Кайгы-шатлыкларны да, юклык-барлыкны да бергә уздырдылар. Күпмедер вакыттан соң гына сеңлесе кызлары белән үз фатирларына күченде. Нурия моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Эшендә бик яратсалар-хөрмәтләсәләр дә, дуслары күп булса да, ул кабат үзенең ялгыз калуын аңлады. Буш вакытларында үзенә юаныч табарга тырышты: төрле бәйрәмнәрне, концертларны калдырмады. Шәһәр күләмендә үткәрелгән әдәби кичәләргә йөрергә яратты...
Бервакыт шулай өенә кайтып килгәндә аны бик таныш тавышлы ханым туктатты. Камилнең әнисе иде бу!
– Исәнме, кызым! – Нуриянең күзләренә текәлеп карап әйтте ул бу сүзләрне.
– Исәнмесез, – дип җавап бирде югалып калган Нурия.
– Кызым, гафу ит син мине, – дип сүзен дәвам итте ханым. – Камил сине бик яраткан булган икән, кызым, яши-яши генә аңладым. Ата-ана да бик якын, алардан да яр якын дип белми әйтми икән халык. Гафу ит син мине, булдыра алсаң. Үзеңнең дә балаларың бардыр, бала шулай кадерле була икән шул. Минем улым янында... башка кеше күрәсем килгән иде. Васыяте тулысы белән синең исемгә язылган иде. Үләсен дә белгән бәгырь алмам... Гомерсезгә гомер ялгап булмый диләр, дөрес икән. Армия хезмәтеннән үк начар диагноз куеп кайтарганнар үзенә. Безне, сине саклаган инде, әйтмәде бит... Өй, җиһазлар, хәтта машина да синеке иде – мин документларга, сиңа охшатып, имзалар куйдым. Бирәсем, улымның байлыкларын синең белән бүлешәсем килмәде, чын дөресе шул. Ачуланма, рәнҗемә, әгәр булдыра алсаң. Әй, байлык бер көнлек икән ул. Аңладым. Ә синең гафу итүеңне, бәхиллегеңне алмый бу дөньядан китеп булмас дип курка башладым. Бу зур калагызга сине эзләп кенә килдем.
Нурия әйтер сүз таба алмый һаман бер ноктага текәлеп басып тора бирде. Ана исә һаман сөйләнде:
– Сезнең йортта гаиләсе белән Марат яши. Алар белән бергә бер кайтып килер идең. Камил утырткан алма гачлар инде алма бирәләр.
Шунда гына сискәнеп китте Нурия һәм, юатасы килеп, Камилнең әнисен иңеннән кочты:
– Кайтып килермен, әни, кайтып килермен...
* * *
Ул беркемгә дә әйтми иртүк аларның яшьлек эзләрен саклаган шәһәргә кайтып китте. Автобус белән шәһәр уртасына кадәр барды. Зиратка моннан якынрак иде. Муенына элгән шарфын алып, башына бәйләде дә, белгән догаларын укый-укый, зират эченә үтте. Байтактын килгәне булмаган икән – адашты, шушында гына иде бит, дип шактый эзләде. Аннары гына каберлекне бизәп утырган канәфер куагын күреп алды. Яфраклар арасыннан Камиленең ягымлы карашы күренгәндәй булды. Шулай күпме басып торгандыр, хәтерләми, ул игътибар иткәндә, тирә-юнь караңгыланган, күк йөзен болытлар каплаган иде. Кинәт аяктан егарлык җил күтәрелде. Нурия зираттан чыгып китәргә ашыкты.
Җил-давыл ничек башланса, шулай тиз үтте дә китте. Моңа сөенде Нурия – аның әле бүген тагын бер барасы җире бар иде. Камил белән бергәләп утырткан алмагачларны күрми китә алмый иде Нурия!
...Ишек алдында кеше юклыгына инанып, Нурия ашыга-ашыга бакчага үтте. Алмагачлар шау чәчәктә утыра. Барлыгы егерме... Шулвакыт аңа Камиленең: «Парлы булсыннар, парсызларны яратмыйм. Һәркем үз парын табып яшәргә тиеш, хәтта алмагачлар да...» – дип әйткән сүзләре ишетелеп киткәндәй булды. Егерме... Нуриягә егерме яшь тулу уңаеннан утыртылганнар иде бит алар. Егерме!!!
Ул, кадерле, якын кешесен сыйпагандай, агач кәүсәләрен сыйпады. Берсе янына бармый, сөйми калса, рәнҗетер кебек тоелды аңа. Игьтибарын барысына да тигез бүләргә тырышты. Ә үзенең күзләреннән бер туктаусыз яшь бөртекләре тәгәрәде…
Роза ХӘМИДУЛЛИНА
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 9, 2024 ел
Комментарийлар