Логотип «Мәйдан» журналы

Туганнар (Хикәя)

Зур тизлектә жилдергән машина, акрыная биреп, олы юлдан читтә урнашкан авыл ягына борылды.

«Ничә тапкырлар шушы чаттан үтәргә туры килде, – дип уйлады Рәис, – жан тартмаса да, кан тарта. Монда картинәем ягыннан булган туганым яшәргә тиеш...».
Гаиләдә алты бала үстеләр алар. Тик шулардан бер Рәис кенә «туган жанлы» (әнисе шулай ди иде) булып чыкты, өлкән сыйныфларда укыганда ук нәселе хакында сорашты, эзләнде. Үсә төшкәч, тормыш, гаилә мәшәкатьләре өстенлек алды. Озак еллар Себердә нефть чыгару системасында эшләде. Хәзер лаеклы ялда, үткән ел туган авылына күчеп кайтты. Үсмер чактагы мавыгулар кабат күңелен кытыклый башлады.
– Теләсә кемгә кереп сөйләшеп, сорашып йөрмә инде! – диде хатыны Галия, зур гына төргәк сузып. – Монысы күчтәнәч!... Пандемиянең көчәйгән чоры – битлегеңне саласы булма...
Тыкрыктан төшкәндә, пыскаклап көзге яңгыр сибәли башлады. Рәис, машинасының тизлеген тагын да киметеп, алан-йолан каранып, үзәк урам буйлап китте. Кайсы йорт икән?..
Авыл уртасына житәрәк бер йортның капкасыннан сакал-мыеклы ир чыгып машинасы янына юнәлде. Рәис шунда килеп туктады.
– Хәерле көн! – диде ул, тәрәзә пыяласын бераз төшереп. – Мөбарәк исемле бабайның, ә бәлки... балаларының йортын белмисезме?
– Ихатага үтегез, – диде тегесе, ваемсыз гына, – мин бу авылныкы түгел, кунак кына...
Рәис машинасын сүндерде дә, капканы ачып, эчкә үтте. Ишегалдын үлән баскан: саргаеп барган әрекмән, кычыткан, эт эчәкләре күзгә чалына. Мунча каршындагы кечкенә өстәлдә юантык гәүдәле, сөйкемле хатын тавыкларга җим әзерли иде, капкадан керүче таныш булмаган адәмне ул баштанаяк күздән кичерде.
– Изге ният белән йөрисез – нәсел-ыру чылбырын һич тә өзәргә ярамый! – диде ул Рәиснең соравына каршы. – Әнә, рәшәткәле албакчада үскән чыршыны күрәсезме? – Шул зәңгәр капкалы, сары төскә буялган йорт Мөбәрәк абзыйныкы. Ифрат та әйбәт, арадаш  кеше булды. Тик өч ай чамасы инде урын өстендә...
– Рәхмәт сезгә!
Машина жай гына кузгалып китте. «Керергәме, юкмы?.. Түшәктә ята, дидеме?.. Их, соңладым...» Рәиснең бер мизгелгә тәнен калтыравык алды, күкрәге оеп киткәндәй булды. «Юк, керәм...» Ул ашыгып кесәсен капшады. «Ә битлекне?.. Юк, кимим, өлкән кешеләр, йә кыяфәтемнән куркырлар...»
– Исәнмесез! – диде Рәис, ишекне зур ачып. – Керергә ярыйдыр?
Олы якта, түрдәге сиртмәле караватта ятучының тавышы чыкмады, ул хәтта селкенмәде дә. Бәлки йоклыйдыр?
Рәис як-ягына күз салды. Бүрәнәдән салынган иске генә йорт. Күптәнге җиһаз. Идәнгә келәм түшәлгән, стенада сәгать текелди...
– Әйдәгез, үтегез, – диде кәбәрткә ягыннан чыккан аксыл чәчле өлкән яшьтәге әби, таныш булмаган кешене танырга теләгәндәй. – Кем әле син, улым?
Рәис кулындагы төргәкне әбигә сузды.
– Монсы сезгә... күчтәнәч!
Әби башта югалып калгандай булды. Бер мизгелдән аптыраган йөзендә елмаю чаткылары күренде.
– Рәхмәт, улым! – диде ул, төргәкне өстәлгә куеп. – Аллаһның рәхмәте яусын үзеңә.
Рәис хужабикәгә туганнарын юллап йөрүе хакында аңлатып бирде.
– Күптән түгел фотоальбом актарып утырганда мәктәп елларында ук язган исемлекне таптым... Анда язылганча, картәниемнең сеңлесе Бибинур шушы авылга кияүгә чыккан. Аның Муллаҗан һәм Мөбарәк исемле ике улы булган. Олысы – башкалада, 1940 нчы елгысы шушы авылда төпләнгән. Бөтен булган мәгълүмат...
Шулчак карават жай гына шыгырдап куйды.
– Иптәшем Мөбарәкҗан ул, 1935 елгы, өч айлап ята инде, – диде әби битараф кына, караватка ымлап. – Хәтере тәмам бетте... Кызы Рәхилә, улы Фәтхи белән аралашып яшәдек. Икесе дә күптән ахирәттә, урыннары оҗмахта булсын, Аллакаем!.. Балалары шәһәрдә яши, күптән килеп күренгәннәре юк...
Өйдә тынлык урнашты. Кабат карават шыгырдады, һәм Мөбарәк бабай ыһылдап куйды.
– Мин икенче хатыны, – дип сүзен дәвам итте әби, берни булмагандай. – Ходай шаһит, монда күчеп килгәндә, миңа җитмеш өч, аңа җитмеш сигез яшь иде. Туган-тумачалары хакында сөйләмәде, мин сорашмадым...
Беравык дәшми тордылар. «Туган елы туры килми... Расларлык, дәлилләрлек берни юк, балаларының да исемнәрен белмим...» Бер мизгелгә Рәискә оят та, кыен да булып китте. Ул, уңайсыз хәлдә калуын аңлап, борчыганы өчен гәфү үтененеп, саубуллашып ишеккә юнәлде. «Нишләп болай килеп чыкты әле? Әнкәйләр дә аралашып яшәмәгән... Аңлашылмый...» – дигән чуалчык уйлар кайнашты аның башында.
– Тән... зи... лә!
– Әстәгефирулла... – Әбинең күз аллары томанланып киткәндәй булды. – Тәүбә, әллә ишетеп яткан инде?
– Кил...
– Нәрсә булды, Мөбарәкҗан? – диде әби, кулын картының маңгаена куеп. – Инде күптән эндәшкәнең, сөйләшкәнең юк иде – ләм-мим яттың.
– Жибәрмә... Керсен...
Тәнзилә әби хафаланып, ашыга-ашыга билендәге алъяпкычын чишеп утыргычка ташлады, иңбашына сала торган чуклы шәльяулыгын эзләп азапланды, аннан сукрана-сукрана шул килеш ишектән чыгып югалды. Тик урамда торган машинадан жилләр искән иде.
Заман авырлыкларыннан тәмам бөкшәйгән әби як-ягынаа каранды да капкага борылды. «Яңгыры да рәхәтләнеп яумый, ичмасам, – диде ул, үртәләнеп. – Жәй буе бер болыт әсәре күренмәде...»
Тәнзилә әби кергәндә, Мөбарәк бабай култык таякларына таянган килеш тәрәзә яңагына сөялеп урамны күзәтә иде.
– Туганым... – дип пышылдады аның хәлсез, күгәргән иреннәре. – Кем булдың соң син, кем?..
Яңгыр тамчылары, тәрәзә пыяласына бәрелеп, күз яшьләредәй, туктаусыз түбән тәгәрәде.
 

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар