Логотип «Мәйдан» журналы

Трактор Сәгыйдә

Авылыма кайттым әле.

Төзек йортлар, киң урамнар. Авыл урамнарын бүлгәләп Рә белән Сүлле елгалары агып ята. Гашыйк ярлар кебек, ашкынып килеп, авыл очында икесе бергә кушылалар. Аннан арырак, авылны чыккач, аларның мәхәббәтенә сокланган ана кебек, Ык аларны үз кочагына ала. Менә шушы урында өчесе тынычланып, күл сымак булып җәелеп, әзрәк ял итеп алалар да, бөдрә таллар, иксез-чиксез хәтфә болыннарга кереп, күздән югалалар. Көндез кояш нурлары тәңкә-тәңкә булып су өстенә сирпеләләр. Монда үләне дә йомшаграк, әле генә рәссам килеп, буявын мул итеп буяп киткән кебек, чагу яшел. Ә шомыртлар үрелеп су көзгесеннән карыйлар да, купшылыкларына сокланып, масая биреп, үсеп утыралар. Ә авылымны урап алган тау тезмәләре? Табигатькә матурлык өләшкәндә Ходаемның күңеле бигрәк йомшарып киткән, ахры. Ул тауларны мәһабәт урманнар белән каплаган.
Шушы урыннарда типкән саен чишмә чыга, дип сөйли торганнар иде олылар. Олылар дигәннән, эшемне дә онытып җибәрмим әле. Без бит төпчегебезнең туена кайттык. Күзләрне камаштырырлык итеп бизәлгән яхшы машиналарда килен төшерәбез. Олы апа буларак, минем урыным «почетта». Кияү белән кәләш яныннан урын «тәтеде». Шулай кукыраеп, тузан туздырып кайтып киләбез инде, кем күрсен. Ә туйның яме, коты каршы алучы олы инәйләр. Машиналар чаттан борылуга кыр казлары кебек тезелешеп олпат атлап каршы киләләр. Ул кигән күлмәкләренең матурлыгы, килешлелеге, ул ялтыравык шәл яулыклары дисеңме. Беренче булып зифа буйлы, беркемгә дә алдынгылыкны бирмәгән оста чөгендерче Тәслимә апам, ут күршебез. Аннан соң Рәмзә инәем – тыйнак, сабыр холыклы. Күпме кешеләрнең күзләрен сукыраюдан саклап калгандыр. Табиблар ярдәм итә алмаган очракта, күзгә кергән чүпләрне ала ул. Аның янында Сания әбием. Зифа буйлы – төз гәүдәле. Кап-кара озын толымнары да вакыт җиленә әллә ни бирешмәгән. Бу олы акыллы, алдынгы карашлы, таләпчән олы инәй – миңа икенче гомер бүләк итүче. Аның янында икмәк пешерү остасы Минҗамал апа. Аның тәмле икмәкләрен без генә түгел, бөтен Башкортостаныбыз авыз итеп мактагандыр әле заманында. Аннан соң Мөслимә апа, Гөлзирә апа, Миләүшә апа һәм икенче ут күршебез – укытучы Мәликә.
Авылымның ак инәкәйләре! Әгәр мөмкин булса, сезнең акылыгыз, сафлылыгыз, мәрхәмәт-шәфкатегез, олы сабырлыгыгыз, сабыр батырлыгыгыз турында үзебезнең Казаннар тавының «каравыл» вышкасына менеп кычкырыр идем. Юк, җиребезнең иң биек ноктасы Гималай тавы башына менеп, акрын искән җилгә сөйләр идем. Хәер, нигә алай итәргә. Хәзер бит интернет бар, диярсез.
Ә ул вакытта аларның балачагында, яшьлегендә ниләр булды икән. Юк, табигатьнең матурлыгыннан, төрле могҗизаларыннан мәхрүм булмаган алар. Хәзерге интернетыгызны шаккатырырлык хәлләр дә булгалап кына торган. Бер компьютер артында утырырга бик яраткан оныгы нәнәсеннән сорый икән:
– Нәнәй, элек телевизор да, компьютер да, кесә телефоны да булмагач, ничек кенә яшәдегез соң? – дип.
– Элек безнең тынычлык бар иде, – дип җавап биргән хәйләкәр нәнәсе. – Ә тормышка килгәндә, булдымы икән ул тынычлык?
Минем уйларымны бүлеп, нәнәемнең ут күршесе Мөслимә апа мине килеп кочаклап алды. Гел колхозда тырышып эшләсә дә, һәрвакыт хәзергечә әйткәндә, «стилле» итеп киенде ул. Әле дә ап-ак кофта белән килешле кара юбкадан. Аның өендәге пөхтәлекне кешегә сөйләп аңлата торган түгел. Абзар капкаларына кадәр тимер щетка белән кырып юа иде ул. Шулай итеп, ярсу йөрәген басып яшәгәндер инде. Кияүгә чыгып, ире белән берничә көн генә яшәп калган. Ире сугыштан кайтмаган.
«Мөслимә апа, нигә күзләрең яшьле, туй бит бүген, шатланырга кирәк», – дип аны юатып торам. «Сәгыйдә күршем күрә алмады бу шатлыклы көннәрне, шуңа елыйм», – ди. Сәгыйдә – минем нәнәем инде ул. Бездә нәнәйне әбекәй диләр. Ул минем дә бер минутка да исемнән чыкканы юк. Акрын гына туй шау-шавыннан, ыгы-зыгысыннан арынып әбекәемнең җил капкасын ачам. Чаган агачлары әрсезләнеп бәбкә үләнен таптап бетереп ихатага таралганнар. Өйгә тиеп торган ялгыз шомырты гына сакта торган солдат кебек төп-төз. Алардан ераграк бакча башында алкалы парлы зирекләре. Бу зирекләрне алар, бәлки, бабакаем белән кавышкач утыртканнардыр. Мондый агач авылыбызда бер кешедә дә юк иде. Мин шушы гүзәл агачлар төбендә уйнап үстем. Әле дә аларга сокланып уйланып торам. Уйларым әллә кая әбекәемнең яшь чакларына илтә...
Мин данлыклы «Айман» ыруыннан дип күкрәгенә сугып мактанган, «дынгыч» кебек таза түгәрәк, кара сакаллы Тимерхан бабакаемны, әбиемнең атасын мин дә күрдем бәләкәй чакта.
Укымышлы, дини, галим кеше иде дип сөйлиләр иде аның турында. Йодрыгы белән генә сугып бүре үтерә иде диләр. Үзенең ат көтүе булган, бүреләр белән шул атларны көткәндә алышырга туры килгәндер аңа. Тик шушы бүре үтерә торган авыр йодрыгыннан әбекәемә дә өлеш төшкәләп кенә торган шул. Кыз булып җиткәч, Сәгыйдә бик сайланып тормаган. Күрше авылга башта байлардан кыйналып, аннан гражданнар сугышында яраланып, сәламәтлеге бөтенләй какшаган Хәкимгә кияүгә чыккан. Чыккан да Бөек Ватан сугышы башланганда 4 бала белән ялгызы торып та калган. Нигә монда чит авылда балаларымны интектерәм дип, бөтен булган әйберен сатып, әтисе янына күчәргә уйлаган. Берничә көн җәяүләп баралар әтисе торган авылга. Барып җиткәч, бабакаем аларны шатланып каршы ала. Боларның акчасына кушып өен яңартырга уйлый. Акчаны тапшырабыз, дип төенчекне ачсалар – акча юк. Юлда килгәндә төн кунарга керткән кешеләр чиста куллы булмаган, күрәсең... Картның йөзе караңгылана. Өч көн ял итәрсез дә, кире кайтып китәрсез ди бүре үтерүче карт. Менә шуннан, кайтып, 4 баланы ачтан үтермәс өчен, авыл көтүенә яллана Сәгыйдә. Көтү көтеп җыйган ризыклар кыш чыгарга җитә, язның аяусыз озын дымлы җилле көннәрендә гаилә ачтан хәлсезләнә башлый. Җитмәсә, авыл укытучысы килеп, балаларны мәктәпкә йөртмисең дип тирги. Моны тыңлап торган балалар карлы-бозлы сукмактан мәктәпкә яланаяк йөгерәләр. Укытучы, миһербанга килеп, башка балалардан аяк киеме алып биреп тора. Өйләренә кайтканчы гына киеп торырга.
Бөтенләй бер ризыклары да калмагач, врач Постникова, чын Аллаһы Тәгалә кешесе булгандыр инде, йорттан йортка йөреп, бик авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Сәгыйдәгә дә дүрт килограмм арыш оны бүлдерә һәм балаларыңны болай интектермәбез, детдомга алырбыз дип искәртә. «Кирәк булса, йөрәгемне суырып алыгыз, балаларыма тотынасы булмагыз!» – дип катгый җавап бирә Сәгыйдә. Ә үзе бу бөлгенлектән ничек котылу турында баш вата. Урман ягы булгач, утынга интекмиләр алар. Ире Хәким исән чакта күмер яндыра. Шул утлы күмерне бөтен авыл халкы кирәк вакытта алып учагына ут тергезә торган була. Ә бит аның хәтсез генә утыны калган әле. Шул утынны җайлап кул арбасына төяп, кич белән Ык аша кичүдән чыгып, күрше республикага сатарга бара. Анда урман булмый, гел дала гына була. Аның утынын бик теләп алалар. Сөенә-сөенә Ык аша кире чыгып, иртән колхоз эшенә дә кайтып өлгерә. Иптәшкә олы кызын да ияртеп йөри Сәгыйдә. Беркөнне шулай аркасына бәйләгән килеш йөзеп Ык аша кызын чыгара, аннан арба белән утынын тартып кичүдән үзе чыкканда, су тирәнәйгән булып, агып китә. Күпме акканын белми, нәрсә булырын да уйламый. Белгән догаларын күңеленнән генә укып, ага да ага, әмма арбасын кулыннан ычкындырмый. Гомере бетмәгән буламы, әллә Ходай Тәгалә догаларын ишетәме, берзаман аягы су төбенә тия. Ул югалып калмый, арбасын сөйрәп ярга таба омтыла. Ләкин яр бик текә була. Шулай ярдан менәргә бик озак азаплангач, ап-ак сакаллы ак киемле бабайның: «Кызым, бир кулыңны», –дигән ягымлы тавышын ишетә. Бабай ярга менәргә ярдәмләшкәч, Сәгыйдәгә бер телем ипи, бер шешә сөт бирә. «Бик хәлсезләнгәнсең, кызым, тамак ялгап ал, бераз хәл керер. Мин сиңа бер дога өйрәтәм, ләкин аны бер кешегә дә өйрәтмә, кызым. Бик авыр булганда гына укырсың», – ди дә, ничек килеп чыккан булса, шулай ук күздән дә югала. Инде таң атып килә.
Сәгыйдә кызын эзләп таба, утынын да уңышлы сатып өенә кайта. Иртән колхоз эшенә дә җитешә. Җәй көне балтырган, какы, җиләк җыеп көн күрәләр. Җиләкне Сәгыйдә капчык белән җыя, артыгын сата. Иң җиләкле урыннар Чатра борынына якын тау битләвендә була. Тик монда елганың да иң тирән урыннары була. Ничек элек шулкадәр тирән булды икән ул! Авылның шәбрәк ир-егетләре, биш дилбегәне бергә кушып, башына таш бәйләп төшереп карадык, елга төбенә барып җитмәде дигәннәр имеш. Бәлки, су асты елгасына тоташкан җире булгандыр, кем белә инде анысын. Менә шушы урыннарда аҗдаһа барлыкка килә. Ничек, каян килгәндер ул? Әллә берәр елан бик озак яшәп аждаһага әйләнәме? Шушы урыннарда маллар да күпләп югала башлый. Каз-үрдәкләрне дә тәпиеннән генә эләктереп, нәрсәдер су төбенә алып төшеп китә. Җиләккә барган җирдән авылыбызның ике сылу җиткән кызы да эссез югала. Авыл халкы да, тирә-як авыллардагы халык та тирән куркуга төшә. Сәгыйдә шунда теге доганың көчен сынап карарга уйлый. Кинәт кенә давыл куба, көчле җил чыга, күк йөзе авыр калын болытлар белән каплана. Чиләкләп яңгыр коя башлый. Һәм болыт төшеп, аҗдаһаны күтәреп ала. Аҗдаһа каршылык күрсәтә, әле башын, әле койрыгын болыттан сузып төшеп калырга тырыша. (Бу хәлгә күп кешеләр шаһит була, тик алар хәзер берсе дә юк инде. Сорашып-белешеп булмый.) Елгалар ярыннан ташый, судагы балыклар җирдә, бәрәңге бакчаларында тәгәрәшеп яталар. Бөтен халык капчыклап балык җыя. Сәгыйдәнең бакчасына олы җәен балыгы килеп эләгә. Башына күсәк белән сугып исәнгерәткәч, ит чапкан кебек, балта белән чабып, күршеләр белән бүлешәләр. «Куй ите кебек симез, май гына иде», – дип хәтерли иде Сәгыйдә әбекәем. Шушы көннән башлап, Сәгыйдә ныгып китә. Эштә дә алдынгылыкны бирми, дөньясы да җайланып килә. Печәнне өлешләп бүлеп бирәләр чабарга. Сәгыйдәнең өлешеннән кипкән печән чүмәләләре югала. Моны әллә караклар урлый, әллә көнләшүчеләрнең эше була. Ә бит сугыш вакытында законның иң каты чаклары. Аз гына кырын эш эшләсәң дә – халык дошманы. Үзең урлап саткансың дип, аны да 80 километр ераклыктагы калага өтермәнгә озаталар. Следователь урыс кешесе була. Башка тоткыннар әлепне таяк дип тә урысча белмиләр. Сәгыйдә шартлатып урысча сөйләп, следовательгә дөресен аңлата ала. Сезгә чын каракларны үзем тотып бирәм, ди. Һәм шулай ук эшли дә. Кайткач, җиде эскерт печән арасыннан үзенекен табып, эскертне берүзе сәнәк белән төртеп аудара һәм үзенең печәнен берәмтекләп чүпләп аерып ала. Мин үз печәнемнең һәрбер бөртек үләнен таныйм, мин бисмилла әйтеп, һәр чәчәк белән сөйләшеп, ялан иясеннән рөхсәт алып чаптым дигәч, угрыларга шаккатып баш чайкап торудан башка чара калмый. Бу эшләре барып чыкмагач, угрылар аның бозавын урлап үч алырга итәләр. Ике җәяүле, бер ат менгән ир кич эңгер-меңгер вакытта бозавын куып алып китәләр. Бәхеткә каршы, моны улы күреп кала. Йөгереп кайтып Сәгыйдәгә хәбәр сала. Тарап булашкан чәчен дә җыеп тормый, чыгып йөгерә Сәгыйдә. Ә аның кап-кара бриллиант кебек ялтырап торган чәч толымнары җиргә тиеп тора торган була (Күршесе Мөслимә апаның кызының да нәкъ шундый искиткеч иде чәч толымнары). Каракларны йөгереп куып җитеп, бозавына ябыша. Бозауны башыннан Сәгыйдә тарта, арт ягыннан теге өч ир. Бозавы, хуҗасы яклы булып, хуҗасына тартыла. Ирләрнең көче җитми. Гарьлегеннән ат менгәне Сәгыйдәне ат белән тапарга килә. Сәгыйдә кинәт кара болыт кебек кара чәчен алга таба җилпеп җибәрә. Ат өркеп, арт аякларына күтәрелеп, хуҗасын җиргә бәрә. Сәгыйдә, бозавын ияртеп, сөенә-сөенә, өенә кайтып китә. Шушы хәлдән соң, аны кеше затыннан түгел, җен затыннан, ул төнлә, төтенгә әйләнеп, морҗасыннан очып чыгып йөри, диләр. Аның юк-барга исе китеп утырырга вакыты булмый. Күңелендә изге догалар, йөрәгендә бер Алла гына икәнен үзе яхшы белгәч, җитәр дип исәпли.
Мине әбекәем шулкадәр иркәләп тәярбияләп карап үстерде. Морҗадан  түгел, гел бисмилла әйтеп, ишектән генә йөрде. Олыгайгач, авыл өстендә йорттан йортка Коръән укыды. Аның хәтле матур итеп укучы әле дә юк диләр. Юмарт, бөтен кешегә ярдәмчел иде әбекәем. Олы яшьтә булса да, атна саен Ык аша чыгып, Шалты базарына җәяү барып, миңа тәм-томнар алып кайта иде. Җиләкне һәрвакыт капчыклап җыйды. Капчыгын тутырмый кайткан чагын хәтерләмим. Бакчасына трактор кертмәде, җирне һәрвакыт көрәк белән үзе казыды. Бөтен кешенекеннән алда аның бәрәңгесе шау чәчкәдә утыра иде. Беркемгә дә мәшәкать салмый, утынны кул арбасы белән ташыды, үзе кисте, үзе ярды.
Авыл халкы бер-берсенә исем атарга бик ярата бит ул. Бервакыт шулай кул арбасы белән утынын тартып кайтып килгәндә күрше Мөслимә ярдәм итмәкче була. Тик арбаны урыныннан кузгата алмый. «И, күршекәем, син ничек моны тартасың, трактор икәнсең, трактор Сәгыйдә син», – ди. Әбекәем ачуланмый, бу кушамат күңеленә хуш килә, күрәсең. Шуннан аны трактор Сәгыйдә, йә трактор гына дип йөртәләр.
 

Тәслия ӘХМӘТОВА

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар