Торналар (Хикәя)
Моңлы кеше бәхетсез була, диләр, дөрестер, ахры.
Нәгыймнең якыннары юк, ул үксез ятим. Ярый әле, йөрәгеннән чыккан җырлары бар. Яланда рәхәтләнеп, күңеле булганчы, йөрәге басылганчы җырлый. Аллаһы Тәгалә бер яктан бирмәсә дә, икенче яктан жәлләмәгән, көй, откырлык, тапкырлык белән көч, сәламәтлекне диюем.
Җыр-моң ягыннан аңа җиткән кеше юк. Нинди генә тавыш, нинди генә көй-моң ишетмәсен, шул мизгелдә үк отып, кабатлый ала. Һәм һичнинди үзгәрешсез. Беркөнне генә әле көтү көткәндә сазлыктагы торналарны үзләре кебек кычкырып чакырып чыгарды. Менә гаҗәп, иң соңыннан, кызганыч итеп кычкыра-кычкыра, камыш-күрәннәр арасыннан чатанлап бер торна баласы килеп чыкты. Күренеп тора, аягы имгәнгән. Нәгыйм якынайгач та куркып очып китмәде. Очып китәрлек хәлдә түгел иде шул бахыр кошчык. Аягы сынган булып чыкты. Нәгыйм аны тотып, сынган тәпине ялгансын өчен тал чыбыгы белән бәйләп куйды. Үзенә төш вакытында ашарга дип тәгаенләнгән йомыркаларның сарысы, ипи белән сыйлады. Торна баласы бик зәгыйфь, азык табып ашарлык хәлдә түгел, ябыккан, ачлыктан хәлсезләнгән. Торналарның балык-бака ашаганнарын исенә төшереп, Нәгыйм бүтән көннәрне дә күлдән балык, бака тотып ашатты. Авыл көтүен көткән егетебез көн дә, саз буена җитү белән, теге яралы кошны ана торна тавышы белән чакырып чыгарып, ашата торган булды. Торна баласы башта бик курыкса да, тора-бара өйрәнде, кулга ияләште. Мату¬райды, хәлләнде. Канатлары елтырап, тәненә ит-май кунды. Бүтән торналарга ияреп һавага күтәрелә, алардан калышмый оча башлады.
Көзләр җиткәч, торналар җылы якка очып киттеләр. Иң соңгы булып, җәрәхәтләрен Нәгыйм бәйләп, ашатып үстергән торна һавага күтәрелде. Баш очында берничә тапкыр әйләнделәр дә кошкайлар, көньякка юнәлделәр.
Шулай яңгырлары белән елый-елый көзләр үтеп, салкын кыш җитте. Ул вакытларда ятимнәрне әлеге кебек приютларга озатмаганнар. Үксезләрне авыл үзе караган, һәм ул борын-борын заманнарда ятимнәр йорты кайдан булсын, ди. Әйтергә онытып торам: бу вакыйгалар борын-борын заманнарда булган. Хәзерге яшьләр әкият, диярләр. Сезгә әкият, ә безгә чын ул, булган хәл. Нәгыйм хәзер буй җиткергән, көче утырган егет. Шуңа карамастан, бик фәкыйрь. Ул һаман җәйләрен авыл көтүен көтеп, кышларын хәлле авылдашларына абзар тазартышып, тирес түгеп, мал караша. Дөресрәге, кем нинди эшкә чакыра, шунда йөри. Тамагы да тук, өсте дә бөтен дияргә була. Стәрлебашта мәдрәсәләр күп тә ул, тик укырга гына мөмкинлек юк. Тамак туйдырып, өскә киенер өчен көне-төне эшләргә кирәк. Торыр урын юк. Нәгыймдә уку кайгысы түгел, тизрәк өй тергезү уе. Шуннан соң инде сөйгәне Һаҗәргә яучы җибәрергә дә була.
Һаҗәр – Гали хәлфәнең уртанчы кызы. Нәгыйм аларда абзар тазартып, утын ярып, күп хезмәт итте. Һаҗәрне күптәннән яшерен яратып йөрсә дә, аңарга дәшү түгел, күзенә туры карарга да ояла. Нәгыйм кем дә, Һаҗәр кем? Алар арасындагы аерма җир белән күк арасы.
Егет былтыр да кыш буе Гали хәлфәдә эшләде. Менә шунда инде Һаҗәр үзе башлап сүз кушты, аның яныннан серле елмаеп, карашы белән көйдереп, юк эшне бар итеп үтеп йөри башлады. Күрәсең, моны өйдәгеләр дә сизделәр. Беркөнне Нәгыйм шулай көндәгечә абзар тазартып, җырлый-җырлый маллар карап йөргәндә, хәлфә кайтып керде. Абзарга терәлеп салынган келәт эчендә тавыш чыкты. Хәлфә абзый, кызын чырылдатып камчылап алды да, йортта пыр тузып йөри башлады. Түзеп кенә тор. Ишек төбендәге калай чиләкләр, Мәкәрҗәдән кайткан җиз табакларга кадәр очарга тотынды. Абыстайның аркасында да камчы биеп төште шикелле. Хәлфә пыр тузып йортта бер-ике әйләнде дә, ничек кайтып кергән булса, шулай кинәт үз эше белән чыгып китте.
Нәгыймебез хәлфәнең төпчек улыннан төпченергә уйлады:
— Хәлфә абзый нигә ризасызлык белдерә, берәр шуклык эшләдеңме әллә?
Әле аны-моны аермаган бала:
— Һаҗәр апа сине абзар ярыгыннан күзәткән. Әни йортта син җырлаганны тыңлаган, ә апага күз-колак булмаган, – дип әйтеп салмасынмы!
Төшке аш вакытында Һаҗәрнең сеңелесе Гөльямал да, апасын үртәп:
– Әтидән эләктеме? Икенче вакытны саграк бул. Үзең гаепле, хезмәтчедән башка күзең төшәр егетләр калмаганмыни! – дип, апасына төртелеп алды. Һаҗәр бу сүзләрне Нәгыймнең дә ишеткәнен чамалап, комач кебек кызарды. Һәм җаен туры китереп әйтте егеткә:
– Синең өчен эләкте. Тән ярасы нәрсә, йөрәгемнең януына түзәрлегем калмады. Җаның да юк икән, күзең дә күрми. Сукыр син!
Егет, телен чак әйләндереп:
– Минем дә йөрәктә ут... — дип кенә сүз куша алды.
Менә шулай башланып китте ике арадагы яшерен мәхәббәт. Юк, яшерен түгел инде, фашланды хәзер.
Күңеленә шик кереп утырган хәлфәнең генә төн йокылары качты. Хезмәтче егетнең колагына төшереп куйды:
– Син, энем, матур җырлыйсың, сүз дә юк. Тыңларга үзем дә яратам. Тик бүтән минем йортта тавышың ишетелмәсен. Колагыңа киртеп куй. Югыйсә, чарасын табармын. Хезмәтчеләр урам тулы. Күрше авыллардан да килеп эш эзләп йөриләр. Ишетсен колагың.
Әлегә йортыннан куып чыгармады тагы үзе. Ат кебек таза, ару-талуны белми эшләгән хезмәтчеләр бармак белән генә санарлык шул. Җитмәсә, бик ышанычлы, төшеп калган көмешеңдә югалмас.
Әмма Нәгыймнән котылмый чара юк. Авыл старостасы белән сөйләшеп, егетне солдат хезмәтенә озаттырырга хәйлә корды хәлфә абзый һәм язга шулай эшләде дә.
Егерме биш ел хезмәт, ничек кенә авыр булмасын, барыбер үтте. Тик Нәгыймнәрне генә һаман кайтармыйлар. Җитмәсә, монавы төрек сугышы да һаман бетми. Кайчан кайтып булыр туган якларга? Язлар җитте, барча табигать уянып җиңел сулыш алды. Тик карт солдатларның гына кәефләре бик шәптән түгел. Тагы да бер ел хезмәт итеп, тагы да чит җирләрдә язлар каршыларга туры килерме инде?
Нәгыймнәр хезмәт иткән полкта язгы карау бара. Солдатлар тезелеп, полкны тикшерергә килгән карт генералның плацка чыкканын көтеп торалар. Ә көн шундый матур, тын! Язгы кояш җылыга сусаган тәннәрне иркәли. Менә-менә агачлар бөреләрен ачып яшелдән киенәчәкләр. Барча тереклек язгы кояшка шатлана. Кошлар күңелле җырларын сузып сайраша-сайраша парларын чакыралар.
Сафларга тезелгән солдатлар арасында кинәт ниндидер җанлану сизелеп китте. Күп тә үтми, командирларның үрә катырга кушкан боерыклары яңгырады. Ашыкмый гына, үз бәһасын белеп, карт генерал аның өчен генә эшләп куелган, биек сәкегә диярләр иде элек, хәзергечә әйтсәк, трибунага менде. Сәке-трибунаны кичә генә ясап бетереп өстенә комач япканнар иде. Нәкъ шуның каршысына туры килде Нәгыйм белән Кәримнең урыны. Кәрим дә Эстәрлебаштан. Гомумән, эстәрлебашлар бу полкта җиде кеше, барысы да карт солдатлар булып, быел яз хезмәтләрен тутырып, өйләренә кайтарылырга тиеш иделәр. Часть командиры кыскача доклад ясады. Генерал хәрбиләрне сәламләде. Плацта басып торган ике меңгә якын тамакларның яше-карты:
– Здравежелаемвашевысоко-превосходительство! – дип, бар көченә ертылдылар да, тагын боерык көтеп, тынып калдылар.
Шул тынлыкта, көтмәгәндә, кинәт кенә гаҗәп моңлы итеп, еракта-еракта торналарның җырлашкан-елашкан тавышлары ишетелде. Алар шулай туган якларына кайтып барганда, шатланышып, җырлап, таныш тугай-күлләрне сәламлиләр иде шикелле. Торналарның моңлы авазын карт генерал да ишетте, ахры. Ул да башын күтәреп торналарны эзләде. Часть командиры да карт генералга ияреп күктәге торналарны күзәтергә кереште. Плац өстендә моңсу тынлык урнашты. Бу моңсу сагышлы көй, йөрәкләрнең әллә кайсы кылларын чиертеп, әллә нинди хатирәләрне уятты. Күпләренең күзенә яшь эркелеп, тамакларына төен утырды. Күпләре, ирексездән уфтанып, заяга үткән гомерләрен уйлап, авыр, бик тә авыр сулап куйдылар.
Тик карт генералның күзләре бик шәптән түгел иде, ахры. Ул әле тегеләй, әле болай боргаланды, колагына учын куеп тыңлап та карады. Тавышларын ишетсә дә, торналарның үзләрен күрмәде. Кырында басып торган адъютанты белән часть командиры, берсеннән-берсе уздырып, аңа торналар төркемен күрсәтергә тотындылар. Шунда кайсысыдыр подзорная труба алып килергә кирәклеген төшенде шикелле. Йөгертеп алып килделәр. Хәзер карт генерал шуның аша карарга кереште. Күрәсең, аяк өсте басып тору карт кешене ялкытты, йомшак урындыкка барып утырды да утырган килеш кенә күзәтә башлады.
Нәгыйм янында басып торган Кәрим:
– Их, шушы торналар кебек, туган якларга очып кына кайтып, Эстәрлебашны бер күреп кенә килергә иде! – диде, уфтанып.
Нәкъ шушы мизгелдә, нәкъ шушылайрак уйлап сагышланып басып торган Нәгыйм дә көрсенеп:
— Әйе, торналар бәхетле. Алар бер-ике көннән Һаҗәр кырына кайтып җитәчәкләр, – диде һәм, үзе дә сизмәстән, үсмер чагындагы кебек итеп, берничә тапкыр торна тавышы чыгарып кычкырып куйды.
Бу тавышны ишетеп, иң алдан очкан торна кинәт кенә борылып, зур боҗра ясап, бер урында әйләнә башлады. Аңа ияргән төркем дә шул рәвешле очарга тотынды. Хәзер һавада торналардан бик зур боҗра хасил булып, алар тагы да көчлерәк итеп елашып-җырлашып әйләнергә тотындылар. Әлегә ни булырын үрә катып тып-тын күзәткән мәйдан, умарта күчен хәтерләтеп гү килеп алды да тагы тынып калды.
Көтелмәгән тоткарлыктан часть командиры югалып калды. Хәрби частьне күргәзмәгә әзерләүгә җаваплы штаб начальнигы исә кызарынып-бүртенеп чәбәләнергә тотынды. Бөтен плац үрә катып күкне күзәтә. Ә боерык юк та юк. Боерык булмагач, барабаннар да кагылмый, быргылар да кычкыртылмый. Шулай итеп, хәрби күргәзмә башланмас элек үк бозылды. Штаб түрәсе, хәлне коткарырга чамалап, дилбегәне үз кулына алып, часть командиры башкарасы эшне үзе үтәргә тотынды:
– По-о...лк! Минем команданы... тыңла... – дип тамак ертты. Аллаһы Тәгалә тавышны жәлләмәгән үзенә. Тавышы күк күкрәүне хәтерләтеп, мәйдан, казармалар өстеннән күтәрелеп еракларга тарады. Җыелып яткан җылы суда коенышкан чыпчыклар гына ризасызлык белдереп, пырхылдашып күтәрелеп, тып-тын мәйдан өстеннән очып үттеләр.
Торналар моңын тыңлап, үзенең яшлеген, үткән гомерен һәм күптән түгел генә мәрхүмә булган хатынын исенә төшергән, әллә нинди сагышлы хисләргә баткан карт генерал, боерыкны ишетеп, ризасызлык белдереп, кулын салмак кына күтәрде дә, имән бармагы белән кайдадыр өскә ымлап, штаб түрәсенә карап алды. Нәрсә әйтергә теләде генерал, беркем дә аңламады. Киеренкелектән калтырана ук башлаган түрә шулай да туктап торырга кирәклеген чамалап алды. Икенче һәм иң мөһим боерыкны бирергә дип ачыла башлаган авыз шул килеш катып калды.
Ә күктәге торналар кычкырышып әйләнделәр дә әйләнделәр. Иң алдан очкан торна җирдән аваз салган туганын эзләде. Менә күтәрелер, менә куып җитәр дип көтте. Моны торналар телен белгән Нәгыйм генә аңлый иде. Һәм ул, үзе көтү көткәндә карап үстергән яралы торна баласы тавышы чыгарып, тагы кычкырып куйды. «Мөгаен да, Эстәрлебаш күлләренә кай¬тып баручы торналар мине таныдылар», дип уйлады ул самими күңеле белән.
Торналар исә кычкырышып алдылар да кинәт кенә түбәнәя башладылар. Алай гына да түгел, теге боерыктан соң селкенергә дә куркышып үрә каткан солдатларны, хәрбиләрне таң калдырып, алар өстеннән бик түбәннән генә очып, каршыдагы басуга килеп төштеләр. Хәтта канатларына бәрел-гән һаваның җҗуш...жуч, җҗ-уш...жуч итеп чыжылдавына кадәр ишетелеп торды. Менә алар килеп төштеләр дә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, торна баласын чакырырга тотындылар. Аларның шулай бердәм кычкыруы бик тә сагы-шлы һәм кызганыч булып, кемнәрдер үзенең балачакларын хәтерләп, кемнәрдер яшьлекләрен, сөйгәне белән бергә булган минутларны хәтерләсә, күпләр туган илләрен искә алып, туганнары турында уйлады.
Торналар шулай кычкырышып тордылар да тынып калдылар. Мөгаен да, теге тавыш яңадан ишетелмәсме дип көттеләр, ахры. Ә тавыш бүтән кабатланмады. Шуннан алар томшыклары белән дәррәү шакылдап, гаҗәеп бер көйле тавыш чыгарырга тотындылар. Әйтерсең дә, нык өшегән бер төркем халыкның тешләре тешкә тимичә калтырана, я булмаса, шук малайлар күмәкләшеп таяк шакылдатып йөгерешәләр кебек булып китә. Әйтерсең дә, берьюлы меңләгән тукран эче куыш карама агачын тукылдатырга тотынып, кинәт туктап кала, янә балалар агач уенчыкларын шалтырата башлыйлар... Һәм торналар үзләре үк шул көйгә, канатларын җәеп, шытып килгән үлән өстендә биергә тотындылар.
Барысын да ишетеп, хәзер инде ап-ачык күреп торган карт генералның күзләренә яшь эркелде. Тамагына килеп төелгән төенне йотарга чамалап, тамагын кыргалап алды. Моны үзенчә аңлап, штаб түрәсе генералның алдына ук килеп үрә катты. Әле генералга, әле часть командирына карап, үзенә биреләсе боерыкны көтте. Ә боерык юк. Барча халык тын да алмый басудагы торналарны күзәтә.
Ниһаять, карт генерал, кулы белән солдатлар ягына ишарә¬ләде. Әйдә, башлагыз, диюе булдымы, бүтән нәрсә әйтергә теләдеме, аңламассың. Штаб түрәсе моны үзенчә аңлап, генералга:
– Хәзер үк үтәлер, галиҗәнап! – диде дә кырында хуҗасының ярдәмчесенә: – Гаеплене кичекмәстән монда, галиҗәнап каршысына! – дип боерды.
Генерал алдына, куркуыннан аклы-күкле булган, аркасына шомпол төшеп, әрнүеннән ни эшләргә белмәгән Нәгыймне китереп бастырдылар. Буе ике метрга җитә язган, үрә каткан солдатка астан өскә караудан муен сеңерләре арып:
– Утыр, – дип, үзе яныннан урын күрсәтте. Нәгыйм, әллә боерыкны дөрес аңламадым инде дип, әрнегән аркасын уйлап, икеләнеп калды. Штаб начальнигы бераз йомшый төшеп:
– Сиңа әйтәләр, боерыкны үтә! – дип ысылдады.
Нәгыйм, утырырга кыймыйча, комачка тубыкланды. Ниһаять, карт генерал, кулын селкеп, парадны башларга боерык бирде. Барабаннар дөпелдәвенә, быргыларның һава ярып кычкыруына куркышып, басудагы торналар һавага күтәрелделәр. Генерал кырында басып торган хәрбиләрне һәм Нәгыймне аптыратып татарча:
– Кем буласың? Кайсы губерна-өяздән? Кайларда хезмәт иттең? – дип, сорау арты сорау яудырырга тотынды. Нәгыйм дә көттереп тормый җавабын бирә торды. Сүз Нәгыймнең туган якларына күчте.
– Ә нишләп стройда торна булып кычкырырга уйладың? Менә хәзер үзеңне йә суктырырлар, йә гауптвахтага утыртып куярлар, – дип шелтәләп алды генерал. Нәгыйм генералның бик гади, кешелекле кеше икәненә төшенгән иде инде һәм, аны-моны уйлап тормыйча, эчендәге тышында дигәндәй, әйтте дә салды:
– Торналар бәхетле. Мин дә, торна булсам, туган якларыма шул торналарга ияреп кайтып китәр идем. Торна буласым килә! — дип уфтанып куйды. Күрәсең, бик тә үкенечле һәм дә зур теләк белән әйтелде. Аллаһы Тәгалә дә теләгәнгә бирермен дигән түгелме соң.
Генерал тагы да Нәгыймгә иелә биреберәк, ярым пышылдап диярлек:
– Мин дә татарның бер баласы бит. Урыс диненә күчеп исем шәрифләремне алыштырмасам генерал дәрәҗәсенә күтәрелә алмас идем. Ә юкка алай эшләгәнмен. Мин дә шул торналарга әверелеп үз татарларым янына, туган авылыма кайтып китәр идем, –дип, уфтанып тамагына утырган төерне йотарга тырышты. Күзеннән эркелгән яшьләрен куляулыгы белән сыпрып алды да тамагын кыргалап
– Ярар, солдат, бик бирешмә, хәзер бар, казармаңа кайт, әзерлән, иртәгәдән кайтыр юлга чыгарсың, – дигәненә Нәгыйм:
– Без, эстәрлебашлылар, хезмәтне җиде кеше башладык, аларга да кайтырга рөхсәтме? – дип әйтергә җөрьәт итте.
– Аларга да рөхсәт. Мин күрсәтмә бирермен. Бүтән тоткарлык булмас.
Әйе, генерал үз сүзендә торды. Менә эстәрлебашлылар, җиде солдат, егерме биш ел да җиде айдан соң үзләренең туган авылларына кайтып җитеп киләләр. Әле Эстәрлебаш белән Тәтербаш арасындагы Юкәлек чишмәсе буенда чәйләп утыралар. Тагы бер тын атлаганда кайтып та җитәр иделәр лә ул. Чишмә буенда әзрәк ял итеп, өс-башларын карарга булдылар. Юынып, кырынып, таза күлмәк-ыштаннар киделәр, өйләренә ничек кайтып керәчәкләрен күз алдына китереп, уйланып, хыялланып алдылар, һәркем түземсезлек утында янды. Кәрим:
– Мин дәшми-тынмый өйгә килеп керәм дә идәнгә җәелеп утырам. Әйдә, аптырасыннар.
Абдрахман:
– Ә мин, капка төбендәге урындыкка утырып, берәрсенең өйдән чыкканын көтәчәкмен.
Аннан Нәгыймгә карап алдылар. Шиһап үзе дә сизмәстән:
– Син өеңә ничек кайтып керәсең? – дип сорап куйды да, Нәгыймнең кайтып керергә өе булмавын исенә төшереп, уңайсызланып калды. Ә Нәгыйм бик тә күтәренке кәеф белән:
Мин авылга җырлап кайтып керәчәкмен. Әйдә, белсеннәр Нәгыйм солдат кайтканын, – диде. Үзе эчтән генә: «Җырымны Һаҗәр ишетсә, нишләр икән?» – дип уйлады. Шиһап үзенең сүзен җайламакчы булып:
Нәгыйм кордаш, иң тәүдә безгә кайтабыз. Тәүдә бездә кунак буласың. Син торна булып кычкырмасаң, белмим, без тагы күпме хезмәт итәр идек әле. Бер елмы, әллә ике-өч елга сузылыр идеме безнең хезмәт... – дип куйды. Шуннан калганнар да Нәгыймне мактап:
– Рәхмәт сиңа, Нәгыйм! Син генерал белән якыннан сөйләшмәсәң, без әле шушылай утыра алыр идекмени. Без сиңа гомеребез буе бурычлыбыз, – диештеләр.
Шулай сөйләшеп кайта-кайта, солдатлар Мәдрәсә тавы башына килеп җиткәннәрен дә сизмәделәр. Кинәт кенә алларына баскан күренештән барысы да туктап калды. Егерме биш ел эчендә Эстәрлебаш байтакка зурайган. Танырлык та түгел. Яңа мәчет манаралары калкып чыккан. Зур-зур биналар арасында Гәли хәлфә укыткан бәләкәй мәчет бөтенләй күренми дә. Бу күренештән Кәрим сызгырып ук куйды. Нәгыйм, кичке салкын һаваны яңгыратып үзенең иң яраткан җырын, «Су, буйлап»ны сузып җибәрде. Тавышы кичке тынлыкта бөтен Эстәрлебаш өстеннән очып, басу, урман-таулар өстенә таралып яңгырады. Элекке кебек гаҗәеп моңлы һәм дә көчле иде тавышы. Юкка гынамыни аны полкның башлап җырлаучысы итеп куймадылар, һәм ул бу Вазифаны һич авырсынмыйча егерме биш ел буе тап төшермичә үтәде. Шуңа күрә дә тавышы элеккегә караганда да көчлерәк, ә моңы соң, моңы... әйтеп бетергесез иде. Туң йөрәкләрне дә эретерлек, күзләреннән мәңге яшь чыкмаган таш бәгырьләрнең дә бәгырен йомшартып, керфекләренә яшь тамчылары элдерерлек иде аның моңы.
Эстәрлебаш халкы тау башындагы агачлар арасыннан ишетелгән бу гаҗәеп җырны урамга сибелеп тыңлады. Икенде намазына баскан шәкертләрнең намазы бозылды. Гали мулланың да, аның артыннан баскан абыстайның да намаз укуларының рәте-чираты булмады, абыстай икенде урынына ахшамны укыды, Гали мулла да фарызларны әллә ничә ялгышты.
Авыл халкы солдатларның сәер төркеменнән куркып, аптырап калды. Бала-чага капка артларына кереп посты. Пожар каланчасында кизү торган Гыймран, тынына капланып, йөгерә-атлый килеп җитәр-җитмәстән:
– Кемнәр, кайдан, кайда китеп барыш? Кемгә куна керәсез? — дип, бик тә җитди тавыш белән сорау ала башлады. Үзенең вазифасын тап төшерми, хәрефен-хәрефкә туры китереп үти иде ул. Чөнки пожар каланчасында кизү торучы янгын чыгу-чыкмауны гына түгел, авылга кем кайта, кем кайсы якка чыгып китә, шуны да белеп торырга тиеш. Ә авылга килүче чит-ят турында әйтеп торасы да түгел. Алар аерым хисапта. Кемгә килгәннәр, ни йомыш белән йөриләр, авылда ничә көн булачак¬лар, һәм башкалар, һәм башкалар...
Солдатлар Гыймранны танып, аның белән килеп исәнләшә башлап үзләрен таныткач, ул да исенә төшерде. Малай-шалай сөенче алырга солдатларның өйләренә йөгерде. Ул төнне күп йортларда йокламадылар. Һаҗәрнең иң кече сеңлесе Гөльямалның да ул төнне керфегенә йокы кунмады. Былтыр яңа мәчет өчен киселгән бүрәнәләрне Агыйделдән сал белән Эстәрлетамакка агызганда суга батып үлгән ирен уйлап, яшьлә¬ренә манчылып ятты. Җитмәсә, аның сагыну-сагыш, юксынуларын көчәйтеп, кемдер кичләтеп кенә тау буйлап җырлап үтте. Ансыз да яралы йөрәк сулкылдап-сулкылдап сыкрады.
Хезмәтен тутырып кайткан солдатларның өйләрендә ул төнне ничек Нәгыймнең торна булып кычкыруы, ничек торналарның якындагы гына басуга килеп төшүе, тикшерергә килгән генералның Нәгыйм белән сөйләшүе һәм аларны шуннан соң гына кайтарып җибәрүләре турында кабат-кабат сөйләнде.
Аннан да бигрәк урыс армиясында татарча белгән генералның эстәрлебаш кешеләренә шулай ярдәм итүе аптыратты. Барчасы гаҗәпләнеп тыңладылар. Ә иртәгәсен инде Нәгыйм, Торна Нәгыйм булып уянды. Шулай ләкаб исем тактылар.
Иртән мәчеттәгеләр дә, мәдрәсәдәге дин әһелләре дә кичә таудан җырлап төшкән солдатлар турында озак кына гәпләшеп алдылар. Нәгыймнең җырлаганын өнәп бетермәделәр. Бигрәк тә Гали мулла тырышты. Ул һаман элекке хәлләрне онытмаган иде әле. Һәм дә:
– Нинди тәрбиясезлек, намаз вакытында бүре кебек улау ди ул. Халыкны намаздан яздыру бу! – дип, бармак янады. Аңа кушылып, мәчеткә йөрүче башкалар да шаулашты:
– Шулай шул, җәмәгать, кичә намазны чак укып беттем.
– Мөгаен, кяфергә әйләнеп кайтканнардыр әле.
–Тикшерергә кирәк, тавык тәпие асып кайтмаганнармы муеннарына? Тфү..Тфү... Тикшерергә кирәк, тикшерергә!
– Мәчеткә чакыртырга үзләрен!
– Син нәрсә, динсезләрне мәчеткә аяк бастырырга түгел. Аллам сакласын!
Шикле солдатларны мәчеткә чакыртмыйча, пожар каланчасы янындагы мәйданга җыярга карар кылдылар. Анда бик җитди сөйләшү булды. Тәмәке тартырга өйрәнгән булсалар, кичекмәстән бу зарарлы урыс шөгылен ташларга кушылды. Югыйсә авылдан куылачакларын әйттеләр. Динсез сүзләрне онытырга, бала-чаганы юньсезлеккә өйрәтмәскә. Халыкны ко¬тыртмаска. Бигрәк тә Торна Нәгыймгә намаз вакытында, гому¬мән, авыл эчендә авыз тутырып кычкырып җырлап йөрмәскә. Сөйләшү вакытында шунысын да ачыкладылар: кем нәрсә белән шөгыльләнәчәк, кемнең нинди һөнәре, нинди кәсебе бар? Нинди һөнәрләргә өйрәнеп кайтканнар солдат хезмәтеннән? Авыл өчен файдалы эш, файдалы һөнәрме? Картлар Нәгыймгә өй торгызу турында уйларга кирәклеген дә әйттеләр. Шулай итеп, авыл халкы белән солдаттан кайтучылар арасында ике якны да канәгатьләндерерлек кисәтүле килешү төзелде дияргә була.
Көзгә, хезмәттән кайтучылар бергәләшеп, Торна Нәгыймгә бер бәләкәй генә өй торгыздылар. Әйткәндәй, авылда Нәгыйм исемле кешеләр берничә булганга, Торна кушаматы аңа гомерлеккә ябышып калды. Кар төшүгә Гали мулланың төпчек кызы Гөльямалны да алып кайтты.
Киләсе көзне бишектә бик тә Нәгыймгә охшаган бер «торна баласы» – Гайнулла тирбәлә иде. Менә шулай итеп, дөньяга торна нәселе тарала башлады. Хәзер алар хәтта безнең Кайраклы авылында да барлар. Торна нәселеннән булган ирләр көчле тавышлы, киң күкрәкле, тимер бәдәнле, буйлары да Аллага шөкер. Хатын-кызлары уңган, эшкә оста һәм бик тә моңлылар. Иншалла, шундыйлар безнең якларда күбрәк булсачы.
Сөйләнгән хәлләрнең дөрес-дөрес түгеллеген Эстәрлебаш һәм илебезнең төрле төбәкләренә таралган «торна»лардан, аларның балаларыннан сорашып белергә мөмкинсез.
Торна нәселләренә хөрмәт һәм сәлам белән Хисаметдин абзагыз.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ
Фото: https://ru.freepik.com/photos/crown'>Crown фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com
Комментарийлар