Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш имтиханы (Повесть)

Ал лаләләр чигелгән ап-ак өрфия тәрәзә челтәрен бер кулы белән күтәреп, Гөлчәчәк урамга текәлде.

Дөньяны ак өметкә күмеп, бөтерелеп-бөтерелеп, ак канатлы, ак күзле, ак җанлы күбәләк кар ява. Нинди аклык, нинди сафлык! Карның салкынча рәхәт сулышы тәрәзә аша хатынның җанын иркәләде, йөрәгенә дәрман өстәде. Ярата ул тирә-якны мамыкка төргән шушындый кышкы вакытны. Арыган тәнне изрәтеп, карлар белән җанга салмак тынычлык иңә. Җәен, өтеп кыздырган кояш астында, Гөлчәчәккә тын алу да авыр кебек; эсседән качыбрак яши шул... Язын күңеле ашкынып, каядыр омтыла башлый; кибеп-корыган үләннәрдә беренче яшеллек күренү аңа могҗизаның үзе кебек тәэсир итә: «Бу бит Ходайның кодрәте, кара инде, коп-коры ботакларга сут тулып, яшәү яралуын... Аны да Ходай гына терелтте бит... мең шөкер...» – дип куя ул, яшеллеккә сокланып. Ә көзләрен... салкыннар җитәсен тойган гөлдәй, куырылып кала... Нәкъ шушы кышкы тыныч көннәр аның өчен иң шифалы чак булып кала икән ләбаса...
Гөлчәчәк урам буйлап чана тартып килгән оныгы Гөлназны күреп, рәхәт тойгыларыннан айнып китте; зәңгәрсу яулыгыннан шуышып чыккан ак чәчләрен кабат яшереп куйды. Гөлназ бераз атлый да борылып артына карый. Кызыл-сары җепне буй-буй итеп зур әнисе бәйләгән Гөлназның башлыгына кар бөртекләре кунаклаган, хәтта төсе дә күренми. Аның шул ук төстәге бияләйләре бу аклыкта ерактан ук балкып торалар – анысын да зур әнисе бәйләде. Кыз уң кулы белән чана бавын тоткан, сул кулы белән шарфына кунган карларны каккалап бара. Чанада Гөлчәчәкнең кечкенә оныгы Әдилә инде. Чырык-чырык көлеп килгәне ерактан ук күренә. Ярата шул апасын, бигрәк ярата... Шунда Гөлчәчәк чана эзләренә игътибар итте. Кара инде, могҗиза дими, ни диясең – кар, көчәеп, чана эзләрен күмеп бара. Әйтерсең, бу икәүгә артка юлны бикләп бара... Гөлназ анда бөтенләйгә бара алмаса да, кечкенә Әдиләне ике сәгатьтән шул юл буйлап илтеп куярга кирәк шул... Шулай сөйләштеләр... Әнисе кат-кат әйтте:
– Әбиең янында юанып, вакытны онытасы булма, ике сәгатьтән кайтарып куй. Әдиләнең режимы бозылса, аны бүтән җибәрмим.
Шулай диде. Гөлназ тешен кысып түзә инде. Елап җибәрмәскә... Әдилә сәбәп бит ул. Ярый әле ул бар! Әнисен килеп күрер, аның тавышын ишетер өчен, мәктәптән кайту белән өйдә бар эшне җәһәт кенә башкара, дәресләрен караштыра (авырлары кичкә кала, билгеле). Шулай итмәсә, Гөлчәчәк әбисе:
– Очындырып бетерәсең сеңлеңне. Барма бүген, сагынсын, – дип, Гөлназны җибәрмәскә дә мөмкин...
Күрше мәхәлләдәге почмак йортның урамга караган фатир тәрәзәсе каршында, ике кулы белән ефәк халаты аша сизелеп торган зифа гәүдәсен кочаклап, тагын бер хатын басып тора. Ләкин ул төпчек кызы Әдиләнең зур әнигә барам дип, шатланып чыгып китүенә бер дә куанмый. Югыйсә, ничә тапкыр үзе, атылып, кызларына ияреп китәрдәй булды. Юк, китми... озатып кына кала. Кайчан да булса әнисе алдына барып тезләнер микән Алия? Гафу итәрме әнисе? Аны – мәктәпкә кергән улын һәм яшь сабыен ташлап чыгып киткән Алияне – әнисе Гөлчәчәк, никадәрле олы йөрәкле булса да, кичермәс шул... Алия инде ничәнче кат анасының тормыш юлын уйлый да, «юктыр, дөньяда аның әнисе кебек миһербанлы, батыр хатын юктыр... Ә мин нинди түбән җанлы...» – дип, көрсенеп куя.
 
* * *
Гөлчәчәкнең балачагы бәхетле чорга туры килде: мәктәптән кайткач, бала-чагалар белән урам тутырып уйный иделәр. Кышларын карда тәгәрәшеп чана, чаңгы шусалар, җәй җиткәч елга буеннан кайтып кермәделәр. Ишле бала булгач, йорт эшләрен күмәкләп җиренә җиткереп үтиләр дә – әйдә болынга, тугайга!..
– Абый, мине дә велигыңа утыртып бар әле, – дип, Гөлчәчәк Муса абыйсы артыннан чапканда, үзе велосипедтан тизрәк йөгерә иде. Малайлар көлешәләр:
– Кара, кара, безне уздыра!
– Сиңа, Гөли, нигә сәпид? Үзеңнең моторың шәп эшли бит!
Муса сеңелесен үпкәләтми, иптәшләреннән артка калып туктый да бераз аны утыртып бара. Аннан соң, юаткан тавыш белән:
– Ә хәзер төш, бүгенгә булды. Кызларны көт, яме? Суны без тирән җирдә керәбез, син бит анда батасың, – дип, төшереп калдыра.
Риза инде Гөлчәчәк, аңа бит абыйсының игътибары гына кирәк. Борын чөйгән зур апалары янында:
– Ияртмәсәгез, абыйга әйтәм. Мине дә ияртегез, – дип, аларны күндерү өчен дә файдасы тия әле аның. Абыйсы яклаган сеңелне апалары да үзләре белән ерак болынга ала инде. Көнозын җиләк җыйганда, черкиләрдән яфаланып бетсә дә, Гөлчәчәк түзә, савытын зурлар белән рәттән тутыра. «Тамак кипте... арыдым», – дип аптыратмый. Үзенә ышанып, авырлыктан зарланмый йөргәнгә, печәнгә дә иярттеләр. Шулай көчле ихтыярлы булып үсте ул.
Ә бервакыт зурларны да шаккатырган вакыйга булды. Кипкән печәнне чүмәләләргә куярга ерак болынга бардылар. Чалт аяз эссе көн иде. Күктә ник бер болыт әсәре булсын да ник бер яфрак селкенсен! Һава тынлыктан зеңләп тора. Тик зурлар мондый кызулыктан соң яшенле яңгыр китереп ишү ихтималын бик яхшы белә. Шуңа печәнне тизрәк җыеп бетерергә ашыгалар... Гөлчәчәк коелган печәннәрне арттан тырмалап йөрде. Кинәт ул туктап калды. Муенын җирдән күтәреп, аңа елан карап тора. Кара елан... Бер-ике секундтан ташланачагын сизгән кыз кулындагы тырма белән шап итеп еланга сукты. Еланның башы җирдә тырма астында калды. Ләкин ул бик көчле, бирешергә теләми; койрыгын болгый-болгый, кызга якынлаша. Гөлчәчәк бөтен көче белән елан башын кыскан – җибәрергә уйламый да. Аның шулай катып калганын беренче булып абыйсы күреп алды. Уктай атылып килде дә, еланга сәнәге белән кадады. Сеңлесен күтәреп алып, башыннан сыйпый, аякларын карый башлады:
– Тимәдеме? Тешләмәдеме?
Инде калганнар да килеп җиттеләр. Җирдә яшәү өчен тартышып яткан еланны күреп, «ах!» иттеләр. Әтисе, кызының аркасыннан кагып, иң зур бәяне бирде:
– И кызым, нәни генә булсаң да, нинди кыю, батыр йөрәкле икәнсең!
– Никләр кычкырмадың соң безгә? – монысын әнисе әйтте.
Ә Гөлчәчәк кычкырырга кирәклеген уйламады да ул. Елан бит аның каршында – елан белән Гөлчәчәк көрәшергә, җиңәргә тиеш! Башкача булу мөмкин дә түгел... Ул, төпчек бала булса да, беркемгә дә аркаланмады, үзенә юлны үзе ярып үсте.
Зариф кызны чаялыгы өчен яратты да инде. Башкалар кебек «чебен тимәс, чер итәр» түгел иде ул! Озын кара толымлы, галәм серен сыйдырган яшькелт-зәңгәр күзле, сыгылмалы буй-сынлы бу кызны яшерен генә яратучылар авылда җитәрлек иде дә ул, тик армиядән кайткан Зариф, кинодан соң кызны озатып кайткан беренче кичне үк:
– Кара аны, Гөли, башкаларга керфегеңне дә сирпемә! Минеке буласың! – дип, кочаклап үбеп алды... Гөлчәчәк, йөрәгенең күкрәк читлеген ватып чыгарга җитешеп тибүен бөтен урам ишетәдер дип куркып, егеткә сыенды.
Унҗиде яшьлек кыз өчен мәхәббәт шулай башланды. Әлегәчә китаплардан укып, андагы мәхәббәт китергән газапларны үз йөрәге аша уздырган кыз мендәренә яшь түккән булса, хәзер гел җырлап йөрде. Йөрде, дисәң дә дөрес булмас – очты Гөлчәчәк, авыл урамнарыннан, болыннардан очып кына үтте.
Мәхәббәт!.. Нинди татлы син, нинди күркәм! Ничек китапларга кызганыч язмышларны язалардыр – син бит иң гүзәле, бәхет чишмәсе! Һәм син – мәңгелек! – кызның йөрәге дөньяга шулай дип шәрран ярды...
Әле бер апасының кияүдә булмавы да яшьләргә өйләнешергә киртә булмады. Хәбәрне ишеткәч, әнисе камыр басып торган җиреннән шап итеп урындыкка утырды. Камырлы кулларын алъяпкычы өстенә куеп, башын бераз кыңгыр салып селкеп торды да күңел түреннән чыккан тавыш белән эндәште:
– Тукта әле, кызым, җиде ят кешегә ашыгып чыгасың... Нәселләрен дә бик белеп бетермибез бит... алар авылга читтән кайтып төпләнделәр ич...
Әнисе сабырланырга өндәсә дә, армиядән кайтып, өйләнеп башка чыккан абыйсы Муса сеңелесенең беренче теләктәше булды:
– Чыксын, әни! Икесе дә яраталар. Син дә искечә фикер йөртмә – бер дигән итеп яшәрләр. Зариф эш рәтен белә ул, тракторда бергә эшләдек.
Туй көннәрен билгеләп, әзерлек башлангач, Зарифның әнисе Гөлчәчәкләргә кергәләп йөрде. Мәсрүрә, алай, караңгы чырай күрсәтмәсә дә, җанын тырнаганны чыгара иде:
– Бигрәк яшь бит кызым, бала гына... Укырга кереп, кулына диплом алганны көтәргә ие дә соң...
Кулына асылкош эләгүенә сөенеп йөргән Фирая, бу эшчән-тату гаилә белән кодалашуына атап, догалар укучы әбигә күптән хәер биреп куйды инде.
– И кодагый, бер дә исең китмәсен, инстәтит дип... Укырга һәвәслеге булса, укыр... укымыйни... кияүдә килеш тә укыр. Ыстудент булып, Аллам сакласын, хафага салмый гына, кияүгә чыгуына шөкер ит! Кыз бала бит... ата-анадан читтә... әллә нинди юлларга кереп киткәннәр була... – дип, үзенчә тынычландыра иде. Гөлчәчәкнең әнисе Мәсрүрә апа гөбәдиягә дигән йөземне чүпли-чүпли, тыныч кына (күбрәк үзе өчен әйткәндәй):
– Ике кулына бер һөнәр алганчы түзмәделәр, агай. Фермада аягыннан резин итек төшми йөрсә, мәхәббәт кайгысы калырмы, – дип көрсенеп куя иде... – Ярый, силсәвиткә әйтеп куярмын, берәр җүнлерәк эш килеп чыкмасмы...
Ләкин Зариф, гөрләтеп туй ясаганнан соң чакырылган җирләрдә кунак булып чыккач, бер дә авылда калырга теләмәде; яшь хатынын алды да шәһәргә тайды.
– Мин заводка урнашам; сиңа, матурым, җаның ни тели, шундый эш табабыз, – дип борчак сипкәч, Гөлчәчәк тә икеләнеп тормады. Чыктылар да киттеләр. Кулларында ике чемодан, йөрәкләрендә бер мәхәббәт – бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Шәһәр, билгеле, колач җәеп каршыламады. Зарифны кирәкле кәгазьләр тутыртып, атна-ун көн эчендә эшкә алсалар, хатынына уңайлы эш табу читенгәрәк туры килде. Эш шунда: моңача Гөлчәчәк, тикшеренеп, табибларга йөрмәде. Заводка урнашыйм, дип, анализларын биргәч, «ярамый» дигән язу тоттырдылар. Кан басымы бик югары икән аның. Баш табиб пациенты белән ипләп кенә сөйләште. Сорауларының исәбе-хисабы булмады, җавап бирә-бирә, Гөлчәчәкнең борын яфраклары тирләп чыкты.
– Башың авыртамы? Әйләнәме? Егылганың юкмы? Әниеңнең кан басымы ничек? Гаиләгездә учетта торучылар бармы? Ничә бала үстегез? Сау-сәламәтләрме?..
Югары дигән сүзнең мәгънәсенә бик үк төшенеп тә җитми әле Гөлчәчәк, ә табиб аның тормышына чикләүләр куеп маташа.
– Сеңелем, моның белән шаярмыйлар. Аерым теркәлеп, гел каралып тор. Бәбигә узганчы, хатын-кызлар табибына барып, тикшерел әле.
Ниһаять, моннан чыккач, җиңел сулап куйды Гөлчәчәк. Ярый, гадирәк эш карарга кирәк, болай анализларны тикшерми торганны, дип, башка юнәлештә эш эзли башлады.
Аяк итләре ашалып бетә язгач, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып урнашты.
Ашыкмый гына үзләре торган (завод биргән) тулай торакка атлады. Җәяү генә. Эше якын булу куанычлы, ләкин аңа беренче вакытларда ике смена эшләргә кирәк буласын әйттеләр. Аның белән эшләячәк пары ялга китә икән – берүзе эшләп арыган. Ярый, түзәр әле – Гөлчәчәк эштән курыкмый ла...
Көнен кара син, нинди матур! Тулай торак тирәли утыртылган каеннар кояшта елмаеп утыралар – аларга Гөлчәчәк элек игътибар да итмәгән икән. Әнә анда-санда сары яфраклары шәйләнә – җәй уртасы димәссең... Ишек каршындагы түтәлдә җәйнең бөтен матурлыгын җыйган аллы-гөлле чәчкәләр балкып утыра. Беркөн анда ике хатын мәш килә иде, Гөлчәчәк якын килеп, түтәлгә иелде. Анда-санда чүп үләне күренә, тиз генә шуларны йолкып, чүп савытына илтеп салды. «Суны кем сибә икән? Кичкә чыгыйм әле, булышырмын», – дип уйлап килеп кергән иде, вахтер апа:
– Бик эшчән, итәгатьле бала күренәсең, күптән күзәтеп йөрим. Бәхетләрең булсын, иншалла. Үзең кайсы яктан соң? Өйләнешүегез күптән түгел бугай? Әле генә бала табарга ашыкма, кызым, шәһәр җиренә күнек башта. Бераз мая тупла, дигәндәй, – дип, бик җылы сөйләшеп торды. Гөлчәчәкнең тизрәк үз бүлмәсенә керәсе килсә дә, түзде инде – елмаеп, бераз кушылып сөйләште. Биредә яшәүчеләр белән шулай аралашу, вакыт үтсенгә төрле шөгыль эзләп, сүз каткан каравылчы апаның игезәк көннәренә ямь өсти инде. Татар кешесе белән бигрәк тә җәелеп китә. Шулай Гөлчәчәкнең шәһәрдә беренче сер бушатыр, киңәш алыр кешесе барлыкка килде. Сания апа аның иң авыр вакытларында тормышында ныклы терәк булачагын фәрештәләр иңдергәндер инде...
Шәһәр – шәһәр шул: эштән кайткач, вакыт буа буарлык. Тик биредә буа буарга да, җир казырга да, бәрәңге кәтмәнләргә дә кирәкми – рәхәтлән, ял итеп. Әлегә икәү – ишекне шатырдатып биклиләр дә, Зариф белән Гөлчәчәк урамнарда бәхет кошы очырып йөриләр. Гөлчәчәк теге табибның киңәшен тотты, хатын-кызлар табибына барып тикшеренде, карточка ачып, төпләнде. Күрсәткечләре начар булмаса да, кан басымы бу табибны да сагайтты.
– Сакланып яшәгез әле берәр ел. Күзәтеп торыйк, бәлки олыгая-олыгая бераз төшәр. Әле яшьсең, организмың да ныгыр, йөккә узмый тор. Менә нәрсәләр эчәргә язып бирәм, зыянсыз алар, – дип, таракан ергалаган кәгазь тоттырып җибәрде, даруханәдә таныдылар үзе – даруларның кирәклесен табып бирделәр... Бәхеткә, бу яңалык Зарифка ошады:
– Үзебез өчен яшәп калыйк, балалар качмас. Әле алардан үзең качардай булырсың, – дип, уенга борды.
Тора-бара, Зариф эшендә тоткарланып кайтырга гадәтләнде. Планнан артыкны башкара; янәсе, акчаны икеләтә түлиләр. Матди хәлләре начар түгел, анысы, әмма... фатир алсалар – җиһазга, дип, кассага җыеп баралар.
– Синең, матурым, киемнәрең бар да әлегә бер дигән – кызлар кебек гәүдәңә килешеп торалар. Кышка икебезгә дә өскә алырбыз, калган акчаны исраф итмик, – дип, ире беренче эш хакын алгач ук кисәтеп куйган иде, Гөлчәчәк каршы килмәде. Эшендә барыбер ак халаттан йөри, кешегә чыгарга киеме бар.
Тик соңгы вакытларда ире, элекке чактагы кебек акча салып кайткач:
– Менә күпме булды, – дип, кенәгәне күрсәтми башлады.
Гөлчәчәк беркөнне «күпме җыелды икән», – дип тартманы ачса, кенәгә урынында юк иде. Кич сорармын әле, дип куйса да, башка мәшәкатьләр белән ул аны онытты.
Аның каравы, Гөлчәчәк хәзер буш вакытларында аш бүлмәсе өчен кәстрүл-таба тоткычлары бәйли. Бик матур чыгалар. Каян гына игътибар итте диген – беркөн кайтып кергәч, вахтада Сания апаның бәйләменә күзе төште. Гөлчәчәк әлегә кадәр үзен (мәктәптә өйрәттеләр бит!) тегә дә, бәйли дә беләм, дип йөри иде – мондый матур әйберне күргәч, «ах!» итте. Төсле җепләрдән түгәрәк тоткычның элгечен бәйләп бетереп килә иде Сания апа.
– Нинди матур! Их, миңа да өйрәнергә шулай бәйләргә! – диде Гөлчәчәк, сокланып.
– И-и балам, бер кыенлыгы да юк аның! Теләгең генә булсын, «ә» дигәнче өйрәнерсең. Синнән була ул – бармакларың ятып тора... Әйдә, кичкырын кил, өйрәтермен, – дигән Сания апасына рәхмәтләр укый-укый, кош тоткандай сөенеп, үз бүлмәсенә атлады. Кибеттән кирәкле әйберләрне сатып алгач, ике-өч кич бергәләшеп утырдылар, хәзер әнә, Гөлчәчәкнең күңел бизәкләре булып, караватта балкып яталар.
– Нәрсәгә кирәк инде болар? Юкка вакыт әрәм итеп утырасың, – дигән иренә бераз үпкәләде Гөлчәчәк. Ничек инде юкка булсын?! Әнә аш бүлмәсенә тотып кергән иде, кәстрүле янында мәш килгән рус хатыны Валентина үзенә бәйләп бирүен үтенде. Сатып алырга инде. Тик Гөлчәчәкнең үз кулы белән ясаган әйберенә бәя кую сәләте юк бит:
– Нишләп инде? Бүләк итеп бирермен, – дигән иде.
– Юкны сөйләмә, хәзер кем бушка әйбер тарата? Синең хезмәт бит ул! Әле җепләрен сатып алырга да акча кирәк. Давай, син бәйлә, ә мин сиңа сатып алучылар табам. Хакын базардан белешербез, яме? – дип, Валентина аңа акча эшләү ысулын ачып куйды. Гөлчәчәк кечкенәдән рәсем ясарга оста, шуңа бер бәйләгән әйбере икенчесенә охшамый, бизәкләп һәм формаларын да төрлечә итеп бәйли. Овал да, груша, алма формалары да итә.
– Яшь кешенең ни... менә бит, нинди матурлык тудыргансың! Әйтәм бит, оста син дип... күңелең кояшлы синең, кызым, шуңа бөтен әйберне дә яратып эшлисең. Боларны бит музейга илтерлек! – Сания апасы мактап туймый инде. Рәхмәт йөзеннән аңа да иң матурын сайлап бүләк итте Гөлчәчәк.
Ике кулыңа яраткан шөгылең булгач, яшәү тулылана, эч пошарга вакыт калмый. Гөлчәчәк элек Зариф белән бергә йөргән паркта үзе генә ял итеп йөри – иренең йә кәефе юк, арыган була; йә ял көне дә үз эше белән каядыр киткән була...
Агачларга әкренләп көзге моңсулык иңеп бара. Ул моңсулыкны кешеләр аңламас та иде – яшел яфраклар арасында сары төстәге сагыш тамгалары күренә. Нигәдер сары төсне сагышка юрыйлар, ә бит ул – кояш төсе, җанны җылыта, күңелгә нур тутыра. Гөлчәчәкнең дә яраткан төсе сары һәм кызыл. Юк... яшел белән зәңгәрне дә ярата бит ул! Ә ак төс? Аңа әле Гөлчәчәк битараф. Соңрак иң яраткан төсенә әйләнәсен белми ул әлегә...
Шулай тирә-яктагы матурлыкка сокланып атлаганда, алда таныш сынны шәйләп туктап калды. Хатын: «Ялгышамдыр, ничек Ул булсын, егетләр белән спортзалга барам, дип чыгып киткән ире нишләп монда йөрсен?» – дигән уйлар астында алгарак атлады. Юк, Гөлчәчәк ялгышмады... Ул... Зарифына сыенып бетеп, янәшәсеннән чибәр ханым да атлый. Сары чәчле бу хатын аның минеке генә дигән, өзелеп сөйгән ирен култыклап алган да, чытыкланып, нидер сөйләп килә. Гөлчәчәкнең бәгырендә нидер өзелде; моннан тизрәк качасы, еракка-еракка югаласы килде. Тик... аяклар кадаклап куелганмыни – кузгала да алмый басып тик тора. Инде ара да якыная. Мәгъшукасына төбәлеп килгән ир башын алга борды... каршында хатынын күреп башта агарды, аннан кара янып чыкты.
– Мине күзләп йөрисеңме? Өйдә эш беттемени? – дип, гади сүзләр белән әйтмәде, кычкырмады, ә ыслады.
Гөлчәчәкнең хәзер җаны гына түгел, тәне куырылды. Мондый чакта нишләргә кирәклеген белмәгән хатын кычкырып елап җибәрде. Теге сары чибәркәй дә эшнең нидә икәненә төшенде булса кирәк, кырт борылып, килгән юлы буенча китеп барды. Икәү калдылар. Ара якын гына, әмма җаннар шундый ерак... һәм... салкын. Гөлчәчәк үзенең упкынга очуын гына исләп калды.
Күзләрен ачканда ул ап-ак түшәмле, саргылт диварлы палатада ята иде. Янында ак халатлы шәфкать туташы, беләгендә аппаратка тоташтырылган трубалар... Экранда нәрсәләрдер җемелди...
Шәфкать туташы табибны чакырырга йөгерде. Башына ак калпак, өстенә ак халат кигән өлкән яшьтәге табибәнең күзләре үтә дә ягымлы иде. Ул мөлаем елмаеп:
– Менә яхшы, сеңелем! Болай булгач, бар да яхшы булачак, матурым! Син борчылма, ирең ишек артында гына. Шатлыклы хәбәрне ул белә инде. Сиңа башта шуны әйтеп куям, хисләреңне йөгәннән ычкындырма – артык шатлану да артык кайгыру кебек авыр тәэсир итәргә мөмкин. Кан басымың бик югары, шуңа хәзер үзеңне кулга алырга кирәк булыр... туачак бала хакына. Әйе, әйе... сеңелем, син йөкле! Сау-сәламәт бала табу үзеңнән тора, – дип, Гөлчәчәкнең чәченнән сыйпады. «Күзләре шундый ягымлы...» Гөлчәчәк каядыр шуып барганын тойды, ләкин табибәнең:
– Тынычлан, акыллым, бар да яхшы булачак! Син көчле! – дигән сүзләре аны томаннан тартып чыгарды.
Кыш үткәндә Гөлчәчәк декрет ялына китте. Ул хәзер таба тоткычлар түгел, ә башмаклар һәм кофталар бәйли. Сары җептән бик матур итеп бәләкәй чалбар да бәйләде. Булачак ананың күңеле күтәренке, җаны тыныч. Теге чактамы? Чатнаганны ябыштыру җиңелдән булмады, билгеле. Гөлчәчәк үзе саф йөрәкле, тугрылыклы булганга, хыянәт ачысын бик авыр үткәрде. Баштагы мәлдә елады да елады. Зариф тезләнеп гафу үтенсә дә, ире эштән кайтканчы, тагын сулга киткәндер дип, Гөлчәчәк ут йотты. Шулай була икән ул, ышанычны бетерү җиңел, ә кире кайтару – ай-һай авыр...
Йөклелек тайпылышсыз яхшы гына барса да, Гөлчәчәк аерым теркәүдә. Табиб янына һәрдаим Зариф алып бара, ишек төбендә көтеп ала. Аны да алыштырып куйдылармыни, үзенең акылсыз гамәленә нык үкенә иде ул. Хатын-кыз җәтмәсенең ефәк җептән үрелгән булуын белми иде шул. Гади туган көн мәҗлесеннән башы-аягы белән ят куенга чумганын сизми дә калды. Ярамаган җимеш татлы була, диюләре шулдыр, тылсымлы әкияттә яшәгән кебек булды ул. Сөяркәсенә бүләк арты бүләк ташыды, тегесе нәфес капкасын киң ачып куйган иде шул – миңа монысы ошый, их, теге йөзек нинди матур, дип, кибеттә йөрергә атлыгып тора... Хатынын югалта язуын, бу хәсрәт аның үзен дә аяктан егачагын соң аңлады Зариф. «Мондый хәл кабатланмас!» – диеп, үзенә дә, Гөлчәчәккә дә антлар эчсә дә, кайдадыр бик тирәндә «ант итмә!» дип, бер шайтан коткы салып ята иде...
Соңгы ике атнасын Гөлчәчәк шифаханәдә үткәрде. Тышта шаулап-гөрләп яз яралып ятканда бәбиләде ул. Бала сау-сәламәт, бар саны төгәл, авырлыгы, буе нормада булып туды. Дөресрәге, ярып алдылар. Ә Гөлчәчәкне чак саклап калдылар. Мондый очраклар сирәк күренеш, шуңа алдан ук җентекләп әзерләнделәр. Бала тапканда, өч табиб (берсе терапевт) яшь ананың тормышы өчен көрәште.
Шифаханәдә озак ятуның файдалы ягы да бар иде: Гөлчәчәк сабыен дөрес төрергә, тотарга, юындырырга, эченә массаж ясарга курыкмый тотына хәзер.
– Син ничек төрәсең аны, Гөлчәчәк? Аякларын бер дә тик тотмый бит, – дип читтән карап торган Зарифтан яшь ана көлде генә.
– Бала бит шулай шаяра, әнисенә күңелле булсын, ди сабыем. Кил, әтисе, син дә төреп кара әле, – дип, бала төрә торган йомшак тукыманы иренә тоттырды.
Заводта зур-зур станоклар каршында көнозын тимер кайраган ир каушап калды. Бәбинең аяклары нәфис кенә, кеп-кечкенә, ә ничек итеп тибенеп җибәрә! Турайтырга һич бирми. Зариф, авырттырмыйм ялгыш, диеп, көч-хәл белән төрде бит тәки!
– Һи-һи... – дип көлде хатыны. – Хәзер бер биш минуттан карарсың, чүпрәк-чапракларың таралып төшкәнен!
Чынлап та, әти кешенең хезмәтен сабый ике минутта бракка чыгарды – ялан тәпиләре белән кабат һавада биеде... Көлештеләр... Әкренләп Зариф күнекте, Алияне юындырырга булышты. Кулына, баланың берәр җирен авырттырмыйм, дип сагаеп кына алса да, бәхетеннән күкнең җиденче катында булды ул. Бәгыреңнән өзелеп төшкән җан кисәгең аңа ничек уңайлы буласын үзе сиздерә икән – барысына да өйрәнде бит Зариф. Төннәрен дә бала кыбырсый башлау белән Гөлчәчәктән алда уянып, үзе карады.
Шатлык өстенә шатлык: яшь гаиләгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Ике яктан да туганнары килеп, бәхетләрен уртаклашып өч көн бәйрәм ясадылар. Тормыш түгәрәкләнде – рәхәтләнеп, куанып яшисе дә яшисе...
Алиягә өч яшь тулгач, Гөлчәчәк, кызын ияртеп, бакчага эшкә чыкты. Бергә баралар, бергә кайталар. Зариф тагын иркендә калды.
– Зариф, әйдә бергә концертка барабыз. Эштән соң бакчага кил, – дип, Гөлчәчәкнең чакыруына ире:
– Бүген менә как раз булмый инде – эштә завал, соң кайтам, – дигәнрәк җавап кайтара иде. Зарифның башка кешегә әйләнә баруын Гөлчәчәк тоя, ләкин нигә арага битарафлык керүен генә аңламый. Югыйсә, ире кочагына алып назлый башласа, үзе үк читкә тартыла түгелме... Янәсе, арыды... бакчадагы балалар тиктормаслар – җеп өзәр хәле калмады. Аннан, Алия дә күп игътибар сорый. Яшьлеге белән, ирен үзенә бәйләп куяр әмәлне белми иде шул ул...
Зариф та заводтан арып кайта; кайчак кәефсез була – кызы белән мәш килүләре сирәгәйде. Газета-журнал тотып, диванга барып ята да, шул килеш йоклап та китә. Гөлчәчәкнең холкында шәп бер сыйфат бар: ул бернидән дә зарланмый; авырлык туса, үзе хәл итә, үзе ерып чыга – кечкенәдән алган тәрбиядән инде бу. Алия авырып китсә дә, хастаханәгә үзе чапты, төннәр буе кызын үзе саклады.
Ярый әле Сания апасы җан атып тора: ял көннәрендә кызы белән икәүләп йә тулай торактагы вахтерның кечкенә бүлмәсенә, йә Сания апаның иркен фатирына китәләр. Илгәзәк Гөлчәчәк беркайчан да буш кул белән килми, үзе пешергән тәмле күчтәнәчтән башка, бәйләнгән әйберләр дә бүләк итә. Ак, ал ирис җепләрен чиратлаштырып өстәлгә эскәтер бәйләде менә.
– Ярамас, кызым, бигрәк затлы әйберне кабул итә алмыйм. Үзеңә калсын. Һич булмаса, йөз сумга сат син моны. Мондый купшы нәрсәне бай хатыннары «ә» дигәнче алыр. Һи... алар бит үз куллары белән бернәрсә дә ясый алмый. Беркөн күлмәген кыскартырга миңа бирде, теге комендант хатын. Итәк тә бөгә белмәгәнне...
– Сания апа, синең изгелекләрең өчен бу бәләкәй генә бүләк. Ал, тартынма. Мин әниемә дә, әнкәйгә дә алып кайтып бирдем. Шушыңа охшаганрак, әмма бизәкләре башкача. Менә ныклап өйрәнеп беткәч, хәзер үземә бәйләсәм дә була, – дип, шаян елмайды Гөлчәчәк.
Әмма ул эшли белмәгән бай хатыннарыннан көлмәде, гаепләмәде – кемгә нинди язмыш язганын Ходай белә.
– Аларның да касәләре тулыдыр, Сания апа. Акча бәхет булса, акча янчыгы җырлап кына торыр иде – дәшми бит әнә, димәк, акчада түгел ул бәхет.
Өчпочмакларны кайнар килеш майлап тәлинкә белән өстәлгә куйган Сания апа:
– Бигрәк четерекле нәрсәләр сөйлисең, Гөлчәчәк кызым! Бәхетне бит төрле кеше төрлечә аңлый. Бай хатыннарына как раз акча инде бәхет. Юкса, ирләре яшь бичәләр белән типтергәнен белеп торалар...
Гөлчәчәк моңсу гына елмайды. Ул бит Зарифның хаталануын Сания апасына сөйләмәде. Ярый сөйләмәгән, менә хәзер аны да кызганыр иде. Ә Гөлчәчәк үзен жәлләүләрен теләми. Сүзне икенчегә борып:
– Кияүдәге апама инсульт булган, урын өстендә ята. Ходай сакласын инде. Ике улы мәктәптә укыйлар, – дип куйды.
– И балам, авыр чакларыгыз икән. Ходай сабырлыклар бирсен. Әниеңә дә. Дога укырмын кич. Алла боерса, рәтләнер...
– Алия кызым, апаның гөлләрен төшереп җибәрмә яме, – дип, Гөлчәчәк урындыкка басып тәрәзә төбенә үрелгән кызын күтәреп диванга утыртты. Бигрәк чая кызы: «ә» дигәнче, бүлмәнең почмакларын әйләнеп чыга. Сания апалары көлә генә инде:
– Булсын, йөгерсен, монда аңа иркен бит! Түшәм генә идәнгә төшмәсен, – дип шаяртып та ала.
Сания башындагы косынкасын рәтләбрәк куеп, Алиягә чәй тәлинкәсенә өчпочмакны кискәләп салды:
– Кил әле, асылкаем, менә тәмле мәми аша әле. Бакчада мондыйны бирмиләрдер бер дә...
Алия рәхәтләнде сыйланып, ярата шул ул тәмлене! Гөлчәчәк үзе дә ашны төрләндереп кенә тора. Кызына печеньесын да, кош телен дә әзерли – ире белән кызы өчен җанын ярып бирергә әзер инде...
Гөлчәчәк берни дә сизмәгәч, бәхетле яшәде ул. Тик бәхетсезлек почмакта посып көтеп торган икән... Көзгә кергәндә Зариф дуслары белән балыкка киткәч, әйләнеп кайтмады. Гөлчәчәк:
– Көне бигрәк ямьсез, Зариф, әллә бармыйсыңмы? – дип тә караган иде, тәрәзә аша урамга күз ташлап.
– Һе... ял көнен сатып алмыйлар шул. Иртәгә эшкә бит, бүгенгә барырга сөйләштек, – Зариф сүзеннән кайта торганнардан түгел шул...
Кешенең эчке сиземләве хак була икән: Гөлчәчәк юкка пошынып калмаган. Бик каты җил чыгып, елгадагы зур-зур дулкыннар көймәне сыртына салган, ике ир ничек кирәк алай ярга йөзеп чыкканнар. Зарифның кул-аякларын көзән җыерган булса кирәк, дип фаразладылар табиблар. Эзләп озак азапланмадылар, шул баткан урында төпкә киткән. Тартып чыгарганнар.
Бу хәлләр Гөлчәчәкне аяктан екты, кан басымы күтәрелеп, үзен дә больницага салдылар. Баланы Сания апа карап калды. Аннан Гөлчәчәкнең әнисе күченеп килде. Ай ярым элек кенә кызын җирләгән ана Алия оныгы янында үзе дә йөрәгенә дәвалау курсы алды. Чөнки телисеңме, теләмисеңме, бала алдында тыныч, шат булырга, күңелле әйберләр генә сөйләргә, аның белән көләргә-шаярырга кирәк. Башкача ярамый – бала бит олы кайгыны аңлар, күтәрер яшьтә түгел. Һәм шулай яшәү рәвеше уй сөрешен дә үзгәртә – кешенең баш мие үзеннән үзе бәхет гормоннары бүлеп чыгара башлый. Чынлап та, башкаларга бәхет бирү үзеңә дә бәхет китерә икән ул.
Гөлчәчәк больницадан савыгып, әмма бик ябыгып кайтты. Ул бер давылдан котылып, икенче өермәгә килеп кергән иде. Хәлен белергә дип, янына хатыны белән иренең дусты килгән булганнар. Ире чыгып киткәч, теге хатын сөйләгән. Зарифның йөргән хатыны булган икән бит... Ярты еллап очрашканнар. Безгә килә иделәр, ди. Бер артык җире юк, әмма Зарифның муенына асылынган иде инде менә...
– Ирем әйтте беркөн: антым башыма төшүеннән генә куркам, әллә ташлыйм микән, дигән булган Зариф. Тик өлгермәгән. Шуңа артык бетеренмә, ул йөрмим дип ант эчкәч, үзе генә гаепле! Бер бөртек яшеңә дә тормый, – дип, чыгып киткән хатын артыннан ук Гөлчәчәк буыла-буыла елады. Шул яшьләре белән иренә булган мәхәббәте дә агып бетте.
Тормышының мәгънәсе булып биш яшьлек кызы Алия калды. Нәрсә генә эшләсә дә, бары кызын уйлады, аны җайлады, көйләде. Кәнфит-прәннек кенә түгел, теләгән курчагын да, күлмәген дә сатып алды. Башлангыч сыйныфта укыганда, Алия әнисе бәйләгән кофта, башлыкларны кисә дә, зурайгач, модалысын, башка кызларныкы кебекне сорап алдырды. Ул әнисенең, акча җитсен дип, ике эштә бил бөгүенә аптырамый да, шулай кирәк дип уйлый иде. Чыгарылыш кичәсендә Алиянең күлмәге әтиле кызларныкыннан да затлырак булгандыр...
Гөлчәчәк кызын бәхетле итәргә тырышты, билгеле. Гөлләрне тәрбияләп, назлап кына торсаң, алар шау чәчкә атып сине куандыралар, күңелеңне шатлыкка төрәләр. Ә бала бөтенләй башкача икән ул: өф-өф итеп кенә күпме көйләп-чөйләп үстерәсең, аны шул чаклы ирәйтәсең генә. Гөлчәчәк бик зур хата ясаганын аңлаганда соң иде. Кызы аны санламый, хәленә керми торган туң җан булып үскән бит... Ә эшкә дисәң, өйдә кыл да кыймылдатмый.
– Нигә юарга, барыбер хәзер тагын ашыйсы, – дия иде үсмер кыз, савыт-сабаны юып куй, дигәч. Билгеле, әни кеше тәлинкә-кашыкларның катып ятуын килештерми, үзе барып юа. Идән, кер юу Алия өчен каторга хезмәте:
– Тырнагым буялган гына, тагын куба бит ул!
Инде әнисе тавышын күтәребрәк әйтсә, барып эшли, әмма аннан соң елап утыра:
– Тырнакларым сынды! Миңа чтоб бүтән андый эш кушмаааа...
Гөлчәчәк үзенең бәхетлеме-түгелме икәне турында уйламады да, сәламәтлеге генә... Әледән әле башы әйләнеп, күңеле болганып китә. Кан басымын үлчәп тә тормый, күтәрелгәнен хатын үзе үк чамалый – бераз туктап, хәл ала, даруын каба... Тигәнәктәй ничек кенә энәле булмасын, кызы – йөрәк парәсе; баламны тормыш юлында ялгыз итеп калдырма, – дип сорый Ходайдан. Сания апасы янына, эш-эш дип, үзе бик сирәк бара алды. Ярый әле пенсиягә чыккан хатын үзе хәл белергә килә иде.
– Азындырасың кызыңны, кием өстенә кием алалармыни? – дип, электән үк әйтеп килде дә ул, тик Гөлчәчәк:
– Кем өчен яшим соң мин? Кызыма да алмый... Ким-хур булмасын, күңеле китек булып йөрмәсен, дим, – дип аклана идеме, зарлана идеме шунда – аңлап бетереп тә булмас ялгыз хатынны. Кеше күңеле – кара урман, дип юкка әйтмәгәннәр. Гөлчәчәк ирен бик зурлап искә алмады. Баштарак Коръән укыткалады, соңыннан Сания апасының:
– Хәер булса да бир, өмет итеп ятадыр, – дигәненә:
– Сөяркәсе бирсен, миннән өмете бетеп киткән кешегә дога укытыйммы... – дип җаваплады, үҗәтләнеп.
– Бәндәләреңнең күзен ачтыр, Ходаем. Шәфкатеңнән ташлама, – Сания апаның телендә шундыйрак сүзләр генә булды. Гөлчәчәкне гаепләмәде ул, артык чәпчеп бәгыренә төшмәде. Эченнән генә: «Күзләрем генә тигәндер... Гел булдыксыз, ялкау хатыннар балда-майда йөзеп, иренең иркәсе булып яши, бәхет күрмәде бала...» – дип ачына иде ул.
 
* * *
– Зур әни, зур әни!.. Әйтәм, әйтәм, ишетмисең. Без кайттык! – Гөлназ берничә кабатлаган, ахыры: Әдиләне чишендереп бетергән. – Зур әни, мин бит сөт алырга онытканмын, хәзер тиз генә барып кайтам, яме?
Гөлчәчәк үзенең уйларыннан һаман чынбарлыкка кайта алмый, сөт кирәген дә, үзенең камыр куясы барын да онытып җибәргән. Алма битле оныгына нидер әйткәнче, тегесе чыгып чапты.
– Кил, Әдилә кызым, менә бу кәнәфигә утыр әле. Кул-аякларың өшемәдеме?
Гөлчәчәк җылы куллары белән кечкенә оныгының бәләкәй бармакларын сыпыргалады, йомшак кына аркасыннан сөйде. «Өсемәде», – дип, тегесе әбисе куенына елышты. Иркә песи инде...
– Менә тәтәй кызым, үсеп беткәнсең инде, өшемәгәч, бик әйбәт, бик әйбәт... – Гөлчәчәк йомшак куян уенчыгын оныгына тоттырып, коймак камыры әзерләде. – Улым, Илназ, сеңлеңне караштыр әле, рәсемле китап күрсәтәсеңме...
– Нигә? Еламый бит. Бер дигән утыра икән, утырсын...
– И-и... алай кыланма, улым. Ул бит сиңа абый, ди, сагына...
– Гөлназ уйнатыр.
Илназның каткан күңелен Әдилә эретмәде инде. Әллә әнисенең төсмерләре чагыла, шуңа чит итә. Әнисе аларны ташлап, бүтән ир янына киткәндә Илназга җиде яшь иде. Мәктәпкә керәсе елы иде. Барысы да әниләре, кайберләре әти-әнисенең икесе белән дә килде. Ул гына зур әнисе белән иде. Барысы шат, бәхетле, ә Илназның яшь каплаган күзенә җете төстәге чәчкәләр дә күренми, укытучы апасының ягымлы тавышы да әллә кайдан – су төбеннән ишетелә... Шунда беренче тапкыр әнисенә күңеле катты. Соң шушы истәлекле көндә булса да килсен иде! Моңача кайтыр, кайтыр, дип өметләнгән малай:
– Зур әни, әни бүтән кайтмасын! – дип куйды, мәктәптән кире юлга чыккач. Гөлчәчәк бала күңелен аңлый, ләкин берничек тә ярдәм итә алмый.
Гөлчәчәк оныгының сүзләре хатирәгә чумдырган җирдән айнып китте:
– Улым, син сеңелләреңә терәк бит – абый булгач, алар синнән ярдәм көтәчәк. Без менә күп бала булып үстек. Мине абыем бөтен кыенлыклардан ата каз кебек яклады. И-и... аның мәрхәмәтлелеге... Әле булса рәхмәт укыйм. Чит кешедән түгел, үз апамнардан да бер авыр сүз әйттертмәде, рәхмәт төшкере... Бәхетләре мулдан булсын!
Ә оныкларының әниле килеш әнисез үсүләре, үзе бишкә ярылса да, алар өчен ямаулы йөрәкле балачак булды. Ничек бу язмышка дучар булдылар соң? Кем гаепле? Кызын артык иркәләп, кыенлыклардан карчыга кебек саклап килгән Гөлчәчәкме? Яхшылыкның кадерен белмәгән Алияме?
– Арыдым, – диде ул, бер ел караватта яткан ирен карагач. – Минем дә бәхетле яшисем килә! Китәм! Гел миңа гынамы авырулар белән яшәргә... – дип, ишек тоткасына барып ябышты ул. Газ мичен кабызып, бәлеш әзерләп яткан Гөлчәчәк, камырлы кулын өскәрәк күтәреп, оны идәнгә коелмасынга алъяпкычының итәген тартыбрак тотып, чәчрәп килеп басты:
– Нинди китү? Кая китәсең?
Алия юл сумкасын бер кулыннан икенчесенә аударып, аркасын турайтыбрак басты. Йөзен тәвәккәл усаллык каплаган. Эчке бүлмәдәгеләр ишетмәсен дип, пышылдап әйтте:
– Минем яраткан кешем бар. Аның белән яшәячәкмен!
Гөлчәчәкнең башына китереп суккан кебек, чайкалып китте. Тамагына утлы тимер ярчыгы кадалды: «Нишли бит... ни кылана... өнемме бу, төшемме?» Акылына килер, бәлки, дип, камырлы кулы белән Алиянең сумкасына ябышты, үзен икенче кулы белән кочаклап алды. Тынычрак тавыш белән, әмма катгый итеп:
– Китмисең! Беркая китмисең! Акылыңа кил, әнә тегендә синең ирең, ә болар синең нарасыйлар! – диде.
– Илназ зур инде, ул үзе сиңа ярдәм итәрлек. Ә Гөлназ... авырый бит, күршеләр белән яши торган фатирга алып китә алмыйм аны. Әни, син аны миннән яхшырак карыйсың, дәвалыйсың, монда аңа яхшы булачак. Мин килеп йөрермен...
Читтән караганда, бу көлке кебектер: сумканы икәүләп тарткалый башладылар. Ахырдан Гөлчәчәк кулларын ычкындырды, камырлары инде яртылаш коелган кулы белән шуып төшкән яулыгын рәтләде. Сулышы кабынды, йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып тибә. «Килеп йөрермен, ди бит, оятсыз... Үз балаларың янына килеп йөрү – бу нәрсә дип атала? Юк, юк! Туктатырга кирәк бит моны!»
– Син?.. Килеп?.. Әгәр бу ишекне ачып чыгасың икән, кирегә юл юк сиңа! Мин сиңа әни түгел, син миңа кызым булмаячаксың!!! Уйла, сайла! Кияү дә рәтләнергә бара ул, Алла боерса, аягына басар. Бергә булсак, җиңәрбез, кызым... бар янына кер, – әнисе тавышын бер әкренәйтеп, бер кычкырып әйтеп карады. Кулындагы юл сумкасы үзендә калуга шатланыпмы, документлары салынган кечкенә сумкасын күкрәгенә кыскан Алия селкенмәде дә. «Китәм, дигәч, китәм...» – кысылган иреннәре белән үзалдына әйтеп куйды. Көн кичкелеккә авышкач, өстенә плащын, иңенә косынкасын салган иде. Төшке йокысыннан уянып, балалар бүлмәсеннән дүрт яшьлек Гөлназ килеп чыкты. Аягыннан бер оекбашы төшеп калган, шуңа, ялан тәпиенә басмаскарак теләп, чатанлап атлый... Чыкты да, күзләрен уып, әнисенә килә башлады:
– Әни, кая баласың? Мин дә балам... – дип, өмет кулларын сузды.
– Кызым, зур әниең карап торыр сине, миңа эшкә барырга кирәк. Син калып тор, абыең белән... Хушыгыз! – дип, Алия инде ишекне ачып бер аягын атлады. Улы Илназ барысын да ишетеп торган икән:
– Зур әни дөрес әйтә, китсәң, монда кире кайтма! – дип кычкырды. Йокы бүлмәсендәге караватта кыштырдау ишетелеп алды һәм хәлсез: «китсен...» – дигән өн килеп иреште. Урын өстенә кадакланган Дамир да бу гауганы ишетеп ята иде. Ике баланы ике кулы белән кочаклап, Гөлчәчәк яшькә бөелеп калды. Кинәт аяклары камыр кебек сыгылып китүен, үзенең каядыр түбәнгә шуышырга җыенуын аңлап, бар ихтыярын йодрыклады. Юк, ярамый... егылырга ярамый! Аңа хәзер талдай сынырга ярамый... түзәргә, түзәргә... Туктама, йөрәк, туктама гына... Яшәргә... Сабыйларны, кияүне аякка бастырырга... Йә, Раббым, ярдәмеңнән ташлама! Алия китте...
Ә бит ничек матур яшиләр иде. Дамир акыллы, миһербанлы, бала җанлы ир. Яратышып өйләнештеләр. Дамир эшләгән җирдән фатир бирделәр. Ике баланы тәрбияләп ятканда, язын килеп чыкты бу фаҗига. Фатирлары өченче катта булып, зал ягына кояш төшми. Алия гел яктылыкны яраткач, бар зарланганы:
– Бүлмә бигрәк караңгы, берни эшли алмыйм, сукыраям инде, – булды. Ул язда шәһәрдә тупылларга, мамык коялар, кешеләрдә алергия тудыралар, дип көрәш башлаганнар иде. Зур-зур агачларны кисеп аудара, каядыр алып китә тордылар. Дамир эшләгән яшелләндерү оешмасы җаваплы иде моңа. Алия бик шатланды. Кулларын чәбәкләп, залда бөтерелеп йөрде. Алар катына чаклы сузылып үскән тупылга: «көннәрең бетте синең!» – дип, карап-карап алды.
– Дамир, дим, Дамир! Безнең бу тупылны кайчан кисәсез инде? – дип, инде ничәнче кат сорады ул ишектән кергән иреннән. Дамир ашыкмый гына, соры эш киемен салып чөйгә элде, аягына артсыз башмак киде һәм юыну бүлмәсенә узды. Кулларын юып, аш бүлмәсенә чыккач кына җавап бирүне мәслихәт күрде:
– Алия, матурым, оешманың үз планы бар. Бүген монда, иртәгә тегендә йөреп булмый. Безнекеннән зуррак тупыллар бар. Шуңа ул төзелгән, расланган юллама белән эшләнә дә. Бирегә дә килербез.
Алия матур иреннәрен бөрештерде, йөзенә үпкәләү галәмәтләре чыкты. Аш бүленгән тәлинкәне ире алдына дорфа гына китереп куйды.
– Синең шул булыр инде. Башкалар өчен әллә нәрсәләр эшләргә әзерсең. Ник сорамыйсың, менә шушы турны карасыннар... Бер шәһәрдә торабыз бит. Безнең дә балалар бар. Әнә тупылың тиздән мамык очырыр, ә сиңа барыбер!
Ул хәтта кухнядан чыгып ук китте. «Сиңа тел әрәм иткәнче...» – дигәне зал ягыннан ишетелде... Алия бер турсайса, озакка бара. Гаебе булмаса да, боегып калган Дамир яшелчә ашын тиз генә чөмерде дә, кран астында тәлинкә-кашыгын юып, хатыны янына килеп утырды. Зәңгәрсу халаты Алиягә шундый килешеп тора, кәнәфигә бу чибәр ханым берәр рәссамның картинасыннан күчеп утырган диярсең...
– Йә, ярый инде, матурым, тынычлан... Иртәгә инструментларны алып кайтырмын да, эштән соң үзем кисеп төшерермен. Ботакларын тураклагач, чүп җыючы машинага төярбез әле, күршеләр булышыр.
– Әйе, әйе, икенче каттагы Фәритне чакырырга кирәк! Бүген хатынына әйтәм әле.
Дамирның бу тупыл вакыйгасын зурайтасы килмәде. Күршеләргә әйтсәң, идарәгә барып ишетелергә мөмкин. Ә анда... үзбелдегең белән агач тураганны бер дә хупламаслар...
– Тукта әле, әйтми тор. Бәлки, бригада белән килербез, – диде дә, Дамир телевизорны кабызды. Аннан соңгы яңалыклар бара иде, икесе дә шуңа кереп киттеләр...
Иртәгәсе көн кояшлы, матур булып туды. Ул бары шатлык, бәхет кенә вәгъдә иткән кебек иде дә... Фаҗига тупыл башында көтеп торган. Дамир эштән кайткач ашап тормады, эш киемен алыштырганчы, тупыл янына чыкты.
– Икенче каттан астарак итеп кис, тиз үсә ул әрсез нәмәкәй! Икенче елга тагын менәсе булыр, алайса, – дип, Алия аш бүлмәсендә газ миченә сумсалар куеп калды.
Бәла ярты сәгатьтән килде. Коты очкан күрше хатыны нык итеп ишек шакыды. Йөзенә карагач һәм «Дамир...» дигәнен ишеткәч, Алиянең башында: «үлгән икән...» дигән коточкыч уй яшен тизлегендә сызылып үтте. Ул тышка атылды.
Дамирны, егылган җиреннән күтәреп, тигез урынга салганнар иде, тирәсендә күршеләр, нишләргә белми, кайнаша. Киселеп төшкән тупыл башы да шунда ята... Ашыгыч ярдәм машинасына да күршеләр шалтыраткан.
– Ни булды? Ничек егылдың? Ходаем!.. Күрәсе башкайларың бар икән...
Алия ире янына килеп тезләнде. Дамирның йөзендә һәр мускул тартылган, авыртудан ап-ак булган; кара күзләрендә тирән газап...
– Мин әнә теге эскәмиядә утыра идем, барысын да күреп тордым. Дамир юан ботакка баскан, сынарлык түгел ботагы – бер куркыныч әйбер юк иде... Инде кисеп бетергән иде. Әллә нигә артына борылып карады да, тигезлеген югалтып ботактан аркасына егылды да төште. Прәме тимер рәшәткәгә бит!..
– Аягын кузгаталмый ул... Умыртка сөяге зарарланган булса кирәк. – Монысын Себергә йөреп эшләүче күрше Мансур әйтте.
– Шулайдыр... Биек кенә бит, арка белән килеп төшкәч ни... Кузгатмагыз, аркасына салырга ярамыйдыр.
Аннан ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте, носилканы җиргә үк төшерделәр, Дамирны ипләп кенә күтәреп салдылар. Күрше хатынга балаларын бакчадан барып алырга инәлеп, кулына өй ачкычын сонып, кайнар күз яшенә буылган Алия ире янына менеп утырды. Алып киттеләр...
Гөлчәчәккә икенче көнне шалтыраткач, шәһәрнең икенче башындагы фатирыннан, очып дигәндәй, монда килеп яши башлады. Алия эштән туры ире янына больницага йөрде, әнисе балалар белән мәш килде. Шул килүдән кире китмәде, менә икенче ел бергә торалар. Кызы:
– Әни, фатирыңа квартирантлар кертик, акча булыр. Хәзер Дамирдан бер тиен киләсе юк, – дигәндә, Гөлчәчәкнең йөрәге сыкраган иде. Юкка булмаган икән: кызы, арка мие зарарланган дип группага чыгарылып, урынга калган ире турында түгел, акча турында күбрәк уйлана...
Тормышның иң авыр чагы шушы булды, дияр идең, биш ел элек Гөлчәчәк үзе үлем чирен ерып чыкты бит әле... Уйласаң, исең китәр. Соң беленде. Врачларның өмете дә юк инде. Яман шеш чирен дәвалап, кайберәүләрнең тормышын саклап калалар иде әле. Ә Гөлчәчәк, операциядән баш тартты, чөнки соңлаганын врач яшермәде дә ул:
– Анализларны тотып, бүген үк башкалага җибәрәбез, операциягә. Якыннарыңа телефон аша гына хәбәр ит, биредә каласың.
– Юк, ясатмыйм, – диде Гөлчәчәк. – Өч айдан каралырга килермен, – дип чыгып киткән хатын артыннан ак халатлылар әллә көләргә, әллә еларга белми аптырап карап калдылар...
Гөлчәчәк үзен үзе дәвалады. Кайсыдыр бер гәзиттә керосин белән им тапкан хатын турында укыган иде, кылт итеп шул исенә төште.
– Барысы да Ходай кулында, балалар: гомерем калган булса, ярдәменнән ташламас. Ике яшьлек кенә сабыебыз Илназның үскәнен бик күрәсе килә дә бит... Гомерең киселгән икән, әллә нинди операцияләр ясатсаң да, булмый ул. Акча әрәм итү генә булыр... – диде ул, кияве Дамир башкалага илтеп, дәвалану курсын үтәргә димләгәч. – Менә берәр ай чиста керосин эчсәм... Тик каян табарга аны?
Әбисенең хәлен үз йөрәге аша уздырган Дамир бөтен танышларыннан сорашты, белеште һәм... тәки бер литр керосин тапты...
 
* * *
Алия кияүгә чыгып, Илназны тудыргач, яшьләргә фатир биргән иделәр – шунда күченделәр. Аңарчы Гөлчәчәк кызы, кияве белән яшәде. Тату, матур гаилә булып яшәделәр. Кияү тәмле телле, эшчән; кызын яратып тора. Уллары тугач, бәхетнең җиденче катында итеп сизде үзен...
Алар чыгып киткәч, Гөлчәчәк беразга боегып йөрде. Гел «бала, бала» дип, Алияне һәм аның гаиләсен кайгыртып яшәгән Гөлчәчәкнең җанына моңсулык кунаклады. Нидер җитми инде менә. Бала шулай үзәкне өзә икән. Зурайгач та. Бәлки, Гөлчәчәкнең тормыш мәгънәсе кызы Алиядә генә булганга, үзен ансыз бер кушымта итеп тойды. Акчалата ярдәм итүеннән дә баш тарттылар.
– Әби, зинһар, күңелеңә авыр алма, мин сезнең акча бирүегезгә каршы. Хезмәт хакым, Аллага шөкер, гаиләмне мохтаҗлыкта яшәтерлек түгел. Үзегезгә тотыгыз, күңел ачыгыз.
Гөлчәчәк каралыгын җуя башлаган чәчләрен яулыгы эченә сыпырып кертте. Кул бармакларына эш булсын дигәндәй, муенындагы гәрәбәләрне берәм-берәм тоткалады.
– И миңа... күңел ачу...
Дамир, үпкәләтмим тагын, диеп, йомшак кына:
– Дусларыңа йә театрга барып була, диюем инде... Алия, синдә бу айның афишасы бар иде бит, эзләп кара әле, – дип эчкә узды, бераздан үзләренең бүлмәсеннән Алия әнисе янына газета тотып чыкты.
Инде Гөлчәчәк бер генә урында – вахтер булып эшли. Көндез кешеләр арасында бушлык сизелми. Өйгә кайткач, эчтән нидер суыра, үзе дә аңламый. Ә бит шатланырга гына кирәк: кызы башлы-күзле булды, үз почмагы белән яшиләр. Бәхет кенә теләп, үз көеңчә яшә дә бит. Юк, Гөлчәчәккә ялгызлык авыр тоелды. Үзе генә булгач, ашыйсы да килми. Бераздан хәле китә башлады, башы әйләнә. Аз ашагангадыр, дип, витаминнар эчеп йөрде әле... Көчләп булса да, ашарга тырышты. Ләкин урамда танышлары очрап:
– Абау, Гөлчәчәк, синме соң бу? Бигрәк ябыккансың... Врачка-фәлән барып карадыңмы, авыруың юкмы? – дип, теңкәсенә тиделәр. Гөлчәчәк, көлеп җавап бирергә тырышты:
– Ник барыйм, ди, врачка? Бер җирем дә авыртмый бит. Чир чакырып йөрисең, диярләр, – дигән җаваплар бирә иде...
Чакырмасаң да килә икән ул, бер юлын алгач. Иртән эшкә килгәч, аңын югалтып егылды ул. Шунда ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Анализ арты анализга дип, ярты канын алып бетерә яздылар. Башкалага юллама да язган иделәр.
– Мин күрәсен кеше күрмәс, шушында гына дәвалагыз, – диде баш врачка Гөлчәчәк, тегесе йомшак тавыш белән үгетләп торганда.
– Нинди чир икәнен әйтмисез?
– Ирегез юк, кызыгызның баласы кечкенә. Сезне карарга кеше булырмы, бик авырайсагыз? Яман шеш сездә, яшереп торырга инде соң. Шулай да башкалада операция ясатып карарга иде... Ныклап таралганчы.
– Кайда? Шеш кайда? – Гөлчәчәк үз тавышын танымады. Аңа түшәм ишелеп төшкәндәй булды. Менә сиңа зифа буйлы булдым дип, көлеп йөрүләр... Күптән тикшереләсе калган.
– Әниегез исәнме?
– Юк, алты ел элек вафат булды.
– Туганнарыгыз бардыр бит? Яныгызда кеше булырга тиеш һәрчак.
– Бер апам белән абыем гына калды... үлделәр... урыннары оҗмахта булсын.
– Аларга хәбәр итәргә кирәк.
– Юк, юк, сеңелем, зинһар, борчымагыз! Үзем тереләм мин...
Шулай дигән иде Гөлчәчәк, үз сүзләренә үзе ышанып. Ләкин бу хастаның ютәл яки эч китү генә түгел икәненә соңгарак төшенде. Хәл бетү бер хәл, эчтән күзәнәкләрне нидер кимерә, тарката, мең чүкеч белән ваткалый... Гөлчәчәк бер Аллага сыенды. Үзе калаклап керосин эчә, үзе, догалар укып, бу гамәле өчен Ходайдан кичерүен үтенә. «Барыбыз да синең кулыңда, Аллакаем... Терелтсәң, кодрәтеңнән килә, бер син терелтәсең... Ә болай үземнең тырмашуым җан тынычлыгы өчен генә», – дия иде, ачынып. Бераздан кияве Дамир каяндыр канлы үлән төнәтмәсе турында ишетеп кайтты.
– Алайса, балам, кырга чыгып җыеп кайтасыңмы әллә?
– Әби, ул бик көчле... хәтта агулы. Бик аз гына кулланырга кирәк, диләр.
Дамир «Каш төзәтәм дип күз чыгарудан» бик курка иде. Әбисен үзләрендә яшәргә ул үгетләде, Алия сөйләшмичәрәк йөрде ул чакларда.
– Әби, син бездә яшәсәң, безгә дә, үзеңә дә яхшырак булачак. Эштән соң шәһәрнең теге башына барып йөрү мәшәкатьле бит безгә, – дигәндә Алия:
– Чиратлап барырбыз, ял көннәрендә мин әни янында яшәрмен, – дип куйган иде, Дамир шунда хатынының сүзләрен беренче тапкыр кырт кистереп каршы әйтте:
– Әни кешене чиратлап карау бер калыпка да сыймый, үзебез белән яшәсен! Илназның караватын үз бүлмәбезгә кертәбез.
Алиянең ваемсызлыгын капларга теләгәндәй, Дамир әбисенең сәламәтлеге турында икеләтә борчыла иде.
Үкенечкә калмасын дип, әбисенең йомышын үтәде, кирәкле үләнне табып, чиста спиртта төнәтмә ясады.
Гөлчәчәк канлы үләнне тамчылап эчте: башта арттыра барып, аннан киметә барып. Шулай тагын бер ай узып китте. «Тереләмме, юкмы?» – дип артык хафаланмады, әмма тамагына аш керә бит, Ходай хикмәте! Беләкләре дә бераз түгәрәкләнгәндәй, сөякләре тырпаеп тормый. Кичләрен йөреп керү гадәтен алган иде, менә күршеләре дә:
– Аруланасың, Гөлчәчәк, йөзеңә нур кайткан, күз тимәсен, – дип калалар.
Өч айдан табиб бүлмәсенә килеп кергәч, тегеләре аны күтәреп кенә алмады...
Ерып чыктылар. Гомере өзелмәгәч, Ходай кодрәте, үзенең эчке инануы, кияве Дамир ярдәме, оныгы Илназның эчкерсез яратып тартылуы һәм салкын канлы кызының: «Син яшәргә тиеш, әни!» – диюләре белән җиңеп чыктылар. Гөлчәчәкнең шуннан тормышка карашы үзгәрде; кешеләрне үтәли күргәндәй, ниятләрен тоемлый башлады. Табигатьтә иң саф төс ак төс булуына төшенде, Аллага табына, йөрәге белән аңа сыена торганга әйләнде...
Менә дүрт елдан яңа сынау. Үзе авырганда киявенең мәрхәмәтлелеген бәгыре аша үткәргән Гөлчәчәк, хәзер Дамир өчен җанын фида кылырга әзер иде.
– Тереләсең, улым, аягыңа басасың, өметеңне генә җуйма! – диде ул Дамирга, тегесе күзләрен түшәмгә текәп яткан карават янына килеп баскач та. – Син бик көчле рухлы, күңелең изге синең, Ходай шәфкатеннән ташламас...
– Әби, имгәк булып ятканчы якты дөньялардан китәр идем...
Дамир, хатынына авыр йөк булганын аңлый башлагач, шулай әйткән иде, Гөлчәчәк чәчрәп чыкты:
– Андый сүзне әйтәсе дә булма, уйлыйсы да!.. Шайтан коткысына бирелергә ярыймыни?! Син нинди имгәк, ди! Әнә нинди матур итеп сырлап ипи кисәргә такта ясап бирдең, алуга җанга җылы тула. Кулларың алтын бит синең, балакаем. Рәте чыгар, бераз ныгыйк әле, эш табылыр. Баш исән булсын!
Әйе, Гөлчәчәк кирәк чакта киявенә каты да әйтеп ташлады, кирәк чакта юата да белде. Гел кызганып торсаң, кеше мәлҗери башлый бит ул – шуңа да вак-төяк үтенечләре туып торды. Алиясе:
– Әни, нигә Дамирны җәфалыйсың? Суган әрчү ирләр эшемени инде... – дип ризасызлык күрсәтсә, үзенә генә:
– Дәшмә, кызым, кеше үзен кирәксезгә санаса – шул иң куркынычы. Дамир, Аллага шөкер, файдам тия, дип яши бит әле. Йөзеңне бозма аның алдында, зинһар, елмаеп кына тор.
– Әйе, елмаерлык шул минем хәл. Ирле килеш ирсез яшә әле...
– И кызым...
Гөлчәчәк йөрәгендәгесен ярып салмады инде. Шушы кызына авырлык килмәсен дип, ир назыннан мәхрүм булып гомер итте ләбаса. Ә кызы бер ел да үтмәс борын язмышын каһәрли. Бигрәк үзен генә яратучы, миһербансыз булып үскән лә... Их, вакытны кирегә борырга! Белер иде Гөлчәчәк... Ә нишләр иде микән? Бер эштә генә эшләп, кызына күлмәк өстенә күлмәк алмас идеме, үзе ашамый кызына тәм-томнар тоттырмас идеме, кичен иптәшләре янына чыгармый иреген кысар идеме... Алай итсә, башка бәлаләр килеп чыкмас дип ышанып буламы? Юк инде, әтисез үсү нәтиҗәседер бу: юккамыни балаларны пар канат астында үстерегез дип, теләкләр юллыйлар...
Башыңа төшкәч башмакчы буласың, диләр. Гөлчәчәк ятып авырганны ничек тәрбия кылырга; ипләп кенә әйләндереп, аркаларына массаж ясарга; көнгә берничә тапкыр киявенең яту рәвешен үзгәртергә; аның ни теләгәнен ым кагуыннан аңларга өйрәнде. Ул боларны авырсынмый эшләде. Дамир да әбисенең кулларына ияләште, баштагы уңайсызланулары үтте. Ул әле Гөлчәчәккә күбрәк ышанды, чөнки Алиянең йөзендәге чиркану, ризасызлык билгеләрен күреп эчтән гарьләнә иде. Аңа болай яту рәхәтмени соң? Үзе теләп алган чирмени...
Бүген эштән кайткач, Алия каядыр ашкынган кебек йөри; ашавы да болай гына булды, ире яткан бүлмәгә күз дә салмый. Гөлчәчәк астан гына күзәтеп торды да:
– Бар, кызым, кереп Дамирның хәлен бел. Ашатырга кирәкми, үзем карадым инде, – диде.
– Менә шул гына калган иде. Ята инде, нәрсәсен беләсе...
– Алай димә, көтә бит ул...
Әллә шушы сүзләр генә кирәк булган, Алия шак та шок шифоньер ишеген ачып ябарга тотынды. Нидер эзли, тартып чыгара да кире куя. Кофта икән...
– Әллә берәр җиргә барасың?
Әнисенең һаман сораштыруы аңа бер дә ошамады:
– Бармыйм дигән идем, барам әле. Фәнүзә туган көненә чакырган иде, хәзер китәм.
– Кызым, соң бит, балаларны яткырасы бар.
Юк, Гөлчәчәк балаларны үзе дә йоклата анысы, ул Алиянең өйдән чыгып китүен өнәмәде – шуңа гына әйтүе.
– Ятарлар. Әни! Өй тавыгы булып беттем бит инде, беркая чыккан юк. Әзрәк онытылып торырмын.
Менә монысын кычкырыбрак әйтте, алгы бүлмәдән Илназ йөгереп чыкты.
– Әни, син кая барасың?
Гөлчәчәк, кызы оныгына каты бәрелер дип, үзе җавап бирергә ашыкты:
– Фәнүзә апаңнарга барып кайта. Син, улым, юыну бүлмәсенә бара тор, хәзер үзем карармын.
Әмма гел «ярар» дип торган Илназга да бүген әллә нәрсә булган:
– Әни, мин дә барам, ярыймы? Без анда Фәрит белән уйнарбыз, – дип җыена да башлады.
– Нинди уйнау? Зурлар эчеп утырганда балалар уйный димени? – Алия ярамаган сүз ычкындыруын аңлап алды, тик эш узган, ишетәсе кеше ишеткән. Гөлчәчәк кызының каршына ук килеп басты, шыпырт кына әйтергә тырышты:
– Кызым, алай эчем ашы булгач, йөрмә. Ирсез андый җирдә килешми ул, башка чакта барып котларсың.
– Әни, ирем бар дип, миңа да бүкән булып ятаргамы? Чыгасым калмаган минем аңа. Болай булырын белсәм...
– Болай ятуына кем гаепле соң, кызым, уйла әле! Башыңны исәргә салып йөреп кенә дөнья бармый, тәкъдиреңә күнеп яшәргә кирәк. Сабыйлар бар...
Соңгы сүзләрне иренен буяп торган Алия ишетмәдеме, ишетмәмешкә салыштымы – ләм-мим сүз әйтми, чыгып китте...
Алия кунактан кайтканда өйдәгеләр йоклый иде инде. Гөлчәчәк ишетсә дә, яңа тавыш чыгар дип, аягын атламады, бүлмәдә калды. Дамир кызлары тугач, ике бүлмәле фатирларын өч бүлмәлегә алыштырган иде – залда балалар, бер бүлмәдә Алия белән Дамир, ә кечесендә Гөлчәчәк яшәп яталар. Алия зал ягына узды, диванга мендәр томырганы ишетелде. Гөлчәчәк торып кызын битәрләргә бик теләсә дә, чыкмады.
Шул көннән Алия атна саен, кайчак көн аралаш, кайдадыр йөреп кайтырга гадәтләнде. Кайчак эшеннән үк берәр сәбәп табып соңарып кайта. Дамир берни сорамый, ләкин эчтән янганы күзләренә чыккан.
– Әби, йокы даруы бармы ул? – дип сорады бер кичтә. Инде соң иде, Алия кайтмаган иде. Гөлчәчәк бу да минем кебек уйланып, йоклый алмыйдыр дип, сулы стакан белән бер таблетка тотып керде.
Дамир аларны алмады.
– Әби, миңа син бөтенләе белән бир, моның ни... китәм мин... йоклап уянмаска иде...
Ирнең тавышы өзелеп калды. Ярым пышылдап:
– Бир инде, сиңа кыен түгел бит инде... – диюенә, Гөлчәчәк чак егылып китмәде. Стаканы шапылдап идәнгә төште, пыяла ярчыклары, чәчрәгән су өстенә төшеп, елап җибәрделәр. Гөлчәчәк, хәле китеп, карават башының тимеренә тотынып калды.
– Улым... Дамир, Алла хакы өчен... мондый сүзләрне сөйләшмәскә дидек бит. Ялгыш та әйтмә...
– Нишлим соң? Менә монда яна бит... Кемгә кирәгем бар?..
Дамир бер кулын йодрыклап күкрәген уды, башын читкә борып икенчесе белән йөзен каплады. Ул елый иде...
– Син безгә кирәк. Балаларга әти бит син! Алар әнә ничек өзелеп торалар, әниләрен сорамыйлар, иртән торгач та яныңа килеп керәләр. Шуларны уйла! Мин нишләрмен синсез? Миңа да үләсе генә кала... үземне гаепләячәкмен, саклап калалмадым дип. Нинди яшәү булсын аннан соң... Шуларны уйла. Алияне уйлама. Тотып тукмар идем, бик соңардым шул...
Берара Дамирның иңсәсендәге күлмәкнең шакмаклары дерелдәп тордылар әле. Ир кешенең күз яшеннән дә авыр нәрсә юктыр ул дөньяда. Бигрәк тә имгәнгән ирнең. Ул бит хәзер торып берәр җирдә яшеренеп кайгысын елан суы белән дә юа алмый, пыранлап әйбер дә кыра алмый. Ярдәмгә мохтаҗ булып, караватка береккән. Гөлчәчәкнең аны кызганудан йөрәге өзелеп төшкәндәй; юатырдай сүз дә табалмый, ичмасам. Хәер, мондый чакта сүзләр, нинди генә ягымлы, җылы булмасын, артыклар...
Вакытны туктатып куярмын димә – кышы да, язы да үтеп китте. Балалар әтисенең ятып кына торуына күнектеләр, янында (Гөлназ бигрәк тә) тәтелдәп уйнадылар. Дамирга алар яшәү суты иде:
– Менә нинди зур үскән минем кызым – әтисенә уенчыкларын биреп уйната. Әйдә мин сиңа әкият сөйлимме? – дип, белгән әкиятләренә үзеннән дә кызыклар өстәп, сабыен тылсымлы дөньяга алып кереп китә. Гөлчәчәк чаршау арасыннан яшьләрен яулык очы белән сөртеп карап ала. Беркөнне ул икешәр килограммлы гантельләр күтәреп кайтты:
– Дамир улым, кибеттә чиратта торганда бик игътибарлы адәмгә зарымны түккән идем. Менә киңәшләрен әйтте. Аз-азлап яткан килеш шушы тимерләрне күтәр әле. Адресны сорап алды, рәхмәт төшкере. Иртәгәме... үзе дә килер, китапларым бар, ди. Үзе шулай хәрәкәтсез яткан икән дә үз-үзен кеше итеп рәхәтләнеп йөреп ята, Ходайның хикмәте.
– Ярый, рәхмәт, әби. Мин аны үзем дә уйлый идем, берәр нәрсә эшләп карарга. Тик ятканда бер шөгыль булыр. Файдасы, бәлки, тияр дә...
Гөлчәчәк бар да файдага буласына бөтен күңеле белән ышанып, моңа киявен дә ышандырырлык ныклы тавыш белән куәтләде:
– Тияр, тияр, балакаем. Син көчле, үзәгең нык синең! Рухың гына сынмасын!
Юкка шулай әйтмәде Гөлчәчәк – сәбәбе Алия инде. Ул хәзер Дамир янына бик керергә тормый, әнисе төрткәләп кертә. Анда да ире белән ачылып сөйләшми, хәлләрен сорашмый. Ә Дамир үзенең терелү юлына тәпиләп атлап керүен сөйләми. Ерагайды алар арасы. Шулай була икән ул: менә янәшәдә генә урындыкта утыра, тик Алияне Дамир тоймый. Әйтерсең ике арага кара урман үскән, кыя калыккан, упкын ярылган... Җаны белән тоймый, якын түгел бу хатын аңа – уйлары бөтенләй башка якларда, чит ятларда – нечкәргән ир күңеле шуны сизә, ахры. «Рухың сынмасын!» – диде әбисе. Юк, сынмаячак ул, яшәячәк. Менә шушындый икейөзлеләргә үч итеп яшәячәк! Авыр чакта кешене якыннарының аңлавы, ярдәмләшүе генә түгел, ә кемнеңдер (билгеле, син битараф булмаган берәүнең) сиңа ышанмавы, сине җиңелгәнгә санавы да көч бирә икән! Дамир үзендә эчке үҗәтлек тоеп, гантельләр белән маңгаенда тир бәреп чыкканчы, кул бармаклары турая алмый башлаганчы шөгыльләнде: өскә күтәрде, күкрәкләренә алмаш-тилмәш куйды; терсәкләрен бер бөкләде, бер турайтты. Саннарын әкренләп арттыра барды...
– Кызым, кара борыч беткән икән, борчаклысы, юл өсте алырсың әле. Иртәгә пылау пешерермен, Дамир да яратып ашар...
Эшкә җыенып яткан кызына Гөлчәчәк шулай әйткән иде, тегесен кинәт җен алыштырдымыни:
– Дамир да Дамир... Бер дә башкаларның яраткан ризыгын пешерәм, димисең, әни! Әнә Гөлназга печенье пешереп бир.
– Тәүбә диген, кызым... Син ни сөйлисең? Оныкларымны читкә тибәргәнем юк ла... Кичә Илназ яраткан кыстыбыйлар пешердем, сорый-сорый ашады балакаем. Үзебезгә дә бик тәмле булды бит... Ә пылауны Гөлназ да ярата аны. Исеңдә булса, «тагын асыйм», дип, тәлинәкәсен ялт итеп куйган иде беркөнне... Кызым, сабыррак бул, зинһар, Ходай барысын да күреп тора, нахак сөйләп гөнаһ җыйма...
Кызы чыгып киткәч, Гөлчәчәк тыелып кына елады. Юк, язмышына үпкәләп түгел, кызының каты бәгырьле булуыннан гарьләнеп елады...
Күрәселәр алда булган икән әле...
Табигатьтә матур җәй җиткәндә, аларның бөтенесен бер өем хәсрәткә салып, Алия гаиләне ташлап чыгып китте. Милиционер ир белән дүрт йорт аша башка урамда, малосемейкада яшәп ята хәзер. Әйтте Гөлчәчәк, бәлки китмәс, вөҗданы уяныр дип әйтте:
– Китсәң, монда юл бикләнә – мин сиңа әни түгел, син кызым түгел, – диде. Шул сүзләрне исенә төшергән саен бәгыре телгәләнә. Ничек яши ул анда, сабыйларын сагынып, төннәр буе елап ятамы. Иргә барам диеп, йөрәгеңнән өзелеп төшкән нарасыйлардан баш тарту өчен нинди миһербансыз туң җан булырга кирәк... Ана булгач, аның да өзеләдер бит җаны, телгәләнәдер күңеле...
Алия киткәннең икенче көнендә шәһәрнең башка районыннан пыранлап Дамирның әнисе килеп җитте. Яхшы хәбәр генә үзен көттереп ишетелә, яманы ялындырып тормый икән – көне-сәгате белән аларга барып та җиткән.
– Алып китәм улымны, монда калдырырга артык сөягеммени ул минем, – дип килеп кергән кодагыен Гөлчәчәк ипләп-чөйләп табынга утыртты. Бар булганын кунакның алдына тезде. Оныкларны да чакырып, бергәләп чәй эчтеләр.
– Берәү күрәсен башка күрмәс, нишлисең, тормыш син теләгәнчә генә барса икән ул...
Дамирның әнисе элек ун көнгә бер килеп, кодагыена «Алла ярдәм бирсен», – диеп китә иде, хәзер аны танырлык түгел. Күзләрендә усал очкыннар.
– Ирен, балаларын ташлап чыгып киткән кызыңны нәрсә генә дисәң дә акларлык түгел, кодагый. Оятсыз...
– Нәрсә дисәң дә, ничек хурласаң да риза. Таң тууга ук болай да утлы инәләр йотам. Никләр савыктым дип, баш ватмыйм хәзер, Аллаһы Тәгалә шушы көннәрне күрсен, дигән ул. Күрәчәгеңне күрми гүргә кереп булмый, дип юкка әйтмәгән борынгылар.
– Алып китәм булгач, алып китәм улымны. Кеше баласы кемгә хаҗәт. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртыйк!
– Дамир үзе генә түгел, ике сабые да бар бит, кодагый. Ул бит ятып торса да, аларга ата. Балалар ул булганга борлыкмый яшиләр әле, Аллага шөкер!
– Ярый, алсам да, Илназны гына алам, Гөлназны син кара.
Гөлчәчәк кан басымы күтәрелүен тоеп, комодтан тиз генә даруын барып йотты. «Сабыр... сабыр булырга», дип, эчтән үз-үзенә тәкърарлады.
– Тукта әле, кызма, кодагыйкаем. Күрәләтә балаларны тәмугка кертү бит бу. Болай да сабыйлар ана назыннан мәхрүм, хәзер бер-берсеннән, кызыбызны әтисеннән дә аерырга ни... Алай үзеңне көчлегә санасаң, икесен дә аласың. Аталарыннан калмасыннар сабыйлар. Мин килеп булышып йөрермен.
Зәлифә кодагые, чәйдән бушаган чынаягын каплап, кырт кисте:
– Минем хәлемнән килмәячәк. Улымны карыйммы, дүрт яшьлек чирләшкә баланымы? Җанымнан өзелеп төшкән улым өчен барысына риза, тик оныклар... монда калсыннар... Синең үзеңә җиңелгә төшәр, кире әйтмә.
Бу ике кодагый тагын нәрсәләргә җитерләр иде – Ходай белә, эчке бүлмәдән Дамирның тамак кырып эндәшүе ишетелде:
– Әни, дим! Мин моннан беркая да китмим. Монда өйрәндем инде. Әби рәтен белә, сиңа төшенергә кыенга туры киләчәк – шуны аңла...
Зәлифә ханымның күзләрен яшь пәрдәсе каплады, шакмаклы кулъяулыгын чыгарды – моңача тыеп торган күңел буасы ерылды. Гөлчәчәк дәшмәде, мондый чакта елау җанга бәлзәм икәнен белә лә ул... Тик аңа гына балавыз сыгып утыру ят иде – күңеле ката бара, ахры. Кемне жәлләп еларга белмәссең монда... Инде бераз тынычлангач, кәнәфидә яткан йон кофтасын иңенә салды да, Зәлифә улы янына кереп урындыкка утырды.
– Мине карый алмас, үз баласын дәвалый белмәс, дип әйтүеңме, улым? Ничек... миңа ышанмыйсың, димәк...
Дамирның, өстенә ябылган юка одеалны алып ташлап, торып утырасы килде; талпынып куйды. Әмма юкка... Мендәрдән күтәрелгән башы кире урынына ятты.
– Әни, тынычлан, зинһар. Андый сүзләр әйтмәдем ләбаса... Инде бер күнегелгән урында калыйм, дим... Балалар янәшәсендә. Син бит килеп йөри аласың, әллә ниләр уйлама, яме?
Киленен тагын кабатлап яманларга теле әйләнми, Зәлифә бераз уфтанып утырды да кайту ягын карады. Ул чыгып киткәч, Дамир үзе дә белми, нигәдер җиңел сулап куйды.
– Рәхмәт, улым! Рәхмәт, Дамир, – дип, Гөлчәчәк, чәпченеп чыгып киткән кодагые артыннан ишекне бикләгәч, кияве караваты янына килде. – Тик, шулай да, әйт әле, нигә үзегезгә кайтудан баш тарттың?
– Син, әби, үзең дә күрдең бит... Әни янында тынгы булмаячак ул миңа. Көн дә бер балык башын чәйнәр, Алияне хурлар... Мине кызганып яшьләр агызудан миңа файдасы бармы соң ул? Син бит үзең үлемне җиңгән кеше һәм уйламый сүз дә әйтмисең. Мин сиңа мең рәхмәтле, әби. Өметемне дә син уяттың. Кайчак аяк бармакларында җылы тойган кебекмен...
– Шулаймыни?.. Бу бит яхшыга, балам. Болай булгач, җиңәбез! Басасың син аягыңа, һичшиксез, басасың!!!
 
* * *
Өч ай буе тешләрен кысып, уртларын канатканчы тешләп, әбисе ясаган массажларга түзеп, аягын җанландырырга тырышулар нәтиҗәсен күрсәтте. Гөлчәчәк таныш остадан тотынып басар өчен махсус терәү ясаткан иде. Ниһаять, Дамир шуңа тотынып басты!
– Торам бит!!! Үз аягымда, әби! Балалар, карагыз, тереләм, алтыннарым...
Дамирның шатлыгы тау кадәр булса да, икенче көнне басарга омтылуы барып чыкмады. Гантель һәм китаплар китергән Сергейга шалтыраттылар. Ул болай да килгәләп йөри иде, үзе дә массажлар ясады, төпле киңәшләр бирде.
– Аяклар тере, тою кайткан икән, бар да яхшыга бара. Бары бик аздан башла, күп ярамый, ялыкмасыннар. Шуңа саклану рефлексы барлыкка килгән, – дип, сүрелгән өметкә ут тергезеп китте.
Тагын дүрт көн буе махсус күнегүләр ясадылар. Бу юлы Сергей үзе бастырды, үзе ике-өч адым ясатты һәм яткырды.
– Бүгенгә җитәр, иртәгә киләм, күбрәк атларбыз, – дип шатландырып, кайтып китте.
Дамирның күзләрендә йолдызлар кабынды. Балалар аның янында бөтереләләр. Гөлназ әтисе яныннан чыкмый да, тумбочкага кәгазьләр өеп рәсемнәр ясый. Барысында да диярлек әтисе аны җитәкләп йөри. Күбәләк, чәчкәләрне бер бит итеп төшерә...
– Минем кызым зур рәссам булыр, ничек оста ясый бит! Әби, боларны менә бу диварга беркетеп куйчы, – дип, кызын гел мактап торган Дамир үзен бик бәхетле тоя.
Гөлчәчәк, «Сөбханалла» дип кабатлый-кабатлый, диварның яртысын рәсемнәр белән тутырды инде.
– Мәктәптә дә гел бишкә укыр, бигрәк тырыш бала, күзләр тимәсен, – әбисе оныгын сөеп китәргә онытмый.
Дамир бу елларда нинди генә хисләр кичермәде дә нинди уйлар төпкеленә чуммады. Армия елларын да кат-кат исенә төшерде. «Тормыш мәктәбе» дип юкка әйтмиләр шул аны. Анда да төрле хәлләр булып тора. Кайчак бөтенләй аралашмаган солдат, үз гомерен куркыныч астына куеп, сиңа ярдәмгә ашыга. Кемнеңдер йомшак холкы да шунда ачыла... Ә тыныч тормышта?.. Монда сынаулар җиңелрәкме әллә? Кемнең кем икәне шушындый сынауларда күренә инде... Әгәр әбисе шундый көчле ихтыярлы, тәвәккәл кеше булмаса, Дамир бүгенге көндә нинди рәвештә ятар иде икән? Әллә бөтенләй ятмас та идеме...
– Синең, улым, үз рухың ныклы. Көчле син, – ди дә әбисе, күпмегә чыдар иде, сабырлыгы белән үрнәк күрсәтмәсә...
 
* * *
Алия Дамирны кибеттән чыккач очратты. Күзгә күз. Ире үз аягында ышанычлы адымнар белән кибеткә кереп китте, тик Алия генә, урынында кадаклангандай, тораташ басып калды. «Ах!..» дигән иңрәү күкрәгенә сыймый, һавага таралды. «Нишләдем мин? Ник түзмәдем? Җимердем, барысын да үзем җимердем. Хәзер кирегә юл юк...» Чөнки йөрәге астында яңа тормыш яралган иде инде...
 
Дамирның да хәле җиңелдән түгел – яраткан яры иде бит Алия. Күбәләк кенә булган икән, кайда матуррак чәчәк бар, шунда куна торган... «Балалар янына килеп йөрсен иде, Гөлназ бигрәк көтә бит үзен... Әби белән ныклап сөйләшергә кирәк әле», – дигән уйлар астында, азык-төлек алып, кайтыр юлга чыкты. Ул Алиянең кайсы йортта торганын белми, бу тирәдә тагын кибетләр булып та, хатын бу яктагысына махсус йөргәнен башына да китерми. Балаларымны күрермен, бәлки, дип, Алия шушы кибетне көненә ике-өч урый...
 
* * *
– Әйтәсе дә булма, уйлыйсы да, Дамир кияү! Бу турыда сөйләшеп тору мәгънәсез. Ул үзе шуны сайлады. Югыйсә, аерым-ачык әйттем, әттәгенәсе. Ир куенын сайлаган икән, бала кайгысы юк анда.
– Әби, ул тагын бәби көтә...
– Анысын булдырыр... Ярый, исән котылсын! – дип, ана аш-су ягына чыгып китте. Әллә нигә күңеле йомшарды. Миннән генә тора микән бу бәхет дигәннәре, дип, уйларын бер тәртипкә китерергә тырышты. Ярар, Алиясе килеп тә йөрсен, ди. Монда бит курчаклар түгел, җанлы балалар. Ул киткәч, алар нәрсә уйларга тиеш? Гөлназы артыннан калмый, елап чабачак. Алия аны үзенә алса? Илназ ничек калыр? Мине яратмый, дип нәтиҗә ясасынмы? Икесен дә алып китсә? Дамир нишләр? Мин? Шул балалар белән юанып яшәү бит әле. Ә тегендәгесе... ул туачак бала әллә бар миңа, әллә юк. Гомер ул бәндәне кияү диясем юк, туган балаларын да якын итәлмәм...
Гөлчәчәккә авыр иде. Кызын гафу итү дә, аңа ана киңәше кирәк чакта кабат читкә тибәрү дә... Тагын берәр юл юк микән соң – барысының тормышын көйгә китерә торган?..
Дамирга җиңел эшкә юллама тоттырдылар. Бер институтка каравылчы булып урнашты. Чиста, пөхтә итеп киенеп чыгып китә, чип-чиста кайтып керә – «ак эш»кә урнашты, Гөлчәчәк әйтмешли... Авырып ятканнарына песи яларлык акчасын да сондылар. Гөлчәчәк юктан да акча эшләү ысулын өйрәнгән инде: анда идән юды; монда кичләрен берәр җиргә җыенган күршеләрнең балаларын алып карап торды; йоннан оекбаш-бияләйләр бәйләп сатты – интекмәделәр. Инде кияве эшли башлый... Дөнья көтү җайга салыныр, Алла теләсә...
Бер айдан Дамир чәшке якалы мутон тун тотып кайтып кергәч, Гөлчәчәк чак авып китмәде.
– Кемгә бу, балам? – диде, пышылдап кына, гүя бу өрфә мизгел: кычкырыбрак дәшсәң, өзелер дә китәр төсле.
– Сиңа, әби. Җылы тәнеңдә тузсын! Мә киеп кара әле...
«Берәр мәгъшукасынамы?» дигән шиге таралудан башы әйләнеп киткән Гөлчәчәк ни шатланырга, ни кайгырырга белми, һушсыз калды.
– Минем бар ие бит әле... Өстем бөтен, дигәндәй.
– Юк инде, әби, салкын кышта да куртка белән йөрү юньлегә алып бармас. Кабул итеп ал. Мин балаларга да алам ул, Алла боерса. Эш кенә булсын...
Гөлчәчәк киявенең иң беренче аны кайгыртуыннан күңеле тулды, җебеп төшүен күрсәтмәс өчен, аш бүлмәсенә юнәлде. Борынын тарткалап, яшьләрен йотты да, табакка өеп куйган кайнар пәрәмәчләрне каплаган сөлгесен алмый гына өстәлгә утыртты.
– Килегез, балалар, утырышыгыз. Әтиегез белән, чөкердәшеп, кичке аш ашыйк. Сез яраткан пәрәмәчләр, кайнар килеш бигрәк тәмле, – дип, алты яшьлек Гөлназны үз янына, өченче класска күчкән Илназны әтисе янына утыртып, алларына тәмле ризык салынган тәлинкә куйды. Дөнья түгәрәкләнде. Әтиләренең, сәламәтләнеп, үз аякларында йөрүенә балалар чиксез бәхетле – әниләренең юклыгы да онытылып бара. Зур әниләре алар өчен барысын да эшли, нинди сорау килеп туса да булыша. Күзләрендә балалык шатлыклары балкыганда, олыларның күңелләре дә сөенечкә төренә.
– Дамир, әллә минем фатирны сатабызмы? Машина алыр идек. Эшләгән җиреңә интекми барыр идең... Автобуста кысылып йөрүләре бигрәк авыр бит, – дип, сүз башлады бер иртәдә Гөлчәчәк, куе итеп ясалган сөтле чәйне кияве алдына куеп.
– Уйлашырга кирәк, әби, ашыкмыйк. Квартирантлардан керем бар бит болай да – аларны җыебрак барсак, ничек булыр?
– И... кайчан җыела... тишек-тошыкка кереп бетеп бара. Әнә Илназга кышка киемнәр, чаңгы белән тимераяк аласы бар – мәктәптән сорыйлар. Гөлназның чыгарылышы, бөтенесе акчага бәйле. Элек андый акчага туй уздырып була иде, хәзер бакчада саубуллашу оештыралар – заманасы шул бит...
– Күтәрербез, әби, балаларны кешедән ким итмәбез, Аллаһ кына саулыктан аермасын! Бик хафаланып барма, әби, үзеңне сакла.
Гөлчәчәк киявенең теленнән Аллаһны төшермәвенә сөенеп бетә алмый, мондый да иманлы бала булыр икән, дип, кодагыена да мактап торды беркөн.
– Рәхмәт, Дамир улым, бигрәк игелекле баласың. Башкалар үз улыннан күрмәгән хөрмәтне синнән күрәм, гомерләрең озын булсын, – Гөлчәчәк, күңеле тулганын сиздермәскә теләп, агып торган суда чынаяклар чайкарга тотынды.
– Бергә җиңәбез, әби, теләсә нинди сынауларны үтәрлек чыдамлыга әйләндек бит инде! – Дамир, шат елмаеп, кызын кулына күтәрде дә телевизор алдына килеп утырдылар.
Машиналык акчаны эш хакы белән пенсиягә җыеп булмый шул. Алиянең ике балага түләп барган алиментларын кушсаң да. Эскәтер, оекбашлар бәйләп сатсаң да... Уйлаштылар да, буш фатирны юнь генә хакка сатып, машина алдылар, калганын кассага салып куйдылар. Балалар үскәндә мая булу бик мәгъкуль.
 
* * *
Тормыш елгасы җай гына акканда, Алия урамда мәктәптән кайтып баручы Гөлназны туктатты:
– Кызым, – диде ул, йөрәгеннән чыккан сагышлы тавыш белән, – мин әниең булам. Миңа сезсез яшәве читен, ләкин мин түзәм. Үзем гаепле. Кичерегез, димим, сезне нык рәнҗеттем... Әмма... Син безгә килеп йөре әле, балам. Синең кечкенә сеңелең бар. Туганнар булып үссәгез иде.
«Тормыш ул – куласа, бер әйләнә, бер баса» дип, юкка әйтмиләр шул. Алиянең түзәр чамасы калмаганга, үзенең һаман газиз балаларыннан ерагая баруын тойганга, килеп тезләнде ул кызы каршына. Инде тормышының ачы җимешләрен татый иде... Ире Флорид башка шәһәргә командировкаларга китсә, күңелендә җиңеллек туа – мәхәббәтем син икән, дип йөргән чакларын исәрлеккә саный башлаган иде инде ул... Сигез яшьлек Гөлназ нечкә күңелле, әбисенең һәм әтисенең һәр әйткәнен тыңлап үскән акыллы бала. Әнисе икәненә төшенсә дә, атылып кочагына сыенмады, әмма ятсынмады да. Бу мөлаем апа аңа ничектер якын булып тоелды. Аннан... күзләрендәге моң аның җанына түгелде...
– Ярый, тик мин әти белән зур әнидән сорыйм башта, – диде дә әкрен генә китеп барды.
Иң авыры кайткач, әбисенә сүз кату булды. Тирләп чыкты, кечкенә булса да, бу сөйләшү бик җайсыз буласын йөрәге белән тойды кыз. Тик әйтми дә ярамый. Әтидән алда әбинең рөхсәте кирәк... Бүген бигрәк бар эштә булышып торган оныгының күңелендә борчу ятканын Гөлчәчәк сизмиме инде? Туралган бәрәңгене ашка салды да:
– Бигрәк вак, тигез итеп турыйсың, балам, кулларыңнан куан. Эшкә өйрәнеп үсәсең, Аллага шөкер, бәхетләрең мулдан булсын! – дип, Гөлназның аркасыннан сөеп куйды.
– Инде әйт, нидер борчый сине...
Гөлназ әтисенеке төсле кара күзләрен тутырып әбисенә карады: «Каян... әллә белә инде әбисе барысын да?»
– Зур әни, – диде Гөлназ, йомшак тавыш белән, – мин бүген әнине очраттым. Мәктәптән кайтканда.
Һич көтелмәгән хәбәр Гөлчәчәккә яшендәй тәэсир итте:
– Качарга иде, йөгерергә! «Әни» диярлек бер җире дә юк аның!
– Зур әни... барыбер тыңла әле. Ул бик кайгыра, елый... Мин кызганам аны. Минем сеңелем бар.
– Беләм. Башка ирдән. Таза ир эзләп китте бит. Тик ул миңа онык түгел!
Гөлчәчәкнең куллары калтырап куйды, башы зең итеп чеңләп китте (әллә аңын югалтырга әйтәме – бала алдында һич ярамый, нык булырга кирәк!) Гөлназ әбисенең мондый усал чагын беренче күрә иде, шуңа, үзен гаепле сизеп, тәрәзә янындагы урындыкка барып утырды да яшьле күзләрен урамга текәде. Нинди буталган тормыш соң аларның өендә? Инде әтиләре сихәтләнеп, бәхетле яши башлаганнар иде. Әни... ник ул алар белән яшәми?
– Ниләр сөйләде соң әниең? – бераз сабырланган тавыш белән Гөлчәчәк сорап куйды. Чөнки ул шунда бер хакыйкатьне аңлады: әгәр Алия бүген кызына тәүләп дәшкән икән, янына тагын киләчәк, мәктәпкә дә барыр. Ә Гөлназ боларны бүтән сөйләмәячәк, эченә бикләнәчәк. Һәм, кем белә, әкренләп әнисе ягына авышып, әбисенә суынырга да мөмкин...
Гөлназ инде, әбисе рөхсәт итәр дип ышанып, тиз-тиз сөйләп китте:
– Ул мине үзләренә чакырды. Зур әнием, сеңелемне күрәсем килә минем! Ул әле кечкенә. Без бит туганнар – әни шулай диде.
Гөлчәчәк дәшмәде. Эченнән генә: «Әһә... исенә төшкәнме... бала кирәкме... әллә... нәнкә кирәкме аңа?» – дип уйлады.
– Әтиең кайтсын, кызым. Бу иң беренче аңа кагыла. Әтиең ничек әйтә, шулай булыр, – дип, юыну бүлмәсендә көтеп яткан керләргә барып тотынды.
Шунда ишек янындагы шкафның ишеге шап итеп ябылды. Илназ кайткан икән – сизмәгәннәр. Ул барысын да ишетеп торган...
– Гөлназ, син әни дигән кешегә бик кирәкмен, дип уйлыйсыңмы? Аңа хәзер бала караучы кирәк!
Гөлчәчәк әллә нишләп китте. «Ходаем! Мин уйлаганнарны әйтә... Юкка гына бала күңеле сизгер дип әйтмиләр шул... Әллә чынлап үз мәнфәгатен генә кайгыртып йөри Алиясе?» Авыр иде... Алай булуын уйлыйсы да килми... Акылына кайтып, үз балаларын карасын иде кызы. Ә ничекме? Аерылсын да кайтсын... Әммә икенче «мин»е Гөлчәчәкнең үзен битәрләп ташлады: «Мәңге гафу итмәячәкмен! Сабыйларының яшькә бөялеп калган күзләренә төкереп чыгып китте...»
Дамир, ашап туйгач, телевизор янындагы кәнәфигә барып ятты. Аның умырткасы үзен сиздереп тора, озак утырып яки басып тора алмый. Әле эштә болай да арыта. Шуңа кәнәфигә Гөлчәчәк зур-зур мендәрләр өеп куйды: телевизор карарга уңайлы.
– Ятар алдыннан массаж ясармын, Дамир балам. Бер ун көн ясыйк әле. Авыртынасың... күрәм, – диде ул, кияве мендәрләргә аркасын терәп ипләп утыргач.
– Ярар, әби, авырсынмасаң... Бәлки хастаханәгә йөрермен дигән идем. Синең кебек оста ясаучы булырмы анда. Бармакларың көчле синең, әби.
– И-и... көчле булмыйни, үземне белгәннән бирле эштә бит мин. Аксөяк булып тумаганмын, – дип көлде Гөлчәчәк. Дамир әбисенең шулай барысын да уенга, шаяруга боруын бигрәк ошата. «Нишләп кызының холкы шундый булмады икән?» дип, пошынып та куя. Югыйсә, оныкларын нинди итәгатьле итеп тәрбияләп үстерә бит, Аллага шөкер. Күндәмнәр, ярдәмчеләр. Бигрәк шатландырганы шул: балалары кеше хәленә керә беләләр. Алия бу сыйфатны бирә алган булыр идеме аларга? Бәлки аның ташлап чыгып китүенең файдалы ягы да бардыр әле? Дамир үзе аягына баскан булыр идеме, әгәр ул шыңшып җанын ашап торса... Аякка басарга чын-чынлап ярдәм итүче әбисе булды да!
Гөлназ дәресләрен эшләп бетереп, әтисе янына килеп утырды. Аларга комаучаламыйм дип, Гөлчәчәк кибеткә чыгып китте. Ничек хәл итсәләр дә, каршы әйтмәм дигән иде дә...
– Кирәкмәс, балалар, – диде ул, Гөлназның әтисе рөхсәте белән әнисе янына барып йөриячәген ишеттергәч. – Исенә бик соң төшкән. Хәзер олы кызы кирәк булганмы?!
Дамир да сүзгә кушылды. Ул бик тыныч күренсә дә, эчтән дулкынлануын Гөлчәчәк сизде. Ничек сизмәсен, тын алуыннан ни уйлагынын аңларга өйрәнде бит ул киявенең...
– Әби, төптәнрәк уйлыйк әле. Бер үпкә хисе белән балалар язмышын имгәтеп ташламыйк. Гөлназ әнисен сагына, тоям бит. Син никадәр яхшы, мәрхәмәтле булсаң да, әниләре бит – Алия. Күрешсеннәр, барсыннар. Алия дә монда килеп йөрсен, син сөйләш аның белән. Нишлисең, ике тормыш белән яшәргә туры килер. Мин чыгып торырмын ул килгәндә...
Дамирның шул чаклы кече күңелле булуына, үзе турында уйламый, балаларын һәм элекке хатынын кайгыртуы Гөлчәчәкнең туңган бәгыренә кояш нурлары булып ятты.
– Күрешсеннәр. Сеңелләрен бирегә дә алып килсеннәр, алайса... күрәсем килә бик... – дип, кулына бәйләмен алды.
Әмма кичен кабат бу турыда сөйләшү башлангач, спорт түгәрәгеннән кайтып кергән Илназның фикере аяктан егарлык булды:
– Мин бармыйм да, күрешмим дә. Монда килмәсен! Алайса... алайса мин өйдән чыгып китәм.
Улының холкы үзгәрә торган чак, басым ясап үз фикереңне тагуның кире нәтиҗә бирәчәген тойган ата дәшмәде. Әкренләп үзе йомшарса гына. Хәзер аңа болай ит, тегеләй эшлә дип, боерып булмый. Үсмерләрнең тормышка карашы башкачарак шул. Әбисе каршы әйтергә теләп, сүз катканчы дип, Дамир:
– Ярар, улым, сине беркем дә көчләми. Син зур инде, башыңда акылың бар. Ничек телисең, шулай булыр. Тик Гөлназга каршы түгелсеңдер бит, әнисе белән күрешүенә? – дип сорады.
– Гөлназ үзе беләдер, мин аңа катышмыйм, – диде улы.
Соңыннан Гөлчәчәк, үпкә хисләренә өстенлек биреп, кызының үтенеченә каршы килмәвенә бик сөенде. Чөнки Гөлназ әнисе янына йөри башлагач, чәчәк кебек ачылып китте. Бар эшкә өлгерә, үтә ягымлыга әйләнде. «Әле дә күрешүдән тыймадым», – дип шөкер итә Гөлчәчәк.
Тормыш кануннарын беркем дә төбенә кадәр белеп бетерми шул. Кемгә нәрсә язганын фаразласаң да, алдан белмисең. Гел үзеңнең ягыңны гына каерып яшәргә ярамый икән ул. Каш төзәтәм дип, күз чыгарып куюың да ихтимал. Димәк, болар Гөлчәчәккә язган язмыш сынаулары. Хәзер балалар һәм оныклар бирә барган тормыш имтиханы. Алдагысы уң булсын, үзләренчә бәхетле булып гомер кичерсеннәр, дип дога кылырга гына кала...
Шаулап-гөрләп, җәйнең беренче ае да узып бара. Бар табигать искиткеч күркәмлеккә төренгән. Яңгыры да көттерми генә явып, кояшы да нурларын мул койгач, бар тереклек кодрәттә. Күңелләрдә дә ак куаныч бүген: Илназга унике яшь тулды! Гөлчәчәк тәмле-тәмле ризыклар белән табынны тутырды. Гөлназ бер сыйныфта укыган иптәш кызын алырга китте. Илназ дусларын чакырган, хәзер алары да килеп җитәрләр... Әнә оныгы ничек канатланып йөри. Бигрәк әтисенә охшап бара, дип Гөлчәчәк сөенеп тә куя. Шундый ук ачык караш, сызылып киткән кара кашлар; ягымлы якты йөзендә нур балкый. Киемгә бик исе китми иде Илназның, бүген әле яңа көрән футболкасын киеп куйган... Гөлчәчәк малайның күңелендә ниндидер сер булуын да тоя, сизә. Ни булыр икән? Дуслары белән бәйрәм оештырудан гына микән? Әллә тагын берәр сөенече бармы оныгының? «Аллага шөкер, бик тәүфыйклы булып үсеп киләләр», – дип уйлады Гөлчәчәк оныклары турында. Икесе дә уку алдынгылары, бишкә генә укыйлар. Илназның спорт буенча алган грамоталары да ярты стенаны тутырды. Әтиләренең дөрес тәрбия җимеше бу, дип, Гөлчәчәк кияве бүләк итеп биргән, үзе бик ошаткан зәңгәрсу күлмәген өстенә киде, чәчләрен тарады. Шунда Дамирга әйткән сүзләре исенә төште.
– Кияү, – дигән иде ул берчак кичке аш вакытында, оныклары, туеп, табын яныннан киткәч. – Ни бит... гомерләр үтеп бара... Ялгызың каңгырап йөрмә, диимме соң...
Дамир сак кына башын күтәреп, әбисенә төбәлде. «Ялыккандыр да, балалар мәшәкате белән...» дигән фикер сызылып үтте башыннан.
– Дамир балам, – дип, өзелгән җепне ялгап китте Гөлчәчәк, – үзеңә берәр ошаган яхшы хатын булса, алып кайтасыңмы әллә, диюем ие.
– И әби, әнә нәрсә әйтәсең икән... мин бездән аруыңны беләм дә соң, түзәргә кала... Нишлисең, шулай язгандыр... Беркемне дә алып кайтмыйм, кирәкми дә миңа. Балаларым бар, аларны карашырга син бар – тагын ни кирәк?! – дип, Дамир бу турыда бүтән сүз кузгатмаска кушкан иде. Әллә хатыны кире кайтыр, дип өмет итәме – Гөлчәчәк киявенең Алияне бервакытта да яманлап сөйләмәвен тагын бер кат уйлап куйды...
– Зур әни, безгә кунак керә, каршы ал, – дип, оныгы Илназ елмаеп бүлмәсеннән чыкты. Кулында кесә телефоны.
– Кем, улым?
– Зур әни, мин сиңа әйтмәгән идем, бәлки, килмәс дип... Әнине чакырдым... туган көнгә. Хәзер алар керәләр... әти белән. Син каршы түгелдер бит?
Илназ йөгереп урамга караган тәрәзә янына килде:
– Зур әни, кил тизрәк, әнә алар!..
Бүлмәдән атылып Гөлназ чыкты. Тәрәзәгә күз салу белән идән уртасында сикерергә, бөтерелергә тотынды:
– Ура!!! Әни кайта, әнием кайта!
Аннан ул һаман тәрәзә янында басып торган Илназны барып кочаклады:
– Син иң... иң әйбәт абый!
Гөлчәчәк тә, йөрәге ярсуын тыярга тырышкандай, кулын күкрәгенә куеп, кызыл яраннарга күмелеп утырган тәрәзә каршына килеп басты. Тротуардан бу якка өчәү атлап килә: кечкенә Әдиләне матур чәчәк бәйләме тоткан әнисе җитәкләгән; Әдиләнең икенче ягыннан кулына зур төргәк тотып Дамир атлый. Сөйләшеп киләләр. Шулчак ир кызчыкка кулын сузды; Әдилә башын күтәреп аңа карады, елмайды да нәни кулларын Дамирның учына салды. «Менә бәхет, менә шатлык... Йә, Ходаем, бар да яхшыга гына булсын!» – дип, Гөлчәчәк авыз эченнән белгән догаларын кабатлады. Аннан борылып оныгына карады:
– Балакаем!.. Рәхмәт, Илназ улым, ай, рәхмәт! Ничек каршы булыйм... күпме көттем бу көнне! – диеп, бәхетле елмайган оныкларын кочаклап алды.
 

Зимфира ИСЛАМОВА

Фото: ok.ru

 

 


«Мәйдан» №6, 2021 ел.

 

Комментарийлар