Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш була бергәләп

Фәүзия түти киләпкә сарган җебен йомгакка чорнап бетерде дә, җылырак урында торсын дип, кучкарга илтеп куйды.

Иртәгә кич белән бу җептән бияләй бәйләргә керешер ул. Һәр елны шулай бер кием бияләй, бер кием оекбаш бәйләп, күршесе Гыймазга бирү гадәтенә кергән аның.
Әйбәт кеше ул Гыймаз. Менә ничә еллар инде Фәүзия түтине ярдәменнән ташламый. Хуҗалыктагы сынган-ауган җирләрне рәтләү дисеңме, Иж буеннан ат белән коры-сары алып кайтумы, ир-ат кулы сорый торган башка эшләрнең барысын да һич авырсынмый башкарып килә. Үзенең дә гаиләсе әнә ничек ишле бит, югыйсә. Рәхмәтеннән гайре сүз әйтергә түгел инде аңа. Шуңа күрә ни белән дә булса бәхилләтәсе, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә Фәүзия түтинең. Тол хатынның башка бер әйберен алмаса да, хәләл көч белән, үзенә дип атап бәйләнгән оекбаш-бияләйдән баш тартмый Гыймаз.
Бүген кулына башка бер эш алмаска булып, Фәүзия түти түр стенадагы ике тәрәзә арасын берүзе бизәп торган сәгатькә карады. Төнге унынчы киткән икән. Вакыт дигәнең бара да бара. Хәзер ул бер кат йөреп керер дә йокларга ятар. Вакыт артык соң булмаса да, шулай күнегелгән инде. Хәер, авыл кешеләре иртәрәк ятып, иртәрәк торырга борын-борыннан күнеккән.
Йорт хуҗасы, тышта калдырасы чиләген дә бер уңайдан алып, ишегалдына чыкты, абзар-лапасларга карап бер кат тыңланып торганнан соң урамга атлады.
Йокы алдыннан елга яры буйлап сузылган авыл урамына күз-колак булып керергә күнеккән хатынга бүгенге кич аеруча тылсымлы кебек тоелды. Урам тып-тын. Төн иңүгә карамастан, тулып барган ай яктылыгыннан каралты-кура түбәләре, анда-санда морҗалардан күтәрелгән төтен баганалары аермачык булып күренә. Урамның икенче ягындагы өянкеләр, күңелләренә хуш килгән күренешкә мөкиббән киткән сыман, бу тынлыкка гаҗәпләнеп, ботакларын ялгыш кына да селкетергә кыймый торалар.
Күбесенчә үзенең бураннары, үзәкләргә үтеп керүче ачы җилләре белән истә кала торган кышның бу киче Фәүзия түтинең җанына ниндидер рәхәтлек бирде, үзенә генә хас матурлыгы, моңсулыгы белән күңелен әсир итте. Шуңа күрә дә урамда ул башка көндәгегә караганда озаграк хозурланды. Әмма бу тамаша белән күпме генә ләззәтләнсә дә, Фәүзия түтигә өенә керергә кирәк иде. Йокы вакыты җиткәнне сиздергән күз кабакларыннан тыш, башта бит очларын чеметергә тотынган, соңрак аягына ныклап үтә башлаган салкын да сәбәпче булды. Ләкин ул биш-алты адым атларга өлгермәде, янә туктап калды. Үзләреннән өч-дүрт чакрым ераклыктагы авыл ягыннан ишетелгән җыр тавышы тукталырга мәҗбүр итте аны. Һәркем – юлда очраган машинагамы, рейс автобусына утырыпмы – башта олы юл өстендәге шушы авылга кайтып төшә, төшә дә ике арадагы ат юлыннан туган йортына атлый.
Җырны тыңлаучы өчен бу тавыш таныш та, таныш та түгел кебек иде. Салмак кына агылучы моң торган саен ачыграк ишетелә башлады. Бу вакытта кем җырлап кайта икән? Тукта әле, тукта. Шакир Хуҗахмәтенең малае түгелме соң бу? Шул бит, рәхмәт төшкере. Әй гомер дигәнең! Ни арада үсеп җиткән дә, ни арада җырлап кайтырдай егет булган?! Хәер, бу егетнең кырык чакрымдагы Иж-Бубыйда укып йөргәнен белә ул. Элек-электән мәшһүр мәдрәсәсе белән дан тоткан бу авылда яшьләр урта белем ала хәзер. Укуын тагын да дәвам итәргә теләгәннәре шәһәргә юл тота. Хуҗахмәт малаен да институтка керергә йөри дигәннәр иде. Ял көненә чамалап кайтуыдыр, күрәсең...
Җырчының тавышы якынайганнан-якынайды. Хәзер инде җырның көен генә түгел, сүзләрен дә ачык ишетергә мөмкин иде.
 
Алма, алма, алма,
Алма була түгәрәк.
Ялгыз тормыш тормышмыни?
Томыш була бергәләп.
 
«Ялгыз тормыш тормышмыни, тормыш була бергәләп...» Җырның шушы сүзләре Фәүзия түтине тетрәтеп җибәрде. «Йа Хода, нәкъ минем кебекләрнең язмышы хакында лабаса бу җыр», – дигән уй яшен тизлеге белән аның башыннан узды. Һич көтмәгәндә, инде кереп урын өстенә аварга торганда бу сүзләр тол хатынның ялгызлыгын тагын бер кат исенә төшерде. Гомеренең яртысыннан артыгына юлдаш булган шушы ялгызлык авырлыгыннан аның йөрәге кысылгандай, бәгыре телгәләнгәндәй булды...
Их, улы Фәһим исән булса, ул да менә шушылай кайтып-китеп йөрер, йә үзе янында гына яшәр иде. Булмады шул, булмады...
Әйе, язмыш Фәүзия түтигә артык кырыслык күрсәтте шул. Ире Зиннәтен сугыш яралары дөньядан алып китсә, әтисеннән аяксыз-кулсыз дигәндәй калган улы, инде күзгә күренә башлагач, рәхимсез тормышның корбаны булды. Шуларның эзе – вакытсыз агарган чәчләр, йөзендәге җыерчыклар, эчкә баткан күзләр Фәүзия түтигә калды.
Бөтен ил өстенә төшкән кайгы булгангамы – Зиннәтенең үлемен алай ук авыр кичермәгән иде ул. Шушы кечкенә генә авылдан да җитмеш дүрт кеше һәлак булып калганда, аның ире сугыштан әйләнеп кайтты.
Бүгенгедәй хәтерли әле ул көнне. Көне буе ашлык суктырып, җеп өзәрлек хәл калмагач, буыннарга бераз ял биреп алырга утырганнар иде. Шулвакыт йөгерә-атлый килгән Гыймазның хатыны Мәхмүдә:
– Зиннәтең кайткан бит, нишләп утырасың? – диде. Өйләренә кош кебек очты ул. Кайтса, ни күзе белән күрсен – өйалды баскычында Зиннәте утыра. Гимнастеркасының изүен чишеп җибәргән. Күкрәгендә әллә ничә орден-медаль ялтырый. Тик үзенең генә элеккеге терелеге югалган. Какча йөзе тагы да суырылып киткән. Коңгырт күзләренең дә нуры кимегән төсле. Нык яраланган, елдан артык госпитальдә ятып чыккан иде аның Зиннәте.
Кайтканда хәле әйбәттән булмаса да, туган як туфрагының шифасы тидеме, хатынының тәрбиясеме, Зиннәт бик тиз рәтләнә башлады. Ярты елдан соң үзен колхоз рәисе итеп сайладылар. Шуннан соң Фәһим дөньяга килде. Түгәрәк иде ул вакытта Фәүзия түтинең бәхет алмасы.
Әмма бергә-бергә яшәргә, сугыш арты елларының авырлыгын да, яхшыра башлаган тормышның шатлыкларын да бергәләп тоярга насыйп булмаган икән. Үпкәсенә эләгеп, «тынычлангандай» булган ярчык барыбер үзенекен итте, Зиннәтен гүр иясенә әйләндерде. Мәгәр бу – бәхетнең бөтенләй җимерелүе дигән сүз түгел иде әле. Фәүзия түтинең кояшын болыт каплаганда, аның урынын, кечкенә булса да, йолдыз алды – Фәһиме өмет чаткысы булып ялтырады. Тик монысы да озакка бармады.
Бәхетсезлек ялгыз гына йөрми, диләр. Хак икән. Ире үлеп озак та үтмәде, газиз баласы белән дә өйгә зур кайгы өстерәлеп кайтты.
Аз гына җае чыктымы – Фәһим көтүчеләр янына бара, шунда көтү атын саклаган, мал-туарын куышкан булып йөри иде. Сабакка барырга бер атналап калгач, Фәһимне көтүлектән авыр хәлдә алып кайттылар.
Ат өстеннән егылып төшкән иде ул. Төшеп кенә дә калмаган, өзәнгегә эләккән аягын ычкындыра алмыйча байтак вакытлар өстерәлеп барган. Дулап чапкан ат аны агач түмгәкләре, кырмыска оялары өстеннән сөйрәп узган. Умыртка сөяге, кул-аяклары сынган Фәһиме сөялләнеп беткән менә шушы кулларында җан бирде. Гөлҗимеш саткан акчага алган яңа портфелендә өченче класска барырга дип әзерләп куйган китаплары гына калды газизеннән. Корылган гаилә менә шулай таралды. Мең газапларга салып, ялгызын калдырып Фәүзия түтине ире һәм йөрәк парәсе менә шулай мәңгегә ташлап китте.
Авылга якынлашкач, җырчы егет тынып калды. Хәзер ул элек ындыр табагы дип йөртелгән урыннан түбән очка, үз өйләренә таба борылыр, берничә минуттан әти-әнисе, туганнары белән күрешер...
Уйлар дәрьясында йөзеп, туңа башлаганын да оныткан Фәүзия түти өенә атлады. Алдан җәеп чыккан урынына йокларга ятты. Әмма йоклап китәргә күпме генә тырышса да, күзенә йокы кермәде. «Ялгыз тормыш тормышмыни, тормыш була бергәләп» дигән сүзләр аның колагында һаман яңгырый, күңел тынычлыгын юкка чыгарып кына калмыйча, бәгырен телгәли иде.
 

Харис ЗАКИРОВ

 

Фото: Николай Туганов 

 

 

 

 

 

Комментарийлар