Логотип «Мәйдан» журналы

Төнге маҗара

Тормыш ничек кенә катлаулы булмасын, барыбер яхшы яклары күбрәк дип уйлыйм.

Анда бернәрсә дә юктан бар булмый. Биргән авырлыклары, борчу-мәшәкатьләре белән язмыш безне ныклыкта сыный.
Шул рәвешле туган һәр көннең кадерен белергә, кечкенә генә шатлыкларга да ихлас куанып яшәргә өйрәтә. Мин моны тормышның ачысын-төчесен татыган кеше буларак, һич икеләнмичә әйтәм.
Вакыт елгасы ага да ага. Ни кызганыч, без, кайчандыр җир җимертеп йөргән, тик утыруның нәрсә икәнен дә белмәгән яшь җилкенчәкләр түгел шул инде. Ә шулай да яшь үткән саен хәтер шул елларны яңарта, күңел яшьлек елларына алып кайта. Аллага шөкер, тормыш юлымда олы җанлы, пакь күңелле кешеләр шактый очрады миңа.
Күңел түремдә саклана торган иң якты хатирәләр дә нәкь менә алар белән бәйле. Монда спорт белән шөгыльләнүемнең дә өлеше зур булды.
Мине Идел ярына терәлеп үк утырган бер урыс авылы мәктәбенә укытучы булып килгәч, пристань каршындагы йортка урнаштырганнар иде. Фатир хуҗасы Наташа апа әниемдәй, ачык йөзле, ягымлы булды. Мине үз кызы кебек яратты, үз итте. «Гуленька, оялма, үзеңчә укы, дия иде». Юрганны да өстемә «Бисмилла», – дип ябып китә торган иде. Шуңа күрә дә ул миңа якын тоелгандыр. Дөрес, үзем дә кул кушырып утырмыйм: өй алдын, абзар-курасын җыештырып, себереп торам. Авылда үсеп, бөтен эшне дә эшли белгәнгәдер инде, авырсынмыйм, киресенчә, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Булышкач үзеңә дә рәхәт була бит ул. Минем белән яшәгән ике рус кызы: «Ничек эшлисең килә синең?! Боларның барысын да каян беләсең? Менә без утын да яра белмибез», – дип, гаҗәпләнәләр иде. «Бер кыенлыгы да юк аның. Балтаны күтәрәсең дә, шалт бүкәнгә», – дип көләм.
Кызлар ял саен туган авылларына кайтып китәләр. Ә мин кайтмыйм. Авылым бик ерак урнашкан шул. Шулай да берсендә төнгә каршы юлга чыгарга булдым. Наташа апа күпме генә: «Иртәгә кайтырсың, Гуленька. Адашырсың, җаным, тыңла сүземне», – дисә дә күңелем каядыр ашкына, көнне бушка уздырасым килми, чөнки Красноуфимский шәһәренә Бөтенроссия буенча үткәреләчәк чаңгы ярышында катнашырга чакыру килгән иде. Без җыелма команда составында Казан шәһәреннән китәргә тиеш. Киткәнче туган авылым Зур Болгаерга, әнием янына кайтып килергә кирәк. Аннан юл – Апаска, Каратуннан поезд белән Казанга. Минем өчен һәр сәгать кадерле. Наташа апа мине кочагына алып: «Ну ладно, доченька, в добрый путь. С Богом! Кайткач хәбәр бир», – дип капка төбендә озатып калды. Аркама биштәремне астым да, саубуллашып юлга кузгалдым.
Әле кайчан гына чал Идел дулкыннары өстендә пароходларның аккош сыман тирбәлеп, йөк төялгән төрле зурлыктагы баржа, кечкенә катерларның пристань янына җитәрәк моңсу гына «Сәлам сезгә», – диеп гудок биреп, Казан ягына таба юл алуларын биек яр өстеннән карап, озатып кала идек. Балыкчылар яр буенда көймәдән кәрзиннәргә балык тутыра, бала-чага чыр-чу килеп су коена, хатын-кызлар кер чайкый. Пристань буе гөж килә.
Әйе, чәчәкле, ямьле җәй иде шул. Ә бүген, капкадан чыгуга, минем алда башка манзара җәелде. Күзем Идел өстенә төште. Без балалар белән чаңгы шуа торган эз күгелҗем боз өстендә, ак карлы тасма булып сузылып, күтәрелеп тора. Җәяүле буран карны кырып-себереп алып киткән, Идел өстендә киртләч-киртләч кар буразналары ятып калган. Җәйге матурлык кайдадыр серле пәрдә артына кереп яшеренгәндәй тоелды миңа. Кояш төшлектән авышып кына китсә дә, кышкы көннең яктысы инде сүлпәнләнгән, әйтерсең лә, кич җитеп килә. Ә алда мине ерак чакрымнар көтә...
Чыршы ботаклары кадалган юлдан өч чакрым тыныч күңел белән үттем, чөнки юлдан барганымны яхшы беләм. Аннан олы юлга кистереп чыгып, унбиш чакрымлап маяксыз җирдән барасы. Сәгатькә карасам, көн кичке якка авышып киткән. Адымнарымны тизләттем. Кисәк кенә каршыга җил исеп, кар ява башлады. Күзне дә ачып булмый, тоташ стена кебек.
Берзаман бөтен дөнья ап-ак булып китте. Җир белән һава тигезләште сыман. Таякларым белән каты итеп этеп җибәрүем булды, көтмәгәндә ниндидер бушлыкка очтым. Бер мизгел аңсыз торганмындыр. Чаңгы очлары дык итеп каты әйбергә бәрелеп, тирәнгә төшеп киткәнемне тойдым. Карасам, өстә кар гына бөтерелә. Әле чын-чынлап аңыма килә алмыйм: кайда мин? Бу нинди җир? Үзе тирән, үзе караңгы. Күз ияләшә төшкәч, үземнең тирән баз эчендә икәнлегемне аңладым. Чаңгыларымны салып, як-ягыма карыйм.
– Абау, үлгән сыер башы сөягеннән, ике күз миңа карап тора... Үләксә базына төшеп киткәнемне шунда аңлап алдым. Кабыргалар, оча сөякләре тырпаешеп катып калган. Кәкре-бөкре яткан сөякләр аркылы атлап, базның арткы ягына уздым. Анда да шул үләксә сөякләре. Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Әллә нинди шомлы уйлар күңелне биләп алды: Раббым, бетүем шушы микәнни? Шушы базда микәнни соң минем финиш?
Үземне кулга алырга тырышып, чокырның эчен тикшерәм. Буе озын, бик тирән. Баз эче миңа, төнге карангылыкта, бик тә шомлы, куркыныч тоелды. Кыска гына гомерем күз алдымнан җил булып исеп үтте. Нишләргә? Башка әллә нинди уйлар килә. Сугыш вакытында Зоя Космодемьянская, Олег Кошевойлар, үлем белән күзгә-күз очрашып, нинди батырлыклар эшләгән. Фашистларга нәфрәт, җиңүгә, яшәргә омтылу нинди көчле булган. Юк, мин бу үлем чокырыннан ничек тә чыгарга тиеш!
Рюкзагымны бушаттым. Әнигә күлмәккә дип алган алтын йөгертелгән материалны бик кызганам. Эх, шуны ничек тә булса саклап калып, әнигә тапшырасы иде! Күчтәнәчкә алган кәнфит, прәннек, тозлы балыкларны төреп, озын бауга тездем дә билемә бәйләдем. Базның икенче башыннан кулларым белән карны ташып кыйгачлап баскыч ясый башладым.
Бөтен тәнем ут кебек яна, ә бармакларымның туңганын да тоймыйм, куркыныч уйлар әледән-әле килеп, баш миен телеп үтә. Әгәр чыга алмасам, салкында катып үлсәм, мине моннан мәңге таба алмаячаклар. Бүреләрдән инде курыкмыйм, бик теләсәләр дә монда төшмиләр алар. Мине инде яз җитеп, карлар эрегәч кенә, туң туфрак ишелеп, күмеп китмәсә, чаңгыларымнан гына тапсалар... Ниһаять, билемә бәйләнгән әйберләремне якынрак китердем дә бер кулыма чаңгыларымны, икенчесенә таякларымны тотып, Аллага тапшырып, кар баскычына сакланып баса-баса өскә менә башладым. Суларга да куркам: чак кына саксызлык күрсәттеңме – тагын үлем чокырына әйләнеп төшәчәгеңне көт тә тор. Миңа бу карлы баскыч буйлап би-и-к озак менгәнмен кебек тоелды. Ниһаять, юешләнеп беткән чәчемә салкын җил килеп бәрелде. Гөнаһ шомлыгы, баз кырые шома боз өсте кебек тип-тигез икән, тотынып та булмый. Шулчак кулым өчпочмакланып каткан җир кисәгенә тиде. Соңгы өмет белән күтәрелеп, иягем белән каты туфрак кисәген эләктереп алдым да, акрын гына өскә шуыша башладым. Минем арттан суырылып билемә бәйләнгән төенчекләр дә менә. Тырыша- тырмаша торгач үләксә базы әсирлегеннән котылдым. Сәгатемә күз төшерсәм – биш сәгать азапланганмын икән. Шатлыгымнан елап җибәрдем. Ышанмыйча кулымны чеметеп карыйм. Әйе, мин исән! Исән! Әйберләремне тиз-тиз генә кире рюкзагыма тутырдым да, моннан тизрәк котылу ягын карадым. Баз яныннан шактый ерак киткәч кенә, кылт итеп бияләйләремнең юклыгын абайладым. Кире бару юк инде, бияләй кайгысымыни монда.
Чаңгыларымны кигәч тә, башта кайсы якка барырга белмичә аптырап тордым. Миңа инде салкын төннең караңгылыгы да үләксә базы кебек куркыныч түгел иде. Җәяүле буран тынгач, күземә еракта, караңгылык эчендә, поезд вагоннары кебек нәрсәләрдер сузылган да, аның янында түгәрәк әйберләр оча сыман тоелды. Җиргә ятып тыңладым. Ниндидер, аңлашылмый торган шыгырдау сыман аваз ишетелеп китте. Акрын гына кар өстеннән барам... Килеп җитәрәк, кара вагон дигән нәрсәнең печән эскерте икәнен шәйләп алдым. Инде тавышлары да ишетелә: бер ир-ат белән хатын-кыз чаналарына печән төйи. Мине күреп, бер мәл дәшми тордылар. Мин дә туктадым, исәнләштем. Алар да татарча җавап кайтарды. Шунда кыскача гына кайдан кайтуымны, нәрсә булганын сөйләп бирдем. Алар бераз дәшми торганнан соң: «Вакыт соң инде, безнең белән кайт та, иртән иртүк китәрсең», – дип әйткәч, ризалаштым, чөнки ару үзенекен иткән иде.
Өйләре турысына җиткәч, мичтә пешкән тәмле икмәк исе борынны кытыклап җибәрде. Хуҗа хатын миңа өйгә керә торырга кушты. Чаңгыларымны салып, өй алдына узып, бусаганы атлап та өлгермәдем, ниндидер әрнүле дә, куркыныч та тавыш ишетеп тышка атылдым. Ишек алдына чыктым да: «Апа, анда нәрсәдер ыңгыраша, берәр хайваныгыз кысылганмы әллә?» – дим. Ул: «Әйдә, әйдә, курыкма, алгы өйгә уз», – дип ут кабызды. Шулвакыт бозау, бәрәннәр тора торган иске өйнең салкын мич башында юрган сыман нәрсә бөркәнгән җыерчыклы битле бер карчыкны күреп, өнсез калдым. Минем аптыраулы карашымны күреп хуҗа хатын: «Минем кайнанам ул, аңа кызу ярамый, сулышы кысыла, бәвеле дә тотмый», – дип җавап кайтарды. Алгы ызбада ут кабызгач, өй эче яктырып китте. Өстәл өстендәге кызарып, күпереп пешкән кабартмаларга эскәтер ябылган, ап-ак тәрәзә пәрдәләре, чаршау эленгән караватка куелган мендәрләр бүлмәгә матурлык өстәсә дә, өйдә җылылык юк иде. Шулайдыр шул, дөньяда иң кадерле, газиз кеше булган анага иске өйнең салкын мич башыннан башка урын табылмагач, шулай була торгандыр. Югыйсә, түрдәге караватта әби йокларга тиеш тә бит… Шуларны уйлап, йөрәгем әрнеде: безнең дә шушы әби кебек олы яшьтәге дәү әниебез бар иде. Ул өебездә иң кадерле кеше, акыллы киңәшче, ихлас ярдәмчел карчык иде. Куллары шифалы иде дәү әнинең. Биш вакыт намазын укып, белгән догаларын безгә дә өйрәтеп, өебезне нурландырып торучы иде. Һәр кич дәү әни намаз укыганнан соң, әни табынга аш китереп куя да: «Әни, итне үзең бүл әле», – ди. Аңа каршы дәү әни: «И-и, балаларны көттермә инде, кызым», дип әйтсә дә, әни: «Син бүлсәң, ит майлары да зурая, тәмле дә була», дип күңелен күтәрә. Әнинең хөрмәтләвен күреп үскәнгәме, олыларга карата җылы, якты хисләр күңелебезгә сеңгән, күрәсең.
Тыштан мал-туарларны ашатып-эчереп кергәч, хуҗа хатын самавырын яңартып җибәрде. Мин дә табынга күчтәнәч конфет, перәннек, балык чыгардым. Чәйләр эчкәч, йокларга яттык. Күземә һичкенә дә йокы керми. Әле теге үзем белән булган хәлләрне уйлап ятам, әле әбине чәй эчерүче булмады, ахыры, дим. Кызгану хисе күңелгә һич тынгылык бирми.
...Барысы да йоклый. Шулчак колагыма ниндидер еламсыраган тавыш ишетелгән кебек булды. Тын да алмый тыңлыйм: чынлап та, ишетелә бит. Ут яндырмыйча гына ишекне ачып чыксам, теге әби ишек таба алмый азаплана икән. «Әй Аллам, катып үләм бит инде», – дип ишекне кармалый. Мин, ни булса, шул булыр дип тәвәккәлләп, әбине алгы як өйгә алып кердем. Без кыштырдаганга хуҗа хатын уянып ут яндырды.
«Кеше җәфалап йөрисең инде шунда», – дип, әбигә сандык өстенә урын җәеп, чәй белән кабартма бирде. «Чыкса, керә алмыйча шулай адашып йөри инде, башы эшләми», – диде.
Урыныма менеп яттым. Әби дә йоклап киткән кебек иде инде. Күпме ятканбыздыр, көтмәгәндә аяз көнне яшен суккан кебек, ямьсез сүгенү тавышы өй эчен тетрәндереп җибәрде. Аларны язсаң, хәтта ак кәгазь бите дә каралыр иде. Хатыны: «Тик ят. Чит кеше бар бит, оятка калдырасың», – дисә дә, тегенең гамендә дә юк. Ниһаять, өй эчендә янә тынлык урнашты. Башта мең төрле уйлар бөтерелә. Шушы өйдә хөрмәтле әти булып яшәргә тиешле абзыйның аңын «яшел елан» томалап өлгергән, күрәсең. Миңа мөлаем йөзле хуҗа хатын кызганыч булып тоелды. Гомере буе шулай түзеп яшәдеме икән инде?
Таң аткач, китәргә җыена башладым. Миңа узган көне дә, төне дә куркыныч бер төш сыман тоелды.
Кылт итеп Наташа апаның әйткән сүзләре исемә төште.
«Нишләп кенә тыңламадым икән, үзсүзләнеп?!» – дип уйлап куйдым да рәхмәтләр әйтеп өйдән чыкканда, теге әбинең кулыма ябышып: «Кызым, фәрештәме әллә син? Кайдан килдең? Тагын кунмыйсыңмы соң?» – дигән соравына җавап бирмичә, аркасыннан кулым белән генә сыйпадым. Әле юлда да уйлап бардым. Нишләп бу карчыкка карата шулай каты бәгырьле булдылар икән соң? Әллә килене ире сүзеннән уза алмагангамы? Усалга Алла ирексез, диләр бит…
Бу хәлләргә бик күп еллар үтсә дә, мин аларны ризыклары, җылы өйләрендә кундырганнары өчен әле дә рәхмәт әйтеп искә алам. Мең рәхмәт яусын димен, алар очрамаса мин исән калган булыр идемме икән? Аллаһы Тәгалә минем юлыма аларны чыгаргандыр, мөгаен. Соңрак алар язмышы турында да ишетергә туры килде: әбинең улы фаҗигале төстә һәлак булган икән. Бәлки газиз баласын тугыз ай карынында йөртеп, күкрәк сөтен имезгән әнисенең рәнҗеше төшкәндер. Бу дөньяда әти-әнисен, туганнарын рәнҗетеп, сансызлап яшәгән бер генә кешенең дә рәхәт күргәнен ишеткәнем булмады әле минем...
Яшьлегемнең бер хатирәсе булган әлеге вакыйгаларны искә төшереп язуымның сәбәбе бәлки, кемнәргәдер гыйбрәт булыр, нинди генә авырлыклар килгәндә дә кулны салындырмаска, ә тырышып-тырмашып тормыш итәргә кирәклеге хакындадыр.
 

Гөлчирә ИБАТУЛЛИНА

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар