Логотип «Мәйдан» журналы

Төнге кунак

Амур Фәләх.

1.

 

...Нинди төн соң бу? Иркенләп тын да алып булмый!

Зәки кулындагы журналын усаллык белән идәнгә томырды, өстәл лампасын сүндерде дә баштанаяк төренеп ятты. Юрган астында һава бөтенләй юк. Башын чыгарды, күзләрен ачты. Бүлмә ай яктысында иркәләнә. Балкон тәрәзәсе, киереп ачылган булса да, тончыгып үлмәслек кенә һава үткәрә...

Гашыйклар өчен генә яратылган айлы төн...

Зәки караңгылыкка карап елмайды. Мәхәббәт... Соңгы елларда аның бер генә чын мәхәббәте булды – эш.

Моңарчы Зәкинең бөтен тормышы әллә кайчан салынган эз буенча үткән ке­бек иде. Урта мәктәп… университет… гаилә кору… эш… аерылышу... Көн­нәр­дән бер көнне язмыш мондый гадәти көнкүрешне төрләндерергә булды – нин­ди­дер сәрхуш аның умыртка баганасын җәрәхәтләде. Тик егет үзен кызганып, мес­кен­лә­неп ятмады. Нәкъ шул чорда хәл белергә дип Мәскәүдән кайткан бертуган апасы матур кроссовкалар бүләк иткән иде. Менә шуннан башланды да инде. Хас­та­ха­нә­дән чыкканның икенче көнендә үк дусты, хезмәттәше Сәлим белән Мәс­кәү­гә юл алдылар. Шулай итеп, атна саен диярлек Мәскәүдән аяк киемнәре алып кайтып сата башладылар. Тора-бара эшчәнлекләрен тагы да киңәйттеләр: әле Зәки хастаханәгә эләккәнче вак-төяк сатудан тупланган акчаларны да кушып, Чаллыда, Казанда кибет ачып җибәрделәр. Университетта алган юридик бе­лем­нең дә файдасы тиде: хастаханәдән чыгуына ярты ел дигәндә, Сәлим белән уртак милек – «Тизлек» дип аталучы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырдылар. Зәки, Казанда ике бүлмәле фатир юнәтеп, шунда күченде...

Әйе, гаилә корып яши башлаганда акчасызлыкның «тәмен» тулысынча татыган Зәки өчен һәрвакыт беренче урында эш булды.

Юк, хатын-кызларны да читләтеп үтмәде үзе... Казанда укыган чагында та­ны­шып гаилә корган һәм, ахыр чиктә, уртак уллары Рәшитне алып каядыр китеп барган Вәсимәне исәпләмәгәндә дә, Алабугадан Альбина, Чистайдан Чулпан, Мамадыштан Мәрьям... Кызык! Кызлары да, шәһәр исемнәре дә бер хәрефтән башлана икән. Очраклылыкмы, гайре табигый тәңгәллекме?

Зәки авыр сулап куйды. Каян килсен ди инде ул гайре табигыйлек?! Ул алар­ның берсе белән генә дә атна-ун көннән артык аралашмады бит. Зәки өчен беренче урында эш, ә икенче урын... Аңа омтылып торуның мәгънәсе юклыгын аңлау өчен кызларга шул атна-ун көн дә җитә иде…

Ә Вәсимә?..

...Аның белән очрашып, танышып китүләре әллә ничек кенә булды.

Университетта укыганда, Зәкиләр курсын сентябрь башында ерак бер районга бәрәңге алырга җибәрделәр. Су юлы белән көне буе «Метеор»да барырга туры килде. Тынчу каютада курсташлары белән мәзәк сөйләшеп, җырлап-биеп ал­ган­нан соң, Зәки палубага чыкты. Көз башы булуга карамастан, һава торышы үз­гә­рер­гә уйламый да – кояш, җәйге челләдәге кебек, аяусыз кыздыра. Зәки, агымга каршы басып, йотлыга-йотлыга дымлы елга һавасын исни башлады. «Метеор» зур тизлек белән баргангамы, үпкәсе салкынча саф һавадан бизеп өлгергән Зәки йөткереп куйды.

– Ну, Зәки, нишләвең инде бу? Кеше куркытып йөрисең...

Борт кырыендагы ниндидер әрҗә артыннан Ваняның башы күренде. Зәки белән бер бүлмәдә яшәүче курсташының ниндидер чибәркәй белән серләшеп утыруы икән.

Егетләрнеке кебек кыска итеп киселгән чәчле ул кызны Зәкинең моңа кадәр дә күргәләгәне бар иде. Бер мәртәбә, хәтта, Ваняга ияреп, алар яшәгән бүлмәгә дә керде.

«Исеме ничек соң әле? Ваня күкләргә чөеп «Симочка» дип кенә сөйли торган чәчби шушы бугай. Ә, әйе, Вәсимә бит әле чын исеме...»

Зәки, Ваняның кочагында оеп утыручы Вәсимәгә карады да, башындагы кепкасын күтәрә төшеп, маңгаен кашыды. Кызның йөзе алсу төс алды, карашы палуба идәненә төбәлде.

– Карале, брат, Симочканы оялтасың бит инде, – диде Ваня, кызның уңай­сыз­ла­нып калуын аңлап, һәм, аңа сиздермичә генә, Зәкигә күз кысты. «Комачаулап йөрмә инде!» дип ым кагуы иде егетнең.

Зәки, күзләрен йомып, җиләс һаваны тирән итеп сулап куйды да кабат каютага, башка курсташлары янына кереп китте...

      

  * * *

...Тулай торакта яңа ел дискотекасы. Параллель группада укучы сылу гәүдәле кыз Зәки янына үзе килде.

– Син минем турыда начар уйлыйсыңмы? – дип сүз башлады ул.

Зәки Вәсимәнең күзләренә сәерсенеп карап куйды.

– Ни хөрмәттән мин синең хакта нәрсә дә булса уйларга тиеш ди әле? – диде ул, җилкәләрен сикертеп. Шул ук вакытта кызның буй-сынын «энә күзеннән» үткәрде. «Әйе, мондый идеаль фигуралы, күзләрне камаштырырлык чибәр йөзле сылукайга игътибар итмичә мөмкин түгел шул. Мондый чибәркәйләр белән бөтен дөньяңны онытып беразга гына ялгызлыкта калганда да ярыйдыр...»

– Юк, болай гына әйтүем... Ваня белән без абитурада ук танышкан идек инде... Күптәнге дуслар...

Вәсимә Зәки янәшәсенә үк килеп басты. Егетнең терсәге кызның кайнар гәүдәсенә тиеп китте.

«Белә Ваня кемнәр белән типтерергә икәнен...»

Карашлары очрашты.

– Сезнең арада нәрсә барлыгы мине аз гына да тибрәндерми, чибәркәй. – Зәки, дулкынлана башлавын кызга сиздермәс өчен, читкә борылды...

Шул сөйләшүдән соң Вәсимә күзгә күренмәс булды. Җәй җитеп, өлкән курс­лар­да диплом яклау чоры башлангач кына кабат очраштылар...

Әле тулай торакта икенче ел гына яшәсәләр дә, Зәки белән Ваняның сту­дент­лар арасында дәрәҗәсе шактый югары. Ваня – оста җырчы, ә Зәки гармунны «су урынына эчә». Көн саен диярлек тулай торак коридорына чыгып «концерт» куялар. Бернинди микрофон да, тавыш көчәйткечең дә кирәкми – озын, киң коридорда хәтта пышылдап сөйләшкән тавышлар да яңгырап тора.

Бүген генә диплом яклаган Ришат аларны кичен үз бүлмәсенә, «диплом юу» мәҗлесенә чакырды.

Егетләр кергәндә мәҗлес гөрләп бара иде инде. Өстәл янында урын тәкъдим иттеләр. Сый-хөрмәт белән шыплап тулган өстәлнең аргы ягында, Зәки кар­шы­сын­да ук... Вәсимә утыра иде. Егетнең күкрәк турын кайнар дулкын пешереп үтте. Үзенең бит алмалары чөгендердәй кызарганын тойды. Кыен хәлгә калмас өчен, Зәки башын аска иде дә гармунын кулына алды...

Популяр татар көйләрен бер-бер артлы сыздырды гына егет. Берөзлексез эчел­гән шәраб тәмам башларына китте булса кирәк, кунаклар аның уйнавына игъ­ти­бар да итми башлады. Бүлмә тәртипсез кычкырышу, шаркылдап көлү та­выш­ла­ры­на күмелде.

– Дуслар, егетләр алҗыгандыр инде, ял итеп алсыннар. – Мәҗлес хуҗасы, ым кагып кына, Зәкигә гармунын читкә алып куярга кушты һәм урыныннан сикереп диярлек торып басты. – Без бераз биеп алыйк. Белый танец... Ә сез, егетләр, бер-ике рюмканы шудырыгыз...

Магнитофоннан салмак кына көй агылды. Вәсимә мизгел эчендә Зәки янә­шә­се­нә килеп басты.

– Сине биергә чакырырга мөмкинме?

Әлбәттә, тамак ачты дип, кызлар биергә чакыргач каршы килү кичермәслек хата булыр иде. Бигрәк тә Вәсимә кебекләр чакырганда. Зәки, бүлмәнең икенче почмагында аларны кабып йотардай булып төбәлеп карап торучы Ваняга карап куйды да, Вәсимәне иңнәреннән кочып, вальс әйләнә башлады...

Диплом яклар вакыт җиткәндә, Зәки Вәсимәгә тәкъдим ясады...

        * * *

Уртак тормыш корып җибәргәндә үз фатирлары юк иде әле. Тулай торактан аерым бүлмә сорауның мәгънәсе юк, барыбер бирмәячәкләр.

– Һаман саен берең монда, икенчең тегендә яшәп булмый, җанкисәккәем, – диде Зәки, туй мәшәкатьләре артта калгач. – Фатир эзләп карарга кирәк, таныш-белешләреңнән сораштыр әле, яме. Мин дә караштырырмын...

Бер атна чамасы үтүгә, Зәки Вәсимә яши торган бүлмәгә кош тоткандай шат­ла­нып килеп керде.

– Таптым бугай, – диде ул, керә-керешкә Вәсимәсен кочаклап.

Вәсимәнең дә күкрәк туры кымырҗып куйды һәм иренең күзләренә төбәлде.

 – Эзли-сораштыра торгач, шәһәр үзәгендә яшәүче бер ялгыз карчыкка ба­рып төртелдем, – дип сөйләп китте Зәки. – Иске генә йорт булса да, бөтен уңай­лык­ла­ры да бар үзенең: кайнар суы, газы... Хәтта бәдрәфкә дә әллә кая урамга чыгып йөрисе түгел. Әйдә, барып карыйбыз...

Бер ягы гына уйландыра – хуҗабикә белән бергә яшәргә туры киләчәк икән. Торак өчен түләү хакы студент халкы иркенләп күтәрә алырлык булгач, бу шарт­ны гына исәпкә алып тормадылар.

Баштарак ярыйсы гына ягымлы, ачык йөзле күренгән Асия апа, яшьләр яны­на иптәшләре килеп йөрүенә дә, кайвакыт «квартирантлар»ның төн уртасында гына кайтуына да әллә ни әһәмият бирмәгән төсле иде. Ә ике ай чамасы үтүгә...

Зәки университетка киткән иде. Ә Вәсимәнең бүген ял көне. Вак-төяк эшләр бе­лән мәш килде: өй җыештырды, чүп-чар түгеп керде, ипи кибетенә барып кайтты...

– Бер тик тормыйсың син, кызым, әйдә, ичмасам, ял итеп, чәйләп алыйк әле, – ди­де хуҗабикә.

Соңгы вакытларда Асия апа тарафыннан мондый «игелек» күрмәгәнгә, Вә­си­мә башта аптырап та китте. Шулай да икеләнүен сиздермәскә тырышты, икесенә дә чәй әзерләде.

Хуҗабикә башта яшьләрнең укуы, туган-тумачаларының хәле турында со­раш­ты. Аннары үзенең тормыш мәшәкатьләренә күчте.

Асия апа сөйләгәннәрдән шуны аңлады Вәсимә: бер карашка ягымлы, тыныч кына күренгән бу апа гомерендә бер тапкыр иргә чыгу, балага узу бәхетен татып карамаган. Шуңа күрә ир-атны да, балаларны да сөйми.

«Менә нәрсәдә икән хикмәт! Әйтәм аны, фатирга кертүне үтенгәндә үк сүз уңаеннан гына сораган кебек: «Балагыз юкмы?» – дип кызыксынган иде. Минем дә авырга узганны белсә, нишләр иде икән бу?»

Тиз генә киенде дә институтка, Зәки янына китте. Беренче пар лекция тә­мам­лан­ганын көтеп алып, өйдә ишеткәннәрен Зәкигә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

– Теләсәң нәрсә уйла, Зәки, мин ул фатирда бүтән бер көн дә яшәмәячәкмен, – дип белдерде Вәсимә. – Андый кешедән куркам да, җирәнәм дә...

Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына...

Лекцияләр тәмамланып, трамвай тукталышына чыкканнар иде, Зәки игъ­лан­нар тактасына игътибар итте. «Сатып алам», «Сатам», «Эшкә чакырабыз» дигән күпсанлы белдерүләр арасында «Бер бүлмәле фатирга яшь гаилә кертәм» дигәне дә ябыштырылган!

Яши торган фатирларына кайтып та тормастан, белдерүдә күрсәтелгән йортны эзләп киттеләр.

Зәки трамвайдан төшкәч үк якында гына торучы йортка игътибар итте.

– Яшәсәң иде ул менә шушындый яңа йортта!..

– Иске генә йорттан да ярап торырые әле, – диде аңа каршы Вәсимә, авыр сулап. – Хуҗасы Асия апа кебек карчык булмаса шунда.

Алар эзләп килгән фатирның нәкъ шушы йортта икәнлеген аңлап алгач, Вә­си­мәнең бераз кәефе кырылып китте.

– Мондый йортта хаклар безнең кебек гади студентның буе җитмәслек югары була шул, – дип уфтанып куйды ул.

Аерым фатирга, бер бүлмәле генә булса да, түләү хакы шактый зур булып чыкты. Шулай да Зәки башка вариантлар эзләп торуны артыксынды.

– Ничек тә очын-очка ялгарбыз әле, – диде ул, Вәсимәне тынычландырырга тырышып.

Фатир хуҗасы белән килешеп, ачкычын алып калдылар.

Шәһәр үзәгеннән байтак ераклыкта булса да, фатир икесенә дә ошады. Диван, өстәл ише кирәк-яраклары да булгач, тагын бер кат җиңел сулап куйдылар. Үз­лә­ре бүгеннән башлап яшәячәк фатирның һәр сантиметрын диярлек тикшереп-үзләштереп чыктылар. Тагын бер нәрсә куандырды аларны: трамвай тукталышы йорт янында гына...

Фатир өчен беренче айга түләү вакыты килеп җитте, ә стипендияләре ашарга да чак кына җитеп бара. Өстәвенә, Вәсимәгә табиблар ниндидер тел иярми торган атамалы дарулар эчәргә кушты. Анысына акчаны кайдан алырсың тагын?

– Авылга кайтып килим әле мин, Зәки, – диде Вәсимә беркөнне. – Бирәчәккә абыйдан бераз акча сорамыйча булмас.

Зәки бу тәкъдимне хупламады.

– Кешедән соранып йөрүе әллә ничек, – диде ул. – «Йортсыз-җирсез студент башың белән кая ашыгасың?» – дигәние бит ул абыең миңа, сине сорарга кайткач. «Менә, күрдеңме, әйттем бит мин сиңа», – дип көләчәк инде хәзер...

Шул ук вакытта, башка чара юклыгын да яхшы аңлый иде Зәки.

Ире күпме генә икеләнеп торса да, Вәсимә, туган авылына кайтып, бер ай өчен фатирга түләрлек кенә акча алып килде...

 

        * * *

Яңа фатирга күчүләренә ай ярым чамасы вакыт үткәч, Зәкигә бәхет ел­май­ган­дай итте. Тәнәфес вакытында университет ишегалдында тәмәке тартып утыра иде. Янына беренче курстан бирле стипендиянең ни икәнен дә белмәгән, шулай булса да авызыннан чит ил тәмәкесе төшмәгән, параллель төркемдә укучы Марс килеп басты.

– Зәки, бүген кич нишлисең?

– Нигә?

Моңа кадәр дуслыклары «исәнме-саубул»дан гайре булмаган егетнең кө­тел­мә­гән соравыннан Зәки аптырап китте.

– Безнең белән барасыңмы бүген?

«Нәрсә тели соң бу миннән?» – дигән уй йөгереп узды Зәкинең башыннан.

– Кая инде тагын? Нигә аңлатып сөйләшмисең?

– Яшелчә базасына.

– ?

Марс, әлегәчә берни аңламый утырган Зәки янына чүгәләде.

– Дәресләр беткәч, егетләр белән яшелчә базасына йөрибез без, – дип сөйләп китте ул. – Бүген ял итәрбез дигәниек. Шуңа күрә ике малай авылга кайтып китте. Үч иткәндәй, ике вагон кәбестә китергәннәр. «Егетләр килсен инде, бушатырга ке­ше юк, хакыннан тормабыз», – дип шалтыратканнар «общага» вахтасына... Кыс­ка­сы, бер малай белән сөйләштем, син дә барасыңмы?

Зәки ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Бер яктан, күпме булса да, акча ко­ма­чау итмәс иде итүен. Икенче яктан, Вәсимә нәрсә дияр бит әле...

– Ничәдә барасы соң анда? Хатынга хәбәр итәсе иде бит.

– Тәк... сәгать дүрткә килеп җитәргә кирәк. Синең нинди паралар бар әле тагын? Алай булгач, өеңә кайтып кил дә инде...

Соңгы парага кереп тормаска булды Зәки. Ашыга-ашыга фатирларына кайт­кан иде дә, Вәсимә өйдә булмагач, үзенең бүген соң кайтачагын кәгазь ки­сә­ге­нә генә язып калдырды да, искерәк киемнәр киеп, чыгып йөгерде.

Шулай итеп, Зәки караңгы төнгә кадәр Марслар белән яшелчә базасында эшли башлады.

Шунысы уңайлы: яшелчә базасында хезмәт хакын көннекен-көнгә биреп баралар. Телисең икән, икенче көнне эшкә чыкмыйсың, хәлең булса – кабат рәхим ит. Түләүләре дә ярыйсы гына. Арзан бәягә «свежий» яшелчә дә алырга мөмкинлек бар.

Яшь гаиләгә әкренләп хәл керә башлады. Тиздән тормышларына ямь, шатлык, дәрт өстәп, уллары Рәшит туды.

Бер яктан караганда, күптән зарыгып көткән шатлыклы вакыйга иде бу Зәки өчен. Малай, нәсел дәвамчысы туды. Гадәт бит инде: малай «тәпиен юмыйча» ярамый.

«Бәби тәпие юу» бәйрәме Вәсимә белән улы Рәшит балалар тудыру йортыннан чыкканчы дәвам итте. Шул көнне беренче тапкыр исерек килеш күрде Вәсимә ирен. Тик ачуланмады, елмайгандай итеп: «Шәп югансың!» – дип кенә куйды.

Ул көннән соң шактый вакыт Зәкинең аракы эчеп кайтканы сизелмәде. Тор­мыш­ла­ры үз көенә бара башлады. Вәсимәгә, бала тәрбияләү өчен, академик ял бир­де­ләр. Гаилә башлыгының исә мәшәкатьләре бермә-бер артты. Лекцияләргә дә йөрисе, хатыны, баласы өчен кирәк-ярак эстәп, тегендә-монда чабасы, төн уртасына кадәр яшелчә базасында эшлисе...

Түзде Зәки. Тешләрен кысып түзде. «Хәзер кадерлеләрең янына кайтасың, Зәки, сер бирмә, алар бит сиңа таяна», – дип канатландырды ул үзен караңгы төндә арып-талып фатирларына кайткан вакытта.

Тик, тора-бара, Зәкинең кәефе кырыла башлады. Вәсимәнең күпчелек вакытын улына багышлавын, гел аның белән мәш килүен Зәки үзенчә кабул итте.

– Вәсимә, әйдә, җитди генә сөйләшеп алыйк әле, – диде ул беркөнне эштән кайткач.

Көтелмәгән сүздән хатыны аптырап китте. Зәкинең күзләренә сораулы караш ташлады. Көне-төне эшләп, тыз-быз чабып талчыккангамы, әллә сөйләшәсе сүзен чынлап та үтә җитди исәпләгәнгәме – Зәкинең карашы томанлы, күзләреннән салкынлык бөркелеп торган сыман.

– Карале, Вәсимә, – дип кабатлады Зәки коры гына. – Сөйләшәсе бар…

Хатын сагаеп калды.

– Син мине яратмый башладың бугай, әйеме? – дип дәвам итте аның ире.

Вәсимә тирән итеп сулыш алды да урын җәяргә тотынды.

– Нәрсә булган икән дип торам, – диде ул, ире тарафына карамыйча гына. – Төн уртасында кеше куркытып утырмасаң...

– Юк, тукта әле, Вәсимә, синең хәзерге кыланмышың үзе үк шуны күрсәтә.

Вәсимә бишектәге баласына күз салып килде дә ире янәшәсенә утырды.

– Нәрсә сөйлисең син тагын? – диде ул «һөҗүмгә» күчеп. – Әллә тагын сала баш­ла­дыңмы?

– Юк, салмадым, кычкырма, Рәшитне уятасың, – диде гаилә башлыгы тыныч кына. – Сөйләшергә теләмәвең үзе үк күрсәтеп тора бит: миңа карата хисләрең суынды. Соңгы арада нык тоям мин моны...

Вәсимә иренең нигә бу турыда сүз куптаруының сәбәбен аңлый алмады. Хыянәт иткәне, аңа әйтмичә берни эшләгәне юк.

– И-и, юләркәем, – диде Вәсимә иренең сүзләрен уенга борырга теләгәндәй һәм, елмаеп, аның кочагына сыенмакчы булды. – Нишләп суыныйм?!

Ләкин Зәкинең йөзендә үзгәреш чалымланмады. Элеккечә җитди тавыш белән:

– Миңа игътибар да итмисең хәзер. Бөтен барлыгың белән Рәшиткә бирелдең...

– Бәрәкалла, әллә үз баласыннан да көнләшә инде бу, – диде Вәсимә һәм ире­нә сәерсенеп карап куйды.

– Ә мин кеше түгелмени? Мин дә иркәләүләреңә, ягымлы сүзеңә мохтаҗ...

Сөйләшү нәтиҗәсез төгәлләнде. Ике арада туган киеренкелек артты гына. Тора-бара юктан гына кабынып, бәхәсләшеп, үпкәләшеп, ачуланышып китүләр ешайганнан-ешая барды.

Бу хәл үз нәтиҗәләрен озак көттермәде, билгеле. Зәки өйдән ишекне ша­пыл­да­тып чыгып китүгә, караңгы төн уртасында лаякыл исереп кайтуга га­дәт­лән­де. Андый төннәрнең ни рәвешле үткәнлеге көн кебек ачык инде – үз-үзен бе­леш­тер­ми­чә котыру, яшь хатынны, баланы төрлечә мыскыллау, рәнҗетү...

Хәмер белән дуслык укуында да, эшендә дә чагылмыйча калмады. Моңарчы әйбәт кенә укып йөргән Зәки ике имтиханын тапшыра алмады. Бер курсташының югары урында эшләүче әтисе ярдәме белән генә котылды «койрык»ларыннан.

Хатыны кат-кат теңкәсенә тия башлап, ахыр чиктә аерылышу турында сүзгә барып җиткәч, акылына килде тагын...

        * * *

Туган-тумачаларыннан еракта, кеше фатирында яшәүдән тәмам туйган Вә­си­мә ирен Чаллыга, апасы янына күчеп кайтырга үгетли башлады.

Хатынының сүзеннән чыгарга күнекмәгән Зәкигә читтән торып уку бүлегенә күчәргә туры килде. Чаллыда яши башладылар. Вәсимәнең җизнәсе КАМАЗ заводларының берсендә участок башлыгы икән. Зәкине үзе янына чакырды. Беренче чорларда өч сменалы эш графигына ияләшә алмыйча интексә дә, бер-ике айдан, «кесә тутырып» хезмәт хакы да ала башлагач, күнекте Зәки.

Гаиләле эшчеләр тулай торагында бер бүлмә бирделәр. «Кайбер уңайлыклары бөтен этажга бер булса да, үз бүлмәң үзеңнеке инде. Кайчан кайту-китүеңне, кемне кунакка чакыруыңны тикшереп торучы хуҗабикә дә юк, торак өчен түләү дә ул хәтле үк зур түгел. Чамалап тотсаң, эшләгән акча ашарга-киенергә дә, нәни баланы тәрбияләргә дә җитә. «Калганын җыеп барсам, кайчан да булса бер фатир алырга булыр бәлки», – дип, киләчәккә зур планнар белән яши башлады Зәки...

Аның эш графигын хатыны да ятлап өлгерде инде.

– Әй, бүген эшкә бармыйсыңмы әллә син, нигә җәелеп утырасың? – диде Вәсимә, дөньясын онытып тазыякта Рәшитнең чүпрәкләрен чайкап маташучы иренә дәшеп.

– Ах, шайтан! – Зәки кинәт ток суккандай сискәнеп куйды. – Сәгать ничә соң әле?

– Соң, ун тула бит инде.

Төнге смена башланырга тагын бер сәгать. Зәки, чүгәләгән җиреннән сикереп торды да ишек катына юнәлде. Ашык-пошык кына киенеп, Вәсимәсе янына кире килде. Сүзсез генә аның битеннән үпте дә: «Киттем! Пока, җаным!» – дип чыгып та йөгерде...

Трамвай тукталышына барып җиткән иде инде Зәки. Кесәсенә кулын тыкса... Завод пропускы да, билетка түләрлек акча да юк. Башка кесәләрен капшап чыкты. Анда да юк. Берара уйланып торгач кына исенә төште: кичә эшкә барганда башка чалбар кигән иде бит...

Тулай торакның бишенче катына менеп, ишекне шакырга иткән иде дә, эчтә кемнеңдер сөйләшкәнен ишетеп, тукталып калды. Тәне куырылып китте. Кем белән анда Вәсимә? Сүзләрен аңларлык түгел, әкрен генә сөйләшәләр.

– Минем бозау берни дә сизмәде бугай сизүен. Юкса, болай гына калдырмас иде...

Вәсимәнең ишек янында, аш өстәле тирәсендә мәш килеп йөрүедер инде – бу сүзләр Зәкинең колак төбендә үк диярлек яңгырады.

«Нәрсә, бозау диме?»

Зәки бүлмә ишеген тибеп ачты. Төнгә каршы ахирәтенең «хәлен белергә» дип кергән күрше хатыны Әлфирага чәй әзерләп йөрүе булган икән, – көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергән ире белән бәрелешеп, Вәсимә кайнар чәен түшенә түкте. Авыртудан йөзен сытып чүгәләде дә куркынган яшьле күзләре белән иренә төбәлде. Зәкинең карашында ике генә сорау иде: «Ни өчен мин бозауга әйләндем? Нәрсәне сизми калдым?»

Әлфира, Зәкинең күзләренә карарга батырчылык итмәде, башын аска иеп, тизрәк бүлмәдән чыгып китүне хуп күрде.

– Ә... Зә... ки, – Вәсимә, карашын иреннән алмыйча гына торып, бала яткан карават читенә барып утырды. – Ник кире кайттың?

– Борчылма, сине тикшерер өчен түгел. Документлар кичәге чалбар кесәсендә калган.

Зәки ишек артына эленгән киемнәре арасыннан паспортын тартып чыгарды да эчен ачып карады. Завод пропускы да, вак-төяккә тотыла торган акча да шунда. Паспортын кесәсенә салып куйды да: «Кайткач сөйләшербез. Ишекне рәтлә», – дип чыгып китте...

       

* * *

Үзгәртеп кору җилләре исеп, күп кенә иптәшләре алып-сатарлык белән шөгыльләнә башлагач, аларның уңышларын күреп, Зәки дә үзен сынап карарга булды. Үз эше дә җайлы гына барды югыйсә. Алай гына да түгел, тырышлыгын, эшкә сәләтен күреп, аны мастер дәрәҗәсенә күтәрделәр. Башка кешеләрдән калышасы киләмени ул: әнә бит, моңарчы бергә тир түккән егетләр бер-ике ай эчендә машиналы булдылар, өйләре тулы кыйммәтле җиһаз...

Беренче сменадан кайтып тамак ялгарга да өлгермәде, бүлмә ишеген ша­кы­ды­лар. Күршесе Сәлим икән.

– Брат, йөз сум гына биреп тор әле, – дип кычкырды Сәлим керә керешкә.

– Кычкырма! – Зәки нәни Рәшит тарафына карап куйды. – Уятасың бит.

– Гафу, гафу, күрше, – Сәлим гаепле төстә авызын учы белән каплады да, пышылдауга күчеп, – йөз сум акчаң юкмы? – дип, үтенечен кабатлады. – Мак­си­мум өч көннән кайтарам.

– Нишлисең ул хәтле акча белән? – дип кызыксынды Зәки. – Нәрсә аласың?

Сәлимнең нияте «наполеонский» икән.

– Бизнес белән шөгыльләнеп аласы иде, – диде ул аш өстәле янындагы урын­дык­ка кунаклап. – Кстати, сиңа да киңәш итәм...

Заводтан үз хисабына өч көнлек ял алып, Зәки, Сәлимгә ияреп, Казанга юл алды. Вокзал янәшәсендәге бер азык-төлек кибетеннән дүрт кап кечкенә банкалы майонез алдылар. Һәр капта – йөз банка. Җәмгысе – ике йөз сум тора.

Кибеттән чыккач, Сәлим Зәки өчен бөтенләй көтелмәгән тәкъдим ясады.

– Хәзер, давай, Ижауга киттек, брат.

Зәки башта аны шаярадыр дип кенә уйлаган иде. Күршесенең туп-туры тимер юл вокзалына таба атлавын аңлап алгач, сагаеп калды.

– Нәрсә катып калдың? – диде Сәлим алга таба нишләргә белмичә аптырап, бер урында басып торучы күршесенә таба борылып. – Тиздән поезд китә.

«Тукта, ни сөйли бу Сәлим? Нинди Ижау?»

Зәки ике тартма майонез күтәргән килеш басып торуын белде.

– Күрше, брат, соңга калабыз бит инде. – Сәлим, түземсезлеген җуеп, ку­лын­да­гы майонез капларын ипләп кенә җиргә куйды. – Юлда сөйләрмен, әйдә...

...Ижауга килеп төшкәндә төшке аш вакыты җиткән генә иде әле. Вокзал янындагы автобус тукталышына чыктылар да, Казаннан алып килгән капның берсен ачып, аның өстенә бер майонез банкасын куйдылар.

Егетләр сата торган товар тукталышта торучы халыкның игътибарын шундук җәлеп итте. Тиз арада алар янында озын чират барлыкка килде.

Бер сәгать чамасы вакыт үттеме икән – Казаннан банкасы илле тиенгә алынган майонез дүртәр тәңкәдән сатылып та бетте.

Егетләр күзгә-күз карашып алдылар.

– Әйдә, Казанга кире киттек, – диде Сәлим Зәкинең уйларын укыгандай...

Икенче көнне иртүк Ижауга кире кайтып, тиз арада тагын өчәр кап майонез саттылар да Чаллыга юл алдылар. Иртәгәсе көнне Зәкигә эшкә чыгасы, аңынчы бераз ял да итеп алырга кирәк.

...Моңарчы ай буе заводта эшләгән өчен йөз егерме сум акча алган ире ике тәүлек эчендә, юл һәм башка вак-төяк чыгымнардан соң да берүзенә мең ярымнан артык чиста керем белән кайтып кергәч, Вәсимә бу бәхеткә ышанырга да, ышанмаска да белмәде.

– Менә, бозавың нәрсә алып кайтты, кара әле, Вәсимәкәй, – дип елмайды Зәки акча төргәген хатынына тоттырганда, күптән түгел генә вәгъдә иткән «сөйләшү»нең вакыты җиткәнлегенә ишарәләп.

Вәсимәнең моңарчы кояш кебек балкыган йөзен шундук кара болыт каплады.

– Ярар инде, хатын-кызлар сүзен чынга алып йөрмә, – диде ул, иренең күз­лә­ре­нә туры карарга батырчылык итмичә. – Шулай юк-бар сүз сөйләшәбез инде без.

– Дөресен әйт! – диде Зәки кырыс кына.

– Соң, Әлфира иреннән зарлана. Үзең дә беләсең бит инде, ире беркайда да эшләми. Хатын-кыз характеры шундый инде ул: аңа теләктәшлек булсын дип, мин дә теләсә нәрсә әйткәнмендер инде...

Әлфираның «беркайда да эшләмәүче, кая барып сугылырга белмичә көнозын урамда тинтерәп йөрүче» ире белән Зәки әле генә бер еллык хезмәт хакы кадәр акча алып кайтты...

Ләкин гаилә башлыгының ачыкларга теләгәне бу гына түгел иде.

– Ярар, Сәлим турында ни уйлавыгыз сезнең үз эшегез, – диде ул тыныч кына. – Син миңа дөресен әйт әле, миннән нәрсә яшерәсең?

– Аңламадым. – Вәсимәнең йөзенә аптыраган кыяфәт чыкты. Аның күзләрендә «Нишләп миңа ниндидер яла ягасың, нигә кыерсытасың?» дигән гаҗәпсенүле сорау кычкырып тора иде.

– Кыланма инде, Вәсимә, – диде Зәки йөзен сытып. – «Минем бозау сизми калды», – дидең бит Әлфирага. Нәрсәне сизми калдым инде?

Вәсимә, карашын башмагына төбәп, янә тынып калды. Озак кына сүзсез утырдылар. Ләкин һаман да болай вакыт уздыруның мәгънәсе юклыгын икесе дә яхшы белә иде; башлаган сүзне дә ачыклап бетерергә кирәк.

– Тыңлыйм, – диде Зәки, урындыгын хатынына табарак шудырып.

– Зәки, кичер мине, – диде дә, Вәсимә, бар булган кыюлыгын бергә туплап, ире­нең күзләренә карады. – Мин...

Хатыны сөйли башлаган җирдән тагын туктап калгач, Зәкинең йөрәк турыннан әллә нинди куркыныч уйлар йөгерешеп узды.

– Мин баламны... балабызны үтердем! – дип, кычкырып елап җибәрде Вәсимә.

Зәкинең карашы үзеннән-үзе караватта мес-мес килеп йоклап яткан Рәшиткә таба борылды.

– Тфү... – дип сүгенеп куйды үзалдына гаилә башлыгы. – Теләсә нәрсә сөйләп утырасың монда. Ычкындың мәллә?

Вәсимә үз-үзен кулга алган иде инде.

– Юк, дөрес аңламадың, – диде ул, бит алмалары буйлап тәгәрәшкән күз яшьләрен сөртеп. – Мин икенче тапкыр балага узган идем...

Көтелмәгән хәбәрдән Зәкинең күзләре түгәрәкләнде.

«Әйтәм аны, соңгы вакытларда бик кәефсез йөрде. Юкәдә икән чикләвек!»

– Ник миннән яшереп килдең? – диде гаилә башлыгы тешен кысып. Йодрыклары үзеннән-үзе йомарланды.

– Күптән түгел генә ачыкладым... Үземне начар хис иткәч, бер көнне ши­фа­ха­нә­гә барган идем...

– Шуннан? – диде Зәки коры гына.

– Озак кына уйлап йөрдем...

– Нигә миңа әйтмәдең дим?! – Зәкинең түземлеге бетеп килә иде.

– Иптәш хатыннар белән сөйләштек. «Тормышың җиңел түгел, ирең эшләгән тиеннәр бер балаңны туендырырга-киендерергә дә чак кына җитеп бара. Икенчесен ничек үстерерсең тагын?» – диләр... Уйладым-уйладым да, сиңа сиздермичә генә, котылырга булдым инде.

– Кем инде ул шундый кыйммәтле киңәш биргән «иптәш хатын»ың? Шул Әлфирамы тагын?

Вәсимә «әйе» дигәнне аңлатып башын селкеде.

– Зәки, зинһар, мине дә аңла инде. Әлфирага да тел тидермә, аның бер гаебе юк монда... Дөрес бит инде: тулай торакта яшибез, берәр нәрсә алыйк дисәң акчасы юк, Рәшит бәләкәй булгач, мин һаман эшкә керә алмыйм...

Вәсилә сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде. Зәки сикереп торып ашык-пошык киенде дә:

– Дура! Үз баласын үзе үтергән бәндә! – дип, ишекне шапылдатып чыгып китте...


* * *
«Вәсимә хыянәт итә?!»
Күршесе авызыннан мондый сүзләрне ишеткәч, Зәки аздан гына тончыкмады. Бәласеннән башаяк дигәндәй, кайнар кофелы чынаягын өстәл уртасынарак эшереп куйды.
Юк, бу мөмкин нәрсә түгел! Бармактан суырып чыгарылган сафсата – күренеп тора. Мәгънәсез шаяра күршесе. Зәкинең хатыны бит ул. Сәлимгә караганда мең мәртәбә яхшырак белә Зәки аны. Ничәмә-ничә ел бергә яшиләр... «Хатын белән талаштырыр, Зәкинең нервысында уйнар өчен тагын нәрсә уйлап тапкан инде бу Сәлим?»
– Акылдан шаштың мәллә, күрше? – Зәки гаҗәпләнүдән күзләрен түгәрәкләде. – Минем Вәсимәнең холкы хәтәр инде хәтәрен, беләм, ну ул мондыйга сәләтле түгел...
– Әй, – дип кулын гына селтәде Сәлим. Аның беркатлы ахире дә башка «бозау» ирләр кебек фикерли икән. Алар да үз хатыннарына балаларча ышана, ә тегеләре уңга-сулга йөреп тора. Вакыты җиткәч, төенчекләрен җыеп чыгып киткәч, йә булмаса үзләрен өйдән куып чыгаргач кына, мөгезләрен кашырга тотына ирләр.
– Беләсеңме, Зәки, – дип дәвам итте Сәлим бераздан. – Ышану-ышанмау синең эш, ләкин синең урында әллә нинди иллюзияләр белән яшәмәс идем мин.
Сәлимнең кыюлыгына аптырарлык – әйтерсең лә ул ахиренә аның хатыны турында түгел, ниндидер бер чит кеше хакында сөйли.
– Син минем өчен чит кеше түгел, – дип дәвам итте Сәлим. – Кыскасы, Вәсимәң – йөремсәк хатын. Кемнеңдер сөяркәсе. Бары син генә белмисең бу турыда. Бәлки белергә теләмисеңдер. Ачуым килмәгәе, бөтен дусларың, танышларың белән булып чыкты бит инде. Бер...
– Синең белән дә булдымыни? – дип бүлдерде аны Зәки, авыз чите белән генә елмаеп.
Сәлимнең йөзе мизгел эчендә кызарды. Зәкинең бу сүзләре, барыннан да элек, аның авырткан җиренә тиде булса кирәк. Үзенең Әлфирасыннан башка хатыннар, ни хикмәт, аның белән дуслашудан, гыйшык-мыйшык уеныннан читтәрәк йөри. Ләкин Сәлим күршесенә сер бирмәскә тырышты.
– Минем белән – юк, – диде ул, Зәкинең күзләренә туры карарга батырчылык итмичә генә. – Ә менә Гали белән флиртовать иткәнен беләм. Ваняны вообще үзе свиданиегә чакырган...
– Нәрсә лыкылдыйсың син?! Безнең белән бергә укыган Ванямы?!
Зәкинең күз алмаларына кан йөгерде.
– Чып-чын дөреслек бу, күрше. Ач күзеңне!
Зәки уйга батты. «Саташкан бу Сәлим, саташкан... Әллә юкмы?»
Хатынын Ваня яки Гали белән янәшә күз алдына китереп карады. Бөтенләй мәгънәсез, әкияти күренеш кебек тоелды. Бераздан башын селкеп куйды – бу авыр уйлардан ничек тә арынырга кирәк иде. Юк, Сәлимнең авызын һичшиксез томаларга! Дөнья бутап маташмасын. Башка берәүгә дә үзенең яраткан хатынына ышанган кебек ышанмый Зәки!
Ул Сәлимгә каш астыннан сөзеп кенә карап куйды.
– Җитте, күрше, мондый нәрсәләрне тыңлап утырасым килми, – диде ул һәм әле дә булса өстәл уртасында үз язмышын көтеп утыручы кофе чынаягына үрелде.
– Тыңлыйсың килмәсә, күрерсең, – диде ничек булса да үзенең хаклыгын раслауны максат итеп куйган Сәлим, чынаяк авызы кебек түм-түгәрәк итеп ачылган күзләрен туп-туры Зәкигә текәп.
Һәм түш кесәсенә кереп китте. Берничә секундтан өстәлдә конверт пәйда булды.
– Нәрсә бу? – дип сорады Зәки сагаеп. – Фотографияләр мәллә?
Сәлим раслап баш какты.
– Карап чык, кызыксындырырлык нәрсәләр табарсың төсле. Ә мин тартып керәм, – диде дә коридорга чыгып китте.
Зәки конвертка үрелде. Дулкынлануын сиздереп, кулы калтырана башлады. «Булмас, – дип тынычландырырга тырышты ул үз-үзен. – Булмаска тиеш...»
Конвертны ачып, иң өстә яткан фотографиягә күз ташлады. Яшь, чибәр, кыска чәчле егет. Кайчандыр күргәне дә бар кебек. Тик кем ул? Ап-ак киемнәре, көчле яктылык кебек, Зәкинең күзләрен авырттырып куйды. Тик иң куркынычы башка нәрсә – бу тәти егет Зәкинең Вәсимәсенә, ә Вәсимә бу егеткә елышкан иде. Вәсимәнең иреннәренә билгеле бер канәгатьлек елмаюы берегеп калган кебек...
Зәки авыр сулап куйды. Тамагына тыгылган төерне читенлек белән генә йотып җибәрде.
«Дөрес түгел! Ышанасы килми... Аннан соң, Вәсимә фотога төшкәндә генә берәр яхшы танышын култыкларга, елмаерга мөмкин бит. Кайткач, барыбер ачыкламыйча булмас анысы...»
Фоторәсемнәрне конвертка кире тыгып, Сәлимгә кайтарып бирергә уйлаган иде, ишектән күршесе килеп керде.
– Нәрсә, брат, барысын да карадыңмы? Кара, җентекләп карап чык!
Күңелен биләп алган курку хисеннән бераз айнып, Зәки башка фоторәсемнәргә дә күз йөртеп чыгарга булды. Беренчесе үк кәефен тәмам кырган иде инде, чираттагысы... Монысында да Вәсимә шул ук егетнең кочагында иде. Зәки таныды аны – уртак танышлары Ваня! Тагын берсендә күзгә-күз карашып торалар, Вәсимәнең куллары Ваняның түшендә...
Зәкинең әле сикереп торып Сәлимнең бугазына ябышасы, әле үкереп елыйсы килә башлады. Ялгышлык булырга мөмкин түгел – Вәсимә, аның ышанычлы хатыны, бүтән ирләр белән үбешеп тора!..
Зәки фотоларны өстәлгә ташлады һәм күзләрен йомды. Күз алдына Вәсимә белән икесенең туй күренешләре килде. Менә Вәсимә басып тора. Матур киемнән. Ихлас елмая, мәңге яратачагына ант эчә. Зәки дә канәгать – хатынының тугрылыгына иманы камил...
Сәлим борчылып куйды. Ни кылып ташлавын, иптәшенә нинди авырлык китергәнен әле генә аңлады булса кирәк. Берәр нәрсә әйтеп күршесен юатмакчы, аны авыр уйлардан арындырасы итеп, авызын ачкан иде, сүзләре тамагына балык кылчыгы кебек аркылы утырды. Зәки хәзер котыра башлар, Вәсимәне дөньядагы иң әшәке сүзләр белән сүгәр, дип көтте ул. Ләкин күршесе тыныч кына, күзләрен йомган килеш утыра бирде.
– Зәки, – диде ул куркып кына. – Зәки дим. Нишләп утырасың?
– Рәхәтлектән!.. Рәхәт бит, ахир...
Зәки күзләрен ачты. Алардан үтәли салкынлык, хәтта ниндидер аңлап булмый торган битарафлык бөркелеп тора иде.
– Тәртип. – Зәкинең сүзләре теш арасыннан гына кысылып чыкты. – Шуны гына әйт әле: кем бирде сиңа боларны?
– Соң, үзем инде...
Зәки күршесенә сәерсенеп карап куйды.
– Беркөнне шушында, ресторанга кергән идек. Беренче тапкыр шул чагында күрдем Вәсимәңне. Икенче тапкыр керсәм – ул тагын монда. Берәүдән фотоаппарат алып тордым... Син белми яшәмәсен, дидем...
– Ах, с...! Менә ни өчен кирәк булган икән аңа баласын төшерү! – Зәки, тешләрен кысып, йодрыклары белән өстәлгә сукты. – Тормыш шартлары начар, акча җитми, имеш...
 
* * *
Майонез һәм башка азык-төлек сатудан җыелган акчаны «башлангыч капитал» итеп, Зәки белән Сәлим уртак кибет ачтылар. Төрле шәһәрләргә йөреп, Чаллыда дефицитрак исәпләнгән азык-төлек, эчемлекләр алып кайтып, хакын бераз гына арттырып сатудан алган керем шактый иркен яшәргә мөмкинлекләр ачты. Икесе дә бер бүлмәле генә булса да фатир алдылар, чиратлашып йөрергә «пикап», әлеге дә баягы Ижау каласында чыгарыла торган «Москвич» машинасы юнәттеләр...
...Сигезенче март. «Нинди бүләк белән шатландырыйм икән хатынны?» – дип көне буе баш ватып йөрде Зәки. Ә икенче яктан, аның бәгырен Вәсимәнең чынлыкта да хыянәт юлына баскан булу ихтималы туктаусыз чеметеп торды.
Көн кичкә авышканда гына бер фикергә килеп, Зәки хатынына шалтыратты:
– Әнисе, кичке җидедә «Уют»ка кил әле.
Вәсимәнең теләр-теләмәс кенә әйтелгән җавабы ишетелде:
– Тагын нәрсә уйлап таптың инде анда?
– Сюприз!
...Мәҗлеснең кызган вакыты. Тост әйтү чираты тагын Зәкигә җитте. Урыныннан торып басарга уйлаган иде дә, барып чыкмады – аракылы чәркәләрне бер-бер артлы бушатып утырган егетнең аяклары тыңламас дәрәҗәгә җиткән иде.
– Егетләр, бераз җебебрәк кителгән бит әле, – диде ул, аракы салынган чәркәсенә текәлеп. – Давай, мин урыннан гына әйтәм... Көннәрдән беркөнне бер яшь егет шактый вакыт күз атып йөргән кызына мәхәббәтен аңлаткан, имеш. Тик кыз, моның буй-сынына карап торган да, көлеп кенә куйган ди. Егет бик нык гарьләнгән, «Бу мине мыскыллады, мин аннан башка яши алмыйм», – дип, үз-үзенә кул салырга карар кылган. Ләкин үз-үзеңне үтерү җиңел эш түгел шул. Ахыр чиктә, каты гына чирләп җан тәслим кылырга булган бу. Өстенә дә кимичә, яланаяк килеш озаклап карда йөргән, бәкегә сикергән. Ахыр чиктә, бетнәшкә генә малай актыгы сәламәт, көчле, матур гәүдәле егеткә әверелгән, имеш... Кем өчен эчәбез инде, җәмәгать? Дөрес! Бездән, юаш, чирләшкә мужиклардан чын ир-ат ясаучы гүзәл затлар, хатын-кызлар өчен! Минем Вәсимәм өчен! Ура-а!
Шушы сүзләр белән, Зәки бер йотуда чәркәдәге сыеклыкны эчеп тә бетерде.
– Исереп бетәсең бит инде, бәлки җитәр? – дип пышылдады Вәсимә иренең колагына.
– Кайткач пилить будешь, ә монда миңа тимә...
Зәки исә пышылдап маташмады. Вәсимәнең битләре кып-кызыл булды.
– Үзең өчен...
Зәки аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, имән бармагын иреннәренә тидерде:
– Тс-с! Әйттем.
Вәсимә, Зәкигә каш астыннан карап куйды да, әкрен генә урыныннан тора башлады. Ире аны беләгеннән тотып кире утыртты.
– Кая бармакчы? Бүген дә берәрсенә свидание билгеләгән идең мәллә? Утыр! – дип кычкырды Зәки, янәшәдәгеләргә игътибар да итмичә.
Мәҗлес бер мәлгә тынып калды. Вәсимә белән Зәкигә, аннары бер-берсенә карашып утырдылар. Ләкин бу хәл озакка бармады, билгеле – тынлыкны Сәлим бозды:
– Дуслар, сез ничектер, ә мин тост әйтергә иң оста кеше дип Зәкине чутлыйм. Брат, давай әле тагын берне җиффәр! Тостсыз тамакка үтми башлады.
Шуны гына көткән кебек, Зәки тагын кулына рюмка тотты.
– Библиядә дә, Коръәндә дә кешене Аллаһ ясаган дип язылган... Теге кем әле ул? Ә, Дарвин! Дарвин әйткән: «Кешеләр маймылдан яралган», – дигән. Хәзер инде тагын бер версия киң таралды. Нинди? Во! Җиргә кешеләрне инопланетяннар алып килгән, ди... Берсе белән дә бәхәсләшәсем килми. Просто шуны гына әйтәм – давай әле, безнең кебек нормаль кешеләр, үзләренең әти-әниләреннән туган адәмнәр өчен һәм безгә, кешеләргә, тормыш бүләк итүче гүзәл затлар өчен тагын берне күтәреп куйыйк!..
Барысы да: «Ур-ра» кычкыра-кычкыра, чәркәләрен бушаттылар. Шунда гына аңлап алды Зәки – әле генә янәшәсендә утырган Вәсимәдән җилләр искән иде.
...Вәсимә, ире кафеда чагында тиз генә тулай торакка кайтып, Рәшитне алып, төнгелеккә апаларына китәргә ниятләде. Зәки, ава-түнә, аның артыннан йөгереп чыккан иде дә, өлгерми калды – хатыны таксига утырып китеп барды.
Ул да булмады, ресторан ишегеннән Сәлимнең башы күренде:
– Брат, давай инде, «аракы суына».
Зәки кинәт айнып киткәндәй булды.
– Ничек уйлыйсың, сөяркәсе янына шылды микән, с...?
– Төкер әле шуңа, кайтыр, сыер да ашаган җиренә кайта, юкка башыңны катырма! Давай, давай, керәбез...
 
* * *
Йокыдан уянып күзләрен ачуы булды, Зәкинең чигәләренә күзгә күренмәс ниндидер каты әйбер белән китереп суктылар диярсең. Рестораннан кем белән, ничек һәм кайсы вакытта кайтканлыгын исенә төшерергә азапланып шактый ятты. Ләкин кичәге вакыйгалар аның хәтереннән юеш чүпрәк белән сөртеп алгандай юкка чыккан иде. Чигәләре чыңлавына чыдый алмыйча, Зәки янә ыңгырашып куйды һәм, исенә килеп, сикереп торып утырды. Янәшәсендә Вәсимә юк! Маңгаен учлары белән угалап күпме генә утырса да, берни дә исенә төшмәде. Авырлык белән генә торып, юыну бүлмәсенә таба атлады.
«Зәки, теләсәң ни уйла, мин мондый мәсхәрәгә түзә алмыйм. Син мине иптәшләрең алдында рәнҗеттең. Безне эзләмә, кирәк тапсам, үзем кайтырмын. Вәсимә».
Юыну бүлмәсендәге көзгегә ябыштырылган кәгазь кисәге Зәкине тетрәндереп җибәрде. Инде, әллә кайда, бик еракта булса да, кичәге вакыйгаларның тонык шәүләләре дә күңеленә кайта башлады кебек. Озак кына уйланып тора торгач, хәтер җепселләрен бер-берсенә бәйли-бәйли, ниһаять, ресторандагы хәлләрне тәмам исенә төшерә алды.
Әйтеп бетергесез авыр иде аңа бу мизгелдә. Җан ачысы белән кычкырып җибәрде, йодрыкларын төенләп, бар көченә стенага сукты. Кулы авыртуга түземлеге бетеп, ысылдап куйды.
– Идиот! Кабахәт! – диде ул каршында торучы көзгедәге шәүләнең күзләренә төбәлеп. – Шул кирәк сиңа! Ну, нәрсә оттың инде?! Хатыныңның кадерен белмәсәң, рәхәтен күр инде хәзер!..
Карашы кырынырга уйлап кулына алган бритвага күчте. Берара шул рәвешле басып торды да, күзләрен акайтып, җирәнгеч әйбердән котылырга теләгәндәй, кырынгычын, күз иярмәс тизлек белән, чүп чиләгенә үк томырды.
Аннан-моннан гына юынды да, чалбар кесәсеннән тәмәкесен алып, балконга чыкты...
Шушы тирәдә яшәүчеләр булса кирәк, затлы чит ил машиналарына төялеп, туй килде. Берәм-берәм коелып төштеләр дә, «мәңгелек ут» тарафына атлап киттеләр... Аудан кайталар диярсең. Һәрхәлдә Зәкинең күз алдына шул күренеш килде. Алдан, җиңүче кыяфәтендә, кияү егете атлый. Авыз колакта, колак еракта моның. Әле генә ауда эләктергән «җәнлеген» култыклаган. Тегесе... елык-мылык килеп торган күзләре белән уңга-сулга атып бара.
«Бу сылу болан кызын мин саклыйсы түгел, шөкер», – дип, җиңел сулап куйды Зәки. «Аучы» егетне кызгану хисе уянды анда.
«Күренеп тора: ауда тотылган бу «болан кызы» тиздән, бик тиздән киявенә тармаклы-тармаклы мөгезләр бүләк итәчәк. Күз явын алырдай матур туй күлмәгеннән бүлтәеп торган көмәненнән котылганчы түземлеге җитсә ярый инде. Күз карашлары шулай дип кычкырып тора...»
 
* * *
...Инде урам ишеген ачарга дип кулын сузган иде, аның каршысында бер сәрхүш пәйда булды. Зәкинең борынын сасы ис ярып керде.
– Брат, бер яртылык бир әле, – диде сәрхүш, Зәки белән исәнләшеп тә тормыйча.
– Ычкын әле моннан, болай да кәеф юк, – дип, кул аркасы белән генә читкәрәк этеп җибәрде аны Зәки.
Сәрхүш, Зәкигә таныш булмаса да, аның кесәсендә һәрвакыт акча барлыгын белә иде булса кирәк, тиз генә бирешергә уйламады.
– Саранланма, брат, – диде ул, шешенеп беткән йөзен Зәкигә якын ук китереп. – Бер яртылык бир!
Әйтерсең, Зәкигә кайчандыр үзе биреп торган!
Бер әйтте Зәки: «Акчам юк!», – дип, ике әйтте. Тик сәрхүш аны аңларга да теләмәде. Тавышын күтәрә башлады. Хәтта кулларын уйнатмакчы. Зәки икеләнеп калды. «Нишләтергә инде моны? Суксам, Алла сакласын, бер-бер хәл булуы ихтимал, болай да көчкә басып тора...»
Сәрхүшнең кулларын каерып тотты да, тешләрен кысып, усаллык белән:
– Сайла: яки милициягә тапшырам, яки үзем тынычландырам, яки хәзер тыныч кына өеңә кайтып китәсең», – дип куйды.
Тегенең тынычланырга исәбендә дә юк. Кулларын ычкындырырга теләп, талпынып алды. Зәки тартышып тормады. «Дурак!» – дип кенә кычкырды да, урамга чыгып китәргә ниятләп, сәрхүшкә арты белән борылды. Егылган җиреннән кай арада торып өлгергәндер, сәрхүш Зәкине арттан кочып алды.
Бер мизгелдә аның бил туры әчетеп куйды. Шул урынга кулын тидергән иде, Зәки әздән генә егылып китмәде – сәрхүш аның биленә пычак белән чәнчегән!
Әллә кан күреп курыкты, әллә бу саран адәмнән барыбер рәт юк, дигән нәтиҗәгә килде – икенче мизгелдә сәрхүштән җилләр исте.
Зәкинең күз аллары томалана башлады. Ни өчендер әле генә яраланган биле түгел, ә башы бик нык авыртырга тотынды. Калган бар көчен бер ноктага туплап, Зәки күршеләренең кыңгырау төймәсенә басты.
Эчке якта бер тавыш та ишетелмәде. Зәки тагын төймәгә басты. Бу юлы ишек артында идән шыгырдаган кебегрәк аваз ишетелеп киткәндәй булды.
– Ачыгыз әле, – дип пышылдады Зәки.
Аның кычкырырлык хәле калмаган иде инде.
Үз фатирын ачып керә алырлык дәрәҗәдә түгел иде ул. Ярасы бик тирән булмаса да каны күп аккач, хәле бөтенләй калмады. Ашыгыч ярдәм чакыртмаслармы дип уйлаган иде. Ләкин күршесе, ишектәге «күзчек»тән карап «мыш-мыш» килеп торса да, ачмады.
«Зәки булсани?! Алланың кашка тәкәсеме әллә ул?! Әнә бит, аягында да басып тора алмый, лыкынганчы чөмергән. Акча сорарга маташадыр әле. Исерек көен көйләп ятарга монда... Ишек кыңгыравын ватып чыгарсаң, күрсәтермен әле мин сиңа, кара йөз!..»
Зәки күршесенең зиһене шундый уйларга гына сәләтле иде бу мизгелдә.
Ярый әле бераздан подъезд җыештыручы килеп керде. Ике этаж арасындагы мәйданчыкта кып-кызыл кан эчендә аунап яткан ирне урамга өстерәп чыкты да, күрше подъезда яшәүче егетләр белән сөйләшеп, Зәкине хастаханәгә озатты...
 
* * *
...Бер көнгә генә булса да бар мәшәкатьләрне онытып, ял итеп алырга ниятләгән иде. Барып чыкмады. Көн гел проблемалардан торды, дисәң дә буладыр. Иртән торуга фатирда җылы су булмауны да исәпләсәң... Көне буе кемнеңдер телефоннан шалтыратып нервыда уйнавы да, офиста утыручы секретаршаның теләсә нинди тузга язмаган сораулар белән баш катырып шалтыратуы да, хатыны Вәсимәнең шул гомер буена бер хәбәр җибәрмәве дә, болай да менә шартлыйм, менә шартлыйм дип торган нервы җепселләренә галәмәт тәэсир итте.
Иң аптырашта калдырганы – «телефон шаяруы». Ким дигәндә, алты-җиде тапкыр шалтырады аппарат. Телефон зыңгылдый башлауга трубканы ала, тик теге яктан бер сүз дәшмиләр. Кемнеңдер мыш-мыш килгәне генә ишетелә. Ниһаять, Зәкинең дә түземлеге төкәнде, үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып караса да, «телефон террористы» тарафына җан ачысы белән кычкырырга мәҗбүр булды:
– Җиттеме сиңа, юкмы, в конце-концов?! Уйнама нервыда. Кем икәнлегеңне ачыклыйм да кирәгеңне бирәм, с...
Ничарадан бичара әйтелгән сүзләр, билгеле. Зәкинең әлеге «террорист»ның кемлеген ачыклау мөмкинлеге бөтенләй юк. Шалтыратучының номеры да билгеле түгел.
«Берәр таныш милиционерга мөрәҗәгать итеп карасаң инде. Ай-һай, кинода гына күрсәтәләр бит ул әллә нинди хыялый фантастиканы... Юк, булмый болай, һич югы определитель алып кайтып көйләргә кирәк», – дигән нәтиҗәгә килде Зәки.
Өйдә утырып берни дә майтара алмаячагын яхшы аңлаган эшмәкәр егет, алдына җәеп салган эш кәгазьләрен өстәлнең бер читенә сыпырды да, телефонга үрелде. Трубканы күтәрәм дигәндә генә, аппарат үзе дөбер-шатыр килеп шалтырарга тотынды. Көтелмәгән хәлдән Зәки сискәнеп китте.
– Алло! – дип кычкырды ул, шалтыратучы әлеге дә баягы «террорист»тыр дигән уй белән.
– Брат, сәлам! Ник акырасың?
Зәки каушап калды. Шалтыратучы – туганнан туган энесе Рөстәм. Кызык: ул нәкъ шуңа шалтыратмакчы иде бит.
– Рустик, нихәл? – диде Зәки энесенең сәламенә каршы.
– Берәр проблемаң бар мәллә, брат? – дип сорап куйды Рөстәм. – Мин генә хәл итә аламмы?
Рөстәмме? Рөстәм бик күп нәрсәләрне хәл итә алырдай егет. Бер үк нәселдән булсалар да, барлык туган-тумача, кардәш-ыру арасында иң елгыры, иң башлысы Рөстәм булды. Дөрес, Зәкине дә төшеп калганнардан дип әйтеп булмый. Эшләре ярыйсы гына бара кебек. Шулай да Рөстәм белән чагыштырырлык түгел. Энекәше киңрәк масштабта эш алып бара. «Киңрәк» дип кенә әйтү килешеп тә бетмидер әле. Районның спиртзаводын да кертеп, якын-тирәдә бөтен алкоголь бизнесы аның кулында. Үз рестораны, автомобиль кибет-базары бар. Иң мөһиме – криминаль структуралар белән дә, шәһәр хакимияте, эчке эшләр идарәсе җитәкчеләре белән дә уртак телдә дип сөйлиләр Рөстәмне. Шуңа күрә Зәки дә моңарчы үз бизнесы өчен борчылмады диярлек. Андый-мондый хәл була калса, энекәшенең һичшиксез үз канаты астына алачагына иманы камил иде аның. Билгеле, ничек кенә булмасын, бәйсезлек бәйсезлек инде ул. Кайвакыт, бик кирәк булган очракларда да, Зәки төшенкелеккә бирелмәскә, проблеманы үзе ерып чыгарга, мөмкин кадәр энекәшеннән ярдәм сорамаска тырышты. Моны Рөстәм дә яхшы аңлый иде, әлбәттә. Ул да абыйсының эшенә тыгылмады, кем әйтмешли, «хәрәкәт иреге» бирергә омтылды. Шул ук вакытта, Зәкинең эшчәнлеген, тормышын да күз уңыннан ычкындырмады...
– Нәрсә, абый, әллә чынлап та проблемамы? – дип шаяргандай итте Рөстәм. – Йөзеңә карарлык түгел, телефоннан ук күренеп тора.
Зәки стенада эленеп торган көзгегә күз ташлады.
«Әйе, кыяфәт шә-әп!»
– Иртәдән бирле нервы котыра, энекәш. Әллә ни сәбәбе дә юк шикелле үзе, – диде Зәки авыр сулап.
– Сәламәтлекләр ничек? Ерып чыктыңмы инде?
Зәки йөзен чытты. Сәламәтлек турында сөйләшеп утырырга аз гына да теләге юк иде.
– Нормально, – диде ул сузып кына. Беравык тын гына утырганнан соң кабат телгә килде. – Рустик, бүген бер дә кәеф юк әле. Кызык түгел. Хатыннан һаман хәбәр юк. Кайда йөри торгандыр...
– Ярты елдан артык каядыр йөргән хатын дигән нәрсәне онытыбрак торсаң да комачауламас, абый. Теге бәндәне эзләп карамадыңмы соң? – диде Рөстәм аны бүлдереп.
– Үзең уйлап кара, каян табасың аны хәзер, Рустик? Урамда ялгыш очраса гына инде...
– Тәк, абый, күп сүз – чүп сүз. Давай, кафега кереп утырыйк әле, – диде Рөстәм Зәкине бүлдереп. – Сөйләшеп тә аласы бар...
* * *
Инде кичке җиде тулып килүгә карамастан, кафеда клиентлар юк иде. «Әллә халык күп йөри торган урында урнашмавы, әллә ризыкларның үзенчәлекле һәм чагыштырмача кыйммәт булуы сәбәпле, безнең кафега кешеләр, гомумән, сирәк йөри», – дип аңлатты бу хәлне гардеробчы карт. «Сунар» кафесы башлыча аучылар алып килгән иттән әзерләнгән ризыклар белән сату итә.
– Мин үзем көн дә диярлек керәм монда, – диде Рөстәм, залның иң түрендәге гадәти урынына, ике кешелек кенә өстәл янына урнашып. – Офиска якын гына. Кирәкле кешеләр белән иркенләп сөйләшү өчен дә уңайлы, артык колаклар юк. Кыргый җанварлар итен дә, ничектер, аеруча тәмле пешерәләр монда, молодцы. Компаньоннар, конкурентлар белән никадәр проблеманы хәл иттек инде шушында...
Рөстәм пиджагын урындык аркасына элде дә кафе хезмәткәрләре тарафына борылды. Зәки үз урынына кунаклаган арада алар янында гаҗәеп сылу, йөзгә-биткә чибәр, сары чәчле, җыйнак кына буйлы официант кыз пәйда булды. Исәнләшеп, кулындагы менюны Рөстәмгә тоттырды һәм башка бер сүз дә әйтмичә генә китеп тә барды.
– Мә, сайла, брат, җаның ни тели.
Меню Зәки кулына күчте.
Кондыз итеннән пешерелгән пилмән, куян ите кушып ясалган салат, камыр эчендә кыздырылган чуртан, кош итеннән, төрле-төрле балыктан әзерләнгән ризыклар... Зәкинең бу кафега беренче генә керүе иде. Кызык өчен генә дип, аю итен һәм «куян салаты»н сайлады. Дөресен әйткәндә, аның бу мизгелдә ашыйсы түгел, туйганчы эчәсе, хәтта исереп онытыласы килә иде. Ике шешә аракыга заказ бирде.
– Оһо, брат, менә монысын дөрес сайладың, – диде Рөстәм. – Бу инде сиңа кибеттәге ниндидер килделе-киттеле пойло, самопал түгел. Ул эчемлекне минем махсус заказ буенча турыдан-туры Украинадан алып кайталар. Менә, эчеп карагач, аермасын үзең дә аңларсың әле...
«Монда да җитешкән икән энекәш», – дип уйлап куйды Зәки.
– Бераз нервының рәте бетте әле, Рустик. Эчне бертуктаусыз ниндидер хәшәрәтләр кимерә, – дип сүз башлады Зәки бер рюмка эчеп куйгач. – Чынлап та шәп нәрсә бу.
Рөстәм канәгать елмаеп куйды.
– Сөйлә! – диде ул, Зәкинең күзләренә туры карап.
– Эшләр бара анысы. Мин юкта Сәлим тик ятмаган. Авылларда сәүдә ничава. Шәһәрдә конкуренция көчле инде. Без бит вак-төяк белән эш итәбез. Күреп торасың, адым саен кибет хәзер. Юк, зарланмыйм. Конкуренциядән дә шүрләмим. Әле менә яңарак кына Әлмәттә булып кайттым, Оренбургта. Бер-ике өстәмә килешү төзедем. – Зәки тагын бер чәркә бушатты. – Просто, кызыгы бетеп бара.
Рөстәм дә аракы йотып куйды. Абыйсының сәүдә барышы аның өчен сер түгел иде, билгеле. Тик бу юлы аның күңелен ниндидер билгесезлек тырмап үтте: Зәкигә нидер булган. Һәм бу аның эше белән генә бәйле булмаска да мөмкин.
– Ну, нигә кара көйдең соң алай булгач? – Рөстәм, абыйсының тел төбен тарткалап карарга ниятләп, «сорау алуын» дәвам итте. – Вәсимә җиңгигә нәрсә булды? Ник качты?
Зәки җавап бирергә ашыкмады. Аю итен татып карады, чәркәсенә тагын аракы салды. Күтәрде, тик, эчмичә, кире куйды.
– Вәсимә... Әйе, ярты елдан артып китте инде. Шул качып китүеннән соң күзгә чалынганы юк. Чын булса, кайдалыгын туганнары да белми. – Берьялгызын калдырып ташлап каядыр киткән хатыны турында сөйләшеп утырасы килми иде Зәкинең, кул гына селтәде. – Шайтаныма олаксын сана. Беткәнмени хатын-кыз...
Юк, һәр итәк артыннан куып йөрүче дип әйтеп булмый Зәкине. Бертөрлелек, ялгыз тормыш аның өчен түгел, бары шул гына. Муенына кызлар, кем әйтмешли, тәлгәшләре белән асылына...

 

 

 

 

 

 

2.


 
...Балкон чаршавы артында ниндидер шәүлә күренеп киткәндәй булды. Айны каплаган очраклы болытмы? Өрәкме? Зәки үз уйларыннан көлеп куйды да, икенче якка борылып, күзләрен йомды.
Тик... шул мизгелдә аның юрган астына нәрсәдер чумды. Нәрсәдер аның тәненә елышты. Көтелмәгән хәлдән Зәкигә эсселе-суыклы булып китте.
Бу «нәрсәдер», һичшиксез, хатын-кыз иде... Зәкинең борынын шәфталу һәм лаванда исе кытыклап алды.
Ул чакырылмаган кунакка таба борылмакчы иде, тегенең ялварулы пышылдавы ишетелде:
– Кирәкми, үтенәм сездән!
Балкон ягында кабат ниндидер тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Бер айлы төн өчен кунаклар артык күбәеп китте түгелме?!
– Селкенмәгез!
Ул болай да хәрәкәтсез ята иде. Кызык, нишләмәкче икән бу кызый?
Балкон ягыннан ишетелгән тавышлар онытылды. Ник кадалып китмиләр шунда. Кызның кемлеге дә, нишләп аның караватында ятуы да борчымады Зәкине бу мизгелдә. Ташып торучы дәрт, йомшак тән кайнарлыгы гына калды...
Кыз кинәт сикереп торды һәм караңгылыкка төбәлде. Ул арада Зәки уй-фикерләрен тәртипкә китерергә тырышты.
Кыз, кечкенә буйлы булса да, төз гәүдәле күренә. Ул Зәкигә таба борылды:
– Миңа сезнең ярдәм кирәк!..
...Кыз, аяк очларына гына басып, ишек янына килде. Йозак тишегеннән коридорга күз төшерде.
– Кызык! «Кунак»ларның икесе чыккан, ә өченчесе күренми. Мине көтеп калгандыр, дип уйларга кирәк...
Ул телгә алган «кунак»ларның берсе борылып кыз тарафына караш ташлады булса кирәк, чиелдап лифт ачылган тавыш ишетелүгә, Зәкинең кунагы куркудан чак кычкырып җибәрмәде.
Эчтән генә үз-үзен битәрләп алды: «Йозак тишегеннән мине күрәмени инде ул?..» Шулай да ишектән читкәрәк китүне хуп күрде. Борылган иде... Аптыраган кыяфәттә аңа карап каткан ир-атны күргәч, сискәнеп китте.
Озынча йөз, туры борын, елмаебрак торучы иреннәр, салам чәч... Егетнең чәчләре әкият геройларын хәтерләтте. Күкрәк читлеге, киң җилкәләре, мускуллы беләкләре егетнең спорт белән дус икәнлеген кычкырып тора...
– Миңа... мин...
«Кызый! Үзеңне кулга ал! Сиңа утыз яшь бит инде, үзең өчен җавап бирер хәлдә...»
– Мин... Рәхмәт сезгә!
Егет елмаеп куйды, кызның буй-сынына кабат күз төшереп:
– Туташ, иң башта рәхмәт ишетерлек берәр әйбер бирергә тиештер инде мин, ә? – диде һәм караватына сузылып ятты.
Кыз куллары белән капланырга ашыкты, тик аның бу хәрәкәте көлке килеп чыкты.
Кыз кабалана-кабалана ваннага юнәлде – анда, һич югы, сөлге генә булса да бардыр бит инде.
Киптерергә элеп куелган кыска җиңле күк күлмәкне эләктерде. Ашыга-ашыга киде. Стенадагы көзгегә күз төшергән иде... сискәнеп китте: номер хуҗасы аның һәр хәрәкәтен караватта килеш тә аермачык күреп ята икән...
Ул хуҗа егетне гаепләмәде. Сез – яшь ир, ди. Номерыгызга төн уртасында шәп-шәрә кыз килеп керә. Сорау: сез нишләр идегез икән?
– Тәк, дөресен әйтегез! Сез кем? Минем дусларым бүләгеме? – Егет, ниһаять, телгә килде.
– Оһо, мондый бүләкләр еш эләгәмени?
– Бүгенгә кадәр булганы юк иде. Туган көн дип кенә шаярулары булмаса...
Кыз үз-үзен кулга алды.
– Димәк, бүген дә эләкмәс. Мин андый бүләк түгел, күңелегезне киң тотыгыз. Сезнең дусларыгызны да белмим. Һәм тагын... мин җылыткыч та, саташып кергән кеше дә, чакыру буенча йөри торган кыз да түгел... Ә туган көнегез белән котлыйм. – Кыз егет янына килеп, бер тезен караватка терәде. – Танышыйк, булмаса. Минем исемем – Тәнзилә. Шымчы, ягъни мәсәлән, «частный детектив» дигән метрикам бар...
Егетнең зәңгәр күзләрендә гаҗәпсенү катыш соклану чаткылары һәм тагын әллә нәрсәләр чагылып китте.
– Шымчы... Кирәк бит, әй!
– Ә сез?
Зәки кызга сынаулы караш ташлады.
– Эһем... Икенче мизгелдә үк теге шаян дусларыгыз видеокамера күтәреп кереп «Сюрприз!» дип кычкырсалар?
– Минем «дусларым»? – Тәнзилә балкон ягына ымлады. – Мине... сезнең янга керергә мәҗбүр иткән «дуслар»... бик үк шаян егетләргә охшамаган. Шулай булгач, борчылмагыз.
Тумбочка өстендә яткан паспорт мизгел эчендә кыз кулына күчте.
– Танышуыма шатмын, Зәки Хәсәнович...
Зәки урындык аркасында эленеп торган чалбарын алып киде.
– Ярар, – диде ул үзалдына сөйләнгәндәй. – Проблеманы хәл итүнең ике юлын гына күрәм. Яки сез миңа бөтенесен дә сөйләп бирәсез. Иң башыннан. Яки...
 
* * *
 
...Нечкә бармаклар шома тәнне иркәли. Әйләнә-тирә шәфталу исенә күмелгән. Тәнзилә шүрлектән күбек савытын алды. Монысы лаванда белән. Ваннага тагын өч савытны бушатып, ләззәтләнеп күзләрен йомды, баштанаяк хуш исле күбеккә күмелде...
«Аптырарлык берни дә юк инде югын. Һич югы, балавыз сыгып утырырлык түгел, – дип сөйләнде Тәнзилә үзалдына. – Бу хезмәт шулкадәр күңелсез, ялыктыргыч булыр дип кем уйлаган?..»
Тәнзилә яңа эшеннән романтика көткән иде. Җинаятьчеләрне эзәрлекләү, гөнаһсыз кешеләрне афәтләрдән йолып калу... Шуның өчен пистолеттан атарга өйрәнде, ярты ел буе махсус әзерлек лагеренда ятты. Шуның өчен көне-төне аяк-куллары белән «груша» дөмбәсләде, һәр иртәдә өч чакрымга йөгерде, радиоэлектроника үзләштерде. Нәкъ шуның өчен... Тик нәтиҗәсе шулай килеп чыгасын нишләп берәү дә кисәтмәде икән соң?
Эчпошыргыч көтү сәгатьләре. Ялгызлык җанны өтә. Аяклар сызлый. Бер бүген генә дә җәяүләп күпме юл үтелде икән? Мескен аяклар! Үзен табуларын һич тә теләмәгән бер хатын аркасында, и-и, күрделәр дә инде... Ул шайтан алгыры Аннаны самолет унике сәгать элек монда китереп ташлаган, ди. Шуннан эзе югалган. Җир йоткан...
Тәнзилә авыр сулап куйды. Колагында әнисенең сүзләре кабат яңгырагандай булды: «Балакаем, бәлки, элекке эшеңә сорап карарсың? Алты ел эшләдең бит, моңарчы канәгать иделәр шикелле. Хәлеңне аңларлар, кире алырлар, сәләтле бит син...»
Юк инде, ничек кенә булмасын, кирегә юл юк. Күперләр янган. Тәнзилә моны яхшы аңлый. Ул алты ел хезмәт иткән редакцияне нәшрият белән берләштерделәр. Хезмәткәрләрнең яртысы эшсез калды. Дөрес, күпмедер вакыт үткәч, үзгәртеп корулардан соң нинди дә булса эш килеп чыгар дип тынычландыргандай иттеләр итүен, тик... Күпмедер вакыт... Аны көтеп ятсаң...
...Ванна су белән тулды. Тәнзилә, кранны ябарга дип, алга иелә төште. Ванна көзгесеннән ишек көзгесе чагыла. Аннан, үз чиратында, йокы бүлмәсендәгесе, залдагысы күренеп тора. Кунакханә номерлары кызык җиһазланган да инде – үзең ваннада утырасың, шул ук вакытта йокы бүлмәсе дә, зал да күз алдында.
...Ишек йозагы чылтыраганга охшаш тавыш Тәнзиләне чынбарлыкка кайтарды. Ул сагаеп кына ишеккә төбәлде.
«Кем булыр икән бу вакытта? Җыештыручымы?»
Күпсанлы көзгеләрдә пөхтә итеп җыештырылган урын-җир, өстәл күренә. Юк, бик соң инде, җыештыручы булырга мөмкин түгел...
Тәнзилә утырган җиреннән талпынып куйды. Ваннадагы су идәнгә чәчрәде. Ишек йозагы «шылт» итеп алды...
Номерга кемдер керде. Тәнзилә, карашын көзгедән алмыйча, әкрен генә алсу төстәге күбеккә күмелде. Көзгедә кемнеңдер куллары чагылып китте. Ирләр кулы. Һәрхәлдә, тугыз миллиметрлы пистолет хатын-кыз кулында балалар уенчыгы кебек кенә күренмәс иде.
Тагын көтелмәгән хәл...
Кәеф кырылырлык урын бар: көне буе ниндидер Аннаның өрәге артыннан куып йөрде, чәнечкеле куаклар арасында утырды, ахмак сорауларга җавап эзләде, беркем берни әйтә алмады. Теге, урам почмагындагы кәефханәнең симез хуҗасы гына...
«Кофесы, имән чикләвеге диярсең, хәтәр ачы иде... Йа Ходаем, нәрсә турында уйлыйм мин?! Хәзер бит минем номерда бер... ике... йа Раббым, өч ят кеше! Кораллы кешеләр. Кемнәр ул? Нишләп минем номерда?..»
Ваннадагы су өсте тынып калды...
Тәнзилә, тын алырга да куркып, ваннада шактый ятты. Нишләргә? Бердәнбер чара – номердан чыгып качу! Мөмкин кадәр тизрәк, тегеләр үзләре ваннага килеп кергәнче...
Тавыш чыгармаска тырышып кына, күбек арасыннан башын калкытты. Бәхеткә, «кунак»лар өчесе дә залда – көзгедән күренми, ачык ишектән тонык тавышлары гына ишетелә. Анадан тума шәрә кыз биленә сөлге урады да, стенага елыша-елыша, балконга чыкты. «Ярый әле балкон ванна бүлмәсе янында гына...»
Икенче кат кына булса да, биек – асфальт юлга сикереп булмаячак. Бердәнбер юл – күрше балконга!
Балконнар арасы да якын түгел, метр ярым чамасы. Өстәвенә, Тәнзиләнең тәне юеш, шома... һәм шәп-шәрә – билендәге сөлгесе дә, ычкынып китеп, җиргә очты...
Бу араны җиргә мәтәлеп төшмичә сикереп үтә алган очракта да, күрше номерда кем яшидер бит әле... Тегеләрдән ник качканыңа үкенмәгәең...
Артта аяк тавышлары ишетелде. Баш ватып торырга вакыт калмады. Шөкер, җәйге җылы һава аның тәнен киптереп өлгергән иде. Тәнзилә бер талпынуда балкон читенә менеп басты. Куркытып торган араны сыгылмалы гәүдә кош кебек очып үтте...
 
* * *
Зәки зур түземлелек белән Тәнзиләнең бер сәгатькә сузылган аңлатмасын тыңлады. Өстәлдә – кичке аштырмы, иртәнгесеме, кыскасы, ашамлыклар. Бу – Тәнзиләнең өстәмә шарты.
– Тамак шулкадәр ачкан! – Тәнзилә өстәлдәге ризыкларны бер-бер артлы авызына шудыра бирде. – Хәтәр кызык килеп чыкты: бүген үземнең номерга кайткач, салатны да ашап бетерә алмаган идем. Күр инде, физик күнегү кешене нишләтә...
– Тегеләрдән качканнан соң, дип әйтәсем килгән иде, – дип төгәллек кертте Тәнзилә, аның ни турында уйлаганын чамалап.
«Күзләре шомырт төсендә икән, чәчләре... кофе ярмасын хәтерләтә... Иреннәре... – Зәки Тәнзиләгә төбәлгән килеш утыруын белде. – Юк, минем белән утыру да, тәмле ризык та, хәтта айлы төндә таныш булмаган ир белән бер юрган астында яту да түгел, ә ниндидер кораллы кешеләрнең аны аулап йөрүе адреналин биргән бугай бу кызыкайга. Хәтта берсенең күрше номерда әле дә булса үзен көтеп утыруыннан тәм таба шикелле».
– Кемнәр алар, миннән нәрсә кирәк – башыма да китерә алмыйм. Юк, алар, ничектер, минем эш белән бәйледер инде бәйлесен, тик...
Зәки, иягенә таянып, кызның сүзләре белән килешкәндәй әледән-әле башын селкеп утырса да, ул сөйләгәннәрнең яртысын да ишетмәде. Аңа тын да алыштырмыйча сөйләнүче бу чибәркәйгә карап утыруы рәхәт иде. «Әти-әни янына кунакка алып кайтсаң иде моны! Әнинең коты очкан булыр иде, мөгаен. Әти... ну, әти нәрсә дә булса мырлап куяр, тик ул да хупламас...»
Зәки үзе, никадәр генә акча бирәбез дисәләр дә, бу кадәр булдыра алмас иде. «Шулай сөйли һәм ашый белгән хатын-кыз урын-җир өстендә ятканда нәрсәләр кыландырырга сәләтле икән? Юк, бу кызыкай һич тә караваттан караватка сикереп йөрүчеләрдән түгел. Андыйга охшамаган. Шулай булуга да карамастан, аның белән бу минутта нәкъ менә ятасы килә. Башка беркайда да түгел, бары тик йомшак караватта...»
Тәнзилә, өстәл аша үрелеп, тәлинкәдән соңгы печеньены алды. Кызның күлмәк изүеннән күз явын алырдай манзара ачылгач, егет аздан гына тончыкмады. Тамагына утырган төерне юып төшерергә ниятләп, стаканга үрелде. Стакан буш иде инде. Тәнзилә гаепле генә елмаеп куйды:
– Гафу ит, – диде үзе дә сизмәстән «син»гә күчеп. – Аны мин... Бик нык эчәсем килгән иде.
Зәки кулын гына селтәде.
– Менә хәзер мин белгән кадәресен син дә беләсең инде, – дип тәмамлады сүзен Тәнзилә.
Зәки бу хәлгә хәтта аптырап китте. Инде үзен тагын берничә сәгатькә «көйләп» өлгергән, Тәнзиләнең моңарчы сөйләгәннәрен хикәянең башы гынадыр дип уйлаган иде ул.
– Э-э-э... әйе! Бик кызык.
– Кызык кына түгел, гаҗәп! Ванна белән күбекне исәпләмәгәндә.
– Э-э-э... күбекне?
Тәнзилә Зәкигә сәерсенеп карап торды да шаркылдап көлеп җибәрде.
– Менә сиңа кирәк булса! Син мин сөйләгәннәрнең бер сүзен дә ишетмәдеңмени?!
Моңа кадәр аның игътибарсызлыгын аңлаган хатын-кызлар йә елап җибәрә, йә котыра иде. Һәрхәлдә, көлүчеләр булганын хәтерләми Зәки.
– Юк, син нәрсә, барысын да ишеттем.
– Чынмы? Алайса, үз сүзләрең белән сөйләп бир әле. Йә, әйдә!
– Ну... анда бер кеше... пистолет белән... ваннада... һәм ул...
– Һәм ул?
– Ул... Ну, ярар, мин гаепле, тыңлап утырмадым.
Зәки үзен чын-чынлап гаепле хис итте.
– Ярар инде. Бу мөһим түгел. Иң мөһиме – аларның кемлеген һәм миннән нәрсә теләгәнлекләрен ачыклау... Кирәк бит ә, сәгать ике тулган...
Боларны бер тында әйтеп бетереп, Тәнзилә урыныннан торды. Зәки аның кулыннан тотып өлгерде.
– Нәрсә дидең син?
– Сәгать ике тулган, дим.
– Юк, аңа хәтле...
– Ә, теге кешеләр турындамы? Кем икәнлекләрен ачыкларга кирәк, дим.
– Моның белән милиция шөгыльләнсә яхшырак булыр дип уйламыйсыңмы?
– Милициянең ни катнашы бар монда?
– Ничек инде, син аларга сөйләп бирәсең дә, алар...
– Нишләп мин аларга нәрсә дә булса сөйләргә тиеш ди әле? Мин үзем детектив!
– Ну, белмим... Бәлки мин нәрсәне дә булса аңламыймдыр, тик... Әгәр дә мине бер көтү кораллы кеше эзәрлекләсә, берсе бүлмәмдә качып утырса, мин, иң беренче эш итеп, милициягә хәбәр итәр идем.
– Борчылма, бер кешегә генә көчем җитә минем. Өйрәттеләр. Эш анда гына түгел, беләсеңме, милиция миңа нәрсә дип әйтәчәк?
Тәнзилә кабат торып басты да киерелде. Күлмәк изүе янә ачылып китте. Зәкинең тыны кысылды.
– Алар әйтәчәкләр: «Тәнзилә туташ, сез ул кешеләрне беләсезме? Юк? Кызганыч. Ә сезгә яман ният кылырдай берәрсен? Андыйлар да юкмы? Кызганыч. Ярар, берәр шикле нәрсә күрсәгез-сизсәгез, шалтыратыгыз». Бетте-китте.
Тәнзилә киемендәге тәртипсезлекне сизеп алды һәм ачык җирләрен капларга ашыкты.
– Карале, син өйләнгәнме?
– Өй... Нәрсә?!
– «Юк» дигән җаваптыр дип исәплик. Яхшы. Минем кемнедер көнләштерәсем килми.
– Көнләштерәсем?
– Әйе, гадәттә, хатыннар ирләре янында ярым шәрә кызлар күрсә бик борчылучан була бит.
– Ә... әйе... аңлашылды. Тик син бит...
– Беләсеңме, минем башка барыр җирем юк. Теге «кунак» әле дә минем номерда. Ә минем үтереп йокы килә. Шулай булгач, гафу ит һәм... тагын бер кат рәхмәт.
Ул да булмады, Тәнзилә Зәкигә кул изәде дә йокы бүлмәсенә кереп китте.
Егет йокы бүлмәсе ишегенә карап шактый утырды. «Мондый төннән тагын нәрсә көтәсең? Хуш исләр аңкып торган хур кызы синең номерга керсен, яныңа ятсын, ризыкларыңны ашап бетерсен, ярыйсы гына уйланылган боевикның кыскача эчтәлеген сөйләп, йокы бүлмәңә кереп бикләнсен, имеш... Юк, милициягә шалтыратырга, нәрсә булса да эшләргә кирәк».
Зәки катгый карарга килеп, йокы бүлмәсенең ишеген тибеп ачты.
– Тәнзилә, сөйләшеп алыйк әле...
Кыз чалкан яткан да, кулларын ян-якка ташлап, шул арада йокыга да талган. Юрганы аяк очына ук шуышкан.
Әлбәттә, сау-сәламәт ир мондый хәлдә үзен тыныч кына тота алса, аңа һәйкәл куярлык!
Зәки, үзенә-үзе «һәйкәл куеп», әкрен генә залга чыкты да кечкенә диванга ятты...

 

 

 

 

 

 

3.


 
Зәки конференц-залдагы зур стендка карап озак утырды. Стендта узган яртыеллыкның керем-чыгымнары графигы күрсәтелгән. Бормалы-сырмалы сызык бер кыз гәүдәсен хәтерләтә кебек. Зәки уйда гына ул сызыкка җитмәгән детальләрне өсти...
Гадәттә, эшкә җитди карарга тырыша иде ул. Тик бүген... Тәнзилә белән бер номерда төн үткәргәннән соң, эшкә булган дәрте бөтенләй сүнде.
Бәлки дөрес тә эшләмәгәндер – милициягә дә шалтыратмады, йокы бүлмәсендәге кызны да куып чыгармады. Киресенчә, уятудан куркып, мендәр-юрган да алмыйча, залга чыгып ятты. Уңайсыз, кечкенә диваннан ике мәртәбә мәтәлеп төшә язды. Ахыр чиктә, иртән иртүк авырлык белән генә торып, киңәшмәгә китте...
Зәкигә дүрт пар күз карап утыра. Тик, хикмәт, Зәкинең башында сәүдәгә кагылышы булырдай ник бер фикер булсын! Ахыр чиктә каты гына йөткереп куйды да кәнәфиеннән торды. Борын эченнән генә гафу үтенде һәм акрын адымнар белән ишеккә юнәлде.
Коридорга чыгып, ишек янындагы кизү өстәленә юнәлде. Телефонны алып, ашыга-ашыга үзе яшәгән бүлмә номерын җыйды. Телефон кыңгыравы сигез мәртәбә чыңлагач кына трубканы алдылар.
Тәнзилә!
– Шайтаныма дип тиясеңме ул телефонга?
– Ә кем бу?
– Ничек уйлыйсың соң?
– Зәкиме? Син кайда?
– Мин? Мин... эштә.
– Чынлапмы? Киткәнеңне сизми дә калганмын бит.
Гаҗәп, Зәки иртән мөмкин кадәр күбрәк тавыш чыгарырга тырышты – бертуктаусыз шкаф ишекләрен шакылдатты, суны бер ябып, бер ачты, зал белән йокы бүлмәсе арасында тыз-быз йөренде. Тәнзилә селкенеп тә карамады.
– Сине моңа да шымчылар мәктәбендә өйрәттеләрме соң?
– Нәрсәгә ул?
– Төрле шартларда да тынычлап йокларга диюем.
– Ну, синең номерыңда миңа куркыныч янамый бит.
– Син каян беләсең?!
Тәнзилә сүзне шаяруга борырга ниятләде:
– Э-э-э, күңелем шулай сизә...
– Аһ, аңлыйм, аңлыйм. Монысын да шымчылар мәктәбендә өйрәткәннәрдер инде мөгаен.
Тәнзилә хихылдап куйды.
– Ярар соң, Зәки әфәнде, берәр бик мөһим нәрсәне беләсең килдеме, тикшерүең генәме?
Бөтенләй миңгерәү булып күренмәс өчен, Зәки тумбочкадан үзенең көндәлеген һәм паспортын карарга кушты. Чынлыкта, алар аның кесәсендә иде. Иң мөһимен әйтәсе килмәде. Төне буе Тәнзилә номерында утырып чыккан егет Зәки белән бер лифтта төште. Зәки аның Тәнзилә номерыннан чыкканын да күрде. Әгәр дә бу хәбәрне әйтсә, кыз, һичшиксез, аның номерыннан хәзер үк чыгып китәчәк. Зәки, нишләптер, моны теләмәде...
– Алло, Зәки. Анда берни дә юк.
– Нәрсә турында син? Аһ, әйе! Ярар, борчылма, Тәнзилә. Машинада калдырганмындыр инде алайса.
– Шул гына идеме?
– Ну... әйе инде...
– Хуш, алайса.
Зәки «Красотка» кинофильмын исенә төшереп, үзалдына елмаеп куйды.
– Әй, туктале! Трубканы бүтән алма яме. Бәлки... Кыскасы, миңа кем шалтыратырга мөмкин икәнен белмисең бит син.
– Син бит өйләнмәгән дидең?
– Үземне монах дип атадым мәллә?!.
– О, аңлыйм. Ярар...
 
* * *
Тәнзилә башын мендәргә терәде. «Бу егет шаяра да белә икән. Кирәк бит ә, сынап карамакчы, имеш!»
Караватка җайлабрак урнашты да, күзләрен йома төшеп, хыялга чумды. Шаяра белә торган кешеләр белән соңгы тапкыр кайчан аралашты соң әле ул? Бик күптән инде... Дөрес, Зәки белән ике арада булганнарны «аралашу» яки «мөнәсәбәт» дип атап булмый әлегә. Алар бит бергә төн генә уздырдылар. Бер номерда.
«Карале, бу номердан чыгып китсәң дә ярый торгандыр инде. Көн буена монда кунаклап булмас. Зәки милиция турында кичә нәрсә әйткән иде әле? Әйе, иң башта номерда утырып калган «кунак»ның кемлеген ачыкларга кирәк. Һаман да шунда микән?..»
Тәнзилә, портьега шалтыратып, үз номерына иртәнге аш китерүләрен сорады. Тиз генә салкынча душка кереп чыкты. Зәкинең кием шкафына сәяхәт нәтиҗәләре: ирләр күлмәге, трико, бер пар оекбаш. Искитмәле түгел, шулай да... Ярыйсы гына костюм килеп чыкты...
Лифт ишеге ачыла башлауга, Тәнзилә йозак тишегеннән генә тышкы якка күз ташлады. Кечкенә арбага ризыклар төяп, бер кеше аның номерына якынлаша иде. Туктады. Тәнзилә номерының ишеген шакыды. Берничә мәртәбә шакып карап та ишек ачучы булмагач, җилкәләрен сикертеп алды һәм китәргә дип борылды.
Тәнзиләгә тәвәккәлләргә кирәк иде. Коридорга ашыкты. Күрше номердан атылып чыгучыны күреп сәерсенгән кешегә елмайды.
– Сәлам! Бик уңайсыз хәлдә калдым. Бер минутка гына чыккан идем, ишек бикләнеп калды. Күршеләргә керергә туры килде... Бу – минем номер.
– Гафу итегез...
– Аңлыйм, ышанмыйсыз. Ярар, әйдәгез, мин сезгә иртәнге ашка нәрсәләр сораганымны санап чыгам...
Бик җентекләп тикшергәннән соң, ниһаять, күнде официант – портье янына, запас ачкыч алырга юнәлде. Бар нәрсәне белергә, бөтенесенә тыкшынырга яратучы портье үзе дә ияреп килде, билгеле. Шулай итеп, бүлмәгә өчәүләп керделәр.
Номерда бер кеше дә юк иде.
 
* * *
...Тәнзилә тәлинкәдән соңгы җиләкне алды да кулындагы аклы-каралы фоторәсемгә төбәлде. Мөгаен бу номерда калу бик яхшы фикер дә түгелдер, ләкин монда һич югы бөтен әйбер үзеңнеке. Үз джинсысы белән ал футболкасын да киеп алгач, иркенрәк булып китте аңа. «Ярар, – диде Тәнзилә үзалдына. – Башка барып төртелер җир барыбер юк бит әлегә, вакытны әрәмгә үтереп ятканчы эш турында уйларга кирәк... Бәлки тиздән Зәки дә кайтып җитәр? Ачкычы миндә бит... Туктале, кызый, нәрсә турында уйлыйсың син һаман?.. Тәк, хәзергә нәрсәләр билгеле? Яшь карак кыз портреты, аның бертуган апасының күрсәтмәләре бар... Монысы – урланган әйберләрнең бер өлешен кабул итеп алган ломбард адресы. Әйе, ул елгыр кызның савыт-сабаны кая илтеп тапшыруын ачыклый алдым. Җанны кимергән бердәнбер сорау гына калды: карак кыз хәзер үзе кайда булырга мөмкин? Монысын ачыклар өчен күп тир түгәргә туры килер, күрәсең...»
Рәсемдәге хатынның яше Тәнзиләнеке чамасы гына булырга тиеш, карт күренми. Кабарып торган иреннәр, озынча яңак, зур кара күзләр, бераз күтәрелеп торучы кашлар... Бер карашка, бернинди серлелек тә чалымланмый шикелле үзендә.
«Фоторәсеме әллә нинди моның. Кәгазе бик юка. Монысына да гаҗәпләнмәскә мөмкин булыр иде, иң хикмәтлесе шунда – бу фоторәсемне Серафима, Аннаның апасы бирде. Бераз гына булса да сыйфатлырак фоторәсем таба алмаганмыни ул? Әллә гаилә альбомына кагыласы килмәгәнме?.. Кем соң син, Анна Сомова?.. Моңа кадәр суд җаваплылыгына тартылмаган. Олы апасы Серафимада кунакта булган, ул киткән көнне генә гаилә хәзинәсе юкка чыккан. Бәхеткә, ул хәзинәнең бер өлеше – бик борынгы, күзгә ташланып тора торган әйберләр, ломбардта пәйда булгач, тиз табылган…»
Сеңлесе турында Тәнзиләгә сөйләгәндә, Серафиманың йөзендә нәфрәт чаткылары уйнап торды.
– Ул һәрвакыт нәрсә дә булса эләктереп китә иде. Бөтенесе дә аныкы гына булырга тиеш дип уйлый иде бугай. Балачактан ук шундый карак булды. Яңа ел бәйрәмендә чыршыдан бик кыйммәтле уенчык урлаганын да хәтерлим. Ышанасызмы?..
Дөресен әйткәндә, күргәне булмагач, андый «бик кыйммәтле» уенчыклар белән бизәлгән чыршыны күз алдына китерә алмады Тәнзилә, шулай да сер бирмәскә булды.
Сөйләвенә караганда, Серафима бу вакыйга турында турыдан-туры милициягә хәбәр итәргә теләмәгән. Нигә зурдан кубарга соң әле, ни дисәң дә, гаилә эше бит. Бердәнбер теләге – буыннан-буынга күчеп килгән көмешне кире кайтару һәм Аннаның кайдалыгын ачыклау...
Тәнзилә, кулындагы фоторәсемгә карап, кабат уйга батты. «Нинди хатын соң бу Анна Сомова? Наркоманкамы? Эчкечеме? Клептоманкамы? Һәм каян килгән шулкадәр зур аерма, ни өчен апалы-сеңелле ике кызның берсе әбисеннән өеме-өеме белән калган кыйммәтле әйберләргә хуҗа, ә икенчесе шәһәрнең иң иске, иң пычрак районындагы күп фатирлы йортның соңгы катында, кечкенә генә бер бүлмәсендә яшәргә мәҗбүр булган? Кызык, бик кызык... Серафимага кабаттан шалтыратып алганда комачауламас иде...»
Тәнзилә аның номерын җыйган иде – телефоннан өзек-өзек тавыш кына ишетелде. Бераз гаҗәпсенеп торганнан соң, кабат җыеп карарга булды. Нәтиҗә шул ук...
Шулвакыт ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Шымчы кызның йөрәге, күкрәгеннән атылып чыгардай булып, шашып тибә башлады. Монда иркенләп утырырга ярамаганын белә иде ләбаса ул. Каһәр суккан шул Аннаны уйлап...
Тавыш кабатланды.

 

 

 

 

 

 

4.


Керемле килешүгә кул куелды. Коллегалары чиратлашып Зәки янына киләләр, җилкәсенә сугып, кулын кысалар, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәчәкләренә ышаныч белдерәләр... Барысы да аның башыннан үткән нәрсә инде. Зәки үз арбасында...
«Кызык, Тәнзилә минем номердан чыгып китмәде микән әле? Да, кичә төнлә кызык кына булды. Бүгенге кичне дә аның белән үткәргәндә шәп булыр иде дә... Тик нигә кирәк соң әле бу күзаллаулар, хыяллар? Бөтен нәрсә кайчан да булса бетә бит. Кичәге маҗара да, хәтер җепселләрен аз гына кытыклап, үтеп китте...»
– Зәки әфәнде!
Гаҗәп тә инде, кайбер кешеләрнең тавышы шулкадәр җанны өтеп ала! Андый кеше ниндидер куркыныч сүз дә әйтмәгән кебек үзе, исемеңне генә атый, ә синең тез буыннарың мизгел эчендә калтырап китә, тәнең буйлап бертуктаусыз ток йөгерә башлый...
Кичәге егет, дөресрәге, бүген иртән лифтта бергә төшкән әзмәвер һәм аның үзе кебек үк зур гәүдәле әшнәләре иң соңгы булып конференц-залдан чыгып килүче Зәкинең юлына аркылы төштеләр...
...Документларыннан аңлашылганча, егетләр шәһәр прокуратурасыннан иде. Озак кына сөйләшеп тордылар Зәки белән. Дөрес, аларны бу «әңгәмә» аз гына да канәгатьләндермәде.
Әйтүенә караганда, күрше номерда кем яшәгәнен Зәки тамчы да белми.
– ...Әйе, кичә кич минем номерда хатын-кыз бар иде. Хезмәттәшләр шаяртуы, ха-ха, ну, сез аңлыйсыз инде. Туган көн иде бит, миңа сюрприз ясадылар... Ул Настя белән (исеме шулайрак иде бугай) ничек элемтәгә керергә? Бик тырышсаң, эзләп карарга була булуын, тик бу аның чын исемедер дип кем әйтә алыр? Мин бит аның э-э-э... документларын сорамадым, – дип кенә җавап кайтарды ул.
Прокуратура хезмәткәрләренә ялган сөйләдеме ул? Әйе, бер яктан караганда, әлбәттә. Аңа оятмы? Мыегы да селкенми. Ә нәрсә? Каршыдагысын исәпләмәгәндә дә, күрше номерлар икәү. Һәм ул аларда кемнәр яшәгәнен күз алдына да китерми. Кирәге дә юк. Аның янәшәсендә хатын-кыз күргәннәр икән (анысын ничек күргәннәрдер, билгесез), ул моментта алар, дөрестән дә, таныш түгел иде бит әле. Номерында анадан тума шәрә таныш булмаган кыз пәйда булуын да, чынлап та, башта хезмәттәшләре «күчтәнәче» дип кабул иткән иде...
 
* * *
Зәки үз номерының ишеген шакыды. Эчке якта тавыш-тын ишетелмәде. Йозакны ачып керде. Тәнзилә юк. Йокы бүлмәсе пөхтә итеп җыештырылган, ваннада дымлы сөлгеләр эленеп тора. Зәки күршесенең телефон номерын җыйды, тик аңа җавап бирүче булмады. Балконга чыкты. Тәнзилә анда да юк иде. «Бүлмәсенә чыгып киткәндер инде», – дип уйлап куйды ул канәгатьсез генә...
Аларның балконын ике метр чамасы бушлык аерып тора. Бернинди торба-фәлән, тотынырлык нәрсә дә күренми. «Тәнзилә шушы араны сикереп чыкты микәнни? Төн уртасында, шәп-шәрә, юеш килеш? Ышанырлык та түгел хәтта».
Егет күз кырые белән генә аска карады. Тәнзиләнекедер инде – ямь-яшел чирәм өстендә зур-зур чәчәк сурәтләре төшерелгән сөлге аунап ята. Ни өчендер кунакханәгә терәп үк диярлек ясалган фонтан янында, яшел чирәмдә, яшь пар утыра. Яннарында гына бала коляскасы тора. Шуларныкыдыр инде – бераз читтәрәк бер нәни кызчык чыр-чу килеп күбәләк куа...
Берәү дә аның ягына карамый кебек... Икенче мизгелдә Зәки күрше балконда иде инде. Бәхеткә, ишеге бикләнмәгән булып чыкты. Ул, тәвәккәлләп, номер эченә керде.
...Ваннада эчке киемнәр, футболка, кофта, Зәкинең трикосы аунап ята. Егетнең карашы ал төстәге матур күкрәкчәдә тоткарланды. Елмаеп куйды. Сагаеп кына йокы бүлмәсенә керде. Бүлмә буш иде.
Залга кире чыкты. Шул мизгелдә аның муенына кечкенә, ләкин гаҗәеп нык куллар килеп ябышты. Тагын бер мизгелдән Зәки инде карават янында, келәмдә ята, ә аның өстендә, еш-еш сулап, Тәнзилә утыра иде. Кызның күзләрендә – курку катыш аптыраш. Ә авызы ерылганнан-ерыла бара...
– Син нәрсә инде, Зәки, кергәч тә берәр сүз әйтә алмадыңмыни? Мин бит, ялгыш, тагын тегеләр килгән дип уйладым. Бер-бер хәл эшләгән булсам шунда?
– Әйт әле дөресен, кайда яшеренеп яттың?
– Әйтмим. – Кыз кабат елмайды.
– Тәнзилә!
– Юк, әйтмим. Карават астында.
– О, бу, мөгаен, шымчылар өчен беренче кагыйдәдер инде, әйеме. «Номерыгызга берәрсе килеп керсә, карават астына яшеренегез!» – дип көлде Зәки.
Тәнзилә аңа үпкәле караш ташлады да, чын-чынлап еларга җитешеп, читкә борылды.
«Аңа көлкедер шул! Миңа нишләргә иде соң, бу бит минем беренче эш һәм... күз алдына китермәгән, бөтенләй башка сыймаган нәрсәләр килеп чыкты...»
– Карама миңа алай итеп! Һәм, гомумән, узган төндә син үз мөмкинлегеңне ычкындырдың инде.
– Мин бит сине белми идем...
– Син мине хәзер дә белмисең!
– Бәлки шулайдыр. Ә бәлки...
– Мин... Карама миңа алай!.. Ник кердең, трикоң белән футболкаңамы? Әнә, ал да ычкын моннан! – дип, ванна ягына ымлады Тәнзилә, каш астыннан гына сөзеп карап.
– Юк, очрашуга әзерләнергә дип килдем... бик мөһим очрашуга...
– Ә мин шулай дип аңладым да.
– Нәрсә аңладың?
– Мине карават астыннан тартып чыгару өчен генә килмәвеңне.
– Мин...
Зәки көтмәгәндә тынып калды.
 
* * *
Коридор ягыннан ишетелеп киткән тавыш аңа Тәнзилә белән «очрашырга» маташкан прокуратура вәкилләрен искә төшерде.
– Тәнзилә! Сөйләшеп алырга кирәк!
Серле тавыш кабат ишетелеп китте. Икесе дә сагаеп калдылар. Кемдер тагын Тәнзилә номерын ачарга маташа иде...
Тәнзилә күз ачып йомган арада залга чыкты, өстәлдә яткан кәгазьләрне алды. Куллары җиңелчә генә калтыраса да, кызның йөзе гаҗәеп тыныч, үзгәрешсез калды.
Зәки аның кулыннан тотты.
– Тәнзилә, тукта! Теге кешеләр... Ну, кичә төнлә... мин бүген алар белән сөйләштем! – диде ул пышылдап кына.
Кыз баскан урынында катып калды, күзләрен челт-мелт йомгалап, Зәкигә текәлеп тора башлады.
Егет әйтә башлаган сүзен тәмамларга ашыкты:
– Син нәрсә эшләгәнсеңдер, кем белән чуалгансыңдыр, белмим... Кыскасы, ул егетләр прокуратурадан!
Ишек йозагы озак чыдарга охшамаган. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Дөрес эшлиме ул, юкмы – Зәки уйлап тормады, Тәнзиләне, җилкәсеннән кочып, йокы бүлмәсенә өстерәде.
Җинаятьчеләргә теләктәшлек күрсәтү мәсьәләсендә нәрсә диләр әле? Ярар, соңыннан. Ул Тәнзиләнең куркынган йөзенә күз төшерде. Нишләп җинаятьче булсын инде бу яшь кенә кыз?! Мөмкин түгел... Дөрес, кайсыдыр ки шикләнергә яратучылар: «Кешенең кемлеген белеп бетерү өчен ярты көн дә бер төн генә җитәмени?» – дияр. Ләкин Зәки болай уйларга теләмәде.
Тәнзилә кашларын җыерды да ныклы адымнар белән балконга юнәлде. Зәки – аның артыннан.
– Кызык, прокуратура миннән нәрсә өмет итә икән?
– Тәнзилә, ул егетләр минем турында белә...
– Күп беләләрме инде? – Кыз күзләрен кыса төшеп, Зәкигә текәлде.
– Нәрсә?.. Ә, әйе, алар минем шушында, янәшәдәге номерда яшәвемне белә. Билгеле, үткән төнне бергә үткәрүебез аларга мәгълүм түгел бугай түгелен, синең исемне әйтмәдем. Шулай да шикләнәләр булса кирәк. Офиска юкка гына килмәгәннәрдер дип уйлыйм.
– Төнлә синең белән караватта тыпырчынып яткан хатын турында нәрсә әйттең соң? – диде Тәнзилә, авыз чите белән генә елмаеп.
– Ну... стриптизерша иде, дидем.
– О, рәхмәт инде...
Тәнзилә җәһәт кенә борылды да кәгазьләр тутырылган рюкзакны балконнан җиргә ташлады. Зәки аптырап калды.
– Нишлисең син?
– Аска төшәргә җыенам, нәрсә тагын? Синең номерга ярамый дисең бит... Нәрсә булды, Зәки, биектән куркасыңмы әллә?
– Юк, мин синнән куркам...
Зәки аңышмыйча да калды: Тәнзилә, елмаеп, аңа күз кысты да, берара балкон читенә асылынып торганнан соң, уйлап-нитеп тормастан, фонтан суына сикерде.
Артта ишек тоткасы борылган тавыш ишетелде. Зәки шул вакытта гына аңышты, чит номерда басып торуын күрәчәкләр – монысы бер, Тәнзиләнең аның тормышыннан бөтенләйгә югалуы бик мөмкин – ике.
Уйлап-нитеп торырга вакыт юк иде. Егетнең авыр гәүдәсе гөрселдәп суга килеп төште...
 
* * *
Матур җирдә урнашкан да инде бу шәһәр. Якында гына киң елга, куе урман!..
– Әйдә, барысын да яңадан башлыйбыз.
– Нәрсәне әйтәсең?
– Безнең танышуны. Сәлам! Минем исемем Зәки. Мин «Тизлек» дигән фирма хуҗасы. Сезнең белән танышырга мөмкинме?
Кызның эчкерсез елмаюыннан Зәкинең тәне эсселе-суыклы булып китте.
– Тәнзилә мин. «Частный детектив...»
«Тәк. Башы булды. Иң мөһиме – аны чыгырыннан чыгармаска! Җитдирәк бул, Зәки. Аны прокуратура эзәрлекли. Әйе, сине дә... Күр инде, әле кичә генә кунакханәдә берүзем интегеп ята идем. Тормышым аз гына кызыклырак булсын иде дип хыялланып. Телдән кем тарткандыр...»
– Аңарчы кем булып эшләдең инде?
Кыз елмаюыннан тукталды да читкә борылды.
– Секретарша идем дидем бит инде, – диде ул бераздан теләр-теләмәс кенә.
– Нәрсә?!
– Сек-ре-тар-ша!..
– Син нәрсә ял... сөйлисең?! Менә шулай тоттың да бер көн эчендә мисс Марплга әйләндеңме?
– Әйттем бит берни дә барып чыкмаячак дип.
– Син нәрсә турында?
– Синең сорауларыңа җавап кайтарганда тилегә охшап калам...
Тынып калдылар: Тәнзилә – үпкәләп, Зәки – әйтер сүз табалмыйча.
– Ә... ә син нишләп миннән сорамыйсың?
– Синең дә тиле булып күренәсең киләмени? Рәхим ит. Әйт әле, Зәки, бизнеска кереп киткәнче кем идең син?
– Спортчы.
Тәнзилә Зәкигә гаҗәпсенеп карап куйды.
– Шә-ә-әп!
Ул аның спорт карьерасын күздә тоткан идеме, әллә фигурасынмы – Зәки ачыклап тормады, дәвам итәргә ашыкты:
– Умыртка баганасын имгәттем.
– Нинди спорт белән шөгыльләндең соң?
– Каратэ, айкидо...
– Оһо! Билеңдәге яра шуннан калгандыр инде? Авыр булгандыр сиңа...
– Әйе, кичерешләр аз булмады. Соңрак, менә, үземә шөгыль таптым.
– Андый ихтыяр көче һәркемгә дә бирелмәгән шул. – Тәнзилә авыр сулап куйды. – Әнә, минем туганнан-туган абыем, авариягә эләккәч, көне-төне аракы чөмерә. Утыз биш яшь кенә әле үзенә, инде кешегә охшашлыгы да калмады бугай.
Зәки саклык белән генә Тәнзиләгә карады:
– Үзең дә секретарша булырга хыялланмагансыңдыр дип уйлыйм.
Кыз кеткелдәп көлеп куйды:
– Юк, әлбәттә! Белемем буенча журналист... Сулга борыл!
– Нигә?
– Бигрәк күп сорау бирәсең. Әйдә, пресс-конференциягә нокта куйыйк әле, егет...
– Әллә мине таксист урынына гына тотасыңмы соң син?
– Ә нәрсә, шәп фикер бу. Киттек ломбардка. Мин эзли торган теге Анна Сомова дигән хатын берничә көн элек анда кереп чыккан, кайбер нәрсәләрен тапшырган.
– Ул анда тагын килер, дип уйлыйсыңмы?
– Килергә тиеш!
Яшеллеккә күмелгән тын урамга чыктылар. Иске йортлар... Әби-чәби эскәмиядә гәп кора... Зәки машинасының двигателен сүндерде...

 

 

 

 

 

 

5.


 
– Нишлисең анда, дип сорадым мин синнән...
Көтелмәгән хәлдән аптырап калган Зәкинең тавышын машина идәненә үк яткан Тәнзилә әллә ишетмәде, әллә аңламады – җавап булмады. Шактый вакыт үткәч кенә пышылдаган тавыш ишетелде:
– Зәңгәр «Жигули»! Артта торамы һаман?
Ломбардтан бер квартал читтә зәңгәр «девятка» тора иде.
– Карале, безнең арттан килгән бит болар. Ничек сизмәдек икән?.. Тукта, чыкмый тор, күрмәсеннәр!
– Иманым камил, әгәр дә син машина йөртә белсәң, без алардан ычкынган идек инде...
– Ярар, шулай да булсын ди. Тик безне бит барыбер тоткан булырлар иде. Ломбардка кергәч... Һәм, гомумән, туктамаган булсам, авариягә очраячагыбыз көн кебек ачык иде. Ул чагында нәрсә?
Зәки, машинасын яңадан кабызып, яр буе урамыннан китте.
Яшеллеккә күмелгән ярны зәңгәрсу дулкыннар юа. Төрле төстәге көймәләр, яхталар, баржалар...
Зәңгәр «девятка» күз күременнән югалгач, Тәнзилә, кире үз урынына утырып, тәрәзәгә борылды. Сизеп тора – Зәки аның һәр хәрәкәтен күзәтә. Ул егетнең нәрсә турында уйлаганын карашыннан тойды, шуңа күрә аңа таба борылырга ашыкмады да. Гомер буе ирек, үзе теләгәнчә яшәү турында хыялланды бит ул. Бу матур, шат күңелле, көчле, серле егет Тәнзилә аның ярдәменә мохтаҗ дип уйлый, күрәсең. Ә ул мохтаҗ түгел, ул, гомумән, беркемнән дә берни дә өмет итми...
– Хәзер кая барабыз инде?
– Нәрсә дисең?
– Бер мәгънәсезгә әйләнеп йөрүне, мәйтәм, туктатсак яхшырак булыр.
Гаҗәп хәл, янында Зәки булганда Тәнзиләнең, гомумән, уй-фикерләре чуала башлый. Аның янәшәсендә миенең бер генә өлеше тулы көченә эшли. Рәхәт хисләр, татлы уйлар, хайвани дәрт өчен җавап бирә торганы. Кызык, гашыйкларның  бөтенесе белән дә шулай була микән?
«Нәрсә? Зәкигә гашыйк булдыммы?! Ул бит, миңа ярдәм кулы сузарга теләп, хәзер нишләргә, миннән ничек котылырга белмәүче бер мескен генә. Дөрес, кыяфәте мескенгә охшамаган анысы...»
– Зәки, мин белмим.
– Ә кем белергә тиеш?!
– Кызма. Син моны эшләргә бурычлы түгел дип әйттем бит инде. Хәзер мин үз юлым белән китә алам, син мине бүтән күрмәячәксең. Әйдәле, кунакханәгә кире кайтыйк. Мин машина яллармын да...
– Шуннан?
– Нәрсә дә булса уйлап табармын әле. Янымда син булмасаң башыма дөрес фикерләр киләсенә минем иманым камил, бик беләсең килсә. Чөнки... Чөнки син миңа әллә ничек тәэсир итәсең...
Зәкинең иреннәрендә канәгать, шул ук вакытта бераз мыскыллы елмаю чаткылары күренеп китте.
– Ник ыржаясың, башмак сатучы?!
– Әллә ничек тәэсир итәм, димәк?
– Син минем энергияне аласың... Вампир син!..
– Эһем... Шулай дисең, алайса...
– Әй, әй, син нәрсә турында?
– Дөресен әйт инде, кызыкай. Синең мине ташлап калдырасың килми.
Тәнзилә ни әйтергә дә белмичә тынып калды. Егетнең йөзенә карап шаркылдап көлмәкче иде, тик... килеп чыкмады.
Зәки, юлга карап барган уңайга, көзгесен рәтләп куйды.
– Тәк, ярар, син каршы булмасаң, минем бер тәкъдимем бар.
Тәнзилә җайлап утырды да кулларын күкрәгенә куйды.
– Ярар, сөйлә!
– Син теге кызнымы, хатыннымы тапмый торып, без икебез дә бу хәлдән котыла алмабыз шикелле.
– Аннанымы?
– Әйе, югалган Анна түтине. Менә болай, син аны тапканчы берәр кафеда тамак ялгап алырга тәкъдим итәм.
– О, шәп идея! Бу безнең эзләнүләрдә һичшиксез ярдәм итәчәк дип уйларга кирәк?
– Юк, эзләнүдә ярдәме булмас булуын. Ә минем эчем быгырдаудан туктарга мөмкин. Аннан соң, мин офиска шалтыратырга тиеш. Андагы дусларым безгә башка кунаханәдән урын белешер, бүтән исемнәр белән. Шул рәвешле, прокуратура... безне тиз арада таба алмаячак.
– Аннары?
– Нәрсә аннары?
– Без исемнәребезне һәм кунакханәне алыштыргач нәрсә була?
– ...Киттек кафега!
Ломбард каршында ук диярлек урнашкан кечкенә ресторанны сайладылар. Берьюлы өч-дүрт кешене туйдырырлык ризык сорап алган парга сәерсенеп караучы чибәр официант кыз нәрсәдер әйтергә чамалап авызын ачты. Ләкин шундук тыелып калды, кире уйламасыннар болар тагын дип уйлап куйгандыр инде, яннарыннан тизрәк китү ягын карады...
Зәки, әкрен генә салат ашый-ашый, Тәнзилә алдындагы кыздырылган итнең, пешкән бәрәңгенең һәм башка ризыкларның зур тизлек белән юкка чыга баруын күзәтте. Ниһаять, кыз урындык аркасына терәлде, тирән сулыш алды... Һәм әйтеп куйды:
– Әйдә, дусларыңа шалтырат!
Зәки, урыныннан сүзсез генә торып, бармен өстәлендәге телефонга юнәлде. Трубканы шундук алдылар. Ул элекке кунакханәгә шалтыратып берникадәр вакыт анда булмаячагын кисәтеп куярга һәм бүтән кунакханәдә номер белешергә кушты. Аннан соң берничә көнгә барлык эшләрнең дә кичектерелүен әйтеп, янәдән Тәнзилә янына килеп утырды. Өстәлдәге салатка һәм кызның буш тәлинкәләренә карады. Официантканы чакырды.
– Бу туташ ашаган ризыкларны миңа да китерегез!
– Тик сезгә монысы өчен дә түлисе булачак...
– Борчылмагыз, алып килегез тизрәк! Үтереп ашыйсым килә... Тәнзилә! Сөйлә әле миңа шул Анна турында...
Кыз җитдиләнеп калды. Бераз уйланып торганнан соң сузып кына сөйли башлады.
– Дөресен әйткәндә, сөйләрлеге дә юк инде. Миңа аның апасы шалтыратты, үзенә чакырды. Аннаның фотосын һәм ул урлаган әйберләр исемлеген бирде.
Тәнзилә Зәкигә фотография тоттырды. Егет, фотога текәлеп, беравык тын гына утырды.
– Исемлектә нәрсәләр бар соң?
– Көмеш савыт-саба, ниндидер тартма, бер-ике бизәнү әйберсе... Үз апаңның әйберен дә урлап була микәнни ул?
– Аннары нәрсә булды?
– Мин Аннаның Казандагы фатирына киттем. Кечкенә генә бүлмә. Күп фатирлы зур йортлардагы арзан «хрущевка»ларны беләсеңдер инде... Анда озак яшәгәнгә охшамаган.
– Ничек эзенә төштең соң?
– Раил мондый вакытта «төгәл фәнни нигезгә корылган очраклы уңыш» дияр иде.
– Анысы кем инде? – Зәки кызга сынаулы караш ташлады.
– Мөһим түгел. Вокзалда, кафеларда иснәнеп йөрдем. Һәм берни дә тапмадым. Бер җеп тә юк иде. Автостанциядә бер хатынга акча төртергә ничек башыма килгәндер, инде әйтә алмыйм. Аннага охшаган берәүнең Чаллы автобусына утырып китүен исенә төшерде бу. Алга таба барысы да бик җиңел булды. Ул башта тукталган кунакханәне таптым. Аның номерына урнаштым. Берәр кызыклы нәрсә тапмыйча калмамдыр кебек тоелган иде. Ләкин, билгеле, инде номер җыештырылган, Аннаның тузаны да калмаган иде. Шунысы да аптырашта калдыра: Чаллыда да Анна Сомова башка фамилия яки чит кеше паспорты кулланып тормаган... Шәһәргә чыктым. Ломбард минем эзләнүләр барышында өченче пункт булды...
Ломбард каршына бер такси килеп туктады. Кара чәчле яшь хатын белән бер ир, машинадан чыгып таксист белән исәп-хисап ясадылар да, бинага кереп киттеләр. Зәкинең күкрәк туры кызышып куйды. Кашларын җыерды.
– Кая, фотографиясен тагын бер карыйм әле.
– Рәхим ит.
– Тәнзилә!
– Нәрсә булды? Таныш мәллә? – диде шымчы кыз Зәкинең йөзендә кискен үзгәреш сизеп.
– Синең Аннаң әле генә ломбардка кереп китте...
«Анна Сомова?! Урра! Ә бәлки Зәки ялгышкандыр? Ниндидер утыз-кырык метр чамасы ераклыкта – хакыйкать. Ялгыш күрмәгән генә булса икән... Ә бәлки шаярткан гынадыр?»
Тәнзилә, өстәл артыннан сикереп торып бер-ике адым атлагач, артына борылып карады... Зәки, берни булмагандай, официант кыз белән сөйләшеп тора иде. Ну, башмакчы, шаярткан гына бугай!..
Тәнзилә ломбард янында тукталып калды, тәрәзәгә күз ташлады. Әйе, шайтан алгыры, шул хатын! Эләкте бит, Анна Сомова үзе эләкте болай булгач!..
Тәнзиләгә бу мәсьәләдә күрсәтмәләр бирелгән иде бирелүен: Анна артыннан сиздермичә генә күзәтергә, аннары апасы Серафимага шалтыратырга!
Шымчы кыз кашларын җыерып куйды. Соңгы тапкыр Серафимага шалтыратырга маташуы уңай нәтиҗә бирмәгән иде шул.
Ишек ачылган тавыш аны айнытып җибәрде. Ломбардтан, акчаларын сумкасына яшерә-яшерә, Анна Сомова чыгып килә иде. Шулвакыт Тәнзилә һич кенә дә эшләргә тиеш түгелне эшләп ташлады. Бөтен урамны яңгыратып кычкырып җибәрде:
– Туктагыз, Анна!!!
Йа Хода, милициядә эшлимени ул? Эшләсә дә, ни шайтаныма дип...
Анна, каккан казык кебек, бер урында берегеп калды. Аптыраудан күзләре түгәрәкләнде. Як-ягына карап куйды. Җилкәсен сикертеп алды да салмак кына адымнар белән китеп барды. Аннары кинәт йөгерә башлады. Тәнзилә, нишләргә белмичә, урынында басып калды...
– Шулмы?
Зәки тавышыннан шымчы кыз сискәнеп китте. Ул арада Анна Сомова йортлар арасына кереп югалды. Бар дөньяга ачуы чыккан Тәнзилә бөтен көченә Зәкинең аягына басты. Егет улап куйды.
– Нишлисең?!
– Синең аркада кулдан ычкындырдым...
Борылып, Анна китеп югалган юнәлештә чабарга уйлаган иде, тик шундук туктап, читкә тайпылды.
Каршы як борылыштан өч әзмәвер утырган баягы «девятка» пәйда булды һәм Анна Сомова артыннан китте. Алар да кызны шәйләгәннәр булса кирәк, тик, хәрәкәт темпларына караганда, кая кереп югалуын чамаламый калганнар иде.
– Ха! Авыз ачып калдыгызмы? – дип кычкырды Тәнзилә, ачудан нишләргә белмичә...

 

 

 

 

 

Ахыры: http://maydan.tatar/tonge-kunak-axyry/

 

 

Амур ФӘЛӘХ

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар