Тишек итек
Аналы ятим – ярты ятим. Халык мәкале
Без әтисез үстек. Әни белән, апалар белән. Күрше-күлән әбиләре, үзебезнең Гөлшикәр әби белән. Гөлшикәр әбинең төпчек улы Илдус абый белән. Әни колхозда сөт җибәрүче булып эшли. Ул иртә таңнан фермага киткәндә, без, ятим кызлар, ялгызыбыз өйдә йоклап калабыз. Күрше-күлән кереп, йоклап калмагыз, мәктәпкә торырга вакыт, дип уята. Каршыда яшәүче Зөһрә әби безнең мал-туарны көтүгә куа, ә аннары безне күргән саен: «Мин сезне йокыгыз туйганчы йоклатам, мин булмасам, иртәнге алтыда үзегезгә көтү куарга туры килер иде. Үскәч, миңа шәһәрдән күчтәнәчкә клиндерләр алып кайтырсыз!» – дип, рәхмәт сүзе ишетергә теләп, сүз ката.
Әнинең әнисе Гөлшикәр әби бездә берәр атналап кунак булып китә. Озак күренми торса, үзебез аның янына югары очка менеп китәбез. Әби белән бергәләп догалар ятлыйбыз, үлгән әтиебез турында: «Безне күрәме, ишетәме, нәрсә ашый, кайда яши, нигә яныбызга кайтып килми?» – дип намазлы карчыктан мең сорауга җавап таптырабыз; урамга сату белән килгән чегәннәрдән кәнфит-прәннекләр алдыртабыз. Әби үзе дулый, үзе безне ярата, үзе кунак итә, үзе идән юу, тузан сөртү кебек өй эшләрен эшләтә. Илдус абый әби белән бергә яши. Илдус абый салгаларга ярата, берничә мәртәбә өйләнеп аерылган. Кулыннан килмәгән эше юк. Әти үлгәч, ул әнинең зур терәгенә әйләнә. Көн дә диярлек бездә. Каралты-кураны да, бакча эшләрен дә, ишегалдындагы вак-төякне дә ул башкара.
Бездән әбиләргә юл шактый ерак. Су буйлатып, тал-тирәк аша тар сукмактан менсәң, кыскарак була, билгеле. Ә су буенда һәрвакыт баткаклык, резин итекләрең тишек булмаса гына шул юлдан менәргә җөрьәт итәрсең. Шуңа күрә яңгырлы, сазлы вакытларда без аларга, авылны урап, кибет очыннан – олы тигез юлдан гына йөрибез.
Бервакыт әбиләргә Себердән Гүзәлия апа кайтты. Ул безнең нәселгә килен булып төшкән, әнинең абыйсының хатыны. Гүзәлия апа безнең өчен көтеп алынган кадерле кунак. Ул еш кайтмый. Елга бер күренеп китүе дә безгә зур бәхет. Аның алмадай тулы түгәрәк йөзен күрү, сандугачтай җырлы тавышын ишетү йөрәккә май булып ята. Йөзендә һәрвакыт елмаю балкый. Аннан матурлык, зәвык, затлылык сирпелеп тора. Авылга үзе кайта алмаганда, Себердән посылкалар җибәрә. Ул посылка килеп җитсә, безнең өйгә Гүзәлия апа үзе кайткандай була. Анда тартма-тартма чәй, «сгущенное молоко», вафли, конфетлар һәм тагын бик күп нәрсәләр була.
Шулай язгы яңгырлы көннәрнең берсендә Илдус абый ишегалдында нидер эшләп керде дә «башын төзәтергә» аш бүлмәсенә узды. Ярым шаярып, ярым җитди:
– Сездә сыйланып утырмам, анда апа тәмлүшкәләр пешереп мине көтә торгандыр! – дип әйтеп салды. Без – Илдус абыйның әби белән генә яшәгәнен белгән игезәк кызлар:
– Нинди апа тагын? Менә бит синең апаң! – дип чырык-чырык көлеп, әнигә төртеп күрсәттек.
– Юк ла! – диде Илдус абый, – Себердән апа кайтты бит.
– Нинди апа?
– Гүзәлия апа.
Без тагын чыркылдап көлешергә тотындык. Безнең әни дә Гүзәлия исемле бит. Юри шаярта дип уйлыйбыз.
– Аһ сине, Илдус абый! Алдыйсың! Әнә синең Гүзәлия апаң каршыңда басып тора. Себердән кайтып, бәлеш пешереп көтеп торалар ди сине югары очта. Көтеп утыр! Авылга кайтса, безнең янга килмимени инде ул? Хыялый! Ник сезгә кайтсын соң ул, син гел бездә, ә әбинең колаклары ишетми.
– Ишетмәсә ни! Ул бит аның әнкәсе!
– Ә ник безгә дә килми алайса?
Илдус абый, тәрәзә аша яңгырлы көнгә карап, башын кашып алды да:
– Ә аның итекләре юк, – диде.
– Алдыйсың ла син, юри котыртасың. Синең итекләрне киеп төшсен, булмаса! Итек сәбәп түгел лә!
– Минекеләр аңа ярамый шул.
– Итеге булмаса, галош кисен!
– Кәлүштә аяклары туңа. Ул бит шәһәр кешесе.
Бу татлы сүзләргә бик ышанырга теләсәк тә, безне үртәргә яраткан Илдус абыйның ялганына тотыласы килми иде.
– Чынлап сездәмени Гүзәлия апа? Алдама инде, көлмичә генә әйт, «ипидер-икмәктер, ант итәм» диген, Илдус абый!
– Ипидер-икмәктер, ант итәм.
– Алайса без дә синең белән барабыз. Әнинең итекләрен алып менәрбез. Аңа әнинең итекләре ярар микән соң?
– Нишләп ярамасын, ярар!
Без, әнинең сыер тизәгенә батып каткан олы итекләрен кулга тотып, Илдус абыйга ияреп, югары очка менеп киттек. Урамда күк йөзен соры болыт каплап алган. Йөзгә вак яңгыр тамчылары сибәли. Ә без бәхетле. Йөздәге елмаюны яңгыр да юып төшерә алмый. Себердән Гүзәлия апа кайткан бит! Күчтәнәчләр алып кайткандыр! Акча да бирәчәк ул безгә! Аны әни дә бик ярата. Ул әнигә һәрвакыт «җаным!» дип дәшә. Ә әни зурлап, хөрмәт белән «Апа!» ди. Гүзәлия апа үзе кызлар кебек. Бер дә әнинең апасы кебек күренми. Алты кыз баласы белән кырыкта тол калган әнинең бөтен битен җыерчык баскан, чәче ап-ак, өстендә һаман мал арасында йөри торган сәдәфле зәңгәр халат. Ә Гүзәлия апа яшь. Бите, яңа кызарып пешкән алма кебек тулып, кызарып тора – бер җыерчыгы да юк. Чәче кара, ул шул озын кара чәчләрне матур итеп җыеп куя – әни кебек яулык ябып йөрми. Матур күлмәкләрдән, ап-ак туфлиләрдән генә йөри. Әнинең аңа «апа» дип дәшүе безгә сәер тоелса да, күнегелгән: апа икән – апа.
Илдус абый көннең яңгырлы булуына карап тормады, безне кыска юлдан – тау бите буйлап, чишмә юлы аша алып китте. Аяк астына ябышкан саз текә тау битеннән төшкәндә, юеш чирәмдә шуып, аска өстери. Без, Илдус абыйның чалбар балагына чытырдап ябышып, егылмаска тырышып, көч-хәл белән туктый-туктый гына төшәбез. Көлемсерәп кенә өлкән иптәшебез сүз кузгата:
– Таудан төшүе җайлыракмы, әллә менүеме, кызлар?
– Төшүе инде! – дибез без игезәгем белән беравыздан. Тау башында футбол уйнаганда, еш кына туп шушы текә ярдан төшеп китә. Кемнең дә аска төшеп аласы килми. Төшүнең бер авырлыгы да юк, ә менгәндә хәл бетә. Таудан менү – безнең урам баласына иң авыр өлештер ул!
– Ә сиңа? – дибез без Илдус абыйга.
– Менүе! – ди өлкән иптәшебез. Без тагын аның шаяруыннан чырык-чырык көлә башлыйбыз. – Төшкәндә аяклар безне тыңламый, аска өстери, туктап кала алмасаң, егылуыңны көт тә тор. Нәкъ тормыштагы кебек. Әз генә ялгыш юлга тайпылып, абынып егылдыңмы, язмышның ачы сынаулары, таудан тәгәрәгән таш-түмгәкләр кебек, өстеңә өелеп, аска – тирән упкынга өстери. Сикереп торуы, яралы тезләрнең сызлавы тиз генә тернәкләнергә ирек бирми. Әнә үзегез дә миңа чытырдап ябышкансыз әле. Егылырга, пычранырга, кулларыгызны авырттырырга куркасыз!
– Көн яңгырлы бит, Илдус абый, җир юеш булгач, аяк асты тая инде. Үзең гаепле, әйттек бит без сиңа, кибет очыннан, урау булса да, зур киң юлдан меник, дип. Үзең тыңламадың безне.
Шулай бәхәсләшә торгач, тайгак тау итәген дә төшеп җиттек, сазлы яр буен да уздык. Елга аша салынган тар сукмактан Илдус абыйның көчле кулларына тотынып чыктык. Безне үчекләп, үртәп, кайвакыт елар дәрәҗәгә җиткерсә дә, аның яратуын сизәбез. Еш кына салгалавы да безнең кәефне кырмый: андый вакытларда кәефе күтәренке була, җырлап та җибәрә, җылап та, дигәндәй. Без артык сүз катарга өркеп, читтән генә аның кыланышларын күзәтәбез.
...Ниһаять, әбиләргә менеп җиттек. Ишекне ачып, эчкә уздык. Өй чиста, җылы, нурлы, якты. Түрдә, кояш булып балкып, кунак апа утыра. Тегү эше белән мәшгуль булуы да, әби белән нидер гәпләшүе дә бу мизгелдә безнең өчен барыбер иде. Без, йөгереп барып, аның муенына сарылдык. Кочакладык, үптек, киеменнән килгән шәһәр исен туйганчы иснәдек, алдына утырып, җылы кочагында утырдык. Илдус абый алдамаган: кайткан бит Гүзәлия апа, кайткан!
– Без сиңа итек алып мендек, Гүзәлия апа!
– Нәрсәгә, кызлар?
– Безгә төшәргә! Илдус абый синең итегең юк диде. Шуңа кунакка төшә алмыйча, безне көтеп, монда утырасың, диде.
Гүзәлия апа кеткелдәп көлеп җибәрде.
– Әйдә инде, Гүзәлия апа, төшик инде! Әни бәлеш салам диде, тәмнүшкәләр пешерер. Бездә күңеллерәк бит. Төш инде, төш! – Әби безнең сүзләргә кысылмады, читтән генә оныкларының ничек шатланганын, киленен ничек яратуларын күзәтте. Гүзәлия апа безнең тәкъдимнән баш тарта алмады.
– Мин төшеп, бер кич кунып меним инде, әнкәй! Балалар бик кыстый бит, үзең күрәсең! – дип, әбидән рөхсәт алды да безгә дигән күчтәнәчләрен ике чүпрәк сумкага төяп, ике кулына тотып, өй алдына узды.
– Менә, Гүзәлия апа, бу әнинең итеге. Ки! Аягың туңмасын, саз кермәсен, урамда яңгыр ява.
– И кызлар, бар минем итегем, бар. Илдус абыегыз шаярткан гына. Ул бит шундый: бер дөрес сүзе юк авызында.
Әнинең итеген кире кулга тотып, төшеп киттек. Без чыкканда яңгыр инде туктаган, күк йөзендә ялтырап кояш чыккан иде. Шундый рәхәт урамда! Яңгыр явып үткәннән соң һава алышынгандай була. Кояш нурында күзләр камаша. Юлда гөрләвекләр ага. Урыны-урыны белән зур күлләвекләр дә барлыкка килгән: аны ерып узсаң, арты тишек резин итекләргә, һичшиксез, су керер. Су керсә, итекне киптерергә кертеп куясы, ыштан-оекларны алыштырасы була, аяк бармаклары өшеп туңар. Игезәгем белән ипләп кенә итекләргә су кермәсен дип, чирәмле, ташлы җиргә басып кына кайтырга тырышабыз. Гүзәлия ападан да калышасы килми. Иртәдән бирле сибәләгән яңгырдан олы юлда шактый күл ясалган. Ике атлыйсың да – су, ике атлыйсың да – су. Әле ярый капка төбенә авыл хәлләрен ишетергә чыккан карт-корылар белән Гүзәлия апа, исәнләшеп, хәл белешеп, хәер биреп уза, кайберләре белән туктап-туктап сөйләшеп тора. Шулай итеп тә әле без артта калабыз, чикерткәләр сыман саздан, юл уртасында җыелган судан куркып, таштан ташка, чирәмнән чирәмгә сикереп барабыз. Бервакыт Гүзәлия апа түзмәде, сорап куйды:
– Балакайларым, сез нишләп кеше төсле юл уртасыннан бармыйсыз ул? Бака кебек, кеше капка төбен таптап, койма буйлап сикереп йөрисез?
– Гүзәлия апа, безнең итек тишек. Юлдан барсак, аякка су керә.
– Ай, Аллам, ник тишек итек белән йөрисез сез?
– Әй, безнең өйдә тишек түгел итек юк та инде ул. Аларның бөтенесе дә арттан – үкчә өстеннән ярыла. Әни дә дулый инде, итегегезнең кунычына басып йөрисез дә аннары ярыла дип. Безгә итек апалардан кала бит. Аяк үскән саен алтыбызга да итек ала башласа, әни каян акча җиткерсен?. Итек белән әллә кая барасыбыз юк, батмыйча, су кертмичә, мәктәпкә барып кайтсак – шул.
Тыкрыкка җиткәндә без су буена төртеп күрсәтәбез.
– Яңгыр туктаган бит инде, Гүзәлия апа, әйдә су буеннан гына кайтабыз. Якынрак та, тизрәк тә булыр.
– Кызлар, кибет аркылы кайтыйк әле. Тишек итек белән йөреп, суык тидерәсез. Авыл кибетендә итек сатыла торгандыр.
Нәрсә ди Гүзәлия апа?! Итек сатыла торгандыр диме?! Нишләп сатылмасын, сатыла. Күрше кызлар, малайлар кыш бетүгә үк яңаны алып киделәр инде. Без бер-беребезне бүлә-бүлә җавап бирергә ашыктык:
– Сатыла, Гүзәлия апа, сатыла. Анда кызыл, ян-ягына тиен сурәте төшерелгән яңа итекләр кайткан. Алар шундый матур. Шуларны киеп карарбыз әле яме?!
Нинди бәхееет! Нинди шатлык! Рәхмәт сиңа, Алла бабай! Ярый әле яңгыр яуган! Ярый әле юлларда су җыелган! Ярый әле безне Илдус абый үзе белән югары очка алып менгән! Гүзәлия апа бүген безгә итек алачак. Тиенлене. Ялтырап тора торганны. Кызылны. Ниһаять, безнең дә үз итегебез булачак. Алайса, һаман апалардан калганны киеп йөрибез. Алар гел тишек. Яңа итекле булгач, ничек саклыйсын, ничек киясен белер идек әле! Тишмәс идек. Кибет ачык булса гына ярар иде, кызыл итекне алып бетермәгән булсалар гына ярар иде, Гүзәлия апаның акчасы җитсә генә ярар иде, дип, күңелдән мең төрле теләкләр тели-тели, юл буе кибеткә кадәр сөйләшми бардык.
Кибет ачык, кибетче Банат апа үз урынында. Безнең хыял түрендә йөрткән тиенле итекләр ярым буш киштәләрдә безне көтеп утыралар.
– Әнә теге кызылын киеп карыйк, Гүзәлия апа, безгә яраячак ул.
– Моны чыдам да диләр, Гүзәлия апа. Шулкадәр җайлы, саласы да килми. Зур да түгел – тап-таман. Әйдә моны алабыз!
Без, кунак апага әнинең иске итеген менгереп биргән игезәк кызлар, кояш баеганда гына, үзебез өр-яңа итекле булып, әни янына шатланып кайтып кердек.
– Әни, кара! Кара! Безгә Гүзәлия апа итек алды.
– Бераз зурракны аласыгыз калган, зуррагы юк идемени соң? Сез бит тиз үсәсез! – дип кулындагы итекне җентекләп тикшергән әнинең күзләрендә без бәхетле елмаю күрдек. Бу мизгелдә ул бездән дә ким шатланмый иде кебек.
Алия МӨБАРӘКШИНА
Фото: https://ru.freepik.com/photos/city'>City фото создан(а) freepik - ru.freepik.com
Комментарийлар