Логотип «Мәйдан» журналы

Тимергалиннар (Романның дәвамы)

6Бу дөньяда иң ләззәтле минутларны, янган учакка карап, йә булмаса чылтырап аккан су тавышын тыңлап, кичерергә мөмкин, диләр. Җәйге төн гүзәллегенә исләре китеп азгамы, күпкәме дәшми утырган икәүнең а...

6


Бу дөньяда иң ләззәтле минутларны, янган учакка карап, йә булмаса чылтырап аккан су тавышын тыңлап, кичерергә мөмкин, диләр. Җәйге төн гүзәллегенә исләре китеп азгамы, күпкәме дәшми утырган икәүнең алдында учак яна, аста елга җай гына дулкыннарын ярга кага. Хезмәт юлын башларга торган яшь егет. Ничек башлар ул аны, нинди сикәлтәләргә очрар? Бу тормышта бик күпне кичергән карт. Ничек тәмамлар ул юлын?.. Тынлыкны Хисмәт карт бозды.
– Ярар, улым, кереп ятыйк куышыбызга. Иртәгә бәйрәм түгел.
– Ятсак ятыйк та соң, бер дә генә йокы килми бит әле, бабай.
– Сөйләшеп ятыйк, аннан килә ул.
Кергәч, тагы да бераз тын яттылар. Бу юлы тынлыкны егет бүлде.
– Карале, бабай, сине мин үземне белә белгәннән бирле «Ристан Хисмәт» дип йөртәләр. Белүемчә, «арестант» сүзен татарчага яраклаштыру. Берәүләр сине жәлләгән була, икенчеләр шикләнә. Имеш, ун елга юкка гына утыртмыйлар ул.
Хисмәт карт көрсенеп куйды.
– И улым, утырталар иде шул, ун елга да, егерме бишкә дә... Тегендә, Коми тайгаларында, ул чакта бер мәзәк тә йөри иде. «Сиңа ничә ел бирделәр?» «Егерме бишне» «Ни өчен?» «Юкка гына» «Алдама. Юкка гына ун ел бирәләр». Миңа да кырык биштә әнә шул ун елны чәпәделәр. Сигез ел утырдым, Сталин үлгәч чыгардылар.
– Соң, бөтенләй сәбәпсез түгелдер дә инде?
– Бар, улым, сәбәбе бар. Үзебезнең бозыклыгыбыз, көнчеллегебез, үч алучанлыгыбыз. Сталин нәрсә? Ул бит Башкортостанның Таллыяр авылында көн күргән фронтовик Хисмәтулла Хәйдәровны төрмәгә ябып куегыз, дип әмер бирмәгән. Кайсыбер адәмнәрдә әле санап киткән сыйфатларның калкып чыгуы өчен шартлар гына тудырган. Ә утыртучылар, аттыручылар эргәбездә йөргән.
Мең тугыз йөз кырык бишенче елда булды бу хәл. Мин июньдә фронттан кайтып төштем. Авылда җимереклек, халыкның тамагы ач, өс киеме өзгәләнгән. Хәмдия әбиең дә өч бала белән бик йончыган. Шулай да күңелләр көр. Сугыш бетте бит, каһәре сугыш бетте! Кайттым да башым белән колхоз эшенә чумдым. Теге Җенле тирәктән ерак түгел алпавыт утары калдыклары бар иде, анысын үзең дә ишетеп беләсең инде. Сугыш елларында авыл халкы йорт-каралты калдыкларын да сүтеп бетерә, бакчасын да утынга кисеп бетерә язган. Бала гына чагым булса да, мин утарның үзен дә хәтерлим әле. Ике катлы мәһабәт йорт, юан карагайлардан буралган келәтләр, ат абзарлары, аларны уратып алган зур бакча, бакча читендә әлеге тирәк... Дурасовларга безнең колхозга кергән биләмәләрне, Кавказны буйсындыргандагы тугры хезмәтләре өчен, патша бүләк иткән, дип сөйлиләр иде. Революциягә чаклы авыл халкының бер өлеше Дурасовка бил бөккән. Аклар-кызыллар кыйкылышы вакытында, карт бояр әле, гаиләсе белән утарына бикләнеп, үзенекеләр җиңәренә, власть яңадан байлар кулына кайтырына өметләнеп яшәгән булыр. Ләкин, дутовчыларны бәреп чыгарып, авылга кызыллар кергән төндә, Дурасовлар каядыр китеп олакканнар. Аннан инде халык, кызыллар власте ныгынып бетмәгәннән файдаланып, утарга ябырылды. Кем нәрсә эләктереп кала ала, шуны эләктерде. Хәтта әлеге мәһабәт йортның да сөлдәсе генә торып калды. Ул чакта кыйратып бетә алмаганнарны сугыш елларында ташыганнар. Колхоз идарәсендә, әнә шул калдык-постыкны да сүтеп алып, фермалар ремонтлауга файдаланырга булдылар. Бу эшкә игезәкләр Һибәт белән Гыйбадны һәм мине куштылар. Күңелем алар белән эшләүгә каршы иде. Халык аларны яратмый. Үз өйләренә бикләнеп, кеше белән аралашмый яшиләр. Яшьләре җиткән булса да, нишләптер, солдат хезмәтенә дә эләкми калганнар. Акыллары төгәл түгел дип, калдырганнар, булса кирәк. Җитмәсә, куллары тик тормавы да авылдашларның теңкәсенә бик тия иде. Угрылыкның олысына бармыйлар барулыкка, әмма кемнең тавыгы югала, кемнең үрдәге – шул икәүдән генә күрә иделәр. Хезмәткә барырга акыллары җитми, урлап тотылмаска – җитә.
Күңелем алар белән эшләүгә каршы, тик колхозда ирләр санаулы гына калган вакытта ничек инде сайланып торасың. Кыскасы, алар сүтәсен сүтеп әзерләп тора, мин арбага төяп, абзарлар янына ташыйм. Эшлибез шулай, юньләп сөйләшмибез дә. Сөлдәнең тәрәзәләре, ишекләре булмаса да, байтак төзелеш материалы чыгарырга була иде әле: бүрәнәләре дә, такталары да, нигез ташы да...
Шулай бер көн чираттагы йөгемне бушатып килдем дә, тегеләр яңасын төягәнче өй калдыгының икенче катына үрмәләдем. Ниятем – аны ничек уңайлырак аударуны чамалау иде. Ярык аша күрәм: тегеләрнең эштә кайгысы да юк. Өй нигезеннән тутык тимер тартма чокып чыгарганнар да, шуның өчен тарткалашалар.
– Туктагыз, фәлән-фәсмәтәннәр, черек тартма өчен кыйкылышуыгызны! Тизрәк арбаны төягез. Беткәнмени монда андый чүп-чар, – дип туктатмасам, сугышып та китәрләр иде әле, билләһи.
Минем бу ямьсез кылыкларына шаһит булуымны күреп, куркып ук киттеләр. Йөкне тиз генә төяделәр. Төшке аш вакыты да җиткән иде инде. Төштән соң, сөйләшми-нитми, бер-берсенә ач бүреләрдәй карап, эшләделәр. Ызгыш сәбәбе сандык юкка чыккан иде, аның турында искә алучы да булмады. Өйләренә алып кайтканнардыр, алам-салам җыю – алар эше, дип кенә уйладым.
Икенче көн авылны тетрәткән хәл булды. Һибәтен теге тирәк ботагында асылынып торган килеш таптылар. Әйткәндәй, бу ямьсез хәбәрне авылга козгын «коррк», «коррк» дип җиткерде. Районнан тикшерүче килде. Мәетне юньләп карап та тормады, үз-үзенә кул салган дигән нәтиҗә чыгарып, китеп тә барды. Мине бер нәрсә гаҗәпләндерде: мәрхүм асылыныр алдыннан битен-башын күгәрткәнче үзе бәргәләде микәнни? Тирәк төбендә барлыкка килгән туфрак өеме дә, ул чыбык-чыбык белән капланган булса да, күземә чалынмый калмады. Хәер, мәрхүмне күмү ыгы-зыгысында бу вак-төяк тиз онытылды. Хәтта туганын күмгәндә Гыйбадның зыйратта булмавы да (күмү мәшәкатен колхоз үз өстенә алган иде) берәүне дә гаҗәпләндермәде. Имеш, ул районга киткән дә, кайгысыннан эчеп йөргән.
Уңыш җыю чоры җиткәч, мин Актаудагы «Заготзерно»га ашлык ташыдым. Полуторка ул чакта колхозда берәү генә. Калганы – үгез көче дә, ат көче. Пар ат җигелгән арба, ун капчык бодай. Тегеләй утыз чакрым, болай утыз – көненә бер рейс. Төнен атларны тышаулап болынга җибәрәсең дә, иртә таңнан тагы юлга.
Дәүләткә икмәк тапшыру мәсьәләсендә әле дә кысалар, ул чакта!.. Илне җимереклектән күтәрергә, төзүчеләргә, эшчеләргә – икмәк! Райком кыса, обком кыса, Сталин кыса... Шулай бер кич, район үзәгеннән йөреп кайткач, колхоз рәисе белән сүзгә килештек. «Атларыңның алдына солы салып берәр сәгать кенә ял иттер дә, тагы юлга чык», – ди. «Чыкмыйм, – дидем. – Үзем икмәк катысы кимереп тә чыдармын, атлар чыдамас». «Графиктан калышабыз, чык!» – дип ныкыша мәрхүм Мифтахетдин. «Утыз пот игенне төнен түгел, иртән алып барып тапшырсак та, ил җимерелмәс», – дип һаман каршылашам. Ул арада безнең ыгы-зыгыга ындырдагы халык җыелып китте. «Бар! Мин әйткәч бар!» – дип кычкыра рәис. «Син түгел, райкомның беренче секретаре әйтсә дә бармыйм!» – дип мин дә кызып киттем. Шулчак җыелышканнар арасыннан кемдер: «Сталин үзе әйтсә дә бармыйсыңмы?» – дип янган утка бензин сирпеде. Үҗәтлегем тәртәдән ычкынган иде инде. «Сталин үзе әйтсә дә бармыйм!» – дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Ике сәгатьтән, караңгы төшеп барганда, барыбер юлга чыгарга туры килде. Әлеге утыз потны таң атканда илтеп тапшырдым. Атлар чиктән чыгып йончыган иде, авылга кичкә табан гына кайтып егыла алдым. Ләкин Хәмдия әбиеңнең җылы куенында төн үткәрергә Ходай язмаган икән. Мин кайтканны НКВДчылар көтеп торган. Озатканда Мифтахетдин мәрхүм: «Билләһи-валлаһи, мин җиткермәдем», – дип гафу үтенгән булды. Мин ул чакта ышанмадым, ул җиткерми, тагы кем җиткерсен?..
Алып киттеләр. Яптылар. Сорау алдылар. «Әйттеңме?» диделәр. «Әйттем. Тик мин совет власына, Сталинга каршы булган өчен түгел, үҗәтлектән генә әйтелгән сүз», – дидем. – Менә шулай, Ильяс улым, сугышны үтеп исән-имин кайткан солдаттан халык дошманы ясадылар.
– Шулай да, кем җиткерде икән соң? Колхоз рәисе эшләгән аламалык булды микәнни? – диде Ильяс, чак кына уйланып яткач.
– Юк, Мифтахетдин кызу иде, ләкин андый аламалыкка бара торган кеше түгел иде мәрхүм. Төрмә сәкесендә, борсаланып, йокысыз үткәргән төннәремдә күп уйландым мин бу турыда. Бәхәсебезнең шаһитларын да берәм-берәм күз уңыннан үткәрдем. Тәү игътибар итмәгәнмен, халык арасында Гыйбадның кыйшайган йөзе дә чалынып калгандай булган иде ич! «Сталин үзе әйтсә дә бармыйсыңмы?» – дигән мәкерле сорау да аның авызыннан чыккан иде бит. Шул юньсез генә эшләгән моны, дигән карарга килдем.
– Туктале, бабай, башыңа төшкән бәлане ул адәмгә ябарга бернинди дә дәлилең юк ич.
– Мине төрмәгә җибәртүче Гыйбад булуына иманым камил. Һибәте белән пычакка пычак килә язганлыгының шаһиты мин булдым. Мәрхүмнең бик каты тукмалган икәнлеген дә тәү мин күрдем. Аның дөньядан үз үлеме белән китү-китмәве турында да кемгәдер шигемне әйттем, булса кирәк. Без капчыкта ятмый, диләр. Хәвефле сернең кайчан булса да өскә калкып чыгачагыннан курыккан бит ул. Мине авылдан алып киткәч, үзе да каядыр китеп югалган.
Тик миннән куркуының сәбәбе туганының үлеме генә түгел. Бар эш әлеге тартмада булырга тиеш. Авылдан качканда, Дурасов бар алтын-көмешен сандыгы белән Төпсез күлгә чумдырган икән, дип сөйли торган иделәр. Күпләр аны әкият итеп кенә кабул итте Хәзер инде ул әкият тә онытылган. Ә теге тартма?.. Гатият малайлары икесе дә комсыз, сөмсез булдылар. Әммә бер черек тартма өчен алар да бер-берсен үтерешүгә бармас иде, мөгаен. Зур байлык чаштырган аларны, шуны бүлешә алмый кыйкылышканнар. Менә шундый нәтиҗәгә килдем, уйлана торгач.
Комида күргәннәремне сөйләсәм, төн җитмәс. Тайгада агач кискәндә бик күпләр кырылды анда. Мине дә, ат караучы итеп куймый, урман кисәргә җибәрсәләр, билләһи, кайталмаган булыр идем. Мартта Сталин үлде, июньдә мин өйгә кайтып төштем. Әле Гыйбадтан үч алу уе башыма да кереп чыкмаган иде. Тик инде Ходаймы, әллә шайтанмы аны җәзага үзе тарттырды. Шул елның кара көзендә булды бу хәл. Таң белән авылны козгын коркылдап уятты. Аның юкка сөрән салмаганын белгәнгә күрә, йөгереп бардык. Барсак, андагы сөякләр өстендә мәет ята, кулында тутык көрәк, маңгаенда тирән җәрәхәт, бите канга баткан.
Тагы тикшерүче килде. Имеш, мәрхүмне кемдер очлы нәрсә белән маңгаена бәреп үтергән. Көрәкне экспертизага алып китеп маташтылар. Тирәк тирәсен җентекләп тикшерделәр. Әрвахның үз эзләре генә. Ахры да, бер ат башы сөягендә кан таплары күреп, аны тикшергәч, ир козгын ташлаган сөяктән җан тәслим кылган дигән фикергә килделәр. Гыйбад кайда йөргән, нигә авылга кайткан, төн уртасында Җенле тирәк эргәсендә нишләгән? Аптыраучылар булды. Мин генә аптырамадым. Бу мәгънәсез үлемнең серен белсәм мин генә белә идем. Менә шулай теге черек сандык ике кешенең башына җитте.
Ильяс сикереп торып ук утырды.
– Димәк, сандык, аның эчендәге зиннәтләр исән?
– Исәндер дип уйлыйм. Гыйбад үлеменнән соң ябышты да инде агачка «Җенле тирәк» исеме. Хәзергә аның тирәсендә хәзинә эзләп йөрүчеләр юк.
– Ә нишләп соң... – Ильяс тотлыгып калды.
– Нәрсә «нишләп»?
– Ә нишләп соң ул байлыкны алып хөкүмәткә тапшырмаска? Хәзинә бәясенең дүрттән бере аны табучыга кайтарыла ич!
– Тап. Тапшыр, теләсәң? Мин инде зәхмәтле хәзинә эзләп йөрер яшьтән узган.
– Миңа да кирәкми дә ул. Авыл өчен нидер эшләргә мөмкин. Әйтик, музей ди.
– Бәлки, шулай эшләнелер дә бер вакыт. Әлегә иртә, Дурасов байлыгын саклаучы козгын исән.
– Сине хөрәфәтләргә ул чаклы ышанадыр, дип уйламаган идем, бабай.
– Дөнья булгач, аларына да ышанырга туры килә, – диде карт, авыр көрсенеп. – Ярар, Ильяс улым, хәзер инде күңелем бераз тынычланды. Китсәм дә, серне үзем белән алып китмим. Үземнекеләргә бик ышанып бетмим. Акча эшләп читләрдә йөриләр. Талашып-сугышып бетәрләр. Ә син – акыллы егет. Мәгълүматны дөрес файдаланырсың дип ышанам.
Ильяска бу төндә йокларга язмаган икән. Патша, Дурасовлар, октябрь инкыйлабы, аклар-кызыллар сугышы, Ватан сугышы. Сталин лагере, авылның ике әтрәк-әләме кулына төшә язып та, төшмәгән байлык, гомеренең байтак елларын ат караучы булып уздырган Хисмәтулла карт, тагын да әллә нинди вакыйгалар, әллә күпме кешеләр...
 

7


– Йә, эшне нидән башлыйбыз? – дип елмайды Тимергалин, райбашкарма комитеты рәисе Гыйбадуллин белән кул биреп күрешкәч. – Колхозның әле башакта утырган игенен бүлүдәнме, әллә алдынгы комбайнерыбыз Гайфулла Шәрипов белән идеологик эшне көчәйтүдәнме? Әллә дуамал рәисне акылга утыртуданмы?
– Иллә дә тел үзеңдә! – диде Гыйбадуллин, сузылган кулны кысып. – Тәрбияви эш үткәрергә дә, акыл өйрәтергә дә килмәдем, Дәүләт Гыйрфанович. Сез – районыбызның иң тәҗрибәле хуҗалык җитәкчесе. Эш алымнарыгызны безгә өйрәнергә дә өйрәнергә әле. Төзелеп бетеп килгән фермагызны карап чыгыйк. Шушы көннәрдә «Сельхозтехника» бер тизәк чыгаргыч линия алып кайтырга тиеш, шуны яңа фермагызга монтажлауны чамалыйк. Бу бит әле районда тәүге линия, башкаларны да алып килеп күрсәтерлек булсын. Мәктәбегезгә сугылып чыгыйк, уку елына әзерлек эшләре ничек бара. Хуҗалык рәисе бу эшләрдән читтә тормыймы? Тормастыр да шәт. Чөнки рәиснең тормыш иптәше Шәмсия ханым, балалар бакчасы мөдире буларак, авыл балаларын шул мәктәпкә әзерләү белән шөгыльләнсә, кече улы Инсаф быел чыгарылыш классына бара, уртанчы улы Ильяс үзе тәмамлаган мәктәптә физика укытучысы булып хезмәт юлын башлый.
Дәүләт Гыйрфанович мыек астыннан елмайды.
– Барысын да белеп торасың, Дамир Гаффарович...
– Райондагы иң абруйлы җитәкченең гаиләсендәге хәлләрне дә белмәгәч, мин үзем нинди җитәкче булам соң? Әле әйтеп бетермәдем. Беренче сентябрьдә укытучыларны, балаларны яңа уку елы башлану белән котларга райбашкарма комитетыннан вәкилләр җибәрәчәкбез. Таллыяр урта мәктәбенә вәкил булып колхоз рәисенең өлкән улы Кадыйр Тимергалин киләчәк.
Дәүләт Гыйрфанович кычкырып көлеп җибәрде.
– Полный комплект булабыз икән дә...
– Болары әле мәктәп эшләре, Дәүләт Гыйрфанович...
Ярата Тимергалин башкорт егете Гыйбадуллинны. Ярата һәм ихтирам итә. Тимергалиннар, Осиповлар, Санкиннар сугыштан соңгы юклык, җимереклек елларында күтәрелгән җитәкчеләр. Күбесенең хәтта югары гына түгел, урта белемнәре дә булмады. Сугышка хәтле тәмамлаган, яки тәмамлап өлгермәгән авыл мәктәбе дә, ачы сугыш тәҗрибәсе. Тырышып-тырмашып читтән торып укыдылар да ул укулыкка... Гыйбадуллиннар – яшь буын. Аларның да үсмер чагы җиңелдән булмады. Әтиләре, олы абыйлары фронтта чакта, черек бәрәңге кәлҗемәсе ашап, сыек балтырган шулпасы чөмереп, төпкә җигелеп колхоз йөген тартканнар. Әмма белемгә омтылдылар. Менә инде Тимергалиннарны алыштырыр яшькә дә җиттеләр.
Дамир Гыйбадуллин да Дәүләт Гыйрфанович күз алдында үсте. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткач, «Алга» колхозында баш агроном булып эшләде. Дәүләт Гыйрфанович аны үзенә кодалап маташкан иде дә, шәһәрнең ул чактагы беренче секретаре Сәхипов: «Синең белгечләрең болай да ярыйсы, «Алга» чатанлый, кадрлар белән аны көчәйтергә кирәк», – диде. Җегәрлене тиз күрәләр бит ул. Колхозда ике ел эшләп өлгермәде, авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном итеп күчерделәр. Райондагы иң зур хуҗалык «Новатор» совхозы артта кала башлагач, анда директор итеп тәгаенләделәр. Ә былтыр район советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлап куйдылар. Өч дистәсен күптән түгел тутырган булса да, җитәкчелек итү алымнарын ярыйсы ук үзләштереп өлгергән. Олыны – олы, кечене – кече итә белә. Әмма кирәкле чагында кайсы берәүләргә каты бәрелүдән дә тартынып тормый.
Дәүләт Гыйрфанович күз чите белән генә аның тышкы кыяфәтен барлап алгандай итте. Зур булмаган, әмма көч ташып торган сыны, үз-үзенә ышанган йөзе, акыллы карашы, әле чал төшә башламаган, артка тигез итеп тарап куелган кара чәче...
Яшь җитәкченең Дәүләт Гыйрфановичка иң ошаган бер сыйфаты – һәр хәл ителәчәк мәсьәләне, олымы ул вакмы, төптән өйрәнеп, сүтеп булмастай йомгакның җеп очын таба белүе. Беренчеләр алар килеп тора, китеп тора, районны арытабан да бу егет җитәкләсә, авыл хуҗалыгы үсешенә дә, социаль мәсьәләләрнең эзлекле хәл ителеренә дә өмет белән карарга мөмкин.
Алай-болай иткән арада, рәис, рация аша парторгын табып, аңа әһәмиятле йомышын да җиткерде. Ашханә суыткычыннан зарыгып көтеп торган сыйны алсын да, Тынбулакның Бикмәт әрәмәсендә табын әзерли торсын. Шашлыгы да булсын, ухасы да комачауламас.
Юнле хуҗаның кунаклары да ишле була, диләр бит. Менә шушы әмерен ярдәмчесенә җиткереп тә бетте, рациядә тагы бер тавыш яңгырады:
– Давлет Гирфанович!.. Это я...
Тимергалин тавышны шунда ук таныды. «Комета» заводы директоры Волгин. Бергә партиянең шәһәр комитеты бюросында утырганда танышканнар иде алар. Капитан Волгин сугышны икенче Белоруссия фронтында батарея командиры булып тәмамлаган, сержант Тимергалин – орудие командиры булып. Анда очрашмаганнар иде. Менә хәзер килеп очраштылар, таныштылар. Рыбак рыбака видит из далека, дип көлгән иде Дәүләт Гыйрфанович танышкан чакларында. Артиллерист артиллериста видит из далека, дип ачыклык керткән иде аның сүзләренә Волгин. Аларның танышлыгы Волгинның, форсат табып, Тынбулакка балыкка килүе, бергәләп уха чөмерүләре белән генә чикләнмәде. Былтыр кыш, тимер юлда завод җиһазы бушатуда өзеклекләргә тарыгач, Волгин Дәүләт Гыйрфановичка мөрәҗәгать итте. Рәис унлап егеттән бригада оештырып, ярдәмгә җибәрде. Язын фермалар тирәсен тизәктән тазартырга завод директоры рәискә куәтле бульдозер белән экскаватор биреп торды.
– Ефим Оскарович, узнал ваш голос.
– Как не узнать? Артиллерист артиллериста... Карале, Дәүләт Гыйрфанович, ике ай заводтан чыга алмадым. Ярты гына көн булса да синең биләмәләреңдә, Тынбулакта, Муза җиңгәңне дә алып, кармак салып утырырга иде... Сине эшләреңнән аермам. Кисәтми барсам, үпкәләрсең, дип кенә шалтыратуым.
Дәүләт Гыйрфанович көлеп җибәрде.
– Мы с председателем райисполкома этим и собираемся заняться, Ефим Оскарович. Подъезжайте. Будем рады. – Үзе Гыйбадуллинга карап күз кыскандай итте. – Йә, Дамир Гаффарович, завод директорын компаниябезгә алуга ничек карыйсыз? Аның белән рәсми булмаган чарада очрашканыгыз бармы әле?
– Юк, Дәүләт Гыйрфанович.
– Беренче кабинетында хәл ителмәгән байтак мәсьәләләр елга буенда чишелеш табу сәләтенә ия булганлыгына төшенгәнсездер инде?
– Төшендем...
Рәис хатынына шалтыратып алуны да кирәк тапты.
– Кара әле, әнисе, төштән соң бер-ике сәгатькә бушый аласыңмы?
– Алсам, нишләтергә җыенасың?
– Сәхрәдә азрак кәеф-сафа корырга ният бар. Әле Гыйбадуллин миндә. Волгин да хатыны белән килеп җитәргә тиеш. Аның Муза Моисеевнасына өч ир янында күңелсез булыр, дим.
– Нәрсә, уттай эш вакытында, сезгә хәмер чөмерешеп утырыйммы?
– Ярар инде, әнисе, битәрләмә, без дә көн саен кырын эш белән шөгыльләнмибез ич. Без хәзер Дамир Гаффарович белән мәктәпкә сугылабыз да, күпер төзеләчәк төштә булабыз, сине Фәрих Юнысович кереп алыр.
Ял көне булса да, кисәткәч, мәктәп директоры Галләмов урынында иде. Бинада агарту, буяу эшләре тәмамланган, яхшылап җыештырасы гына калган. Гыйбадуллинга мәктәпнең яшелчә бакчасы ошамады. Галләмов – карт укытучы, аны колхоз рәисе алдында уңайсыз хәлдә калдыру да ярамас, шулай да җитешсезлекләргә күз йому да яхшы түгел. Җитмәсә райисполком рәисе белеме буенча агроном икәнлеген дә онытканы юк.
– Сез ничек уйлыйсыздыр, Рамазан Шакирович, тик җиргә мондый мөнәсәбәт белән игенчеләр тәрбияләп булмый. Ә җиргә бирелгән яшьләр бүген авылда бик кирәк.
Мәктәп директоры, такта янында укытучыга җавап бирәлми торган укучы баладай, кызарды.
– Соң, Дамир Гаффарович, укучыларыбыз бит ындырда да, басуда.
– Юк сәбәп тапмагыз инде, иптәш директор, – диде колхоз рәисе коры гына. – Басуда ун-унбиш бала да, ындырда егермеләп кыз. Ә мәктәптә биш йөз бала укыймы әле?
– Җитешсезлекләрне иртәгә үк бетерербез, – дип вәгъдә бирүдән үтәлмәде мәктәп җитәкчесе.
Елга ярында торып, күпернең проект-смета кәгазьләрен караганда, Гыйбадуллин Тимергалинның исенә ипләп кенә күтәренке социалистик йөкләмәне төшерде.
– Чамаладыңмы. Хәлеңнән киләрлекме, Дәүләт Гыйрфанович?
Колхоз рәисенең калын кашлары җыерылды.
– Киләрлек тә ул, Дамир Гаффарович. Быел монысын үтәсәк, киләсе елга тагын арттырачаклар бит. Орден алам дип...
– Ордены өчен генә булса, бәлки, каршылашып та маташыр идең. Менә бу объектны планга кертү-кертмәү синең тәртибеңә бәйле булачагын да онытып җибәрмә, Дәүләт Гыйрфанович.
– Ярар, үтәрмен. Тик партия-хуҗалык активы җыелышында башкаларны өндәп чыгыш ясамаячакмын. «Алга» ничек үтәр дә, «Новатор» ничек үтәр?
– «Новатор» директоры Шишканов чыгыш ясаячак та инде. Бүген Ленара Фәриховна аның белән агитпропаганда эше үткәрә.
Ул икәүнең мөнәсәбәтләрен белгәнгә, ирләр кычкырып көлеп җибәрде.
– Кайда, Дамир Гаффарович, совхоз конторындамы, әллә буа буендамы?
– Анысы безгә караңгы, Дәүләт Гыйрфанович, кайда үткәрсә дә үткәрсен, урыслар әйтмешли, лишь бы результат был...
 

8


Мәктәп директоры Галләмовның кызык кына гадәте бар. Урамда кемнедер очратса, әллә кайдан ук сәлам биреп килә. Йомышы төшепме, әллә хәл белергәме берәрсенә сугылса да, хуҗаларга сәламен ишек алдына керер-кермәстән җиткерә башлый. Әле биология укытучысы белән мәктәп бакчасын карап йөргән икән. Янкапка ачып мәктәп ихатасына аяк кына баскан Ильясны:
– О-һо-һо, Ильяс Дәүләтович! Сине... сезне дә көтеп алыр көн бар икән, – дип, шәп-шәп атлап килеп, егеткә кул сузды.
Егет, әле күнегә башламаган «Ильяс Дәүләтович»ка уңайсызланып, тыйнак кына:
– Исәнмесез, Рамазан Шакирович, менә эшкә чыгар көнем дә җитте, – дип җитәкчегә кул бирде.
Эш көне башланыр алдыннан бусагада җыелып шау-гөр килгән бер төркем укытучылар тынып калды.
– Менә, иптәшләр, безгә пополнение. Таныш булыгыз, физика укытучысы Ильяс Дәүләтович, – диде ул, егетне алгарак этәрә биреп. – Кичә генә кебек, алдынгы укучыбыз иде. Баксаң, биш ел үтеп тә киткән. Пединститутны кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч, пенсиягә киткән Зариф Хөрмәтовичка алмаш. Аңа сорауларыгыз бармы?
– Нинди сораулар булсын инде, Рамазан Шакирович, – диде башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәмдүдә Зарифовна. – Күз алдыбызда үсте, каникулларына кайтканда, мәктәпкә кереп хәл белеп чыгарга онытмады. Ак юл телисе генә кала яшь укытучыга.
– Класс җитәкчелеге дә бирәсездер бит инде җегәре ташып торган яшь белгечкә?
– Ник бирмәскә. Зариф Хөрмәтович унынчыга китереп җиткерде. Чыгарылыш сыйныфын Ильяс Дәүләтович алыр. Тагы да сораулар бармы, иптәшләр?
Яшь укытучылар бер читкәрәк тупланган иде. Шулар арасыннан:
– Өйләнгән микән? – дигән сорау яңгырады.
Башлар шул якка борылды, барысы да көлеп җибәрде. Былтыр университет тәмамлап килгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Харисовна, соравының бик үк урынлы түгеллеген аңласа да, башкаларга кушылды.
– Ярар, иптәшләр, – диде директор, шау-шу бераз тынгач. – Мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерергә бер атнадан комиссия киләчәк. Шуңа чаклы бар бина «ялт» итеп торырга тиеш. Таралышыйк классларга...
Физика кабинетында, Ильяс мәктәпне тәмамлаганнан соң, әллә ни үзгәреш булмаган. Аны заманча итеп җиһазландырыр өчен байтак көч сарыф итәргә кирәк булачак әле. Уку елы башланганчы, әле буялып җитмәгән төшләрен буяп, кага торганнарын кагып, приборларны, методик материалларны тәртипкә китереп өлгерергә мөмкин. Менә шуларны барлый башлаган иде Ильяс, ул арада секретарь кыз Хәдичә йөгереп килеп керде.
– Ильяс абый, сезне Рамазан Шакирович чакыра.
Директор кабинетында берүзе генә иде.
– Тәүге көннән үк эшнең майлысын куша дип, гаепкә алма инде, Ильяс Дәүләтович. Колхоз рәисенең үтенече буенча, уңыш җыю барышында ындырда төнге сменада укытучылар дежурствосы булдырган идек. Бүгенгә куяр кешем юк.
– Барырмын соң, Рамазан Шакирович. Гаиләле укытучыларныкы кебек, кырык эшем кырылып яткан дөньям юк ич минем. Тик аңлата төшегез инде, дежурство дигәне нидән гыйбәрәт?
– Кичке алтыдан төнге икегә чаклы, ягъни, комбайнерлар эштән туктап, ындырга ашлык кайтмый башлаганчы инде. Анда игенне бушатучы, көрәүче, җилгәрүче хөкүмәткә, складка аткаручылар – безнең өлкән класс укучылары. Аларга күз-колак булырга, ярдәмләшергә, хәвефсезлек чаралары тәэмин итәргә...
 
...Фирүзә йокысыннан уянды да, тәрәзәдән төшкән кояш нурының битен рәхәт итеп сыйпавына изрәп, байтак кына тормый ятты. Озак ятса да гаеп түгел, төнге сменадан кайтты ич ул. Бүген тагы төнгелеккә барачак. Анда киткәнче әле әнә күпме вакыт бар. Колхоз ашханәсендә эшләгән әнисенең кулы җитми. Идәнне юып чыгарырга кирәк, сервантны сөртергә, үрдәкләргә болгау салырга... Су буеннан кайтканнар да, бакылдашып сөрән салалар. И комсыз кошлар да инде! Әйтерсең, аларны хуҗабикә елга буена иртән генә ашатып озатмаган, әйтерсең җәй буе ач тоткан.
Кыз, ишек алдына чыгып, тагаракка болгау салды. Үрдәкләр сыйны кабалан-кабалан гына бер тында ашап бетерделәр дә, зур эш башкарган кыяфәт белән, күнегелгән сукмаклары буйлап елгага ашыктылар. Фирүзә, әнисе ак тастымал белән каплап куйган, үз сыена кагылмады. Күтәрмәдә җылынып утырган суны алып керде, исенә төшкән бер җырны авыз эченнән генә көйли-көйли, идән юарга тотынып китте. Инде чоланын юып чыгарып бара иде, янкапка ачылганы ишетелде, ахирәте Миңсылу йөгереп килеп керде.
– Әйкәем, шушы матур көндә ничек итеп өйдә утырасың?
– Утырмыйм ич, күрмисеңмени, идән юам.
– Куй әле шул тап-таза идәнеңне! Төнен эш, көнен эш була димени? Җәй үтеп бара бит. Киттек!
– Кая киттек? Калагамы, далагамы? Кичен ындырга икәнлегебезне онытма ахирәткәем...
Миңсылу сипкелле йөзен җыерды.
– Әле кичкә чаклы... Су керергә, кояшта кызынырга киттек, дип әйтүем. Бәлки, бүген җәй эссесенең соңгы көнедер. Көз җитеп килә ич.
Елга буена төшәргә Фирүзә дә каршы түгел иде. Анда аларның үзләре яраткан бер урыны бар. Тынбулакның җәелеп аккан төше түгел, тәбәнәк кенә үләнле, чәчкәле ярлары арасына кереп аккан бер җире. Елга монда тар, ике-өч колач ташласаң бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгарлык, әмма тирән. Төнбоеклар үз иткән бу төбәк авылдан ераграк, шуңа күрә бала-чага су керергә монда йөрми. Ә печәнчеләр инде монда эшләрен тәмамлаган, зур булмаган тугайда әллә ничә кибән калкып чыккан. Тугай аръягындагы басуда комбайннар гүләшә.
Килеп җитәр-җитмәстән Миңсылу кычкырып җибәрде.
– Карале, кара, Фирүзә! Төнбоеклар ничек ямь бирә дөньяга! Һичкенә дә боек түгелләр, балкышып утыралар!
– Балкыйлар шул, ахирәткәем, энҗедәй таҗлары дөньяга нур чәчә. Их, кулымнан килсә, шушы гүзәллекне рәсемгә төшерер идем!
Ахирәтләр, яр буйлап тезелгән төнбоеклар сафын бозмаска тырышып, суга керделәр, чумдылар, йөзделәр, бер-берсенә су сибешеп ямь таптылар. Яшь, сәламәт тәннәрендә җиңелчә ару тойгысы сизгәч, судан чыгып, япмалары өстенә сузылдылар.
Бераз яткач, ярдан ерак түгел куаклыкта ниндидер кыштырдау ишетеп, Фирүзә аягына басты.
– Абау, Миңсылу, монда бездән башка да кемдер бар, булса кирәк?!.
– Кем йөрсен монда уттай кызу эш вакытында? Кошлардыр...
 
...Инсаф, Гайфулла абзыеннан сорап, тиз генә су кереп килү нияте белән Тынбулак буена йөгергән иде. Сукмагын турайтып, әрәмә арасыннан үтәргә уйлады. Куаклык читенә йөгереп килеп тә чыкты, күз алдында ачылган күренешкә исе китеп, катып калды. Кызлар! Аның сыйныфташлары купальниктан гына! Берсе кояшка аркасын куеп җиргә сузылган. Икенчесе, куллары белән биленә таянып, басып тора. Ярый әле Инсаф ягына карамый, югыйсә, егеткә бик тә уңайсыз буласы иде. Әйтерсең, ул, килделе-киттеле шук малай кебек, алар артыннан сагалап килгән дә, ярымшәрә хәлләрендә күзәтеп тора. Инсаф, арткарак чигенеп, зирек агачы күләгәсенә ышыкланды. Ни хәтле уңайсызлану хисе кичерсә дә, зифа сынлы Фирүзәдән күзен алалмады. Классларындагы, юк-юк, авылларындагы иң чибәр кыз. Чая кыз! Үсмер күңелендә кызга тартылу хисе күптән яралган иде инде. Фирүзә дә Инсафны үз күрә, әмма әле аны балалыктан чыгып җитмәгән үсмергә исәпли. Әлеге татлы мәлдә шул тартылу тойгысының мәхәббәт хисе югарылыгына үсеп җитүен егет аңлады микән, юк микән?.. Ул, уйларын туплый алмый, озак кына басып торды. Менә кызлар көлешә-көлешә суга сикерделәр, колач ташлап йөзә башладылар. Классташларына Инсаф та кушылса, гаепкә алмаслар иде дә, мөгаен. Юк, аның шушы идиллик күренешне бозарга кыюлыгы җитмәде, комбайннар эшләгән басу ягына йөгерде. Эшләгәндә дә, кичен соң гына өенә кайткач та, Фирүзәнең оста скульптор мәрмәрдән юнган кебек сыны күз алдыннан китмәде.
... Кызлар куышып йөзеп туйдылар, тагы кызынырга яттылыар.
– Бигрәк матур инде туган ягыбыз, Фирүзәкәем! Шушы гүзәллекне ташлап, каядыр китәм буламмы?
Фирүзә бөтен елга буен яңгыратып көлеп җибәрде.
– Сине каядыр кем куа?
– Бәй, укытучыларыбыз бит, институтка керегез, югары белем алыгыз, комсомол төзелешләренә китегез дип, акыл өйрәтә. Барыбыз да таралышып бетсәк, Таллыяр кем кулына кала. Таркаламы? Бетәме? Ю-у-у-к! Шыр «өчле»ләрем белән мине институтка кем алып утырсын? Алмасалар әле, хәҗәтем дә юк. Аллаһы боерса, мәктәпне тәмамлау белән Актаудагы тегүчеләр курсына керәм, аннары үзебезнең Таллыярда көнкүрешне хезмәтләндерү пунктында хезмәт юлымны башлыйм. Кияүгә чыгам...
– Кемгә? Саматкамы?
– Шуңа, билгеле. Мине бу саескан күкәедәй сипкелле йөзем, кавалеристныкыдай кәкре аякларым белән Саматтан башка тагы кем алсын?
– Сөйләдең син дә сүз, ахирәткәем. Сипкеллелегең йөзеңә нур гына өсти. Тулы ботларың, аякларың шәһәр нечкә сыйракларыныкы кебек түгел, җиргә нык басып йөрерлек, әллә ничә бала табып үстерерлек...
– Менә анысы дөрес, Фирүзә. Җиде бала табачакмын, Аллаһы боерса: дүрт кыз, өч малай.
– Фирүзә тагы да көлеп җибәрде.
– Нишләп җиде генә? Нишләп төгәл исәп өчен сигез түгел?
– Соң, җиде бит инде ул безнең халыкта борын-борыннан хикмәтле сан исәпләнә.
– Туктале, ә чынлап яратасыңмы син ул Саматыңны?
– Әллә инде? Чынлап яратулар, яратылулар менә синдәй кәртинкә кебекләргә генә насыйп булмады микән? Ә Самат ярата, булса кирәк, инде. Армиясеннән көн дә хат яза. Миннән башкага күз салып кына кара, танкым белән кайтып, ул юньсезне өе-ние белән изеп китәрмен, дип яный. Дуамал булып кылана гына ул, ә болай яхшы күңелле егет. Мин курс тәмамлауга хезмәтеннән дә кайтыр, тракторына да утырыр, мине янәшәсенә утыртып силсәвиткә язылышырга да алып барыр...
Менә шулай, җирдә йөреп, бәпкәләр чыгарыр үрдәк мин. Ә син... ә син биектә оча торган аккош. Үзеңә әллә кемнәрне каратып, әллә кемнәрне яратырсың әле.
– Сөйләдең сүз. Уналты яшемә җитеп, берәүне дә карата, берәүгә дә гашыйк була алмаганымны...
– Һи, гашыйк булу өчен күп кирәкмени? Менә мин дә, күршемдә үсеп, буй җиткергән Саматыма алабарман итеп кенә карый идем дә... Хәзер өч кенә көн хат алмый торсам, үземне кая куярга белмим.
– Яратаммы, яратмыйммы – белмим, дигән була бит әле...
– Сиңа да персидәтел малае битараф түгел ич.
– Инсафмыни? Сөйләдең сүз, ахирәткәем. Бала гына ич әле ул.
– Ничек бала? Сыйныфташыбыз. Аңа да уналты...
– Бер китапта укыдым, ахрысы, егетләр кызларга караганда ике-өч ел соңрак өлгерә. Туктале, аның миңа битараф түгеллеген кайдан беләсең? Әллә сиңа серен чиштеме?
– Хәзер, чиште ди. Бар сыйныф белгәнне, мин ничек инде белми калам? Мәхәббәтне бит аны урамга чыгып кычкырып йөрмиләр, ул гашыйк булган мескеннең йөзендә, тәртибендә, кыланышларында кычкырып тора.
– Ярар, мәхәббәт мәсьәләсендә классыбыздагы иң тәҗрибәле белгеч, тел чарлавыбызны туктатып торыйк та, суга чумыйк. Ку мине. Тоталсаң, бар хыялларың да тормышка ашыр...
– Сине генә тотмаска!.. Аккошмын дигәч тә...
Бар елга буе кызлар чырылдашуына күмелде. Әйтерсең, алар монда икәү генә түгел, тоташ бер көтү...
 

9


Ильяс «Урал»ын машина үлчәгеч алачыгы янына китереп туктатуга, сөйләшкәннәр диярсең, Дәүләт Гыйрфанович та УАЗын монда борып китереп утыртты. Ындыр мөдире белән төнге сменасын кабул итеп алган Хисмәт карт та шушында иделәр. Аларга кул биреп күрешкәч, рәис Ильяска карады.
– Син ни эшлисең монда, улым?
– Безгә ярдәмгә килде, – диде Хисмәт карт, елмаеп. Институт бетереп кайттым дигәч тә, урамда трай тибеп йөрмәс бит инде.
– Мәктәптән дежурлыкны миңа йөкләделәр, әти.
– Тәүге көндә үк бик тә әһәмиятле эш ышанып тапшырган икән директорыгыз.
Сүзгә ындыр мөдире дә кысылуны кирәк санады.
– Шулай, Дәүләт Гыйрфанович, шулай. Чаялардан чая кыз-кыркын, алар тирәсендә бөтерелгән тай-тулакка без генә баш була алмыйбыз. Әйдә, укытучы абыйлары баш булып карасын.
– Булыр, Аллаһы боерса, булыр, – диде Хисмәт карт, хәйләкәр елмаеп, – Юкка гына персидәтел улы булып тумаган бит ул.
Ындыр мөдиренең авызы ерылды, әмма рәис аның ягына җитди караш ташлагач, көлүеннән шунда ук тыелды.
– Йә, Мәснәви туган, бүген күпме иген кабул итеп алдың? Чыгар әле теге яшел тышлы дәфтәреңне.
– Кү-үп, Дәүләт Гыйрфанович, күп. Күз тиеп куяр дип, әйтергә дә куркам. Ничәмә еллар эшләп, моңа чаклы бер көндә ул чаклы иген кабул итеп алган юк иде әле.
Колхоз рәисе белән ындыр мөдире алачыкка кереп киттеләр, Хисмәт карт ындыр ихатасы буйлап чираттагы «обход»ын башлады. Ильяс, эш башлап җибәрер алдыннан, зур ашлык көшеле янында ыгы-зыгы килгән кызлар төркеме янына юнәлде.
– Исәнмесез, кызлар, – диде егет бер генә минутка тынып калган төркемгә. – Бүген сезнең ярдәмчегез мин булам. Кабул итеп алырсыз микән?
Фирүзә иптәшләренә карап күз кыскандай итте.
– Ярдәмчебез генә түгел, физика укытучыбыз һәм сыйныф җитәкчебез...
Кайсы арада белеп өлгергәндер, Ильясның булачак хезмәт юлы бүген генә хәл ителде, ләбаса. Егет чуар күңелле җилбәзәкләр токымыннан түгел. Әмма әле кичә генә елга буенда ялан тәпи каз көтеп йөргән кызчыкның су сөлеге кебек чибәр кызга әверелүенә игътибар итми калалмады. Кояшта бераз янган түгәрәк йөзе, кара чәче, бар аркасын буйлаган калын толымы, сызылып киткән кашлары, сөрмәле күзе, бераз күтәренке борыны, иннек сөртмәгән булса да, пешеп килгән чия төсендәге ирене, ирен читендәге кечкенә миңе, матур гына итеп калкып килгән түшләре, нечкә биле, төз, ыспай аяклары. Кемнең бәхетенәме, бәхетсезлегенәме менә шундый чибәр булып үсеп җитте икән бу кыз бала?
Егет күңеленнән яшен тизлеге белән ялтлап үткән шушы уйларны Миңсылу бүлдерде.
– Нигә, кабул итмәсәк, Ильяс Дәүләтович үпкәләп кайтып китәр микәнни? Үпкәләгәннәргә бездә үпкә ашаталар...
Кызлар тагы да кычкырып көлеп җибәрделәр. Ильяс берничә секундка гына югалып калгандай булды. Аның уңайсызлануы Миңсылуның төрттерүенә бәйле түгел иде. Әлеге уйларыннан уңайсызланды ул. Өлгереп җиткән кызлардай кылансалар да, укучы балалар гына бит әле алар. Укытучының аларга җиткән егет күзлегеннән карарга хакы бармы?..
Ул арада көшел янына чираттагы машина килеп туктады. Өч кыз, агач көрәкләрен алып, йөк башына менеп китте, ачылган борттан шыбырдап коела башлаган ашлык агымын шәбәйттеләр. Калганнары җиргә коелган ашлыкны көшел өстенә ташлый башлады. Читтәрәк җилгәрелгән өемне яңа гына хәрәкәткә китерелгән ашлык төягече КАМАЗ тартмасына «төкерә» башлады. Кызларның тагы да бер төркеме төягеч тасмасына иген шылдыру эшенә тотынды.
Ындырда эш кайный. Механизмнар эшләп тора. Машиналарның берсе килә, берсе китә. Басудан кайткан ашлык тазартыла, бер өлеше хөкүмәткә озатыла, бер өлеше келәтләргә салына, анысы орлыкка, колхозчыларга таратуга. Сыйфатсызлары, чүплеләре, хәтта калдыклары да мал азыгы складларына озатыла Кыш озын, ишле колхоз малына күпме катнаш азык кирәк булачак әле. Ильяс боларны яхшы белә, ул шәһәр асфальтында түгел, менә шушы җирдә, көне-төне колхоз эше дип янган игенче гаиләсендә, үзе дә үсмер чагыннан ук шушы эш эчендә кайнап үскән. Менә әле яңа сугылган ашлык исе ындырга гына түгел, бар авылга таралган, икмәк исе авыл халкының борыннарын гына кытыклап калмый, күңелендә киләчәккә өмет хисен ныгыта.
Кич җитте. Зураеп, кызарып барган кояш Мәзин тавы артына барып чумды. Ләкин әле ерак басуда комбайннар гүләве тынырга да уйламый. Чык төшкәнче сугачаклар да сугачаклар әле алар гәрәбәдәй тулышкан бодайны. Ындырда да кызу эш дәвам итә. Бәла аяк астында, диләр бит. Ильяс элеваторга озатылачак ашлыкны КАМАЗга төяүче кызларга кушылып, дөньясын онытып, иген көри иде. Шулчак чираттагы машинаны бушатып беткән төркемдә чыр-чу күтәрелде. Ильяс анда йөгереп килеп җиткәндә, Фирүзә, уң тезенә ияген терәп, чайкала биреп көшел читендә утыра иде. Иптәш кызлары аны уратып алганнар, капыл гына ни эшләргә белми катып калганнар. Шофер Гыйззәт машинасын читкәрәк күчереп маташа.
– Ни булды, Фирүзә?
– Борттан сикергән идем, абый, сул аягымны имгәттем, ахрысы.
Ильяс ыңгырашуын сиздермәскә тырышып тешләрен кыскан кыз өстенә иелде, аның имгәнгән аягын җиңелчә сыйпыйсы итте.
– Авыртамы?
Бу сорауга Миңсылу җавап бирде.
– Ничек инде авыртмасын? Ашлыкка күмелеп калган көрәккә сукты ич ул аягын. – Ул, ахирәте эргәсенә утырып, кулбашын сыйпады, аягының сызлаган төшен өшкергәндәй итте. – Йә буыны чыккандыр, йә тамыры сузылгандыр, йә сынгандыр. Абый, ичмасам, тиз генә хастаханәгә озатырга иде.
– Әйе, – диде Ильяс, каушавын белдермәскә тырышып. – Кызлар, сез эшегезне дәвам итегез, саклык кагыйдәләрен исегездә тотып. Ә мин хәзер...
Кыз, аны укытучысы күтәреп мотоцикл бишегенә утыртканда, сызлануын белдермәскә тырышты. Ләкин «Урал» «дөр-дөр» итеп урыныннан кузгалганда, ыңгырашмый булдыра алмады. Сул аягы сулкылдап-сулкылдап сызлый, ярый әле мотоцикл гөрелдәве аның ыңгырашуын укытучысына ишеттерми. Җитмәсә, тән сызлавына җан әрнүе кушылды. Аның җәрәхәтләнү сәбәбен укытучысына ябачаклар бит. Карап җиткермәгән, хәвефсезлек техникасын тәэмин итмәгән, тәүге эш көнендә үк өлкәннәрнең ышанычын акламаган... Фирүзәнең кәҗә бәтие урынына сикерүендә укытучының ни гаебе булсын? Билләһи, шулай дип әйтәчәк ул мәктәп директорына да, колхоз рәисенә дә.
Участок хастаханәсе табибы Мәрвәров тиз үк килеп җитте җитүлеккә. Тик аңардан файда чыкмады дип әйтерлек. Ул кыз баланың авырткан аягын сыйпап карагандай итте. Бу «дәвалау сеансы»н җентекләп карап утырган Ильясны нишләптор көнләштереп куйды. Кызның аягы имгәнгән, ә теге мөртәтнең оятсыз кулы, аның тезеннән дә югарырак күтәрелеп бара.
– Сынган, ахрысы, Ильяс туган. Ә минем больницада ренгент аппараты да юк (Егерме ел табиб булып эшли, «рентген» сүзен дөрес әйтергә дә өйрәнмәгән). Райбольницага алып барырга туры килер. Кызганычка каршы, машинабыз да ремонтта.
– Үзем алып китәм, – диде егет, табибның бик үк айнык түгеллеген чамалап.
– Ярар, анысы дөрес булыр. Хәзер инде, уттай эш вакытында, кайдан машина эзләп йөрибез? Биеклектән сикерү буенче спортсменкаңа обезбаливающий укол гына кадыйм да, район хастаханәсенә шалтыратам. Син инде, Ильяс Дәүләтович, юлда сак йөр, авария ясап куйма...
Ул «Ашыгыч ярдәм» мотоциклын ишек төбенә чаклы озата чыкты. Кузгалырга дигәндә, егет колагына пышылдарга да кирәк тапты:
– Син инде, Дәүләтыч, әтиеңә әйтеп куйма.
– Нәрсәне?
– Минем салмыш хәлдә икәнлекне. Югыйсә, ул миңа болай да кадалырга гына тора...
Сак барды егет, тукталып-тукталып кызның хәлен дә сораштырып алды. Фирүзәнең ызлануы укол тәэсирендә бераз басылган иде. Гаҗәеп матур айлы бер төн. Юлда машиналарның туктаган чагы. Әйтерсең, бар галәмдә алар икәү генә калган. Чираттагы тукталышта кыз гаепле күзләрен укытучысының аныкыннан да гаеплерәк күзләренә төбәде.
– Абый, бик өзгәләнмәгез инде минем өчен. Үзем гаепле. Ул машинадан ипләп кенә төшеп булмый идемени? Сикергән булам бит әле. Имеш, мин үрдәк түгел, аккош.
– Нинди үрдәк, нинди аккош?
– И, абый, сүз өчен генә инде. Миңсылу бит, үзен үрдәккә тиңли, мине аккош белән чагыштыра. Аккош түгел мин, аягын читәнгә кыстырып сындырган каз бәпкәсе...
Ильяс көчләп елмайган булды. Ул укучысын тынычландыру урынына, анысы укытучысын тынычландырып маташа. Мәктәптә эшли башлавының тәүге көнендә үк болай булырын кем уйлаган? Белгән булса, биектән сикергән менә бу кыз баланы кочагын җәеп тотып алыр иде. Калганнарына да алай дуамалланырга ирек бирмәс иде. Шушы уйларына бирелеп, кызның башыннан җиңелчә генә сыйпап алганын үзе дә сизми калды. Кызның тәненнән ток йөгереп үткәндәй булды.
– Каз бәпкәсе? Иллә дә таптың чагыштыруны, Фирүзә!
– Аның нәрсәсен табасың? Быел яз бер бәпкәбез шулай аягын сындырган иде. Хәзер инде син дә мин үсеп җитте, чатанлавы гына бетмәде. Минем бу аягымны кисәрләр микән, абый, теге бәпкә кебек, чатан каз булып үсәрмен микән?
Ильяс лирик түгел, физик, бер дә төче телләнә белми, шулай да:
– Юк, Фирүзә, син үрдәк тә, чатан каз да түгел, күк киңлекләрен кочар аккош булырсың, – дип әйтеп ташлаганын үзе дә сизми калды. Хәтта үзенең сүзләреннән үзе оялып китте. – Йә, бераз ял иттекме инде? Әйдә кузгалыйк, анда травматолог көтәдер?..
– Перелом несложный, – диде табиб, рентген сүрәтен яктыга куеп карагач. Ике атналап гипста ятарга туры киләчәк. Ничего, туена хәтле төзәлер.
– Нинди туй? Мәктәпкә барганчы, диегез, абый.
Кызның аягын гипслы бинт белән урадылар. Ильяс аны сак кына күтәрде дә, мотоциклына чыгарып утыртты, Актау урамын чыгып, Ташлыяр ягына юл алды. Алар кайтып җиткәндә тулы ай, Кызлар тавы тәңгәленә җитеп, бөтенләй тоныкланган, көн чыгышы яктыра башлаган иде.
Төнге юлчыларны Зөләйханың әнисе Мәдинә чәбәләнеп каршы алды. Миңсылу аңа иптәшенең бәлага тару хәбәрен җиткергән иде инде.
– И Ходаем, Ильяс Дәүләтович! Әйтеп торам бит мин аңа, йөрмә шул колхоз эшенә, өйдә дә мәшәкать җитәрлек, дип. Үзем бер дә генә бушый алмыйм. Имеш, акчасы кирәк, кесәсенә генә тутырып алып кайтыр булса да кош-кортка җиме кирәк... Менә сезгә күпме мәшәкать булды да, үзенә күпме иза. Төзәлер микән соң аягы, Ильяс Дәүләтович? Зәгыйф булып калмас микән?..
– Апа, тынычланыгыз, – диде егет, кызны күтәреп алып кереп кәнәфигә урнаштыргач. – Сынуы катлаулы түгел. Ике атна чамасы гипста утырса, туена чаклы төзәлер...
– Нинди туй ди әле аңа, Ильяс энем?!.
– Әни! – диде кыз катгый итеп. – Абый шаярта гына бит ул, район табибы сүзләрен кабатлый. Беренче сентябрьгә чаклы аякка басам мин, Аллаһы боерса...
 

10


Тимергалиннар гаиләсе тагы бергә җыелды. Тик ата йортында түгел, мәктәп ихатасында. Башланып торган көз көненең матурлыгыннан файдаланып, яңа уку елына керү тантанасын кысырык спорт залында түгел, иркен ишек алдында үткәрергә карар иткән иделәр. Укучыларны «П» хәрефе рәвешендә тезеп куйдылар. Иң башта Ильяс Дәүләтовичның унынчы сыйныфы, Динара Харисовнаның тугызынчысы, сигезенче, җиденче... Уртада – беренче сыйныф. Аларны балалар бакчасы мөдире Шәмсия апалары озатып килгән. Балалар, укытучылар, ата-аналар... Барысы да матур, пөхтә итеп киенгәннәр. Күңелле ыгы-зыгы. Менә тантанага килгән кунаклар белән директор бүлмәсеннән килеп чыкты: колхоз рәисе Дәүләт Гыйрфанович, партком секретаре Фәрих Юнысович, район вәкиле Кадыйр Дәүләтович, авыл советы рәисе, колхозның комсомол оешмасы секретаре... Ыгы-зыгы тынды.
– Кадерле балалар, хәрмәтле укытучылар, ата-аналар, – дип башлады директор чыгышын, – мең тугыз йөз җитмеш җиденче–мең тугыз йөз җитмеш сигезенче уку елын башлап җибәрәбез. Безнең өчен дә, барлык совет халкы өчен дә бу гади ел түгел.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең алтмыш еллыгы. Безнең бурыч шушы истәлекле датаны лаеклы каршылау...
Башкалар да котладылар, башкалар да җиденче ноябрьне укудагы уңышлар белән каршыларга чакырдылар. Партком секретаре «Уңыш» колхозы идарәсенең карарын укып ишеттерде: фәлән-фәлән укучыларны, колхозның җәйге эшләрендә тырышып эшләгәннәре өчен, бүләкләргә. Дәүләт Гыйрфанович тырышларның кулларын кысып, бүләкләрне тапшыра торды.
Котлау сүзләре балалар бакчасы мөдире Шәмсия Нурулловнаның колагына кереп тә чыкмады. Һәр тантаналы чараларда әйтелә торган дежур сүзләр. Аның күңеле шатлык катыш горурлык хисе белән тулган иде. Кайсы хатынга, анага тия әле мондый бәхет? Дәүләте алдынгы колхоз җитәкчесе генә түгел, хәстәрле ир, хәстәрле ата да. Иллесен үтсә дә, әле гәүдәсе нык, күз карашы акыллы, чал кергән чәчләре коела башламаган, сөйләмен, парторгы Гозәеров кебек, боткага әйләндерми, үлчәп кенә сөйли. Ничек инде шушындый ирне яратмыйсың да, аның белән горурланмыйсың? Өлкәне Кадыйр да кеше арасына кереп бара. Сөйләме бик эзлекле чыкмады да... өйрәнер әле. Яшь бит, егерме бишен генә тутырды. Настясы белән бергә кайта алмаганнар. Ничек кайтсын инде, анысының үз мәктәбендә дә уку елы башлана ич. Декрет ялына да күп калмагандыр инде. Ул булырмы Тимергалиннарның тәүге оныгы, әллә кыз туармы? Кыз туса яхшы буласы иде. Югыйсә, гаиләләрендә гел ир-ат бит... Хәер, кем туса да, үз икмәге, үз бәхете белән тусын.
Ильяс улы яхшы костюм-чалбар, ак күлмәк киеп, галстук та таккач, олпатланып киткән. Әнә чыгарылыш сыйныфы балалары янында ничегрәк басып тора. Балалар дип, алар нинди бала булсыннар инде? Егетләр, кызлар. Авылга былтыр гына килгән Динара атлы укытучы кыз белән танышкандыр да инде. Бәлки, кавышып та куярлар. Болай акыллы гына күренә. Октябрь бәйрәмендә гөрләтеп туй ясарлар... Дәүләте мәктәпкә дип ике фатирлы йорт салдырып ята. Барлык укытучылар гаиләле, үз йортларында яшиләр. Әлеге йортның бер ягы яшь гаиләгә булыр да куяр иде. Киләсе елга Аллаһы, бәлки, тагын бер оныкларын күрергә насыйп итәр иде.
Инсафы иптәш егетләреннән гәүдәгә кайтышырак. Шуның өчен сыйныфы рәтендә иң соңгысы булып баскан. Янында пешекче Мәдинә кызы Фирүзә. Моңа чаклы Шәмсия бу кыз баланы әллә күрмәгән, әллә күреп тә игътибар итмәгән, бигрәк сөйкемле булып үсеп җиткән икән шул. Юкка гына Инсаф аның аркасын әллә сыйпый, әллә чеметә, әллә озын толымыннан тарта, ә анысы, чебен куалаган хәрәкәт белән үсмернең бу «игътибар»ыннан арынырга тырыша. Үзе күзләрен укытучысыннан алмый. Калганнар да, күрәсең, яшь укытучыны яратып өлгергән, авызына гына карап торалар. Балалар яратса, укытучының эше алга китә инде ул. Ә Инсафының тәртибе... Күрәсең, Мәдинә кызына күзе төшкәндер дә, аны ничек белгертергә чамалый алмыйдыр. Малайлыктан чыгып кына килә шул. Әле иртәрәк. Менә унынчыны тәмамлар, институтка керер, диплом алыр – анда инде...
Шәмсиянең уйлары шушы тәңгәлгә җиткәч кенә, чара тәмам булды. Югыйсә, «анда инде»нең кайларга алып барып чыгарасын ул үзе дә күз алдына китерми иде әле. Балалар классларга таралды. Шәмсия иренә дәште.
– Карале, әтисе, уңайдан файдаланып, бергә табында да җыелып утырыйк әле. Мин тиз генә кайтып аш салам. Бер-ике сәгатьтән Ильяс белән Инсаф та кайтыр. Алар бүген әле укымыйлар, класс сәгате генә үткәрәләр. Ә сез Кадыйр белән колхоз эшләрен караштыра торыгыз.
– Ярар, әнисе, шулай дөрес булыр, – диде Дәүләт Гыйрфанович ягымлы елмаеп. Озак бергә яшәгән ир белән хатынның уйлары уртак була, диләр бит. Мәктәп балалары алдында өлкәне Кадыйр белән басып торганда, ул да бичәсе кичергән хисләрне кичермәде микән?..
Тик Шәмсиянең әлеге матур планы фәрештәнең «Амин» дигән чагына туры килмәгән булып чыкты. Дәүләт Гыйрфанович конторыннан шалтыратты.
– Әнисе, безне, Кадыйр белән икебезне, срочно дип горком бюросы утырышына чакырттылар. Көтеп утырмагыз, рәхәтләнеп өчәүләп кенә утырып ашагыз инде.
Әмма өчәүләп рәхәтләнеп утырырга да ХодаЙ язмаган икән. Инсафы кабалан гына кайтты, ике капты, бер йотты да: «Әни, без класс белән елга буена барабыз», – дип чыгып йөгерде. Ильясы соңлабрак кайтып әнисе белән иркенләп тә ашамады. Дәфтәрләрен, китапларын алып өстәл артына утырды.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада – шушы буладыр инде, күрәсең.
... Көз кереп барганда КПССның авыл коммунистларын да берләштергән шәһәр комитеты бюросында нинди мәсьәлә каралырга мөмкин соң? Билгеле, шул бер нәрсә инде. Хөкүмәткә иген тапшыру буенча күтәренке социалистик йөкләмәне үтәү барышы. Бу турыда докладны бюро әгъзасы, райисполком рәисе Дамир Гыйбадуллин ясады.
– Шулай итеп, хөрмәтле бюро әгъзалары, чакырылган иптәшләр, йөкләмә туксан бер процентка үтәлде, тагы да , тугыз мең тонна иген тапшырасы калды, – дип очлады ул сүзен.
Кирьяновның ачуы йөзенә чыкты.
– Ә нишләп сузабыз, нишләп йөкләмәне һаман тутырып куя алмыйбыз, иптәш Гыйбадуллин? Нәрсә комачаулый? Бәлки, үзеңә, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына шелтә игълан итеп, тизлекне арттырып җибәрергә кирәктер?
Барлык хуҗалык җитәкчеләре арасында район хуҗасын болай кимсетү ярамаган эш икәнен барысы да аңлый. Нишләр икән, кызып китеп, пычакка пычак килерләрме дип, кызыксынып утыручылар да юк түгел иде. Тик Гыйбадуллинның эчендә давыллар уйнаса да, тышка чыгармаска үзендә көч таба алды.
– Әгәр шелтә белән генә иген үстереп җыеп алып булса, Юрий Петрович, көне-төне бер-беребезгә шелтә язып тик утырыр идек. Чак кына хуҗалык җитәкчеләренә ресурсларын барларга ирек бирик, карабодайга төшеп кенә торалар, көнбагыш җыеп аласы бар. Әлеге тугыз мең тоннаны тутырырбыз дип уйлыйм. Ындырлардагы ашлыкны чыгарырга машиналар җитешми, АТКга үз эшен аныграк оештыру таләп ителә.
Кирьянов бар хуҗалык рәисләрен дә урыннарыннан күтәреп сорап чыкты. Күпме тапшырган, күпме тапшырасы калган, йөкләмәсен кайчан үтиячәк? Берәүләрен битәрләде, икенчеләренә кычкырып та җибәрде, хәтта шыбыр ир-ат арасында берүзе утырган секретаре Ленара Котдусованы санга сукмый сүгенеп тә ташлады. Тик анысы өйрәнеп беткән, бер кылы гына да кыбырдап куймады. Гыйбадуллинның сүзләре әзрәк җанына тиде микән, бу юлы берәүгә дә шелтә каптырмады.
Арытабан хуҗалыкларда уҗым культуралары чәчү, орлык салу барышы тикшерелде. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Кадыйр Тимергалинның чыгышын да зал дикъкать белән тыңлады. Кем күпме чәчкән, кем күпме салганны исләрендә калдыру өчен түгел, абруйлы агалары алдына тәү тапкыр чыккан яшь белгечнең фикерләү куатен чамалау өчен.
Беренче секретарь ничектер, әмма Дәүләт Гыйрфанович улы чыгышыннан канәгать калды. Кәгазьдән укымый да дип әйтерлек, башындагы белешмәсе җитәрлек, нәтиҗәләрне анык ясый. Үсәр, югарыракка күтәрелер чамасы бар егетнең. Хәер, беренче секретарь докладчыга да, хуҗалык җитәкчеләренә дә бәйләнеп тормады. «Принять к сведению», – дип кул гына селтәгәндәй итте. Әйтерсең, киләсе ел уңышына әлеге чорда нигез салынмый да, киләсе елда да «күтәренке социалистик»ны үтәргә кирәк булмаячак. Иртәгәсен ишәк кайгырткан принцибымы бу? Озакламый югарыракка күтәрелеренә өметләнеп яшәүме!
Бюро өстәле артында Тимергалин белән Волгинның урыннары янәш. Утырыш барганда пышылдашып фикер уртаклашырга да форсат табалар.
– Твой сын – толковый парень, – дип пышылдады ул Дәүләт Гыйрфанович колагына. – Заводны проект куәтенә җиткергәч, бер аламарак колхозны алам да, ярдәмче хуҗалык оештырам. Кадыйрдан менә дигән җитәкче чыгачак.
– Улыма югары бәһа бирүең өчен рәхмәт, Ефим Оскарович, – диде ир, аерылышканда аның кулын кысып.
– Берәр ярдәм кирәкмиме, Дәүләт Гыйрфанович? Бу аждаһа бик кыса бит үзегезне. Өстәгеләргә ярыйм дип, тиресеннән чыгарга әзер.
– Тәкъдимегез өчен рәхмәт, Ефим Оскарович. Сезгә бит әле Уфадагыларына гына түгел, Мәскәүдәгеләренә дә ярарга...
– Оборона министрлыгына! Шуңа күрә дә бик куркып бармыйм бит инде горкомыннан да, обкомыннан да. Без синең белән артиллеристлар!
– Һәм яһүдләр, Ефим Оскарович.
– Татар туганда, еврей кычкырып елаган, дип әйтергә чамалыйсыңмы?
– Алай дисәң дә була. Безнең менә мондыйрак анекдотыбыз бар.
– Булгач, сөйлә соң. Бюро кысынкылыгыннан соң тыннарны бераз иркенәйтеп алырга кирәктер бит.
– Болай булган хәл. Бер авывлның иң акыллы карты үлем түшәгендә ята икән. Күрше бүлмәдә – өч улы. Тәү фатиха алырга кечесе кергән. Карт күзләрен чак ачып караган да: «Улым яһүдләрне саклагыз», – дигән. «Йә, ничек? – дип каршы алганнар аны туганнары. «Әти алышынып бара, булса кирәк», – дип уфтанган кече ул. Уртанчысы кергән. Карт күзләрен дә ачалмаган, телен кыенлык белән кыбырдатып: «Улым, яһүдләрне саклагыз», – дип пышылдаган. Уртанчы ул аптырап чыккан да, аталарының алышынып баруын чикәсенә бармагы белән төртеп күрсәткән. «Әти, фатихаңны бир», – дип өлкән ул кергән. Үләргә яткан карт торып ук утырган: «Әйтәм бит мин сезгә, аңгыралар. Еврейларны саклагыз! Аларны бетерсәләр, безгә тотыначаклар».
Генерал көлеп җибәрде, аңа Дәүләт Гыйрфанович кушылды.
– Бик теләгегез булгач, биреп торыгыз соң миңа ике КАМАЗ, Ефим Оскарович. Бер атнага. Икмәк ташырга машиналар җиткерә алмыйм.
– Заметано. Завтра утром два КАМАЗа будут у вас.
Район үзәгеннән Дәүләт Гыйрфанович бераз йончып, әмма күтәренке күңел белән кайтты. Бөртеклеләр җыюны тәмамлады. Ике-өч көннән икмәк тапшыру йөкләмәсен дә үтәргә тиеш. Комбайннар карабодайга төште. Көнбагышка әле иртәрәк. Чөгендере матур гына булып өлгереп килә. Киләсе атнадан да калмый анысын җыя башларга кирәк. Шушы уйларына бөтенләй бирелеп китүен аңлап, ул үзеннән үзе көлеп тә куйды. Әйтерсең, аның бар булмышы колхоз эше белән генә чикләнгән. Әнә бит абзарында үз малы, өендә үз гаиләсе. Өйгә кергәнче, ул абзарга кереп, әнә шул үз малын барлап чыгуны хуп күрде. Әйе, «барлап», тәрбияләве инде Шәмсиясе белән ике улы бурычы. Яланнан ашказанын тутырып алып кайткан үләнне күшәп торган Чуаркае хуҗага гаҗәпләнебрәк карады. Абзарга бик сирәк керә торган бу адәмгә бүген ни кирәк булган, янәсе. Әмма сыртын сыйпаганга бик риза булды. Арандагы бозавы, киртә аша муенын сузып, хуҗаның кәчтүм итәген яларга тырышты. Сугымга калдырылган башмагы һаман утлыктагы калган-поскан печәнне көйшәп, кичке кунакка игътибар да итмәде. Күрше лапаста сарыклары һаман тынычланып бетмәгән, ни кирәктер аларга, ары-бире йөренәләр. Кошлар кетәгендә тавыклары инде куначага менеп йокыларына талганнар, казлары белән үрдәкләре ара-тирә «каак-каак», «бак-бак-бак» дип хәбәрләшеп алалар.
Әйе, дөнья булгач, барысы да кирәк. Авылда: «Персидәтелгә нәрсә, колхозның бар байлыгы аның кулында» – дип сөйләнүчеләр табылса да, үз кесәсе белән колхоз кесәсен бутарга аның бит әле башына тай типмәгән. Менә суыклар төшәр, тәү кош-кортны эшкәртерләр, аннары сугым суярлар. Өйгә дә җитәр, шәһәрдәге Кадыйрен дә өлешсез калдырмаслар. Кибетләрдә ит азыгы дефицит, базарда кыйммәт. Итнең килограммын алты тәңкәгә алып ашап кара әле!..
Шәмсиясе өйдә берүзе генә иде.
– Балалар кайда китте? – диде ир, аш өстәле янына килеп утыргач.
– Кинода. Бүген укучылар, укытучылар өчен махсус кино күрсәтәләр икән. «Доживем до понедельника» дип атала. Төп рольдә Штирлиц, ди.
Дәүләт Гыйрфанович көлеп җибәрде.
– Группенфюрер СС Штирлицмыни?
– Әй, сиңа авыз ерырга гына булсын. Фашистны уйнаган чибәр артист инде. Вячеслав Тихоновмы әле?..
Урынга яткач, ир хатынын кысып кочып алды.
– Ни эшләвең ул, әтисе?
– Дөнья матур бит, дип әйтүем, әнисе.
– Матур булса, өстемә менеп барыргамы, оятсыз?
– Үз хатының өстенә менеп бару оятсызлык түгел ул, ярату гына...
 

11


Яшь укытучы үз эшенә инде күнегеп тә китеп бара. Физика, астрономия фәннәреннән институтта алган белемен барлый, методик белешмәләр укый, күргәзмә әсбаплар белән эш итәргә дә онытмый, тәҗрибәләр дә үткәрә. Гомүмән, балаларның игътибарын, игътибарын гына түгел, хәтта хөрмәтен дә яулап ала алды, булса кирәк. Дәрескә кергәч тә, күз йөртеп, сыйныфны барлап чыга. Унынчылар барысы да урынында. Хәтта, җиңелчә чатанлавы бетеп җитмәвенә карамастан, Зөлкарнәева Фирүзә дә... Бер генә көн дә дәресен калдырганы юк. Югыйсә, авыруына сылтанып, мәктәпкә килми ятса да, берәү дә гаепкә алмас иде бит. Укытучысы, сыйныф җитәкчесе Ильяс Дәүләтович өенә барып хәлен белер иде, кыз калдырган дәресләрен аңлатыр иде Укучы кыз белән үз арасында ниндидер күзгә күренмәс ефәк җеп тартылуын егет аңлап та өлгерә алмады.
Дәрескә кереп балаларны барлаганда, аның карашы иң тәү кыз ягына юнәлә. Кыз, укытучы игътибарыннан куркыпмы, оялыпмы, башын түбән ими. Аның турында уйлап, аның сынын, аның йөзен, аның хәрәкәтләрен күз алдына китереп, төннәрен йокламый дип әйтерлек үткәрә бит ул. Һәм менә алар очраштылар. Юк, күзләр күзләр белән генә очрашты. Әмма күпме наз, күпме мәгънә, күпме әйтелмәгән сүзләрне эченә ала бу очрашу!.. Беренче мәхәббәт дип атыйлар шагыйрьләр кызның бу тойгыларын, бу хисләрен. Аңа атап күпме шигырьләр язганнар, күпме җырлар чыгарганнар һәм чыгаралар. Беренче саф тойгы!..
Ә егет?.. Ул бит шул кызның тиңдәше, мәктәптә укып йөргән үсмер түгел, укытучы. Әле балалыктан чыгып кына килгән укучысын яратырга хакы бармы аның? Төннәрен уйланып ятканда, үзенә мең кабат сорау биргәне бар. Хакы?!. Егерме ике яшен тутырган егет белән унҗидесе белән китеп барган кызның мәхәббәтен «хак» калыпларына гына сыйдырып куеп булса икән!.. Яшь аермалары бары алты гына ел. Әмма шул алтысы да әлегә тирән упкын. Укучы – укытучы...
Институтта укыганда йөргән кызы булды Ильясның. Филология факультетында укыган Люция исемле иркә, очынчыграк үзенең күзләренә пар зәңгәр күзле кыз иде. Киноларга, танцаларга йөрделәр, кышларын бергә чаңгы шудылар, җәйләрен Агыйдел буенда пляжда ял итә иделәр. Тик мөнәсәбәтләре тотрыклы булып чыкмады. Шәһәр кызы эшкә авылга китүдән кискен баш тартты. Егетнең максаты авылына, туган мәктәбенә кайту иде. Күрәсең, дуслыклары да әнә шул «йөрү»дән узып китеп чын яратуга әверелә алмагандыр?
Ильяс Дәүләтович кыз күзләреннән кыенлык белән арынып, карашын башка балаларга күчерә. Фирүзәнең иптәше Миңсылуның йөзе һәр вакыттагыча көләч, ул укытучыга ниндидер серне белгән кебек хәйләкәр итеп карый. Бәлки, бу аңа шулай тоеладыр гына. Инсафның йөзе караңгы. Ни газаплый аның яраткан энесен? Ильяс моны белә, танырга гына теләми. Көнләшү хисе! Йә инде, бер авыл мәктәбенең, бер сыйныфында барлыкка килгән әлеге «өчпочмак»!
Өчпочмак кына микән? Ә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Харисовна? Университетта укыганда ничектер үз парын таба алмаган. Таллыярга килгәненә бер ел, мәктәбеннән аерылып урамга чыкмый дип әйтерлек. Урамга чыкканда, йә булмаса клубка киногамы, концерт-фәләненә баргандамы, күзенә юньле егет чалынмый, аңа күз салганнарына күңеле ятмый. Ильяс белән танышканнарында, йөрәгенең бер чите талпынып куйган иде дә ул... Менә бит аңа пар! Төскә дә чибәр, акыллы да күренә, әти-әнисе дә авылның иң абруйлы кешеләре. Җитмәсә, кызның фатир хуҗабикәсе Мөхлисә карчык та аның әйтелмәгән фикерен эләктереп алган булып чыкты.
– Авызыңны ачып йөрмә, кызыкай, – диде ул тәмләп чәй эчеп утырганда, – Таллыярда Дәүләт улыннан да юньлерәк егет таба алмаячаксың.
Динара Ильяс турында хыяллануы ничек карчык аңына барып җитүенә аптырамады да, оялмады да.
– Әллә мине, кияүгә чыгар егет эзләп кенә йөри икән дип, уйлыйсың инде, әби? – дип көлгән булды.
– Соң, кияүгә чыкмый, карт кыз булып утырып калырсыңмы?
– Курыкма, әби, калмам.
Ничектер егеткә якынаю, аңлашу өчен берәр сәбәп табылырын көтеп йөрде ул. Форсаты табылды. Өлкән класс сыйныфларының бу уку елындагы тәүге кичәсе үткәрелде. Кичәнең дә ниндие бит әле. «Дөньяда мәхәббәт бармы?» дигән темага диспут. Ильяс Дәүләтовичның унынчы сыйныфы укучылары кайнашып йөреп әзерләнделәр. Әйтерсең, уналты-унҗиде яшьлек кызлар, егетләр башка бар мәсьәләләрен – мәктәпне уңышлы тәмамлау, уку йортларына керү, үзләрен булачак хезмәт юлына әзерләү, тормыш кору – хәл итеп беткәннәр дә, әнә шул дөньядагы мәхәббәтнең булу-булмавы мәсьәләсен ачыклыйсылары гына калган. Сораулары да бит әле аның! Бармы-юкмы? Булса, ул ничегрәк була? Дөнья әдәбиятында бу тема ничегрәк яктыртылган? Ничә яшьтән гашыйк булырга мөмкин? Үзенең яратуын егет башлап әйтергә тиешме? Кыз әйтсә, бу әхлаксызлык буламы? Хәтта кичә үтәчәк спортзалга төрле шагыйрьләрнең: Тукайның, Такташның, Пушкинның, Гетенең, Байронның – шигырьләреннән юллар язып та элделәр. Директор кичәнең эчтәлеге өчен Динара Харисовнаны җаваплы итеп билгеләде. Аны оешкан рәвештә үткәреп, укучыларны оешкан рәвештә өйләренә таратуны Ильяс Дәүләтовичка йөкләде.
– Карагыз аны, – диде ул, икесен дә кабинетына чакырып алып, – диспутыгыз боламыкка әйләнмәсен, тәрбияви ягына ныклап басым ясагыз. Диспуттан соң танцада юк-бар буги-вуги биеп маташмасыннар. Вальс бар, үзебезнең менә дигән халык биюләре...
Әйе, җанлы үтте бу чара. Инсаф ниндидер бер кирелек белән: «Мәхәббәт – юк, ул шагыйрьләр фантазиясе генә тудырган галәмәт», – дип исбатларга тырышты. Аның фикерен Фирүзә инкяр итеп бер булды. Үзе генә булдыра алмагач, Динара Харисовна әлеге Пушкиннар, Такташлар ярдәмендә аңа булышырга тотынды. Лириклар һәм физиклар турындагы бәхәс яңартылды. Ахыры да әдәбият укытучысы физика укытучысына катгый соравын бирде.
– Ә сез, Ильяс Дәүләтович, ышанасызмы мәхәббәт барлыгына?
Укытучының укучылары алдында бу мәсьәләдә бик төпкә кереп китәсе килми иде. Тик, сорау бирелгәч тә, шаулы зал тынып калды, бар карашлар аңа юнәлде.
– Бар, – диде ул бер сүз белән. – Галәмдәге бар җисемнәр бер берсенә тартыла ич. Планеталар – Кояшка, кометалар – планеталарга... Шулай булгач кешеләр дә бер-берсенә тартылырга тиеш инде.
Бу чагыштыру барысы өчен дә кызык тоелды, көлеп җибәрделәр, спортзал эче шау-шуга күмелде. Инсаф:
– Ильяс Дәүләтович, дөрес әйтә, кызлар, малайлар, – дип сүз алгач, тагын тынып калдылар. Соңгы чакларда ул гел генә абыйсына каршы сөйли башлаган иде – Без – кометалар, укытучыларыбызга тартылабыз. Кайсы берләребез. – Ул Фирүзә ягына күз ташлап алды, – бигрәк тә нык тартыла. Укытучыларыбыз – планеталар, алар Кояшка, ягъни дә директор абыйга тартыла. Күрәсең шушы буладыр инде мәхәббәт дигән нәрсә? Бу юлы зал көлмәде, Инсафның шаяртуы тупасрак килеп чыкканын барысы да аңлады.
Ничек кенә булмасын, диспутны Такташның: «Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», – дигән үлемсез юллары белән тәмамлап куйдылар.
Сөйләшү, азагына табан, бераз сүлпәнләнгән иде, танца башлангач зал тагын да җанланды. Укытучы абыйларын, ай-ваена карамый, баян тоттырып утырттылар. Ул, бармакларын йөгертеп, аның телләрен барлап алган булды Бәхти Гайсин репертуарындагы бер көйне уйнап җибәрде. Кызлар вальска төште, аларына берәмләп малайлар да иярде.
Аннары биетте дә әле ул укучыларын. Аннары магнитофон язмасы җибәрделәр. Тагы вальс.
 
Ак чәчкә аткач балан,
Күмелгәч гөлгә ялан,
Яшь йөрәк еш тибә,
Искән җилләр миңа,
Сөйгәнең килә, дисә...
 
Ильяс Динара Харисовнаны вальска чакырды. Анысы дәртләнеп китте, өерелә генә башлаганнар иде, шул чагында Фирүзә «Ак танец» игълан итеп өлгерде. Берничә генә секундка өерүләреннән туктап калган парлар арасыннан йөгереп килде дә укытучысын чит укытучы кулыннан тартып алды. Динара Харисовнасының йөзе кара көйде, башкалар Фирүзәнең чираттагы кылыгын шаярту гына итеп кабул иттеләр.
Малайлар, кызлар таралышты. Ике укытучы мәктәпне бикләп урамга чыкты. Төн караңгы иде.
– Мине озатып куясыздыр бит инде? – диде кыз коры гына. Укучы кызның әрсезлегенә аның ачуы бетмәгән иде әле.
– Озатмасам, үземне сезнең алда мәңге гаепле санар идем, – диде егет, шаяртынкырап. – Бу караңгыда абынып егылмас өчен тотыныгыз минем сул кулыма.
Бераз сөйләшми бардылар. Аннары кыз капыл гына:
– Кызык бит, – дип куйды.
– Нәрсә кызык, Динара Харисовна.
– Ташлагыз әле шул «Динара Харисовна»гызны. Әйдә укытучыларча итеп түгел, кешеләрчә итеп сөйләшик.
– Алай булса, нәрсә кызык, Динара?
– Зөлкарнәеваның кылыгы кызык. Оялып-нитеп тә тормый, укытучысының муенына асылына.
– Асылынмый, Динара, танцага чакыра. Аның яңа гына балалыктан чыгып килгән, романтик хисләргә бирелгән чагы. Син бит әдәбият укытучысы, Лев Толстойның Наташа Ростовасын хәтерлисеңдер?
– Ул Наташа Ростова булгач, син Андрей Балконский буласыңмы инде?..
Аларның сүзен капка астыннан ләңгелдәп килеп чыккан бер әнчек эт бүлде. Әллә курыкты, әллә курыкмады, кыз «Абау, Ходаем!» дип егет күкрәгенә капланды. Егет аны, кысып кочып рәхәтләндереп үбәсе урынга, аркасыннан гына сыйпыйсы итте.
– Курыкма, Динара, әнчек өрә генә белә ул, тешләргә көче дә, батырлыгы да җитми, – дип юатты.
Кызның капкасы төбенә килеп тә җиткән иделәр инде.
– Әйдә безгә керик, – диде Динара, тартынып-нитеп тормый. – Миндә аулак, әбием күрше авылга кунакка китте. Чәй эчәрбез. Теләсәң, вино да бар.
– Юк. Динара, соң бит инде. Икенче вакыт... – диде Идьяс, кызның кулын кысып, һәм юлында булды. Мөхлисә карчык йортының янкапкасы гадәттәгедән ныграк шапылдап ябылды.
Фирүзә белән Миңсылу мәктәптән бергә кайттылар. Артларыннан Инсаф ияргән иде дә, кызлар аны, санга сукмаганнарын төшендерә биреп, әңгәмәләренә дә катыштырмагач, барды-барды да торып калды.
– Ну кызык иттең, тегене! – дип көлеп җибәрде Миңсылуы. – Шул кирәк аңа, безнең авыл егетләренә борынын сузмасын.
Алар икесе дә рус теле һәм әдәбияты укытучысын, ул Таллыярга килеп укыта башлаган көненнән үк, өнәп бетерми иде. Хәер, башка укучылар да ярата дип әйтеп булмыйдыр. Һичшиксез күп укыган, XIX йөз рус әдәбиятын да, совет әдәбиятын да яхшы белә. Тик бигрәк коры укытучы, белгәнен балаларга биреп җиткерә алмый. Директор сүзләре белән әйткәндә: «Дәресләренең эмоциональ көче түбән». Билгеле, бу бәһа балаларга билгеле түгел. Әмма нәрсә күңелне били, нәрсә биләми – алар моны белмимени? Укучылар бит укытучының юмор хисенә ия булуына да югары бәһалиләр.
Фирүзә иптәшенең көлүенә кушылмады.
– Кызык иттемме – итмәдемме, барыбер шул корыга катканны озата китте бит әле.
– Соң, укытучы укытучыны озатмый, безне озатып йөрмәс инде.
Аннары без икәү бит, Инсафны да ияртсәк, өчәү булыр идек әле. Ә теге берүзе. Бүре тотып ашаса? – Миңсылу тагы урамны яңгыратып көлеп җибәрде.
– Нинди бүре ашасын аны, әнчек эткә дә кирәкми бит ул.
– Ярар, ахирәтем, хафаланма, Ильяс Дәүләтович барыбер аңа карамаячак...
– Миңа карар, дисеңме?
– Сиңа иртәрәк. Менә унынчыны гына бетерик әле. Мин Саматка кияүгә чыгам, ә син – Ильяс Дәүләтовичка! Вәт шәп итәбез дә соң! Ә Динара Харисовнабыз эзләсен үзе кебек корыга катканны. Әнә, агроном Рамил картаеп бара, һаман буйдак йөри. Шуңа димләрбез.
– Димләрсең, пычагым, үбешеп торалардыр әле анда... – Фирүзә, иптәше белән хушлашып та тормый, өенә кереп китте.
 

Закир ӘКБӘРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/summer


 
Романның дәвамын алдагы саннарда сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №7, 2021 ел.

Комментарийлар