Тигәнәккә күбәләкләр кунмый
Төн буе боргаланып ятты Илнур, көндез миен бораулаган уйлары төнлә дә тынгы бирми җәфаладылар.
Таң алдыннан гына йоклап китте. Менә Гөлнурының иң яраткан урыны «Мулла каенлыгына» барып чыкканнар икән. Бер бәйләм ал чәчәкләр кочаклаган Гөлнуры кызарып пешкән җиләк тәлгәшләрен нәзек бармаклары белән Илнурга суза. Болай да нәфис йөзенә бераз алсулык йөгергән, алтынсу бөдрәләре иңенә таралып төшкән. Диңгез кебек тирән зәңгәр күзләре, шушы хозур табигатьнең бөтен матурлыгын, илаһилыгын чагылдырып нур сибә. Ә тулышып пешкән чия кебек иреннәре белән ярышырлык җиләкне әле табигать үзе дә уйлап чыгармагандыр.
«Гөлнур, Гөлнурым, – дип пышылдады ул йокы аралаш һәм сискәнеп уянып китте. – Ярый әле төшләремдә булса да сине күрәм...»
Ял көне булуга карамастан, иртә торды Илнур.
– Үземне бераз тәртипкә китерим дә барып, балаларның хәлен белеп кайтыйм. Бүген балалар белән күрешү көне бит.
– Күп эчүдән күзе-башы тонып беткән булса да, законны белә, – дип тиргәп алды аерылган хатынын.
– Булмады шул, булмады. Өзелгән җепне кире ялгап алып китүләре бик авыр икән. Их, үзем гаепле, әни сүзенә карап, Гөлнурымны кулдан ычкындырмаган булсам...
– Әнә күрше авылдан Әкълимәне генә ал да кайт, балам, ата-анасы тигез, бик ихтирамлы кешеләр, йорт-куралары да җитеш. Әкълимәләре бик уңган, утыз сыерны берүзе сава ди. Туганнары да бик ярдәмчел, әнә бер абыйсы күрше районда хакимият башлыгы булып эшли икән, файдасы тими калмас, – дип, сүзенә нокта куйды әнисе.
Этле-мырлы булса да яшәп яталар иде бит, ике кызлары да дөньяга килде. Тик кай арада шешә белән дуслашкан соң Әкълимә? Үзе генә эчкәне җитмәгән, Илнурның өйдән чыгып китәр хәле юк, үзе кебек башы-күзе тонган ахирәтләре җыела. Ә беркөнне Илнурның командировкадан кайтуына өстәл артында фуражкалы ахирәтләр хуҗа булган...
Шулай уйланып килә торгач, базарга да килеп җиткән икән. «Кая, балаларга җиләк-җимеш алып чыгыйм», – дип уйлады Илнур. Тик, ни хикмәт, күзенә күренәме, әллә чынмы, аның Гөлнуры җиләк сатып тора. Янында гына кәрзин белән төшендә күргән кебек ал чәчәкләр дә бар.
Төшләрем белән өнем бутала башладымы әллә?
– Гөлнур, Гөлнурым, нишләп торасың монда? – дип, ук кебек атылды Илнур яшь хатын янына.
– Гафу итегез, абый, минем исемем Әлфия була, – диде теге яшь ханым, ягымлы йомшак тавыш белән. Шулкадәрле охшаса да охшар икән, икесе ике тамчы су кебек...
– Әлфия акыллым, сат миңа җиләгеңне, чәчәкләреңне дә алам, – дип мыгырдады ул үзе дә искәрмәстән.
– Тагын кайчан киләсең? Җир җиләге кайнатмасын кышкылыкка күп итеп әзерләп куярмын дигән идем.
– Җомга көн киләм, абый, – диде Әлфия кыюсыз гына.
Җомга көнне түземсезләнеп, көчкә җиткерде Илнур, тик Әлфия генә килми калмасын. Килгән бит, килгән, әнә пешкән җиләк белән тулы чиләге дә янында, кәрзине дә ялан чәчәгедәй матур ал чәчәкләр белән тулы. Вакыт-вакыт базар капкасы ягына да күз ташлый үзе. Күптәнге танышлар кебек бик җылы итеп күрештеләр. Дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Әлфия дә ялгызы ике кыз бала тәрбияли икән.
– Әлфия, мин сиңа җир эшләрен башкарырга булышырмын, суны да үзем сибәрмен, җиләккә дә выжлатып кына машина белән алып барырмын.
Кыска гына вакыт таныш булуга карамастан, Илнур Әлфиягә бөтенесен дә баштанаяк дөресен сөйләп бирергә өлгергән иде. «Кем белә, бәлки, яңа тормышка аяк басулары шушыдыр, ялганнан башларга ярамас, барысын да дөресен әйтергә кирәк», – дип фикер йөртте ул.
Әлфия бик уңган хуҗабикә булып чыкты, аш-суга да бик оста, җитмәсә, өздереп баянда да уйный. Биргәч тә биргән бит Ходай жәлләмичә матурлыкны да, уңганлыкны да. Кызлары да үзе кебек чибәр, итагатьлеләр. Тик менә Илнурның ЗАГСка гариза бирергә дигән тәкъдименә генә, ни өчендер, төрле сәбәп табып каршы килә.
– Әлфиям, гөлем, тере чәчәгем минем, мин командировкадан кайтуга ныклап хәл итеп куй. Мин кайткан көнне үк гаризаларны илтербез. Кызларыбызны матур итеп карап үстереп, яхшы уку йортларына укырга бирербез. Нәкъ поселок уртасында зур итеп шәп йорт салып керербез. Минем анда әзер җир участогым да бар. Мин озакламам, кайтырмын, тик син көт кенә, – диде Илнур хушлашканда. Бер ай вакыт сизелми дә үтте, кайтырга дип чемоданын гына җыеп бетергән иде Илнур, ашыгып бригадир Таһир абзый килеп керде.
– Илнур брат, выручи, Сашкага операция ясаганнар, сукыр эчәккә. Мондый жаваплы эшкә синнән дә кулай кандидатура юк.
Теләсә-теләмәсә дә ризалашырга туры килде, бригаданы ничек сварщиксыз калдырасың инде. Санаулы көн тиз үтә дигәннәре дөрес икән. Тагы бер ай үтеп тә китте. Менә Илнур ашкынып кайтып та килә.
Тик нигә ишектә бозау башы чаклы йозак, теплица ишеге ачык, андагы ал чәчәкләр дә тамыры белән йолкынып алынып беткән.
Шулай аптырап торганда, күрше Әхмәтша бабай ипләп кенә килеп кулын Илнурның иңбашына салды.
– И, улым, кеше бәхете белән бәхеткә тиенеп буламыни, табарсың әле язмышыңа язганны. Син генә ялгыз калмассың. Күңелеңә авыр алма, улым, Әлфияне ире кайтып алды. Жыенып чыгып киткәннәренә ике-өч сәгать чамасы булды инде. Син барып йөрмә инде, улым, барыбер җитешмәссең, киткәннәрдер инде.
Бармый каламыни Илнур, очты гына станция ягына карап. Моңарчы кайда йөргән ул, зимагур. Бандитларга ияргән дигән хәбәре дә таралган иде халык арасында. Шундый зур сынаулар аша, көчкә килеп тапкан бәхетемне шул зимагурга биреп җибәрәмме! Кызларымны да рәнҗетер, бик рәхимсез дип сөйләгән иде бит Әлфия. И бу хатын-кыз дигәннәре, нигә аз гына баш белән уйлап эш итми икән. Җил кайда иссә, шунда ава, дип, Әлфиясен дә тиргәп алды ул. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы, поезд кузгалып өлгермәгән иде.
– Әлфия, әйдә, ал әйберләреңне! – дип, кызган көйгә тиз генә куркышып торган кызларны берәм-берәм күтәреп төшерде Илнур, алары да берсүзсез ризалашып, Илнурга сыендылар. Икеләнеп калган Әлфиясен дә ялт кына жиргә күтәреп бастырды.
– Әле син шулаймы, карак, кеше гаиләсен туздырмакчы буласыңмы, үзеңнекен сакларга кирәк иде, – дип килеп Илнурның бугазына ябышты теге зимагур. Илнур бер генә селтәп жибәргән иде, платформага әйләнеп барып төште. Көч-хәле бөтенләй юк икән юньсезнең. Илнур кызларның берсен күтәреп, берсен житәкләп, Әлфиясен тизрәк булырга әйдәләп, вокзалга таба атлады. Шул арада жир астыннан чыккан кебек, аның алдында тагын теге зимагур пәйда булды.
Кулында нәрсәдер ялтырап китте. Кызын кулыннан да куярга өлгермәде, яшен тизлеге белән Әлфия аңа таба атылды, гәүдәсе белән баланы да, Илнурны да каплап басты. Тик акрын гына жиргә таба шуыша башлады...
– Әлфия, Әлфия, ташлап китмә мине, – дип пышылдады Илнур, сабына кадәр канга баткан пычакны кысып тоткан килеш.
– Хуш, Илнур, гафу ит мине, кызларымны, зинһар ятим итмә, – дип кенә әйтә алды Әлфия...
– Алыгыз үзен тизрәк. Ах син, кеше үтерүче, син үтердеңме? – дип җикерде лейтенант погоны таккан наряд башлыгы.
– Мин, әйе мин, мин гаепле, – дип ике кулын күндәм бала кебек сузды Илнур, һәм богау йозагы шалт итеп ябылды.
Адвокат ярдәменнән бөтенләй баш тартты Илнур, әлеге фаҗигадә тик үзен генә гаепле санады.
Әкълимә килеп инде икенчегә күрешүгә рөхсәт алып китте. Тик Илнур аның белән күрешергә ризалашмады. Аның белән күрешергә бөтенләй чыкмады.
Әле ярый авылдашы Фәрит монда эшли икән. Үзенең сменасында кирәк-яракларын китереп, авыл яңалыкларын сөйләп, бераз җылы өсти бу җан өшеткеч камера тормышына.
Менә бүген дә аның сменасы, ишекне чыелдатып ачып, ачкычлар бәйләме белән шалтор-шалтор килеп тә керде. Тик бүген үзе генә түгел иде авылдашы.
– Әйдә, керегез, менә монда узыгыз, утырыгыз, – дип честь бирде ул, хәрби киемнәр кигән мөлаем ханымга. – Шушы була инде Илнур Габитов.
Илнур башын күтәреп караса, үз күзләренә ышанмады, Әлфиясе, аның Әлфиясе исән икән бит...
– Әллә тагы төш күрәм инде?..
Өннәре белән төшләре әллә кайчан буталып беткән шул инде аның.
– Тик нигә мондый сәер киемнәр кигән ул, погоннар да таккан, бер погонында йолдыз да ялтырап тора.
– Таныш булыйк, прокурор ярдәмчесе Гөлнур Абдуллина, – дип кулын сузды мөлаем ханым.
– Их Гөлнур, Гөлнур, безне таныштырып торасы бармыни инде...
Фәрит нәрсәдер сөйләгән иде шул. Безнең авылныкы, башкалада атаклы юрист икән. Чит илдә стажировка үткән, якташларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер икән, – дип.
Мондый очрашуны күз алдына да китермәгән иде Илнур.
– Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дип юкка гына әйтмәгән икән Хәдичә инәй.
– Миңа бернинди дә ярдәм кирәкми. Монда жылы, коры, вакытында ашаталар, – дип үҗәтләнгән булды ул. Тик сөйгән йөрәккә каршы торырлык көч бармыни ул? Гөлнур мәктәптә укыганда ук сүзгә бик оста, хикәяләре, шигырьләре район газетасында бастырылып кына тора иде.
– Мин барысын да беләм, Илнур, Әкълимә апа эчүен ташлады, дүрт кызыгызны да бик әйбәтләп карый, тик берүзенә генә авырга туры килә, сине бик көтә. Сиңа жыенырга ярты сәгать вакыт бирәм, Әкълимә апа да поезд белән башкалага якынлашып киләдер. Мин аңа телеграмма биргән идем, – дип, сүзен йомгаклап та куйды Гөлнур. Таулар-ташлар үзгәрсә дә, кешенең холкы үзгәрми икән. Шулай ук яшь вакыттагы кебек чая, төгәл, җитез, шаян, – дип уйлап алды Илнур.
Әкълимәнең ничек итеп Гөлнурны эзләп табуын, Гөлнурның аңа иң яхшы клиник дәваханәдә дәваланырга ярдәм итүен, кызларга да ай саен берникадәр акча җибәреп торуын Илнурга сөйләп торырга кирәк дип тапмады Гөлнур. Вокзалга да үзе озата килде. Әкълимәне бик тиз эзләп таптылар. Илнурга сумкасын калдырып, үзенә генә хас җитезлек белән Гөлнур билет алырга кереп тә китте. Сумканың өстендә генә яткан күн тышлы калын дәфтәргә күзе төште Илнурның. «Ачып кына карыйм да куям, әле ниләр язды икән, болай зур кеше булгач», – дип уйлады. Шул арада Гөлнур килеп тә җитте, елмаеп билетларны сузды. Илнур дәфтәрне кире куярга җитешми дә калды.
Юлчыларны вагонга ук кертеп урнаштырды Гөлнур һәм, ераклаша барган поездга карап, буш перронда берүзе калды...
– Илаһи затлардан, – дип яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алды Әкълимә. Хатынын җайлап өстәге ятакка йокларга яткыргач, үзе ашыгып-ашкынып, дәфтәрне ачып укырга кереште Илнур.
...Яз килә, җиргә наз килә,
Күңелгә тула шатлык моңы.
Әйе, килде яз, матур булып, нурлы булып, дөньяны ямьләп килде.
Ярларына сыеша алмый сулар акты. Уйсулыкта умырзая чәчәк атты, агачларның бөреләре ачылдылар, талга кунып сандугачлар сайрадылар.
Килде яз! Ләкин инде бу яз миңа шатлык алып килә алмады...
Бу минем синсез үткәргән дүртенче язым, Илнур. Вакыт үтә, авырлыклар онытыла, яралар төзәлә, диләр. Ләкин йөрәктәге яра вакыт үтү белән генә төзәлми, ә һаман тирәнәя генә бара икән.
Саумы, Илнур!
Мин сиңа дәшәм, күңелем белән, йөрәгем белән дәшәм! Ишетәсеңдер, аңлыйсыңдыр син мине.
Юк, мин хәзерге Илнурга түгел, үземнең яшьлек юлдашыма, тәүге һәм соңгы мәхәббәтемә, минем өчен иң якын, иң кадерле булган, мине өзелеп сөйгән, минем өчен барысын да эшләргә әзер торган тугры дустыма дәшәм.
Исеңдәме, Илнур? Быелгы кебек үк матур яз иде. Май ае. Кечкенә генә, шифалы, саф сулы ярларында гөлләр чәчәк ата торган, бөдрә таллар, зифа тирәкләр үсә торган Сүлле елгасы. Җырларда гына җырлана торган кояшлы иртә иде. Су коенганда таныштык без синең белән. Мин практикага кайткан идем. Син армия сафларыннан хезмәт итеп кайтып, шушы авылда эшли башлаган идең. Башта без синең белән бик якын дуслар, сердәшләр булдык. Аннан үзебез дә сизмәстән дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Тиздән мин дә имтиханнарымны уңышлы тапшырып, авылга кайтып эшли башладым. Җиңел түгел иде миңа, билгеле, тик мин тормышта «өстән генә йөзәргә» өйрәнмәгән идем. Кечкенәдән үк эш сөяргә, авырлыкларга түзәргә күнегеп үстем. Сөйгән кешесе янында булганда, хезмәтенең кирәк икәнен, аз булса да, кешеләргә шатлык китерә алганын сизеп, дәртләнеп йөргәндә унсигез яшьлек кызга ни кирәк соң? Тормыш үзе матур бер җыр булып тоела иде. Бик бәхетле идем мин. Һәм гомер буе шулай булыр кебек тоелды. Айлы кичләребез дә уртак булды, икәү таптаган сукмаклар бары тик безнең өчен генә сайраган сандугачлар, барысы да, барысы да булды... Безнең өчен генә янган, безгә генә карап торган якты йолдызыбыз да бар иде. Һәм бу йолдыз, маяк булып, безнең тормыш юлын мәңге шулай яктыртып торыр төсле иде.
Көз җитте, салкын җилләр сары яфракларны бөтереп йөрттеләр. Карлы яңгырлар яуды. Тик минем күңелемдә һаман яз. Исеңдәдер, Илнур, синең бик якын Гаяз исемле дустың бар иде. Бик якын итә идең син аны. Күп вакытны без өчәү бергә үткәрдек. Менә шул Гаяз очраган саен миннән күзен алмый, озак итеп карап тора иде. Мин аңа игътибар итмәдем, дөресрәге, вакытында бу күз карашының серен ача алмадым, ачарга теләмәдем. Чөнки миңа «күз атучылар» бер ул гына түгел иде бит. Күпләрнең башын әйләндерә алганмын, күрәсең, ул вакытта.
Тик мин сине генә өзелеп яраттым.
Исеңдәдер, без урамга куелган репродуктордан җыр тыңладык, бик матур җыр.
«Син минем шатлык илем,
Югалту-табышларым», – дип җырладылар.
«Ә мин таптым инде, беркайчан да югалтмам», – дидең син ышанычлы итеп, жырга кушылып. Син миңа үзеңә тормыш иптәше булырга тәкъдим ясадың, ә мин риза булмадым. «Иртә әле безгә ул турыда уйларга», – дидем. Ни өчен риза булмаганымны син белмәдең, Илнур. Хәзер ул турыда уйласам, көлке тоела, кешеләргә әйтерлек тә түгел, оят. Минем бит бер әйберем дә юк иде. Безнең тормышыбыз жиңел түгел, биш баланың иң олысы мин, әниебез берүзе эшли, җитмәсә, яңа йорт җиткереп маташа идек. Ул вакытта бит әле авылда киленне ата-анасының байлыгына, нинди кешеләр икәненә, бирнәсенә карап алу йоласы бар иде. Сезнең тормыш белән безнеке бер түгел иде шул. Билгеле, чүпрәк җитмәү генә безнең бәхетебезне киметә алмас, икәүләп эшләп, барысын да тапкан булыр идек. Тик мин ул вакытта моны хәл итә алмаслык проблема дип уйладым, ә бу турыда сиңа әйтергә көчем җитмәде. Син үпкәләдең, вакыт үткәрергә генә йөрисең, мәхәббәтең чын түгел, башкалар белән дә чуаласың, дидең. Башкалар белән чуалмадым мин, тик шаян идем һәм бераз җиңел акыллырак булганмын. Егетләрне үчекләргә бик яраттым. Син моны күңелеңә авыр алгансың, көнләшкәнсең, ә минем уйлап карарга башым җитмәгән.
Син, ни өчендер, сирәгрәк килә башладың, арыган да булгансыңдыр, билгеле, сезнең эшегез дә җиңелдән түгел иде.
Исеңдәме, Илнур, без синең белән бергә инде ничәнче кат ураган урамнардан атладык. Суык, карлы яңгыр ява, аяк асты пычрак. Ләкин без бернигә дә игътибар итми, бер-беребезгә сыенып атладык та атладык. Син миннән «Юксыну» җырын җырлавымны үтендең. Мин каршы килмәдем, җырның азагына син дә кушылдың.
«Тормыш юлларыбыз шул кичтә
Аерылды төрле якларга,
Ә шулай да, иркәм, гел истә,
Алыштырмам аны ятларга».
Шулай җырлый-җырлый бик озак йөрдек. Аннары син мине, гадәттәгечә, капка төбенә кадәр озата килдең, тыныч йокы теләдең. «Иртәгә очрашканга кадәр хуш», – дидең. Ләкин без инде иртәгә дә, яңадан беркайчан да очраша алмадык. Шул кичтә тормыш юлларыбыз төрле якка аерылганын һәм яңадан беркайчан да кушылмаячагын йөрәгебез сизеп җырлаганбыздыр, бәлки.
Икенче көнне мин сине өзелеп көттем, тик син килмәдең. Синең яңа гына институт тәмамлап килгән укытучы кызны озата китүеңне әйттеләр. Миңа ничек кыен булганын, бу көтелмәгән хәлне ничек авыр кичергәнемне белсәң иде, Илнур! Шул вакытта минем яныма синең дустың Гаяз килде. «Гөлнур, сине озатып куярга мөмкинме?» – диде. Минем өчен шайтан үзе озатып куйса да, барыбер иде. Ялгызың мондый вакытта бигрәк кыен, ә кеше белән булса, бераз җиңелрәк.
«Рәхим ит», – дидем мин.
Без урамнан караңгы тыкрыкка таба атладык. «Тартырыма беткән икән, безгә кереп сигарет кына алып чыгыйк», – диде Гаяз ялварулы тавыш белән. «Алып чык, мин сине капка төбегездә көтеп торырмын». Гаязларның капка төбенә җиттек. Тик ул тәмәке алырга керергә ашыкмады, минем кулларымнан тотып: «Гөлнур, сине бик күптәннән яратып йөрим, миңа тормыш иптәше бул, синең өчен барысын да эшләргә риза», – диде. Мин каршы төштем, бары тик сине генә яратуымны, башка беркемнең дә кирәк түгеллеген әйттем. «Син юкка аңа ышанып йөрисең, ул синнән ничек котылырга белми йөри. Кирәкмисең син аңа, – дип дәвам итте Гаяз. – Ә мин сине беркая да җибәрмим, син минеке булачаксың!»
Күз яшьләрем дә, ялваруларым да тәэсир итмәде. Шулай тарткалашып тора торгач, төн уртасы үтте, таң якынлашты. Мин туңдым, калтырый башладым, башым авыртты. Боларның барысының да өнме, әллә куркыныч төш икәнен аермас дәрәҗәгә җиттем. Илнурга карата нәфрәтем дә бик көчле иде, мин аңардан үч алырга теләдем. Һәм йөрәгемә буйсынмыйча, кая барганымны да белмичә, Гаяз белән янәшә атладым.
Ишекне ачып керүгә, минем аяк астына мендәр салдылар. «Төкле аягың белән, килен! Саумы, килен!» – дип, миңа кул бирделәр.
Димәк, мин килен, димәк, минем язмышым шушы һәм мин аңа буйсынырга тиеш!
Таң атты, өстәлгә таба белән коймак менеп кунаклады, чынаяклар чылтырады, аксыл парларын бөркә-бөркә, төтененә тыгылып, самавыр чыжлады. Ишегалдында казлар каңгылдады, сарыклар кычкырышты, сыер мөгрәде.
Бар да бетте, кире кайту өчен юллар бикләнде. Мин – килен. Теләсәм-теләмәсәм дә, мин килен. Чөнки минем әбием дә, әнием дә, апаларым да килен булган... тормыш шулай куша, бу язылмаган законны бозарга минем генә көчем җитәрлек түгел. Хуш, яшьлегем, хуш, мәхәббәтем, хуш, Илнурым. Мин инде башка беркайчан да синең янәшәңнән атлый, синең күкрәгеңә сыена, йомшак бөдрәләреңнән сыйпый алмам. Мин бу татлы мәшәкатьне инде башка кешегә калдырдым. Ә бит сине генә яратам, Илнур. Мәңге яратырмын, йөрәгемдә йөртермен. Улыма да синең исемеңне кушармын. Тормыш миннән сине тартып алды, ләкин йөрәгемнән сыныңны тартып ала алмас. Ерактагы якты йолдызым булып минем тормышымны яктыртып торырсың, адашсам, юл күрсәтерсең. Соңгы сулышымны алганда да минем күз алдымда син булырсың. Салкын кабергә кергәндә дә исемеңне кабатлармын, Илнур!
Кич белән безгә никах укыдылар, самавырдан чәй агызганда минем кулларым калтырады. Кыен иде миңа бу усал язмышка буйсынуы, ләкин мин түздем, иренемне тешләп, тешемне кысып түздем, кечкенәдән үк түзәргә өйрәнгән идем шул.
Безнең авылда шундый йола бар: никах укыган вакытта ишек бикләнә, беркем дә керергә тиеш түгел, чөнки яшьләрнең тормышы тыныч булмаячак.
Шулвакытта каты итеп ишек шакыдылар. Бу син идең, Илнур. Билгеле, сине кертмәделәр. Ә бит син мине элеккечә үк яраткан булгансың. Укытучы кызны озатырга бармагансың син, бармагансың, ә авырып урында яткансың. Миңа әйтелгәннәр бар да гайбәт, безне аеру өчен корылган тозак булган. Ә мин үземнең беркатлылыгым аркасында тозакка ничек җиңел эләктем.
Без тагын очраштык берничә минутка гына, билгеле. «Син нәрсә эшләдең, үзеңне дә, мине дә бәхетсез иттең?!» Шул булды синең сүзләрең. Бу юлы инде Гаяз түгел, миңа син текәлеп карап тордың. Чиксез яратуыңны да, үпкә, сагыш, әрнү-сагынуыңны да һәм беркайчан да мине гафу итә алмаслык нәфрәт тә күрдем мин синең матур коңгырт күзләреңдә. Йөрәгеңнең әрнүенә түзмичә сыгылган идең, Илнур. Горур башың салынган иде бу минутта. Башка нәрсә әйтә алмадың, авыр сулап борылып, акрын гына, теләр-теләмәс кенә атлап киттең. Бик якын син миңа, әле берничә адымда гына. Мин сиңа эндәшә алам, кире борып китерә алам. Ләкин инде моңардан ни файда? Гафу ит, дип әйтә аламмы соң мин? Юк, бу изге сүзләрне әйтергә минем хакым юк! Синең арттан күздән югалганчы карап калдым, сулышым кысылды, күзләремнән яшь акты, минем дөньяда яшәвемнең бер мәгънәсе дә юк иде. Ләкин мин бит түзәргә өйрәнгән, түзәргә!..
Яңа елда безнең туебыз булды. Мин Гаяздан сине чакырмавын үтендем. Ул сине чакыргандырмы, юкмы, анысын белмим. Тик ишекне беренче башлап ачып керүче син булдың. Бераз кызып алу тәэсиреннәнме, әллә түземлегең бетепме, син өстәлгә капланып, тавышсыз гына еладың, ә күз яшьләреңне яшерергә теләмәдең. Шушы туйда без соңгы тапкыр вальс әйләндек. «Без барыбер бергә булачакбыз, шулаймы? Йә инде, жавап бир!» – дип пышылдадың син. «Соң инде, соң, Илнур, – бик соң инде...» Шау-шу, ыгы-зыгы иртәнгә кадәр барды. Иң соңгы кеше булып син киттең. Мин бары эш белән генә онытылып тора идем. Көннәр сизелми үтте, ә төннәрен ничек җәфаланганымны белсәң иде, Илнур. Мин үз янымда Гаязны түгел, син дип хис иттем. Белмим, каян миңа шулкадәр көч килгәндер. Бәлки, бу ахмакларча түземлелек кирәк тә булмагандыр. Тик хәзер мин үзем өчен түгел, өченче кеше, булачак улым өчен кайгырырга тиеш. Үз бәхетемне җимердем, сабый бәхетен җимерергә, кайбер җилбәзәк хатыннар кебек, яшьлегемне куа чыгарга хакым юк.
Юк, монысы инде мин эшли ала торган эш түгел.
Гаяз белән сез дуслар гына түгел, күршеләр дә идегез бит. Безгә сирәк булса да, бер-беребезне күргәләп торырга туры килде. Ә бу күрешүләрнең ярага тоз сибү икәнен, икебезгә дә бик авыр булуын әйтеп торасы да юк. Шуның өчен мин синең авылдан китүеңне үтендем. Син минем теләгемне үтәдең.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Эт иясенә ияләшкән кебек, мин дә Гаязга ияләшә төштем. Ә мәхәббәт, ярату? Кешенең гомере ике килмәгән кебек, алар да ике түгел, бер генә була торган нәрсәләр.
Улым дөньяга килде. Шундый матур, акыллы, иркә бала булды, күңелемдәге бушлыкны бераз тутырды. Куанычым да, юанычым да ул гына хәзер. Ә сине онытырга тырышсам да, еракта булсаң да, инде үзеңә пар табып тормыш корып җибәрсәң дә, барыбер исемнән чыкмыйсың. Киресенчә, көннән-көн ныграк сагындырасың, һәрчак күз алдымда торасың, төнлә төшләремә кереп йөдәтәсең.
Без дә авылда яшәмибез инде, Илнур. Икәү бергә атлаган сукмаклардан ялгызым атлавы газаплы булды. Һәр агач, һәр чәчәк сине хәтерләтте. Назлы җилләр синең кулың булып чәчемнән сыйпады, язның асыл җырчылары – сандугачлар тавышы синең соңгы тапкыр суырып үпкәнеңне исемә төшерде, шул хатирәләр авылдан китәргә мәҗбүр итте. Тик үз йөрәгеңнән качып котылып булмый икән шул. Еллар үткән саен, мәхәббәтем арта, йөрәгемдә һаман тирәнрәк урын ала бара.
Хәзер инде кызым да бар, Илнур, тик бәхет кенә һәрчак урап үтә. Ә Гаяз яхшы иптәш була алмады, аракыны һәрвакыт балалардан, миннән артыграк күрде.
Түземлек миңа артык кыйбатка төште, ахры, соңгы вакытларда сәламәтлегемнең дә какшаганлыгын сизәм...
Тик мине үлем куркытмый. Үлем дигән нәрсә булмаса, кешеләр яшәүнең искиткеч матур икәнен белмәсләр, яши-яши дөньядан туеп бетәрләр иде.
Бергә булсак, барысы да башкача булыр иде. Бәхет – бәхеткә, ә бәхетсезлек – бәхетсезлеккә ялгана, диләр. Минем өчен бәхет – син ул. Тынычлыгымны, шатлыгымны, кешечә тоярга мөмкин булган бөтен гүзәллекне дә син үзең белән алып киттең. Мин дә синең янда: күңелем, йөрәгем, сөюем синең янда. Шулай булгач, син күпме яшәсәң, минем дә гомерем шулкадәр дәвам итәр. Тик мине бөтенләй хәтереңнән генә чыгарып ташлама. Мине онытсаң да, җырыбызны онытма. Бу җырны минем туйда да сорап алып җырлаткан идең. Ул җыр әле дә сөю, сафлык символы булып колагымда яңгырап тора. Мәхәббәткә һәйкәл куеп буламы, дисәләр, була, дияр идем мин. Граниттан түгел, мәрмәрдән түгел, җырдан. Менә ул җыр.
Кар сулары киткән,
Яр сулары беткән.
Ташлар тәгәрәшми
Ташкында.
Минем генә йөрәк,
Кавышуны теләп,
Юрга аттан алга ашкына.
Аерым торып еллар,
Аймылыш булды юллар.
Гомерем нигә аерым узган соң?
Бары шул инде парың,
Янып сөйгән ярың.
Кулларыңны аңа сузгансың.
Тарта уйлар һаман,
Тарта сиңа табан.
Авыр миңа ялгыз чакларда.
Сөенечкә дисәм, көенечкә икән,
Сине күрүем шушы якларда.
Тылсымлы мәхәббәт дөньясына аяк басучы кызларга шуны әйтер идем мин. Бәхетле булыр өчен сафлыкка, яхшылыкка омтылырга, бәхетең өчен көрәшә белергә, беркайчан да өметсезлеккә бирелмәскә, үзеңне-үзең кулда тота белергә кирәк. Ә инде авырлыклар килсә, әниеңә мөрәҗәгать ит. Исеңдә тот: кайда гына булсаң да, нинди авыр хәлдә калсаң да, иң тугрылыклы ярдәмчең, иң дөрес юлны күрсәтүче – әниең булыр.
Яши белеп яшәгәндә тормыш – җыр, гүзәллек, сафлык, мәхәббәт һәм бәхет ул. Уйламый эшләгән бер кечкенә хата зурына этәрә, ялгыш атлаган бер адымың соңыннан үкендерә, газапка әверелә. Чөнки бәхет – бәхеткә, бәхетсезлек – бәхетсезлеккә илтә.
Тигәнәккә күбәләкләр кунмый. Ботагына басып сандугач та сайрамый.
...Вагонда бөтен кеше изрәп йоклый. Поезд инде туган якларга якынлашып килә. Тәгәрмәчләр, «илаһи затлардан, ул илаһи затлардан» дип, салмак кына үз көйләрен көйлиләр...
Тәслия ӘХМӘТОВА
Комментарийлар