Логотип «Мәйдан» журналы

Тәпәнле чишмә

Урманга менә торган сукмак читендәге Тәпәнле чишмә корый икән.

Элек ул ашкынып бәрә, эссе табада борчаклар сикерешкәндәй тибә иде. Кыш буена яуган карлар да аны томалый алмый, тирәләп бүрәнкә калдыралар иде. Күпме еллар инде шулай булган...
Хәзер, әнә, ул арыган, тибүе сизелми. Су җир астындагы юлын үзгәртә, тау-елгалардан ерактагы бу ялгыз чишмәне туендырмаска ниятли, күрәсең.
Хәер, чишмә бер кайнап торыр да бер корыр, аннары тагын бәреп чыгар – табигатьнең үз холкы, кеше боерганга күнеп тормый, үз теләгәнен кыла. Әллә бу чишмә бөтенләйгә тынамы, картайганмы? Тәпәнле чишмәгә гомере-язмышы бәйле Ләзизә дә олыгайган бит инде...
Былтыр безнең авылда, Шәмсун карт Ләзизәне хатынлыкка сорый икән, дигән хәбәр йөрде. Янәсе, сиксәнгә җитеп килә торган бабаегыз көннәрдән бер көнне Ләзизәнең өенә кергән дә, ишек катындагы урындыкны кыю гына түргә күчереп утырып, күңелендәген ачыктан-ачык әйтеп биргән икән. Һич тә ашыкмыйча, һәр сүзен үлчәп кенә болай дигән, имеш:
– Гомер уза инде, Ләзизә кордаш. Синең дә тол калуыңа утыз ел тулды, минем карчыгым Латыйфаның дөнья куюына да ун елдан артты. Тәкъдир бит, нишләмәк кирәк. Адәмгә хилаф эш түгел, әй-йе, икебез бер кечкенә генә гаилә корып яшәсәк, дип әйтүем...
Ләзизә карчык моңа каршы ләм-мим җавап кайтармаган. Шәмсун карт моны ризалык билгесе дип уйлап, бер уңайдан тәкъдимен очлап та бетерәсе иткән:
– Шөкер, кызым да, киявем дә какмыйлар, артыксынмыйлар. Әмма дә бит үземне ялгызлык борчый. Картайган көндә ялгыз башка үтә дә кыен икән. Хәер, синең үзеңә дә билгеле инде бу. Уйладым-уйладым да, менә шушы фикергә килдем. Әйтеп үткәрдем инде, үз йортымда артык җан түгел мин. Риза булсаң, синең янга күчеп, йортка кереп, дигәндәй, яшәрмен. Шөкер, әйтәм бит, каралты-кура тирәсендә селкенерлек хәл-куәтем бар, көчемнән чыкмаган. Әйткәнем хак булсын...
Карчык тагын да эндәшмәгән. Ахрысы, аның үз башында да шундый уйлар тумыйча калмагандыр. Озак еллар буе тол яшәү аны алҗытмадымы, күп эшләрне кешедән эшләтү туйдырмадымы әллә... Мәктәп балалары бәрәңге утыртканда-казыганда булышалар да, тик гел аларның ярдәменә өметләнергә ярамый, аларның сабак укулары да авыр. Өйдә ир булса, күбрәген, нигә күбрәген генә, бөтенесен ул башлап кайгыртыр иде.
– Калган гомеребезне түгәрәкләп яшик, – дигән соңыннан Шәмгун карт. – Моңа һаман акыл кермәгән икән дип әрләмә, минем үземә дә җиңел булмады синең катка базып керүе. Күнсәң инде, әйтәм бит, сүземне таптамассың кебек, әй-йе, зиратка барып, карчыгым Латыйфаның ризалыгын алырсың. Бөтенесен шәригать буенча итик... Беләсеңдер инде аның гүрен, зиратның басу почмагында, бала-чага капканы ачык калдырып, мал-туар кереп таптап йөрерлек булмасын дип, урынын шуннан сайлаган идем. Каршы килмәс Латыйфа, бик әйбәт яшәгән идек, урыны оҗмахтадыр, иншалла. Әй-йе, бөтенесен шәригать буенча итик...
Менә шуннан соң гына Ләзизә карчык җавап кайтарган:
– Ярар, Шәмсун, мин килешермен дә ди, Латыйфа ахирәтемнең ризалыгын алырга зиратка да барырмын ди. Дөрес әйтәсең, ялгыз башка авыр, бигрәк тә хатын-кызга йорт алып баруы авыр әле ул. Синең кызың-киявең, оныкларың үз яныңда. Мин бөтенләй ялгызым бит. Шул Зөбәеремне көтү өмете белән генә яшим инде. Сугыш беткәнгә утыз ел җитә, ә ул һаман исәндер кебек, кайтыр кебек. Сиңа тормышка чыгып куйсам, ул кайтып кергәч, ни дип акланырмын мин аңа? Аннары бит, мин Латыйфаның ризалыгын алырмын – шәригать буенча булыр. Ә син Зөбәеремнең ризалыгын ничек алырсың соң? Кайда соң ул минем Зөбәеремнең гүре? Юк бит ул гүр! Исән, исән шул Зөбәер...
Шәмсун карт сүзсез генә ак киез эшләпәсен кулында бик озак әйләндергән дә, түрдәге агач карават башына таянып, бер кулын кәзәкие түшенә тыгып утырган Ләзизәнең күзләренә туры карап:
– Син хаклы, Ләзизә... – дип, хушлашып чыгып киткән.
Һәм шуннан соң аның Ләзизә карчык белән очрашканы юк икән, имеш.
Моның күпмесе хаклыкка туры килә торгандыр, сүз колактан кереп авыздан чыкканда өр-яңага үзгәреп бетүчән була. Әмма Шәмсун картны да, Ләзизә карчыкны да гаеп итеп сөйләүчене белмим. Шәмсун картның Ләзизә карчыкка өйләнергә теләвен бер яңа хәбәр буларак кына тараттылар. Авылда гайбәт озак яши дисәләр дә, мин моның белән килешеп бетмим. Авыл гаепләнми торган хәлне төгәл әйтеп кенә уздыручан – монысы инде аның күркәм гадәте. Мин дә шул ишеткәнем кадәресен генә сезгә җиткерәм. Күпертеп яки кечерәйтеп сөйләү булмагандыр кебек минем үземә. Шуны Шәмсун картның үзеннән сорарга ниятләп йөрим, мәгәр кыюлык җитмиме шунда – сорый алганым юк.
...Моннан ике ел элек шушы авыл мәктәбенә укытучы булып килеп, буш йортка урнашкач, безгә шатланып иң беренче Шәмсун карт керде. Шуннан бирле ул безнең гаиләдә кадерле кунак, аның көн саен иртә таңнан безнең хәлне белмичә калганы юк.
– Күршеләр арасындагы сукмакта үлән борын төртмәскә тиеш, – ди ул.
Ә Шәмсун карт безгә күрше, бакча башы күрше. Бу уңайдан шунысын да әйтим әле: авыл сөзәк тау битенә урнашкан һәм монда тауга аркылы урамнар юк. Шул тауның өч төшеннән чишмәләр агып чыга һәм алар итәккә җиткәндә мул сулы ерганакка әйләнәләр. Кешеләр әнә шул ерганакларны бакча башларында калдырып, урамнарны тауга буй итеп йорт-җир корганнар – табигать тудырган уңайлыктан файдаланырга кирәк: бакча башыннан чишмә агып торганда, ничек инде яшелчә, җиләк-җимеш үстермәскә ди. Шәмсун карт белән бакча башы күршеләр булсак та, җәен-кышын сукмакны өзми ул. Һәр кергән саен берәр йомышы табыла үзенең.
– Ләзизәнең бакчасында җиләк-карлыганы коелырга җиткән. Үзе генә өлгерә алмыйдыр. Пионерларың җыеп бирсеннәр шул ялгыз карчыкка, – ди ул миңа.
Ә икенче иртәдә инде пионерлар булышлыгы өчен рәхмәт әйтә. Әмма барыбер Ләзизә карчыкка кагылышлы йомышы булмыйча калмый.
– Мөгаллим, – дип башлый ул сүзен (ара-тирә Шәмсун карт миңа шулай эндәшә), – сиңа килешә торган эш түгел инде. Терәлеп торган күршең Ләзизәнең кече капкасы сөйрәлеп ачыла. Күгәннәрен ныгытырга кирәк.
– Әй, Шәмсун бабай, монысы гына синең үз кулыңнан ди килә инде, – дип шаяртмакчы булам мин. – Үзең генә төзәт соң, Ләзизә әбинең хәлен дә белешерсең. Югыйсә, аның хәлен без әйткәннән генә беләсең.
– Син алай димә, олы кешегә карышсаң, пионерларың тыңламас үзеңне. – Аннары гына акрын көйгә өстәп куйды: – Миңа ярамый. Ләзизә дә, мин дә тол кешеләр. Ләзизә Зөбәерне көтеп яши. Син төзәт, тыңла мине...
Монысы мине тетрәндереп җибәрде. Монысы инде имеш-мимеш түгел, чын дөресе иде. Үзегез шаһит, мин бу сүзләрне Шәмсун карт авызыннан әле генә ишеттем. Әйе, Шәмсун картның Ләзизә карчыкка карата күңеле буш түгел икән! Тик Ләзизә әби һаман, инде сиксән белән алышса да, Зөбәерен көтә.
Ә Зөбәер абый эштә дә, гаиләсендә дә җилле кеше, егет кеше булган. Эшен җиренә җиткерергә яраткан. Шулай булмаса, әнә, каралты-курасы хәзергәчә шылт та итмичә торыр идеме? Солдатка алынгач та, Зөбәер абыйның, өлкән яшьтә булуына карамастан, хезмәт армиясендә каласы килмәгән.
– Баргач-баргач, мин инде аның фронтына барам, шунда җибәрегез, – дигән.
Җибәрмәсәләр, аны барыбер тыеп тотып булмас иде. Иренең холкы-фигыле турында кайчак Ләзизә әби дә шаярткалап сөйләштергәли.
– Бер заман көйләде бу эшне, – дигән иде ул. – Төн уртасына таба сиздермичә генә чыгып сыза Зөбәерем. Кайсынадыр ияләнде, гыйшык сата ич бу, дим үземчә. Күңелдә шул уй гына. Яшьрәк тә чак, йөрәк көнчеләнеп кытыклана бит. Беркөнне йоклаганга сабышкан булдым. Зөбәер чыгып китәргә җыенгач, бусага төбенә түшәк тәгәрәттем дә, – катыда ятасы түгел үзем, – ишек тоткасына киндерә эләктереп, шуны кулга кат-кат чорнап, сузылдым да яттым. Минем гәүдәмне таптап кына чыгып китә аласың, дим. Үзем тагын да сузылыбрак ятам, атлап үтә алмасын, янәсе. Ярар, тилермә, эшем бар, ди. Нинди эш? – дип тә сорамадым, җибәрмәдем генә үзен. Чөнки беләм бит тегенең чит-ят янына барганын. Яттым шунда ишек тоткасына эләктергән киндерәмне кулыма урап. Тыштан ишек тарткач кына уянып киттем, – Зөбәерем мин йоклаганны гына көткән икән, тәрәзәдән шылган да, ишектән кайтып керде. Түшәгем белән күтәреп сәкегә илтеп салды үземне. Тәки дә эшне соңлата яздың, дигән була, көлә. Үзем дә көлеп җибәрдем, ачуым бетте дә куйды. Тәпәнле чишмәне казып йөргән икән ул. Чишмәнең тәгаен чыгасын белмәгәч, кешеләргә сиздерәсем килмәде, аннары, таңда ачылган, таңда көчәйгән чишмәнең суы тәмле була, андый чишмә озак яши, дип сөйләгән иде. Синең өчен эзләп таптым бу чишмәне, дип мине сөендергән иде. И заманнар диген... Басу уртасында күпме гомер чишмә кайный бит... менә шундый сәерлекләре-маһирлыклары бар иде Зөбәер абыегызның... Үзе мин исән чакта кайтсын гына инде. Бер дә үлгәндер кебек түгел шул, үлде дигән кәгазьгә генә ышанып була диме инде... Ул да минем кебек картайгандыр инде. Исәндер, көтүем әрәмгә китмәс. Ясап бетермәгән гармуны бар... Ул гармуннан көй чыгарга тиештер лә инде. Ясап бетерере әле ул аны...
Бу гармун Ләзизә әбинең үзенә генә калган истәлек булса, Тәпәнле чишмә Зөбәер абыйның бөтен авылга истәлеге иде. Чикләвек урманына менә торган сукмак үзәнлекне кисеп үтә, әнә шул үзәнлектә ул чишмә. Зөбәер абый тигез урында бәреп утырган чишмәгә улак куеп булмагач, имәннән тәпән ясап утырткан. Шул тәпән менә хәзергә чаклы чыдый әле. Чишмәдә су тәпәннең уртасыннан ургылып-кайтарылып тибә. Шуңа күрә тәпән уртасында су кайнаган кебек тоела. Миңа, нигәдер, йөрәктә мәхәббәт тә шулай кайныйдыр сыман...
Шушы Тәпәнле чишмә корый башлаган икән...
Ләзизә карчыкның өе тулы кеше, алар сөйләшмиләр – кайгы ишек шакый. Карчык, кемдер керүен күзәткәндәй, түрдә, ястык-түшәккә иңеп яткан җиреннән ишеккә карады. Аннары хәлсез тавыш белән:
– Тәпәнле чишмәнең суы кибә икән, Зөбәер чишмәсенең... – дип әйтеп куйды.
– Борчылма инде юкка, авылда кеше күп ләбаса, хәзер рәтләрләр бер чишмәне, – диде кайсыдыр.
– Чистартырлар да бит... Кайнавын киметмәскә иде шул аның! Их, соңгы вакытта үзем барып карый алмадым – Зөбәерем бәхилләрме икән...
– Тыныч булсаң икән инде. Шәмсун карт чистарткан инде, балалар күреп төшкән.
– Алаймы... Шәмсунга рәхмәт... Изге кеше ул...
Ләзизә әби туктый, башкалар да дәшмиләр. Юату сүзләре сөйләүнең иң авыр чагы җиткән – моны Ләзизә карчык та, аны озатучылар да беләләр. Карчык, башын салмак кына борып, ишарә ясагандай итә:
– Кайсыгыз анда... Сандык төбендә гармун булыр... Ипләп кенә алыгыз, күреген яңакларына беркетмәгән... Таралып китмәсен...
Киҗеле сөлгегә төреп бәйләгән гармун сандык төбеннән чыга. Аны Ләзизә карчыкның янына китереп куялар. Ул кулын акрын гына күтәреп гармун өстенә сала.
– Ясап бетерергә үзе кайтып җитмәде... Мин исән чагында... Яңа гармунда беренче тапкыр уйнавын гына тыңлар идем...
Берәү дә дәшми.
– Шәмсун карт Зөбәергә әманәтем итеп тапшырсын әле шушы гармунны... Зөбәер кайтканын көтәргә кушты, диегез...
Ул хәлсезләнгән беләкләренә орыныр-орынмас шуып йөргән сөрмәле беләзекләрен салдыртты.
– Боларын да Шәмсунга бирегез... Зөбәергә тапшырыр ул... Кыз чакта үзе бүләк иткән беләзекләрнең төсе китмәвен күрсен әле Зөбәерем...
Тәпәнле чишмәнең уртасыннан тигез генә кайтарылып-ишелеп, ургылып су чыга. Аның суы кимеми. Шәмсун карт аны гел чистартып тора.
Чишмәдә су бәрә – йөрәктә мәхәббәт нәкъ шулай кайныйдыр сыман...
 

Мәгъсум ХУҖИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

 

Комментарийлар