Логотип «Мәйдан» журналы

Таңны каршылап

Ял көне дә туйганчы йокларга бирми.

Иң беренче кояш нурлары аның тәрәзәсенә төшә һәм… Артка тибеп уяткандай уята. Бүген бигрәк инде… Шундый төшне бүлдерде... Хәер, бу төш аңа ничәнче кат керә  һәм ул һәрвакыт шул ук урында уяна. Матур төш, төсле…
Шундый матур иртә. Кояш үзенең нурлары белән җирне иркәли. Үләндә чык җемелди. Ул – челтерәп аккан саф сулы елга яры буйлап, аяклары җиргә тияр-тимәс, җиңел генә чабып барган матур акбүзат өстендә. Менә елганың яр буйлап йөгереп аккан чиста суы инде аерымачык күренә. Миләүшә җиңел генә яшел чирәмгә сикерде. Кушучлап елганың саф суын алды, аны битенә сипте. Суның салкыны, бер рәхәтлек биреп, бөтен тәнгә таралды. Ә янында ак аты елгадан су эчеп тора. Бу гаҗәп тынлыкны каяндыр яңгыраган ат тоягы тавышы бүлде. Каршы ярдан кара ат өстендә бер җайдак елгага якынлаша. Кояш нурларында җемелдәгән кара айгыр белән бу җайдак егет шулкадәр килешеп, бер-берсен тулыландырып торалар ки, Миләүшә сокланудан хәрәкәтсез кала. Ярга якынайган егетнең аңа елмаеп кул болгавы инде ачык күренә. Миләүшә дә аңа елмаеп кул болгый һәм җиңел генә сикереп атына атлана да, аңа каршы табан елгага кереп китә. Тик, кинәт, тыныч кына аккан елга суы бөтерелә башлый, Миләүшә ак атында су агымы белән көрәшә…
Менә шул урында Миләүшә уянып китә. Тәрәзә артында – шәһәр иртәсе. Димәк, торырга, эшкә җыенырга вакыт. Тик менә кара айгырдагы җайдак кына көне буе исеннән чыкмаячак инде тагын. Эш белән мавыгып күпме генә онытылырга тырышса да, бер үк уй тынгы бирмәде: «Ул елганы ничек йөзеп чыгарга соң?»
– Сәлам! Нәрсә уйга баттың, тагын теге төш кердеме әллә?
– Сәлам! Әйе…
– Кара әле, минем бер таныш хатын күрәзәчегә барган, бик белә ди…
– Теге юлы бардым инде, бер җүнле сүз дә әйтмәде, акча тоту гына булды.
– Болай азапланганчы дим инде… Акылдан язарсың, билләһи…
– Язмам әле, әйдә, эшкә тотынырга вакыт…
Көн үз тәртибе белән бара. Кухня, савыт-саба, ризык, ашханә… Ул аш-суга оста. Аның ризыкларын һәрвакыт яратып, мактап ашыйлар. Үз эшен башлап җибәргәндә, шундыйларның берсе аңа ярдәм дә итте хәтта.
Миләүшә әтисен хәтерләми дә. Әтисе үлгәндә ул яшь ярымлык кына булып калган. Әнисе авылда сыер сава иде. Кызын ул ничек тә авылда калдырмаска тырышты. Чаллы шәһәре дөньяга яңгырый башлагач, «Бар, кызым, тырыш, зур шәһәрдә ничек тә югалмассың», – дип, Миләүшәне Чаллыга җибәрде. Шулай итеп, Миләүшә шәһәр кызы булып китте. Тулай торагы булганга, сәүдә һәм аш-су тармагы буенча белем бирүче көллияткә укырга керде. Укып бетергәч, ашханәдә эшли башлады. Озак та үтмәде, ул эшли торган ашханәне ремонтка яптылар. Миләүшә, үзе яратып пешерә торган татар милли ризыклары әзерләп, предприятиеләрдә эшләүчеләргә төшке ашка тарата башлады. Ул пешергән пәрәмәч, өчпочмак, кыстыбыйларны һәрвакыт яратып ашыйлар. Эш җитәрлек. Пешереп кенә өлгерт.
Шул елны яман чирдән әнисе дә дөнья куйды. Соңгы айларында,  авылга кайтып, Миләүшә бар көченә әнисен якасыннан алган үлем белән көрәште. Докторларга йөртте, дарулар  тапты, Казанга операциягә алып барды. Сатарга мөмкин булган бар әйберләрен сатты, әҗәткә батты… Тик бу көрәштә ул барыбер җиңелде. Әнисе дә булмагач, шыксыз һәм ялгыз сыман тоелган өйләрен сатып, бирәчәкләрен түләде дә, Чаллыга килеп, калган акчасына малосемейка алды. Кечкенә генә булса да үз почмагы… Тагын шул үзе белгән эшенә, тәмле ризыклар пешерœгә кереште. Миләүшә – акча кадерен белә торган кеше. Тора-бара  шактый гына мая туплый алды. Ул пешергән ризыкларны яратучыларның берсе, уңайлы кредит алып, үз эшен ачып җибәрергә дә булышты. Әлбәттә, ул Миләүшәнең пешергән ризыкларын гына түгел, ә үзен дә бик ярата иде. Тик Миләүшә күңеленә төшендә күргән җайдактан гайре һичкем якын була алмады. Һәм менә тагын шул ук төш.
– Нәрсәгәдер борчыласыз булса кирәк?..
Аның ашханәсенә даими йөри торган ханымның үзенә эндәшкәнен аңлагач:
– Сез күрәзәлек итә беләсезме әллә? – диде Миләүшә,  шаярткандай итеп.
– Борчылганыгызны абайлау өчен күрәзәче булу кирәкми. Мин – психолог, Роза апагыз булам. Сөйләп җибәрегез, нәрсә борчый сезне?
Миләүшә шушы бер күрмәгән кешегә күңелен ачты да салды. Болай аның теләсә кемгә ачылып китә торган гадәте юк иде, ә бүген…
– Ә сезнең ат өстенә утырып караганыгыз бармы?
– Мин атларны бик яратам. Бишенче класстан соң, хәтта күрше Әхмәт абзыйның кашка атында Сабан туенда ярышкан идем. Балачактан бирле утырганым юк.
– Нигә? Безнең Чаллыда андый мөмкинлек бар бит. Бәлки төшегез нәкъ шунда чакыра торгандыр.
– Ыһым-м-м…
– Атларның беркемгә дә зыян китергәне юк әле. Төшегездәге җайдак белән очраша алмасагыз да, атлы балачагыгызның хисләре белән очрашырсыз.
– Шулай дисезме?
– Менә сезгә «Тулпар» спорт мәктәбенең телефоны. Озакка сузмагыз, – шулай дип, Роза ханым сәгатенә күз салды.
– Ә бәлки сез анда кара айгырлы җайдакны да очратырсыз, – диде ул чыгып киткәндә елмаеп.
Хатын-кызга үз эшен алып барырга бик үк жиңел түгел бу заманда. Мең төрле мәшәкать синең белән бергә ята, бергә тора. Җиңелмим, тез чүкмим дисәң, туктап калырга ярамый. Кыймылдарга кирәк. Хәтта торып китәргә көчең калмаган чакта да… Көндәлек мәшәкатьләр белән Миләүшә бу сөйләшүне оныткан да булыр иде. Әмма шул ук төш тагын керде һәм тагын тынычлыгын алды. Миләүшә, теге чибәр ханым биргән телефоны эзләп тапты да, эшенә шалтыратып, бүген килмәячәген хәбәр итте. Күңелендә каушаумы, куркумы… Эчке бер дулкынлану бөтен халәтен биләп алган. Юк, курку түгелдер. Бу калтырау – бөтен дөньясын үзгәртеп җибәрерлек могҗиза көтүдән булса кирәк…
Ярты сәгатьтән Миләүшә инде искиткеч матур ак ат өстендә юрта иде. Аңа шундый рәхәт! «Ярый килдем әле», – дип уйлады ул шатланып. Гадәттәге тыңлаусыз дулкынлы чәчләре таралып, ат чапкан көйгә сикереп, сибелеп бара; бит очлары кызарып чыккан; атта йөрер өчен яратылгандай төз һәм сылу гәүдәсе, илаһи бию башкаргандай, сикереп, дулкынланып бара. Моны өстән тамаша кылып торган күзләргә дә бу ак аттагы гүзәл җайдак әкияти булып күренә иде булса кирәк.
– Менә син минем ярга чыктың, акбүз атлы җайдак…
Миләүшәнең башы әйләнеп китте,  кара айгырдагы җайдак килеп җитеп тотып алмаган булса, мәтәлеп тә төшкән булыр иде. Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Ә нигә мөмкин түгел? «Ал җилкәннәр»дәге Асоль кебек...
– Иярдә утырганда башны җуярга ярамый, – диде җайдак һәм аны җиңел генә күтәреп торгызды.
– Бу минем төшем!
– Минеке дә. Без иртәгә елга буена барырбыз.
– Таң атканда…
– Әлбәттә.
– Син кем?
– Мин шушы атлар спорт  мәктәбе  хуҗасы. Ул Миләүшәне назлы кочагына алды. Бу кочак Миләүшәнең киләчәге иде. Рәшит (егетнең исеме шулай) Ален Делон түгел иде түгелен, әмма ул аныкы, Миләүшәнеке!
Өч атна әкияттәге сыман үтте. Рәшит Миләүшәне утыртып Казанга алып китте. «Кая барабыз?» дип Миләүшә сорамады, ул әйтмәде. Гомумән, Миләүшә бу арада язмышка буйсынып, әкияттәге кебек яши. Беренче көннән үк язмышын тулысы белән Рәшит кулына тапшырган иде ул.
Алар Бауман урамындагы иске Казан йортларының берсенең ишек алдына килеп туктадылар. Билләреннән тотып кына төшерде Миләүшәне Рәшит. Ул дулкынлана иде бугай. Әллә Миләүшәгә генә шулай тоелдымы…
Биек түшәмле өч бүлмәле фатир якты, уңайлы иде. Аларны иңнәренә ак шәл салган, агара башлаган кара чәчләрен ыспай гына итеп өскә күтәреп куйган, бераз, кинодагы герцогиняларга охшаган горур, төз гәүдәле ханым каршы алды.
– Әни! Бу – Миләүшә! Төшемдәге акбүз аттагы кыз. Чынлап та чибәр бит, әйеме?
Тыелып кына сөйләшкән тавышка  уянып китте Миләүшә. Сак кына ишекне ачты. Рәшитнең әнисе тәрәзәдән төшкән иртәнге кояш нурында алиһә кебек утыра. Ә Рәшит, Миләүшәнең «пәһлеван»ы, батыры, идәнгә утырган да, кечкенә бала кебек, әнисенең итәгенә башын куйган. Әнисе чәчләреннән сыпырганга, рәхәтлектән чак мырламый гына… Миләүшәнең дә шунда утырып, башын шул итәккә куясы килеп китте.
Ике югары белемгә ия булган һәм гомере буе укытучы булып эшләгән, ире иртә дөнья куйгач, тормышын улына багышлаган әлеге Казан хатыны аны читкә какмады. Хәтта дуслаштылар да шикелле.
Алар Казан юлына тузан төшермәделәр. Игезәкләре туганчы шулай булды. Бәхетле иде Миләүшә. Дөрес, тормыш әкият түгел, төрле чаклар була. Аның да йокысыз төннәре булды. Рәшит үзенең дуслары белән ауга, балыкка йөрергә ярата. Еш кына ялларда, бәйрәмнәрдә җыелып китәләр. Ә Миләүшәнең ашханәсе бар. Ул аны һаман-һаман ташлап йөри алмый.
Шундый китүләренең берсендә Рәшит ике көнгә соңарды. Борчылып үзенә урын таба алмады Миләүшә. Рәшитнең дустына шалтыратты. Трубканы хатыны алды. Юк. Алар бу юлы бер кая да бармаганнар. Шулай булгач, кая соң аның Рәшите? Алла гына сакласын, исән-сау гына була күрсен… Һәр телефон шалтыравына сискәнеп көтте, эше – эш, ашы аш булмады.
– Миләүшә?..
– Әйе, мин. Бу кем әле?
– Син Рәшитне эзләмә, ул миндә.
– Гафу итегез, сез кем соң? Рәшит исән-саумы?
– Безнең бар да әйбәт…
– Арттан трубкага ишетелгән тавышны Миләүшә танымый булдыра алмады: «Песием, кем белән сөйләшәсең анда, мин көнләшәм…» Ту-Ту-Ту…
Трубкасын куя алмый, уйларын җыя алмый шактый утырды Миләүшә. Йөрәк түрендә баласы (игезәкләр икәнен ул чакта белми иде әле ул) авырттырып селкенеп куйгач кына аңына килде. Ашыгып-ашыгып чемоданнарга әйберләрен тутыра башлады.
– Тукта әле, кая бармакчы ул, кая җыена? Үзе китсен. Ә бала белән Миләүшә беркая да бармаячак! Нишләргә соң, нишләргә?.. Эх… Әнисе исән булса… Әнисе! Әйе, әнисе янына барырга кирәк.
Ике хатын башта кочаклашып елаштылар, аннары…
– Бирмә, үзеңә кирәкмәсә дә, кешегә бирмә! Яратасыңмы?
– Яратам!
– Шулай булгач… Кемгәдер калдырасыңмы аны, ул ерык авыз сиңа рәхмәт әйтер дип көтәсеңме? Бирмә!
– Ничек итеп? Нишлим? Ни хәлләр итим?
– Тавышы ничек иде?
– Күңелле иде бугай, мин ерактан гына ишеттем.
– Юк, Рәшитнеке түгел, теге кызыйныкы дим…
– Чыркылдык, шат, горур… Һәрхәлдә, ул үзен җиңүче итеп хис итә…
– Менә! Мөгаен матур киенә торгандыр, бизәнә, назлана торгандыр… Ә син... Сиңа аннан да яхшырак булырга кирәк. Назлырак, горуррак… Кара әле, син машинага укы, фитнеска йөре, чәчеңне һәм тырнагыңны һәрвакыт тәрбияләп тор. Минем бераз җыйган акчам бар, ярдәм итәрмен. Ә киемгә килгәндә, монда – Казанда киен! Мин сине бер стилист белән таныштырам.
– Ә ашханә?
– Ашханә! «Барын да үзе эшли торган җитәкче – җитәкче түгел», – ди торган иде Рәшитнең әтисе. Ышанычлы кешеләргә күбрәк ышанып тапшыр, үзеңә вакыт кала торган булсын.
– Ә Рәшит? Мин аңа ничек карыйм хәзер, барын да белә торып…
–  Җебеп төшәр чакмы?.. Син татар хатыны! Ә безнең татар хатыннары бервакытта да пәрәнҗә астына качып кына гомер итмәгән! Толымнарына авыр көмеш тәңкәләр тагып, башларын артка ташлап, горур булып йөргәннәр. Безнең халыкта дәүләт белән идарә иткән ханбикәләр бар. Син шул халыкның бер кисәге! Хатын-кыз – дөнья тоткасы! Син түзем, горур һәм хәйләкәр булырга тиешсең!
– Нишлим соң? Булдыра алырмынмы икән?
– Берни булмаган кебек каршы ал! Үзеңә башка күз белән карарлык ит!
Акыллы хатынның киңәшен тотканына һаман да шатланып туя алмый Миләүшә. Рәшитне үзгәртәм дип, үзе үзгәрде ул. Мөлдерәмә гашыйк күзләре белән ир күзенә генә карап торучы хатыннан, үз-үзен хөрмәт итүче, үз-үзенә ышанган эшмәкәр хатынга әверелде. Ә бу сер кайнанасы белән араларын тагын да ныграк якынайтып җибәрде.
Яңа ел алдыннан игезәк малайлар туды. Рәшит палатага ак халаттан, муенына фонендоскоп тагып, кечкенә елка тотып килеп керде: әллә Айболит, әллә Кыш бабай... Палатага ничек узгандыр… Рәшит малайларны кулыннан да төшермәде. Кичкә хәтле, сагынып, көндез дә җай табып, өйгә кереп чыккалый башлады. Балалар бәләкәй чакта булышырга дип, әнисен алып килде. Казан хатынына Чаллыга ияләшү, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Әмма алар тату гаилә булып яшәделәр.
Гаиләнең тышында нинди генә хәлләр булса да, алар бәхетен җимерерлек түгел иде кебек. Рәшит, аферистларга ышанып, барлык булган акчасын югалткач та, борчуларны бергә-бергә кичерделәр, чыгу юлларын эзләделәр... Миләүшә яңадан плитә янына басты.
Рәшит йокысызлыктан интегә торган вулкан кебек иде. Әледән-әле уянып китеп, ниндидер яңалык белән яна башлый. Бу уйларын тормышка ашыру юлында беркем фикере белән дә килешмичә, тырыша, чаба, эшли. Аның фикеренең дөрес булмаган чаклары да күп. Әмма Миләүшә аңа каршы килми. Чөнки аны бу эшендә үз ялгышларын үзе аңлау гына туктата ала.
Бер көнне Рәшит Миләүшәне мәчеткә алып керде. Аның бу адымын көтмәгән Миләүшә (ул дога-фәлән укый белми, балаларга исем куштырганда бик тырышып йөрүдән башка, дингә мөгамәләсен берничек тә күрсәткәне, сиздергәне юк) кызыксынып, дәшми генә аны күзәтте. Рәшит мәчеттә, вакытны оныткан шикелле, шактый озак басып торды. Олы мәчет гөмбәзе астында ул да эчтән яктыра баргандай тоелды. Кинәт, тезләнеп, Миләүшәнең тезләреннән кочып алды да: «Гафу ит мине, матурым, гафу ит, гаепле мин синең алдыңда», – дип, гафу үтенә башлады. Аның күзләрендә яшь иде. «Син дә мине гафу ит, син дә…» Мәчет уртасында, идәндәге келәмгә утырып, кочаклашып елаган бу ике кешегә гаҗәпләнебрәк карасалар да, беркем дә бүлдермәде.
Рәшитнең дуслары күп. Ул һәрвакыт аларның берәрсенә ни беләндер булышу белән мәшгуль. Бу көнне дә ул бер дустын вокзалга озата китте. Тышта көзнең кышка кергән чоры. Киенер-киенмәс чыккан Рәшитнең артыннан Миләүшә курткасын, баш киемен алып чыгып бирде. Рәшит аны ычкындырырга курыккандай, кочагыннан шактый гына чыгармый торды.
Эче пошуы балаларга әкият укып йоклатканда да, табын әзерләгәндә дә бетмәде. Кулына китап алды, китапта язылган сүзләр башына һич керми. Тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп туйгач, аның телефон номерын җыйды. Җавап бирүче булмады. Күп тә үтмәде, телефон шалтырады.
– Сез яңа гына бу телефонга шалтыраттыгыз. Сез кем?
– Хатыны. Нәрсә булды?
– Килегез, монда сөйләшербез.
Юл һәлакәте булган урынга җыелган халыкны Миләүшә ерактан ук күреп алды. Аңа тайпылып юл бирделәр. Чәлпәрәмә килгән машина янында аның Рәшите. Ерак юлга авыр йөк ташу машинасының шоферы йоклап киткән. Бар да төштәге кебек.
Әле күптән түгел озаткан дусты шалтырата:
– Рәшит өйдәме? Бик зур рәхмәт, мин исән-сау килеп җиттем. Рәшит…
– Рәшит юк...
Бу сүзләрнең мәгънәсе яңа гына аңына барып җитеп, Миләүшә үксеп елап җибәрде. Икенче көнне ул мәчеткә керде. Аны аңладылар. Дөрес итеп, матур итеп соңгы юлга озатуның бик күп мәшәкатьләрен үз өсләренә алып, Миләүшәгә киңәшләрен биреп тордылар. Бар да тынды, бар да таралышты. Миләүшә үз уйлары белән ялгыз калды.
«Рәшит, син нәрсә эшләдең? Мин хәзер ничек яшим? Ярдәм ит миңа!» – дип кычкырып җибәрде Миләүшә. Шулвакыт эче бөтереп алды, авыртудан бөгелеп төште ул. Юк, әле иртә, бала туарга ике ай бар...
...Беркем сүзенә дә карамыйча, җиде айдан туган улына Миләүшә Рәшит исеме куштырды. Олы малайлары хәзер төп булышчылар. Барын да аңлап, мөмкин кадәр кул арасына керергә тырыштылар.
Бәла берүзе генә йөрми ди. Бердәнбер малаеның үлемен кичерә алмаган бианасын паралич сукты. Алар бергәләп яшәделәр. Пансионатка тапшырырга тәкъдим итүчеләрне тыңламады Миләүшә. Кайчандыр бу акыллы хатын ачуланып, яратып әйткән киңәшләре гел исендә булды.
«Җебеп төшәр чакмы?.. Син татар хатыны! Ә безнең татар хатыннары бервакытта да пәрәнҗә астына качып гомер итмәгән! Син шул халыкның бер кисәге! Хатын-кыз – дөнья тоткасы! Син түзем булырга тиешсең!»
Түзем булмый ни хәл итәсең. Балаларны күтәрергә кирәк. Миләүшә үз ашханәсен дә, Рәшитнең атларын да ташламады. Тырышты, бәргәләнде, җайлады… Бик авыр чакларда ул Рәшиткә эндәште. Һәм чыннан да, «беттем» дигәндә дә, һич уйламаган җирдән, нинди дә булса җай чыгып тора иде, Алланың рәхмәте. Рәшите аңа «аннан» да булышып тора иде кебек.
Теге вакытта ул аны мәчеткә ни буласын алдан белгәндәй алып кергән. Сабырлыгы сынар чиккә җиткәндә, Миләүшә мәчеткә кереп, уйланып утыра торган булды. Догалар өйрәнде.
Дәвалаулар, яхшы тәрбия үз эшен башкарды. Өч ел дигәндә, бианасы  акрын гына өй арасында йөри ала башлады. Аны тәрбияләргә алынган шәфкать туташы бик изге җанлы кеше булып, Миләүшәгә балалар тәрбияләœдә дә булышты.
Дүрт яшендә чакта бәләкәй Рәшитне ат өстенә утыртты Миләүшә. Рәшитнең кара айгыры малайны шунда ук үз итте. Атлар янында Миләүшәгә Рәшите дә бар кебек тоела иде. Авыр чакларда ул гел атлар янында. Киңәшә, тынычлана, төрле хәлләрдән чыгу юлларын эзли.
Шундый матур иртә!.. Кояш үзенең нурлары белән җирне иркәли. Елга яры буйлап, иртәнге томанны ярып, аяклары җиргә тияр-тимәс җиңел генә чабып барган ике җайдак күренде.
Кояш нурларында җемелдәгән кара айгырда аның Рәшите, ә ак атта, акбүзатта кем соң? Бу кызны әле Миләүшә танымый. Әмма ул сизә: уллары Рәшит белән бу кыз –  аларның яшьлеге.
Ярга якынайган кара айгырдагы егет елмаеп аңа кул болгады. Миләүшә дә аңа елмаеп кул болгый.
«Теге вакытта «Тулпар»га бармаган булса, алар очрашмый калган булса…» Бу уйдан аның тәне калтырап куйды. Язмыш... Аның бәхетле язмышы.
Ул күзләрне чагылдырып җир өстен иркәләгән кояшка күтәрелеп карады. «Без анда барыбер бергә булырбыз, балаларның бәхетен бергәләп күзәтербез…»
– Күрәсеңме, Рәшит! – дип кычкырды Миләүшә, томан артыннан күренгән аргы ярга карап, безнең яшьлек таңны каршылый.
 

Зөләйха МИНҺАҖЕВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) prostooleh - ru.freepik.com

 

Комментарийлар